Логотип Казан Утлары
Публицистика

 К. МАРКСНЫҢ БЕРЕНЧЕ ЭКОНОМИК ХЕЗМӘТЕНЕҢ ЙӨЗ ЕЛЛЫГЫ

Бу елның июлендә «Философия хәерчелеге»нең чыгуына йөз ел тулды. Фәнни коммунизм теориясенең бөек төзүчесе Карл Марксның бу беренче экономик хезмәте хәзер дә, басылып чыгуыннан соң йөз ел үткәч тә, үзенең политик һәм теоретик әһәмиятен, гаять зур көчен һәм үткенлеген саклый. Бөтен бер гасыр буена сузылган сынауларны үтү даһи фикер ияләре тарафыннан иҗат ителгән бик сирәк әсәрләр өлешенә генә туры килә. Марксның «Философия хәерчелеге», бөек һәм куәтле марксизм теориясе — ленинизмда дәвам иттерелгән һәм үстерелгән, бөтен тарихи үсешнең барышында, аеруча, җиңгән социализмның беренче дәүләте булган Совет Социалистик Республикалар Союзында гәүдәләнгән һәм практикада расланган бөек теория кебек үк мәңгелек. «Философия хәерчелеге» политик экономиядә Маркс тарафыннан ясалган зур борылышны башлап җибәрде. «Философия хәерчелеге» басылып чыкканнан соң Марксның бөтен гомеренең иң бөек хезмәте — «Капитал»ның беренче томы чыкканга кадәр 20 ел үтте. Маркс тормышының бу еллары революцион көрәш белән, эшчеләр сыйныфының туып килә һәм һәм үсеп бара торган революцион хәрәкәтенә җитәкчелек белән тулы иде. «Философия хәерчелеге» —. Прудонның «Хәерчелек философиясе» дигән китабына җавап. Маркс анда бу китапны бик нык тәнкыйть итә. Анненковка язган хатында Маркс, Прудонның Гегель философиясенең идеалистик, реакцион якларын өн- дәвен фаш итеп, «Бу гегельчылык чүп-чары» дип язды. Хәтта «Капитал», ягъни Маркс үзенең экономик тәгълиматын шундый тирәнлек, тиңдәшсез киң материал һәм көч белән бәян иткән әсәр дөньяга чыкканнан соң да, «Философия хәерчелеге» үзенең әһәмиятен югалтмады һәм бу анда Марксның идеяләре ничек оешканлыгын күзәтергә мөмкин булганлыктан гына түгел. Бу китап — диалектик материализмны, эшчеләр сыйныфының бу вакытка инде Маркс тарафыннан ачылган һәм эшләнгән философиясен буржуаз җәмгыятьнең экономикасын өйрәнүдә куллану үрнәге булып тора. 1859 елда «Политик экономия тәнкыйтенә карата» исемле китабының сүз башында Маркс болай дип язды: «Минем тикшеренүләрем мине, хокук мөнәсәбәтләре, шулай ук дәүләт формалары үз-үзләреннән генә дә, шулай ук кеше рухының гомуми үсеше дигән нәрсәдән дә аңлана алмыйлар; киресенчә, алар- ның тамыры тормышның материаль шартларында, дигән фикергә китерделәр. XVIII йөз инглизләре һәм французлары үрнәге буенча, Гегель материаль шартларның җыелмасын «гражданлык җәмгыяте» исеме астында берләштергән иде, граж- д а нлы к җә мгы1Я.тенец анатом иясен исә политик экономиядә эзләргә к. Марксның беренче экономик хезмәтенең йөз еллыгы 107 кирәк». (К. Маркс һәм Ф. Энгельс. Әсәрләр, XII т., 1 к., 6 бит). Югарыда әйтелгән тикшеренүләрне Маркс 1843—44 елларда башкарган иде. Үзенең Энгельс белән бергәләп язган «Немец идеология- се»ндә Маркс 1846 елда дөньяга яңа философик карашны — диалектик материализмны эшләде. Диалектик материализм — кешелек фикеренең меңнәрчә ел үсешендәге югары нокта. Маркс элекке философик үсеш биргәннәрне