Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

А. ТВАРДОВСКИЙ * ВАСИЛИЙ ТЕРКИН*
 АВТОРДАН 
Сугышларда, походларда, Эссе, туганлы юлларда һәм кыш!кы салкыннарда Гади судан яхшысы юк, Салкын судан татлысы юк Бик сусаган чакларда. I I Коедамы, буадамы, Елгадамы, торбадамы, Тояк эзендәге сумы, Бөядәме, чишмәдәме, Кирәк бозлы бәке суы, Кирәк инеш суы булсын, Үзән булсын, уйсу булсын, .Тик эчәргә су булсын. Авыр юлда, зур сугышта йөргәндә янып-пешеп. Урманда, кырда, куышта, Карда ятканда өшеп, Гади аштан яхшысы юк Мулырак булса өлешен, Ләкин мондый мөһим эштә Повар булсын үз кешең. Юкка гына болганмасын, Кай чак төнен кызганмасын, Ләкин ашы аш булсын, Майлары йөзеп торсын. Ачыгып килгәндә әлсерәп, Туңып кергәндә калтырап һәрвакытта ашы булсын Кайнарырак, яхшырак. Көрерәк булса күңел Сугышуы да җиңел, Көч күп була. Ләкин монда Эш ашта гына түгел. Ашамыйча тәүлек буе, Хәтта күбрәк торып була. Ләкин кай чакта сугышта Торып булмый бер минут та Көлке, йомры сүздән башка Шаян такмак,                      * Александр Трифонович Твардовский иң күренекле совет шагыйрьләреннән берсе. 1936 елда аның «Муравня иле» исемле поэмасы басыйып чыкты һәм бу поэма өчең авторга Сталин премиясе бирелде. Ватан сугышы елларында А. Твардовский фронтта булды һәм, бик күп шигырьләр, очерклар белән бергә, үзенең мәшһүр поэмасы — «Василий Теркин»ны язды. Бу поэма, шулай ук. Сталин премиясе белән бүләкләнде. Без шушы әсәрдән аерым өзекләр урнаштырабыз. Ред. 
мәзәк сүздән, Тапкыр һәм җор сүздән башка. 
Торып булмый бит, егет Бомбежка дан бомбежкага Чаклы арада гына да Бер төрерлек тәмәкесез Чыдап булмаган кебек. 
Чыдап булмый икән һәр көн... Җырга дәртең булмаса, — Чын герой Василий Теркин, Вася Теркин булмаса. 
Тагын нисез яшәп булмый? Тагын... бер нәрсә фәкать, Ул да булса — хакыйкать. Туры, йөзгә бәрә торган, Иң, иң ачы хакыйкать, Аннан башка юк тәкать. Тагын нәрсә? Бетте бугай. Кыскартып әйтсәк болан: Китап сугышчы турында — Башы да юк, ахыры да. Ни өчен соң башы юк? Баш язарга вакыт юк! Ни өчен соң ахыры юк? Аңа да җавап табам: Героемны кызганам! Сугыш башланган бер көнне, Җиргә бәла килгән көнне  
А. Твардовский 
? 18 
 
 
Икәү бергә очраштык. Без чынлап, Василии Теркин, Синен белән дуслаштык. 
Син миңа бик күп булыштың, Мин сиңа булдым терәк. Мондый авыр зур сугышта Безгә Теркин бик кирәк, Шундый чакта иске дусны Мөмкинмени ташларга? 
Иске дуска ни җитәр? Рөхсәт итегез китапны Уртасыннан башларга. Аннан соң үзе китәр... 
ПРИВАЛДА 
— Карт дигәнең ахрысы Булгандыр башлылардан: Арба өстендә аш пешерү Эшен уйлан чыгарган. 
Бердән ашы. Икенчедән Боткасы гаҗәп икән; Моны уйлап чыгарган карт Шәп икән, бик шәп икән. 
Тагын бер генә кашык Салсаң иде дип сорыйм. Мин бит инде сугышның Икенчесендә йөрим. Игътибар ит солдатка. — 
Читкә карап әйтә повар: — Бу яңа килгән егет Нечкә түгел тамакка.» Күз төшереп солдатка Чак кына башын кашып, Повар өсти бер кашык һәм көлеп әйтә аңар: ' — Син, егет, бу тамак белән Флотка хезмәткә бар! — 
— Рәхмәт, иптәш! Мин әле Булганым юк флотта, Миңа ярый пехот та. Мин риза синең урынга Пехотта повар булырга...» Егет нарат төбендә Утырырга төп таба; Бөкерәеп утырып Басым ясый боткага. 
Ә сугышчылар тегендә Күзләре белән үлчиләр: «Үз кешебез бу!» диләр. 
Бөтен полк йоклаганда Арып, изсрәп. Беренче взвод эчендә йоклаучы сирәк. 
Әлеге нарат төбендә Төтәлде махорка, ( Сугышта сугыш турында Сүз 
сөйләде Теркин. — Сүзне сезгә мин, егетләр, Баштан түгел, уртасыннан Тотып башларга булдьим: Бу сугышта мин, егетләр, Берне түгел, әллә ничә Пар ботинка туздырдым. Сез, менә,’ сугышка килеп, Мылтык тотып йөрисез. Сабантуйның ни икәнен Сез мөгаен белмисез!.. 
— Сабантуй ул бәйрәм бугай, Нәрсә булсын сабантуй?.. — Сабантуй ул төрле-төрле. Белмәгәчтән, телең тый! Көтмәгәндә өстеңә Бомба ява башласа, Әйтереңне әйтеп куй. Үлми калсаң, кайгырма, \ Бу — кечкенә сабантуй! ' 
Бераз гына ял иткән бул, Тарт тәмәке, аша, туй. Аның к у рк ы н ы ч р а гы Минометлы сабантуй. Бусы тирәнерәк йөри, Бусы ныгырак чукый. Ләкин әле бу сабантуй, Гик уртанчы сабантуй. Сабантуйда хикмәт зур. Дошман керә, дошман дулый. Син дә шулай дулыйсың! Бусы инде сабантуйның Башкарагы, зурысы. — 
Егет бераз туктап торды, Мундштугын тазартты; Каш астыннан карап алып, Әнгәмәнс яңартты:
Василий Теркин 
19 
 
