Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең календарь

Н. П. ОГАРЕВ Үлүенә 70 ел Күренекле рус революцион публицисты һәм шагыйре Николай Платонович Огарев 1813 нче елда туа һәм гаять дәрәҗәдә катлаулы гомер кичереп, 1877 нче елда үлә. Огарев самодержавиегә һәм крепостной правога каршы иң кыю көрәшчеләрнең берсе иде. Ул бөек рус халкының көченә тирәнтен ышанды, аны азатлык өчен көрәшкә чакырып, бик күп прокламацияләр язды, Герцен белән берлектә мәшһүр «Колокол» журналын редакцияләде, «Полярная звезда»га якыннан торып катнашты, «Земля и воля»ны оештыручылардан берсе булды. Огаревның бөтен тормышы рус революцион хәрәкәтенең гүзәл эшлеклесе А. И. Герценның тормышы белән бәйләнгән. Әле яшь егет чакларында алар, Воробьев тауларында, үзләренең гомерләрен халыкка хезмәт күрсәтүгә багышларга ант итәләр. Аларның ялкынлы дуслыгын патша сөргеннәре дә, төрмәләр дә сүндерә алмый. Огарев көчле талантлы, кайнар йөрәкле публицист һәм шагыйрь иде. Ул, ялкынлы публицистик мәкаләләр белән беррәттән, бик күп шигырьләр һәм поэмалар язды. Аның зуррак поэмаларыннан «Господин», «Авыл», «Радаев» билгеле. Бик күп шигырьләрендә ул крестьян тормышының нужасын, авырлыгын сурәтләде («Ызба», «Бабакай», «Авыл каравылчысы» һәм башкалар). Патша жандармнары тарафыннан төрмәгә ташлангач, ул анда үзенең «Арестант» («Ночь темна, лови минуты») исемле шигырен язды. Бу шигырь соңыннан халык җыры булып әверелде. Революцион поэзиянең күренекле вәкиле булган Огаревның иҗатына бәя биреп, В. Г. Чернышевский бо- лай ди: «Огаревның исемен хөрмәт белән телгә алачаклар һәм бик еш итеп телгә алачаклар һәм ул безнең телебез онтылган тәкъдирдә генә онытылачак». В. Г. ПЕРОВ Үлүенә 65 ел Василий Григорьевич Перов (1833— 1882) атаклы рус художнигы, рус сәнгате тарихында үзенә аерым урын тоткан Күчмә күргәзмәләр ширкәтен төзүчеләрнең берсе. Башта ул Арзамаста, соңыннан Москвада укый. Парижда, Италиядә булып кайта. Перовның 60 нчы елларда ясаган картиналарында Чернышевскийның революцион-демократик эстетикасының йогынтысы көчле. «Авылда вәгазь», «Авылда пасхада тәре күтәреп йөрү», «Мытищада чәй эчү», «Купец йортына гувернантка килүе», «Аш табыны» картиналары рус авылындагы фәкыйрьлекне, караңгылыкны тасвирлау белән бергә, алпавытларның, руханиларның һәм сәүдәгәрләрнең җанлы сатирик образларын күрсәтәләр. Балалар өлешенә төшкән авыр тормыш Псровка аеруча тәэсир итә. Аның «Крестьянны җирләү», «Тройка» дигән картиналарында мескен балаларга чиксез тирән мәхәббәт бар. Художник чынбарлыкның бөтен әшәке якларын рәхим- Әдәби календарь сез рәвештә фаш итә. Шуңа күрә дә патша хөкүмәте аның кайбер картиналарын халыкка күрсәтүдән тыеп торды. 70 иче елларда Перов живопись һәм психологик характер ягыннан гаять көчле булган портретлар сериясен язды. (Достоевский, Даль, Погодин, Майков һәм башкаларның рәсемнәре). Шул ук елларда ул үзенең, соңыннан бөтен җирләргә таралган «Кошлар аулаучы», «Аучылар ялда», «Балык тотучы», «Ботаник» исемле мәшһүр картиналарын язды. Перовның иҗаты рус реалистик сәнгатенең үсешендә зур урын тотты, бигрәк тә әйләнә тирәдәге чынбарлыкны чагылдыруда һәм бәяләүдә аның роле зур булды. И. Н. КРАМСКОЙ тууына 110 ел Иван Николаевич Крамской (1837— 1887) мәшһүр рус, художнигы һәм күчмә ходужникларның (передвижникларның) иң зур вәкилләреннән берсе. Ул Сәнгатьләр Академиясендә укый, ләкин академия1 тарафыннан тәкъдим ителгән «Валгаллада сый мәҗлесе» дигән традицион сюжетка, ягъни чынбарлыктан аерылган сюжетка диплом картинасы язудан баштартканлыгы өчен, академиядән чыга- •рыла. Академиядән чыгарылгач, ул, үзенең иптәшләре белән бергә, башта «Художниклар артеле», аннары «Күчмә күргәзмәләр ширкәте» төзи һәм аңа җитәкчелек итә. Крамской живопись өлкәсендә реалистлар мәктәбен үстерүдә күп көч сала. 60 нчы, 70 нче елларда ул рус милли художество мәктәбенең сугышчан трибуны була, үзенең фикердәшләрен халыкка тирән- тен ышанырга чакыра, сәнгать өчен Дөреслек һәм халыкчылык иң кирәк нәрсәләр, ди, картиналарның идея дәрәҗәсен күтәрү өчен көрәшә. Крамской рус живописе тарихына беренче класслы портретчы һәм «Су кызлары», «Май төне», «Гайса сахрада», «Иске йортны карап йөрү», «Юанмас кайгы» һәм башка гүзәл картиналарның авторы булып кереп калды. Крамской иҗади фикер киеренкелеге белән яшәгән кешеләрнең портретларын аеруча оста ясады. Мәсәлән, Лев Толстой портретында (1873) ул Толстой характерының тирәнлеген һәм оригинальлеген ача. «Автопортрет»ында фикер ияләренең типик сыйфатларын бик яхшы чагылдыра. Моннан тыш Крамской Шевченконың, Некрасовның, Салтыков-Щедринның һәм башкаларның портретларын язып калдырды. Иҗатының соңгы елларында ул «Билгесез кызның портреты» (1883), «Чәчәкләр» (1884), «Иродиады» (1886) картиналарын язды