Логотип Казан Утлары
Хикәя

 ЛЕНИНГРАД ХИКӘЯЛӘРЕ

Г А И Л Ә — Даша, анасы, килче бире, сүзём бар сиңа, — диде Семен Иванович. Даша үзенең иренә, аны беренче тапкыр күргәндәй итеп, карады; ул киң җилкәле, җитди кеше, әкрен кузгалучан, күзләре катылар, үзе күптән инде елмаймый һәм хатынына карата уенкөлке сүзләр дә әйтми. Даша алъяпкычына кулларын сөртте дә, урындыкка утырды һәм карашын каядыр почмакка таба төбәп, — Синең нәрсә әйтүеңне, Семен, мин беләм ич, — диде. — Беләсең? Кайдан беләсең син аны?* — Күнелем сизә... Я, ярый, сөйлә... — Ишекне ныграк яп әле, Оля ишетмәсен... — Оля суга китте, ә мин, бул- маса, үзем булышыйм сиңа; әгәр дә килештереп әйтә алмасам төзәтерсең, ярыймы... Мин бит Костя үлгәннән соң синең ничек газаплануыңны күреп торам. Туфрагы җиңел булсын, Костя Ленинградны саклаганда һәлак булды, үлеме яхшы, намуслы үлем булды, ә бу. фашист бәдбәхетләрдән уч алырга кирәк, һәркөн, һәр сәгать саен үч алырга кирәк, Семен Иванович... Ул каһәр төшкереләренең кабахәтлекләрен сөйләргә тел әйләнми — коточкыч бит; Костям өчен, энем өчен, мин аларны күрә алмыйм, йөрәгемдә нәфрәт уты кайный. Үч алырга телисендер, фронтка китәргә уйлагансыңдыр. Шулаймы? Дөресен әйттемме? Семен Иванович учы белән тезенә сукты да урыныннан торды, хатыны янына килде, аны кочып үпте һәм: — Эх, син, белүчем! Дөрес, барысы да шулай. Киреләргә туры килмәгәе дип, мин кәгазьләрне дә яздырып алдым инде. Менә, анасы, эшләр • шулай — безнең армиядә бер сугышчы артачак дигән сүз. Монда калып мин эшли алмыйм, җаным көя. Аның каравы мин иске солдат — империалистик сугышны үткән кеше, атуны-нине онытканым юк. Тик, анасы, вакытым тар минем. Кирәк-яракны әзерләп бир- сәңче... — һәммәсен әзерләрмен, — диде Даша әкрен генә. Ул тәрәзә янына килде һәм, Оля кайтмыймы дип, урамга карады. Урамда халык бәйрәмдәгечә бик күп иде. Барысы да җәяүлеләр, чөнки трамвайлар йөрми. Кешеләр утын төягән, ниндидер капчыклар салган кечкенә чаналар тартып баралар; аларныц кечкенә чаналарында шәлләргә, шарфларга төренеп утырган картлар, карчыклар да күренәләр. Суны да чаналарда тартып китерәләр. Аны балалар ваннасына, бидоннарга, чиләкләргә, калай савытларга салып ташыйлар. Кешеләрнең аяклары тая, су чайкалып түгелә һәм боз телләре булып ката. Суык бик көчле. Фин култы
Гаилә 

 
 
гы ягыннан искән ярсу җил кешеләрнең. күзләренә учлап-учлап чәнечкеле кар, боз тузаны белән бәрә. Җилдән сакланыр өчен алар йөзләрен кара бәйләүсәләр белән авызларына кадәр бәйләп, ярым маска кигәнсымаи атлыйлар. Даша өзлексез аккан бу чуар төркемнәргә берникадәр вакыт карап торды. Кара бәйләүсәләр астында тын алудан1 бозлы челтәрләр хасил булган, юлаучыларның авызларыннан ак бу чыга. Шушы кешеләр ташкыны эчендә чиләк күтәреп кайтучы Оля- ны! күрүе кыен. Ул менә-менә кайтып җитәргә тиеш. — Минем дә сүзем бар, — диде Даша тәрәзәдән борылып, — син фронтка китәсе булгач, мин синең урыныңны алмаштырырга ниятләдем. Бүлдермә мине, Сеня, сүземне тыңла. Шәһәребез камалуда. Кешеләр әйтеп бетергесез газап күрәләр. Хәзер газеталарда ’ безнең шәһәр фронтка әверелгән дип язалар. Бу — бик дөрес. Шулай булгач, син фронтка, энең өчен немецтан уч алырга китәсең, ә мин синең урыныңа басачакмын. Мин әле нык кына хатын, бирешмәмен ___________ 
 хафаланма. Минем уңганлыгым бар, эшне яратам. Синең йөзеңә кызыллык китермәм. Хатының өчен кызарырга туры килмәс сиңа. Аңлыйм лабаса мин. Заводтан мин • бит балалар сәбәпле генә киткән кеше... — Ә хәзер соң? — диде Семен Иванович. — Нәрсә хәзер? — Петя бәләкәй ич әле. Оляга да унике генә. Ул да яшь әле. Син дә, мин дә өйдән китсәк, балалар ничек торырлар? Портның бөтен рәте китәр, — сид шул турыда уйлап карадыңмы, анасы? — Уйладым, бик яхшы уйладым, Сеня. Уйлап менә нинди фикергә килдем: балаларны Пороховойга илтәчәкмен, анда минем бер карт дус хатыным тора — аның үзенең дә безнекеләр кебек балалары бар, шулар белән безнекеләрне дә карап торуын сорармын. Шулай итеп минем кулларым бушар. Гаилә тормышы турында кайгырта торган заманалар түгел. Бәлки, күрешербез, бәлки, күрешмәбез дә. Аннары йортларыбызны да дошман вата. Дошманга каршы көрәшергә кирәк, кул кушырып утыруның файдасы юк. Минем өчен бүтәннәр сугышып йөрмәс — үзем сугышырга тиешмен. Дөрес сөйлимме, 
Сеня? — Дөрес, анасы, — диде Семен Иванович, — хакны сөйлисең. Оля кайтты. Чиләк белән суын кухняда калдырып, үзе җылыныр өчен бүлмәгә керде һәм туп-туры кечкенә мич янына узды, салкыннан күгәргән кечкенә кулларын җылыта башлады. Әтисе белән әнисе аңа бүген ничектер бөтенләй үзгәргән төсле күренделәр. — Әни! — диде ул. — Нигә сез бүген болай, я нигә инде болан? Нәрсә булды? Кемне тагын’ үтергәннәр? Юк, чын, сез нидер яшерәсез? — Синнән яшерер нәрсәбез юк, кызым, — диде Даша. — Менә, чишен дә, безнең сүзебезне яхшы гына тыңла. — һәм тын алып, тиз-тиз сөйли башлады. — Әтиең фронтка китә, мин — заводка, ә сезне Пороховойга, Леля апагыз янына оза- . табыз... Менә, кызым... Оля мичкә ике пулән тыкты һәм мич алдында теләр-теләмәс кенә янган утка карап утырды. Аннары башын күтәрмичә генә сорады: — Безне Петька белән ни өчен Пороховойга җибәрәсез? — Бүлмәләребезне кем карасын соң, кызым? Ипи өчен чиратка барырга, утын, су ташырга кирәк, Петяны да ашатырга кирәк. Менә ул хәзер күрше балалар яныннан кайтып керер— аның өстенбашын карарга кирәк... Мин булмасам боларны кем эшләр?.. — Әни, без Петька белән Пороховойга бармыйбыз, мин Леля апаны яратмыйм. Көне буе ул һаман сукрана, һаман сукрана... Монда кем эшләр дисеңме? Үзем эшләрмен! Оля кинәт урыннан торды, ябык, бөтенләй малайларныкы шикелле
Н. Тихонов 

