Логотип Казан Утлары
Хикәя

СОВЕТЛАР СОЮЗЫ ГЕРОЕ САБИР ӘХТӘМОВ 


1944 иче елның эссе июле. Сабир фронтның алгы сызыгында. Немецларның көчле контратакасын әле яңа гына кайтарган гвардеецлар ял итәләр. Кайсылары кырын ятканнар, кайсылары коралларын чистарта, кайсылары туганүскән җирләренә хат яза, кайсылары авыз эченнән генә җыр суза... Сабир үзенең танкка каршы ата торган мылтыгын ипләп куйган да, .уйга чумган. Барысы да кичә генә булган кебек: Сабир мәктәптә, якты классларда укуын, Чапаев, Щорс, Пархоменко, Дундич турындагы китапларны укып, үзе дә шулар кебек буласы килүен, аларның батырлыкларына соклануын, иптәш малайлары. белән «Үрмәкә» тавы буйларында сугыш уеннары уйнавын — һәммәсен ап-ачык1 хәтерли. Үзенә аң бирүче, тормыш юлына дөреслек, фидакарьлек һәм белем белән җитәкләп кертүче укытучыларын — Сарманаевны, Мостафинаны, Җаб- баровиы, Гайиетдиновны күз алдына китерә... Сабнрның каршында, ике генә километрда, немецлар торалар. Алар Сабирның атасын үтерделәр, ун меңләгән совет укучыларын мәктәпләрдән мәхрүм иттеләр, астылар, кистеләр. Алар бүген дә ике километр араның теге ягында совет халкын кыра, талый, үтерә, Германиягә каторгага җибәрәләр. 
  
Дошман ягыннан танкларның, көчле гөрелдәү тавышы чыгарып, шуышканы күренә. Свастикалы ташбакалар үрдән туптуры Сабир- лар өстенә юнәләләр. — Хәзерләнергә!— дигән .команда яңгырый. Аны рота, взвод һәм отделение командирлары кабатлыйлар. Сугышчылар дошман ягына карап окопларга басалар. Аларның күзләре кысыла0 төшкән, куллары каты йомарланып, танкка каршы ата торган мылтыкның ручкасын тоткан, тешләр кысылып, яңак сөякләре беленер дәрәҗәдә чыгып торалар. йөрәктә нәфрәт, үч, ачу!!! Беренче танк биеклеккә күтәрелә. Аның артыннан икенчесе, өченчесе, дүртенчесе... Җир селкенә. А ж д аһ а м аш и н а лар ы я кы н а й га н - пан якынаялар.  
Самат Шакир 
74 
 
 
— Огонь! Дошманга каршы көчле ут өермәсе ыргыла. Алдан килүче <$лара ташбаканың башнясы әллә кая очып китә. Ялкын икенче, өченче... алтынчы танкны да чолгап ала. Арттагы немец танкистлары, пушкаларын түбән төшереп, уңга да, сулга да кызу ут ачалар. Коточкыч гарасат. Металл өзгәләнеп чыңгылдый. балчык фонтаннары өскә күтәрелә, тимер чыбык киртәләрнең казыклары һавага оча, йөзәр яшьлек агачлар янып ава... Сабир башта азрак каушый. Бу бит аның фронттагы беренче көпе. Мона кадәр ул бары чын танкларга түгел, ә өйрәнү кырындагы агач танкларга гына аткан иде. Дәһшәтле сугыш хәлләрен карт солдатлардан ишетеп, үзен шуна алдан хәзерләгән булса да, үлем белән күзгә күз очрашу кыенрак икән. Ул, танкка каршы ата торган мылтыкның ручкасыннан тоткан хәлдә, бер иптәшләренә, бер ыжгырып килүче танкларга карый. Ни эшләргә? Ул, әлбәттә, атарга тиеш. Ләкин, гаҗәп, ул нигәдер ата алмый. Маңгаена салкын тирләр бәреп чыга. Аннан