Логотип Казан Утлары
Публицистика

НУР БАЯН

(Үлүенә ике ел тулу уңае белән) Гражданнар cyrfiiuw тынып, ил- не, хуҗалыкны аякка бастырv эшләре гөрләгән чор иде. Гражданнар сугышында чыныгып кайткан яшьләр үзләренең сугыш тәҗрибәләре белән уртаклашалар, шул героик һәм романтик җырларын көр тавыш белән җырлыйлар иде. Безнең авылларыбыздан революция елларында малай булып йөргән яшь иҗат көчләре күтәрелә һәм, өлкән абыйлары белән бергә, социализм чорының туып килә торган яңа кешеләрен һәм аларның кешелек сыйфатларын сурәтли башлыйлар. Әнә шул төзү чорында күтәрелеп чыккан яшьләрнең берсе Нур Баян булды. Нур Баян чын-чынлап революция тарафыннан күтәрелгән, совет системасында тәрбияләнгән шагыйрь. Ул 1905 нче елның 15 маенда Татарстанның хәзерге Калинин районы Әнәк авылының ярлы крестьян семьясында туган. Октябрь революциясенә чаклы булган бөлгенлек, җирсезлек, кайгы-хәс- рәт күренешләрен Баян үз күзе белән күреп үсә; алай гына да түгел, ул шул ярлылыкның ачылыгын, авыр йөген үз җилкәсендә дә күтәрергә өлгерә. Соңыннан, шагыйрь булгач, ул үткәндәге рәхимсез тормышны кайтакайта нәфрәтләнеп искә ала: Көтү йөртеп үтте җәйләребез, , Тау буенда, кырлар чигендә. Сүс чыбыркы булса иңсәләрдә, Чәйнек йөрде бер як билеңдә. («Онытылмас яшьлек») Яшь Баян әтисе белән эш эзләп йөри, ачлыкның бөтен авырлыгын 
  
кичерә. Аның укуга дәрте көчле була. Әтисе’ Галим абзый да улының бу теләгенә каршы килми һәм', барлык көче белән, аны якты дөньяга чыгарырга тырыша. Революциянең җимеше буларак бер-бер артлы үсеп торган мәктәпләр, курслар үз ишекләрен хезмәт ияләренә киң итеп ачалар. Баян 1921 елга кадәр үз авылларындагы мәктәптә укый. Ачлык елларында (1921—22) Пермь (хәзерге Молотов) шәһәренә китеп, электр станциясенә мич ягучы булып керә. Шунда беренче тапкыр ул промышленность- хезмәте һәм эшчеләр белән таныша. Бер елдан соц ул, авылларына кайтып, крестьян эшен башкара. Ләкин аның омтылышы югарыга таба юнәлә. Ул, совет хөкүмәтенең хезмәт ияләре яшьләре өчен киң мөмкинлекләр тудыруыннан файдаланып, укырга омтыла. Бу вакытта инде ул революциягә чаклы булган татар демократик язучы
Нур Баян 
I 91
 
 
 
ларының әсәрләре беләи яхшы талышкан һәм алар белән рухланган була. Менә Нур Баян Казанга килә. Ул 1923 елда Татар-башкырт хәрби мәктәбенә укырга керә. Хәрби мәктәп Баянны политик яктан хәзерли, аның дөньяга карашын киңәйтә, сыйнфый аңлылыгын үстерә. Соңыннан ул шушы мәктәп турында тирән ихтирам һәм канәгатьлелек белән шигырьләр ЯЗДЫ: 
