Логотип Казан Утлары
Очерк

.

 I. ЗВЕНО УРАКТА Тән буе күк болытлы иде. Иртән искән җил болытларны кайдадыр еракка алып китте. Көн аязды. Кояш үзенең алтын нурларын иген кырлары өстенә сипте. Җир өсте кипте. Югары уңыш звеносы җитәкчесе Тәскирә Әхмәдиева кырга чыгып, үзләренең участокларындагы игеннәрне карап йөрде. Аннан правле- ниегә кайтып, берничә урында сайлап ура башларга мөмкин икәнлеген әйтте. Шуннан соң колхоз председателе Хәлил Төхфәтуллин, партоешма секретаре Маһруй Гәрәева да шул участокларны карап кайттылар. Алар правление членнарына күрсәтү өчен алып килгән арыш башакларын карт колхозчыларга да күрсәттеләр. — Уракка төшәргәме, әллә тагын берәр көн торыргамы? — диде председатель. Колхозның тәҗрибәле карты Гариф бабай Гайнуллин, арыш башагын уч төбендә уып, бөртекләрен тешләп карады. Аннан сабыр гына итеп: — Арыш өлгергән, бер дә • көтәргә ярамый. Бүгеннән үк ура башларга кирәк, — диде. — Әле бөртекләр бик йомшак түгелме соң, — диде Гәрәева. — Бөртек ул, кызым, урып чүмәләгә куйгач ката. Ә аның башта катканын көтеп торсаң — коела башлый. Сүз озакка бармады. Звено төштән соң уракка чыгарга булды. Бу хәбәр авылда яшен тизлеге белән таралып өлгерде. Төштән соң иң өсләренә яшел саплы ялтыр урак салган, ап-ак яулыкларын аргка чөеп бәйләгән, ак беләксәләр кигән Тәскирә звеносы колхозның иген басуларына юнәлде. Авылны чыккач та башта сабан, аннан арыш кырлары. Андагы дулкынланып утырган игеннәр еракларга китеп, урманга барып тоташалар. Бу муллык диңгезе. Аларга карап күңелләр шатлана. Тирән канәгатьләнү белән икенче ягына күз саласың. Анда күрше колхозның иксезчиксез иген кырлары, бодай, солы, борчак, ясмык игеннәре җәелеп ята. — Нинди мул арышлар! — - ди урта буйлы, таза гәүдәле, үткен кара күзле Тәскирә үзенең иптәшләренә карап. Ул арышлар белән янәшә тора. Башаклар аның буеннан күп озыннар- — Төпләренә, төпләренә карагыз, кызлар. Араларыннан елан үтә алмас. Нинди куелар! — Ие, ие,, — ди, коңгырт чәчле, соры күзле Зәйнәп' Гайнуллина.— Башакларын күтәрә алмый утыралар бит! Күрәсең, көч куеп эшләгән эшләребез бушка китмәгән. — Эшләсәң була икән, — ди аның дус кызы Зәйтүнә Шиһапо- ва. — Яз көне тукландыру үткәрдек. Өчәр кат чүбен утадык бит. Болай эшләгәч нигә булмасын. Гектарыннан 100 пот алабыз инде. — Нигә йөз генә пот булсын, бу игеннәр 110 ны да бирерләр,— ди Тәскирә. Ул бер арыш башагын Звено уракта 81 ■өзеп, аның буен үлчәп карый. Башак 18 сантиметр. Аннан башактагы бөртекләрне санап карый. Алар 70 кә җитә. — Күрдегезме, бу игеннәр гектарыннан 110 потны мә, ал, дип торалар. Җыйнап алуны гына озакка сузмыйсы иде. — Эш бездән калмас, бөтен көчебезне биреп эшләрбез, — диләр звено членнары. Шушыны гына көткән кебек, Тәскирә участокны һәркемгә тигез итеп бүлеп бирде. Уртадан үзенә үлчәп алды. Аннан •соңгы кисәтү тәртибендә: — Тагын бер кат әйтәм,, дуслар, кичә сөйләшкән сүзләрне онытмагыз. Югалтулар булмасын. Иптәш Сталинга биргән вәгъдәбезне үтәү көннәре бит, — ди. — Моңа кадәр йөзгә кызыллык китермәдек. Уракта да сынатмабыз. Иң беренче булып участокка Тәскирә үзе кул салды. — Кулың җиңел булсын, яңа уңышлар бирсен, —.диделәр аңа. Аның артыннан башкалар да билләрен бөкерәйтеп, чайкалып торган соргылт камыллы арышларны кыштыр-кыштыр китереп ура башладылар. Берничә тапкыр кистерү белән куллар авыр башаклы учмалар белән тулды. 