тагын иптәшләренә карый, тагын танкка каршы ата торган мылтыкның мушкасына күз төшерә... Ниһаять, Сабир ничектер атып җибәрә. Моны ул мылтык түтәсе иненә бәрелгәч кенә тоя. Ә дошманның беренче танкысын яндыргач, бронебойщик кычкырып ук җибәрә:— Яна! Яна! Куп тә үтми, немецлар, сугыш кырында янган «Тигр»ларын калдырып, чигенәләр. Ләкин озакка түгел, ян-яктаи яңадан һөҗүмгә кү-> чәләр. Сабир битендәге тирен сөртеп бетерергә дә, каскасын җайлабрак кияргә дә өлгерми, соры танклар (бу юлы сорыга буялган танклар) тезмәсе күренә. — Жолдас, уңга кара!—дип кычкыра Сабирның яшьтәше—1926 нчы елда туган казах егете Арыс- ланбай. Ерак Себеркең Алдан елгасы буеннан килгән Узин: — Сулдан да киләләр!—дип кычкыра. Сабпр* эндәшми. Тик, тешләрен каты итеп кыскан хәлдә, нәрсәдер пышылдый гына. Танклар артыннан посып килгән немец пехотачылары акыра-бакыра алга ташланалар. Атыш элеккегә караганда да көчлерәк төс ала. Са- бирның фронт юлдашлары берәм- берәм авалар. Бронебойщикларның да сафы сирәгәя. 
Окоплар сызыгына ук якынайган немец танкысына төзәп, Сабир атып җибәрә. Танк авыр ыңгырашып туктый. Өске люк ачыла. Гитлерчы танкистның башы күренә. Автоматчыларның берсе аны шунда ук кистереп ала. Немецларның атакалары сөрлегүгә, безнең яктан көчле «Ура» тавышы яңгырый башлый. Фашистларны таптап, сытып, җимереп, давыл булып, совет сугышчылары— гвардеецлар алга омты лалар. Сабирның фронттагы беренче көне шулай тәмамлана. Бу вакытта сугышлар Белоруссия җирендә бара иде. Сабир беренче һөҗүмдә үк зур чыныгу ала. Сугыш кырындагы батырлыгы һәм кыюлыгы өчен часть командиры аңа рәхмәт белдерә. Шунда ук, окоп эчендә, аны комсомол сафына алалар. Озакламый сугыш каргалган Пруссия җирләренә — кешелеккә агу өреп торучылар оясына күчә. Сабир Әхтәмов хезмәт итә торган гвардияче берләшмә иң беренче булып, Германиянең чик баганаларын түнтәреп, таптап, алга ыргыла. ‘Үлем ачысын кичерә башлаган дошман бөтен көче белән каршылык күрсәтә. Сугышлар аерата каты төс алалар. Гвардиячеләргә һәр мегр җирне диярлек яулап алырга туры килә. Фашистлар бирешмәскә маташалар. һәрбер йорт ут ноктасына әйләнә. Өй түбәләре, чардаклар, подваллар өчен каты көрәш бара. Дошман шашынганнан шашына. Өстәмә көч итеп, танклар һәм үзйөрешле орудиеләр сугышка кертә. Танклар Сабир урнашкан йортка 
Советлар Союзы Герое Сабпр Әхг.»м<»п 
75 
 
 
таба шуышалар. Үзйөрешле орудие ут ялкыннары сибә. Җимерек агач •өйләрнең стеналары чатнап яна, таш-балчык өермәсе күтәрелә. Күккә озын-озын төтен баганалары үрли... Сабир, гвардеецлардан аерылып, урамның бер ягында үзе генә бүленеп калган. Ул тиз генә таш йортның чардагына менеп, танкка каршы ата торган мылтыгын җайлап куя һәм немец танкларының килүен көтә. Менә урамны дер селкетеп бер танк шуыша. Бронебойщик берничә атуда аның чылбырын