Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хроника

СОВЕТЛАР СОЮЗЫНДА 
А. М. ГОРЬКИННЫҢ ДРАМАТУРГИЯСЕ ТУРЫНДА
 
Бөтенроссия театраль җәмгыятьнең Горький шәһәрендә барган фәннн-иҗадп конференциясе тәмам булды. Бу конференция А. М. Горькинның драматургиясенә багышланган иде. Конференциядә Советлар Союзы шәһәрләренең бик күп театр эш- леклеләре катнаштылар. Театр белгечләренең һәм тәнкыйтьчеләрнең 
докладларында Горькинның үткән елда Москва, Ленинград, Горький, Саратов, Калинин, Казан шәһәрләре театрларында, Литва һәм Латвия сәхнәләрендә куелган спектакльләре тикшерелделәр. Горький шәһәренең драма театрында куелган «Дачниклар» спектакле арада иң яхшысы дип табылды.
 КОМПОЗИТОР ЮБИЛЕЕ
 Москваның музыкаль җәмәгатьчелеге композитор Сергей Никифорович Василен- кога 75 яшь тулу көнен билгеләп үтте. Танеевның һәм Ппполитов-Ивановның шәкерте булган С. Н. Василенко үзенең 50 ел гомерен иҗат эшенә бирә. Ул: «Суворов», «Кояш улы», «Китеж турында хикәят», «Христофор Колумб» һәм, М. Ашрафи белән берлектә, «Бөек Канал» һәм «Буран» исемл'е алты опера, «Лола», «Иосиф Прекрасный», «Чегәннәр», «Ак- Беләк» исемле барлыгы җиде балет, дүрт симфония, бик күп квартет, трио һәм романслар язган.
 
НИЗАМИНЫҢ 800 ЕЛЛЫГЫНА ХӘЗЕРЛЕК
 
Шушы елның сентябрь аенда азербайҗан халкының бөек шагыйре Низами Ганҗәви- нең тууына 800 ел тулачак. Азербайҗан галимнәре юбилей уңае белән Низаминың иҗатын тикшерү буенча зур эшләр алып баралар. Низаминың тормышы һәм иҗаты турында аерым хезмәтләр языла. Дәүләт нәшрияты аның «Ләйлә һәм Мәҗнүн», «Җиде 
матур» һәм «Искән- дәэ-нәма» дигән поэмаларын басып чыгарган һәм юбилейга азербайҗан телендә «Лирика» исемле шигырьләр җыентыгын, «Хәсрәү вә Ширин», «Серләр хәзинәсе» исемле поэмаларын басып чыгарачак. Бу поэмалар шулай ук рус телендә дә чыгачак. Бакуда Низамига һәйкәл салыначак.
 
ЯЗУЧЫ ОРДУБАДЫНЫ ХӨРМӘТЛӘҮ
 Апрель аенда Баку шәһәре җәмәгатьчелеге совет Азәрбайҗанының танылган язучысы Мамед Сәид Орд уба дымың 75 еллыгын билгеләп үтте. Ордубады хәзерге азербайҗан прозасының нигез салучысы булып исәпләнә. Аның иң яхшы әсәре — «Тавриз томанлы» исемле тарихи роман. «Көрәшүче шәһәр», «Яшерен Баку» һәм «Дөнья алмашына» дигән тарихи темага язылган бүтән романнарында язучы Баку пролетариатының героик көрәшен күрсәтә. Аларда Киров, Шаумян, Азизбеков образлары бирелгән. Әле күптән түгел генә басылып чыккан «Кылыч һәм каләм» дигән романында Ордубады бөек Низаминың тормышы һәм эшчәилеге турында сөйли.
 
ТА ТАРСТАНДА 
«ГОРЬКИЙ ҺӘМ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ» Горький музей-йортында яңа бүлек — «Горький Һәм татар әдәбияты» бүлеге ачылды. — Совет әдәбияты, —- диде Горький, —• бары тик рус теле әдәбияты гына түгел. Ул —бөтенсоюз әдәбияты. Әгәр дә безнең үткәнебездә гигант . Пушкин бар икән, бу әле әрмәннәр, грузиннар, татарлар, украинлылар Һәм башка милләтләр әдәбиятның, музыканың, живописьның, зод- чийлыкның бөек мастерларын бирә алмыйлар дигән сүз түгел.
 
