Логотип Казан Утлары
Публицистика

АБАЙ ШИГЫРЬЛӘРЕ ҺӘМ ПОЭМАЛАРЫ

Советлар илендә кардәш халыкларның әдәбиятларындагы иң яхшы үрнәкләрне тәрҗемә итү, культура мирасын киң массага җиткерү га- дәти бер эш булып китте. Рус классикларының әсәрләре украин, белорус, азербайҗан, татар, казах, үзбәк һ. б. телләргә тәрҗемә ителәләр, шулай ук бу халыкларның әдәби үрнәкләре рус укучыларына җиткерелә. Совет халыкларында кардәшлек, дуслык, бердәмлек яши һәм шул нигездә культура уртаклыгы да киң тамыр җәйгән. Пушкин, Лермонтов, Крылов, Шевченко, Некрасов, Җамбул, Русгавели, Хетагуров һ. б. юбилейләрен бөтен совет халыклары бәйрәм иттеләр. Быел Азербайҗан классигы Низаминың 800 еллык юбилее үткәрелде, киләсе елда үзбәк классигы Нәваи- ның 500 еллыгы уздырыла. 1945 нче елның җәендә казах әдәбиятының классигы Абайның тууына 100* сл тулу көнен бөтен республикалар билгеләп үткәннәр иде. Бу юбилей уңае белән Абайның әсәрләре моңарчы һич булмаган күләмдә бик күп телләргә тәрҗемә ителделәр. Казахстанда Абай әсәрләренең академик’ басмасы чыкты, ‡‡‡ Абай — «Шигырьләр һәм поэмалар.» М. Максуд тәрҗемәсе. 73 бит. Бәясе 5 сум. Редакторы К. Нәҗми. Москвада сайланма әсәрләре рус телендә басылды. Шул ук вакытта Абайның шигырьләре татар теленә дә тәрҗемә ителә башлады. Моңарчы татар теленә Абай әле бер дә тәрҗемә Ителмәгән иде диярлек. Мәхмүт Максуд иптәш үзенең хезмәте белән бу кимчелекне бетерүдә бик уңышлы адым ясады. Менә быел М. Максуд тәрҗемәсендә Абайның шигырь һәм сик язучы. Аның бай әдәби мирасы казах халкы арасында зур популярлык һәм хөрмәт белән файда-, лана. Абай үзенең әсәрләрендә патша колонизаторлары һәм казах феодаллары тарафыннан изелгән һәм кимсетелгән казах халкының моңзары, газаплы тормышы турында җырлый.. Ул консерватизмга, караңгылыкка, төрле төстәге җәберләү, гаделсезлекләргә каршы . чыга, байларның комсызлыгын, кешелексезлеген фаш итә. Байларның малга инануларын, маллары белән масаюларын әйтеп, Абай болай ди: Мал җыя ул, көчемне белдерәм, ди, Кхзгә төртеп мал белән лкепдерәм. ди. Үзе чучка, бүтәнне эт дип уйлый. Шулпа биреп, ит биреп сөйдерәм, ди. поэмалары җы ентыгы Татгосиз- дат тарафыннан бастырылып чыгарылды. Казах халкының бөек шагыйре Абай Кунанбаев казах әдәбияты тарихында иң күренекле урынны алып тора. Ул XIX йөзнең икенче яртысында яши һәхм иҗат итә. Ул — казах язма әдәбиятының реалистик демократик әдәбиятка һәм казах әдәби теленә нигез салган’ шигъри телен эшләгән һәм үстергән клас Абай шигырьләре һәм поэмалары 136 Абай иҗатында үз заманындагы иҗтимагый тормыш шартларына каршы ризасызлык, протест чагылган. Абай казах ыру башлыкларына, түрәләргә, феодалларга каршы нәфрәт белән чыга. «Ярлы халкым', казахым, вәйран