өзә. Танк туктый. Ләкин немецлар танкның пушкасын югары күтәртеп, ярсыган хәлдә, батыр бронебойщик урнашкан йортка снаряд яудыралар. Сабпр яткан бүлмәнең түшәмнәре ишелеп төшә. Штукатур һәм кирпеч тузаннары аны каплап ала. Гвардеец авыр һәм озын мылтыгын күтәреп, икенче бүлмәгә йөгерә. Шул чагында аягына нәрсәдер төшкәндәй була. Бу — осколок. Ул бот итен сыздырып узган. Чалбарның тездән югары өлеше бик тиз канга манчыла. Ләкин яраны бәйләп торырга вакыт 'булмый. Сабир тиз генә чардактан төшә дә икенче йортка йөгерә. Нәкъ шул минутта көчле шартлау яңгырый, һәм ул әле генә ташлап чыккан йортның чардагы кирпеч валчыклары булып төрле якка сибелә. «Сабир икенче йортның җимерелгән таш стенасы кырыена урнаша. Немецлар гвардеецның беренче мәртәбә ут ачкан йорт стеналарын тәмам, җимереп бетерәләр. — Атыгыз! Ләкин анда Әхтәмов юк инде, — дип пышылдый батыр гвардеец. Сабир икенче йорттан танкка ата башлый. Ләкин аны яндыра алмый. Немецлар күреп алалар һәм4 танкның пушкасы бронебойщик урнашкан йортка төбәлә. Бер-бер артлы ике снаряд килеп төшә. Таш йорт нигезенә кадәр селкенә. Сабир сыныклар астында күмелеп кала. Аннан чыга һәм тагын ата башлый. Сабпр ялгыз. Ә сугышта ялгызлыктан да начар нәрсә юк. Егетнең күңеле әллә нишләп китә. Пх‘, дип куя ул, НЧМЯ' Я иптәшләр дә кур<шми< I' ИЯ НП'И ;ui;ip? Ни иплиләр яля)РМиш J соңгы патроннарым 6in Сабир тапкиып пушшпч,шя /очи/ агын җибәрә һәм яны /ким^рч >■ Ач пары ачу белой кычкыря 
Я, хәзер атый карагыз иид< ’ Арттан икенче немен. чянкыеы килен чыга. Монысы иося-поея килергә унлаган күрәсеи,. Алдан йөрешле орудие аңа ку/ ичьш, бер туктаусыз атып тора. Сабир танкны алга ук җибәрә һәм актыккы патроны белән аны яндыри. Нәкъ шул вакытта гвардеецлар кайнар лава булып, атакага күтәреләләр. Аунап яткан немец үләксәләрен таптап,I янган танкларны артта калдырып, батыр егетләр дошманны куа китәләр. Сабир Әхтәмов та алар артыннан йөгерә. Ә соңыннан, шәһәр тулысымча дошманнан чистартылгач, часть командиры батыр бронебойщикның күкрәгенә Кызыл йолдыз ордены кадый. Көнчыгыш Пруссиянең соңгы кара крепосте Кенигсберг өчен каты сугышлар башланды. ... Иртә белән 'безнең гаскәрләр штурмга күчтеләр. Шәһәр ут-төтен эчендә. Ярсыган фашистлар тау-тау үлекләр калдырып, алга ташланалар. Тимер юл вокзалларында, вагон эчләрендә, биек манараларда сугыш кыза. Немец танклары иң әһәмиятле автомагистральне саклыйлар. Алар гвардеецларның юлларын тоткарламакчылар. Өч көн, өч төн каты сугыш туктамый. Дошман, бик күп җанлы көчен һәм техникасын калдырып, әкренләп чигенергә мәҗбүр була. Сабир бер үзе дошманның өч тан- кысын, үзйөрешле өч орудпесен, ике» бронетранспортеры// җимер гә һәм дистәләрчә фашистларны кыра. һәм менә, ике бәрелеш арасында- гы кыска тынлык. Тышта яз. Көн кояшлы. Мәҗрух агачларның яшел бөреләре яртылаш ачылганнар. Дары исләре арасыннан аларның хуш исләре борынга килеп бәреләләр. г Көчле янгыннан ничектер исән 