Кайнадым да Шушы йорт эчендә — * Белдем: Бире көрәш даһилары тезелгән, һәр ротада шлемлы егетләр Юл сызалар Ленин эзеннән. Син, казарма, безгә гыйлем йорты, Исмен кызыл мәктәп — яңарган, Бу мәктәпкә сөенеп җыелганнар Эш уллары чүкеч-сабаннан. («Көрәшчеләр штабында»). Нур Баян Хәрби мәктәптә яшь совет әдәбияты белән дә ныклап таныша. Ул елларда Хәрби мәктәпнең комиссары булып язучы Кави Нәҗми эшли һәм ул курсантларга әдәбият укыта. Бу дәресләр Баянны рухландыралар, әдәбиятка буЛган мәхәббәтен үстерәләр. Озакламый ул үзе дә каләм көчен сынап карый. Аның. беренче шигырьләре совет власте ярдәме белән кояш нурын күргән авыл яшьләренең шатлыклы тойгыларын сурәтләргә омтылудан гыйбарәт булалар. Алар әле шагыйрьнең шигырь техникасы өстендә дә, идеяне, теманы төгәл сурәтли белүдә дә чыныгасы барлыгын, тирәнәясе, үсәсе барлыгын күрсәтәләр иде. Нур Баянның беренче тапкыр матбугатка чыгуы 1925 елда булды һәм, хәзерге көннең таләпләреннән чыгып, ул шигырьләрнең җитсшсезлекләрен никадәр сөйләсәк тә, шул чорның яшьләрендәге аң чагылышын өйрәнү өчен әһәмиятле • булуларын, расларга тиешбез. Нур Баян, яшь комсомолец буларак, үз чорының политик-экономик тормышы белән якыннан танышып тора, көндәлек тормыш китереп куйган бурычларга җавап бирергә тырыша һәм ул, каләмен бик тиз активлаштырып, үзенең художество осталыгын да үстерә бара. Нур Баян «Безнең юл» журналында һәм Казанда чыга торган газеталарда еш кына басыла башлый. 1928 елда аның бер-бер артлы ике җыентыгы («Уракчы кызлар», «Җимерелгән окоплар») басылып чыга. Шул ук елны Баян «Кызылармеец» 
газетасына күчеп, анда әдәби сотрудник булып эшли башлый. Совет әдәбияты тарихында 20 нче еллар әдәбияты дип исемләнгән чорда Нур Баян киң масса укучылар тарафыннан танылып өлгерде. Ул, бу чор өчен характерлы булган гражданнар сугышы һәм хуҗалыкны аякка бастыру темасына язып, совет кешеләренең үсешен, формалашуын яктыртты. Бу — шул елларда иҗат иткән совет язучыларына хас нәрсә •һәм Баян аңардан читләшә алмый иде. Ул Кызыл Армиягә, гражданнар сугышы эпизодларын күрсәтүгә үзенең бик күп шигырьләрен багышлады. Авыл турында язганда да гражданнар сугышын искә алды, промышленностьны искә алды: Шак каттым мин синең кызларыңа. Хат язалар, энем, үзләре. Җырлыйм, Авылым, сине җырлыйм, Завод җырлыйм, Сахра, Зур тайга. Белдем инде, авылым, тормышыңны, ' (Китәм хәзер) Кайткан идем тик мин бер айга. («Әткәм авылы», 1926) 
Уралларга киткән вагоннарга, Баш ияләр дулкңн арышлар Ә паровоз, Уралын сагынган күк, Рельс буйлап юлына ашыга. Ындырларда бодай көлтәләре Тәмле исләр чәчкән юлларга, Быел ындырларда үкерәүкерә Молотилка дуслар җырларлар. («Урал итәгенең авылы», 1927) 
Гөлнурны әйтсәң, Хәзер инде, Аң ала ул алгы көнена Тиздән аңа ячейкада
Г. Кашшаф 
92 
 
 
Сөйләр өчен доклад бирерләр. Тиздән-тнздән аца җиңгиләр дә Киңәш сорап янына килерләр. («Гөлнур», 1928). 