 
— Иртә белән тышка чыгып, Син карап, калтырап торасың: Шул вакытта килә ашыгып Немецның мең танкысы!.. — Ай, һай, егет, арттырасың!.. — Нигә миңа арттырырга, Ни сөйлисең син, исәр? — Бер юлы мең... күбрәк була. — Ярый, биш йөз дә җитәр. 
— Биш йөз дә күп, әйт дөресен, Нәрсә куркытып сөйлисең, Без бит түгел бала-чага? 
— Ярый, өч йөз, бер йөз. булсын, Берәү булсын, ялгыз булсын, Каршысына барып кара! 
— Дөрес языла газетта: Танклар килгән вакытта Ярдәм итмәс куак, дип. Тыштан куркыныч булса да Танк сукыр һәм чукрак, дип. 
— Әйе, сукыр. Син ятасың, Дер-дер селкенә чокыр. Танк килә дә басып китә, Ул бит күрми, ул сукыр. 
Мин сиңа кабатлап әйтәм: Белмәгәчтән, телең тый. Сабантуй ул шундый нәрсә, Хикмәтле ул сабантуй. 
Сабантуйның көче җитә . Миеңне чуалтырга. Менә бездә бер егетне... Кемдә бар соң тартырга?.. — Шаян егетнең авызына Бары да торалар карап. Шәп тә соң әгәр берәрсе Алдый белсә остарак. 
Урманнарда, кырларда, Яңгырда, салкыннарда. Шәп тә соң шундый бер егет Булса зур походларда. 
һәр кичне әйтәләр аңар: — Син күңелгә юаныч, дип. Яле тагын сөйләп җибәр, Василий Иваныч — дип. 
Төн караңгы, җир юеш, Костер пыскый бик әкрен. 
— Юк, егетләр, ятыгыз, Йокларга кирәк бүген. — 
Җиңенә башын куеп, Корырак калган җиргә Теркин ятты йокларга Егетләр белән бергә. 
Шинеле юеш, авырайган, Чыланган ул? яңгырларга. Чыршы — ызба, түбә — күку< Аста калган кабыргалар, Исе китми тамырларга. 
Тамырга да исе китми, Йомшак урын эзләми. Кайда ятса, шунда йоклый, йокы ястык теләми. 
Аркасына тарта төште Шинеленең чабуын. Уйлап алды бер карчыкның Мичен ‘ягып, түшәк салып, Юрган белән ябуын. 
Дымлы җиргә ятып йоклый, Талчыккан, арган егет. йоклый бирә безнең герой-, Үз өендәге кебек. 
Ач булса да, тук булса да, йоклый ялгызы булса да, йоклый төркем эчендә; Калган йокысы өчен дә, Запас булсын өчен дә. 
Белмим, безнең Теркин төнлә Берәр төш күрә микән, Көнчыгыштан, чигеп килү Төшенә керә микән? 
Күрә микән Вася Теркин йөз чакрымнар үткәнен, Өстендәге гимнастерка Тиргә катып беткәнен? 
Бигрәк зур бит безнең җиркәй. Иркен бит ул, киң бит ул. Ятларныкы булса икән, Үзебезнең җир бит ул! Гырлап йоклый Вася Теркин, Еш-еш алып сулышын. Җир — дисәң, җир безнеке ул, Сугыш — дисәң, мин дә йөрим Җирем өчен сугышып.
А. Твардовский 
 
