Логотип Казан Утлары
Повесть

ТАҢ АЛДЫННАН

> Яңгыр явып узганнан сон, тулы ай калыкты. Ара-тирә дымсу жил искәләп куйды. Ындыр тирәсендә тын иде әле. Алар, чүмәлә тирәсенә тезелешеп, бик озак сүзсез утырдылар, һәммәсендә дә шул бер үк уй, бер үк борчу иде: — «Бу ни хәл сон бу? Җәй буе түккән көч бушка чыгармы икәнни? Нәфисә звеносы бөтен район каршында вәгъдәсез булып калырмы икәнни? Кичә ындыр бригадиры Сәйфи суктырган бодай, нын күпме чыкканын ничек белергә?» Ниһаять, Нәфисә урыныннан торып. яктыгарак чыкты. — Кызлар, — диде. Аның тавышы кырыслана төшкән, яулыгын бәйләвендә, бөтен хәрәкәтендә кискенлек сизелеп тора иде. — Безгә хәзер бер генә юл калып бара. Әйдәгез, соңга калганчы-тотыныйк. Ул аларны ындыр бригадиры чулак Сәйфи көйләп куйган сугу машинасы янына алып килде. — Ишеттегез бит, безнең бодайны гектардан сиксән биш пот кына чыга диләр. Үзебез сугып карамыйча, без моңа ничек ышаныйк?! Иптәшләре: — Юк, юк, үзебез сугып карыйбыз, моннан соң үз кулыбыз белән сугып алабыз! — диештеләр. — Алайса, тотындык. Ындыр табагы берьюлы жан- ланып китте. Кызлар кайнарланып эшкә ябыштылар. Аларның кайсы аяк астындагы саламны җыя, кайсы машина тазарта, кайберләре сәнәкләр, тырмалар әзерли, сугу машинасын әйләндереп карый. Машина әйләнәсендә, әле бер якка, әле икенче якка ташланып, кычкыра- кычкыра, түшенә шахтер лампасы таккан чулак Сәйфи чебенләп йөри, авыр мышнап, гыжлаган тавын белән Нәфисәгә җикеренә иде. — Кем хуҗа монда? Минме, тү- гелме, ә, кем хуҗа? Аңа каршы барабан янынна! Нәфисәнең тыныч тавышы ишетелде. — Синең нәрсәгә хуҗа булуыңда минем эшем юк, Сәйфи абый. <Үз бодаема мин үзем хуҗа. Үзем чәчтем, үзем үстердем, инде сугуын да үзем үк сугып алам. — Ә, шулаймы, сугам диген, ә! Сугам диген! Сукмый тор әле, суккан диерләр. Кая нарядың? Кая? Кем кушкан сиңа кара төндә кеше ындырына килеп, . кеше эшенә тыгылып йөрергә? Ә, кем кушкан? Минме бригадир, синме бригадир? — Кызлар, гөлкәйләрем, тизрәк булыйк, озакламый таң беленә башлар, — диде Нәфисә. Аннары ул һаман да кая барып- бәреләсен белми чебенләп йөргән Сәйфигә борылды. — Сәйфи абый, әйтәкг бит, зинһар башымны әйләндермә! Чәчкәннән алып амбарга кайтарып салганчы, үзем үстергән бодайга мин үзем җаваплы! Ни әйтелде сиңа: минем звеномның ашлыгык аерым сук, бөртегенә хәтле аеры* үлчә, аерым яз! Син нишләден?.. Нигә бүтәннәр белән бутадың? — Я, я, әйтеп кара әле, мия | нишләдем икән? Интересне, ашлы- | Таң алдыннан 59 тыр-кыштыр салам ерып, өстенә сары тун, башына колакчын бүрек кигән Шәмсетдин килеп чыкты. Ул аяк үрә генә чүмәләгә сөялеп бераз черем итеп алган булса кирәк, аның бүреге белән мыегына кибәк сырышкан, ут яктысында кечкенә күзләре бер ачылып, бер йомылып җелт-җелт килә иде. — Шәмсетдин абзый, син бүтен яктырганчы гына безнең ат куучыбыз булырсың, ярыймы? Шәмсетдин, бер Сәйфигә, бер Нәфисәгә карап, баскан урнында таптанып алды: — Мин нәрсә! Мин әзер! Нәфисә әйттеме, булдым! Закон! Тунны салдым да тотындым гына... — Чү, чү, тукта әле, — диде Сәйфи. — Ындырдагы ашлыкка кем җаваплы: синме, әллә минме? Юк, теләсәң нишлә, каравылчыны бирмим. Ындырны каравылчысыз калдырыр хәлем юк. Интересне, үз башым үземә кадерлеме минем, әллә юкмы? — Башың бик кадерле булса, ындырыңны үзең каравыллый тор! — Кызлар шаркылдап көлешеп алдылар. Нәфисә иптәшләренә борылып җиңнәрен сызгана башлады. — Я, тотынабыз. Сөмбел! Син, акыллым, минем яныма бас. Көлтә бавы кисәрсең, көлтә биреп торырсың. Карлыгач! Син — Рәисә белән машина артына. Зәйнәпбану, ничек уйлыйсың, суыру машинасын әйләндерү бер үзеңә авыр булыр мһкән? Әллә соңыннан гына суырып алырбызмы? Сугып бетергәч... — Юк, авыр булмас! Берьюлы эшен бетерик. Соңыннан авырга килә ул. — Алайса, сиңа машинаны та- i гын. бер үзеңә генә әйләндерергә туры килә инде. Зәйнәпбану, иреннәрен .бөрештереп, кулын селкеп куйды: — Фи. исең киткән икән! Бодаебыз чыга торган булса, моны гына түгел, сугу машинасын да әйләнде- рсргә риза. . ( Сәйфи мыгырдана-мыгырдана ‘караңгыга кереп югалды, Шәмсетдин, мыек чылгыйларын тәпи басты чыкмаган ачудан миңа бәйләнә. Менә бәйләнчек! һе! Каян килгән ул сиңа йөз кырык пот бодай! Андый уңыш сезнең ишеләргә түгел, ■арсландай асыл егетләргә дә бик тәтемәде әле. Белдегезме шуны!.. Я, я, нишләгән мин, нишләгән? — Синме? Син өч бригаданың бодаен юри бергә бутадың! Син менә боларның бер еллык хезмәтен чүпкә чыгардың! Ашлыклары чыкмый дип, бөтен халык алдында безне ялганчы итеп калдырмакчы булдың, Кызыл Байрагыбызны ал- .