20—30 минут эчендә уракчы кызлар артында уннарча көлтәләр тезелеп китте. Урган саен аларның куллары уракка күнегә •бардылар. Звено җитәкчесе Тәскирә чираттагы көлтәсен тыгыз итеп бәйләде дә, төбе белән җиргә утыртты. Аннары артына әйләнеп карады. Урылган җирләргә күз төшереп алды. Күренгән башакларны бик тиз генә алып, аларны көлтә эченә ты- г.ъш куйды. Аннан иптәшләре артына, аларның эшләгән участокларына күз төшерде. Менә Зәйнәп, Кәримә, Зәйтүнә, Гайшәләр. Алар күтәрелеп тә тормыйлар. Үзара ярышып, яхшырак һәм күбрәк эшләү өчен бөтен көчләрен биреп уралар. Әнә иң читтә Сәхипҗамал апа ура. Ул иптәшләреннән артка- рак калган. Тәскирәнең сикерүчән кашлары кинәт җыерылып куйдылар. Ул тиз генә Сәхипҗамал апага таба атлап китте. — Бу ни эшең, Сәхипҗамал апа, нигә башак куп калдырасың, — диде ул кинәт туктап һәм җиргә иелеп башакларны кулына алды.— Әл^лә ' иптәш Сталинга биргән вәгъдәбезне оныттыңмы? — Юк, онытмадыы-ла. — Шулай булгач, нигә бу хәтле башак калдырасың. Вәгъдә бирдең икән үтә. — Үтәрбез... — диде Сәхипҗамал уңайсызланып. — Болай урсаң кичек үтәрсең... Тәбәнәк гәүдәле Сәхипҗамал, үзен акларга теләп, — Беренче көн генә урабыз бит әле. Куллар күнегеп җитмәгәннәр. Аннары берике башак кала икән, кәҗә бәтиләребезгә өлеш кенә, — диде. Бу сүздән соң Тәскирә тагын кабынып китте. Аның артыннан башкалар да күтәрелеп киттеләр. — Әллә син, индюк заманы дип белдеңме. — Алган йөкләмәләреңне, биргән сүзләреңне шулай үтисенмени* — Син безне артка сөйрәргә., күп югалтулар ясатырга уйлыйсың булыр. Юл куймабыз, Сәхипҗамал апа. Яшьрәк кызлар аның артында! ы башакларын чүпләргә тотындылар. Бу хәл, гомумән начар эшләмәгән Сәхипҗамал апаны оялтып кына калмады, гарьләндерде дә. Кояшта янган йөзенә куе кызыллык чыкты. — Ярый, ярый, үртәмәгез, үз урыннарыгызга барыгыз. Үз алыным- ны мин үзем дә башкара алам, — диде ул. — Коерык та калдырасың. Төптәнрәк ур, чистарак булсын, — диде Тәскирә өстәп. Тук көлтәләрнең саны торган саен арта барды. Тәскирә Сәхипҗамалны онытмады. Ул еш кына аның артына күз төшереп алды. Ничек итеп көлтә бәйләүләрен дә күзәтте. Аның эшендә уңышлы үзгәреш сизелә иде. Кичкә таба кызлар янына кол- Г. Мансур *оз председателе Төхфәтуллпч килеп чыкты. Ул: — Бик кызу тотынгансыз, карагыз, кулларыгызга кан төшермәгез, — дип елмайды. — Төшмәс, безнең куллар уракны сагынып тордылар. Менә үзең төкле аяштың белән кнл, беренче булып урылган җирләргә син аяк бастың. Югалтуларсыз тизрәк урып-җыярга булсын, — диештеләр кызлар. Председатель урылган җирләрне җентекләп карап чыкты. Югалтуларның күләмен үлчәде. Кәлтә бауларын кулы белән капшап карады. Аннан кесәсеннән блокнот алып, аңа нәрсәдер язып куйды. — Яхшы урасыз. Тик Сәхипҗамал артында гына башаклар күбрәк калган, һәр квадрат метрга 9—10 башак туры килә. Әгәр һәрбер башактагы бөртекләр саны 10 ар грамм гына булса да бу бер гектарга бер центнер ашлык җирдә кала дигән сүз. һич тә ярамый. — Үзебез дә әйттек. Баштарак әйлешәйле эшләп маташты шул ул. — Зинһар йөземне кызартмагыз инде. Аңладым бит мин үз хатамны, — диде Сәхипҗамал әкрен генә. — Алай үпкәләштән булмасын, Сәхипҗамал түти, — диде председатель, — алтын бөртекләрен җирдә калдырырга ярамый. Бер-берегезнең эшегезгә күз төшерегез. Кимчелекләр булса вакытында бетерегез. Бер-берегезгә ярдәм итегез. Бер башак та җирдә калырга тиеш түгел. Аннан көлтәләрне бик эре бәйләмәгез, эре булгач тиз кибеп җитмәс, барабанга бирүчегә дә кыен булыр. Чүмәләләрне дә зур куймагыз, кечерәк