Логотип Казан Утлары
Очерк

БЕЗ БУЛГАН АВЫЛЛАР

(БЛОКНОТ БИТЛӘРЕННӘН) Быел мин республикабызның күп кенә районнарын йөреп чыктым. Кайда гына* булмыйм, мнн анда сталинчыл дүртенче бишьеллыкның ничек тормышка ашырылуын,, аның җанлы кешеләрен, ул кешеләрнең батыр хезмәтләрен күрдем һәм күңелемне кузгаткан һәрбер нәрсәне блокнот битләренә теркәп бардым. Бүген мин әнә туларның канберләрен укучылар алдына куярга булдым. I. „ЗӘЙ" ЧИШМӘЛӘРЕ Кояш инде еракка, таулар артына кереп югалды. Зәй буена тәнгә җиңеллек бирә торган салкын һава гөште. Табигать тынлыкка чумды. Тик барлык өйләрне, җәмәгать каралтыларын балкытып торган Ильич лампалары гына януларында дәвам иттеләр. Үзенең көчле яктылыгы белән авылга нур чәчеп торган колхоз клубында кинәт ут сүнде һәм аннан тигез ритм белән әйләнеп утырган кино аппарат тавышы ишетелде — «Зәй» колхозы членнары алдында «Ант» картинасы күрсәтелә башлады. Безнең илебезнең хезмәт ияләре тарафыннан гаять зур кызыксыну, көчле кичереш белән каршы алынган бу тарихи фильм колхозчыларны бик тиз үзенә тартты. Фильм «Ул елны кыш каты килде», дигән сүзләр белән башланып китте. Бу зур фильмның эчтәлеге — тулысы белән без кичергән бер гомер. Моннан егерме өч ел элек В. И. Ленин үлү уңае белән кайгылы көннәрдә СССР Советларының II съездында иптәш Сталин партия исеменнән ант иткән иде. Картина үзенең бөтен эчтәлеге белән әнә шул бөек антның партия һәм совет халкы тарафыннан ничек үтәлүен күрсәтүгә багышлана. Менә экранда иптәш Сталин образы күренә. Тамашачылар Ленинның безнең, арабыздан китүен бөек юлбашчы белән бергә кичерәләр, аларның күзләре экранда Сталин образына юнәлгәннәр. Менә даһи Ленин табуты алдында бөек юлбашчы ант итә һәм колхозчылар бу бөек антны күңелләре белән гүяки кабатлап утыралар. Картинадагы күренешләр бер-бер артлы алышына баралар. Менә безнең илебездә беренче тракторларның туу көннәре, менә сугыцг куркынычы алга килеп баскан чаклар, менә Сталинград вакыйгалары... Колхозчылар «Ант» картинасын карап чыкканда ярты төн җитеп килә иде инде. Колхоз председателе Һади Рахманов кинодан чыккан чакта халык арасыннан хуҗалык мөдирен Мөхәммәди Закировны чакырып алды: — Сине әле куна калгандыр дип уйлаган идем, кинога кайтып өлгергәнсең икән. Ничек соң, булдымы? — диде. Хуҗалык мөдире электр көче белән эшли торган түгәрәк пычкы сатып алу өчен Кәшер авылындагы бер промартельгә барган икән. Ул үзе күреп кайткан түгәрәк пычкының кулай түгеллеген сөйләп, Гарнф Галиев по — Безгә яраклы түгел, бер якка чалшайган ул, иптәш Рахманов. Автомобиль алып кайту өчен Горький шәһәренә барасыбыз бар бит, бәлки түгәрәк пычкыны да шуннан табарбыз, — диде. Председатель аның фикеренә кушылды һәм якын арада ике йөк автомобиле, шулай ук электрик көче белән эшли торган түгәрәк пычкы алып кайту өчен шәһәргә кешеләр җибәрергә булды. Без миллионер «Зәй» колхозына (Әлмәт районы, Нәдер авылы) килеп төшкән кич иде бу. Икенче һәм өченче көннәрдә инде без аның һәртөрле хуҗалык тармакларында һәм басуларында булдык. Әнә үзенә бертөрле горурлык белән көньякка карап яткан текә- текә таулар, әнә шул таулар буйлап сузылып-сузылып ага торган ереле- ваклы елгалар. Менә шушы елгалар, шушы таулар арасыннан ерактан караганда кечкенә генә булып Нәдер авылы күренә. Авылның көньягыннан бербер артлы тезелеп киткән текә тау итәкләреннән Зәй елгасы ага. Ә аның буйлап Бөгелмә— Әлмәт юлы сузыла. Нәдер тышкы күренеше белән артык күзгә ташланмый торган гади генә бер авыл. Шулай булса да аның турына килеп җитү белән юлчылар арасында еш кына сүз кузгала. Алар хисапсыз күп таулар арасына кереп утырган Нәдергә карыйлар да: — Кая чәчәләр соң болар игенне?