... Моннан яшь егетләр Шахталарга китә булганнар... Шахтер Гәрәй шушы ызан буйлап Винтовкасын тотып йөгерде. Тирә-якта мылтык тавышлары. Авыл буйлап туплар дөберди... ... һәр көн өзелепөзелеп сагына ул Фронттагы Гәрәй гүзәлен. Әнә аның якын иптәшләре Ярыша-ярыша тегү тегәләр... ... Хәдичә дә ашыгып тегү тегә... ... Ул кулына һәркөн газет ала... Хәдичәнең нәни бүлмәсе Күп рәсемнәр белән бизәлгән. Бер почмакта Ленин басып тора... («Клеверлы кырлар», 1929). ^Мондый өземтәләрне бик күп китерергә мөмкин. Бу Нур Баянның 20нче еллардагы иҗатын характерлый торган юллар. Анда без туып килгән яңа кешене, совет кешесен, аның Ленинга, партиягә булган мәхәббәтен күрәбез. Яңара торган авыл, ярышып эшли торган производство эшчелрре, илнең индустрияләшүе, буржуйларга каршы көрәшкән, гражданнар сугышының ут, ялкыннарында чыныккан кызылармеецлар, батыр командирлар — менә ул чорның төп темасы һәм Нур Баян бу темаларда үзенең поэтик тавышын яңгырата. 1929—30 елларда шагыйрь «Колхоз яшьләре» журналында секретарь булып эшли. Бу — бөек борылыш еллары Һәм ул шагыйрь каршына яна бурычлар куя. Баян авыл хуҗалыгын яңабаштан кору, аны колхозлаштыру темасына шигырьләр, поэмалар язарга керешә. Озак та үтмәстән партия аны район газетасының җаваплы редакторы итеп билгели. Нур Баян 1930 елда Чаллыда чыга торган «Трактор» газетасында редактор булып эшли башлый. Ул колхозлашкан авыл белән якыннан таныша, бу эшкә • практик булышлык күрсәтә. Шушы эштә ул авылның характерлы якларын өйрәнеп, «Яңгырлы төи» исемле поэмасы өчен күп кенә материал туплый. 1932 елда Совет язучылары Союзының оештыру комитаты төзелгәч, Н. Баян Чаллыдан кайтып, шунда инструктор булып эшли башлады. 1933 елда Татгосиздатка редактор булып күчте, соңыннан ул өлкән редактор булып та эшләде. 
30 нчы елларда Нур Баян илне индустрияләштерү һәм авыл хуҗалыгын күмәкләштерү темасына бик күп поэмалар, шигырьләр язды. «Яңгырлы төн», «Москва төне», « Ко м ба й нчы Гөлсем», «Җи мерел- гән дворец янЫнда», «Онытылмас яшьлек», «Даһи сөйли», «Рәхмәт, партия», «Ант», «Зөһрәгә хат» һ. б. бик күп' әсәрләрен бирде. Бу ун еллыкта шагыйрь аеруча актив эшләде. Аның «Кырлар симфониясе», «Яңгырлы төн», «Шигырьләр, поэмалар җыентыгы», «Шигырьләр»,. «Язгы төн», «Роберт» исемле китаплары мәйданга чыкты. Шуның белән бергә, аның байтак шигырьләре русча һәм башка телләргә тәрҗемә ителеп тә басылдылар. Бу елларда Нур Баян популяр бер шагыйрь булып формалашты. Шагыйрь үзенең белемен тирәнәйтүгә дә бик нык әһәмият бирә; марксизмленинизм институтында укый, алдынгы әдәбият белән танышып бара. А. Пушкин, М. Лермонтов, Н. Некрасов, Т. Шевченко, Ш. Руставели, Җамбул һ. б. шагыйрьләрнең әсәрләрен татарчага) тәрҗемә итә. 1938 елда ул профессиональ язучылыкка күчте, шул ук вакытта язучылар Союзы каршындагы партия оешмасының секретаре булып эшләде. Нур Баян Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка китте. Илбасарларга каршы авыр һәм ныклы көрәш алып барган Совет Армиясе сафында ул Ватаның, халкын саклаучы, иленә, партиягә бирелгән намуслы солдат булып көрәште. Ул анда полк партия оешмасының секретаре булып та, хәрби газеталарның редакторы булып та, полк командирының политик эшләр буенча урынбасары булып та батыр сугышчыларны