 
 
иңнәреннән тунын ташлады һәм башын чайкап куйды: — Начар эшлимме мин хәзер? Су ташыйм'. Утынны кайдан алырга кирәклеген беләм, аннары миңа унҗиденче квартирадагы Валька булышыр; мичне ягу зур эш түгел, аш ‘ пешерергә дә әлләни кирәкми; ипи өчен шул ук Валька белән чиратлашып йөрербез-; Петьканы мин хәзер дә һәркөн 
ашатам. Мине кечкенә дип уйламагыз. Хәзер кечкенәләр юк. Без барыбыз да зурлар. Икегез дә барыгыз, кирәк икән — барыгыз. Әни, син өйгә килеп киткәләрсең бит? Әйеме? Шулай булгач ярый. Ә*миңа кыен булса — хәзер һәркемгә дә кыен ич. һичнинди Пороховойларга кузгалмыйм да. Барысы да, барысы да яхшы булыр, кадерле әнкәем. Бир, мин сине үбимһ. Менә булды, әлләнн түгеллә.
 АЛМАГАЧ Бомбадан яшеренү подвалында ут сүнде. Подвал эче берьюлы шау-шу һәм кузгатылган урындыкларның шыгырдаулары белән тулды, аннары кемдер: — Тавышланмагыз, иптәшләр, тыныч кына утырыгыз! — дип кычкырды. һава һөҗүме инде берничә сәгать буенча дәвам итә иде. Кешеләр караңгыда утырдылар. Художник та җыелмалы урындыгында 'утырды. Элек ул бу урындыгын күгәреп җәйге этюдларга чыга торган иде. Хәзер, художникның үз конструкциясе буенча эшләнгән бу өч аяклы урындык бик ярап китте әле. Художник бер катлы, кечкенә генә иске йортта тора, борынгыдан калган мондый йортлар Петроград ягының киң урамнарында гына сакланганнар. Йорт алдында бакча, бакча эчендә тутыккан трубалы, граниты мүк үләне белән капланган җимерек фонтан. Хәзер аны тирән кар баскан. Художник караңгы подвалда утырганда үзенең шушы йорты, бакчасы һәм фонтаны турында бөтенләй онытты. Күршеләренең үзара сөйләшүләре, кемнәрнеңдер куркып һәм гаҗәпләнеп кычкырулары, балаларның елаулары художникның зиһененә бик томанлы булып кына барып җитәләр. Куе караңгылык, плащ кебек, аны башыннан урап алган. — Күптән китәргә кирәк иде инде! — диде кемдер борчылып. Художник та: «Китми калуым чыннан да нинди юләрлек булды», — дип уйлады. Китүдә һичнинди. куркаклык юк ич. Ул хәзер плакатлар ясый, алар уңыш казаналар, алар урамнарда, клубларда, фронтта землянкаларда эленеп торалар, — бу кадәресе дөрес. Ләкин ул алар- ны Ленинградта тормыйча да эшли алыр иде бит. Аннары эш шартлары да монда түзәрлек түгел инде. Мастерской салкын, күкшегән бармаклар карандашны да рәтләп тота алмыйлар, мичнең дә җылысы юк, һәрвакыт туңып утырырга туры килә. Шуның өстенә аның кечкенә йортында, билгеле, бомбадан яшеренер урын да юк, ул күршедәге зур таш йортка, йөгерергә һәм озак сәгатьләр буенча шунда утырырга тиеш; ул салкын тидергән, арыган, йөткерә, күптән инде туйганчы ашаганы' юк. Суык аркасында аның куллары ниндидер кайрысыман тире белән капландылар. Бу ревматизм яисә шуңа ошашлы бернәрсә инде. Трамвай юк, аңа ерак арага, художниклар » союзына кадәр’ җәяү йөрергә кирәк, бу — бик кыен. Шәһәрдә утлар да сүнде. Ә аңа: Волга аръягына чыгып китсәң, анда якты утлары белән балкыган шәһәрләр, җылы бүлмәләр, теләсәң нихәтле азык бар дип сөйләделәр, анда анын. элегрәк чыгып киткән иптәшләре торалар... Әйе, әйе, биредә караңгыда, салкында, ач карын белән, башыңа бомба төшүен көтеп тору нинди юләрлек... Зур йорт вакыт-вакыт түбәсен
Алмагач 
 