— дип гаҗәпкә калалар. Дөрестән дә, Нәдернең бөтен басуы диярлек, чокыр-чакырлардан, түбә урыннардан һәм эреле-ваклы таулардан гыйбарәт. Биредә һәрбер басу, һәрбер участок, хәтта сабан керерлек ашъяулык кадәр кечкенә генә җир дә нинди дә булса бер тау исеме белән бәйләнгән. Игенчелек өчен, кыр эшләрен башкарып чыгу өчен бу тауларның куп кенә уңайсыз яклары бар. Кыш көннәрендә бу җирләрдә карлар начар ята, җәй көннәрендә яңгыр сулары бик тиз агып бетә. Монда эш атлары сабанны үргә таба тарталар, монда көлтәле арбалар белән кырын җирләрдән үтәләр, монда урак машиналары белән бер таудан, икенче тауга менәләр, бер чокырдан икенче чокырга төшәләр. Шуның өстенә кайбер елларда, язгы ташу вакытларында, Зәй елгасы басуларны ерып, күперләрне җимереп үтә, тегермәннәрне алып китә һәм шулай итеп, колхоз өчен зур мәшәкатьләр тудыра. Әнә шундый үзенә генә хас булган кыенлыкларга карамастан, Нәдер ел саен мул икмәк бүлә һәм елдан-ел үзенең данын арттыра бара. Барлыгы 500 хуҗалыктан торган бу авылдагы «Зәй» колхозы 1940— 1945 елларда безнең илебезгә 266 мең пот ашлык биргән. Ә 1946 елда исә әнә шул тау араларыннан бөтенесе 93 мең пот уңыш алып, дәүләткә генә дә 50 мең пот ашлык тапшырган. Үткән елны акчалата доходы 1 миллион сумнан артып китеп, ул миллионер колхозга әверелгән. «Зәй» колхозы быел 1380 гектар җиргә сабан ашлыгы чәчте. Колхозчылар язгы ’чәчүне иң кыска срокта, иң яхшы сыйфат белән башкарып чыгу өчен бөтен көчләрен салып эшләделәр, һәм «Зәй» чәчү планын арттырып үтәп чыкты. Колхоз план буенча билгеләнгән 65 гектар киндер чәчүне яңа җир ачу хисабына 75 гектар итеп үтәде. Бу уңай белән миллионер колхозның экономикасын ныгытуда киндер участогының нинди урын тотуына тукталып үтик. Колхоз ел саен киндер чәчелеп килә торган 65 гектарлык даими бу участоктан 1940—45 елларда 9.200 пот уңыш алган. Ә үткән ел шушы ук участоктан 2.700 пот чамасы орлык чыккан һәм ул үткән ел колхозга 621 мең сум акчалата доход биргән. Киндер орлыгыннан кергән доходтан гына да һәрбер хезмәт көненә 3 сум 80 тиен акча тигән. Моннан тыш, «Зәй» членнары хезмәт көннәренә 350 пот сүс бүлгәннәр, дәүләткә тапшырган киндер орлыгы хисабына 5 мең пот чамасы ашлык заданиесен 1 Без булган авыллар 91 каплаганнар. Шул ук орлык бәрабәренә аларга хөкүмәт 228 пот шикәр Һәм 700 пот көнбагыш түбе ’Злу турында рөхсәт биргән. Колхозның үз кирәкләренә тоту, ягъни капчык, торбыша тегү өчен 845 метр киндер сукканнар, никадәр аркан, бау ишелгән, киндер мае белән никадәр янавыч, киндер көлтәсе калдыкларыннан парник хуҗалыклары өчен ничә йөз мата эшләнгән! Боларның бөтенесенә тукталу мөмкин түгел. Бу кадәр күп доходны 65 гектарга бүлеп, шуннан тиешле нәтиҗә чыгаруны укучының үз иркенә калдырыйк. Колхоз киндер чәчүне агроном Хөснетдииов җитәкчелегендә быел да менә дигән итеп үтәде. «Зәй»нең өстәмә доход китерә торган хуҗалык тармаклары аз түгел. Шуларның берсе — җиләк-җи- меш бакчасы. 