илем... яхшы белән яманны аермадың», дип ул иле, халкы өчен көя, халыкның караңгылыкта яшәвенә аеруча борчыла, һәм халыкны яктылыкка, культурага өнди. Абай — үз заманының чын Абай шигырьләре һәм поэмалары 137 мәгънесе белән ялкынлы мәгърифәтчесе була. Ул — шагыйрь генә түгел, күренекле галим һәм җәмгыять эшлек- лесе дә. Ул заманының культуралы, алдынгы кешесе булып көнчыгыш әдәбиятын һәм сәнгатен яхшы белгән, тарихи үсеш, прогрессны шактый киң аңлап күзәтеп барган. Ул рус культурасын өйрәнүгә, үзләштерүгә аеруча зур игътибар биргән. Бөек рус культурасын өйрәнү эшендә аңа Семипала- тинскида сөргендә яшәүче рус политик эшлеклеләре күп ярдәм иткәннәр. Абай рус культурасын, телен * йрәнергә өнди һәм шунда караңгылыктан котылу юлын КҮРӘ. «Гаклия» дигән әсәрендә ул: «Рус фәнен өйрәнү иң кирәкле эш икәнлеген исеңдә тот... Рус телен һәм пус культурасын белергә кирәк. Руслар дөньяны ачык күрәләр. Әгәр син аларның телен белсәң, синең дә дөньяга күзең ачылыр», ди Абай үзе дә рус классикларыннан өйрәнеп иҗат итә, Пушкин, Лермонтов, Крылов әсәрләпрн казах теленә тәрҗемә итеп, XIX йөздә үк казах халкын рус классиклары белән таныштыра. Ул ПУШКИННЫҢ «Евгений Онегин»ын, Лермонтовның «Вадим», «Бородино», «Дума» һ. б. шигырьләрен, Крылов мәсәлләрен тәрҗемә иткән. Абай — шигырь остасы. Бик күп лирик шигыпьләре һәм «Мәсгуть», «Искәндәр»^һ. б. -кебек поэмалары иҗатының пәм эчтәлекле, һәм форма ягыннан гаҗәп бай һәм киң булуы турында сөйлиләр. Без моны хәтта М. Максуд тәрҗемә иткән өлешендә дә ачык күрәбез. Казах поэзиясендәге элекке традицион өч шигъри үлчәү урынына Абайның, шигъри ритмиканы һәм рифмаларны баетып, уналты яңа шигырь үлчәвен иҗат итү факты гына да шагыйрьнең новатор, зур мастер булуын ачык раслый. Абай бик хаклы рәвештә «шигырь — сүзнең патшасы, сайланмасы», дип бәя биргән Һәм үзенең иҗатында шунын классик үрнәкләрен тудырган. Без менә щулариың бер өлешен бүген татар телендә дә зур канәгатьләнү белән укыйбыз. Мәхмүт Максуд иптәшнең чын күңелдән бирелеп, мәхәббәт белән оригиналдан — казах теленнән тәрҗемә иткән бу шигырьләр җыентыгы безнең өчен күңелле, шатлыклы бер яңа күренеш булып тора. Дөрес, җыентык зур түгел. Анда бары кырык шигырь һәм ике поэма кергән. Шүлай да җыентык укучыда Абай поэзиясе турында бер бөтен фикер тудыра ала. Тәрҗемәче, мөмкин кадәренчә, иң характерлы әсәрләрен сайлый белгән, дияргә кирәк. Шигырьләрнең үз теленнән тәрҗемә ителүләре һичшиксез, — уңай факт. Әсәрне үз теленнән тәрҗемә итү, кызганычка каршы, бездә сирәк була торган нәрсә. Еш кына тәрҗемәдән тәрҗемәләрне күрергә туры килә. Бу исә оригиналның үзенчәлеген, эчке тавышын, поэтик төзелештәге нечкәлекләрен шактый киметә, хәтта кайвакыт