Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хроника

СОВЕТЛАР СОЮЗЫНДА 
ПОЛИТИК ҺӘМ ФӘННИ БЕЛЕМНӘР ТАРАТУ БУЕНЧА БӨТЕНСОЮЗ ҖӘМГЫЯТЕ ТӨЗЕЛҮ
 Шушы көннәрдә бер группа совет галимнәре һәм җәмәгать эшлеклеләре политик һәм фәнни белемнәр тарату буенча Бөтенсоюз җәмгыяте төзү турындагы тәкъдим белән совет фәненең һәм культурасының барлык эшлеклеләренә мөрәҗәгать иттеләр. Мөрәҗәгатьтә хезмәт ияләренең киң массасы арасында белемнәр тарату, совет халкын идея-политик тәрбияләү буенча җәмгыятьнең эш программасы билгеләнгән. Җәмгыятьне төзү буенча инициатива группасы оештыру комитеты сайлады. Аңа түбәндәгеләр керде: академик С. Вавилов (председатель), академиклар Н. Бруевич, Е. Тарле, А. Палладии, Н. Мусхелишвилн, Т. Лысенко, К. Сатпаев, Б. Греков, И. Артоболевский, А. Опарин, И. Минц, профессорлар И. Галкин, А. Вознесенский, В. Докупив, шулай ук Н. Попова, С. Кафтанов, А. Калашников, Т. Зуева, К. Симонов һәм ДА Галактионов иптәшләр. 12 майда Москвада политик һәм фәнни белемнәр тарату буенча Бөтенсоюз җәмгыятенең оештыру комитетының беренче утырышы булды. Оештыру комитетының председателе академик Вавилов, утырышны ачып, инициатива группасы мөрәҗәгатенең киң катлау совет җәмәгатьчелеге арасында бердәм рәвештә яхшы дип каршы алынганлыгын әйтте. Илебезнең фән һәм культура работниклары, җәмәгать эш- леклеләре халык арасында политик һәм фәнни белемнәрне пропагандаларга ■ тиеш булган яңа җәмгыять төзү турындагы тәкъдимне бик нык якладылар. Аннары оештыру комитеты җәмгыять членлыгына кабул итү тәртибен тикшерде. Җәмгыять аны оештыручы членнардан һәм действительный членнардан торачак. Оештыручы членнар булып җәмгыятьнең эшен киңәйтү белән кызыксынган фән, культура, җәмәгать, дәүләт, кооператив оешмалары һәм учреждениеләре саналачаклар. Действительный членнар дип җәмгыятьнең эшендә актив катнашулары белән СССР хезмәт ияләре арасында политик һәм фәнни белемнәр тарату эшенә булышлык итәргә теләүче фән, иҗтимагый-поли- тик һәм хәрби эшлеклеләр, педагоглар, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре саналачак. Республика җәмгыятьләрен һәм илнең зур үзәкләрендә җәмгыятьнең бүлекләрен оештырырга карар бирелде. Ахырдан оештыру комитеты 1 июльдә Москвада политик һәм фәнни белемнәр тарату буенча Бөтенсоюз җәмгыятенең оештыручы членнарының һәм действительный членнарының гомуми җыелышын чакырырга карар бирде. Бу җыелышта җәмгыятьнең уставы расланачак.
 МОСКВАДА ТАТАР СОВЕТ ПОЭЗИЯСЕ КИЧӘЛӘРЕ Шушы елның май аенда. илебезнең башкаласы Москвада, СССР Совет язучылары Союзының оештыруы буенча, татар поэзиясенә һәм җырларына багышланган кичәләр булып үтте. Политехника музеенда үткәрелгән кичәне кереш сүз белән язучы Скосырев ачты. Ул татар халкының бөек рус халкы белән аерылмаслык дуслыкта яшәвен, татар әдәбиятына рус демократик язучыларының бйк нык йогынты ясавын әйтеп китте һәм моңа мисал. итеп Пушкин, Лермонтовның Тукайга, Горькийның Г. Камал, Ш. Камал иҗатына, Маяковскийның һ. Такташка булган тәэсире турында тукталды. — Хәзер, диде ул, эчтәлеге белән социалистик, формасы белән милли булган татар әдәбияты кчын-чынлап чәчәк атуга иреште. Бүген ггатар совет поэзиясе кичәләренә катнашучы шагыйрьләрнең күбесе А. Сурков. С. Щипачев, А. Твардовский кебек рус шагыйрьләренең чордашы, алар әдәбият мәйданына бергә күтәрелеп чыктылар. Кереш сүздән соң шагыйрьләрдән Әхмәт Ерикәй, Шәйхи Маннур. Әхмәт Исхак, Салих Баттал, Сибгать Хәким иптәшләр үзләренең шигырьләрен укыдылар. Шагыйрь Бруно Зернит, Павел Шубин, Мария Петровых, Александр Ойслендер һәм художестволы уку остасы, Сталин премиясе лауреаты А. Шварц иптәшләр татарча шигырьләрнең рус телендәге тәрҗемәләрен укыдылар. Шагыйрьләрдән соң татар халык артисткасы Галия Кайбицкая, Татарстанның атказанган артисты Усман Әльмеев, Зифа Басыйрова, Гайшә Камаева, Рокыя Ибра- һимова иптәшләр татар халык җырларын
Хроника 
116 
 
