Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫНЫҢ ҮСҮ юлы

Моннан бер ел элек — Ленинград журналлары турында, театр һәм кино әсәрләре турында ВКП(б) Үзәк Комитетының карарлары игълан ителде. Бу тарихи карарлар идеология фронтына большевиклар партиясенең аеруча зур игътибар бирүен, совет әдәбияты һәм сәнгате турында Сталинчыл кайгыртуны чагылдырдылар. ВКП(б) Үзәк Комитеты үзенең карарларында социализмнан коммунизмга күчү чорында язучылар һәм сәнгать работниклары алдында торган төп бурычларны,, төп иҗат программасын түбәндәгечә билгеләде: —«Дөньяда иң алдынгы әдәбият булган совет әдәбиятының көче шунда ки, аның халык интересларыннан башка бүтән һичнинди интересы юк һәм булуы да мөмкин түгел. Совет әдәбиятының бурычы яшьләрне дөрес тәрбияләүдә дәүләткә булышудан, яшьләрнең ихтыяҗларына җавап бирүдән, көр күңелле, үз эшенә ышана торган, кыенлыклардан курыкмый торган, һәртөрле кыенлыкларны җиңәргә хәзер торган яңа буынны тәрбияләүдән гыйбарәт. Шуңа күрә идеясезлекне, политикадан читләшүне, «сәнгать сәнгать өчен» дигән карашларны һәртөрле тарату совет әдәбияты өчен чит нәрсә, совет халкы һәм дәүләте интереслары өчен зарарлы нәрсә һәм безнең журналларда андый нәрсәләр урын алмаска тиеш». Драма театрларының репертуары һәм аны яхшырту чаралары турындагы карарында ВКП(б) Үзәк Комитеты «драматурглар һәм театр эшчеләре алдына — Совет җәмгыятенең тормышы турында, совет кешесе турында матур, художество’ ягыннан тулы кыйммәтле әсәрләр тудыру бурычын куя. Драматурглар һәм театрлар пьесаларда һәм спектакльләрдә совет җәмгыятенең тормышын аның туктаусыз алга барышында сурәтләргә, совет кешесе характерының Бөек Ватан сугышы вакытында аеруча көчле булып күренгән иң яхшы якларын тагын да үстерүгә һәрьяклап булышырга тиешләр». Большевиклар партиясенең бу тарихи күрсәтмәләре совет әдәбиятын яңа югарылыкка күтәрүдә гаять файдалы йогынты ясадылар. Язучылар үз иҗатларының халык тормышында тоткан урынын тагын да тирәнрәк .аңладылар, тормышка, социалистик төзелешкә активрак катнаша башладылар, безнең чынбарлыктагы вакыйгаларны яхшырак төшенделәр һәм Ленин—Сталинның бөек идеяләрен, совет әдәбиятының политикасын чагылдырган әсәрләр иҗат итүдә яңа уңышларга ирештеләр. А. Фадеев «Яшь гвардия», К. Симонов «Рус мәсьәләсе», В. Панова «Юлдашлар», Э. Грин «Көньяктан җил», Айбек «Нәваи», П. Вер- шигора «Саф вөҗданлы кешеләр», А. Якобсон «Цитадельдәге тормыш», В. Некрасов «Сталинград окопларында» исемле әсәрләрендә совет әдәбиятының дөньяда иң алдынгы, иң идеяле, иң көчле әдәбият икәнлеген тагын бер тапкыр расладылар. Сталин премиясе белән бүләкләнгән бу әсәрләр күп милләтле совет Совет әдәбиятының үсү кцпы 96 әдәбиятының сугыштан соцгы бөек төзелеш елларында үсү юлын төсмерлиләр. Сталинчыл дуслык мөнәсәбәтләре җирлегендә бер семья булып тупланган совет әдәбиятының алдынгы сафында без бөек рус әдәбиятының вәкилләрен күрәбез. Үз заманында татар халык шагыйре Габдулла Тукай, самыйми рәвештә горурланып: Пушкин илә ’ Лермонтовтан үрнәк алам Окренәкрен югарыга үрләп барам,— дип җырлаган иде. Татар совет язучылары бу рухландыргыч традицияне — социалистик реализмга нигез салучы