булсын, тизрәк кибәр. Тиздән суга да башларбыз. Председатель шушы сүзләрне әйтеп, икенче звенога китте. Көн шактый авышкан иде инде. Кояш утлы тасмаларын ияртеп урман артына ашыкты. Кызлар да уракларын көлтәләренә кадап, чүмәлә куя башладылар. Шул вакыт икенче участоктагы уракчылар яныннан бригадир Фәрзәнә Харисова килеп җитте. Ул үзе белән^ «Кызыл Татарстан» газетасын алып килгән. Газета күргәч, звено членнары 15—20 минутлык ялга туктап,, яңа хәбәрләр белән танышып алдылар. Көлтәләрне чүмәләләргә куеп 'бетергәч, Тәскирә урылган участокларны тагын бер кат тикшереп чыкты, һәркемнең урылган җирләрен үлчәп алды. Аннан кечкенә генә киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә Тәскирә ярты көндә үзенең 0,10 гектар, Гайнуллина Зәйнәң, Хайруллина Кәримә, Халикова Зәйтүнә, Шиһапова Зәйтүнә, Әбрарова Гайшә, Галимҗанова Сәхипҗамал1 ларның 0,09 гектар урганлыкларын әйтте. Аннан сүз беренче көнге кимчелекләрне иртәгә кабатламау^ вәгъдәне үтәү өчен көрәшне тагын да җәелдерү турында барды. Сәхипҗамал апа бүгенге кимчелекләрне кабатламаска сүз бирде, һәм Гайнуллина Зәйнәпне һәр көнне яхшы сыйфат белән 0,20 гектар урып бару өчен социалистик ярышка чакырды. — Рәхмәт, рәхмәт Сәхипҗамал апа, — диделәр кызлар аңа. — Рәхмәт әйтмәсәгез дә ярый. Мин вөҗданым саф булсын өчен тырышам,, — ди Сәхипҗамал сабыр гына. Алар кайтырга чыкканда кояш офык артына кереп яшеренгән иде инде. Икенче көнне Сәхипҗамал апа участокка килгәндә таң ата гына башлаган иде. Ул иптәшләре төшкәнче бер кишәрлек җир урып алды. Артында бер генә башак та калдырмады. Сәхипҗамалның бу эшенә звено членнары сокланып карадылар. Тик үзен ярышка чакырган Зәйнәп кенә бераз уңайсызланып куйды. Аннары ул Сәхипҗамалны куып җитү өчен бөтен көче һәм сәләтлеге белән ура башлады. Эш торган саен кызуырак төс алды. Сыйфат бермә-бер яхшырды. Тау артыннан кояш чыгып кнл- Звено уракта 83 гәндә колхозның уру машиналары да хәрәкәткә килде. Төштән соң комбайн да урыныннан кузгалды. Арыш кырлары гөрләп китте. Урман итәкләре, Гөбна суы буйлары шаулап торды. Уры п -җы ю н ы ң ө ч ен че к өнендә ябык ындыр табакларында да кызу эш башланып китте. Сугу башланды. Дәүләткә ашлык ташучы транспорт звеносы членнары арбаларга капчыккапчык ашлык төяделәр. Уракка төшүнең дүртенче көнендә Тәскирә звеносы үзенә беркетелгән арыш участогын колхозда беренче булып төгәлләде. Инде сугарга кирәк. Көннәр матур торганда Тәскирә үз участогындагы арышны сугып алырга теләде. Аннан сабан игеннәре дә өлгереп килә. Бодай, солы, тары урасы бар. Көн яктылыгы акрын гына сүнә барды. Җәйге кичнең шау-шулы ыгы-зыгысы, терлекләрнең мөгердәгән тавышлары тынып җиткәндә өйләрдә соргылт утлар кабынды. Озак та үтмәде атка атланган яшь- үсмерләр, җырлый-җырлый, югары очка таба менеп киттеләр. Алар артыннан кызлар төркеме дә узды. Бер ягын урман итәгендәге калкулыкка терәп утырган бу авылда җырларга бик яраталар. Көндезен басуның әле бер очында, әле икенче башында урак машиналары янында, көлтә төялгән арбалар өстендә, тургай сайраган шикелле, . дәртле җыр тавышлары ишетелеп тора. Җырларга дигәндә Тәскирә үзе дә башкалардан калышмый. Кызларны төнге ындырның бригадиры Хәлил Гайнуллин каршы алды. — Әйдәгез, рәхим итегез,,—диде ул кызларга. Аннан сугу машинасына җигелгән атларның камытлыкларын капшап чыкты. Янәсе кызмыймы, дөрес көйләтелгәнме, җайлы утырганмы. Көлтә бирүче, салам кагучы, җилгәреп торучы Кызлар да үз урыннарына бастылар. — Я, булдыгызмы?