дырдың! Нигә буталды икән безнең бодай? Менә хәзер белербез! Сәйфинең тавышы ничектер юашлана төште, ул абына-сөртенә Нәфисә янына килде: — Менә, валлаһи, карасана, ни сөйлисең син, килен! Әйтеп торам лабаса: бригадам гына килеп җитсен, яктыра гына башласын, үзем суктырам дим бит, аерым суктырам дим. Уставны белмим мәллә мин! Ләкин Нәфисә аяусыз иде. Ул •өзде дә салды. — Сөйләштек, бетте! — диде. — Бригадаң килә икән, әнә теге машинада сугарсың. Без эш кешеләре, без — фронт бригадасы, без ■ алай җылы урында киерелеп-сузы- лып, таң атканчы иркәләнеп ята алмыйбыз... Кызлар, лампаны менә монда өрлеккә элегез! Тиз, тиз! Аның баш очындагы өрлеккә, нәкъ барабан турысына, бер кыз, йөгерә-йөгерә килеп, фонарь элеп китте. Суыру машинасы яныннан, юан беләкләрен сызгана-сызгана дәү булып Зәйнәпбану килеп чыкты. — Нәфисә, — диде, — безнең ат куучыбыз юк бит, ңишлибез? — Ие, ие шул. Кара, каян алыйк икән? Нәфисә, уйланып торды да, караңгыга таба борыла төшеп: — Шәмсетдин абзый! — дип кычкырды. Әвеннең аргы башыннан Шәмседгиннең «әү» дигәне ишетелде. Озак та үтмәде, чүмәләләр арасыннан кулларын җнн эченә яшергән хәлдә, дәү кйез итеге белән кыш Гомәр Бәшнров 60 тырып, кызлар тирәсендә бер әйләнде дә, атлар янына — әвеннең тышкы ягына чыгып китте. Нәфисә, һәммәсе дә үз урыннарына басып эшнең башлануын дулкынланып көтеп торган иптәшләренә тагын бер күз төшереп алды. Бу бит инде аларның актык өмете, иң соңгы ышанычлары иде. Ул үзе дә бераз дулкынлана төшеп, беренче көлтәне барабан Каршы- сына китереп салды. Аннары иптәшләренең борчылган күңелен сый. пап алырга теләгәнсыман, ягымлы, йомшак тавыш белән: — Я, башладык, гөлкәйләрем! — диде. Кайсыдыр акрын гына: — Хәере белән! — дип әйтеп куйды. Тышкы яктан Шәмсетдиннең, җыенга дәшкәндәге сыман яңгыравыклы көр тавыш белән, көйли- көйли, такмак әйткәне ишетелде: — Үзең китер уңаен, ишелеп уңсын бодаем. Күп бир, төеп бир, өсле-өстенә өеп бир! һәәә — й-й, рәхмәт яугырлары! Машина калын тавыш белән үкерә башлады, барабан тешләре ут яктысында ялт-йолт килеп зырылдап әйләнергә тотындылар. Нәфисә кул астында таралып яткан эре башаклы беренче көлтәне, селкетә-селкетә барабанга бирде. Ул үзенең бодаена җәй буе шул кадәр ияләшкән икән, бодай башакларын барабан тешләре рәхимсезлек белән ботарлый башлагач, анда хәтта кызгануга якын бер хис туды... ...Эшнең тәмам кызып җиткән чагында Нәфисә үзенең иңбашына кемнеңдер йомшак кына кагылуын тойды. Гаҗәп бер хәл: ул аның кем икәнен дә, ни өчен аңа кул тидерүен дә белми иде әле. Әмма ул кешенең әнә шулай йомшак кына итеп кагылуында үзен сөю һәм иркәләү тойгысы сизеп, ул ничектер рәхәтләнеп китте. Ие, ул ялгышмаган икән: әйләнеп караса, аның янында куанычыннан көләргә дә, еларга да белмичә, Мәүлихә түти басып тора иде. — һай, Нәфисә, — диде. — Сине күргәч, куанычымнан әйтәсе сүзләремне дә онытып җибәрдем. Бая күңелемә ниләр генә килмәде! — Ул кулын селтәп китеп барган җиреннән, ашыгып кире борылды. Сер сөйләгән шикелле Нәфисәнең колагына әйтте.- — Хәдичә бик борчыла,, бик тә борчыла. — Ничек алай бик тиз исенә төште икән? — Нахакка рәнҗеттем, ди, мәңге бәхил булмас, гомергә рәнҗеп йөрер инде, ди. Икенче курыкканы шул икән.- йорттан чыгып китүенә ачу итеп, эшен ташламагае, булып җитте дигәндә генә, бодаен ташлап «Чулпан» га кимчелек китермәгәе,, ди икән. Мин әйтәм, бармы акылың, юкмы акылың, Хәдичә, нигә алай итсен, дим. Нигә ул шундый зур эшкә зарар китерсен? Нәфисә дәшмәде. Күрәсең, аңа бик ачык булган нәрсәләр дә карчыклар өчен куе томан икән әле. Мәүлихә түти җиңнәрен сызгана- сызгана Зәйнәпбану янына китеп1 барганда, нидер исенә төшеп, яңадан кире борылды. — Үзебез сугып карыйк дидеңмени? Шулай итик, бәпкәм, бер бөртегенә хәтле үз кулыбыз белән җыеп алыйк. Хәйдәр әйтә, бик шик- ләнәм, ди. Бөтенесен’ үз кулыбыздан уздырып, Сәйфи сукканнарның да серенә төшәргә кирәк булыр, ди. Нәфисә, башын ия-ия аның сүзен җөпләп, тагын күтәрелеп караган иде, якында гына Хәйдәрне күрде. Аның күзләрендә шундый бер тирән ягымлылык балкый иде ки, Нәфисә нигәдер каушый төшеп, йөрәгенең һич сәбәпсез рәхәтрәхәт тибә башлавын сизде. —«Нигә болай икән?» — диде- Бу сөйкемле егетнең йөрәккә үтәрлек итеп болай өздереп каравы аңа шыксыз явымлы көннәрдә кинәт балкып чыккан кояш нуры кебек тоелды. —«Ягымлы карашны сагынганга шулайдыр ул...» — дигән булды. «Юк, чын түгелдер. Бөтенесенә кул селтәп күңелне тол хатын булып яшәргә көйләгәнгә күрә, сагынганга Таң алдыннан 61 жүрә шулай бик сөйкемле күренәдер. Үтәр... Үтми нишләсен?.. Юк, лок! Күңелне аздырырга ярамый. Аңа үз тиңе табылмасмени? Менә Карлыгач... Нинди сөйкемле кыз, нинди сылу кыз...» — Әмма күңеленең кай төшедер моңа риза түгел иде. Юк. Бу юлы ул үзен алдый алмый иде инде. Ул менә хәзер генә төшенә башлады: аның күңеле кемнедер, нәрсәнедер юксына иде. Аның рәнҗетелгән күңеле шушы кыен минутларда кемнеңдер үз янында булуын тели, кемнедер өзелепөзелеп көтә. Кемне көтүен дә белә иде түгелме соң ул? Аның сагынып көткәне улмы икәнни?.. Аның төшләренә кереп, соңыннан ямансулата торган кара