тәнкыйть аша тикшерү белән генә чикләнмәде. Ул бөтенләй яңа, элекке философик мәктәпләрнең һәм системаларның бөтенесеннән тамырдан аерыла торган философик караш, таныпбелүдә яңа теория төзеде. Материалистик диалектика, Маркс күрсәткәнчә, «тышкы дөнья, шулай ук кеше фикерләве хәрәкәтенең гомуми законнары турындагы фән» ул. Маркс һәм Энгельс тарафыннан эшләнгән яңа философик караш, бетүгә йөз тоткан иске белән алга, үсә бара торган яңа арасындагы капмакаршылыкларның көрәш законнарын ачып бирә торган караш — дөньяны аңлату өчен генә түгел, бәлки аны үзгәртү, үзгәртеп кору өчен дә корал. Диалектик материализм — дөңьяны үзгәртеп кора торган революцион практика коралы. Марксизм философиясе сыйфат ягыннан элекке философик тәгълиматларның бөтенесеннән аерыла. Элекке философлар, Маркс үзенең Фейербах философиясе турындагы тезисларында әйткәнчә, дөньяны аңлаталар гына иде, бурыч исә аны үзгәртүдә. «Философия хәерчелеге»ндә Маркс политик экономиягә карата үзенең философик карашларын халыкка беренче тапкыр аңлатып бирде («Немец идеологиясе» Маркс исән вакытта игълан ителмәде). Прудонның «Хәерчелек философиясе» дигән китабын Марксның тәнкыйть итәргә кирәк дип санавының сәбәбе бу китапның эконо- мик фикер тарихында ниндидер зур вакыйга булуында түгел иде. Пр(удон — вак буржуаз социалист, һәм аның «Хәерчелек философиясе» нең һичбер оригинальлеге :ок. Асылда ул — вак буржуаз социалистлар идеяләренең җыентыгы гына. Прудонны тәнкыйть итү белән Маркс һәрбер һәм һәртөрле вак буржуаз хыялларны, ягъни капиталистик җәмгыятьне өзгәли торган каршылыкларны, антагонизмны һәм көрәшне бетерү, шул ук вакытта буржуаз мөнәсәбәтләрнең үзләрен, капиталистик җәмгыятьнең нигезен саклау теләгенә нигезләнгән хыялларны фаш итте. Прудонны фаш итеп, Маркс аның буржуаз җәмгыятьтәге каршылыкларны бу җәмгыятьнең нигезен саклап «хәл итү» омтылышы — «фәндәге шарлатанлык һәм политик яраклашучанлык» икәнлеген күрсәтә. Прудон буржуаз җәмгыятьне гади товар җитештерүчеләр — үз хезмәтләренең нәтиҗәләре белән үзара алмашыша торган һөнәрчеләр һәм вак крестьяннар строена кайтару юлы белән бу җәмгыятькә «реформа» ясарга тәкъдим итте. Аннан ярты гасыр элек эш иткән инглиз буржуаз экономисты Смиг кебек, Прудон продуктларның кыйммәтен аларны җитештерүгә сарыф ителгән хезмәтнең үз кыйммәте белән билгеләде һәм, һәрбер товарның кыйммәте аны җитештергән эшченең эш хакы белән билгеләнә, дигән нәтиҗәгә килде. Икенче төрле әйткәндә, эшчене эксплоата- цияләү исәбенә капиталист ала торган табыш Прудонда югалды. Шу ның белән капиталның эшчеләрне эксплоатацияләве факты -үзе дә югалды. «Философия хәерчелеге»ндә Малке капиталистик эксплоатациянең табигатен ачып бирде һәм эшчеләрнең капиталистларга эшләү белән алар өчен өстәмә кыйммәт тудыр- ганлыкларын күрсәтте. Товарның кыйммәтен эш хакы белән билгеләп, Прудоң, — диде Марк:, — буржуаз җәмгыятьтә ике антогонистик сыйныф — эксплоатациялә- И. Дворкин 108 нүчеләр сыйныфы — эшчеләр, һәм эксплоататор сыйныф — капиталистлар барлыгын яшереп калдырды. Гади