Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӘХЕТ ТУРЫНДА ЖЫР


  «Без бәхетле! Чөнки безнең гомер Туры килде якты бер чорга — Бөек Ленин белән Сталинны Бүләк иткән якты гасырга». Татгосиздат соңгы көннәрдә Кави Нәҗминең балаларга багышланган шигырьләр җыентыгын чыгарды. Бик хаклы рәвештә «Күңелле көннәр» дип аталган бу әсәрнең беренче битендә басылган «Ленин яши» шигырендә без югарыда китерелгән юлларны укыйбыз. Тирән патриотлык тойгыларын гади сүзләр белән әйтеп биргән бу юллар җыентыкның төп эчтәлеген, аның идея юнәлешен билгелиләр. Болар— бөтен совет кешеләре өчен, зурлар өчен дә, балалар өчен дә, уртак булган изге тойгылар. Без — бәхет- леләр, чөнки безнең гомер Ленин һәм Сталин яшәгән гүзәл гасырга туры килде. Без, Ленин һәм Сталин төзегән бөек коммунистлар партиясе җитәкчелеге астында, үзебезнең киң илебездә якты коммунизм тормышы урнаштырабыз һәм безнең балаларыбыз, шул тормышның гражданнары булып, бөек төзү эшен дәвам иттерүчеләр булып үсәләр. «Сталин гвардиясе» дигән шигырендә шагыйрь шул ук тойгыларны дәвам 
иттерә: «Безне үстерде Совет семьясы. Бөек Сталинның Без гвардиясе». Шуңар «Туган йортыбыз» шигыре ялганып китә: «Совет иле — туган йортыбыз! Шундый иркен синдә сулавы, Тауларыңнан бәхет җырыдай Шаулап ага чишмә сулары». Төрле шигырьләрдән китерелгән бу үрнәкләр җыентыкның авторы балаларга һәм яшьләргә коммунистик, патриотик тәрбия бирүне үзенә ачык максат итеп алганлыгын күрсәтәләр. һәм, шуның белән бергә, алар шагыйрьнең тел осталыгын да күрсәтәләр. Автор укучылар аңына чит булган ниндидер «тирән образлар» эзләми, фокусчылык белән маташмый, бәлки чын халык телендә яза. һәм моның шулай булуы аңлашыла да. Тирән лирика белән сугарылган «Бәхет» җырында ул үзе турында:
♦ Кави Нәҗми — «Күнелле көннәр». Җаваплы редакторы X. Шабанов. Күләме 76 бит. Бәясе 6 сум. Татгосиздат, 1946 ел. 

Тәнкыйть — библиография 
 
 
Җырлыйм икән, — мин җырлыйм Бәхетем бөтен булганга, Йөрәгемдә халкымның Шатлык дәрте тулганга», — ди. Тик безнең совет иленә генә хас булган сокландыргыч сыйфат — халыктагы рух күтәренкелегеннән, аның, бөтен авырлыкларны җиңеп, өзлексез алга баруыннан шагыйрьнең азык алуы, совет чынбарлыгының поэтик чынбарлык икәнлеге бу шигырьдә осталарча әйтеп бирелгән. Җыентыкка Кави Нәҗми иптәшнең балалар өчен язылган зуррак әсәрләреннән «Хәерле юл, апалар!», «Алмаз абый» һәм «Күңелле көн» кергән. Шулардан тыш байтак вак шигырьләр бар. Шулай ук И. Крыловтан, С. Маршактан, Л. Квитко- дан яхшы тәрҗемәләр бирелгән. Күләме ягыннан кечкенә булган шигырьләр дә авторның балалар психологиясен яхшы аңлавын күрсәтәләр. Алар яратып укыла торган итеп, матур, җыйнак язылганнар. Менә бик кыска гына «Диңгездә» шигыре. Безнең кызыл линкорлары- бызның, диңгез ярып, курку белмичә, алга барулары картинасын күз алдына китереп бастырган бу шигырь түбәндәгечә тәмам була: «Җил басылды. Көн ачылды. Ерак-еракта Сәлам бирә Маяк нуры Безнең байракка». Бу шигырь, һичшиксез, балаларда табигатьне сөю, кыюлык тойгыларын һәм шул ук вакытта кызыл • байрагыбыз белән горурлану тойгы- , ларын тәрбияли. Укыр өчен бик > күңелле язылган. «Кылыч» шигыре дә балаларны авырлыклар алдында тез чүкмәү, илнең азатлыгы һәм намусы өчен көрәшче булып үсү ; рухында тәрбияли. Кыскасы, Татгосиздатның Кави Нәҗми шигырьләрен кулга тотарлык бер китап итеп дөньяга чыгаруы мактаулы эш. Китапның техникасы һәм кәгазе дә яхшырак булса, балаларыбыз ныграк шатланырлар иде. Аннары, мәкаләнең ахырында тагын бер теләк белдерәсе килә. Татар совет әдәбиятында иң карт язучылардан булган Кави Нәҗми тезмәдә һәм чәчмәдә көчле 
сүз осталарыбызның берсе. Аның иҗатына карата укучы зур таләп куеп өйрәнгән, һәм китапта очраш- тыргалый торган мәгънә ачыксыз- лыклары, тел кытыршылыклары колакка чит тоелалар. «Яхшы булыйк» шигырендә автор бер бала исеменнән «Аңар үзебез гаеп» ди. Бу — «кәпрәеп»кә рифма өчен генә шулай алынган. «Үзебез гаеп» дип түгел, «үзебез гаепле» дип, яки «үзебездә гаеп» дип сөйлиләр. Балалар өчен чыгарыла торган китапларда тел дөреслегенә аеруча игътибар ителергә тиеш. Алмаз абыйның атны яхшы өйрәтүе турында сүз барганда, автор «чөнки ул бит кавалер» ди. Бу — кавалерист» мәгънәсендә булса кирәк. Л. Квиткодан алынган «Уенчык тай»да сүз башта бала исеменнән бара кебек. Ләкин дүртенче строфада инде автор: «Күзен ачып җибәрүгә, — Малай шак катты». — ди, монда мәгънә ачыклыгы югала. Мондый кытыршылыклар китапта бик сирәк очрыйлар (ләкин аларны бөтенләй булдырмаска да авторның көченнән килә). «Күңелле көннәр» җыентыгы балаларны күтәренке, күңелле рухта тәрбияли торган, аларга чын бәхетнең нәрсә икәнен аңлата торган бер китап булып чыккан. Мәхмүд