Логотип Казан Утлары
Публицистика

НӘНИЛӘРГӘ БҮЛӘК

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен, бигрәк тә, аларның тәрбиячеләре өчен татар телендә әдәбият бик аз. Балалар бакчасы һәм ясле работникларына кулланма булырлык әсәрләр, шулай ук нәниләргә сәнгать һәм художество тәрбиясе бирү буенча оригиналь әдәбият әле үзенең тудырылуын көтә. Әнә шундый әдәбиятка сусау зур булган бер вакытта Г. Хуҗа- ханова һәм Р. Козлова иптәшләр тарафыннан төзелгән «Нәниләргә бүләк» исемле җыентыкның басылып чыгуы шатлыклы бер вакыйга булып тора. Җыентыкны төзүчеләр үзләренең кыска гына сүз башында: «Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләре нәни балаларны тәрбияләү өчен кирәкле булган матур әдәбият китапларына соң дәрәҗәдә мохтаҗлар. Бу җыентык шул мохтаҗлыктан өлешчә котылу теләге белән төзелде», диләр. Димәк, «Нәниләргә бүләк» җыентыгы мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбия итүчеләргә, балалар бакчасы работникларына ярдәмче пособие буларак тәкъдим ителә. Җыентыкны төзүчеләр балалар бакчасы работникларына балаларга художество тәрбиясе бирү өчен кирәк булган әдәби материаллар туплап бирүне бурыч итеп куйганнар. Җыентык нигездә канәгатьләнерлек төзелгән. Аида мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен әһәмиятле булган күп кенә шигырьләр, хикәяләр тупланган. Бигрәк тә, җыентыкта рус һәм татар классикларыннан: А. Пушкин, Л. Толстой, М. Лермонтов, Ы. Некрасов, Г. Тукай, М. Гафури, К. Насыйри әсәрләреннән уңышлы сайланган куп ке. нә материаллар табарга мөмкин. Шу1 «Нәниләргә бүләк». Төзүчеләре: Г. Хуҗаханова, Р. Козлова. Редакторы Г. Гобәй. Татгосиздат бамсасы. 1947 ел. лай ук хәзерге рус һәм татар сове? язучыларыннаи С. Маршак, Л. Кассиль, А. Барто, К. Нәҗми, Ә. Epi- кәй, М. Җәлил, Ф. Кәрим, Н. Bant, М. Әмир, Ә. Исхак, И. Туктер. Д. Аппакова, Җ. Тәрҗеманов һж башкаларның нәниләр өчен язылган күп кенә уңышлы әсәрләре бирелгән. Китап сөекле юлбашчыларыбыз Ленин һәм Сталин турындагы әсәрләрне эченә алган бүлек бс-лән башланып китә. Бу бүлектә рус һәм татар язучыларының Ленин һәм Сталин турындагы әсәрләремнән үрнәкләр бар. Ленин турындагы яхшы хикәяләре белән танылгсН А. Кононовның «Шушь елгасында», «Моряк» һәм «Кызыл җиләкләр» исемле матур, кыска, җиңет хикәяләре урнаштырылган. Бу ха- кәяләрдә Ленинның яшь буынны тәрбия итүдә гаять зур әһәмияткә ия булып торган биографиясе ча- гылдырыла. Күренекле язучы Кави Нәҗминең «Коммунизм байрагы» исемле шигырендә бөек юлбашчыга карата булган җылы хисләр бик матур, балаларга аңлаешлы, аларның. күңелләрендә озак вакытлар сакланырлык итеп бирелгән: Мәцге сүнмәс якты кояшыбыз, һәрбер эштә якын юлдашыбыз, Җиңүләргә илткән юлбашчыбыз, Күз нурыбыз, иптәш Сталин. Җыентыкта туган илебезгә, җиңелмәс Совет Армиясенә балалар күңелендә мәхәббәт тәрбияли торган яхшы шигырьләр байтак. Нинди матур минем туган илем, Җир шарында тиңдәш юк аңар. Киң кырларда үсә мул игеннәр, Шаулап ага озын елгалар. (Ә. Исхак). Балаларны туган илебезнең сокландыргыч бай табигате белән таныштыру һәм аларда табигать белән кызыксыну теләкләрен тудыру өчен елның дүрт фасылын күрсәгә торган әдәби материалларга тө Тәнкыйть-библиография 123 зүчеләр, шулай ук, бик күп урын биргәннәр. Болардан тыш төрле темага язылган кыска-кыска шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр, мәсәлләр, тапкыр сүзләр, йөгерек сүзләр һәм табышмаклар бар. Җыентыкка кергән әсәрләрнең, иоца кадәр вакытлы матбугат битләрендә басылып чыккан булуларына да карамастан, аларның сайланып, төрле темаларга бүле- ееп, бергә тупланып бирелүе бик кирәкле бер эш. Ләкин, татар телендә беренче тәҗрибә булганга күрәме, «Нәниләргә бүләк» җыентыгы, югарыда әйтелгән уңышлы яклары булу белән бергә, җитди кимчелекләрдән дә азат түгел. Җыентыкның күләм ягы шактый зур булуга да карамастан, анда әле кайбер әһәмиятле бүлекләр житәрлек рәвештә тулы итеп бирелә алмаганнар. Мәсәлән, Ленин һәм Сталин, Ватаныбыз һәм аның данлы армиясе турындагы бүлекләрдә татар халык җырларыннан бер дә үрнәкләр бирелмәү, безнеңчә, зур кимчелек булып тора. Чөнки балалар җырны аеруча яраталар бит. Шулай ук, илебезнең нигезен тәшкил иткән социалистик промышленность турында бер генә әсәр дә бирмичә, бары тик авылга гына киң тукталу балаларда бер яклы караш тудыруы мөмкин. Аннары, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны бик нык кызыктыра торган, аларның сүз байлыгын арттыруга, сөйләмнәрен матурайтуф ярдәм итә торган мәсәлләр, йөгерек сүзләр бүлеге дә ярлы төзелгән. * Монда без Г. Тукай, М. Гафури * һәм русның атаклы мәсәлчесе И. Крыловның татарчага тәрҗемә ителгән җиңел, кызыклы мәсәлләрен күрмибез. Төзүчеләр К. Насый- риныц «Сүз тыңламау бәласе» һәм «Комсыз эт» исемле әсәрләренә мәсәл исеме бирү белән генә котыл- макчы булганнар. Инде бүлекнең исемен «Мәсәлләр һәм тапкыр сүзләр» дип атап та, тапкыр сүзләрдән бер генә мисал да китермәүне бөтенләй аңлап булмый. «Йөгерек сүзләр» бүлеге, шулай ук, тулы бирелмәгән. Ярты биглек материалны- бүлек дип атау бик сәер. Ниһаять, табышмаклар бүлеге турында берничә сүз. Табышмакларның балаларны бик нык кызыксындыра торган жанр булуын һәм балаларның уйлау һәм уйлап табу сәләтләрен үстерүгә ярдәм итүен дә искә алсак, бу бүлеккә карата таләп тагын да үсә төшә. Ләкин, җыентыкның табышмаклар бүлеге һич тә канәгатьләнерлек түгел. Бердән, анда табышмакларның саны аз. Икенчедән, урнаштырылганна- рының да күбесе уңышсыз, яисә- дөрес түгел, ясалма. Мәсәлән, «түгәрәге шардай, төсе кандай, тәме балдай » дигән табышмак китерелә һәм, аңа «чия» дигән җавап бирелә. Бу табышмак халык телендә йөргәнчә алынмаган, ә уңышсыз рәвештә ясалган. Түгәрәге шардай дию үзе дөрес түгел. Түгәрәк булгач ул үзе шар кебек була, шар үзе түгәрәк була ич инде. Бу — бер. Аннары, табышмакның җавабы да дөрес түгел. Табышмакның дөресе болай: «Үзе шардай, эче* кандай, тәме балдай» һәм аның җавабы, төзүчеләр биргәнчә, чия түгел, ә карбоз. Чиянең тәме балдай түгел, аның тәме әчкелтем- төчкелтем. Шулай ук «җир астында җиз бүкән» дигән табышмакның, да җавабы — бәрәңге түгел, ә суган. «Каны бар, йоны юк, оча ала коштан күп», дигән табышмакның, «коштан күп» дигән сүзләре ятышсыз, дөрес түгел, ясалма. Чыршы турындагы табышмак халык иҗат иткәнчә образлы итеп бирелмичә» бик гадиләштерелеп, халык телендәге колориты җуелып бирелгән: «кыш көне дә, җәй көие дә, бер төсле» дип китерелә бу табышмак. Халык иҗатын болай бозып бирү гафу ителерлек күренеш түгел. Төзүчеләр дә, җаваплы редактор да халык иҗатына җитәрлек игътибар белән карамаганнар. Елның дүрт фасылы, гадәттә, ел. башы ае — январь