Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЖАН-РИШАР БЛОК

 


1884 — 1947 Моннан берничә ай элек үлгән ЖанРишар Блок демократик Франциянең иң күренекле язучыларыннан берсе — язучыкөрәшче, язучы-три- бун иде. Аның сугыш елларында язган көчле очерклары Францияне немецларга сатучыларның — Ла- вальләрнең һәм Петэннарның кара битлекләрен ачып, француз халкына аларның чын йөзләрен күрсәттеләр. Францияне немеңлар басып алганнан соң. 1941 нче елның язында, Блок СССР га килә һәм дүрт ел буенча безнең илебездә яши. Ул фашистларны бөтен җан көче белән күрә алмый. Барлык талант көчен куеп, аларга каршы фидаи- ләрчә көрәшә. Блок Франциянең турылыклы патриоты иде, аның бөтен уйлары һәм йөрәге Франциядә иде. Авыр елларда яшерен радиоприемниклар- га иелгән французлар һәркөн саен ерак СССР дан аның тавышын ишеттеләр: «Москва сөйли, микрофон алдында Жан-Ришар Блок!» Ул аларны изге көрәшкә чакырды. Франция немецлардан азат ителгәч, 1945 нче елның башында Жан- Ришар Блок яңадан үз туган иленә кайтты һәм «Се Суар» («Бу кичә») исемле газетаның редакторы булып эшли башлады. Ул үзенең матур әдәбият әсәрләрендә дә. публицистик мәкаләләрендә дә Советлар Союзын, совет кешеләрен зур ихтирам белән искә алды һәм Россиянең француз халкына чын дус булуын күрсәтте. Жан-Ришар Блок 1910 нчы елда яза башлый. 1912 нче елда аның «Левиның язмышы» исемле беренче хикәяләр җыентыгы чыга. 1918 нче елда ’ иң әһәмиятле романнарыннан берсе «И К?» басыла. Бу роман патриархаль тормыш белән яшәгән бер гаиләнең капиталистик хуҗалык формасы басымы астында таркалуын күрсәтүгә багышланган. Егерменче елларда Блок сәяхәг жанрына күчеп, «Йөк пароходында», «Локомотив», «Бананнар һәч җир чикләвекләре» дигән әсәрләр яза. Бу әсәрләрендә ул, аеруча, техника белән, машиналар белән кызыксына. 1925 нче елда «Курд төне» дигән романын тәмамлый. Бу әсәрендә ул Азия экзотикасына мөрәҗәгать итә һәм әлсерәгән, саргайган Европага каршы үзендә бик күп яшерен мөмкинлекләр саклаган, әле яңа уянып килә торган Көнчыгышны куя. Беренче бөтен дөнья сугышы елларында Жан-Ришар Блок француз армиясендә башта сержант, аннары лейтенант булып хезмәт итә. Шул ук вакытта ул сугышка каршы хикәяләр яза һәм соңыннан аларны аерым җыентык итеп чыгара («Рено аулары»). Жан-Ришар Блок, Ромен Рол- ланның шәкерте буларак, революцион гуманизмга да аның юлы белән килә. Соңгы 15 ел эчендә ул фашизмга каршы көрәшүчеләрнең иң алгы сафында тора. 1936 нчы елда Блок беренчеләрнең, берсе булып, Испаниягә китә һәм Испания халкының фашистларга каршы көрәшен чагылдырган «Испания, Испания!» дигән мәшһүр китабын 