—ди Тәскирә. — Барыбыз да әзер, тик ат куучы малай гына юк. — Рәхимулла, Рәхимулла атларың тибешә, — дип кычкырды кемдер. Шул тавыштан соң озак көтәргә туры килмәде, эскертләр арасыннан, ут кебек агылып, түгәрәк кенә бер малай килеп чыкты. — Нигә алдыйсыз, тибешмиләр ич, — диде ул ярым үпкә белән. Аннан малай атларны кузгатты. Сугу машинасының барабаны зырылдап әйләнә башлады. Тонык ай яктысы эчендә ындыр табагы берьюлы хәрәкәткә килде. Ат куучы, чүмәлә тарттыручы малайлар тавышы, машинаның, гөрелдәве кичке тынлыкта урман һәм су буйларына таралды. Арыш көлтәләре бер-бер артлы Зәйтүнә Салихова, Зәйтүнә Шиһапо- валарның җитез куллары аша барабан каршында торучы Тәскирә алдына, аннан үкереп торган барабан эченә таба 1 юнәләләр. Машина алдында су кебек агылып торган саламнар Гайнуллина Зәйнәп, Хәйруллина Кәримәләрнең сәнәк, тырмалары өстендә сикерә-сикерә ябык ындыр табагы эченнән тышкы якка чыгып китәләр. Анда ул саламнарны Әбрарова Гайшә, чүмәләгә өеп тора. Өелгән чүмәләләрне Наил оста гына атына эләктереп ала да ындыр читенә, эскерткә куючы Хәйруллин Сабирҗаннар янына тарттырып китә. Эш гөрләп тора. Тәскирә исә тизрәк сугып бетерү теләге белән моңа гына канәгатьләнмәгән кебек, ат куучы малайларга тагын да гайрәт өстәп җибәрә. — Әйдә, куала! Эш тагын да кызуырак төс апа. Атлар йөрешләрен шәбәйтә, барабан тавышы үсә, көчәя. Зәйтүнәләр кулында арыш көлтәләре очып кына йөри. Салам алып торучы кызларның тырмалары да күзгә иярми. Салам тарттыручы Хәкимҗан салам эскерте белән ике арада чабып кына йөри башлый. Шунда эш дәртен тагын да канатландыра төшәргә тырышкан Тәскирәнең тавышы ишетелә: Г. Мансур 84 — Сынатмагыз, кызлар. Бездән үрнәк алсыннар. Ял араларында да Тәскирә тик тормый. (Даламда бөртекләр калмыймы, дип сугылган саламнарны кулына алып карый. Таратылмыйча бирелгән көлтә бауларын күрсә яңадан барабан алдына ыргыта. Җәйге кыска төн эш белән бик тиз үтеп .китә. Урман артыннан кызарып таң ата башлый. Авылда сузып-сузып әтәчләр кычкырганы ишетелә. Төнге эшкә ялганып, колхозның яңа эш көне башланып китә. Ындырда көндезге эш башлана. Тик Тәскирә звеносы членнары ял итү өчен өйләренә таралырга ашыкмыйлар әле. Алар төнлә белән сугылган арышларны чистарталар, аннан капчыкларга тутырып, колхоз амбарларына озаталар. Әле сугу бетмәгән, ә сугылган участокларның гектарыннан 110ар нот ашлык чыкканы билгеле булды. Димәк, башка участокларда да уңыш шуннан ким булмаячак. Звено членнарының күңеле тагык да күтәрелебрәк китә. Аларныд эшкә булган дәртләре тагын да арта. Башкаларга караганда бигрәк тә Тәскирә шатлана. Матур табигать эчендә, тал агачлары арасында, җиләк-җимеш- ле урман янында, күп балыклы Гөбнә суы буенда урнашкан бу авылда әнә шулай эшлиләр. Норлат районы, Ленин исемен inre колхох II. КОМБАЙНЧЫ 1944 елның җәе иде. Закир Фа- тиховка атаклы комбайнчыларның Бөтенсоюз киңәшмәсенә чакырып телеграмма килде. Ул аны кулына алып кат-кат укып чыкты. Дөресме, ялгыш түгелме икән, дип уйлады ул. Әйе, дөрес иде. Бу вакытта Фатихов үзен оста комбайн- ш чы итеп танытырга һәм комбайнда эшләү дәверендә үз^ агрегатына күп кенә җайланмалар кертергә дә. өлгергән иде инде. Кызу эш вакытында радиатор бик тиз кызучан була. Подшипникларны әледән-әле майлап торырга кирәк. Үзйөргеч тә өзлексез эшләми. Шуның аркасында еш кына туктап торырга туры килә. Бу күп кенә вакытны әрәмгә