белән башланып китә. «Нәниләргә бүләк»тә, ни өчен Тәнкыйть-библиографня 124 дер. ул яз аеннан башлана. Җыентыкта балаларны ел фасыллары белән таныштыра торган күп кенә уңышлы әсәрләр бар. Шулар рәтеннән бер үк нәрсә турында, бер үк төстә, хәтта бер-берсенә ошаган сүзләр белән язылган әсәрләр дә еш очрый. Мәсәлән, сандугач турындагы шигырьләр бер-берсенә бик якын торалар. Шагыйрьләребез ул мескен сандугачны кайда гына һәм ничек кенә сайратмыйлар. Яңгырлы төндә дә сайрый ул, чыпчык булып та сайрый ул (сандугач өчен нинди хурлык!) Бу шигырьләр тема ягыннан гына кабатланмыйлар, бәлки без аларда тасвирлау чараларының да бер-берсенә бик нык ошаганнарын очратабыз. Мәсәлән, шагыйрь Н. Баян: ... Җәйне мактап җырлый сандугач та, Сызылып кына алсу таң аткач, дип җырлаган икән, нигә инде С. Галимуллинның: «Ул сайрады алсу таң аткач...» дигән юлларын кабатларга? Шуның өстенЬ тагын Н. Вафинның-. «... өзелеп сайрый алсу таң тугач» дигән юлларын нигә бирергә кирәк? Бер үк типтагы, бер-берсенә ошашлы түбән сыйфатлы шигырь- .ләр башка темалар буенча да кабатланалар. Бу нәрсәдән килә соң? Әгәр дә авторлар исемлегенә игътибар белән карасак, моның сәбәбен төшенү кыен булмас. Балалар өчен чыгарылган җыентыкларда, хәтта дәреслекләрдә дә, ни өчендер, күберәк башлап язучыларның, я яшь шагыйрьләрнең беренче зәгыйфь шигырьләре урнаштырыла. Төзүчеләр фәкать тематик яктан киләләр дә, шигырьләрнең художество сыйфатлары турында бөтенләй оныталар. Шуның белән, үзләре дә теләмәстән, безнең яшь буыныбызда дорфа зәвык тәрбиялиләр. Шул ук вакытта классикларыбызның яз, җәй, көз һәм кыш айларында була торган характерлы эш, хезмәт турында һәм бу айларның үзенә хас якларын тасвир иткән җиңел, матур тел белән әйтеп биргән әсәрләре ни өчендер алынмый. Шигырьләрнең күбесе әле тиешенчә җитлегеп, эшләнеп бетмәүләре өстенә, алариың кайберләрен- дә балаларда яңлыш фикер калдыра торганнары да юк түгел. Мәсәлән, М. Ногман иптәшнең «Туган ил» исемле шигыре: Без кичергән канлы көннәр Бик еракта калдылар, Өскә килгән илбасарлар Мәңгегә югалдылар — дигән юллар белән тәмамлана. Бу соң чыннан да шулаймы? Юк, алай түгел. Иң элек, дошман югалмый, ә аны юк итәләр, икенчедән, дошманнар инде мәңгегә югалды дип зарарлы тынычландыру тәрбияләү нигә кирәк. Хәзерге чит ил хәлләре белән танышып баручы безнең балалар да дошманнарның барлыгын беләләр бит. Җыентыкта Г. Нуриевның «Беренче кар» исемле шигыре урнаштырылган. Балаларга бу турыда, әлбәттә, бирү кирәк. Ләкин беренче кар яугач, Мамык кар өстендә Балалар чанада, Шатланышып уйныйлар. Шуалар чаңгыда. дип әйтү дөрес түгел. Беренче кар бит ул ява да, шунда ук эреп бетә. Анда әле чана һәм чаңгы шуарлык булмый. Шулай ук «урман чумган чәчәкләрнең һәр төрлесенә», «биш самолет кырдым», (?) кебек һәм: Мескен чыпчык җәен, кышын Бер җиргә дә йөрми ул... шикелле буталчык, аңлашылмый торган, дөрес булмаган юллар да очрый. Чыпчык — кош булганга күрә, аңа йөрү түгел, ә очу хас, аннары ничек инде чыпчык җәен дә, кышын да бер җиргә дә йөрми дияргә кирәк? Әллә нәрсә бу. Күп кенә шигъри әсәрләр таби* гать күренешләренең, аерым кош- корт, җәнлекләрнең характерлы якларын, үзенчәлекләрен ачып бирә алмаганнар. Мәсәлән, Җ. Тәржема- нов «Исәнме, кыш!» исемле шигырендә болай ди: Бергәләшеп һәм гөрләшеп, җырлап чыктык