бөек рус әдибе Максим Горький, совет эпохасының иң талантлы шагыйре Владимир Маяковский, заманыбызның героик образларын сурәтләгән Николай Островский, Александр Фадеев, /Михаил Шолохов иҗатларының көчле йогынтысы белән тагын да киңрәк җәелдерделәр. Буржуаз милләтчелеккә, иде- логиядәге капитализм калдыкларына, черек декадентлыкка, мистиклыкка, пессимизмга, капиталистик Европа алдында сәҗдә итүчелеккә һәм башка шундый зарарлы, дошман күренешләргә каршы көрәшләрдә татар совет язучылары үзләренең өлкән туганнары, әдәби остазлары булган рус совет язучыла- рыннан булышлык, таяныч таптылар. ВКП(б) Үзәк Комитетының әдәбият һәм сәнгать турындагы тарихи карарларын ничек үтәп баруыбызны тикшергәндә дә, без үзебезнең иҗат эшләребезне рус совет әдәбиятындагы үрнәкләргә карап үлчибез. Шул яктылыкта уңышларыбызиы ла, кимчелекләребезне дә ачыграк күрәбез. Бу бер ел — татар совет әдәбияты өлкәсендә хәзерге актуаль темаларны яктыртуга табан борылыш с ы булды. Совет патриотизмы идеяләрен, илебезнең халыклары арасындагы сталинчыл дуслык и ’.силәрен, совет кешеләренең яна бишеьллык планны үтәү юлындагы хезмәтләрен, көрәшлррен, балтырлыкларын чагылдырган әсәрләр язылды. Ләкин болар барысы да Үзәк Комитет карарларын тормышка ашыру буенча беренче адымнар гына әле һәм аларга карап тынычланырга безнең һичбер нинди хакыбыз юк. Бүгенге социалистик төзелеш батырларын югары художество осталыгы белән чагылдырган күләмле әсәрләрнең (роман, повесть, поэмаларның) булмавы — үзе генә дә татар совет әдәбиятының бик зур кимчелеге булып тора. Аерым уңышлар белән мавыгу һәм иҗатыбызга карата большевистик таләпчәнлекне йомшарту аркасында — без әле һаман да татар совет әдәбияты өлкәсендә тискәре күренешләрнең кабатлану фактларына очрыйбыз. Шул җөмләдән • «Совет әдәбияты» журналы битләрендә политикадан читләнгән, идеясез һәм художество эшләнеше гаять түбән әсәрләрнең басылып килүе, Шәйхи Маннурның әшәке пасквиленә урын бирелүе — аеруча күңелсез һәм хурлыклы хәл. Кат-кат кисәтүләргә карамастан, мондый зарарлы әсәрләргә юл куелуны бары тик бер генә сәбәп белән, журнал редакциясендә урнаштырылган әсәрләргә карата большевистик принципиаль тәнкыйть карашының булмавы, аның урынына әшнәлек1 , дус-иш хәтерен саклау чиренең тамыр җәюе белән генә аңлатырга мөмкин. Ленинград язучыларының гомуми җыелышы карарында әйтелгәнчә; «ачыктан-ачык яраксыз әсәрләр, бары тик әшнәләрнең хәтерләрен калдырудан курку аркасында гына матбугатка чыгарылганнар. Шулай итеп дәүләт һәм халык интереслары әшнәлек мөнәсәбәтләре белән алмаштырылганнар, тәнкыйть томаланып калган, язучыларның ил алдында, партия алдында булган җаваплылыкпы аңлаулары югалган». Әшнәлек мөнәсәбәтләренең күңелсез нәтиҗәләре югарыдагы мисал белән генә һәм шулай ук «Совет әдәбияты» журналы белән генә чикләнми. Маннурның зарарлы Совет әдәбиятының үсү юлы исәрләрен эченә алган җыентыгы турында Г. Разинның мактау сүзләве кулланып, нәшриятка рецензия язуы да шуны ук раслый. Татар совет әдәбиятының таза •нигездә үсүенә гаять зур зыян •китерүче мондый күренешләрне тамыры белән бетерү өчен язучылар арасында иң элек идея-политик тәрбия эшләрен тиешле югарылыкка