бөтенләй югалтуга илтә. М. Максуд иптәш тарафыннан эшләнгән Абай шигырьләренең тәрҗемәләре оригиналга бик якын торалар. Тәрҗемәче эчтәлекне саклау гына түгел, поэтик формасын да сакларга тырышкан. Биредә Абай шигыре формасының төрлелеге, шигъри буяулары бик ачык күренә. Дөрес, Абайның чишмә кебек чылтырап аккан иркен, табигый поэтик тавышын, бөтен нечкәлекләрен тәрҗемәчә саклау һич тә мөмкин түгел. Ләкин М. Максуд тәрҗемәләренең күпчелек өлешендә уңышка ирешкән, оригиналдан ерак китмәгән. Мәсәлән, «Сигезаяк». «Гыйлем тапмый мактанма», «Егет сүзе», «Кыз сүзе». «Яз», «Атка атландык» һ. б. ши- гырьләр казах телемдәгечә яңгырыйлар. Биредә шуны да әйтергә кирәк, казах телендәге шигырь төзелеше белән татар шигырь төзелеше эрасында кайвакыт ошашлык булса да, Абай шигырьләре һәм поэмалары ёШ кына тышкы күренештә, бер карауда гына шулай күренә. Ләкин аларның үзенчәлекле һәм хәтта ошашлы булмаган яклары да бар. Менә болар онытылган хәлдә, тәрҗемәче, оригиналга бирелеп китеп, механик тәрҗемә юлына да кереп киткәнен сизми кала. Без биредә якын телдән, тамырлары бер булган телдән тәрҗемә итү практикасын әйтәбез. М. Максуд иптәшнең бу тәрҗемәләрендә ул кимчелек ярылып ятмаса да, кайбер шигырьләрдә си- зелгәли. Мәсәлән, «Җәй», шигырен алырга мөмкин. Шигырь «шома» эшләнгән, эчтәлеге яхшы бирелгән. Ә шигъри эшләнешендә тәрҗемәче, оригиналдагы үлчәүгә, сүзләргә ияреп китү аркасында, безнең шигырь «табигате» рамкасы эченә кертеп җиткереп бетермәгән. Казахчада «Җәй» шигыре — музыкаль агышлы, җыр шикелле әсәр. Ә татарчада моны без сизмибез. Татарчада: «Җәй көне рәхәт һәр җирдә, Гөрләп үскән ал гөлләр Күңелгә шатлык бирә. Су буена җәйләүгә Авыллар күчеп кнЛә» — шикелле гади прозаик юлларны укыйбыз. Оригиналдагы музыкальлек интонация, эмоциональ буяу тәрҗемәдә бөтенләй диярлек югалган. Бу кимчелек кайбер шигырьләрдә генә сизелә, ул күп түгел һәм бөтен җыентыкның сыйфатын һәм кыйммәтен һич тә киметми. Оригиналын белмәгән кешенең аны сизмәве дә мөмкин. Ләкин тәрҗемәче киләчәктә үз практикасында моңа игътибар итәргә тиеш, әлбәттә. М. Максуд иптәш — тәҗрибәле тәрҗемәче. Ул бик күп тәрҗемәләре белән безнең әдәбиятны баетты, яхшы тәрҗемәләре белән укучыларны шатландырды. Пушкин, Некрасов, Гейне, Р. Роллан һ. б. бөек язучыларның әсәрләренең М. Максуд тарафыннан эшләнгән тәрҗемәләре укучылар массасы арасында югары бәя алдылар. Менә бу хезмәтен дә — Абай шигырьләре тәрҗемәләрен дә, һичшиксез, канәгатьләнү белән каршы алачаклар. Казах халкының бөек улы, классик шагыйре Абай әсәрләренең татар телендә китап булып басылып чыгуын котлап каршы алабыз. Бу — совет халыклары арасындагы дуслыкның, культура уртаклыгының матур бер факты булып тора.