 
һәм татар совет композиторларының әсәрләрен башкардылар. Шагыйрьләрнең Пә.м артистларның чыгышлары зур үңыш белән үтте. Шушындый ук кичәләр Ломоносов ис£' 
меңдәге Москва дәүләт университетын’** лекцияләр залында һәм СССР Совет язучылары Союзы клубында да үткәрелделәр
 
АННА КАРАВАЕВАНЫҢ ӘДӘБИ ЭШЧӘН ЛЕГЕНӘ 25 ЕЛ
 16 нчы майда .Москваның әдәбият җәмәгатьчелеге Анна Караваеваның әдәби эш- чәнлегенә 25 ел тулү көнен билгеләп үтте. Анна Караваева Совет Язучыларының өлкән буыны вәкиле, аның иҗаты Бөек Октябрь революциясе белән бик нык бәйләнгән. Кичәне А. Фадеев ачты һәм үзенең кереш сүзендә юбилярны тәбрикләде. Анна Караваеваның иҗаты турында доклад ясаган Л. Субоцкий язучының әсәрләрендәге төп тема — хезмәт темасы икәнен күрсәтте. Бу тема аның Ватан сугышы чорында язган очеркларында һәм «Утлар» исемле повестенда аеруча чагыла. Е. Пермитин язучының әдәби хезмәте һәм әсәрләренең художество дәрәҗәсен күтәрү өчен ничек көрәшүе турында сөйләп. «Алтын томшык» романына тукталды- — Без бер учак янында — «Себер утларымда үстек һәм тәрбияләндек, — диде Л. Сәйфуллина. Ул Анна Караваеваның «Флигель» исемле беренче хикәясенең шул журналда басылуын искә төшереп үтте.
 АТАКЛЫ ЯЗУЧЫНЫҢ ИСТӘЛЕГЕ Моннан өч ел элек әдәбият укучыларыбыз үзләренең иң яраткан язучыларыннан берсе булган Алексей Силыч Новиков- Прибойны югалттылар. Ул зур язучы иде. Аңа дөнья күләмендә дан китергән «Цусима» романы, берничә ел эчендә Москвада 11 мәртәбә басылып чыкты. СССР дагы барлык тугандаш халыкларның телләренә тәрҗемә ителде диярлек. Англиядә, Франциядә, Германиядә, Япониядә. Швейцариядә, Финляндиядә, Польшада, Болгариядә һәм башка бик күп илләрдә басылды. Новиков-Прибой истәлегенә багышланган кичәдә язучы Вс. Вишневский: «НовиковПрибойның гүзәл әсәрләре совет классикасы булып әверелделәр» — диде. Кичәдә «Красный флот» газетасы редакторы генерал-майор П. Мусьяковның чыгышы булды. Ул Новиков-Прибойнын әсәрләре диңгезчеләрне батырлык, кыюлык һәм туган илгә бирелгәнлек рухында тәрбияләүдә зур роль уйнавын әйтте. Шуннан соң мәрхүмне якыннан белгән матрослар, язучылар аның турында үзләренең истәлекләрен сөйләделәр. Моңа кадәр беркайда да басылмаган «Беренче гонорар» дигән хикәясе укылды.
 