үткәрә. Бо- лардан башка, бункер ашлык белән тулган саен, аны бушату өчен машинаны туктатырга кирәк була. Закир эш вакытында зур тоткарлык ясый торган бу хәлләрдән котылу юлларын эзләде, һәм ул аны тапты. Сугылган ашлыкны туктаусыз алып бару өчен бункерга махсус площадка ясады. Хәзер ашлыкны туктаусыз алып бару гына түгел, аны шунда ук капчыкларга тутырырга, аннан транспортчыларга төяп җибәрергә дә мөмкинлек булды, һәм шуның нәтиҗәсендә һәр көн саен планга караганда 2 гектардан артык ашлык урылды. Закир радиаторны суыту өчен дә «хәйлә» тапты. Аның алдына калайдан ясалган капкач куйды. Чиста һава биреп тору өчен мәх- сус трубалар көйләде. Мондый җайланмалар кертү моторның эшләү срогын озайтты һәм көнгә тагын 2,8 гектардан артык ашлык урыпҗыярга юл ачты. Моннан башка ул комбайнның иләк һәм пычак шатуннарына «1505» маркалы шарикоподшипниклар куйды. Бу исә майлау срогын озайтты, һәм селкенүчән тактаны төзек хәлдә тотуга ярдәм итте. Шуның белән комбайнның эшләп чыгарышы көненә яңадан 1,70 гектарга артты. Закир үзбиргечнең кабул итү шүрлеген дә мәхсус бруслар ярдәме белән 2 сантиметрга югары күтәртте. Транспортерны барабанга 5 миллиметр якын китерде. Бу — үзйөргечнең өзлексез эшләвен тәэмин итте. Менә шушы эшләр аңа Бөтенсоюз киңәшмәсендә катлашу хокукын бирде. ... Поезд төтен яулыгын бөркн- бөрки алга чаба. Ул Закирны иле* безнең' йөрәге —1 Москвага ) алып 85 Комбайнчы бара. Закир вагон көпчәкләренең рельс ялгауларын сугып үтүләрен тыңлыйтыңлый уйга чума. Күз алдына Кремльне, бөек юлбашчыбыз иптәш Сталинны, аның көрәштәшләрен китерә. Менә Москва. Киңәшмә. Атаклы комбайнчылар... Закир аларның күбесе белән танышты. Барыннан да бигрәк аны Тула өлкәсенең атаклы комбайнчысы Матвеев, Рязань өлкәсе комбайнчысы Шамониннар эше кызыксындырды. Бу ике комбайнчы икесе дә «Коммунар» комбайнында эшлиләр. Икесе дә Фатихов кебек үз комбайннарына берничә төрле җайланмалар керткәннәр. Матвеев 1943 елны 550 гектар, Шамонин 480 гектар урып-җыйган. Бу саннар кечкенә түгел. Ә Закир алардан да күбрәк эшләргә уйлый. Ул «Коммунар» комбайнында сезонга 700 гектар урып-җыю өчен Матвеевны ярышка чакыра. Киңәшмәнең соңгы көне иде. Иптәш А. А. Андреев 7 комбайнчыга, шул исәптән Закир Фатихов- ка да, «МТС ның иң яхшы комбайнчысы» дигән значок тапшырды. Закир Москвадан яңа көч һәм дәрт алып кайтты. Ул бөтен күңеле белән хезмәткә бирелде. Хезмәттә моңа кадәр булмаган иң тирән һәм иң зур куаныч тойгысы кичерде. Бу яңа эш, иҗат тойгысы иде. Ул комбайнга керткән берничә җанланма белән генә тынычланып калмады, эштә кызулык кертә торган тагын бик яхшы нәрсәләр уйлап тапты. Кызу эш вакытында радиаторга су салу өчен комбайнны туктатып торырга кирәк иде. Бу хәлнең булмавы өчен ул бункерның сул ягына 50 литр су сыешлы бер бак урнаштырды. Бактагы суны шланг ярдәмендә радиатор авызына тоташтырды. Шуның белән суны кирәк саен радиаторга биреп бара башлады. Бу бер көнгә өстәмә рәвештә тагын 1,50 гектардан артык урып-җыю мөмкинлеген бирде. Закир ярышта беренчелекне алу өчен бөтен көчен һәм сәләтлеген җикте. Ул төннәрен дә рәтләп йокламады. Ялны онытып, комбайнны тәүлегенә 22 шәр сәгать эшләтте. Тырыш хезмәт бушка китмәде. Ул «ярышта өстен чыкты. Матвеев сезонга 600 гектар урып- җыйсд, Фатихов 750 гектар урды. 300 гектарның ашлыгын сукты, 560 килограмм ягулыкка эконом ия ясады. Сталинчыл дүртенче бишьеллыкның беренче җәендә Закир тагын да яхшырак эшләү