кашлы, бөдрә чәчле сөйкемле егет шушы булырмы икәнни? һай бу йөрәкне! Ниләр генә җилкендерми сине!.. Анын Хәйдәрне бик күрәсе килде. Әмма ул — суыру машинасының аргы ягында, ул күренми иде. Әвнә күк читенә акрын гына алсу таң нуры җәелә. Я, нинди тылсымлы бу таң нуры! Таң нурлары белән бергә күңелдә нинди якты өметләр, нинди изге тойгылар уяна! Ничектер үзеннән-үзе, мәктәптә укыган чагында ятлаган Тукай шигыре күңеленә килде: Галибанә яктырып, әкрен генә ал таң ата; Моңланып, хәсрәтләнеп ялкау гына ак ай бата. Бер-бер артлы юк булып күкләрдә йолдызлар сүнә; Таң җиле куйды исеп, яфраклар аз-аз селкенә... Чыннан да, Идел ягыннан талгын гына, юаш кына җил исеп китте. Тпж бу таң җиле түгелдер, ул төн караңгысын бөркәнеп йоклаган җылы җирнең йокыдан уянганда беренче сулышыдыр шикелле тоела иде. Звеноның җырчы кызы — Карлыгач ахырысы түзә алмады, яктырып килгән таң ягына матур күзләрен төшереп алды да, тырмасын сикер- тә-сикертә, ягымлы яшь тавышы белән җырлап җибәрде: Таңнар ата микән, ай таң микән, Таң вакытын белгән бар микән? Таң вакытын гына өчкә бүлеп, Безне сагынганнар бар микән? Нәфисәнең уңында һәм сулында машина гүләве һәм саргылт тузан арасыннан*, яктырып килгән таң нуры шикелле үк саф, шундый ук моңсу һәм дәртле яшь авызлар күтәрелеп китте.- Таңнар ата ай ерактан, Чулпан калка бу яктан... Нәфисә үзе генә ишетерлек акрын тавыш белән җырлый-җырлый ара- тирә иптәшләренә күз салгалый, күптән гадәтләнгән бер өлгерлек белән барабанга тиз-тиз көлтә бирә. Ул арада иптәшләренең җыры арасыннан аның колагына, кош канатын каккандай, йомшак кына җилфердәгән ягымлы бер тавыш ишетелгән кебек була. Юк, бу бо- лай гына бит. Ул аны ялгыш кына ишетә торгандыр, һәрвакыт менә шушында, аның уң ягында җилфердәп тора торган Кызыл Байрак хәзер юк бит инде. Аннары Сәйфидән ишеткән үзәк өзгеч ачы сүзләр исенә төште дә таг^н йөрәге ' сулкылдап куйды. — «Әгәр Сәйфи әйткәннәр дөрес булып, бодаебыз көткәнчә чыкмаса. Әгәр минем үз исәбем ялгышкан булса?!» — Аның тәне эсселе-суык- лы булып китә. Күңеленә бере артыннан бере мең төрле шик төшә. Аның күз алдына үткен зәңгәр күзле, кырыс йөзле, җиңнәрен сызганып, кулын билләренә таянган ярышташы —’ Аланбаш колхозының бригадиры Паша килеп баса. Ул башын чайкый: — «Эх, Надя, Надя! — ди. — Ни булды сиңа, ә, ни булды? Неужели син вәгъдәңдә тора алмадың?..» Нәфисә авыр сулап пошынып куя. Юк, алай булмасын иде. Аның беркемнән дә, берничек тә үзен кызгандырасы килми иде. — «Юк, юк!—ди ул, — минемчә булыр, мин әйткәнчә!» Аңа бодайның машина артына шаулап агылып төшүе ишетелә, аның кулы бодай саламының авыр Гомәр Бәшнров 62 лыгын, юанлыгын тоеп кала. Эре- эре авыр башакларның барабан алдындагы өстәлгә бакыр шикелле чыкылдап бәрелүләрен ишетеп, ул тагын җанланып китә: — «Юк ла, юк’ Әнә бит нинди авыр, әнә нинди каты бәрелә, әнә нинди шаулап ага!..» Менә Идел буендагы зәңгәрсу урман . өстеннән кояшның беренче нурлары сузылды. Тау битенә сибелеп утырган ерактагы бер авылның тәрәзәләрендә ялкын уйный башлады, салам эскертенең бер ягына алсу нур кабынды. Нәфисә түземсезләнеп тагын көшел ягына күз салды. Әмма көшел аңа күренми, аны Зәйнәпбануның суыру машинасы каплый иде. Нәфисә шул якка башы белән ымлап янындагы Сөмбелгә: — Белеп кил әле, күпме булды икән? — дип кычкырды. Сөмбел тузгып яткан көлтәләр өстеннән сикергәли-сикергәли күздән югала. Озак та үтми, машина артыннан килеп чыга да аның колагына кычкыра: — Ике йөз алтмыш! Бер генә сулышка машина артыннан Хәйдәрнең якты чырае күренеп китә. Ул куллары белән ишарәләп башын селки һәм ындыр табагына икенче көшел сала башлый. — «Хәзер ук туксаншар потка якынлашып килә бит». Нәфисә уң ягына күз салуына, куанычыннан кычкырып җибәрә ЯЗДЫ: 3ур-3ур тугыз чүмәләдән әле тагын дүртесе сугылмаган иде... Аңа Шәмсетдиннең атлары бик акрын атлый, машина да бик сүлпән әйләнә шикелле тоелды. Кибәк тузаны кунган озын мыегын салындырып, атлары артыннан йокымсырап барган Шәмсетдингә, шаяру һәм җилкенү катнаш бер тавыш белән: — Шәмсетдин абый! Куала, — дип кы’гкырды. Шәмсетдин, башларын алга суза төшеп, түгәрәктән әйләнгән атлары өстендә чыбыркысын болгый-бол- гый машина гүләгән тавышны бастырып, сузып җибәрде: — һә-ә-ә-й-й уңгырлары!.. Машина кызулый башлады. Нәфисә, гүя мәйданга көрәшкә чыккан батырсыман, аякларын җәебрәк басты, тагын да иелә төште. Бер тәүлектән бирле йокламавына карамастан, буыннарына бөтен тәнне җиңеләйтеп җибәрә торган гаҗәеп бер көч җыела барганын тойды. Хәзер инде машина гүләми, бәлки ярсып үкерә, барабанның ялт-йолт итеп зырылдап әйләнгән тешләре, көлтәне ерткыч комсызлыгы белән суырып алып, ырылдый-ырылдый чәйнәргә тотына. Мыек Шәмсетдин ачы балеымая бераз башка китә торган шушы эш дәртенә бирелеп булса кирәк,, башларын чайкыйчайкый ашыгып