 
нән нигезенә кадәр селкенә, кешеләр барысы да тыналар, ә аннары берничә минут кыргый тавышлар ишетелеп тора. Соңра әкренләп тынычлык урнаша. Караңгылык, гүя, тагын да куера төшә. Художник вакытны сизү сәләтен югалта. Ул подвалРа кич белән килеп кергән иде. Хәзер, мөгаен, бик соңдыр инде, һава һөҗүме чамасыз сузыла. Тагын шартлау гөрселдәве, тагын, тагын... «Бомбалар ташлыйлар» дип уйлады ул күңелсез генә. Менә аның шул хәтле сөйгән шәһәре дә үзгәрде. Ул йөрәк әрнеткеч, күздән яшьләр' чыгарырлык дәрәҗәдә кызганыч хәлгә керде. Никадәр хәсрәтле һәм сагышлы бу. Менә хәзер бу тревога бетәр, ул урамга чыгар, бәлки, ул тагын яңа җимерек өйләр, яңа янгыннар, хәрабәләр күрер... Почмакта күзгә күренмәгән бала нечкә тавыш белән елап җибәрде. Мөлдерәмә яшьле күзләрен зур итеп ачып торган бу бала башын, художник, караңгылык ' үтә, күз алдына китерергә тырышты. Ихтимал, бала йоклый торган булгандыр, уянгач, караңгыдан куркып, елап җибәргәндер. Менә шушындый ук, тик шәмнәр белән яктыртылып торган, бомбоубежищены рәсем итеп ясасаң иде. Кешеләрнең йөзләреннән йөгереп үтә торган дерелдәвек ялкынны, стеналардагы кара күләгәләрне, кешеләрнең саегайган кыяфәтләрен, иске туннарына төренгән карчыкларны, почмакта пышылдашып торган яшьләрне, балаларын • күкрәкләренә кыскан яшь аналарны күрсәтсәң иде. Баскычта яктылык сирпелеп китте, ишек алдыннан ачык ишекләр аркылы отбой тавышлары ишетелде. Тревога, ниһаять, бетте. Художник исә чыгып китәргә ашыкмады. Ул халыкның тар коридор буйлап чыгып беткәнен көтте, һәм иң соңгы кеше буларак, кармаланып, салкын стеналарга тотына-тотына чыгып китте. Ул яңа хәрабаларны менә хәзер үк, шунда янәшә үк, күрермен дип курыкты. Ул үзенең моннан ике адымда гына булган кечкенә йортына кадәр менә шулай кармаланып барырмын дип уйлады. Ул урамга чыкты һәм гаҗәпләнеп, аптырашка калып туктады. Тирә як яп-якты. Таш коймалар өстендә, зәңгәр-яшькелт күкнең биеклегендә тулган ай асылынган, як-якта, ак сарыклар көтүе шикелле, бөдрә ак 
болытлар. Күк, гүя салкыннан һәм яктылыктан чыңлап тора. Зур йортларның бушлыкка караган тәрәзәсез биек стеналары нәкъ бронза шикелле. Кар шыгырдый. Урам буендагы мул көртләргә зәңгәрсу күләгәләр төшкәннәр. Ай шундый гади, үзе билгесез бер матурлык белән балкый. Художник үзенең йортына таба атлады һәм йорты урнашкан урынны танымады. Ул нәкъ әкияттәге, нәкъ төштәге шикелле серле бакчага килеп керде. Агачлар өч бармак калынлыгындагы бәс белән төренгәннәр, һәрбер ботак, әйтерсең, иң шәп оста кулы белән зин- нәтләнгән, җемелди, нурлар сибә. Кардан бүрек кигән агач башларыннан ниндидер утлар йөгереп үтәләр, — гүя агачлар тантаналы бию өчен киенгәннәр һәм ' алар хәзер художникны уртага алырлар да, ялтырап торган кулларын сузып, кулга кул тотынышып, алмазларын як-якка селкә-селкә әйлән- бәйлән уйның башларлар шикелле. Бу гаҗәеп бакча уртасында үзенең сихри матурлыгы белән бер агач тора. Бүтән агачларны бизәгән ялтыраулар, балкышлар, чаткылар, алмазлар бу агачта тагын да мулрак һәм барысы да кеше кулы эшли алмаслык камиллеккә ирешкән. Агач салкын һәм гаҗәеп матур ут белән яна, ул ут, ак учак шикелле, кар ялкыннары очырып тора, һәм бу ялкын бер генә секундка да үзенең утлы уенын туктатмый. Художник, һични аңламыйча, уйга чумып торды. Ул бу урынны танымады, үзенең бу бакчага! ничек килеп керүен дә аңлый алмады һәм гомумән үзенең кайда икәнлеген белмәде.
Н. Тихонов 

 
 
Ул тирә-ягына каранды. Урам буйлап кешеләр бара. Яшьләрнең көлүләре һәм карның күңелле шыгырдавы ишетелә. Художник шлә- пәсен салды һәм бер секунд күзләрен йомып торды. Ул исенә килде. Күзләрен ачкач, җиргә кайткан кебек булды. Ул үз бакчасында, кар баскан фонтан янында тора иде. Бакчаны әйләндереп алган койманы ничек үтте соң ул? Бернинди койма юк иде бит. Койманы шартлаудан туган куәтле һава дулкыны куптарып алып киткән, иске, черек такталарны еракка, урам буена тараткан иде. Күз явын алырлык агач — аның фонтан янында тыйнак кына үскән таныш карт алмагачы иде. Художник артына борылып карады һәм сихри айның шәмәхә нурлары белән 
коенган шәһәрне күрде. Гүзәл шәһәр аның әйләнә-тирәсендә үзенең тиңсез, кабатланмас матурлыгында күтәрелә иде. Художник шәһәргә, дөньяга яңа туган кеше шикелле, карады. Анда, подвалда, аны газаплаган барлык караңгы уйлары юкка чыктылар. Ничек? Бу гаҗәеп матурлык, бу батырлык, хезмәт, гүзәллек дөньясыннан китәргәме! Моннан китеп буламы соң? Юк, һичкайчан, һичкайчан! Бу шәһәрне соңгы сулышкача, соңгы тамчы кангача сакларга кирәк, аның стеналарыннан дошманны алып ыргытырга, аны кырын бетерергә кирәк, ә китәргә—китәргә- кирәкми, һичкайчан! һәм художник бөек шатлык, горурлык белән шәһәргә карады һәм аңа карап, сокланып ,туя алмады.
 КЫШКЫ төндә
 Тышкы яктан цехның стеналары, арктика култыгының бозлы кыялары кебек, каралып күренәләр. Туң металл кисәкләре, төрле кисмәкләр һәм шлак өемнәре белән тулы ишек алдында тормыш тәмам сүнгән кебек тоела, һәр җирдә, катып калган дулкыннар шикелле, кар көртләре күтәрелә. Караңгы январь төне бер генә ут белән дә яктыртылмый. Әгәр дә читтән китерелгән бер кешене бу тавыш-тынсыз ишек алды уртасына, караңгылык һәм кар көртләре уртасына китереп бастырсаң, үл үзенең боз даласында, кеше торакларыннан бик еракта икәнлеген әйтер иде. Әмма бу гигант заводның ишек алды иде. Әгәр дә бәләкәй ишекне эзләп табып ачсаң, керүче эчтә сталактит мәгарәгә ошаган бернәрсә күрер иде. Бу — цех. Снарядлар ваткан тишекләрдән күк күренеп тора, сводлар һәм стеналар атлас боз катлавы белән капланган, җентекләп яшерелгән электр утының зәгыйфь яктысы бик кечкенә урынны яктырта; ныклабрак караганда бик зур залның почмакларында кешеләр кыймылдавын күрергә, мөмкин. Алар эшлиләр. Эшчеләр төрле-төрле киемнәргә киенгәннәр, ул киемнәр зәгыйфь яктылыкта кыргый ,1күл’әгәләр ташлыйлар. Алҗыган йөзләр үзләренең ябыклыклары ' белән күнекмәгән кешене куркытып җибәрерләр иде, ләкин Потехин мондагы һәрбер кешене белә, һәм бу фантастик картинаның төнге смена дип аталуы аның өчен гади бернәрсә иде. Суык кыска тун аркылы аның үзәгенә үтә. Бозлы металлдан, яры белән капланган кызган корычтан чыккан кебек, зәгыйфь балкыш сибелеп тора. Тирә якта көрән, соры, кара, аксыл төстәге көртләр өелгәннәр. Бу — металл кою өчен калыплар ясарга тотыла торган туфрак. Потехин яхшы, тыныч заманның шаян пафосы белән бу өемнәр турында: — калыпларның изге туфрагы, — дип һаваландырып әйтергә ярата торган иде. Калып ясар өчен китә торган мондый туфракны әзерләү хәзерге вакытта каһарманлык санала иде. Ярым караңгыда аны -мәгълүм өлешләр белән кушалар һәм бу  
Кышкы төндә 

 
 