өчен Рязань өлкәсе комбайнчысы Шамонин белән ярышты. Ул бу ярышта да өстен чыкты. Шамонин 560 гектар урып-җыйды, 300 гектар мәйданның игенен суктырды, ә Фатихов 802 гектар урды, 400 гектарның игенен суктырды. ВКП(б) Үзәк Комитетының Февраль Пленумы карарларын өйрәнгәннән соң, Закир тагын да яңа уңышларга ирешү юлларын эзләде. Комбайнына яхшы сыйфатлы ремонт ясады. Кайбер частьларны реставрация, аркылы үткәрде һәм 30 көн эчендә 1.000 гектар урыпҗыярга йөкләмә алып, республикабызның алдынгы комбайнчысы СССР Верховный Советы депутаты Сахаповны ярышка чакырды. Хәзер илебездә икмәк өчен көрәш тыныч хезмәт фронтының иң җаваплы һәм иң мактаулы тармагы булып тора. «Мин быел да алган йөкләмәмне үтәрмен һәм ярышта беренче урынны алырмын», — ди Закир. Әйе, ул үтәр. Чөнки ул йөкләмә алып кына калмый, аны үтәү өчен бөтен мөмкинлекләрдән, файдалана, алдан зур хәзерлек, күрә. Үзе эшләячәк участоклар һәм. агрегатта эшләячәк кешеләр белән а|лдан таныша. Көтмәгән хәл алдында калмау өчен комбайнга запас частьлар хәзерләп куя. ** ЙС Кояшлы матур иртә иде. Фатихов «Авангард» колхозында үзе эшләячәк участокларны карап'йөргәннән соң, Фрунзе исемендәге колхозга килде. Анда колхоз пред* седателе Вәлиев белән сөйләшеп Г. Мансур 86 алганнан соң, бергәләп кырга чыгып киттеләр. Бу ике кеше, матур чәчәкләргә төренгән Зөя суы буендагы киң болын буйлап, солы, бодай, арпа кырларын үтеп, арыш участогына килеп туктадылар. Кызу июль кояшы астында авыр башакларын иеп утырган арышны Закир аеруча игътибар белән карады. — Ис китәрлек бит, нинди куе, нинди биек. Уңса уңа икән, — дип Закир председательгә карады. Вәлиев тә җилкенеп, — Әйе, игеннәр начар түгел. Без сез эшләячәк участокларның һәр гектарыннан уртача 100 пот уңыш көтәбез. Комбайн белән урып-җый- ганда бәлки артыграк та чыгар, — диде. —< Шулай булырга тиеш., — дип җавап бирде аңа Закир. — Синең кулда инде, туган. Бу участокның ашлыгын җыйнап алуны син хәл итәсең. Үткән елларда сынатмаган идең. Быел да сынатмассың дип уйлыйм! Закир председательнең соңгы сүзләренә бик тиз генә җавап бирмәде. Кесәсеннән блокнот алып, анда бәрсәләрдер язды, исәпләде. Тик шуннан соң гына: — Юк, эш миндә генә түгел, иптәш Вәлиев. Унышны югалтуларсыз җыйнап алу сезгә дә нык бәйләнгән. Мин быел һәр көнне 33—34 гектар ашлык урып-җыярга тиешмен. Әгәр бу участокларның гектарыннан 16 шар центнер уңыш чыкса сезгә һәркөнне комбайн бункерыннан 3.300 пот ашлык алып торырга туры килә дигән суз. Минем эшкә тоткарлык ясамау өчен сезгә хәзердән үк җитәрлек кадәр транспорт, кешеләр билгеләп -куярга кирәк. Комбайнны су, ягулык, майлау материаллары белән дә вакытында тәэмия итеп тору эшен онытмагыз. Минем яхшы эшләвем, югалтуларның булмавы сезнең оештыра белүегезгә бәйләнгән ул. — Дөрес, — диде Вәлиев. — Без инде комбайнда эшләячәк кешеләрне, атларны һәм мөгезле эре терлекләрне күптән билпеләп куйдык. Борчылмагыз! Бөтенесе дә сез дигәнчә булыр. Фатихов үзе хезмәт күрсәтә торган «Ударник» һәм Чапаев исемендәге колхоз кырларында йөреп, эшләячәк участокларны карап кайтканнан соң, колхоз председательләре белән берлектә график-план төзеде. Бу планда вакытның һәр минуты исәпкә алынган. Кайчан һәм нинди участокта эшләү вакыты, агрегатка хезмәт күрсәтүче ярдәмче көчләрнең саны,, аларның конкрет эшләре барысы да билгеләнгән иде. МТС ка кайткач Закир комбайнның төзеклеген тагын бер кат тикшереп чыкты. Ул куе, озын һәм күп