Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГОРЬКИЙНЫҢ ЖИНЕЛМӘС РУХЫ



 А. М. Горькийның үлүенә «Әгәр дошман бирелмәсә, — аны юк итәләр» — Горькийның, бу гүзәл сүзләре иптәш Сталинның сугышчан приказында кабатланып. Ватан сугышы көннәрендә яңа бөек көчкә ия булдылар. Бу сүзләрдә Горькийның гуманизмы, пролетар язучының гуманизмы гаять ачык рәвештә чагылды. Халыкларның бәхетенә һәм азатлыгына комачау итә торган барлык нәрсәләрне юк итүне Горький кешелек җәмгыяте өчен игелек итеп таный иде. Гуманизмны шушы рәвештә билгеләүгә Горький акрынлап килде һәм бу гуманизм гитлерчы илбасарлар белән каты көрәш елларында Совет Армиясенең сугышчан лозунгысына әйләнеп китте. Безнең эпоханың иң алдынгы идеяләрен байрак итеп күтәрүче кешегә әйләнү өчен, Горький зур юл, зур политик мәктәп үтәргә тиеш булды. * * ♦ Максим Горький үз көтепханә- сендәге кайбер китапларны гомеренең соңгы елларында аеруча еш укыды һәм ул китапларда бөек язучының кул эзе аеруча күп. Бу китаплар арасында — «Коммунистик манифест», «Нәрсә ул «халык дуслары» һәм ничек итеп алар социал-демократларга каршы сугышалар?», «Ленинизм мәсьәләләре» бар. Язучының тамгалары белән чуарланып беткән бу китапларны күздән кичергәндә бернәрсәне аеруча тирән итеп аңлый башлыйсың: унбер ел тулуга карата Маркс — Ленин теориясе тарафыннан ясалган нәтиҗәләргә художник Горький бик нык игътибар биргән. Антей өчен үзенең анасы — җир никадәр әһәмиятле булса, Горький өчен ленинизм да шул кадәр әһәмиятле булган: шушы теориягә нык таянып кына ул үзенең иҗат көчен таба алган. Горькийның большевиклар партиясенә якынлыгы аеруча җитди сынаулар кичереп, бу сынаулардан саф һәм ныгып чыккан заманны искә төшерү бик гыйбрәтле. Горький үзенең Ленин турындагы истәлекләрендә әйтә, 19171918 нче елларда минем Ленин белән булган мөнәсәбәтләрем мин күрергә теләгән мөнәсәбәтләрдән күп ерак иделәр, ди. Әмма Горький үз истәлекләреннән бу сәхифәне сызып ташлаудан баш тарта, аны бүтәннәр өчен гыйбрәтле итеп саный. 1917 нче елда Горький пролетариатның иҗат көчләренә бәя биреп бетермичә иске буржуаз интеллигенциянең революционлыгына артык бәя биргәч, Ленин һәм Сталин Горькийның хаталарын бик каты тәнкыйтьләделәр. Алар пролетариатның ге- ниаль художнигын дөрес партиячел позициягә кайтарырга һәм Бөек Октябрь социалистик революция алып килгән яңалыкны күрүдә, бу яңалыкка дөрес бәя бирүдә ярдәм итәргә омтылдылар. Ленин 1919 нчы елның июлендә язган хатында Горькийны ясалма рәвештә мәгълүм бер обстановкага

Горькийның җиңелмәс рухы 
87 
 
 
агитация пароходының бер рейсында катнашырга тәкъдим итте. Бу паРоход 1919 нчы елның җәендә ЙДелдэ һәм Камада йөрде, аның к°мнссары В. М. Молотов иде. Пароход һөҗүм итүче Кызыл Армия аРтыннан барды. В. И. Ленинның теләГс Горькийны вакыйгаларның Иц көчле җиренә (җибәрү, шәһәр- ләРДәге авыллардагы, Кызыл Армия частьларындагы, һәм Горький үзе туып-үскән Идел буендагы вакыйгаларны 
аңа күрсәтү иде. Монда Ленинның Горькийга карата булган гадәттән тыш кайгыртучан- лыгы, игътибарлыгы һәм мәхәббәте чагыла. 1920 нче елда Горький хезмәткә карата яңа коммунистик мөнәсәбәтнең беренче үренделәренә дан
килеп керүе өчен, күңелсез настроенного бирелүе өчен шелтәли, бу обстановканың яңа тормыш төзелешен күрергә комачау итүен әйтә һәм болай дип яза: «Күзәтергә икән, аста, провинциянең эшчеләр поселогында яки авылда күзәтергә 
кирәк... Анда гади күзәтү белән дә искенең череп таралуын яңалык үренделәреннән аерырга бик ансат...». Ленин, бу мәсьәләдә язучыга булышу өчен, практик адымнар ясап карады. Мәсәлән, ул Горь- кийга «Красная Звезда» исемле 
Б. Бялик 
88 
 