55 гектарлык бу бакча үткән ел колхозга 176 мең 187 сум доход биргән. Җиләк- җимеш өлгергән вакытларда ел саен чия, карлыган, кура җиләге белән бөтен тирәяктагы базарларлы тутырып торган бу бакчадан колхоз быел 350 мең сум доход ала. Монда быел 12 мең карлыган куагының төбе йомшартылды. 1.350 чия куагының төбенә көл һәм тирес салынды,’ узган ел утыртылган 22 мең төп алмагачның бөре ялганган урыннары чишелде һәм аларның күбесе инде яңа ботак җибәрде. Шуның өстенә быел яңадан 900 төп алмагач утыртылды. Җиләк-җимеш бакчасы һәртөрле куралардан һәм корыган ботаклардан тазартылып, җил-давыллардан, кышкы бураннардан саклау өчен ул егерме биш мең данә тополь чыбыгы кадап утыртылган мәхсус полоса белән әйләндерелде. Колхоз быел яз көне генә дә үзенең питомнигыннан тирә- күрше авылларга бик күп җимеш -агачлары сатты. Бу бакча үзе зур бер хуҗалык булып, анда җәй буе көне-төне эщ кайнап тора. Көндезләрен агачларны тәрбияләү, аларны һәртөрле корткычлардан саклау чаралары күрелә, төннәрен исә Зәй буенда сш төшә торган каты кыраулар алдыннан яшь агачларның өстен каплау һәм төтен салу кебек эшләр башкарыла. «Зәй» колхозының байлыклары, анда өлгерә торган җимешләр турында сөйләгәндә, иң элек бакчачы Бакир ага Шакировны телгә алалар. Никадәр инициатива, никадәр энер!ия. никадәр дәрт бар бу кече күңелле гади кешедә! Ничаклы бирелеп, яратып эшли ул үзенең эшен! Колхозның икенче бер хуҗа нык тармагы, ул—умартачылык. «Зәй» нец ике умарталыгы бар. Үткән ел анда 150 баш умартаның һәрберсеннән 3 потка якын бал уңышы алынган. Шушы умарталыклардан берничә километр ераклыкта, Кәшер урманында «Зәй» колхозының төзү бригадасы эшли. Агач кисәләр, балта осталары шул агачлардан тегермән амбарлары бурыйлар, электр станциясе өчен яңа биналар күтәрәләр, клуб салу өчен кирәк булган төзү материаллары хәзерлиләр, колхозның бишьеллык планында каралган каралтыларны торгызалар. Урманда әнә шул төзү эшләрен карап йөргәндә без колхоз председателе Рахмановны очраттык. Ул анда балта остасы Нәби Тохфәтул- лин белән хуҗалык өчен яраклы булган агачлар турында сөйләшә иде: — Тамга салган агачларның бер генәсен дә вак-төяккә әрәм итмәгез, бөтенесе дә бура бурарга китсен. Шунда ук өелеп куелган ботакларга карап торды да дәвам итте: — Менә болардан салам селкү өчен бик әйбәт сәнәк ясап була бит. Тырма-чалгы саплары чыгарлыкла- ры да күренә. Син боларны сортка аертып куй. Бер нәрсәгә дә ярарлык булмаганын утын итәрбез. • Ул балта остасына үзенең күрсәтмәләрен биреп, мунчала чыгару өчен алынган икенче делянкага китеп барды. * Без башлангыч партия оешмасы секретаре Харисов * белән урман Гариф Галиев 92 эченнән сузылган юл буйлап «Зәй» гә таба кузгалдык. — Бик булган кеше безнең колхоз председателе, — дип сүз башлады ул атын әйдәп, һәм сөйләп китте: — Мең тугыз йөз кырык өченче елның язы иде. Авыр сугыш еллары арасында «Зәй» колхозының кайбер хуҗалык тармаклары какшый башлаган иде. Шул чакны Бөек Ватан сугышы кырларында авыр яра алган большевик Һади Рахманов кайтып төште. Аяклары атларлык, куллары хәрәкәт итәрлек түгел иде бу солдатның. Колхозны сугыш кыенлыкларыннан саклап калуга багышланган бер җыелышта Нәдер игенчеләре аңа мөрәҗәгать иттеләр: үзеңне дә, эшеңне дә күп еллардан бирле беләбез. Бераз хәл алу белән безнең өлкән кешебез булсаң иде, шушында, правлениедә өстәл артында гына утырсаң да канәгать булыр идек, бөтенебез дә сина ярдәм итәр идек» — диделәр, һәм бер тавыштан аны председатель- итеп