Хроника 
117 
 
 
Горький татар поэзиясенең һәм .прозасының чәчәк атуын чын күңеленнән теләде һәм, шунда ук, моңа фәкать әдәбият бурычларына бик җитди карау нигезендә генә ирешергә мөмкин икәнлеген дә әйтте* Күргәзмә оч бүлектән тора: 1. Горький һәм татар язучылары, 2. Горький әсәрләрендә татар образлары, 3. Горький әсәрләре татар театры сәхнәсендә. Матур итеп бизәлгән стэндларда бөек пролетариат язучысы Алексей Максимович Горький белән янәшә татар халкының классик шагыйре Габдулла Тукай урнаштырылган. Л1әгълүм ки, «хөрмәтле рус язучылары» арасында Г. Тукай иң беренче итеп Горькийиы күрсәтә. Халык әдәбияты җәүһәрләренә карата Тукайның карашы Горький фикерләренә якын тора. Моның шулай икәнен Горькийдан һәМ Тукайдан китерелгән өземтәләр ачык күрсәтәләр. Беренче татар пролетариат язучысы Г. Коләхметовка да Горькийның йогынтысы зур булган. Ул үзенең «Яшь гомер» пьесасының тышлыгына: бу әсәрне Горь- кийга тәкълид итеп яздым, дип куя. 1907 нче елда Г. Камал үзенең «Бәхетсез егет» драмасын яза. Бу әсәрдә дә Горький йогынтысы зур. Горькийның «Тормыш төбендә» исемле пьесасында җырлана торган: «Кояш чыга да байый» («Солнце восходит и заходит») дигән җырның «Бәхетсез егет»тә дә җырлануы очраклы хәл түгел. Ш. Камал иҗатында да Горький йогынтысы көчле булган. Горькийның «Скуки ради» хикәясенә һәм Ш. Камалның «Козгыннар оясында» дигән әсәренә ясалган иллюстрацияләр һ. б. моны ачык күрсәтәләр. 
Татар совет язучысы Кави Нәҗминең А. Толстой һәм М. Горький белән бергә төшкән рәсеме күргәзмәне бизәп тора. Горькийның К. Нәҗмигә иҗат киңәшләре биреп торулары бөек рус язучысының татар әдәбиятын йөрәгенә никадәр якын тотканлыгы турында сөйли. «Горький әсәрләрендә татар образлары» дигән бүлектә «Тормыш төбендә»ге Асан образы һәм «Матвей Кожемякинның тор- мышы»ындагы Шакир образы турында матур гына иллюстрацияләр бирелгән һәм шул турыда әсәрләрдән тиешле өземтәләр китерелгән. Алар Горькийның татар халкы образлары өстендә сөеп эшләвен күрсәтәләр. «Горький әсәрләре татар театры сәхнәсендә» дигән бүлектә, 1916 нчы елдан башлап Горький әсәрләренең татар театры сәхнәсендә куела башлавы күрсәтелә. 1916 елда «Тормыш төбендә» әсәре сәхнәгә куела (кабаттан 1925 елда куела), 1917 елда «Мещаннар» (кабаттан 1926 елда) куела. 1936 елда—«Дошманнар» һәм 1945 елда «Варварлар» куела. Бу бүлектә күп кенә фотографияләр, сәхнә эскизлары бар. Шулай ук Горький һәм татар әдәбияты дигән теманы өйрәнер өчен бүтән кызыклы материаллар да куелган. Мәсәлән, революциягә кадәр Горький турында «Аң» һәм «Шура» журналларында, «Кояш», «Вакыт», «Йолдыз» газеталарында мәкаләләр басылган. «Яңалиф», «Колхоз бригадиры», «Колхоз яшьләре», «Азат хатын» һәм «Совет әдәбияты» журналларында Горькийның бик күп әсәрләре татар теленә тәрҗемә ителеп басылганнар. Горькийның татар телендә аерым китап булып чыккан әсәрләре шактый тулы күрсәтелгән.
 