107 
 
 
Жан-Ришар Блок яза. Бу китапның кереш сүзендә ул: «Бу китапны мин язмадым. Ул үзе язылды. Мин аны бергә тупладым, тик уз даным өчен түгел, ә көрәш эшенә хезмәт итсен өчен», ди. Жан-Ришар Блок Испаниядә Франко режимы җиңүенең кешелек өчен никадәр зур куркыныч тудыруын тирәнтен аңлый. 1938 нче елда ул «Авангард» газетасында «Франция яшьләре, мин сезгә мөрәҗәгать итәм!» дигән мәкаләсендә, Мадрид юлы Парижга илтә, дип яза. һәм тарих бу сүзләрнең дөреслеген исбат итте. Испанияне җиңгән фашизм, озак та үтми, азат Францияне бугазыннан алды... Икенче бөтен дөнья сугышы вакытында Блок Москвада һәм беркадәр вакыт Казанда яши. Бу елларда ул бик күп шигырьләр һәм «Тулон» исемле өч пәрдәлек пьеса яза. Бу патриотик пьеса француз диңгезчеләренең батырлыкларын чагылдыруга багышланган. Әсәрнең үзәгендә батырлык символы булып, Сталинград образы тора. 
1941 нче елның азагында Жан- Ришар Блок өч ай чамасы Казанда яшәде (Куйбышев урамы, 7 нче йорт, 1 нче квартира). Ул Татарстан совет язучылары белән якыннан аралашты, алариың иҗат кичәләрендә һәм дусларча очрашу кичәләрендә булды, анда үзенең шигырьләрен укыды. Казандагы төрле җыелышларда һәм митингларда актив катнашып, үзенең кайнар речьләре һәм котлаулары белән чыгышлар ясады. Жан-Ришар Блок Татарстанның культурасы, аның язучылары белән дә кызыксынды. Тукай, Такташ, Шәриф Камалның иҗатлары белән танышты, ул чакта Казанда булган бүтән язучылар белән дусларча әңгәмәләр алып барды. Казанда вакытта Жан-Ришар Блок «Парижда тентү» исемле бер пәрдәлек пьеса язды һәм ул татар телендә «Совет әдәбияты» журналында (1942 ел, № 1) басылып та чыкты. 1941 елның декабренда бу пьеса, Җан-Ришар Блокның үз катнашы белән, Казанның Зур- драма театрында тикшерелде. Тикшерү француз телендә барды. Блокның Казанда язган икенче китабы «Француз сүзе» дип атала. Төрле мәкаләләрдән торган бу җыентыкта автор Лаваль, Петэя кебек хаиннар Францияне 
дошманга ничек сатканлыгын фаш итә. Китапның соңгы сүзен — «Кояшның кышкы борылышы» дип аталган м|әкаләсен — Блок «Красная Татария» газетасында бастырды (26 декабрь, 1941 ел). Бу мәкалә Блокның Казанга соңгы, саубуллашу сәламе булганлыктан, без аны тулысы белән күчереп үтәбез. «Бүген, 1941 нче елның 22 нче декабре — кояшның кышкы борылыш көне, — дип язды ул, — бу, асылда, дәһшәтле рус кышының башы гына әле. Совет җирен мыскылларга җөрьәт иткән илбасарлар моны гына күрмәсләр әле. Алар өчен иң куркыныч хәлләр башлана гына. Мин Октябрьның 24 еллыгына багышланган мәкаләмне ничек язуым турында хәтерлим. Бу — гитлерчыларның Москвага каты ноябрь һөҗүмнәре башланудан унике көннәр чамасы элек булды. Ул чагында Гитлер октябрь һөҗүменең уңышсызлыкка дучар булуын каплар өчен һәм, ниһаять, сизелерлек уңышка ирешү өчен үзенең бөтен көчләрен, барлык резервларын туплый иде. Мин бу мәкаләмдә болан яздым: «Москва — бүгенге сугышның зур масштабтагы Вердены ул. 1941 нче елның «Вердены» артыннан, һичшиксез, 1942 нче елның «Марна»- сы килер». Мин ул чакта ялгыштым, 1942 нче елны көтәргә туры килмәде. Гитлерның Москвага дүртенче (әллә бишенче) һөҗүме 16 нчы ноябрьда башланды. 6 нчы декабрьда ике юнәлеш буйлап, Совет армиясенең контрһөҗүме җәелде. Аңа кадәр ике зур җиңү булды: Ростов һәм Тихвин шәһәрләве алынды: беренчесе көньякта, икенчесе төньякта. 13 нче декабрьда Со
В. Климентовский 
108 
 