сайладылар. Ватанны саклауда үзенең бөтен барлыгын биреп кайткан солдатны бу зур ышаныч канатландырып җибәрде, ул моны иң зур хөрмәт итеп кабул итте һәм партия оешмасының шулай ук партиясез активларның ярдәме белән колхозчыларны олы юл буйлап алып китте. Колхозга оста җитәкчелек итү» нең нәтиҗәсе күренми калмады — «Зәй» 1946 елда инде барлык дәүләт йөкләмләрен арттырып үтәгәннән соң, һәрбер хезмәт көненә берәр килограмм ашлык, берничә килограмм яшелчә һәм дүрт сум акча бүлеп, миллионер колхозга әверелде, — диде ул атын тагы да кызуырак атлатып. Без «Зәй»гә кайтып җиткәндә кояш баеп килә иде инде. II. ЧАЛГЫ ЧҮКҮЧЕ КАРТ — Бүген шушында, «Бүләк» колхозында куныйк та, Тымытыкка иртәгә иргә белән кайтырбыз,— диде миңа юлдашым. Без кереп урнашкан йортка якын гына бер ишек алдында читән аркылы кемнәрнеңдер сөйләшүе ишетелде: — Иртәгә кайсы болынга төшәбез, Хасим туган? — Бәешле күлгә барырбыз дип уйлаган идек. Син нәрсә диярсең тагы? — Дөрес уйлашкансыз, аның үләне тиз катып китә, алданрак чабу яхшы булыр аны, — диде урам якта читән буенда торучы берәү. — Алайса иртәгә чалгыларны икешәр тапкыр чүкергә туры килер. Бәеш куле тирәсендә җылан теле белән кылгый үләне күп, алар икесе дә каты үләннәр, чалгының йөзен бик тиз кайтаралар. Соңыннан безгә билгеле булганча, боларның берсе—икенче бригада бригадиры Хасим Сабиров, икенчесе— колхозның иң оста чалгы чүкүчесе Хәбибулла бабай Латифуллин булып чыкты. Китәсе көнне без'аларны яңадан Бәешле күл болынында очраттык. Киң җилкәле, ап-ак сакаллы, башындагы шләпәсеи маңгаена төшеребрәк кигән җитмеш алты яшьлек Хәбибулла бабай монда чалгы чүкеп утыра иде. Ул чүкеп бетергән чалгысының йөзен печән белән каплап куйды да, урыныннан торды һәм чабучылар янына таба атлады. Карт иң яхшы чабучылардан саналган Гарәфетдин Салаховның чалгысын сорап алды. Аны кат-кат тикшергәннән соң, чалгыны аз гына арткарак җибәрде һәм Салаховка яңа покоены үзе башлап бподс: — Селтәгәндә чалгының бизе җиргә тисен, очы белән түгел, төбе белән кистер, — диде җитди тавыш белән. — Аннары, чалгыны аркылыга янап бозасыз, алай ярамый, буйга янагыз, — диде. һәм ул чалгы чүки торган кораллары янына, яңадан үз урынына барып утырды. Без булган авыллар 93 — Кон саен 20—25 чалгы чүкеп бирә ул безгә һәм көн саен 1,75 хезмәт көне язам мин аңар, — диде бригадир Сабиров. — Безнең иң өлкән, иң эшчән кешебез ул, аңа килгән авыр кайгы башка берәүгә килсә, башын кая куярга белмәс иде... — дип тукталып калды ул сүзен бетермичә. Безнең соравыбыз буенча бригадир Сабиров картның кайгысын сөйләп бирде: — Габдулла бер, Хәмидулла ике, Газизулла өч, Мөҗаһит дүрт, Ватан сугышында дүрт улы корбан булды аның, бер өй эченнән дүртәү, әйтергә генә ансат бит. Ә ул аңа карап бер вакытта да күңелен төшерми, һаман эшли дә эшли. Тик тормаган — тук торган, дигәндәй, хәзер аның бер үзенә йөздән артык хезмәт көне бар. Ә һәрбер хезмәт көненә никадәр икмәк тия- чәк! — диде бригадир һәм дулкынланып утырган арыш басуына таба борылып карады. Анда, чыннан да, дугалы атларны күмәрлек булып уңган иген җәелгән иде. HI. ОРНАШ СОЛДАТЛАРЫ * Болан карауга бер дә зур түгел, бик кечкенә һәм эчкән суы да кечкенә инеш кенә бу авылның. Аны тау башына килеп җитми торып рәтләп күреп тә булмый, ул инкел бер урында үзенең һавага күтәрелгән зәңгәрсу төтеннәре белән тын гына утыра бирә. Безнең