урамга. Карлар атып, Карга батып, Без уйныйбыз буранда (?) Т әнкыйть-библиография 125 Бу юлларны укыгач: айһай, булыр микән? — диясе килә. Чөнки, гадәттә, буранлы, салкын көннәрдә кечкенә балалар өйдә утырып тору чан булалар. Җырлап, карлар атышып уйнау ул кышның җылы көннәрендә була торган хәл. Г. Тукай юкка гына: Урамда буран, Мин өйдә торам, Тәрәзә аша Тик авыз җырам, ДИМӘГӘН ич. Җыентыктагы шигырьләрнең күпчелеге «күңелле», «дәртле», «кояш көлә» яисә «җылыта» кебек гомуми сүзләрдән торалар һәм яз көне бер сыерчыкны гына, җәй көне сандугачны гына сайрату белән канәгатьләнәләр. Яз өчен бик характерлы булган кошлардан атаклы тургай кебек, җәй башында кычкыра башлый торган кәкүк кебек кошларны шигырь язучылар да, җыентыкны төзүчеләр дә онытканнар. Безнең совет балалары жыр, музыка яраталар. Әмма, татар телендә аларга күмәк һәм аерым җырлар бик аз. Шуларны искә алып, җыентыкка җырлар бүлеге бирү кирәк иде, җырларны хәтта ноталары белән урнаштыру яхшы булыр иде. Кызганычка каршы, бу эшләнмәгән. Безнең һәрбер бакча һәм яслеләрдә диярлек музыка җитәкчеләре дә, шулай ук музыка кораллары да бар. Җырлардан, ноталардан тәрбиячеләр рәхәтләнеп файдаланырлар иде. Җыентыкта балалар өчен төрле күмәк уеннарның һәм күңел ачкыч материалларның бер дә булмавы да зур кимчелек булып тора. Шулай ук табигать күренешләрен, ел вакытларын биргәндә, төзүчеләр, ни өчендер, шигъри әсәрләрдән генә файдаланганнар. Нп өчен соң яз, көз, кыш, җәй турында матур проза әсәрләреннән дә файдаланмаска? Сүз уңаенда, өземтәләр биргәндәге һәм гомумән материалларны урнаштырган вакыттагы саксызлык, игътибарсызлык моментларын да әйтми үтеп булмый. Чөнки алар бик еш очрыйлар. Мәсәлән, җәй бүлегендә шагыйрь Н. Баянның «Яңгырлы төндә» исемле шигыре бирелә. Ләкин ул шул кадәр «оста» кыскартылган ки, әсәр «Яңгырлы төндә» исемле, булса да, анда яңгыр турында да, төн турында да ләм-мим диелми. Җыентыкка урнаштырылган күп кенә оригиналь әсәрләрнең авторлары, ә тәрҗемәләрнең тәрҗемә итүчеләре күрсәтелмәгәннәр. Бу безне бик аптырашта калдыра. Ни өчен алай эшләнгән? Әллә төзүчеләр аларның кем әсәрләре икәнен үзләре дә белмәгәннәрме, яисә белеп тә авторларны куярга «онытканнармы»? Ничек кенә булса да, бу матур факт түгел. Ә инде үз гомерендә һичкайчан әкият язмаган шагыйрь Әхмәт Исхакны «Ата каз» исемле әкиятнең авторы дип күрсәтү фактын без берничек тә аңлый алмадык. Тик без шагыйрьнең бу хәлне күреп аптырап, ачу аралаш гаҗәпләнеп йөрүен генә беләбез. Бу хәл — бик зур игътибарсызлык, ямьсез күренеш. Китапның тышлыгын кем эшләгән һәм эчендәге бүлек башларын, орнаментсыман рәсемнәрен кем башкарган, — ансын художник, төзүчеләр һәм, бәлки, китапның редакторы белә торгандыр, ләкин безгә билгеле түгел. Андагы чәчәкләр, ничектер, нәфис, җыйнак булып җитмәгәннәр. Яз, җәй, көз һәм кыш фасыллары бүлекләре өчен эшләнгән рәсемнәр бар да бер үк төслеләр, бар да бер үк уңышсызлык белән эшләнгәннәр. Буяулары да тигез төшмәгән булганга, бу чәчәкләр күзгә һич тә чәчәк булып күренмиләр һәм бу чәчәкләргә карап: «ярый әле тормышта чәчәкләр мондый шыксыз түгелләр», дип куанасың. Әнә шулай, бик кирәкле, файдалы һәм нигездә уңышлы бу җыентык күп кенә кимчелек яклары белән дөньяга чыккан. Киләчәктә төзеләчәк җыентыкларда мондый кимчелекләр кабатланмаска тиеш