Самат Шакир 
 
 калган бер өйнең баскычында гвардияче бронебойщиклар нәрсә турындадыр әңгәмә сугалар. Сабир исә, кояшка кырын карап, үзенең Тәкәнешеи сагына. Куе агачлы, җиләкле «Казаклар» урманы исенә төшә. Кызгылт гәрәбә кебек бодайлар үскән «Түбән бай» басулары күз алдында дулкынлана. Ул җырлый башлый: Иртә искән тац җилләре Илтсен сезгә сәламем... Аннан соң русча «Огонек»ны җырлап җибәрә. Башка иптәшләре дә аңа кушылалар. Җыр тынгач, Сабпр юл капчыгыннан кәгазь, карандаш чыгарып авылына — Югары Өскебашка хат язарга утыра. Ул моңа кадәр дә бик күп хатлар язды. Аларның күбесе кызларга, кардәшыруларга, укытучыларга, колхозчыларга иде. Ә бүгенгесе? Бүгенгесе авылга... Ул бөдрәрәк чәчләрен кашып ала. «Их, тизрәк кайтып күрсәң иде!» дип куя. Карандаш белән тиз-тпз яза башлый: «Сагынам, Тәкәнеш... Синең гаскәр кебек тезелгән төз чыршыларыңны, текә маңгай кебек тауларыңны, язгы кар сулары белән ерылып беткән «Путап» буйларыңны өзелеп-өзелеп сагынам!...» Хатны язып бетерергә мөмкинлек булмады. Немецлар ягыннан килеп төшкән снаряд йортның түбәсен каерып ыргытты. Аның артыннан бер-бер артлы тагын ату тавышлары ишетелде. Сабир тиз генә хатны бөкләп куеп, кесәсенә тыкты, һәм иптәшләре янына йөгерде... — Сугышлар Германиянең йөрәгенә— Берлинга якынлаша, һәрбер сугышчы алга, бандитлар оясын тизрәк туздырырга ашкына. Иң зур шатлыклы, бетмәс-төкәнмәс бәхет китергән көн, соңгы туптан соңгы снарядны ату көпе якынлаша. Тышта май кояшы кблә. Иркен мәйданда гвардияче бронебойщиклар тезелгән. Тэз гәүдәле,, спай киемле, башына аксыл бөдрә йонлы папаха кигән часть командиры Шевалдин саф алдына баскан да үзенең егетләренә карын. Бу часть аның белән Сталинградтан Оршага, Оршадан Кенигсберг- ка хәтле данлы юл үтте. Бу часть дүрт елдан артык авыр сугышларны үз җилкәсендә күтәреп килде. — Иптәшләр! — диде командир,— бөек Ватаныбызның азатлыгын саклап, дошманнарга каршы сугышта күп мәртәбәләр тиңсез батырлык күрсәтүе өчен, СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән безнең батыр бронебойщигы- бызг «бала шикелле саф йөрәкле арслан» — (ул Ворошиловның гражданнар сугышы чорында кызыл командир Дундпчка карата әйткән сүзен һәрвакыт искә ала иде) ^яшьлек Сабир Әхмәтҗан улы Әхтәмов- ка Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Командир, сүзең дәвам иттереп, Сабирның батырлыгы, кыюлыгы турында сөйләде. Соңыннан: — Тәбрик итәм, батыр егет,— диде. Сабир, бераз каушаган хәлдә, алга чыкты. Бераздан көр, калын тавыш строй алдында яңгырады: — Советлар Союзы өчен хезмәт итәм! Гвардия байрагы майның шаян җилендә канатланды, яңадан-яңа батырлыкка өндәп чайкалды. Тынлы оркестр «Изге сугышка» гимнын яңгыратты...