Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИПТӘШ СТАЛИННЫҢ КОТЛАВЫ

Ватаныбызның башкаласы Москвага — аның 800 еллыгы көнендә сәлам. Бүген бу данлыклы көнне бөтен ил бәйрәм итә. Ул аны формаль төстә түгел, бәлки Л1оскваның Ватанга күрсәткән бөек хезмәтләре өчен мәхәббәт һәм ихтирам хисе белән бәйрәм итә. Москваның хезмәтләре аның Ватаныбызның тарихы буена аны чит илләр изүеннән өч тапкыр — монголлар изүеннән, поляклар-литвалылар һөҗүменнән, французларның бәреп керүеннән азат иткән булуында 1 ына түгел. Москваның хезмәте, барыннан да элек, шунда ки, ул таркау Русьны бердәм хөкүмәте, бердәм җитәкчелеге булган бердәм дәүләткә берләштерүнең нигезе булды. Дөньяда бер генә ил дә, әгәр ул феодаллык таркаулыгыннан һәм князьлекләр талашыннан арына алмаса, үзенең бәйсезлеген саклап калуга, җитди хуҗалык һәм культура үсешенә исәп тота алмый. Тик бердәм үзәкләштерелгән дәүләткә берләшкән ил генә җитди культура-хуҗалык үсеше мөмкинлегенә, үзенең бәйсезлеген урнаштыру мөмкинлегенә исәп тота ала. Москваның тарихи хезмәте шунда ки, ул Русьта үзәкләштерелгән дәүләт төзүнең нигезе һәм инициаторы булды һәм шулай булып кала. Ләкин Москваның Ватаныбызга күрсәткән хезмәтләре моның белән тенә чикләнми. Бөек Ленинның ихтыяры белән Москва яңадан Ватаныбызның башкаласы дип игълан ителгәннән соң, ул яңа совет чорының байрак йөртүчесе булып әверелде. Хәзер Москва капитал хакимлеген хезмәт хакимлеге белән алыштырган һә,м кешенең кешене эксплоатацияләвен кире каккан яңа совет социаль-экономик тәртипләрне төзүне рухландыручы гына түгел. Шуның белән бергә, Москва хезмәтчел кешелек дөньясының капиталистик коллыктан азатлык хәрәкәтенең өндәүчесе дә. Хәзер Москва гражданнарның, җенесләрнең, расаларның, милләтләрнең һәртөрле, турыдан-туры яки читләтә тигезсезлеген кире кагучы һәм хезмәткә хокукны һәм бер тигез хезмәт өчен бер тигез эш хакы алуга хокукны тәэмин итүче яңа совет демократиясен төзүне рухландыручы гына түгел. Шуның белән бергә, Москва дөньядагы барлык хезмәт кешеләренең, барлык изелгән расаларның һәм милләтләрнең плутократия һәм империализм хакимлегеннән азат булу өчен көрәшләренең байрагы булып та тора, һич шик юк, мондый политикадан башAFZAL KITAFXAH9SE ӘДӘБИЯТЫ № 9 1 947 ЕЛ УНБИШЕНЧЕ ЕЛ ЧЫГА /Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез! 2 ка ЛҮосква безнең күп милләтле дәүләтебездә халыкларның дуслыгы» һәм аларның туганнарча хезмәттәшлеген оештыруның үзәге була, алмаган булыр иде. Хәзер Москва башкала хезмәт ияләренә миллионнарча милексезләрнең һәм эшсезләрнең хәерчелегеннән һәм мохтаҗлыгыннан азат булган яңа тормыш төзүнең инициаторы гына түгел. Шуның белән бергә. Москва бу яктан дөньядагы барлык башкалалар өчен үрнәк булып та тора. Европа, Азия һә.м Америка илләрендәге зур башкалаларның ик җитди чирләренең берсе— аларда ташландык урыннар булуда һәм бу урыннарда хәерчеләнгән миллионнарча хезмәт ияләренең мохтаҗлыкка һәм акырынлап җәфаланып үлүгә дучар ителгән булуларында. Москваның хезмәте шунда ки, ул андый ташландык урыннарны тулысынча бетерде һәм хезмәт ияләренә подваллардан һәм алачыклардан буржуазия квартираларына һәм йортларына һәм Совет власте төзегән бик яхшы яңа йортларга күчәргә мөмкинлек бирде. Ниһаять, Москваның хезмәте шунда ки, ул халыклар арасында ныклы тынычлык һәм дуслык өчен көрәшкә өндәүче булып тора, яңа сугыш уты кабызучыларга каршы көрәшкә өндәүче булып тора. Сугыш империалистлар өчен — аеруча доходлы статья. Империализм агентларының тегеләй яки болай итеп яңа сугыш провокацияләргә тырышулары гаҗәп түгел. Москваның хезмәте шунда ки, ул яңа сугыш уты кабызучыларны армыйталмый фаш итә һәм тынычлык байрагы тирәсенә барлык тынычлык сөюче халыкларны җыя. Мәгълүм ки, тынычлык сөюче халыклар Москвага өмет белән, тынычлык сөюче бөек державаның башкаласы дип һәм тынычлыкның куәтле таянычы дип карыйлар. Менә шундый хезмәтләре өчен бүген Ватаныбыз Москваның 800 еллыгын үзенең башкаласына шундый мәхәббәт белән олылап бәйрәм итә. Яшәсен безнең куәтле, кадерле, совет социалистик Москвабыз! И. СТАЛИН