Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

МОСКВА .Газетада, китапта Бу исемне күрүгә — Күз аллары яктырып, Нур сирпелә күңелгә. — Москва! — Дип әйттекме, һәркайсыбыз аны без — Илебезнең йөрәге Икәнлеген аңлыйбыз. Үткәне — сигез гасыр, Киләчәге — мең гасыр! . Шулай мәңгелек итте Москваны СССР. Тапкан төсле .дәрт - дәрман, Бар тереклек кояштан, — Яшәү тамырларыбыз Москвага тоташкан. Маяк булып, Москва, Балкыдың Русь илендә. Сиңа хөрмәт күрсәтә һәр милләт үз телендә. — Мәскәү каласы таш кала, Бар калаларга баш кала. Егет кеше ил йомышын Җан аямый башкара... Безнең Казан хакында Мәкал бар рус халкында, Мәгънәсе аның шул ук: — Казань городок — Москвы уголок. Бу сүзләрдә чагылц Дуслык, якын туганлык. Безнең бөек Русь иле Шушы юлда торган нык. Шул бердәм көч җимерде Дошманнарның-барын да — Ливон ордаларын да, Напольон яуларын да. Аңлатты бар. дөньяга Бездә шундый көч барын — Унҗиденче елдагы Октябрь сугышлары. Шул бердәмлек салюты, Җиңү маршы астында, Яңгырады Берлинда, Порт-Артур кыясында. Тантанасы иде бу Без туып үскән илнең. Җиңеп чыкты хак эше Ленинның, Сталинның! Намус белән, Москва, V ттең бу данлы юлны. Мәңге яшә, Москва, — Чын азатлык символы! Тыныч хезмәт һәм бәхет Илендә снн, таш кыя Кебек горур, мәһабәт, Мәңге яшә, Москва!*
 
Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез! 

 
ӘХМӘТ ЕРИКӘЙ ★ 
МИН СТАЛИННЫ КҮРДЕА1
 Мин үземнең тормыш юлым итеп Бөек Сталин юлын сайладым. Барган юлымда мин кулларымнан Төшермәдем аның байрагын. Аның нурларыннан нур алдым мин Тормышымның матур таңында; Сталин сүзе минем йөрәгемдә, Сталин фикере минем канымда. Аның йөрәгеннән ут алдым мин Маяк булсын өчен юлларга; Аның бөек исмен җыр иттем мин Дөнья яңгыратып җырларга. Бөек юлбашчыны моңа чаклы Бары укып кына белә идем; Киноэкраннарда, рәсемнәрдә, Төшләремдә генә күрә идем. Аның тавышын эфир аша гына Моңа чаклы ишетә алайдем. Бөек юлбашчыны күрер өчен Бала кебек хыялланайдем. Менә, Сталин торган йортка кердем, Теләгемә тагын ирештем: Мин үз күзем белән күрдем аны, Үз авызыннан сүзен ишеттем. йөрәгемдә шатлык ташып бара, Күңелем канат җәя кош кебек, Бу очрашу — кабатланмый торган һәм онтылмый торган төш кебек. Мин Сталинны күрдем! Мин бәхетле, Сталин дәверендә яшәдем; Мин гел биеклеккә менә бардым, Мин яшәгән саен яшәрдем.
 
БӨЕК БАШКАЛА
 Москва, Москва! Нинди матур исем, Күпме мәгънә монда, күпме ямь. Гүзәл Москва, иртән торган саен ' Сәламемне сиңа күндерәм. . 
Москва, Москва, исмең кабатласам, Рәхәт була минем күңелгә, йөрәгемдә тамыр җәйгәнсең син Суырылмаслык булып гомергә. 
Алтын гөмбәзләргә күз салам да, Бүген тагын горурланам мин. Бүген тагын синең хакта уйлап, Кремль буйлап үтеп барам мин. 
Менә шушы курантларга карап Сәгатьләрне тигезлибез без. 
Менә шушы йолдызларга карап, Юл йөргәндә юл эзлибез без. 
Туган илнең данлы башкаласы, Туган илнең бөек йөрәге. Син батмаска туган нурлы кояш, Син һәркемнең якты теләге. 
Москва, син бөеклек, дуслык йорты, Син азатлык,» бәхет сарае; Халык даны, илнең җәйге таңы, Ал чәчәкле, гөлле яз ае. 
Ерткыч дошман сиңа теш кайрады, Кулын сузды, күзен тондырды. Москва — гранит. Дошман теше белән Бергә шунда муенын сындырды.

 
Без һәммәбез бардык синең өчен, Туктамадык кичен, көндезен. Каныбыз белән карны кызарттык без, Кызармасын өчен ил| йөзе. 
Москва, син бит якты идеалларга Бара торган юлның маягы. Син җиңүче! Сиңа нурын сибә Тынычлык һәм хезмәт байрагы. 
Тагын шаулый хезмәт, ташкыннары; Җанга рәхәт төзелеш җыры ул/ Матур булып тагын нурлар балкый; Безнең бөек җиңү; нуры ул. 
Синең йортларыңның түбәләре йолдызларга барып терәлер. Москва тагын матуррак булыр, Сталин уйлаганча бизәлер. 
Синең чатларыңда нур балкытып Яңадан яңа утлар кабыныр; Озакламый таш урамнарыңда Утызар катлы йортлар салыныр. Москва, син зур диңгез, шул диңгездә Мин башкарам тамчы' хезмәтен. Мин беләмен барлык диңгезләрнең Тамчылардан торган хикмәтен. Шуның өчен синнән аерылгысыз Уем, фикерем, якты теләгем. Синең бөек йөрәгеңә карап Тибә минем нәни йөрәгем. Шатлыкта да, кайгы килгәндә дә Син чыкмассың минем исемнән. Мин бәхетле^ сине сакладым мин,. Синең сурәтең бар күкрәгемдә — Дан медальләремнең берсендә!..
 ЭШ КИЛӘ КУЛЫБЫЗДАН
 Тирә-якта без кабызган Утлар балкып торалар. Безнең кулларыбыз эшкә Үзләре сузылалар. Без эштә дә, көрәштә дә Дәртлеләрдән дәртлерәк. Яңа җиңүләрне теләп Ашкынып тибә йөрәк. Җиңелмәдек сугышта без — Көчлеләрдән көчле без. Сынатмабыз тынычта без — Намус белән эшлибез. Безнең туган илебездә Хезмәт дан эше безгә. Матурлык биреп тора ул Безнең тормышыбызга. Армый-талмый без барабыз Мөкатдәс юлыбыздан. Кая гына барсак та без Эш килә кулыбыздан. Безнең эштә, зур көрәштә Батырлык байрак булсын. Безнең бөек Ватаныбыз Тагын да баерак булсын. Без кабызган якты утлар Ил балкытып торалар. Безнең кулларыбыз эшкә Үзләре сузылалар.