 
хырлады, халыкны яңа, якты юл белән алып баручы бөек көчкә, ягъни коммунистлар партиясенә дан җырлап чыкты. Ленин белән Сталин Горькийга яна тормыш үренделәрен күрергә булыштылар, Бөек Октябрь революциясе халыкта уяткан, халыкны гомердә булмаган югарылыкка күтәргән энергиягә тиешле бәяне бирергә ярдәм иттеләр. Шуны әйтеп үтү әһәмиятле: Ленин белән Сталин тарафыннан 1917 нче елда Горький алдына куелган мәсьәләләр һәм проблемалар гомеренең соңгы чорында бөек язучының иҗат юнәлешен билгеләделәр. Әгәр 1905 нче елдан соң Горькийның иҗатында төп эчтәлек беренче рус революциясенең тәҗрибәсен үзләштерүдән гыйбарәт булса (шулай ук бу да ул вакыт Горькийга Ленин тарафыннан бирелгән киңәшләр һәм күрсәтмәләр белән бәйле иде),— 1917 нче елдан соң аның иҗатының төп эчтәлеге Бөек Октябрь революциясенең тәҗрибәсен үзләштерүдән гыйбарәт булды, һәм бу һич Горькийның иҗаты үткән заманга, тарихка таба борылды дигән сүз түгел. Октябрь революциясенең мәгънәсен һәм әһәмиятен төшенү мәсьәләсе тик бары тарихи проблема гына түгел иде (ә бит Горькийның «Артамоновлар эше»ндәгё, «Клим Самгин тормышы»ндагы, соңгы пьесаларындагы вакыйгаларның җебе нәкъ әнә шул Октябрь революциясенә килеп тоташалар). Иптәш Сталин «Октябрь юлларында» исемле китапның кереш сүзендә: —■■ Ленин үлгәннән соң партиянең дошманнары Октябрь революциясенә яла ягарга тотындылар, совет халкы өчен Ленин сызып калдырган юлларның дөреслеген инкарь итә башладылар, дип күрсәткән иде. Большевикларның партия дошманнарына, халык дошманнарына каршы көрәшендә Горький Ленин — Сталин партиясе ягына басты. «Клим Самгин тормышы» исемле гениаль әсәрендә Горький үзенең 1917 нче елдагы хаталары белән исәп-хисапны тәмам өзде. Бу әсәрнең бөтен эчтәлеге белән ул халыкка Ленин тарафыннан бирелгән бәянең дөреслеген, үз социалистик тормыш строен төзегән вакытта халыкның җиңелмәс булуын, 
буржуаз интеллигенциягә Ленин тарафыннан бирелгән бәянең дөреслеген, халыкка каршы борылган, буржуаз интеллигенциянең тәмам идея банкротлыгына һәм мораль банкротлыкка килүен күрсәтте. Шунсы әһәмиятле ки, Горький-ху- дожник үзенең соңгы йомгаклау сүзен барыннан элек һәм барыннан күбрәк буржуаз «партиясезлек» идеясен фаш итүгә багышлады. Клим Самгин образы аркылы» үзен «абсолют азат» дип, сыйныфлардан тышта һәм партияләрдән тышта дип уйлаучы ренегат образы аркылы Горький мондый позициянең бөтен ике йөзлелеген, капиталистик көчләрнең барлык кара уеннарына аның буйсынган булуын фаш итте. Клим Самгин образында бирелгән гомумиләштерү шул кадәр тирән һәм ачык ки, ул безгә хәзерге замандагы буржуаз чынбарлыкның, хәзерге замандагы Көнбатыш реакцион идеологияләрнең чын мәгънәсен аңларга ярдәм итә. Мәсәлән, инглиз «персоналистлары», шәхеснең җәмгыятьтән өстенлеге теориясен куәтләп, аның социалистик идеяләрнең җәелүен туктатырга тиешле теория дип карыйлар икән, без шундук бу кешеләрнең Самгин- нар токымыннан' икәнлеген танып алабыз. Бит Самгин, җиңеп баручы большевизм идеяләреннән «үзен саклау» өчен мораль табарга теләп: «Индивидуаль трагедия белән янәшә куйганда социаль мәсьәләләр бик әһәмиятсез», дигән иде. һәм модага кергән француз язучысынын бүгенге үзенең реакцион позициясен кичә оккупация көчләренә каршы көрәш хәрәкәтендә катнашуы белән акларга тырышуын ишеткәндә, без тагын Самгинны танып алабыз. Самгинны да бит 1905 нче елгы революциягә катнашучылар 