төрле-төрле өлешләрнең дөрес кушылуына коелманың сыйфаты бәйләнгән, ә коеЛмага снарядлар хәзерләү эше бәйләнгән, ә снарядларга бу кышкы төннең караңгылыгында барлыгын юрарга {'гына мөмкин булган шәһәрне саклау эше бәйләнгән. j Көндез заводка ерактан сузынкы тавышлар ишетелә. Болар анда, алдынгы кырыйда, контратакага баручыларның тавышы... Снарядлар көндез дә, төнлә дә кирәк иде. 'Хәтта завод ишек алдына барлык бураннары һәм салкыннары белән котып үзе килеп утырса да барыбер снарядларны эшләргә кирәк булыр иде. Шулай ук кою калыплары өчен туфракны да хәзерләргә кирәк иде. Мастер һәм конструктор булып саналган Потехин цех буйлап килгән чагында көрән өемнәр арасында бер хатынның, башын түбән иеп, соскыч белән бер өемнән икенче өемгә туфрак кушып торуын күрде. Потехин туктады. Хатын аңа күзләрен күтәрде һәм бер сүз әйтмәстән читкә карады. Анда, такта өстендә, ярым иелеп, кулларын күкрәгенә кушырып бер 4<еше тора иде. Потехинга ул бик нык йоклый шикелле тоелды. Ләкин шунда ук ул хатын кулындагы соскычның селкенеп китүен күрде һәм аңа иелде. — Паша апа, — диде ул, — Тимофеевич арыган, интеккән ахы- рысы... Хатын башта аңа бик ачулы карады, аннары аның салкын металл тузаны белән капланган йөзе яктыра төште, ләкин җавапны тиз генә кайтармады: — Тимофеевич бик интекте шул, аңа тимә, борчыма... — Алай булгач, Паша апа, аңа өйгә кайтып китү яхшырак булыр иде. Әллә көче җитмәсме? Туңа күрмәгәе иде ул биредә, монда бит урамдагы шикелле салкын... Паша апа, Потехииның җиңеннән эләктереп, аны шул кадәр каты тартты, теге аның янына чүгәләргә мәҗбүр булды. Шуннан соң, йөзен аның йөзенә якын ук китереп, салкыннан таш кебек каткан иреинә- нәрен кыймылдатып сөйли башлады: — Әйт әле зинһар, син рус кешесеме? — Рус кешесе, әлбәттә, — диде Потехин. — Сиңа ни булды, Паша апа? 
— Рус кешесе икәнсең, яхшы., син аңларсың, сиңа озак сөйләп торырга кирәк булмас. Картым бик йончып киткән иде, бик, шулай да йөреде, шулай да эшләде, «җаным яна, — ди иде ул миңа, — йөрәгем яна, Паша. Тизрәк, тизрәк бул!» Ә мин тиз эшләр идем — кулларымның көче юк. Ачлыктан күңелләрем дә болгана. «Хәлем бик начар» дип әйтә ул миңа. «Юкны сөйләмә, дим., карт, үтәр әле» — «Үтмәс, ахыры- сы, — ди, — тыңла сүземне: нинди җаваплы туфрак хәзерлибез бит! Ә син аның күпме кирәклеген, ничек аралаштырып бутарга кирәклеген белмисең. Өйрәнче, минемчә эшлә. Яхшылап кара...» ди. Хатын үкси башлады. Потехин чүгәләп утырган хәлдә Паша апага карады, ул күз яшьләрен сөртә һәм алар аның тимер йөзендә якты тасмалар булып сузылып туңалар. — Мин сабагымны аның артыннан тәкърарлап тордым, ул һаман үзенекен, һаман үзенекен сөйләде. «Менә яхшы, шулай исеңдә сакла» диде. Бераз яткан иде—артык кузгалмады. Китте, күгәрченем минем, — диде хатын һәм кулыннан соскычын төшермичә үксеп алды.— Аның васыяте буенча эшлим хәзер... Потехин Тимофеевич ягына борылды. Паша апа аның җиңеннән тотты. — «Йөрәгем яна» дип әйтә иде. Минем дә йөрәгем яна, улым, «йокла, Тимофеевич, син үз эшеңне эшләдең инде, бүген мин икебез өчен дә туфрак хәзерләрмен». Кара, никадәр хәзерләдем инде, ' ә һаман аз. Мин азсынам, шуңа күрә мине салкын да туктата алмый. Потехин аякка басты һәм үлек, янына килде. Тимофеевич бәслән
Н. Тихонов 
10 
 
 
тән сакаллы башын күкрәгенә куеп ята иде, куллары, күкрәгенә ар- хылыторкылы куелып, бау белән ипләп кенә бәйләнгәннәр иде. — Ни әйтим сиңа, Паша апа, — диде Потехин, — пи әйтәсең мондый чакта, үзең беләсең... — Ни әйтәсең, — дип кабатлады хатын, соскычын тизрәк хәрәкәтләндереп, — бар, күгәрченем, эшлә, мин монда аның 
белән утырыйм, ул кушканча, эшлим. Бу таштырмам. Бар, бар, миңа ялгызыма калырга мөмкинлек бир... — Ничек әйтте бит,—дип уйлады Потехин, киң, караңгы, салкын цех буйлап атлый-атлый, — «җаваплы туфрак». Әйе, дөрес әйттең карчык: «җаваплы туфрак»! Ленинград туфрагы, кадерле, җиңелмәс туфрак!
 ӨИ ТҮБӘСЕНДӘГЕ КЫЗ »Ул иң гади бер кыз иде, андый кызлар Ленинградта бик күп. Сез аларны төркемнәре белән үк очрата аласыз. Берәүләре кызылармеецлар җырын җырлап, бер аякка басып баралар, икенчеләренең иңбашларында көрәкләр һәм кәйләләр, алар сезгә бала вакыттан бирле таныш булган чатта дзот ясар өчен баралар. өченчеләре «Бай кәләш» картинасын карар өчен кино алдында чиратта торалар. Кызларның яңаклары кояшта янган, күзләре серле, куллары көчле, үзләрендә ниндидер җыйнаклылык. Алар бик җиңел кызаралар, ләкин аларны оялтуы кыен. Чәнечкеле сүз өчен кесәгә кереп тормыйлар. Камалу вакытында алар,, бик күп кыенлыклар күрделәр, аларның тәҗрибәсе әниләре белән әбиләренең тәҗрибәсенә тигез. Алар барысы да диярлек мылтыктан ата беләләр һәм санитарлык эшен үзләштергәннәр. Хәрби кием кигәннәре, штатский кием- дәгеләрен' кызыктырып, хәрби киемнәре белән горурланалар, ләкин күңелләре белән яңа шләпәләр, яңа күлмәкләр турында хыялланалар, һәм буш вакытта барысы да биеп алырга әзерләр. Наташа шушы меңнәрнең берсе иде. Мин аның белән очраклы рәвештә сөйләшеп киттем, һәм бөтенләй корреспондент буларак сөйләшмәдем. Кесәмнән куен дәфтәрем белән карандашымны чыгарырга минем һичбер теләгем юк иде. Шулай да мин 'аңардан-. — Быел сез нәрсә эшләдегез? — дип сорадым. Ул бик җитди итеп, — йорт ^түбәсендә утырдым, — дип җавап бирде. Аның намуслы соры күзләрендә чынны сөйләве язылган иде. — Ул, мәче кебек, йорт . түбәсендә йөгереп йөрергә ярата,— диде иптәш кызы көлеп. Наташаның хәтере калды. — Мин мәче түгел, — диде ул,— мәчеләр шәһәрдә хәзер юк инде. Ә йорт түбәсендә минем постым. Мин үткән елның көзеннән бирле үз объектымны саклап' киләм. — Сез көндезме яисә төнләме постта тордыгыз? — Тревога кайчан булса мин шул вакытта постта идем. Үткән көздә тревогаларның никадәр озакка сузылуын хәтерлисезме? Торасың, торасың, җилекләреңә кадәр туңып бетәсең, ә башландымы, берьюлы эсселәнеп китәсең... — Нәрсә «башландымы»? — Атышлар. Немец самолеты баш очында улап йөри, аннары бомбалар яисә зажигалкалар яудыра башлый. Шуннан соң түзеп кенә тор инде... — Ә сез бомбалар күргәнегез бармы? — Ник булмасын ди. Минем вышкамнан алар уч төбендәге шикелле күренәләр... Баштарак, бомбага тотулар булмаган чакларда, без айлы төннәрдә морҗа янына утырып, шәһәрне күзәтәдер идек,, хәтта ай яктысында Байрониы да укый торган идек, һава тып-тын, урамнарда әллә нигә бер машина уза; гаҗәп, әйтерсең, үзең шәһәр өстеннән очкан шикелле буласың, 
Өй түбәсендәге кыз 
11 
 