 
Авыр җәйне онытып йоклый. Читтә торсын кайгылар. Бәлки таңда берәр яңа Сабантуй килеп чыгар. Сугышчылар бергәләшеп Йокыларын туйдыралар. Часовойлар аерым-аерым Төнге постта торалар. Төн караңгы, ялгыз торган Часовойга күңелсез. Уйлый, нидер исенә төшә, Көлемсери ирексез. Көлемсери часовой. Урын калмый йокыга. ~ Ярый әле туры килгән Теркин безнең ротага. 
Теркин дигән кешегез, Нинди кеше, кем соң ул? Ачык итеп әйткәндә: Гап-гади бер егет ул. Ләкин егет бер дигән. Ләкин имеш андыйлар Взвод саен, рота саен Ьер булса да бар диләр. Көче нәрсәдә икәнен Безгә әйтү бик җиңел: Бу, билгеле, аның тышкы Кыяфәтендә түгел. Буйга да гади, садә, Зур да түгел, кыска да; Герой ул геройлыкка- Карелия фронтында Йөргән икән сугышта. Без сорашып тормадык Анда булган хәлләрен. Ни өчен аңар анда Медаль бирмәгәннәреи. 
Ярый, мондый темага Сөйләп тору җиткәндер. Бүләкләү исемлегендә Бәлки хата киткәндер. Күкрәгенә карамагыз, Йөрәгенә карагыз! Сафка баса июньдә, Утка керә июльдә. Шулай итеп безнең Теркин Тагын хәрби киемдә. — Дошманнарда ядрә юк, Минем башка ярарлык. Бер осколок тигән булды, Ул яра да тиз төзәлде. Өч тапкыр камадылар. Чыктым. Тоталмадылар. Сугышларның, атышларның Ниндиләрен күрмәдем. Бик тынгысыз булды булуын, Ләкин барыбер үлмәдем. Юк, юк, күп тапкырлар «үлдем», Күп тапкырлар терелдем. Беркадәр мин «таркатылдым», Беркадәр «бетерелдем». Ләкин безнең герой исән. Тарта, ашый һәм эчә. Теләсә нинди сызыкта Дошман белән ‘ сугыша. Авырлыклар күп булса да, Алга, туры бар карап. Бу әкият башы гына, Әкияте алдарак. 
Ә. Еникәй тәрҗемәсе.

 
 
НУР БАЯН 
ШИГЫРЬЛӘР
 Тирә-якта үлән чәчәк аткан, Каен яфрак ярган урында: Кара күзем алга төбәп ятам Тирән окоп, һәм киң болында. Кулымдагы җитез автоматның Алга төбәп куйдым көпшәсен, Мин хат яздым, тизрәк җитсен хатым, Зәңгәр күзем яшен түкмәсен. Хатым китте йомшак таңгы җил күк, Гомер дустым, сөйгән ярыма, Ә мин калдым сугыш яланында, Караңгы төн. Бомба ярыла. Яңгырсыман өскә пуля ява, Бала елый кебек еракта, 
Хат язсам да инде бармас төсле, Ахыры ерак киттем илемнән, Бала чакларымда уйнап йөргән, Чия чәчәк аткан җиремнән. Ерак киттем. Бөдрә чәчле таллар Көтәләрдер таныш җырчысын, • Гүя үкси анда хәлсез ана, Иркәм тавышы килә колакка. 
Ярсып-ярсып атам һәр пулямны, Ватан өчен, туган ил өчен, Балам өчен, атам, анам өчең, Назлап сөйгән нечкә бил өчен. 
Үлсен дошман яткан урынында, Халкым яше аны чорнаган, Миллион кабер рус болынында, һәм кан ага һәрбер елгадан. 
Үлсен немец. Бетсен һәм дөмексен, Рус халкы калсын дан булып, Украинабыз кабат чәчәк атсын, Роза торсын таңгы ал булып. 1912 
Көтәләрдер .кырлар, биек таулар Шат күңелле еллар юлчысын. Борчылмагыз, мине белгән дуслар, Шат җырчыгыз сезне онытмас, Бер кайтыр ул якты кояшсыман Дошманнарны җирдән корыткач. Май, 43 Донсц
 
 
Минем өстән пуля яуса да, Җәрәхәттән каннар тамса да: Халкым өчен постта торырмын, Халкым өчен туры булырмын. Авырлыклар миңа килсә дә, Барыр юлым дошман киссә дә: Тереләй бирелмәмен дошманга, Хыянәт итмәм Татарстанга! Кая гына аяк бассам да, Тик бер генә пуля атсам да: Сөйгән халкым 
өчен барысы да, 1 уры улың, халкым, мин сиңа. Ин> ь, 43 Украина даласи