БАЛАЛАР ӨЧЕН ИҢ ЯХШЫ ХУДОЖЕСТВО КИТАБЫНА КОНКУРС
 РСФСР Мәгариф Министрлыгы балалар өчен иң яхшы художество китабына конкурс оештыра. Конкурс 1947—1950 елларда үткәреләчәк, һәр елга 25 премия билгеләнә: һәркайсы 40 мең сумлык беречче биш премия, һәркайсы 25 мең сумлык икенче сигез премия һәм һәркайсы 10 мең сумлык өченче унике премия. Шулай ук 1 мең сумнан 8 мең сумга кадәр кызыксындыру бүләкләре дә билгеләнде. Жюриның председателе итеп, РСФСР ның Мәгариф Министры А. Г. Калашников, председатель урынбасары итеп, СССР Совет Язучылары Союзының генеральный секретаре А. А. Фадеев билгеләнде. Конкурсның йомгаклары ел саен 1 нче майга ясалачак.
 ЧКАЛОВТА ТАТАР ТЕАТРЫ Шушы елның март аенда Чкалов өлкәсе колхоз-совхоз татар драма театры үзе- нен 15 еллык бәйрәмен билгеләп үтте. Мәгълүм ки. Чкалов (элекке Оренбург) борыннан театраль шәһәр ул... 1906 нчы елны ук анда татар халкы өчен ачык спектакльләр куела башлый. 1914 нче елларда Сахибҗамал ханым Гыйззатулли- на-Волжскаяның мәшһүр «Нур» труппасы Оренбургта берничә сезон үткәрә. Ниһаять, революция алдыннан, татар сәхнәсенең исемле көчләреннән торган «Ширкәт», шәһәрнең профессионал труппасы булып, даими рәвештә эшләргә керешә. Шулай итеп. Оренбург халкы борыннан театр сәнгате белән азыкланып килә, профессиональ көчләр тарафыннан куелган җитеш спектакльләр күреп өйрәнә. Үз нәүбәтендә Оренбург татар театр сәнгатен үстерүдә шактый күренекле прогрессив роль уйный. Татар халкы тупланган шәһәрләрдән беренче булып ул безнең театрыбызның пәрдәсен ача һәм сәхнә сәнгатебезгә к\п кенә көчләр бирә. Хәзерге вакытта татар совет сәхнәсенең зур осталарыннан булган Фатыйма ханым Ильская, Хәлнл ӘбҗәлилЪв, Мәҗит Ильдар һәм башкалар әнә шул Оренбургтан күтәрелея 
Хроника 
117 
 
 
чыгалар. Инде Октябрь революциясеннән соц Чкаловтагы татар театры совет чынбарлыгы шартларында үзенә яшәр һәм үсәр өчен тагын да киңрәк мөмкинлек таба. Элек аерым кешеләрнең инициативасы белән генә оешып, ничек кирәк алай эшләп килгән труппалар хөкүмәт карамагына күчәләр һәм җирле совет органнарының материаль һәм мораль ярдәме белән профессиональ театр булып, өзлексез рәвештә эшләп бара алуга ирештеләр. Театрның булып үткән бәйрәме вакытында җирле оешмаларның татар театрына карата бу уңай мөнәсәбәтләре ачык күренде. Чкалов өлкәсе хезмәт ияләре депутатларының Башкарма комитеты, театрның 15 еллык бәйрәмен билгеләп һәм шул вакыт эчендә ирешкән уңышларын күрсәтеп, махсус карар чыгарды. Шәһәрдәге барлык театрлар һәм сәнгать оешмалары татар театрының 15 еллыгын бәйрәм итүгә якыннан катнашып, аңа котлау адреслары бирделәр, яңа иҗат уңышлары теләделәр. Бу театрның 15 ел эшләү дәверендә күрсәткән хезмәте һәм ирешкән уңышлары шактый зур. 
Ул, колхоз-совхозларга йөрүче күчмә театр буларак, шул вакыт эчендә Чкалов өлкәсендәге татар һәм башкырт хезмәт ияләренә 3000 ләп спектакль күрсәтә, 2,5 миллион тамашачы аның бу спектакльләрен күреп узалар. Театр колхозсовхоз сәхнәләрендә татар драматургиясенең күрнекле әсәрләрен («Галиябану», «Банкрот», «Бишбүләк» һ. б.) кую белән бергә, Горькийның «Васса Железнова», «Тормыш төбендә» һәм Островскийның «Гаепсез гаеплеләр» кебек рус классик әсәрләрен дә куя. Аның составында татар сәхнәсенең танылган карт көчләреннән Хәдичә ханым Ханская, Гата Камский һәм Рөкия ханым Кушлов- скаялар эшлиләр. Шулай ук труппада бик өметле, талантлы яшь көчләр дә бар. Алар арасыннан бигрәк тә С. Мухаряпов. М. Ванюркина, 3. Галәутдинова һәм С. Саттаровалар үзләренең артистлык сыйфатлары һәм уен осталыклары белән аерылып торалар. Театрның художество җитәкчесе Вәли Фатыйхов труппаны үстерүдә, авыр сугыш елларында да аны саклап, эшләтеп килүдә зур тырышлык күрсәтә, театрның бүгенге уңышларга ирешүе өчен күп көч сала.
 