«ЯШЬ ГВАРДИЯ»
 Сталин премиясе лауреаты А. Фадеевның «Яшь гвардия» исемле романын бөтен совет халкы яратып каршы алды. Театр эшчеләрендә дә бу роман зур кызыксыну тудырды-. Гаять әһәмиятле тема, искиткеч бай сюжет актерларны* Краснодон геройларын сәхнәдә күрсәтүгә рухландырды. Бу авыр бурычны Москва һәм Ленинград театрлары уңышлы үтәделәр. Казанның Зур драма театры да «Яшь гвардия»не үзенең репертуарына керткән. Апрель аенда театр тамашачыларга «Яшь гвардия»нең премьерасын күрсәтте. Әсәрне сәхнәгә режиссер — РСФСР ның атказанган сәһгать эшлЬкһесе Н. Медведев куйды, спектакльнең оформлениесен художник Гельмс эшләгән. Баш рольләрдә театрның иң яхшы артистлары уйныйлар. Постановка өчен, романның авторы тарафыннан яхшы дип табылган, Гл. Граков инсценировкасы алынган.
 
«РУС МӘСЬӘЛӘСЕ»
 Апрель аенда, Казанның Зур драма театрында, танылган рус язучысы, Сталин премиясе лауреаты К. Симоновның «Рус мәсьәләсе» дигән яңа әсәре Казан тамашачыларына күрсәтелә башланды. Әсәр, бу язучының Америкага ясаган сәяхәте нәтиҗәсендә, бүгенге Америка тормышыннан алынган яңа тәэсирләргә нигезләнеп язылган һәм океан артындагы бу «долларлар һәм җентельмепнар пле»ндөге катлаулы хәлләрне, көннән-көн кискенләшеп бара торган эчке каршылыкларны драматик яктан оста корылган кызыклы вакыйгалар аркылы тасвир итә. Әсәрне сәхнәгә; театрның баш режиссеры Е. А. Простов куйган. Спектакльнең оформ- пениесен художник Э. Б. Гельмс башкарган. Рольләрне РСФСР ның атказанган,
«э 
Хроника 
118, 
 
 
TACGP нын. халык артисты Н. И. Яку- шенко, ТАССР ның халык артисты А. Д. Гусев, ТАССР ның атказанган артистларыннан II. А. Цветаев, Л. 
П. Милова. Е. Е. Жилина. М. R. Шейнин, артистлардан А. II. Аркадьев, В. Л. Гранат Һәм башка иптәшләр үтиләр.
 ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ИСЕМЕНДӘ СТИПЕНДИЯЛӘР РСФСР Мәгариф Министерлыгы татар халкының күренекле шагыйре Габдулла Тукайның истәлеген мәңгеләштерергә карар биреп, аның исемендә стипендияләр билгеләгән иде. Габдулла Тукай исемендәге беренче стипендияләр. уку елы азагына кадәр, Казан педагогия институтының тел һәм әдәбият факультетының 2 иче курс студентларыннан Нур Гыйззәтуллипга һәм Гөлшат Зәй- нәшевага бирелде.
 