атлаган атлары өстендә көйли- көйли чыбыркысын бол! ап җибәрде: —• һ-ә-ә-ә-й-й!.. Карлыгач, кызара ә өлкән биг ур галары белән көлә-келә, телогрейкасын салып ыргытты. Аннары фуфайкалар, калын яулыклар очты, бияләйләр очты, Нәфисәнең тузан кунган сөрмәле керфекләре әле бер якка, әле икенче якка сирпелеп алалар. Күз алдында Шәмсетдинның атлар өстендә айкалган чыбыркысы, иртән куначадан очып тошүч*е тавыкларсыман, берсе артыннан берсе чүмәләдән очкан бодай көлтәләре, алтын ташкын булып кошел өстенә агып торган бодай, Зәйнәпбану, Карлыгач, Сөмбел һәм бүтәннәрнең җиңел хәрәкәтләре чагылып уза, ялт-йолт килеп тырма тешләре, сәнәк очлары ялтырап китә. Ул үзенең эшләгән саен көче- арта баруын тоя. Менә бу үкереп торган тимер тешле ерткычның үзенә буйсынуын, аның дилбегәсе үз кулында булуны, аны теләсәң ничек җилкендерү синең ихтыярыңда икәнне хис итү, кулларыңның, бөтен гәүдәңнең ниндидер бер гаҗәеп музыкага буйсынган шикелле, үзен- иән-үзе дәртләнеп, матур итеп эш- ләвен тоеп тору һәм... Әнә аннан, көшел яныннан, синең магур эшләвеңә сокланып, әледән-әле аның каран алуы, гүя. нигәдер куангансымаи елмаеп куюы — әйтеп бирә Таң алдыннан 63 алмаслык рәхәт һәм ләззәт бирә, җилкендерә иде. Хәйдәр үзенең төнлә белән Нәфисәне эзләр өчен генә чыгуын, врачның аңа бу бер-ике көн эчендә өеннән чыкмаска кушуын бөтенләй әнытты. Аның гимнастерка 'изүе чишелгән, бөдрә чәченә салам бөртекләре ябышкан, тирләгән битенә, маңгаена тузан кунган, бары тешләре генә ялтырап киткәли. Ул Зәйнәпбану белән, әнисе Мәүлиха түти суырган бодайны үлчәп өлгертү өчен, кисмәк күтәреп машина белән көшел арасында аксый-аксый йөгереп йөри, ул хәзер үзен ниндидер бер тылсым дөньясындагы кебек хис итә. Ул Нәфисәнең җыйнак кына калку күкрәгенә, көчлелеге, җитезлеге читтән үк күренеп торган тыгыз тәнле нык гәүдәсе белән бераз алгарак омтыла төшеп, гүя пианинода ниндидс/р ярсу һәм ашкынулы бер көй уйнаган шикелле, кечерәк кенә коңгырт кулларын оста музыкантларча матур биетеп, барабанга көлтә бирүенә сокланып карап ала. Ул куанып һәм күңеленә рәхәт бер ялкын үрләвен тоеп: — «Кара син әй, нинди бит! Нинди генә бит!» — дип куя. Аның йөгереп барып Нәфисәнең әнә шул тузанлы бит алмасын, бодай тузаны кунган керфекләрен үбеп аласы килә башлый. Ләкин ул үзенең бу юләр уеннан үзе үк көлеп җибәрә: — «Аһ, син, олы тиле!». Аннары, узып барышлый, Карлыгачка күзе төшә, аның матур һәм сыгылмалы яшь гәүдәсенең, кояшта кызарган таза беләкләренең салам селеккәндә үзеннәнүзе уйнап торуын, көлтә бавын кискәндә «Сөмбел кулындагы уракның ялтырап кына китүен күреп кала. Ул болар- ның барысында да күңелләрне ашкындырып, эшнең авырлыгын оныттыра торган җилкенчәк бер дәрт уйнавын сизә. Әйтерсең, бу авыр эш түгел, әйтерсең, болар төн йокламый эшләп чыккан, арган, йончыган кешеләр түгел. Кешене Дәртләндерә һәм аның рухын саф. Дандыра торган хезмәт дәрте алар- ны бөтенләй үзгәрртфн, аның гаҗәеп бер зәүкы күңелләрен җилкендергән иде. Сөмбел, очып кына барып, тагын Хәйдәр яныннан әйләнеп килде. Карлыгач кебек кара күзләрен елтыратып, Нәфисәнең колак төбендә: * — Өч йөз сиксән!—дип кычкырды. — Чынлапмы? — Чынлап! Менә честный пионерский! Хәйдәр абый дәфтәрендә шулай язылган. Үзем күрдем! Ура, уздырдык! Шулай бит, Нәфисә апа? — Шулай, акыллым, шулай? Бик ерак киттек инде без, бик ерак! Нәфисә үз өстенә алган шушы тау кадәр эшне шулай башкарып чыгуына чын күңелдән куанып башын күтәрде. Ие, аның хәзер тутан иле каршында вөжданы пак иде. — «Юк, мин сугышчы туганнарны онытмадым, мин Сталинградны онытмадым! — дип әйтәсе килде. — Алар җиңеп чыксын өчен, мин кулымнан килгәнне генә түгел, кулдан килмәстәйне дә кызганмадым!» Аның хәзер үзе үстергән менә шушы бодаеның, күпереп торган ак күмәч булып, ертышның үзенә кадәр, ничә айлардан бирле дошман камалуында ачлык азабы кичерә торган Ленин шәһәренә кйдәр барып җитүен үз күзе белән күрәсе килер иде... Өч мең потка якын бодай бит! Зур паровоз аның бодае төялгән ничәмә-ничә вагонны, станцияләрдә туктап та тормастан, ярсып кычкырта-кычкырта, калын урманнарны ярып, көннәр, төннәр буе чабар. Аннары фашист самолетлары күренгәли башлагач, аның бодаен, мөгаен, автомобильләргә төярләр. Аның бодаеннан пешергән күмәчне, юка телемнәргә кисеп, иң кадерле дару урынына, бүлмә саен, завод саен өләшеп йөрерләр. Нәфисәнең күз алдына камалган Ленинградта бөтен тәне кибегеп, күзләре эчкә баткан ябык балалар, хәлсез әбиләр, станогы янында кыенлык белән генә басып тора торган эшче хатыннар килеп баса. Ачуыннан аның тешләре кысыла* йодрыклары йомарланып китә. Гомәр Бәшнров — «Иа, нинди каһар суккан кыргый булды бу азгын фашист!» Аның бодаен, мөгаен, баржаларга төяп, Сталинградка да алып китәрләр. Ул бодайдан пешерелгән кү. мәч — патроннар, миналар, гранаталар шикелле үк кадерле булыр, аны патроннар илткән шикелле үк, яшел солдат капчыгына салып караңгы тәннәрдә, ышык җирләрдән, кирпеч ватыклары арасыннан үрмә- лиүрмәли, нинди дә булса бер подвал чокырыннан, яисә җимерек йортның ватык тәрәзәсеннән фашистларга атып яткан сугышчыларга илтерләр. Сугышчы әйтер: — Их, күмәче дә күмәче!