АЗЕРБАИҖАНДА ГАБДУЛЛА ТУКАЙГА БАГЫШЛАНГАН РАДИОТАПШЫРУ
 
27 нчс майда Баку радиостанциясе Азербайҗан радио тыңлаучылары өчен татар халык шагыйре Габдулла Тукайга багышланган махсус радио тапшыру оештырды. Тапшыру программасында «Мәшһүр татар 
шагыйре Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлы» дигән темада мәкалә һәм шагыйрьнең әдәби парчаларыннан Азер- байҗан телендә тәрҗемәләр укылды.
 
 
Татарстан АССР Мәгариф министрлыгы. Татгосиздат һәм Татарстан Совет язучылары союзы. Бөек Октябрь социалистик революциянең 30 еллыгы хөрмәтенә, татар телендә балалар өчен иң яхшы художество әсәренә ябык конкурс игълан иттеләр. Конкурсның үрнәк тематикасы: Немец басып алучыларына каршы Бөек Ватан сугышы вакытында совет халкының патриотлыгы һәм батырлыгы. Элекке һәм соңгы сугышларның полководецлары һәм геройлары. Бөек Ватан сугышы вакытында балалар һәм үсмерләрнең роле, аларның патриотик хәрәкәте. Сталинчыл дүртенче бишьеллык. Бишьеллык планны уңышлы төгәлләү юлында новаторлар һәм инициаторлар. Бу өлкәдә мәктәп һәм балаларның роле. Совет дәүләтенең юлбашчылары һәм җитәкчеләре; балаларның аларга булган мәхәббәте. Балалар бакчасында, балалар йортында һәм мәктәптә балалар тормышы. КОНКУРС Балаларның укытучылар-тәрбиячеләр һәм гомумән зурлар белән булган мөнәсәбәтләре. Балалар арасында иптәшлек мөнәсәбәте. 
Балалар һәм ата-аналар. Йорт хуҗалыгында һәм җәмгыятьтә балалар. Балалар оешмалары, үзешчәнлек түгәрәкләре. Балалар йортлары, Суворов мәктәпләре. Махсус хәрби мәктәпләрнең укучылары. 11лебезнең табигате, табигать байлыклары, экономикасы, фән һәм техникасы; совет галимнәре, мастерлары, уйлап табучылары, укытучы-тәрбиячеләре. язучылары, художниклары, элекке заманның бөек кешеләре турында белем бирүче художество әсәрләре. Җир шарының төрле урыннарындагы хайваннар, үсемлекләр, табигать шартлары. Төрле табигать һәм социаль шартларда яшәүче кешеләр турында; тере һәм тере булмаган табигать турында белем бирүче художество әсәрләре. Фәнни-фантастик һәм маҗаралы әсәрләр. Күңелле эчтәлекле китаплар. ТАТАРСТАНДА БАЛАЛАР ӨЧЕН ИҢ ЯХШЫ ӘСӘРГӘ 
Хроника 
118 
 
 
Конкурс шушы елның 1 нче ноябрена кадәр дәвам итәчәк (кулъязмалар 15 нче сентябрьгәчә кабул ителә. 1 нче ноябрьга жюрннең карары игълан ителергә тиеш). Конкурска теләсә нинди жанрдагы әсәрләр кабул ителә. Конкурска җибәрелгән әсәрләрнең күләме мәктәпкәчә яшьтәге балалар эчен 0,5 табак, мәктәп яшендәге балалар (I—IV класслар өчен 1 басма табактан ким булмаска тиеш. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен шул күләмдә билгеле бер темага караган кечкенә хикәяләр җыентыгы бирергә дә мөмкин. Конкурска тапшырылган әсәрләрнең тәрбияви ягына төп әһәмият бирелергә, эчтәлеге, эшләнеше белән балаларга аңлашылырлык булырга тиеш. Кулъязмалар машинкада басылган яки кара белән ачык танылырлык итеп язылган булырга тиешләр. Нң яхшы әсәрләрне бүләкләү өчен 1С премия 
билгеләнә. Беренче бер премия—15 мең сум. Икенче дүрт премия — 8 әр мең сум. Өченче биш премия — 5 әр мең сум. Кулъязмаларны девиз белән (авторнык фамилиясен күрсәтмичә) җибәрергә. Авторның фамилиясе, исеме һәм адресы икенче ябык конвертта җибәрелә. Кулъязмалар җибәрү өчен адрес: Казань. Кремль, Министерство Просвещения ТАССР. На конкурс. Конкурсның жюри составы: У. Контюков (Председателе), 3. Тннчу- рин, А. Әхмәт, М. Бибарсова, Л. Җәләй, Р. Козлова, X. Ярмөхәммәтов, А. Гомәр.
 
ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ УКУЧЫ БАЛАЛАР БЕЛӘН ОЧРАШУЛАРЫ
 8 нче майда Казанның 69 нчы кызлар мәктәбе укучылары белән язучыларның очрашуы булып үтте. Очрашуга күренекле язучыларыбыздан Кави Нәҗми һәм Гази Кашшаф иптәшләр катлаштылар. Алар балаларга үзләренең яңа әсәрләрен укыдылар. Кичә бик күңелле үтте.
 ТАТАР ФОЛЬКЛОРЫН ӨЙРӘНҮ
 СССР Фәннәр Академиясе Казан филиалының тел, әдәбият, тарих институтының әдәбият секторы фольклор группасы үткән елны өлкән фәнни сотрудник X. Ярми җитәкчелегендә Чаллы, Ворошилов һәм Сарман районнарына экспедиция оештырган иде. Экспедиция членнары 23 авылда булдылар. Аларда 45 халык әкияте, 8 бәет, 5 меңнән артык җыр һәм 10 нан . артык халык уеннары язып алынды. 1947 ел башында Апае районының ТанайТурай һәм Энәле авылларына тагын бер экспедиция оештырылды. Аларда халык әкиятләрен белүче 81 яшьлек Кәлимулла бабай Әхмәдишиннан һәм 76 яшьлек Зиннәт Габитовтан 15 әкият язып алынды. Быел җәй көне Минзәлә, Калинин, һәм Мөслим районнарына икенче экспедиция җибәрелә. Бу экспедиция вакытында да төрле авылларда Бөек Ватан сугышы фольклоры, халык әкиятләре, җырлав. бәетләр һәм башкалар җыйналачак. .Институтта халык әкиятләренең икенче кисәген басып чыгаруга хәзерлек бара. Фольклор группасы татар җырлары, халык бәетләре җыентыгын басып чыгаруга хәзерли. Бу җыентыкны төзүдә А. Шамов. X. Госман, В. Хаҗиев, А. Әхмәт һәм башка иптәшләр катнашалар. Татар халык әкиятләре рус теленә дә тәрҗемә ителә. Бу җыентык киләсе елда басылып чыгачак. Татар халык иҗатын тагын да киңрәк өйрәнү өчен урыннарда фәнни хәбәрчеләр челтәре булдырыла. Шул максат белән Алабугадагы укытучылар институты һәм Минзәләдәге педагогия училищесы янында даими базалар оештырылачак. Алар экспедицияләр чыгару һәм башка төрле юллар белән халык иҗатын өйрәнү һәм җыю өстендә эшләячәкләр. X. ӘБЖӘЛИЛЕВ ЮБИЛЕЕ Татар совет культура җәмәгатьчелеге, сәхнә һәм җәмәгать эшенә 30 ел һәм тууына 50 ел тулу уңае белән, РСФСР нын атказанган һәм Татарстанның халык артисты Хәлил Әбҗәлилевнең юбилеен үткәрде. Юбилейның рәсми бүлегендә Хәлил Әбҗәлилевнең иҗаты турында иптәш Гази Кашшафның доклады тыңланды. Докладтан соң юбилярны Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы исеменнән иптәш Динмөхәммәтов. Татарстанның ВКП(б) Өлкә Комитеты һәм Казан шәһәр комитеты исеменнән иптәш Тимофеев, Татарстан АССР Министрлар Советы янындагы сәнгать эшләре идарәсеннән иптәш Юрусов котлап чыгышлар ясадылар^ Татарстан АССР Министрлар Советы, ВТО, ВТО ның Татарстан бүлеге, Татар опера һәм балет театры, Казан Зур драма театры, Татар дәүләт академия театры, Яшь тамашачылар театры, Казан дәүләт консерваториясе. Татарстан Совет Язучылары союзы һәм башка бик күн оешмалар һәм предприятиеләр исеменнән юбилярны котлаулар булды һәм бүләкләр 