СССР ХАЛЫК АРТИСТКАСЫ ХӘЛИМӘ НАСЫЙРОВА КАЗАНДА
 Апрель аенда Казанга Сталин премиясе лауреаты, СССР халык артисткасы Хәлимә Насыпрова килде. Талантлы җырчы, үзбәк операсының күренекле артисткасы Хәлимә ханым Насыйрованың исеме совет җәмәгатьчелегенә яхшы таныш. Ул «Фәрһад вә Ширин», «Паргиз», «Ләйлә вә Мәҗнүн» кебек атакГты операларда баш рольләрне башкара. Күптән түгел Ташкент тамашачылары Хәлимә Насыйрованы композитор Би- зеның «Кармен» операсында тыңладылар. Ул Кармен ролен зур уңыш белән башкарды. Опера сәнгатен үстерү юлындагы күренекле хезмәтләре өчен Хәлимә Насыйрова- га 1942 елда Сталин премиясе бирелде. СССР хөкүмәте аны берничә тапкыр орденнар белән бүләкләде. Ул — Үзбәкстап ССР Верховный Советы депутаты. Хәлимә Насыйрова Казан тамашачылары өчен берничә концерт бирде. Аның репертуарында үзбәк, казах, азербайҗан операларыннан ариялар, рус, казах, үзбәк, грузин, әрмән, төркмән һәм башка халыкларның җырлары бар иде. Концертта шулай ук үзбәк опера театры солисты Мордухай Давыйдов, үзбәк музыка театры солисткасы Тамара Литвиненко, концертмейстер Вера Гридченко катнаштылар. Программаны Софья Каракаш алып барды. Хәлимә ханым Насыйрованың концертлары Казан тамашачыларында тирән тәэсир калдырдылар.
 
КОМПОЗИТОР ҖӘҮДӘТ ФӘЙЗИНЕҢ ИҖАТ КИЧӘСЕ
 12 нче апрельдә, язучыларның Тукай исемендәге клубында, Татарстан АССР ның атказанган сәнгать эшлеклесе композитор Җәүдәт Фәйзинең иҗат кичәсе булды. Кичәдә Җ. Фәйзинең иҗаты турында Ш. Рахманкулов кереш сүз ясады. Концерт өлешендә Татарстанның танылган артистлары һәм артисткалары — М. Рахмаи- күлова, Г. Кайбпцкая, У. Әльмеев һәм Татарстан Дәүләт филармониясе оркестры композиторның иң яхшы әсәрләрен башкардылар. Залда Җ. Фәйзинең иҗатына багышланган күргәзмә оештырылган иде.
 
ШАГЫЙРЬ СИБГАТЬ ХӘКИМ БЕЛӘН ОЧРАШУ КИЧӘСЕ
 Казан Дәүләт Педагогия институтында танылган татар совет шагыйре Сибгать Хәкимнең студентлар % белән очрашу кичәсе булып үтте. Шагыйрьне тынлау өчен кичәгә бик күп студентлар, укытучылар һәм гыйльми эшчеләр җыелган иде. Сибгать Хәким үзе дә элек Казан Дәүләт Педагогия институтында укыган һәм шул институтның әдәби иҗат түгәрәгеннән күтәрелеп чыккан шагыйрь. С. Хәкимнең иҗат юлы турында Хатип Госман кереш сүз ясады. Шуннан соң шагыйрь үзенең «Мех фабрикасында», «Намус һәм сәгать», «Таң», «Агитатор кыз», «Дошман», «Үзем турында бер куплет», «Фронтовик» һ. б. яңа шигырьләрен укыды. Аның шигырьләре тыңлаучыларда җылы тәэсир калдырдылар. 
 
КАЗАН ХУДОЖНИКЛАРЫНДА f Октябрь социалистик революциясенең XXX еллыгы бәйрәме уңае белән Казанда ачылачак зур күргәзмәгә Казан художниклары зур хәзерлек алып баралар. ТА.ССР ның атказанган сәнгать эшлеклесе Садри Ахун Бөек Ватан сугышына багышланган скульптура композициясе өс тепдә эшли. ТАССР ның атказанган сәп гать эшлеклесе Тимофеев «Казанда Жпн\ көне» дигән картина яза. Художниклардан Әльменев,' Якупов, Р° 
Хроника 
 
 дпонов шулай ук Ватан сугышы темасы өстендә эшлиләр. Художник Овчинников «Ленин гаилә эчендә» дигән картина, Шалина «Татар шагыйре Кутуйпың Маяковский белән очрашуы» исемле картина яза.
 ШАГЫЙРЬ НУР БАЯН ИСТӘЛЕГЕНӘ БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ
  