—ди- ер. — Нәкъ минем әни пешергән күмәч шикелле үк күпереп тора -икән! — дпер. Менә ул үзе дә шунда булсын иде дә, күмәчен сугышчыларга үзе өләшеп йөрсен иде: — «Ашагыз, туганнар, ашагыз, — дисен иде. — Безнең «Чулпанда үскән бодайның күмәче бу, сезнең өчен үстергән бодай күмәче бу!» Юк, үз күмәче белән сыйлар өчен генә ул фронтка бара алмас инде баруын. Шулай да аңа үзләре үстергән бодайны сугышның иң кыен урнына бара дип уйлау бик рәхәт иде. Бодай көшеле үскәннән-үсә бара, көшел күтәрелгән саен Нәфисәнекеләрнең йөзе яктыра бара иде. Ие, Нәфисә әле һаман да чынлап торып ышанып җитәргә батырчылык итмәсә дә, күрәсең, алар авыр көрәш белән узган бу кыен юлның иң соңгы, иң куанычлы километрларына килеп җитәләр булса кирәк. Аңа һәр яктан кычкыралар, ниләрдер ымлыйлар, Карлыгач, матур күзләре белән елмаеп, көшел ягына ымлап күрсәтә. Янәсе: — «Була бит, әй, була бит! Безнеңчә чыга!» — диюедер инде. Сөмбелнең көлтәләр арасында бөтерелеп йөргән чандыр гәүдәсенә, юка беләкләренә аның күзе төште. Югыйсә, аның яшендәге баланың хәзер җылы юрган астында рәхәтләнеп йоклар чагы да бит әле, ә ул менә кичәге таңнан бирле олылар белән һаман аяк өстендә. Төнге эшкә чыкканда кайчакларны аны уятмый да калдыргалый башладылар. Әмма ул барыбер аларның артларыннан чыгып җитә иде. Юк, бүгеннән соң бу баланы төнге эшләргә алып чыкмаска кирәк! Аннары әнә сылулыкта, чибәрлек, тә, теләсә нинди гүзәлләр белән тиңләшерлек нечкә күңелле, унсигез яшәр Карлыгач. Нәфисә аның әнә шулай башын бераз ия төшеп, матур бер җиңеллек белән вак-вак атлап, җиңел тырмасы белән салам өемен чөя-чөя биеп китүенә сокланып карап куйды. Аның тырма тотуына, аяк басуына кадәр ниндидер бер нәфислек, үзенең җырларындагы шикелле бер матурлык бар, шул ук вакытта аның нечкә җанлы, саф күңелле, тыйнак кыз бала икәнлеге һәр күз карашыннан» һәр адымыннан сизелеп тора. Аннары инде әнә Зәйнәпбану. Бер үзе ат хәтле эшләр, башы көлтәгә тисә, баһадирларча өч тәүлек уянмый йоклар. Бераз бөтенрәк, бераз олы сабый шикеллерәк. Әмма эш дигәндә «Чулпан»да аңа берәү дә җитми. Нәфисә һәркайсы үзенчә куанычын уртаклашырга ашыккан иптәшләренә, гүя аларның шундыйлыгын менә хәзер генә күргәнсыман, гаҗәпләнеп карый: — «Карасана, нинди сөйкемле» нинди соклангыч әйбәт кешеләр бит! — ди. — һай, рәхмәт төшкер- ләре! Барысы да сезнең кулыгыздан үтте бит! Сездән башка мин бер ялгызым ни генә эшли алган булыр идем!» Хәзер аңа моңа кадәр иптәшләрнең кадерен белеп җиткермәгән кебек тоела башлый. Эш арасында бәлки корырак сүзләр дә әйтелгәндер, бәлки төнне-көнгә ялгап эшләп арганнан соң да ягымлы сүз ишетмәгәч, күңелләре сүрелеп, кәефләре кырылган чаклар да булгандыр... Күпме йокысыз төннәр узган, никадәр көч куеп, никадәр азап чигелгән! Әмма ил кайгысы һәммәсеннән дә көчле, илнең иминлеге һәммәсен- Таң алдыннан нән дә газиз икән, йөрәгенә кан савылган чакларда да берсе дә: — «Ай һай лабаса, минем үз кайгым үземә җиткән», — димәде, сугыштагы солдат шикелле үз буразнасында булды. — «Сугыштагыларга икмәк күбрәк барсын!» — ди-ди төн йокыларын да йокламадылар. — «Үзебезгә ни булса ул, абыйларыбыз, ирләребез тук булсын!»— ди-ди актык көчләре беткәнче эшләделәр. Нәфисә иптәшләренә тирән бер •якынлык һәм .ихтирам тойгысы белән карады. Үзенең ялгыз түгеллеген, кирәк булса, аның белән утка да, суга да керергә, кирәк булса, җанын ярып бирергә хәзер торган •якын иптәшләре барлыгын бөтен барлыгы белән хис итеп, рәхәтләнеп китте. Аның иптәшләренә нинди дә булса бер яхшылык эшлисе, ничек тә булса куандырасы килә иде. Зәйнәпбануның, машина әйләндерэ- әйләндерә, яныннан узгалап йөргән Хәйдәргә кечкенә күзләрен елтыратып карап калуын күргәч, елмаеп куйды: — «Каян гына табарга икән шушы Зәйнәпбануга бер кияү!» Ул арада Зәйнәпбану, куанычыннан авызын җыя алмыйча эшеннән туктап, аңа нидер ишарә итә башлады, Сөмбел көлтәсен кочаклаган килеш сикергәләргә тотынды. Нәфисә, бу хәлне нигә дә юрарга белмичә, борылып караса, Айтуган карт, бик эшлекле кыяфәт белән, аның'уң ягындагы баганага алар- ның Кызыл Байракларын көйләп маташа икән! Кичәдән бирле аның җанын азаплаган төнге шомнар, кояш чыккач артка чигенгән томан шикелле, чигенә барды. Ул күңелендә үз көченә ышанудан үзенең колхозы өчен, ботен иле өчен зур эш эшләүдән күңелендә бер горурлык күтәрелде. Ул аның бөтен барлыгын ниндидер бер саф һәм бөек бер нур белән балкытып җибәрде. Хәзер аңа тормышның бер ягы да күңелсез кебек тоелмый, һәммәсе дә яхшыга таба бара шикелле. Әнә аның каршы- •5. .