Нур Баян 
93 
 
 
тәрбияләде, аларны фидакарь көрәшкә, дошманга карата рәхимсез булырга өйрәтте. Нур Баян, Бөек Ватан сугышы башлангач та «Өч бөркет» исемле шигырьләр җыентыгы хәзерләде. Анда ул Ватанга, юлбашчыбыз иптәш Сталинга, совет халкына чиксез мәхәббәт һәм чын күңелдән бирелгәнлек хисләрен гәүдәләндереп, халыкны сугышка чакырды, немец фашистларына утлы нәфрәт һәм үч алу тойгысы белән янарга кирәклеген күрсәтте. Фронтта ул русча чыга торган газетаның редакторы булып эшләде. Шуңа күрә шигырьләре дә русча басылалар иде. «Совет әдәбияты» журналының яңа шигырьләр сорап язган хатына, Баян, күбесенчә, ышандыру белән җавап бирә һәм «барыбер түгелмени, мин бер үк совет матбугаты өчен хезмәт итәм. Эш шартлары миңа шигырьләремне русча бастырырга кушалар» ди иде. 1944 нче елда Нур Баян үзенең фронтта язган шигырьләренең бер кечкенә дәфтәрдәге каралама вариантларын җибәрде. Тышына ук «№' 2» дип куелган булуы һәм шигырьләренең 1943 ел эчендә генә язылуы — аның фронт дәфтәре бер генә түгеллеген күрсәтә. Бу дәфтәр минем исемгә килде һәм автор аны үзе «фронттан кайтканчы, югалтмыйча саклап» торырга кушкан иде. Ни өчендер Баян аларны матбугатка бирү турында язмады. Мин иптәшемнең үтенечең җиренә җиткердем, дәфтәрне сакладым һәм хәзер мин ул шигырьләрнең кайберсен матбугатка бирәм. Бу дәфтәрдәге шигырьләр, чыннан да русча чыга торган газета өчен эшләнгәннәр һәм русча басылып чыкканнар булса кирәк; чөнки арада кайберсенең юл турына ук язылган русча* тәрҗемәсе дә бар. Дәфтәр Баянның шигырь өстендә ничек эшләвеи өйрәнү өчен дә әһәмиятле, ап^а сызылган юллар, строфалар бар, икенче төрле кара белән төзәтүләр кертелгән һәм, салкын окопның пычраклары белән тапланып, кайбер сүзләре танымаслык хәлгә китерелгән тарихи эзләр дә бар. Шуның белән бергә, анда Нур Баянның нинди идеяләр, нинди хис һәм тойгылар белән янып йөрүе дә ачык чагыла. Мин берничә строфа китерүне тиеш табам: 
А(йлы төндә • яшел урман аша Күкрәк белән алга барабыз, Тирән нәфрәт бездә, Дөрәк таша, Юк! Дошманга кол булып калмабыз. ... Анаң кебек сөйгән туган илне Таптамасын бандит аягы. Бел, Суворов кебек тетрәт җирне, Безнең юлда Ленин маягы. («Безнең юлда Ленин маягы») Бу шигырь язылганнан соң аның авторына окопта байтак аунарга һәм авыр хәлләрдә калырга туры килгән булырга кирәк. Кәгазь изелеп, йомарланып, ертылып һәм пычракка тапланып беткән. «Үтер, юкса үзең үләрсең...» исемле бер шигырендә ул, көрәшчеләргә мөрәҗәгать итеп, түбәндәге юлларны яза. 