чыгышлы игеннәрне урганда комбайнның беренче чистарткычы бик тиз тыгы- лучан булганлыгын белә иде. Быел игеннәр искитәрлек, дугалы атыңны күмәрлек булып үскәннәр. Аларны урып-җыйганда чистарткычның тыгылуы котылгысыз. Закир бүлү шнегына ун тешле һәм: икенче чистарткычка унике тешле зубчатка куйды. Мотовило- га брезент кадаклады. Көшел транспортерына орлык тоткыч куйды. Бу чаралар чистарткычны тыгылудан коткарырга, ашлыкны югалтулардай сакларга тиеш иде. Ул ялгышмады. Урып-җыюның беренче көннәрендә үк бу ачык күренде. Урылган участоклар чиста, башак та калмый, бөртекләр дә күренми иде. Күп көч куеп үстергән мул уңышның бер генә ■ бөртеген дә югалтмыйча • җыйнап алу эшенә Закир әнә шулай кереште. Колхозның транспорт звеносы комбайн бункерыннан чыккан ашлыкны беренче көнне үк кызыл олаулар белән! дәүләткә тапшыра башладьд. Тәүлегенә 30—35 гектар урып барган комбайн аларга йөзләрчә пот чиста, эре ашлык биреп барды. Колхоз кырларында урып-җыю эшләре бөтен көче белән гөрләп бара. Колхозчылар урып ташланган игеннәрне! көлп<әләргә бәйлиләр, аларны чүмәләгә куялар, комбайн урыя 87 Ашлык ташучы ташлаган саламнарны эскертләргә «яләр, ындырларда ашлык сугалар. Алар бөтенесе дә бер теләк, бер көч белән — урып-җыюны югалтуларсыз җыйнап алу, дәүләткә ашлык тапшыруны кыска срокһарда төгәлләү, иптәш Сталинга биргән вәгъдәләрне намус белән үтәү теләге белән эшлиләр. Апае районы, Дәүләки' МТСы. ; III. АШЛЫК ТАШУЧЫ Әкрен генә сызылып таң атып килә иде. Әле җирдә караңгылык та бетеп җитмәгән. Яшел чирәм өстендә көмеш кебек чык бөртекләре ялтырый. Иртәнге салкынча саф һава тәнгә рәхәтлек бирә. Тирә-як тый. Тик Черемшән буендагы тегермән ермагының гөрләп агуы гына ишетелә. Тегермән эшли, ашлык суктыра. Колхозның ашлык амбарлары янына җигүле атлар белән Кәбир бабай Нуриев килеп туктый. Ул атларга ашлык төягәнче йөкчеләрнең атларына күз төшереп чыга. Янәсе арба төпләренә кабыклар салынганмы, торбышала- рында ертык урыннар юкмы, атларның муеннарын камыт кысмыймы, аркаларын ыңгырчак басмыймы, . тәжләр тигезме. Менә ул транспорт эшенә беренче тапкыр гына билгеләнгән бер яшь егет янына килеп туктый. Егет атын бик төптән җиккән. Атның аяклары арбага ук тиеп торалар. Шуның өстенә ул арбаның алгы күчәрләрен дә яхшылап майламаган. Кәбир карт аңа нык кисәтү ясый. — Тәртәләрең яңадан бер ат җигәрлек озын калганнар. Ә ат аяклары арбага тиеп тора. Нигә болай җиктең, нигә арба көпчәкләреңне яхшылап майламадың? Егетнең яңаклары кызарыныпбүртенеп китте. Ул шунда ук атын тугарып, яңадан җикте. — Менә хәзер ярый, — диде Кәбир бабай, — Аннан бу айгырның йөктәге капчыкларга үрелә торган гадәте бар. Карап бар, капчыкларны ертмасын! Олауларны тикшергәннән соң Кәбир карт ашлык тутырган капчыкларны чишеп, орлыкларны учына салып карады. Аннан ул түгәрәк битле бер егеткә: — Кәлимулла, энем, сиңа әй- тәм, атыңны менә монда үлчәү янына тарттыр әле, беренче үлчәүне синең арбаңа салыйк. Беренче булып син кузгалырсың. Әйдә, аякларың җиңел булсын, дәүләтебезгә тиешле бурычны тизрәк тапшырып бетерик. Кәлимулла кара күк атын үлчәү янына тарттырды. Аннан зур-зур капчыкларны үлчәүдән алып, аның арбасына салдылар. — Уңыш белән барып җитәргә булсын, — диде аңа -карт. Барлык арбалар төялеп беткәнче ул үлчәү яныннан китмәде. Тик эшне бетергәч кенә колхоз правлениесенә керде. — Каюм туган, йөкләр төялеп бетте, миңа белешмә язып бирегез дә, без кузгалыйк. Юл кешесенең