С. Ә.“ № 8. сында иртәнге кояш балкый, әнә ындыр табагын тутырып бодай көшелләре җәелеп ята... аннары әнә... Хәйдәр. Бу вакытта Хәйдәр тузгыган чәч- пәре, тирләгән бите белән уенга мавыгып, бөтен дөньясын оныткан сабый балага ошый иде. — «Менә бит нинди икән ул — йөрәктәге ялкын!» Ул да түгел, салам кибәне артыннан күк ат җигелгән читән тарантаска утырып, Нәфисәнең ярышташы— Прасковья Ивановна килеп чыкты. Бригадир кара йон фуфайкасы өстеннән кигән кыр сумкасын җитез генә артка таба этәреп җибәрде дә, тулы балтырына сыланып кына торган кыска кунычлы күн итеге белән җиңел атлап, ашлык сугучыларга таба юнәлде. Ындыр табагын тутырып җәелеп яткан бодай көшелләрен күргәч, куанычлы бер гаҗәпсенү белән башын чайкап куйды: . — «Ай-ай, янәсе, уңса да уңар икән бу кадәр!» Актык көлтәләрен биргәндә Нәфисәгә тузан аша бригадирның Мәүлихә түти янында, кулына көрәк алып, капчыкка бодай тутыра башлавы күренеп калды. Менә иң соңгы көлтә. Ярты төннән бирле туктаусыз гүләп торган машина берьюлы туктап калды. Машина туктап җитәр-җитмәс Сөмбелләр, Карлыгачлар үлчәү янына ташландылар: — Күпме чыкты, Хәйдәр абый, күпме? Аланбаш бригадиры, учына алган бодаен кире көшелгә ташлады да җыйнак һәм көчле гәүдәсе белән җиңел һәм дәртле атлап, Нәфисә янына килде. — Наденька, сиңа ни булды, сөеклем? — диде. — Кичәдән бирле синең турында шундый сүзләр ишеттем. мин даже борчыла башладым. Чын! — Әһә, сиңа да барып җиттемени? Кемдер бик тырышкан, күрәсең. — Нәфисә аны, култыгыннан җитәкләп, салам өеменә таба алып китте. — Мин бик ардым, Паша. Гомәр Бәширов 65 әйдә тегеләр үлчәп бетергәнче, утырыйк шунда. — Алар кыр исе, кояш исе аңкып торган салам өеме кырыена барып утырдылар. — Син ишеткән гайбәтләр арасында минем өчен иң куркынычы — бодаем турындагы гайбәт булды. Беләсеңме, мин кичә акылымнан шашаммы дип торам. Уйлап кара: мпн бит бөтен район каршында сүз бирдем, минем вәгъдәмне газетага язып чыктылар. Ышанып кына торганда, миңа әйтәләр: юк, имеш, синең бодаең бары сиксән биш пот кына чыга! — Мин әле байрагыңны да алганнар дип ишеткән идем. Әле тагын монда күрәм. Нәфисә, машина янында җилфердәп торган Кызыл Байракка карап, ихтыярсыз елмаеп куйды. — Алганнар иде, әле шыпырт кына тагын китереп куйдылар. — Бик сәер. Белер-белмәс көе... Мин булсам, алай гына бирмәгән булыр идем. — 1Мин дә бирмәгән идем дә, үзем югында алып киткәннәр. Айсылу апа өйдә юк. Канцеляриядә кайсыдыр бик тырыша, күрәсең. — Аннары... — бригадир Нәфисәнең талчыккан кыяфәтенә, шушы өч-дүрт көн эчендә, күзгә күренеп ябыккан борчулы йөзенә карап алды да, нигәдер уңайсызланып туктап торды. — Аннары, Наденька, әгәр синең авырткан җиреңә кагылсам, син мине гафу ит. Мин тагын бер начар хәбәр ишеткән идем әле. — Нәфисәне әнкәсе куып чыгарган дипме? — Юк, алай ук дип түгел түге- лсн, әмма шул тирәдәрәк. — Дөрес ул... — Нәфисәнең озын керфекләре, арган кыяфәт белән күзен каплап, бөтенләй йомылдылар. Ул тирән борчулы күренә иде. Сүл- . лән генә тавыш белән:—Дөрес хәбәр ул, Паша, — диде. — Мин алардан чыгып китмичә булдыра алмадым. — Шулаймыни? — Прасковья аца гаҗәпләнеп һәм кызганып карап алды. — Алай икән... Син хәзер личек соң? Кемдә торасың, кайда урнаштың? Нәфисә үзе утырган тирәне кули белән әйләндереп күрсәтте: — Әлегә менә шушында, чүмәлә төбенә урнашып торам. — Ул көлеп җибәрде. Паша ‘аның бу көләч йөзендә ниндидер бер ныклык, чыныкканлык күрде. — Киләчәктә тагын күз күрер. — Чынпапмы? — Паша гаҗәпләнеп башын чайкап куйды. — Күрәм- син бик нык кеше икәнсең. Шулай да... Наденька, нигә ул йорттай киттең соң син? Үзең элек яхшы кешеләр, ди торган идең. Яраттык да шикелле. Акбитовиы минем әти дә яхшы белә. Бер-берен очратсалар, шабра дип, Василь Иванич дип аерылып китә алмыйлар. — Ничек аңлатыйм икән сок сиңа, Паша? Ул нәрсә шундый көтелмәгәндә бәреп чыкты, мин менә хәзер дә тынычланып җитә алмыйм әле. Сезнең рус халкында дин бит семья эченә ул кадәр тирән кермәгән. Мөселман дине ул яктан иң мәрхәмәтсез дин. Элек заманда ул татар кызының бишегеннән алып каберенә хәтле, кәфен шикелле, муенына сарылып йөргән. Монын аяныч ягы шунда, дин сөреме кай- берәүләрнең әле шушы көнгә кадәр күз алларын томалап тора. Мин моны үз җилкәмдә татыдым. Бездә: «Килен кеше —ким кеше, көчек белән тиң кеше» дигән сүз бар иде. Син ирләр белән сөйләшкәндә яулык почмагыңны тешләп, битеңне каплап сөйләш. Син ирләр арасына кысылма, алар кушканны гынаэшлә дә, әнә почмагың! Прасковья Иванованың сипкелле битендә нидәндер канәгатьсезләнү билгесе күренде'. — Син, Наденька, — диде,— бик артык иркәләнеп китмәдеңме икән? Беләсең бит, олыларның яшь җилбәзәкне бераз тыебрак тотулары бик кирәк нәрсә ул. Бигрәк тә хәзер, ирләре югында. — Аны мин дә кирәк түгел димим бит, Паша. Шулай да менә нәрсә: ул кешенең йөз суын түгәрлек булмасын. Мин унбиш яшемнән комсомолга кереп, җидееллык мәк- Таң алдыннан 67 тап тәрбиясе алган килен. Хөр яшәргә, үз башым белән уйларга, бөтен ил турында уйларга өйрәттеләр безне, ил кайгысын кайгыртырга. Ни генә булмасын, мин, борынгы киленнәр шикелле, мич артына гына сыя алмыйм. Мине бу якты дөньяга бүлмә ярыгыннан карап яту гына канәгатьләндерми. Аннары менә нәрсә әйтәсем килә: үз намусымның паклеген мин үзем генә дә саклый алам. Синеңбөтен кеше алдында, ап-аяз басу уртасында ирләр белән бер авыз сүз алышуың зур гаепкә саналсын, имеш.