товар җитештерүчеләрдән торган хыяли җәмгыятендә Прудон буржуаз җәмгыятькә хас мөнәсәбәтләрне «үзгәртте». Ул, товарларның чагыштырмача кыйммәте акча ярдәменнән башкач турыдан-туры алардагы хезмәтнең саны белән үлчәнсә, сорау һәм тәкъдим бер- берсенә туры килерләр., җитештерү куллануга туры килер, базар бәяләре кыйммәттән читкә тайпылмас, дип раслады. Шуннан чыгып, Прудон «алмащу банкы» уйлап чыгарды. Бу банк хезмәтнең төрле продуктларын алмашып барырга, хезмәт продуктларының кыйммәтен акчадан ' башка үлчәргә тиеш иде. Шуның белән бергә, ул тиешле сандагы хезмәт продуктларын алырга мөмкинлек бирә торган таныклыклар биреп барырга тиеш . иде. Прудон җитештерү средствола- рын эшчеләрнең буржуазиядән сатып алуы һәм эшчеләр хисабына яңа фабрикалар һәм заводлар оештыру турында мәгънәсез проект тәкъдим итте. 1846 елның 18 сентябрендә Маркска язган хатында Энгельс Прудонның бу хыялын «иксез-чиксез мәгънәсезлек» дип атады. Эшчеләрнең хезмәт саклыклары исәбенә буржуазиядән җитештерү средстволары сатып алу турындагы мәгънәсез планны тормышка ашыруга караганда, — дип язды Энгельс, — «айның көмештәй нурларыннан бишәр франклы тән- кәләр сугу» җиңелрәк булыр иде (К. Маркс һәм Ф. Энгельс, Әсәрләр, XXI т., 41 бит). «Философия хәерчелеге»ндә Маркс җитештерү средстволарына хосуси милек хөкем сөргәндә гади товар җитештерүчеләр хуҗалыгыннан котылгысыз рәвештә капитализм үскәнлеген һәм эре күләмдәге җитештерүдән гади товар җитештерү хуҗалыгына кире кайтуга өндәү реакцион хыял икәнлеген күрсәтте. Маркс болай язды: әгәр гади товар җитештерүчеләрнең шундый хосуси милеккә нигезләнгән җәмгыяте яши дип уйласак та, җитештер’/ анархиясе һәм кризислар мөмкинлеге бетмәячәк. Хосуси милек яшәгәндә индивидуаль алмашу капиталистик җитештерүнең бәлаләрен бетерми һәм капиталистик мөнәсәбәтләрнең аелына бәйләнгән. Җитештерүнең нигезе булып хосуси милек саклана икән, капитализмның яшәве(, бер полюста хезмәт ияләренең хәерчелеге һәм ярлылыгы, икенче полюста исә кеше хезмәте исәбенә яшәүче бер төркем эксплоататорларның байлыгы булу котылгысыз. Массаның хәерчелеге һәм ярлылыгын бетерү өчен, капитализмны һәм эксплоатацияне бетерү өчен, ди ;Маркс, капиталистларның хосуси милкен юк итәргә, аны бөтен җәмгыять, халык мил- кенә әйләндерергә кирәк. Маркс Прудонның, һәрбер экономик категориянең (кыйммәть, хезмәт бүленеше, конкуренция һәм башкаларның) яхшы һәм начар яклары бар, дирән положениесенең мәгънәсезлеген һәм төпсезлеген ачып бирде. Прудон,—ди Маркс,— «категорияләргә, вак буржуа бөек тарихи эшлеклеләргә караган кебек, карый: Наполеон — бөек кеше; ул күп яхшылык эшләде, ләкин ул шулай ук күп явызлык та китерде. Бергә алынган яхшы як һәм я.мак як, файда һәм уңайсызлык. Прудон фикеремчә, һәрбер экономик категориягә хас каршылык булып торалар» (Маркс һәм Энгельс, Әсәрләр, V т., 365 б). Бу — Пруднонга капитализмның «яман» якларын бетерү һәм аның «яхшы» якларын калдыру кирәклеген исбат итү, индивидуаль алмашуны саклау, ләкин аның сыйнфый каршылыклар төсендәге күңелсез якларын «бетерелгән» дип лгълаи итү өчен кирәк булды. Прудонның, .