Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

М. МӨНИР 
ЭШ ИРТӘСЕ
 Көндәгедәй тагын менә бүген •Эш иртәсен китереп таң ата. Чулпан йолдыз таңны уятканда, Илне хезмәт дәрте уята. 
Язгы кояш күпме тырышмасын, Алдан чыгып, соңрак баерга. Игенчеләр аны каршы ала, Кырда озатып төнге айны да. Нур сибелә офык сызыгыннан, — Күтәрелә күкнең пәрдәсе. Ачыла шунда җанга якын күренеш, — Күз алдыңа баса һәммәсе: Менә иркен кырлар, зифа урман, Хәтфә төсле болын, зәңгәр күл... Менә тракторчы, корыч атта, Буразналар сыза көн һәм төн. Тирән керә сабан төрәннәре,— Яшел чирәм өсте яңара. 
Җылы парлы кара туфрак исе Күтәрелә җирдән һавага. 
Ү лә н нәр дә чыкны ң җе м е л дә гәп Тамчылары әле кипмәгән, Бакчачы кыз әле түтәлләргә Иртән торып сулар сипмәгән, 
Кыр станы корыч чыңына Күмелә — татлы йокы бүленә: Бригадалар, звенолар чыга Ярышырга басу түренә. 
Игенчеләр белә: матурлыгы һәм куәте илнең икмәктә, Тыныч чорда совет патриоты Батырлыгын сыный хезмәттә.
  
БАЛАМА 
И, балам, яшәү дәвамым, Күз нурым, җан сафлыгым. Син шаулап килдең дөньяга, — Ташты күңелем шатлыгы. 
И, балам, бел, мәңге изге Син туган җир туфрагы. Җанга илһам монда үскән һәр агачның яфрагы. 
Тик, балам, барыр юлында Тау, диеп туктамасаң, Ил биргән йөкне күтәреп, Авыр дип, уфтанмасаң, —  
Очар канатыңа язып, «Лачын» дигән исемне, Таулардан биек менәрсең, Давыл кошы шикелле. 
Җил, буранда гомер юлың, Эзләрең күмелмәсә, йөрәктә көрәш ялкының Дөрләве сүрелмәсә; — 
Чорларда балкып яшәрсең һәм булырсың ир заты. Әйтерләр: — Бу — Ватан улы, — Зур дәвернең солдаты. 

 
 
МӘХМҮТ ХӨСӘЕН ★ 
  
МИНЕМ ҖӘМИЛЕМ 
(Кыз җыры) 
Ай балкуы — йөзендә, Иҗат нуры — күзендә, Аның булдыклыгын күреп Хәйран калам үзем дә. 
Эшкә чума баштан ук, Үзе сабыр, үзе шук, Җитмеш төрле һөнәр белә, Эшләмәгән эше юк. 
Шәпләп итек тә тегә, Укырга да өлгерә, Кирәк икән, гармоней да Өздертеп уйнап бирә. 
«Егет булса, мут булсын. Ике күзе ут булсын», — Дип шундыйларны түгелме Мактап җырлыйлар, дустым!
Кытыкламый суык култыгыңнан, Котырынмый усал бураннар, Гөрләвекләр белән уратылган Яктылыкка чумган урамнар. Чыркылдашып көндез өй алдында Рәхәтләнеп уйный балалар, Ә кичләрен елга буйларында Җем-җем итеп утлар яналар. 
Җиләсләнеп искән яз җилләре Тәмле исләр сибеп үтәләр, Котлый-котлый безнең җиңүләрне Ямьле булып туа иртәләр. 
яз 
Яшел яфрак яра тал-агачлар, Баш күтәрә җирдән яшь үлән, Күңелләрне назлый сандугачлар, Табигатьтә тиңсез ямь күрәм. Кошлар кайта туган күлләренә, Аларга кул болгап калабыз, Баса-баса гармонь телләренә Без дәртләнеп, җырлап алабыз. Мөкатдәс җир иркенәеп сулый, Болытлардан күкләр арынган... Сиңа, әй яз, илем сәлам юллый, Сине, әй яз, халкым сагынган. 
Минем матур илем бар, Илдә искән җилем бар, Җилдән житез хәрәкәтле Шат, дәртле Җәмилем бар. 
Көй җитте без сагынган, — Сөенде һәр дус, туган... Җәмил дә кайтты өенә Зур походлар юлыннан. 
Ул колхозда яңадан Иле өчен яулый дан, Хәзергә күренми әле Уздыручы аңардан. 
Уяна бик иртә ул, Таңнан кырга китә ул, Бар кешедәй элек барып Тракторын йөртә ул.