— Нәфисә дулкынланып фуфайка җиңнәрен селеккәләп куйды. — Мин әнкәйгә үпкәләмим. Юк. Ул Газизне бик тә ярата иде. Ул минем иркен йөрүемнән үзе өчен генә түгел, Газиз өчен дә көнләште бугай. Шул көнчелек аркасында ул миннән һаман шикләнде, әллә, пиләр уйлап бетерде, әллә кемнәрнең нахак сүзләренә ышанды, ә миңа ышанмады. Менә нәрсәне күтәрә амладым мин* — Ансы дөрес инде, — диде Паша. — Дөрес, без, хәзерге киленнәр, алай мич артына гына сыя алмыйбыз инде. Безнең колач әнә кая таба җәелеп бара. — Ул, кулларын җәеп,көзге .кояшның иртәнге cap- * гылт нурлары астында балкып яткан киң кырларны күрсәтте. Нәфисә дустының кояшта көрәнсу төскә кергән, бөтен хәрәкәтендә көч сизелеп торган таза беләкләренә, кискен карашлы зәңгәр күзләренә һәм кырыс холыклы икәнлеген белдереп, бераз эчкә иңеп торган юка иреннәренә күз салып, елмаеп куйды. — Шулай шул, — диде. — Менә безнең Прасковья Ивановна мич артына гына түгел, быел районга да сыймый башлады инде. Теге утыз биш гектарыңнан быел күпме алдың әле син? — Ансыннан йөз унҗидешәр пот. Бүтәннәреннән бераз кимрәк... Кая инде ул синең арттай җитү? Син мине фронтка да җибәрмәссең дип шүрләп торам әле мин. Бригадир, Нәфисәнең тезләренә дусларча шапылдатып сукты да, гадәтенчә, шаулатып көлеп куйды. Шулай да Нәфисә аның көләч күзләренең әллә кай төшендә генә бераз пошыну күләгәсе сизеп калды. Ул арада үлчәү ягыннан:' — Сөенче, сөенче! — дип Сөмбел белән Карлыгач йөгереп чыктылар. Сөмбел, Нәфисә апасының кулына ябышып: — Нәфисә апа, я бел, безнең бодай күпме чыкты? Я бел? — дип аны тарткаларга тотынды. — һай, сеңелем, бер авызым пешкәч, хәзер әйтергә дә куркам инде. Күпме икән соң, акыллым? Йөз егерме потмы? — Юк, юк, белмәдең! Үзем әйтимме, сөенеченә нәрсә бирәсең? Я, әйт, тиз бул, нәрсә бирәсең? Бригадир Сөмбелнең бу терелегенә кәефе килеп, көлә-көлә, аның муенын кытыкларга тотынды. — Ах сине, кычыткан чыпчыгы! Юк, моннан болай гына котыла алмыйсың сип, Надя. Әйт берәр нәрсә! — Шундый ул, ут борчасы ул! Сөенчесенәме? Ярар, әгәр без дигәнчә чыкса, мин сиңа Казаннан каюлы читек алып кайтып бирермен. Биек үкчәлесен. Шул җитәме? Җитмиме соң! Кызый куанычыннан сикереп торып очып китә язды. Ләкин үлчәү ягыннан Хәйдәрләр чыгып килгәнне күргәч, читектән колак какмагаем дип булса кирәк, ашыга-ашыга апасының колагына нидер пышылдады. Нәфисә белән бригадир аяк үрә бастылар. Килүчеләрнең чырайларыннан ук күренеп тора: куанычлары эчләренә сыймый, йөзләрендә балкый иде. Әгәр бу минутның ниндидер дулкынландыргыч бер тантанасы тыеп тормаса, бодайның күпме чыгуын әллә кайчан ук кычкыра башлаган булырлар иде. Хәйдәрнең тузанлы йөзе шатлыктан балкый, ул озын бармаклары белән бөдрә чәчен аралый, Айтуган карт гаҗәпләнгәнсыман башын чайкап куя. Мәүлихә түти әллә елый, әллә елмая, читкә таба борылып, яулык почмагы белән шыпырт кына күзен сөрткәли иде. Хәйдәр, хәрби кешеләрчә ике Гомәр Бәшнров 63 аягын янәшә куеп, кулындагы кәгазен хөрмәт белән Нәфисәгә сузды. — Менә, комиссия белән үлчәдек. Өч гектардан дүрт йөз кырык биш пот чыкты! Дүрт йөз кырык биш! Безнең «Чулпан» өчен шәһәр алу белән бер бу! Ихлас! Комсомол оешмасы исеменнән, колхоз идарәсе исеменнән һәммәгезне дә тәбрик итәм. Чын күңелдән. Рәхмәт сезгә! Кайсыдыр, сокланып һәм гаҗәпләнеп: — һай-һай! — дип сузып куйды.— Дүрт йөз кырык биш! Айтуган карт чал башын селки- селки Нәфисәнең иңбашыннан сөйде. — Бик зур эш бу, кызым, — диде. — Бик зур эшләр кубардың син, безнең «Чулпан»ны бик күтәрдең син! Минем бу җиргә аяк басуыма җитмеш биш елдан артып китте инде. Әмма Яурышканның моңарчы мондый икмәкне беркемгә дә биргәне юк иде әле. Сине көткән икән ул, кызым, синең кулың тигәнне көткән икән. Бригадир, нидер әйтеп, Нәфисәнең кулын кысты. Аннары машиналарын туктатып, бүтән бригада кешеләре дә җыелыштылар. — Менә, ичмасам, моны уңыш дисәң дә ярый. Без дә йөрибез иген үстерәбез дигән булып! — Ай-ай! Чын микән соң бу! Бер гектардан чыкырдатып төягән җиде йөк бодай бит ул! Алар тирәсенә күп булып халык җыелды. Көшелгә кулларын батырып, әллә кайлардан айкап чыгардылар. — һе, кара син, ә! — Нинди эре, нинди чекерәеп тора, кәбә бодаемыни! — ди-ди бодай