киң илебезнең ерак почмагындагы шушы кечкенә авылда Бөек Ватан сугышының берничә солдаты яши. Болар — күперсез елгаларны кичеп, юлсыз урманнарны үтеп, еллар буе сугыш кырларында йөргән, солдат башына килә торган барлык михнәтләрне кичергән, ниһаять, үзләренең Орнаш авылына (Арча районы) Берлин шәһәре аркылы кайтып кергән совет армиясе солдатлары. Болар — сугыш яланнарында актык тамчы каннары калганчы дошманга каршы торган Орнаш авылының асыл ирләре, болар — ил алдында иң соңгы сулышларына кадәр турылыклы булган СССР гражданнары. Ниһаять, болар— сугыштан кайту белән үзләренең бөтен көчләрен безнең тыныч төзелешебезгә багышлаган, җаннары-тәннәре белән колхоз эшенә тотынган тырыш игенчеләр, кыю инициаторлар. Бөек Ватан сугышының батыр солдатлары буларак та, артель хуҗалыгын көннән-көн ныгытучы, ана тәртип кертүче эшчәннәр буларак та, алар «Орнаш» колхозы членнары арасында зур ихтирам белән файдаланалар. Атлар сараена килеп керсәң, элекке фронтовик Җәләй. Садый- ковның пөхтә эшләре күренеп тора. — Безнең ат абзарларын сандык кебек итте ул, — диләр колхозчылар аның турында. Кырда һәртөрле авыл хуҗалыгы машиналары турында сүз чыгу белән дә иң элек Җәләйне телгә алалар: — Быел без ремонтка алдан тотынган идек. Шунлыктан урып- җыю эшләрен һичбер тоткарсыз башлап җибәрдек, — диләр. Кичләрен шушы кечкенә авылның урамнарында, бүрәнә өсләрендә элекке фронтовик, хәзер башлангыч мәктәп укытучысы Хәнәфи иптәш Гарәфиев бер төркем халык арасында кычкырып ^газета укый башлый. Ул көн саен" кич кырын җи- ңелчә генә таякка таянып урамга чыга һәм уку өенә килә, һәм көп саен шушы кечкенә авылда аны дистәләрчә кешеләр тыңлый. Колхоз пра влениесеннән берничә генә адым- югарырак гади генә бер өйдә Ватан сугышы инвалиды Нәби Фәхриев радиоалгыч аркылы киң Россиянең зур шәһәрләреннән бик күп телләрдә бирелә торган концертлар, хәбәрләр тыңлап утыра, һәр якшәмбе саен кичкә таба аның янына Асия Сәйфетдннова килеп керә. Ул аңа район көтепханәсеннән алып .кайткан яңа журналлар, яңа Гарпф Галиев китаплар» һәртөрле брошюралар калдырып чыга. Бу батыр солдатны үзенә гомерлек иптәш итеп сайлаган һәм бөтен сугыш барышында аңа турылыклы булган Гайбәр Фәхриева шушы журналлар, шушы китаплар белән Нәбине таныштыра. Каты сугыш аркасында шактый имгәнеп калган Нәби бер вакытта да үзен тормыштан читтә итеп хис итми, ә аның эченә керә һәм үзенең бөтен белеме белән, бөтен тәҗрибәсе белән кулыннан килгән кадәр колхозга хезмәт итәргә тырыша. Кояшлы көннәрдә колхозның ашлыгын көн яктысында киптереп, аның дәүләт заданиеләрен вакытында үтәвенә ярдәм итә. Колхозчыларга дүртенче бишьеллык план бурычларын аңлата, аларга газета- журналларда басылган мәкаләләрнең эчтәлеген сөйләп бирә. «Орнаш» колхозындагы менә шушы элекке фронтовиклар кайчакта, бергә җыелып сөйләшеп утыру өчен, үзләренең сугышчан иптәшләре Гатаулла Галиуллин өенә таба үтәләр. Шул вакыт аларга колхозның җитмеш биш яшьлек каравылчысы Миңнулла бабай Зәйнуллин карап кала: — Сугышта да сынатмадылар, күкрәкләре орденнар белән тулып кайтты. Колхозга кайткач та сынатмыйлар, эшне гел алга алып баралар. Гомерләре озын булсын,— ди ул аларга карап. һәм нинди дә булса җыелыш яки утырыш • алдыннан ул аларны президиум составына күрсәтә. Хәер, Миңнулла бабай гына түгел, ә бөтен «Орнаш» колхозы членнары шулай ихтирам итәләр аларны