 
шундый матур ул, көмешсыман, һәр түбәне, һәр шпильне бик ерактан күрәсең. Кайда нәрсә барын бер карауда белеп алырга өйрәнү өчен күземне күнектергән идем мин. Ә күктә аэростатлар очып тора. Көндез алар җирдә юан, яшел казлар шикелле 'тезелешеп торалар, ә төнлә һавага күтәрелеп, ак кит балыклары төсле, болытлар астында йөзәләр. Ай калыккач, крепость шпиле нәкъ айның уртасында шикелле тоела, яисә ай яңа гына туган була, ул,, әйтерсең, апельсинның алсу бүлемтеге кебек, әгәр дә инде ул җиңел болыт белән дә капланган булса, еракерактагы зәңгәр җилкәнгә ошый. Йорт түбәләрендә без, Детское селода паркта йөргән шикелле йөри торган идек... — Ә кыш көне шәһәр ниндирәк? — Кар явып, салкыннар төшкәч йорт түбәсендә тайгак була, һич йөреп булмый, тәгәрәп китүең бик мөмкин; мондый чакларда мин альпинистлар техникасыннан файдалана идем. Мин альпиниадада катнашканым бар, ботинкаларымның да асты кадаклы. Карниз-* лар, бозлыктагы шикелле, асылынып торалар, шәһәр тау сыртына ошый башлый — бөтенләй карга күмелә, йортлар, кыялар шикелле, каралар. Кинәт бөтен тирә-як шартлаудан яктырып китә, янгыннар күтәреләләр. Син аның кай җирдә янганын күрәсең. Куркыныч! Аннары күңелдә шундый бер тойгы: каһәр суккан немецны да, ул безне бәргән кебек үк, бәрәсе килә,, ә ул күренми. Прожекторлар күкне айкыйлар, ә ул юк. Атышлар шул хәтле көчәя, колаклар тоналар. Аннары үзебезнең снарядларның кый- пылчыклары да түбәгә коелалар. Түбәдә барлык морҗалар тырналып беткән, кирпечләр ватылган. Андый вакытларда мин каска кия торган идем. Янгыннарны тиз сүндерәләр иде. Шуннан соң тагын караңгы. Ә кыш һич тә бетми. Көннәр көннән-көн озынаялар гына, нәкъ Төньяк котыптагы шикелле. Менә бер вакыт немец зажигалкалар сипте. Әй сипте дә! һәр җирдә яшел, алсу, зәңгәр, кызыл һәм күк утлар; карап торырга бо- лай куркыныч түгел, тик — йоклама! Мин аларның кайсыларын сүндерә идем, кайсыларын түбәнгә, урамга ташлый идем, урамда алар куркыныч утлар чыгарып яналар иде. Зажигалкаларны дус кызларым белән без күп сүндердек. Берсен өйгә дә алып кайткан идем, аннары чыгарып ташладым, чөнки аннан 
сасы ис чыга, косасыны китерә. Үлгән кәлтә еланы кебек. Тора- бара немец та бу зажигалкаларны бушка ташлавын аңлады ахырысы, чөнки бездә алардан берәү дә ку- рыкмый, хәтта: «Зажигалкаларын күбрәк ташласын, тик фугаслары гына булмасын» дип әйтәләр иде. — Ә яз көне шәһәр ниндирәк?3 — дип сорадым мин. — Шәһәрне тасвирлау өчен мин сезгә кем, язучы түгеллә, — дип җавап бирде Наташа. Яз көне мин алай күз.әтә белмим. Яз көне мин күбрәк тормыш турында уйланам. Өй түбәсе туйдырды. Дус кызларым и а н к а йс ы д р у ж и и ачы булды, кайсы армиягә китте, кайсы милициягә керде, кайсы авырып эвакуацияләнде, ә миңа: син монда кирәк, син инструктор, диләр. Ә мин яз көне өй түбәсендә әллә инде һавадан исерәм. Шәһәрне дә танып булмый. Кар эри башлагач, күк алсу-зәңгәр булып китте, ә шәһәрне, әйтерсең, кара тартмадан чыгарганнар да, көн саен себерке белән җилпиләр. Шәһәр юылган кебек булды, чиста, барлык түбәләр күренәләр, тик кайберләрендә снарядлар тишкән тишекләр генә бар, ә бинокль белән карасаң, стеналардагы уелган урыннар да күренә, тәрәзәләрдә пыялалар юклыгын да күрәсең. — Өй түбәсендә торганда сез нәрсә турында уйладыгыз? Сез үзегез тормыш турында уйладым дип әйттегез... — Мин безнең Россиянең никадәр бөлгән хәлгә килүе турында уйладым. Бервакыт мин Калинин шәһәренә апама барган идем, экс
Н. Тихонов 
12 
 