Горькийның җиңелмәс рухы 
 
 арасында күргәннәр, һәм ул үзе моны күңел серләре чишелгән бер минутта территориаль сәбәпләр белән аңлата — ягъни, йорты ике баррикада арасына туры килгән була. «Клим Самгин тормышы»ның беренче бүлекләре «Правда» битләрендә игъдан ителгәнгә шушы айда 20 ел тула. Егерме ел бу әсәр үзенең гаять зур идея һәм тәрбия ролен үтәп килә. 
Совет язучыларының Беренче бөтенсоюз съездын ачкан вакытта Горький болай диде: «Без Владимир Ильич Ленинның даһилыгы нур сипкән илдә, Иосиф Виссарионович Сталинның тимер ихтыяры армый-талмый могҗизалы рәвештә эшләп килгән илдә хезмәт итәбез. Үзебезнең эшебездә һәм дөнья каршындагы бөтен чщгышларыбыз- да менә шуны нык истә тотарга кирәк». Горький үзе бу турыда бервакытта да онытмады. Аның бөтен язганнары һәм бөтен эшләгән эше Ленин васыятьләренә тайпылмас турылык белән һәм Ленин— Сталин эшенә тайпылмас . ышаныч белән сугарылган була иде. Ленин турында гүзәл истәлекләр язган Горький Сталинның әдәби портретын иҗат итәргә уйлады. Горькийның чыгышларында партиянең юлбашчысына биргән Гүзәл характеристикалары торган саен көчлерәк һәм үткенрәк була барды: әйтерсең лә, Горький үзен бөтенләй әсир иткән максатка — социалистик җәмгыятьне төзеп җиткерү эшенә юлбашчылык иткән кешенең образын гасырларга җиткерү максатына таба бер баскычтан икенче баскычка күтәрелә иде. Горькийның үз архивында бер папка сакланган, анда иптәш Сталин турындагы материаллар Җыйналганнар. Бу материаллар аның кулга алынулары тарихын, каторгага озатылу һәм аннан канулары тарихын ачып бирәләр. Моңда иптәш Сталинны революцион эш буенча белүче аның шәкертләренең истәлекләре бар, аның берничә буын большевикларын тәрбияләгән кеше булуы, революциянең бөек теоретигы һәм полководецы булуы турында истәлекләр бар. Монда шулай ук соңгырак заманга, ягъни 30 нчы елларга караган һәм партиянең халык дошманнарына каршы көрәшен яктырта 
торган материаллар бар. һәм бу материалларның барысында да Горькийның кулы — укыган чакта сызып, язып куйган нәрсәләре бар. Горькийга- үзенең ниятен үтәргә насыйп булмады, ләкин аның юлбашчы турында әйткән бик күп фикерләре һәм 1934 нче елда «Социализм хакыйкате» исемле мәкаләдә аның Зарафыннан бирелгән аеруча әһәмиятле бер характеристика калды: «... Иосиф Сталинның бөтен дөньядагы әһәмияте өзлексез һәм торган саен тизрәк үсә, остазының һәм иптәшенең энергиясен һәм кыюлыгын иң тирән рәвештә үзләштергән бу кеше ун ел инде гаять авыр постта — партиянең юлбашчысы постында аның урынына эшләп килә... Бик яхшы итеп оештырылган ихтыяр, бөек теоретикның ерактан күрүче гакылы, талантлы хуҗада була торган кыюлык, кешеләрнең катлаулы сыйфатларын бик оста төшенә белә торган һәм, бу сыйфатларның иң яхшыларын тәрбияләп, аларның соңгы чиккә кадәр үсеп җитүенә комачаулый торган сыйфатларга каршы рәхимсез көрәшә белә торган чын ^революционер интуициясе аны Ленин урынына куйдылар. Советлар Союзының пролетариаты үзенең — Сталин кебек һәм Ильичның бүтән шәкертләре кебек юлбашчылары булу белән горурлана һәм үзен бәхетле саный». Горькийның Сталин эшенә карата турылыклыгы какшамас турылык иде. Моны Горькийның дуслары һәм иптәшләре аңладылар, алар гына пүгел — аның дошманнары да бик тиз аңладылар. Ленинизмны үстерүдә Сталинның әһәмиятен Горький армый-талмый әйтеп килде. Сталинның тимер ихтыяры партия кораб
Б. Бялик 
 