бөртекләрен бармаклары арасыннан агыздылар, тешләп тәмен татыдылар, уч төпләрендә угалап карадылар, мактадылар, телләрен шартлатып куйдылар, сокланыпбсгә алмадылар. Бу хәзер Нәфисәнең үз куанычы гына түгел, бу хәзер бөтенесе өчен уртак шатлык иде инде. Аны иң дулкынландырганы әнә шул булды. Ул үзен әйләндереп алган иптәшләренең күз карашында, йөзләреме* балкуында үзенә туганлык якынлыгы һәм тирән ихтирам сизә. Ул үзенең шушы дуслары белән- бик авыр көрәш юлын узуын күз алдына китерде. Бу юл нинди генә кыен булмасын, алар җиңделәр. Авыр сугыш көннәрендә бу аларның куанычы да, юанычы да булды... Кайсыдыр: — Болай булгач Сәйфигә бодайның җитмәгәнен табып бирергә туры киЬтә бит инде! — диде. — Әйе, әйе, янәшә төптә үскән бодай ич ул, бер туфракта! Бригадир, Нәфисәнең җиңеннән тартып: — Миңа китәргә иде бит, Наденька, — диде. — Ә, син ашыгасыңмыни? Әйдә, алайса, мин сине озатыйм. Нәфисә иптәшләренә: — Хәзер үк йокларга! Сакчыдан башкагыз берегез дә калмыйча, хәзер үк! — диде. Алар, култыклашып, кунак бригадирның аты янына киттеләр. Ничектер шунда аларның әңгәмәсе кинәт өзелеп калды. Нәфисә моны дулкынланудан башта бөтенләй сизмәде дә. Нәфисәнең күңелен тагын да күтәреп җибәрәсе урынга Прасковья Ивановна нигәдер борчыла, бу пошынуын Нәфисәдән дә яшерә алмый иде. Райком секретам- ре Мансуров моннан бер-ике ай элек бер киңәшмәгә баргач аларга: «Эшегез болай барса, сезнең икегезнең берегез, мөгаен, фронт деле, гациясенә эләгәчәк. Мин сезгә бик нык ышанам!» — дигән иде. Шуннан соң бригадир бу турыда иренә хат язып, аны да җилкендереп өлгергән, моңарчы районда беренчелекне үз кулында тотканлыктан, үзенең делегациягә эләгеп, ире белән очрашачагына чын күңелдән ышанган иде. Хәзер менә кинәт кенә эшләр болай булып китте... Ул үзе бу турыда уйламаска тырыша, әмма күңеленек бер кырыенда борчулы тавыш: — «Күрәсең, очрашып булмый инде, Миша... — ди. Бераз тынып бара да авыр сулап: —Эх, Миша!/-* — дин куя. Бригадир көр күңелле кеше ^Де ‘ Тдң алдыннан Бу уңайсыз тынлыкны берьюлы җимереп ташлады. Ул һәрвакыттагыча КӨЛӘ-КӨЛӘ: — Менә, әйттем бит, — диде. — Бу бодаең белән син мине шундый китереп кыстың, мин картым белән кавышу турында хәзер хыяллана да алмыйм инде. Ләкин бу ни хәл! Аның бу сүзләре шундый чын булып ишетелделәр, ул оятыннан кып-кызыл булды. Шул арада башыннан бик күңелсез бер шик узды. «Әллә чынлап торып көнләшәм микән югыйсә?» Нәфисә аңа борчылып карап калды. Юк, ул үз бәхетенең саф булуын, керсез булуын тели, үзенең бу уңышы белән дустының бәхетенә тузан кадәрле булса да күләгә төшерәсе килми иде. Аннары бит аңа Паша булышмаса, аның белән яздан бирле ярышып эшләмәгән булса, ул мондый уңышны ала алган булыр идемени? Нәфисә бригадирның беләген кысып: — Юк, юк, Паша, уеңа да китермә! — диде. — Нишләп мине җибәрсеннәр! Минем бит* әле беренче генә эшем, бер тәҗрибә шикелле генә. Ә син андый уңышны ел саен аласың. Җирең дә йөз алтмыш гектар бит синең. Юк, юк! — Белмим шул. Ә нигә сиңа бармаска? Уңышны син күбрәк алдың бит! Нәфисәнең аның өчен болай чын күңелдән борчылуын күреп, бригадир уңайсызланып китте. Ул бу сөйкемле татар кызына үзендә ниндидер якынлык сизә иде. Ниләр генә кичермәде бит ул, нинди азаплар күрмәде! Аның сугышта ире үлде, ул кичә кайпаталары йортын ташлап китәргә мәҗбүр булган. Аннары бу уңышта аның үзенең дә хезмәте бар бит! Ул бит Прасковьядан байтак нәрсә өйрәнде, ничәмә ничә тапкыр киңәшкә килде. . Бригадирның күңелендәге борчуы берьюлы эреп китте, анда Нәфисә эше өчен дә горурлык тойгысы кузгалды. «Мин өйрәттем бит аны, — диде. — Мин үрчеткән орлыктан шундый уңыш алды бит ул!» Ул, тәмам тынычланып, ачык йөз белән: — Ярый, ничек булса да килешербез, Наденька! — диде. — Юк, юк! Күңелеңә дә китермә, син барасың, син! Әгәр инде ялгыш мине җибәрмәкче булалар икән, синнән башка мин ике аягымның берен дә атламыйм. Менә күрерсең! — Ха, ха, ха! Кара нинди икәнсең син! — Бригадир тарантасы янына килеп туктагач, Нәфисәнең беләгеннән тотып: — Беләсеңме, фронтка кем барыр? — диде. — Я, кем соң? — Әле бит безнең эшебез бик күп! Мансуров ни әйтте? Уңышны күп алу өстенә, кемнең колхозы игенне элегрәк җыеп, кем дәүләткә ашлыкны алданрак тапшырып бетерә, фронтка шул бара! Синең колхозың безнең арттан җитәме, юкмы бит әле! Ничек җырлыйлар әле синең кызларың? Сезнең эш чибәрмикән, Безнең эш чибәрмикән? Сезнең колхоз җиңәр микән? Безнеке җиңәр микән? Бригадир тагын шаулатып көлеп куйды: — Менә кайда көч сынашасы бар әле! Нәфисә, аның шаян күзләренә карап, үзе дә көлеп җибәрде. — Ай-ай акыллы да соң син, Паша! — диде. — Кай төштән китереп тешли бит! Ярый, ярый, сынашырбыз. Тик кем генә җиңсә дә үпкәләштән булмасын. Бригадир көлә-көлә аның кулын кысты, үзенә кунакка чакырды, һәм, тарантасына утырып, китеп тә барды.