Хроника 
 
 
тапшырылды. Москва, Ташкент, Баку. Ленинград, Ашхабад, Чебоксар, Уфа, Куйбышев,Сверд-, ловск, Воронеж һ. б. күп шәһәрләрдән юбиляр адресына килгән котлау телеграммалары укылды. Кичәнең художество бүлегендә юбиляр катнашкан пьесаларның кайберләре — Борис 
Лавреиевның «Диңгездәгеләр өчен» нең 4 нче картинасы. Тажи Гыйззәтнең «Чаткыларының 4 нче картинасы, В. Шекспирның «Король Лирэыннан бер күренеш, Нәкый Исәнбәтнең «Хужа Насретдин» исемле комедиясенең беренче пәрдәсе уйналды.
 
КЫЙММӘТЛЕ КУЛЪЯЗМАЛАР СССР Фәннәр Академиясенең Казач филиалы каршындагы тел, әдәбият һәм тарих институтының кулъязмалар бүлегендә, институтның гыйльми эшчесе язучы М. Гали тарафыннан, өстенә 1784 нче ел дип язылган кулъязма китап табылды. Бу китапка 18 нче йөздә яшәгән һәм моңа кадәр әдәбиятта исеме билгеле булмаган татар шагыйре Рәхимкул Әбубакн- ровның Пугачев хәрәкәтенә багышланган шигыйләре, шул ук темага Габделжәлил Г?^Аел;юннанов тарафыннан язылган та- рисхи счерк һәм Габделмәннан Мөслимов- ныы шигырьләре тупланган. 
ТАТАР КОМПОЗИТОРЛАРЫНЫҢ 
Шушы көннәрдә Москвада Бөтенсоюз Радиокомитетының тавыш язу фабрикасында татар совет композиторларының зур формадагы әсәрләре тонфнльмга язып алынды. РСФСР ныц һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Җиһановның «Кырлай» исемле симфоник поэмасын, «Зөһрә» балетыннан өзекләрне, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Җәүдәт Фәйзинең марш һәм җырларын, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Александр Ключаревның татар көйләреннән эшләнгән сюитасын, 
композп- Казан университеты фәнни көтепханәсе- иең сотруднигы С. Камалов кулдан язылган тагын ике китап тапты. Боларның берсе беренче Казан гимназиясендә татар теле укытучысы Сәгыйт Хәлфии тарафыннан 1775 нче елда төзелгән татар әлифбасы һәм грамматикасының төп нөсхәсе. Бу китап 1778 нче елда башкалада басылып чыккан булган һәм аның бердәнбер басма нөсхәсе Москвада, Ленин исемендәге көтепханәдә саклана. Икенче китап— шул ук С. Хәлфин тарафыннан төзелгән русча-татарча сүзлек (ике зур томда). 
ӘСӘРЛӘРЕН ТОНФНЛЬМГА ЯЗУ 
тор Мансур Мозафаровның беренче симфониясен тонфнльмга ССР Союзының Дәүләт симфоник оркестры башкаруында язып алынды. Оркестрга Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Җәләл Старҗпһа- нов дирижерлык итте. Татарстанның атказанган артистлары Мөнирә Булатова, Фәхри Насретдинов, Татар дәүләт опера һәм балет театрының солисткасы Шәфика Котдусова, шушы оркестрга кушылып, татар совет операларыннан аерым өзекләр, ария һәм дуэтлар башкардылар.
 «АК ТӨННӘР» ПОВЕСТЕН ТИКШЕРҮ
 Май аенда Татарстан Совет язучылары Союзы каршындагы проза секциясе язучы Г. Әпсәләмовның «Ак төннәр» повестен тикшерде. Повесть турындагы кереш сүзне * < Май урталарында Арча педучилищесын- да Г. Әпсәләмовның «Ак төннәр» исемле повесте буенча укучылар конференциясе үткәрелде. Конференциягә катнашкан сту- язучы Ибрай Гази ясады. Фикер алышуларга Г. Халит, Л. Җәлән, М. Әмир, Ф. Хөсни, Ә. Еники, А. Расих, М. Мөнир иптәшләр катнаштылар. 
дентлар һәм укытучылар «Ак төннәр» повестен авторның уңышын күрсәтә торган әсәр дип таптылар