капитализмга реформа ясарга, аның яхшы якларыю сакларга һәм начар якларын бетерергә мөмкин, дигән ‘ карашы бар- к. Марксның беренче экономик хезмәтенең йөз еллыгы 109 .лык төстәге хәзерге реформистларны — уң социал-демократларны рухландыра. Прудон методына ияреп Англия лейбористлары күмер промышленностен һәм Англия бан- кысын буржуаз дәүләт милкенә күчерү шикелле кайбер өтек реформаларны «социализм» дип игълан итәләр, җитештерү средстволары- яыц эксплоататорлар милкеңдә булуы, хезмәт ияләренең эксплоата- цияләнүе, капиталистик мөнәсәбәтләр строе исә бөтенесе кагылгысыз кала. Бернштойн^ан Блюмга • һәм Шумахерга кадәр реформизмның бөтен тарихы — эшчеләрне алдау тарихы, капитализмны бетермичә дә, аны «яхшыртырга» мөмкин дигән булып, эшчеләрне капиталга каршы көрәштән читкә этәрергә омтылу ул. Моннан йөз ел элек үк Прудон- ны тәнкыйть итеп, Маркс ,капитализмның яман якларын бетерү һәм яхшы якларын саклау фразаларына яшеренеп капиталистик стройны якларга омтыла торган вак буржуаз реформистларны фаш итте. «Философия хәерчелеге»ндә ул экономик категорияләрнең (капитал, эксплоатация, өстәмә кыйм?мәт һәм башкаларның) тарихи, ягъни бу мөнәсәбәтләрне чагылдыручы строй яшәгән вакытта гына яши торган - категорияләр икәнлеген күрсәтте. Маркс болай дип язды: «Кул тегермәне сезгә башында сюзерен булган җәмгыятьне, пар тегермәне — промышленность капиталы җәмгыятен бирә. Иҗтимагый мөнәсәбәтләрне үзләренең материаль җитештерү ысулына туры китереп урнаштыра торган шул ук кешеләр үзләренең иҗтимагый мөнәсәбәтләренә туры китереп шулай ук принциплар, идеяләр һәм категорияләр дә тудыралар. Шулай итеп, бу идеяләр, бу категорияләр, алар чагылдыра торган мөнәсәбәтләр кебек үк, аз гомерле. Алар — тарихи һәм булып үтү- чән продуктлар» (шунда ук, 364 бит). «Философия хәерчелеге»ндә Маркс политик экономиянең фәнни методын җәелдерә,, үзе төзегән политик экономия, ягъни эшчеләр сыйныфы политик экономиясе белән буржуаз (шул исәптән вак буржуаз) политик экономия арасында ята торган упкынны ачып бирде. Әлбәттә, «Философия хәерчелеге»ндә марксистик политик экономиянең күп кенә бик әһәмиятле яклары башлангыч төстә генә бәян ителгән, кайбер мәсьәләләр хәл ителмәгән. Ләкин «Философия хәерчелеге»пдә инде соңыннан «Капитал»да шундый көч һәм гүзәллек белән җәелдерелгән бик күп положениеләр бар. «Философия хәерчелеге»ндә Маркс иҗтимагый формаларның алмашуына анализ бирде, буржуаз җәмгыять законнарының тарихи характерын һәм капитализм төзелүенең төп моментларын, ничек итеп эре промышленность төзелү белән бер- рәттән крестьян массаларының бөлүе һәм пролетарлашуы барганлыгын, ничек итеп хәзерге пролетариат туганлыгын ачып бирде. Коммунизм үсешенең барышында үскән җитештерүче көчләр, билге ле бер баскычта, эшчеләр сыйнфын буржуазиянең эксплоатацияләвенә нигезләнгән капиталистик строй белән каршылыкка керәләр. Шуның белән бергә капитализм үсешенең барышында пролетариат, капиталистик стройны бетерергә тиеш