 
вот информбюросының махсус коммюникесы СССР һәм бөтен дөнья халыкларына Кызыл Армиянең стратегик планының- гүзәл уңышлары турында, аның бик зур трофейлары турында, дошманның һәм кешеләр, һәм материаль часть буенча бик зур югалтулары турында хәбәр итте. Бер атна эчендә, 14 нче декабрьдан 21 нче лекабрьга кадәр — җиңүнең колачы торган саен ачыграк күренә барды. Гитлер фашистлар рейхстагында үзенең җиңелүгә дучар булуын танырга һәм үз армиясенең чигенүен белдерергә мәҗбүр булды. Гитлер армиясе үзенең хәрби милкен ташлап калдырган юллар буйлап чигенә. Шуның белән бергә, көчәеп барган салкыннар, сыек ягулыкның җитешмәве, совет авиациясенең һәм танкларының өзлексез атакалары, партизаннар хәрәкәте, — болар барсы да немец армиясендәге автотранспортның санын көннән көн киметә баралар. Дошман армиясе җәяү чигенергә мәҗбүр булачак. Нәкъ 1812 нче елдагы шикелле, Кызыл Армия алдына: «Дошманга безнең һөҗүм итүче частьлардай аерылырга ирек бирмәскә, дошманның, чигенүен аның тар-мар ителүенә әверелдерергә» дигән лозунг куелган Күптән түгел, пленга алынган бер немец офицерыннан: «Сезнең фикерегезчә, генштабыгызның планы нинди?» дип сораганнар. — Асылда аның бер планы бар: армияне коткарып калу, — дип җавап биргән немец. — Ничек уйлыйсыз, ул моны эшли алырмы? — дип тагын сораганнар. — Юк, — дигән немец. Куркыныч диалог. Чынбарлыкны чагылдыра торган диалог. Бүген 1941 иче елның 22 нче декабре. Кояшның кышкы борылыш көне. Моннан алты ай элек, кояшның җәйге борылыш көнендә, 22 нче июньдә, Гитлер сугыш игълан итмичә, көтелмәгәнлеккә, мәкерлеккә исәп тотып, СССР га һөҗүм итте. Мин совет халкына, аның хөкүмәтенә, армиясенә, аларның ахыр килеп җиңүләренә һәрвакыт ышанып торучы кешеләрнең берсемен. Ләкин безнең кайсыбыз, бүгенге ситуациягә, соңгы үзгәрешләргә китергән борылышның булуына бары ярты ел вакыт җитәр дип 
ышана алган иде. Сугыш бетмәгән әле. Германиянең әле шактый зур техник ресурслары, фашистик генштабның үз эшләрен белә торган кешеләре бар. Ләкин ерткыч яраланган, ул тәненә тирән итеп пычак кадалган хәлдә чигенә һәй шул пычактан һәлак булачак. Аның үлем алдындагы хәрәкәтләре куркынычлы әле. Ул, яраланган буйвол шикелле, безнең өскә ташланачак әле; ләкин ерткыч үзен нинди язмыш көтә икәнен дә сизә инде. Азат халыкның, үз язмышының хуҗасы булган халыкның нинди батырлыкларга сәләтле булуын бөтен дөнья күрде. Совет һәм чит ил язучыларының кечкенә бер төркеме, соңгы ике айны Казанда, мин менә шушы юлларны яза торган шәһәрдә үткәрде. Бирегә без совет хөкүмәтенең кушуы буенча килгән идек, чөнки ул чакта дошман Москвага турыдан-туры куркыныч тудырган иде. Иртәгә мин безгә чын кунакчыллык күрсәткән бу шәһәрдән китәм: монда без чын дуслар булып тордык, Ватанның тантанасына нык ышанып, чыи-чынлап эшләдек. Бүген мин, шушы китабымның ахырына ТАССР ның башкаласы исемен кую белән горурланам, чөнки китапка кергән барлык әсәрләрем биредә, Казанда язылдылар. Соңыннан безнең һәрберебез шушындый ук горурлык белән «Мин, ул чакта Казанда булган кешеләрдән» дип әйтә алыр. 22. 12.41 ел. Казан шәһәре». /Кан-Ришар Блок безнең хәтеребездә яхшы күңелле француз булып, шаян карашлы, чал чәчле яшь егет булып, талантлы һәм тормыш сөючән, ышануларында' какшамас, тормышта кыю, көрәштә ярсу язучы булып сакланыр.