Боец дустым! минем анам да юк, Хатыным да юк, сөйгән балам да, Атам да юк, нәселнәсәбем дә һәм аларны яшел яланда Әле быел немец баскынчылар Коммунист дип дарга асканнар, Ә баламны — сөйгән күз алмамны Ялкынланган утка якканнар... Авыр миңа бүген, дус көрәшчем, Күңел тула, яшем йотам мин, Ә ачудан корыч мылтыгымны Алга сузып, кысып тотам мин. Икенче . бер шигырендә Нур Баян үзенең турылыклы булуы, дошманга рәхимсез булуы турында яза: Минем өстән пуля яуса да, Җәрәхәттән каннар тамса да: Халкым өчен постта торырмын, Халкым өчен туры булырмын. Кызгһныч, Баянның башка дәфтәрләре килмәде, шулай ук фронт газеталарында басылган шигырьләре дә безнең кулыбызда юк. «Хәзер Вена капкасын кагабыз» дип ул миңа соңгы хатын язды. Бу 
Г. Кашшаф 
 
 хат (19. 2. 45) аның иҗат белән дулкынланып йөрүен ачык күрсәтә; ул анда: «Татарстанның бәйрәменә катнашасы килә. Дусларны күрәсе килә. Либретто яза башладым, башлаган килеш тора. «Фронттан хатлар» исеме астында шигырьләр яза башладым; беренче хатны акка күчерергә вакыт юк», дип язган иде. Бу — аның ахыргы хаты булды. Нур Баян, Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен, «1 дәрәҗәдәге Ватан сугышы», «Кызыл йолдыз» орденнары һәм медальләр белән бүләкләнде. Ватан сугышының соңгы көннәре килеп җитте, сугышның тиз көннәң тулы җиңү белән төгәлләнүе инде ерак тылда да сизелә һәм түземсезлек белән көтелә иде. Нур Баян да тиздән туган илгә, сөекле Казанга„кайтуны өмет итеп, рухланып, зур иҗат эшләре белән канатланып, тагын да ныграк ярсу белән көрәшеп килә. Ул, берничә юбилейның бергә туры килүен исәпләп, дәртләнеп йөри. Чыннан да, җиңү елы ул, Татарстанның 25 еллыгы, Баянга исә 40 яшь тула һәм әдәби иҗаты башлануга 20 ел була. Бу ел — аның тормышында искиткеч ел булып калачак иде. Инде сугыш бетә, соңгы тупларның гөрселдәве ишетелә, Австриянең Альп тауларында Совет Армиясе соңгы һөҗүмнәрне алып бара. Нәкъ менә шул вакытта Нур Баян сугышчан бурычны үтәгәндә авыр яралана һәм ул 1945 елның 23 апрелендә үлә... Нур Баянның әдәби мирасы шактый бай һәм киң. Ул Такташ шигъри мәктәбенең иң якты вәкилләреннән һәм иң эшлеклсләреннәи иде. Такташның шигъри стилен, аның оптимистик рухын, романтик җылылыгын иҗади төстә үзләштергән Баян, совет чынбарлыгын 'чагылдырып, дистәләрчә әсәрләр бирде. Нур Баян, балалык еллары патша Россиясенең караңгы көннәренә эләккән яшьләрнең революция кояшы китергән яктылык, бәхет, ирек аркасында туган шатлыклы хисләрен, кешелекле тойгыларын сурәтләде. Еллар үзган саен ул революциягә чаклы булган тормышның газапларын ачыграк һәм тирәнрәк аңлады һәм һәрбер яңа әсәре саен көчле нәфрәт белән искә алды. Шуңа күрә ул совет чын’ барлыгының һәрбер уңышына, һәрбер яңалыгына, «яңа кешеләрнең тавышын» ишетеп, аларның хезмәт аша бәхеткә ирешүләренә сөенеп, горурланып җырлады. Бүгенгенең матурлыгын, бөеклеген сурәтләүгә матур сүзләр тапты, тапкыр чагыштырулар бирде. Аның шигърияте оптимизм һәм,' патриотизм хисләре белән сугарылдылар. Ул Ватанын, халкын сөйде, бәхеткә, шатлыкка алып килгән юлбашчыларга һәм большевиклар партиясенә кайнар мәхәббәт һәм бирелгәнлек хисләрен җырлады. Халыкка, партиягә турылыклы булырга өндәп язды. Ул көрәш һәм хезмәтне мактап, бик күп шигырьләр, күләмле поэмалар бирде. Алар барсы да тормышны раслау белән, киләчәккә, алдагы уңышларга ашкыну белән характерлылар. Ул: тормышны сөйде һәм укучыларында' да яшәү дәртен көчәйтә иде. Фронттан җибәргән иң соңгы шигыре дә анын шул ук хисләр белән туды: Матур ил шул безнең илебез, Ал чәчәкле безнең җиребез. Их, яшисем килә илемдә, һич үләсе килми тигенгә.