булган сыйныф, үзенең буржуазиягә каршы көрәштәге тарихи бурычларын аңлый. Маркс ничек итеп буржуаз җәмгыять үсешенең барышында халык массасының капитал тарафыннан эксплоатацияләнә торган эшчеләргә әверелгәнлеген күрсәтә. Эксплоата- торларга — капиталистларга эшләү — барлык’ бу миллионнарча кешеләр эшчеләр сыйныфын, буржуаз җәмгыятьнең пролетариатын тудыралар дигән сүз. Ләкин пролетариат байларның коточкыч экс- плоатациясен пассив рәвештә, көрәшсез кичергән вакытта гына үз эчендәге сыйныф булып кала. Үсешнең барышында эшчеләр сыйныфы туплана, капиталга каршы И. Дворкин экономик, Һәм аннары политик көрәш алып бара башлый. Пролетарийлар үзләренең сыйнфый интереслары уртаклыгына һәм бу интереслар буржуазия интересларына капма-каршы икәнлеккә төшенәләр. Тарихны материалистик аңлау нигезендә /Маркс эшчеләр сыйнфы- ның буржуазиягә каршы көрәшен күзәтә һәм пролетариатның капиталны җиңүе котылгысыз икәнлеген күрсәтә. «Изелгән сыйныфның яшәве, —- дип язды Маркс, — сыйныфлар аптогонизмына нигезләнгән һәрбер җәмгыятьнең яшәү шарты булып тора. Изелгән сыйныфны азат итү, димәк, яңа җәмгыять төзүне зарури күздә тота. Бу изелгән сыйныфны азат итү мөмкинлеге үсешнең инде прешелгән җитештерү көчләре һәм яшәмәктәге иҗтимагый мөнәсәбәтләр моннан ары бергә яши алмый торган баскычында гына туа. Барлык җитештерү кораллары арасыннан иң зур җитештерү көче — революцион сыйныф үзе» (шунда ук, 415 бит). Тарихи үсеш барышында эшчеләр сыйныфының экономик көрәше котылгысыз рәвештә политик көрәшкә үсә. «Философия хәерчелеге»ндә Марксның ярты елдан соң «Коммунистик партия манифесты»нда көчле җәелдерелгән положениесе «сыйныфлар арасындагы көрәш политик көрәш ул» дигән положение бар. Маркс эшчеләр сыйныфының буржуазияне җиңүе котылгысызлыгын, сыйныфсыз коммунистик җәмгыять төзү котылгысыз икәнлекне күрсәтә. Эшчеләр сыйныфы, җәмгыятьнең иң мөһим җитештерүче көче, бу яңа җәмгыятьне төзү өчен буржуазияне бәреп төшерә. Эшчеләр сыйныфы кешелек дөньясына капиталистик эксплоатациядән азатлык китерә. «Философия хәерчслегс»ндә Маркс буржуазиянең сыйнфый хакимлегенә каршы юнәлдерелгән пролетариат революциясенең кирәклеген һәм котылгысызлыгын күрсәтә. Буржуаз җәмгыяДь яшәгәндә әле, — ди /Маркс, — «пролетариат белән буржуазия арасындагы анто- гонизм сыйнфый көрәш булып калачак, үз киеренкелегенең иң югары дәрәҗәсенә җиткерелгән бу көрәш тулы революция булачак» (шунда ук, 416 бит). ❖ * «Философия хәерчелеге» дөньяга чыкканнан бирле йөз ел үгге« Марксизмның бу классик әсәрендә аңлатылган положениеләр тарихи үсешнең моннан соңгы бөтен барышы белән расландылар. России пролетариаты, капиталга каршы үзенең революциясен ясап, Ленин- Сталин партиясе җитәкчелеге астында социалистик җәмгыять төзеде һәм хәзер сыйныфсыз коммунистик җәмгыять төзү юлында көрәшә. Марксистик фикернең классик әсәре — «Философия хәерчелеге» — Маркс һәм Энгельсның бөек идея мирасының состав өлеше; эшчеләр сыйныфының бөек юлбашчылары— Ленин һәм Сталин бу мирасны үстерделәр һәм яңа баскычка күтәрделәр