 
куреня белән Селигерда да оулган идем. Анда бит хәзер бары хәрабәләр генә. Ленинградтан кайсы гына якка китмә — очсыз-кырыйсыз хәрабәләр. Парклар киселгән, сарайлар таланган, шәһәрчекләр яндырылган; авыллар шулай ук яндырылган. Бушлык ниндидер! Кешеләрне үтергәннәр яисә пленга куып алып киткәннәр яисә алар үзләре урманга качканнар. Менә ватылган шәһәрләребезне һәм авылларыбызны тизрәк яңадан,, торгызырга булышыр өчен мин кем булырга тиешмен дип уйлый идем. Ләкин моның өчен шул хәтле күп һөнәр белергә кирәк булып чыга иде. бер кешенең көче моңа һич тә җитмәячәк. Архитекторлар да кирәк, инженерлар да, юлчылар, докторлар, техниклар, укытучылар, агрономнар да кирәк. Бу авырлыкларны безгә — яшьләргә үз җилкәләребездә күтәрергә туры киләчәк. Барысын да немец кабахәтләр пычраттылар, ә чистартканда үз кулларыбыз белән чистартырга туры киләчәк. Мин партизанлыкка китәргә соралган идем — җибәрмәделәр; өй түбәсендә утыр, диделәр. Менә утырам. Немецларның разведчиклары очып килгәлиләр. Ниндидер шакшы очкычта очалар. Аның койрыгыннан һавада озын кара төтен сузылып кала, ә мин шатланам, шундый мескен очкычта очалар икән, димәк, яхшылары юк. Безнең очкыч һавага күтәрелеп кысрыклый башласа — хәзер табан ялтырата. Минем күз алдымда әллә ничәсен бәреп төшерделәр... — Сез чынлап та күрдегезме? — Әлбәттә. Кронштадт өстендә диярлек сугышканнары да минем вышкамнан бик яхшы күренә. Минем вышкам шундый җирдә һәм шундый биектә, аннан диңгез чите дә, шәһәр дә — барысы да күренә. Немецларның тәгәрмәчләрен югары күтәреп янган очкычларын күп күрдем, тик кая төшкәннәрен генә белмим. Андый чакларда мин шатлыгымнан кул чаба торган идем. Мин генә түгел, дежурныйлар барысы да кул чабалар иде... ' — Ә җәй көне нәрсә булды? — Ә җәй көне мин гашыйк булдым. — Өй түбәсендәме? — Юк, җирдә. Өй түбәсендә кемгә гашыйк буласың, ник юк сүз сөйлисез. Мин постта торам: карыйм — самолет 
оча, атыш башланды, ул тегендә-монда боргалана... Кинәт кемдер парашют белән төшеп килә, һаман түбәнәя бара. Мин бинокль алдым. Нәкъ парашютист, үзе зур, үзе юан; нинди юләр немец, кешеләр күз алдында шәһәргә төшә дип уйлыйм. Ләкин кая төшкәндер, күрми калдым. Тик кайдадыр якында төште. Кайткач сорыйм: «Кай җиргә парашютист төште?» дим. Иптәш кызым миңа әйтә: «Юләр син, ди, нинди парашютист булсын, әйдә, мин сиңа күрсәтәм». Без тыкрыклар буенча бер йортка таба йөгердек, ә анда таныш диңгезчеләр. «Кызлар, са- гырак булыгыз, тегеннәнрәк үтегез» диләр. — «Нәрсә бар?» — дип сорыйм. «Немец парашют белән торпеда ташлады, диләр, ул бер бәләкәй йортның түбәсенә туры килгән. Парашют белән төшкәнлектән торпеда үзенең авырлыгы белән түбәне җимергән дә, чардакка килеп яткан һәм хәзер дә шунда тора. Аның янына белгеч диңгез командиры килде. Менә никадәр вакыт инде ул аның янында чуала, чөнки аңа якын барырлык түгел. Торпеда магнитлы икән,, ’бөтен калайларны үзенә тарткан, өй түбәсе дә бөкрәеп аңа ябышкан — карап, торырга көлке. Ул, ләгънәт, шундый .әшәке нәрсә — шартлавы да мөмкин! Кем аның җанын белгән! Ана сәгать механизмы куелган», диләр. Без шул йортка карап, калтыранып торабыз, һәм мин ул батыр диңгезчене күз алдыма китерәм — матур, озын буйлы, аксыл чәчле, зәңгәр күзле, бер үзе шул аждаһага каршы көрәшә. Менә бу герой!.. Баскан урынымнан китә алмыйча торам. Барыбыз да бик нык дулкынланабыз. Кинәт безгә әйтәләр: «Бетте. Хәзер аны алырга мөмкин. Комай
Өй түбәсендәге кыз 
13 
 
 
,дир эшен бетергән, торпеданы за- рарсызландырган. Хәзер ял итәргә китә ул». Мин алга ташландым. «Кая?» дип миңа кычкыралар. Ә мин ишетмим. Менә күрәм — бер диңгезче килә, юаш кына шундый, кечкенә генә, арыган, үзе һаман кулларына карый. Ә куллары, тырналып, канга баткан. Ул бер сәгатенә, бер миңа карап алды. Мин аңа кыю гына, «Иптәш начальник, мин сезнең кулларыгызны бәйли алам. Мин беләм» дим. Ул елмайды һәм: «Рәхмәт, болай гына. Туйга кадәр төзәлер әле. Минем вакытым юк. Тагын шундый бер әйберне зарарсызландырасым бар» ди. Шунда аңа машина килде, ул китеп барды. Ә мин аның артыннан карыйм һәм юләр кыз кебек елыйм. Мин аны һичкайчан оныта алмавымны тоям. Ләкин хәзер барыбызга да сугышырга кирәк бит. Ярый, сугышасы булгач сугышабыз. Ә, бәлки, кайда булса тагы бер күрешербез әле дип юанам. Менә шул чагында мин, нәрсә уйлауларымны барысын да аңа әйтермен. Ә хәзер үз постыңда булырга кирәк. Шул. Дөрес, минем постымнан, түбәдән бөтен яшьләр Качып беттеләр инде. Ә миңа ярамый. Мин инструктор. Икенче ел инде үз объектымны саклыйм. Минем объектым бик мөһим, әмма 
Я 
Бу йорт бик нык ватылган иде. Бомбага тотылудан аның тәрәзә пыялалары чәлпәрәмә килеп, өлгеләре очып төшкәннәр, снарядлар тиюдән чарлакның кайбер урыннарында һәм югары катта янгыннар чыккан. Кыш буенча бина чүпләнеп беткән, трубалары шартлаган, ванналарында һәм юыну урыннарында күксел боз каткан,'террасаларында пычрак катыш кар өемнәре җыелган, идәннәре уелып беткән, чөнки кышын утынны паркет өстендә үк ярганнар, стеналарына корым сеңгән, барлык п о ч м а к л а р ы н и ан су ы к һәм дым бәреп тора. Ремонтны торучылар үз көчләре нинди икәнен әйтә алмыйм, чөнки сугыш сере. Менә сугыш бетәр, мин дә өй түбәсеннән төшәрмен һәм җир эшләре белән шөгыльләнә башлармын. Бер юаныч: — оезнен. самолетларга карыйсың да уйлыйсың: алар да күктән төшмиләр, көн-төн безне саклыйлар, миннән дә 
югарыраклар, җирдән дә ераграклар. — Сез дә герой бит, Наташа? — Ташлагыз; безгә, ленинградлыларга, геройлыкта йөрү туйдырды инде. Без иң гади кешеләр; герой булыр өчен, безгә, беләсезме, күпме өстәргә, күпме белем, күпме тырышлык, күпме батырлык өстәргә кирәк әле. Башта немецны куарга кирәк, аннары карарбыз: кем башкалардан әйбәтрәк кыйнаган, ә аңа хәтле үзеңне, беләсезме, күпме тәрбияләргә кирәк әле! Бер вакыт мин шыңшып алдым, ә таныш диңгезчем миңа ӘЙТӘ: «Шыңшыма, минем- постым — палуба, синең постың — өй түбәсе. Син өй түбәсендә — палубадагы кебек, объектың — корабль, йөзә бир һәм курсыңны дөрес тот — җиңүгә таба тот» диде. Менә ничек ул мине пешереп алды. Шуннан бирле шыңшуымны ташладым. Үз постымда торам һәм сукранмыйча гына хезмәт итәм, тагын да яхшырак эшләргә тырышам... 
белән ясадылар, алар янып, армый- талмый эшләделәр. Иван Николаевичны бу кара эшкә берәү дә. мәҗбүр итмәде, әгәр дә аңа — хирург ♦кешегә — кара эшче булырга кушсалар, ул үзе дә гаҗәпләнгән булыр иде. Бу яхшы, нык йортны госпиталь урнаштырырлык хәлгә китерергә мөмкин иде, ләкин моның өчен көч кирәк иде. һәммәсе, бигрәк тә, көнтөи тынгылык белми торган комиссар, шул эш артыннан йөри-йөри аяктан егыла язды. Йорт кешеләр белән кайнап тора башлады. Тегендә балта осталары, монда малярлар эшләделәр, ләкин болар чын балта осталары
Н. Тихонов 
14 
 