 ленең командасын һәртөрле «баш әйләндерүдән» ничек итеп сәламәтләндереп килүе турында Горький сокланып язды. Художник-больше- викта була торган кайнар дәрт белән Горький уяулыкка, дошманнарга каршы рәхимсез көрәшкә чакырды, «эшче-крестьян массасының тирән мәхәббәтен чынчыннан казанган кеше юлбашчылыгы астындагы ленинчыл Үзәк Комитетның акылын, зирәк җитәкчелеген» дошман һөҗүмнәреннән күкрәк белән сакларга бөтен халыкны чакырды. Горький белән Сталинның дуслыгы барлык сынауларны үтте, барлык тоткарлыкларны юк итте, «хезмәт ияләрен сөендереп, эшче сыйныфы дошманнарының котын алып», ныгыганнан ныгыды. Бу дуслыкны бер нәрсә белән дә какшата алмадылар, һәм шул вакыт җинаять, тарихта мәгълүм булган иң куркыныч, иң коточкыч җинаятьләрнең берсе эшләнде. 1934 нче елны фашистлар ялчысы Троцкий ничек кенә булмасын Горькийны юк итү турында үзенең агентларына директива бирә. Беренче удар язучының улы Максимга ясала, — бандитларның исәбе буенча, улының үлеме Горькийны харап итәргә, аның рухын сындырырга тиеш була, «һич көтмәгәндә бөтенебезнең башына төшкән бу акылга сыймаслык кайгыны Сезнең белән бергәләп кичерәбез һәм хәсрәтләнәбез,— дип язды Горькийга иптәш Сталин һәм аның якын ^көрәштәшләре.— Ышанабыз ки, Сезнең җиңелмәс рухыгыз, Горький рухы һәм бөек ихтыярыгыз бу авыр сынауны җиңәрләр». Сталин ярдәме Горькийга авыр кайгыны җиңеп чыгарга булышты. Ул, самгиннарны фаш итүне тәмамлый барып һәм дәвам итте. Шул удар, үлем удары нчы елның 18 нче дитлар үзләренең кара эшләрен башкардылар: даһи художникның йөрәге тибүдән туктады. Үлем белән тартышып ятканда аның соңгы сүзләре уяулык турында, илебез өстенә килә торган куркыныч турында кисәтү сүзләре булдылар. «Горькийның җиңелмәс рухы» әнә шундый иде. Шуның өчен дә шул дәһшәтле Ватан сугышы көннәрендә без Верховный башкоман- дующийның приказында бөек рус язучысы Максим Горький сүзләрен укыдык. Аның бу сүзләре совет халкының дошманнарына Горькийның бөтен нәфрәтен әйтеп бирә иде. Шуңа күрә дә шул Ватан сугышының онытылмас геройлары — Зоя Космодемьянская, Наташа ярату сүзләре, аның иҗатындагы героик образларга карата соклану сүзләре таптык. Горькийның ялкынлы йөрәге сүнмәде, ул дошманнарга каршы әйдәп торды. Горький, сугыш кырларында үлгән безнең сугышчыларыбыз кебек, Ватан турында уйлап, аның җиңүенә ышанып үлде