күтәрергә кирәк. Бу уңай белән иптәш Жданов докладында әйтелгән бик әһәмиятле бер искәртүне без һәрвакыт истә тотарга тиешбез: «Безнең халкыбызның таләпләре һәм зәвыклары бик югары күтәрелде һәм шушы дәрәҗәгә кадәр күтәрелергә теләмәүче яки күтәрелә алмаучы кешеләр артта калачаклар. Әдәбият халык таләпләре дәрәҗәсендә барырга гына түгел, бәлки халыкның зәвыкларын үстерергә, аның таләпләрен югары күтәрергә, аларны яңа идеяләр белгән баетырга, халыкны алга алып барырга тиеш. Халык белән бер эздән бара алмаучы, аның үсеп киткән таләпләрен канәгатьләндерә алмаучы, совет культурасы үсеше бурычлары дәрәҗәсендә то'рмаучы кеше котылгысыз рәвештә тиражга чыгачак». Язучыларның идея дәрәҗәләрен, художество осталыкларын үстерүдә әдәби тәнкыйть күренекле роль уйный. Татар совет әдәбияты өлкәсендә бу тармак һаман әле зәгыйфь хәлдә. Бик күп әсәрләр үз вакытында тәнкыйть анализы аша үткәрелмиләр, яки бөтенләй тәнкыйтьсез калалар. Әдәби тәнкыйтьчеләр татар совет әдәбиятының утыз еллык иҗат юлын тикшереп чыгарга, бу чор эчендә язылган әсәрләргә, тәҗрибәләргә йомгак ясарга һәм марксизм-ленинизм эстетикасы нигезендә әдәбиятыбызның, аерым язучыларның алдагы үсү юлларына көчле этәргеч булырлык хезмәтләр бирергә тиешләр. ВКП(б) Үзәк Комитеты күрсәткән чараларны татар совет әдәбиятының уңышлы башкаруы өчен безгә Совет Язучылары Союзының, әдәби секцияләрнең эшләрен кискен рә- ' .с. Ә.- № 8. вештә җанландырырга, рус һәм татар телләрендә язучы яшь талантларга көндәлек игътибарны, практик ярдәмне көчәйтергә кирәк. Соңгы елларда безнең әдәбиятка күп кенә яңа көчләр килде. Алар арасыннан югары квалификацияле совет ‘художниклары җитештерү бурычы — «Совет әдәбияты» журналыннан да, Язучылар Союзыннан да күп хезмәт' сорый. Кайбер яшь язучыларның тормыштан аерылуы, тар профессиячелек эчендә бикләнүләре, үзләренең идея-теоретик белемнәрен өзлексез арттыру өстендә эшләмәүләре кебек хәлләргә аз гына да юл куярга ярамый. Безнең алдыбызда әдәбиятыбызның барлык талантлы көчләрен актив иҗат хезмәтенә туплау, Совет Язучылары съездында М. Горький әйткән төп тема буенча идея һәм художество ягыннан югары сыйфатлы әсәрләр язуга туплау бурычы тора: — «Без үз китапларыбызның, — диде Горький,—I төп герое итеп хезмәтне, ягъни бездә хәзерге техниканың бөтен көче белән коралланган, хезмәт процесслары тарафыннан оештырыла торган кешене, хезмәтне җиңелрәк һәм бәрәкәтле- рәк итеп оештыра һәм аны сәнгать дәрәҗәсенә күтәрә торган кешене алырга тиешбез. Без хезмәтне иҗат дип аңларга өйрәнергә тиешбез». Совет кешесе—ирекле социализм иленең гражданины . булу белән, бөек Сталин җитәкчелегендә коммунизм төзү бәхете белән горурлана. Совет патриотизмы аңа яшәү дәрте, шатлык чыганагы булып хезмәт итә. һәрбер совет яау- чысы, социалистик реализм методы белән коралланган хәлдә, хәзерге чынбарлыкны тирән игътибар белә өйрәнеп, укучыларны социалистик Ватанга намуслы хезмәт рухында, бөек Ленин—Сталин партиясенә чын күңелдән бирелгәнлек рухында тәрбияләргә, Сталин эпохасы геройларының югары мораль һәм идея сыйфатларын художество әсәрләре аша ‘ миллионнарга җиткерергә тиеш. Совет әдәбиятының үсү юлы — менә шул