 
да, чын малярлар да түгел иде. Болар госпиталь персоналы—врач- лар, сестралар, дружиначылар, санитарлар; алар җиңнәрен сызганып кыралар, юалар, юналар, буйыйлар, чистарталар. .Ачык тәрәзәләрдән шәһәр шау-шуы керә: кыштан соң беренче тапкыр йөри башлаган трамвайларның шалтыраулары, машиналарның гудоклары, сакчы самолетларның ерак мотор тавышлары, артиллерия канонадасы гөрселдәве ишетелә. Бу иртәдә Иван Николаевич күзләренә кадәр акбурга буялган бер санитаркадан: — Доктор Катонинны кайда табарга мөмкин? — дип сорады. Кыз аның кайдалыгын әйтте. Иван Николаевич башта киң баскычлардан, аннары кара һәм салкын култыксалы тар баскычлардан бик озак югары күтәрелде һәм йорт түбәсенә чыкты. Түбә сөзәк, зур, аргы башында беседка. Шәһәр еракка- еракка күренә. Кызыл түбәләр диңгезе өстендә аерым-аерым шпильләр к\гтәрелгән. һава язгыча, яшь- келтзәңгәр. Бөтен түбә бозлы чүп- чар белән капланган, боз астыннан такталар һәм башка әйберләр тыр- паеп чыгып торалар. Доктор Катонин кәйлә белән шушы каралы-яшелле бозны чаба, селтәнеп суккан саен кәйлә астыннан боз кисәкләре сызгырып читкә очалар. Доктор шактый вакыт артына борылмады, ә Иван Николаевич эндәшмичә генә аның куәтле хәрәкәтләрен күзәтеп торды. Менә Катонин гәүдәсен турайтты, кәйләсен бозга чабып куйды, учын учка суккалады һәм артына борылды. Ул, бер дә гаҗәпләнмичә, Иван Николаевичка карады һәм: — Менә, коллега,' шәп эш, шайтан алгыры! — диде. — Ләкин бу әшәкелекне тизрәк бетерергә кирәк. Без бит бу йортта торачакбыз һәм эшләячәкбез... Ул, учына төкерде дә, яңадан, руда казучы кебек, ярсып боз вата башлады. Иван Николаевич, кулларын аркасына куеп, әле Катопин- га, әле түбәндә җәелеп яткан шәһәргә карады, ул шундый игътибар, белән карады, әйтерсең, шәһәрне беренче тапкыр күрә иде. Хәлбуки, бу түбәдә аның бик күп мәртәбәләр булганы бар иде. Кайчандыр биредә күңелле, шау-шулы ресторан иде. Катонин хәзер як-ягына каранмыйча һәм билен турайтмыйча эшли башлады. 
Иван Николаевич аяк бармакларына басабаса гына түбәдән төшеп китте. Маңгаендагы җыерчыклары тагын да тирәнәйделәр, иңбашы ихтыярсыз сикереп- сикереп куйды. Икенче көнне ул складка килде, төрле кораллар урнашкан ерак почмакка таба кулы белән күрсәтеп, склад мөдиренә: — Бирегез әле миңа... бер-бер әйбер, ломмы, көрәкме, тырмамы... Үзегез беләсез инде нәрсә икәнен, өй түбәсен чистартасы бар, — диде. — Ләкин сезнең кулларыгыз ул эшкә күнекмәгәннәр бит, доктор, — диде мөдир. — Кирәк булмас. Сездән башка гына да рәтләрбез әле.. Иван Николаевич:' — Нәрсә? — дип кычкырып җибәрде. — Минем кулларым турында кайгыртмагыз. Алар турында мин үзем кайгыртырмын. Коралыгызны бирегез. Мин комиссар белән сөйләштем инде... Иңенә лом салып, кулына көрәк тотып ул ерак сәяхәткә, түбәгә китте. Анда, Катониига каршы якта, үзенә бер почмак сайлап алды. Биредә соры тау өелгән, аңа һич тә танып булмаслык әйберләр катканнар. Хәтта ватык өстәл аягы да, студен эченнән чыгып торган сөяк кебек, боз эченнән тырпаеп тора. Иван Николаевич ломны жайлап тотып, әкрен генә эшкә кереште. Башта аның куллары бик нык авырттылар. Сукканда дөрес итеп суга белмәде, шуның өчен бик тиз арыды. Шуннан соң ул өемнең түбәсенә күчте. Лом белән баскычлар ясады, югары күтәрелде һәм көрәк белән андагы чүпчарны, . карларны, бозларны түбәнгә ташлый башлады. Ике сәгать эшләгәннән соң, анык көрәге ниндидер каты әйбергә бә
15 
 