юлда булуы яхшы, — диде ул өстәл артында утыручы егеткә карап. Колхоз хисапчысы Каюм Хисамов аңа тиз генә белешмә язып бирде. Колхоз председателе Сәехунов түгәрәк печатен басты. — Хәерле юл, Кәбир кордаш. Үткән ел дәүләткә ашлык тапшыруны октябрьга төгәлләгән идек. Быел тагын да тизрәк тапшырып бетерергә кирәк. Иптәш Сталинга биргән вәгъдәбезне «онытмагыз... Станциядән туры амбарлар янына кайтыгыз. Сез әйләнеп кайтканчы анда ашлык хәзер булыр... — Яхшы, шулай итәрбез. Кәбир карт ашыгып чыгып китте. — Кузгалдык, оланнар, — диде ул атлар янында басып торган егетләргә. Шул арада кулына гармонь тоткан тагын бер егет килеп җитте. Кәбир карт аны күрмичә дугага беркетелгән кызыл флагы» Г. Мансур рәтләп алды. Атлар кузгалды. Алар урманнан үткәндә тальян гармонь озату көен уйнады. Аннан тагын икенче көйләрне сыздырды. Атлар Заготзерного бара торган олы юлга чыктылар. Кәбир карт бу юлдан бик күп йөргән инде. Аңа бу тирәдәге һәрбер борылыш, һәрбер уйсулык, һәрбер тау кашы таныш. Ул Кайбычка да, Казанга да шушы юлдан йөргән. Шулай булса да ашлык төягән олаулар белән барганда үзен тыныч кына тотмый. Әле бер, әле икенче ат янына килеп, аларның сбруйларын күзәтә. Иптәшләренә тау менгәндә атларның аркалыкларын төшерергә, менгәч яңадан күтәрергә кирәклекләрен әйтә. Заготзерно пунктына килеп җитәр алдыннан көмеш телле гармонь тагын уйный башлый. Моны атлар да аңлыйлар кебек. Алар колакларын торгызып, эшнең кызу чагын сизгән шикелле, кызурак атлыйлар. Олауларны пунктта Заготзерноның директоры каршы алды. Ул елмаеп. — Сүзегездә тордыгыз, Кәбир абзый, сез быел да беренче булып килдегез, — диде һәм картка беренче квитанцияне сузды. — Заманы шундый, кем иптәш директор. Ил алдында олы вәгъдәбез бар. Вәгъдәнең үтәлгәне матур. Лаборантка кыз тиз генә анализ ясап алды. Аннары авыр капчыклар амбарларга бушатылу өчен җилкәләргә менделәр. — Бәрәкәтле ризык булсын, — ди Кәбир карт. — Озакламый тагын китерәбез. Олаучылар Заготзерно пунктына төшкә кадәр ике, төштән соң тагын ике рейс ясыйлар. Кайвакытларда төнлә белән дә туктап тормыйлар- Шул ук вакытта алар үзләренә беркетелгән атларны тәрбияләүгә дә зур игътибар итәләр. Күп вакытта атларны көннең бөркү чагында, төш вакытында ял иттерәләр. Үзләре дә шунда ял итеп алалар. Кәбир карт арып эшләп кайткач чәй эчәргә ярата. — Кая, анасы, самоварын куеп җибәр, — ди ул ишектән керү белән. Картын сагынып көткән карчык чәйне бик тиз өлгертә. Кәбир үз алдына ак тастымал куеп, карчыгы белән сөйләшә-сөйләшә, тир- ләп-пешеп чәй эчә башлый. — Игеннәрне әйтәм, ис китәрлек бит — ди Кәбир тәлинкәсендәге кайнар чәенә өрә-өрә. — һәрбер башакта 60—70 бөртек. — Ә кузаклы игеннәр ничек„ атасы? — Алар да бик яхшы, кузаклары урак сабы кебек. Гектарыннан 100 пот чыгар диләр. Түкми-чәчми җыеп алырга гына булсын иде. — Ие, ие. Быел еллар бик яхшы килде шул. Яңгырлар бик вакытында булды. — Эш, ел яхшы килүдән генә түгел, анасы. Яхшы килгән еллар элек тә булалар иде бит. Әмма игеннәр хәзерге кебек уңмыйлар иде. Хәзер гомергә ашлык унмын торган җирләр дә искитәрлек уныпг бирәләр. Эш көч куюда. Чәйдән соң Кәбир карт, салкын күләгәдә бераз хәл җыя да тагын амбарлар ‘янына ашыга. Тагын атлар җигелә, арбаларга ашлык төялә, олаулар тагын юлга чыгалар. Арба көпчәкләренең тимерләре ташка бәрелеп, үзенә бер матур тавыш чыгаралар. Аңа атларның кешнәүләре, гармонь тавышлары кушыла... Апае районы, «Яна ил» колхозы.