 
релде һәм, кар астыннан, бер баш күренде. Гаҗәпләнүдән хирург чүгәләп үк куйды һәм мәрмәр кеше башына, могҗизага караган шикелле, карап тора башлады. Чыннан да гаҗәп иде шул: язып аңлатырга да мөмкин булмаган төрле чүпчар арасыннан, толымнарын артка төйгән, матур, бераз тәкәбберрәк хатын- кыз йөзе карый иде. — Шулай да!—диде хирург маңгаен сыпырып/—Сөйләсәң ышанмаслар. Ярый, дәвам иттерик. Ләкин хәзер ул -статуяны каплаган карларны бик саклык белән генә алды, бозларны саклык белән генә чапты. Соңыннан ул түбәнгә төште, ашады, утырышларда булды, иптәшләре белән сөйләште, ләкин гаҗәп: түбәдәге статуя турында ул кирәгеннән артык уйлавын сизә башлады, һәрҗөн саен ул югарыга күтәрелде. Бер вакыт, алмашка дип, аның янына кулына көрәк тоткан санитар килде. Иван Николаевич аңа ломы белән селтәнеп, ачулы гына: — һәркемгә дә эш җитәрлек, атакаем. Доктор Катонин янына барыгыз, ә монда мин бер үзем генә дә эшли алам, — диде. Ләкин бер вакытны ул үзе дә, бозлы таудан шуып төшеп, доктор Катонин янына килде һәм саклык белән генә аның җиңеннән тартты. — Нәрсә әйтмәкче буласыз, Иван Николаевич? — Кечкенә генә консультация ал- макчы идем... — Бүген кич белән тикшерү булачак ич; — дип Катонин башлаган иде, Иван Николаевич аны бүлдерде: — Юк, юк, биредә генә консультация кирәк, ерак түгел, ике генә адым, үтенәм сездән... Катонин аның белән түбә буйлап китте һәм алар Иван Николаевич почмагына килеп туктадылар. Катонин пычрак кар эченнән чыгып торган, янгыннан күмерләнгән стена фонында гаҗәп рәвештә агарып торган таш сын күрде. — Сезнеңчә бу нинди статуя? — дип сорады Иван Николаевич. —- Мин монда, хаталык белән, археолог булып киттем... — Минемчә, бу Венера, Иван Николаевич, — диде Катонин белгеч төс белән. Ул хәтта, ике адым артка чигенеп, кашлары өстенә* кулын куеп карады. 
— Минемчә дә шулай,—диде Иван Николаевич.—Менә, гомерем буе китаплардан укып, Венераның дулкыннардан, диңгез күбекләреннән тууын белә идем, ә монда алла белсен нәрсәдән туды ул. Әйе, тууын туды, тик аны нинди булса Зевс тудырмады, ә кулына лом тоткан карт хирург тудырды. Игътибар итегез, — эшемне тиздән бетерәчәкмен... — Сезнең эшегез ничектер тиз бара, — диде Катонин көнләшеп,— сезнең участогыгызда чыннан да Венера, ә минекендә андый нәрсә- юк. Бу көнне Иван Николаевич әкрен генә, арып, ләкин канәгать елмаю белән баскычлар буйлап төште. Түбәндә ремонт бик кызып бара иде. Биредә бөтен нәрсә хирургның дикъкатен үзенә тартты. Ул идәндәге уелган урын турында сөйләшү өчен, ярыкларны каплар өчен ниндидер әйбер уйлап тапкан ике сестра янына туктады. Аларга бу әйбер өстенә тагын сылагыч салырга киңәш итте, аптырашта калган икенче бер санитарканың кулыннан зур пумала алып, тәрәзә яңакларын буяды һәм: — Сез сызыкларны болай ясамыйсыз, аны югарыдан түбәнгә таба төшерергә, бөтенләй беленмрс- лек итәргә кирәк, ә сез әнә ничек аркылы-торкылы сызгалыйсыз. Тигезрәк, тигезрәк кирәк, — дип сөйләнде. Ул яңа гына буялган палата эченә кереп кычкырды: — Бик яхшы, бик яхшы, бар да зәңгәр. Бу зәңгәр төсне кем уйлап тапты? Алсу йөзле яшь дружиначы4 кыз кыю җавап бирде: — Бүтән буяу юк иде, иптәш Яз 
Н. Тихонов 
16 
 
 
хирург, шуңа күрә зәңгәргә буярга туры килде. — Мин кимсетеп әйтмимлә, — диде хирург, — киресенчә, бик яхшы, ә иң мөһиме чисталык... Кич белән, докторларның бәләкәй генә ашханәсендә ул болай дип 'СӨЙЛӘДе: — Гаҗәп, ләкин яз, курорт кебек. тәэсир ясый икән. Карагыз, урамнан ’ үтүе нинди күңелле. Халыкның рухы күтәренке, кешеләрнең йөзләре яшел түгел, бала-чагалар шаяралар, күр дә тор, үзләренең арбачыклары белән бәреп егачаклар үзеңне, кызлар елмаеп үтәләр, хәтта харабәләр дә кышкы кебек шыксыз түгелләр, ә һава турында мин инде әйтеп тә тормыйм... Порт көннән-көн яхшылана барды. Чистарту эшләре тәмамланып килә иде инде. Кроватьлар янында яңа буяулы өстәлләр дә урнаштырылган, әйбәтләп юылган тәрәзәләр ялтырап торалар, ванналар үзләренең әүвәлге ак төсләренә кайтарылганнар, юыну краннарында кайнар су чыжлап тора, кешеләр һәммәсе канәгать булып йөриләр һәм үзләренә бирелгән йортның коточкыч җимереклеге аларны башта ничек куркытканлыгын исләренә төшерәләр. Соңгы вакытларда хирург йокысызлык белән газапланды. Яз көннәрендә ул һәрвакыт иртә уяна иде, ә бу юлы бөтенләй йокыдан язды. Таңга кадәр ятып торгач, ул урыныннан күтәрелде, юынды, ач килеш тәмәке тартмас өчен, тоз сибеп бер кисәк икмәк ашады, аннары тәмәке төрде дә түбәгә күтәрелде. Ул култыксага, балалар кебек, аякларын салындырып утырды. Аннары үзе ачкан Венерага, иртә гаңның алсулыгы белән коенган Венерага карап торды. Түбәдәге соңгы чүп-чарны.ул кичә ук себереп түккән иде. Зур шәһәр үтә күренмәле ут диңгезендә коена кебек, офык артларына сузылып киткән исәп- сез-хисапсыз күп биналар җыелмасыннан ниндидер яктылык энергиясе туа шикелле. Шәһәр шундый яшь, шундый көчле, шул хәтле язча иде ки, Иван Николаевич үзендә тынгысыз хәрәкәткә сусау сизде. Ләкин иртә шундый ямьле иде, Иван Николаевич рәхәтләнеп утырып торды, йөреде, тәмәке тартты һәм тормыш 
турында, шәһәр турында, сугыш турында, кан белән капланган өстәлдә үзе тарафыннан коткарылган кешеләр турында, күпме көннәр буенча лом, көрәк, кәйлә белән чүп-чар һәм кар эчендә эшләве турында уйлады. Ул статуя алдында туктады һәм әкрен генә: — Син беләсеңме, кеше нинди көчле, дөньяда аның азат ихтыярыннан һичнинди көчле нәрсә юк, аннары кеше нинди зур талантлы ул — менә нинди, шәһәр салган, менә нинди статуя тудырган! Ниндидер мескен әшәке бәндәләр бо- ларны барысын да ватарга телиләр, — юк, ватмый торсыннар, тешләре сынар! Карарбыз кем-кемне җиңәр әле! — диде. Кинәт арттан комиссарның таныш тавышы ишетелде: — Эшегезнең нәтиҗәсенә сокланып карыйсызмы? Статуя әйбәт, мавыгып киттегезме әллә, доктор? Нигә бик иртә тордыгыз? Доктор комиссар белән янәшә атлады. Комиссарның аны, уйлары белән мәшгуль булган чакта очратуы, хирург өчен уңайсыз хәл иде һәм ул, комиссарның эчкерсез чәнчүләреннән котылырга теләп, — Ташлагыз әле, аның, нәрсәсе белән мавыгасың, иңбашы кәкре, шуның өстенә кулы да чыккан...— диде. — Сез һөнәр күзлегеннән чыгып карыйсызмыни, Иван Николаевич? — Әлбәттә, һөнәр күзлегеннән,— диде Иван Николаевич һәм комиссарны култыклап, түбәдән төшеп китте. 1912-1913 Г. Әпсәләмов тәрҗемәсе.