23 иче апрельдә, язучылар союзының Г. Тукай исемендәге клубында, Бөек Ватан сугышы фронтында батырларча һәлак булган күренекле татар совет шагыйре Нур Баянның истәлегенә багышланган кичә булды. Кичәдә шагыйрьнең торйышы һәм иҗат 
«ЯЗУЧЫЛАР 
Чистай музеенда «Язучылар Чистайда» дигән яңа бүлек оештырыла. Бу бүлектә илебезне^ танылган язучыларыннан Фадеев, Леонов, Тренев, Исаковский, Сурков һәм башкаларның сугыш елларында Чистайда булу вакытлары чагылдырыла. Яңа бүлекне төзүдә язучылар үзләре актив катнашалар. Мәсәлән, Сталин премиясе лауреаты, РСФСР Верховный Советы депутаты Михаил Васильевич Исаковский- 
АВЫЛЛАРДАГЫ ХАЛЫК 
РСФСР Министрлар Советының карары буенча, 1947 елда, Бөек Октябрь Социалистик Революциясенең 30 еллыгына багышлап, авыл җирләрендәге үзешчән сәнгать көчләренә Бөтенроссия смотры үткәреләчәк. Смотрның бурычларына авыл җирләрендәге үзешчән сәнгать көчләрен тагын да үстерү, бу төр иҗатның идея һәм художество дәрәҗәсен күтәрү, үзешчән сәнгать түгәрәкләренең репертуарларын хәзерге заман темасына язылган яхшы сыйфатлы әсәрләр белән баету, үзешчән сәнгать түгәрәкләрен колхозчыларның, МТС һәм совхоз эшчеләренең, авыл интеллигенциясенең яңа көчләре -белән тулыландыру Һәм халык иҗатының яңа талантларын күтәрү мәсьәләләре керәләр. Бу смотрның узган елларда булган смотрлардан үзгәлеге шунда ки, анда театр, җыр-музыка, бию сәнгатьләре белән генә чикләнмичә, бәлки рәсем сәнгате дә күрсәтеләчәк. Алда торган бу смотр уңае белән безнең республикабызда кайбер оештыру эшләре эшләнде инде. Татарстан АССР /Министрлар Советының карары буенча республи" юлы турында Гази Кашшаф доклад ясады. Докладтан соң Татар дәүләт Академия театры һәм радиокомитет артистлары Шамуков, Масаутова, Камаева, Соколова иптәшләр Нур Баянның шигырьләрен укыдылар һәм татар халык көйләрен башкардылар. 
ЧИСТАЙДА» музейга үзенең 3 китабын җибәрде. Бу китапларда шагыйрьнең Чистайда язылган шигырьләре урнаштырылган. Исаковскии Чистайда торганда «Улыма наказ», «Монда кызылармеец күмелгән», «Үч алучылар», «Нечай карт», «Зәңгәр шар әйләнә» һәм башка берничә шигырь язды. Бу шигырьләрнең күбесе «Правда», «Известия» һәм 
«Красная Звезда» газеталарында басылган.
ТАЛАНТЛАРЫНА СМОТР 
када смотрның оештыру комитеты һәм смотрны үткәрү буенча план төзелде, шулай ук бу эш буенча район һәм авыл комиссияләре төзергә кушып, район башкарма комитетларына күрсәтмәләр бирелде, урыннарга смотрның положениеләре җибәрелде. Татарстан халык иҗаты йорты алдында торган бу смотрга карата татар телендә махсус репертуарбюллетень төзеп бастырды. Бу бюллетень, башлыча, сүз осталары һәм җырчылар өчен хәзерге заман темасына язылган җырлардан һәм әдәби парчалардай тора. Шулай ук халык иҗаты йорты тарафыннан бер яисә ике пәрдәлек тәрҗемә һәм оригиналь пьесалар, инсценировкалар җыентыгы хәзерләнде, бу җыентыкка К. Симонов, Муса Җәлил, Р. Ишморат һәм башкаларның әсәрләре керде. Татарстан Министрлар Советы каршындагы культура- агарту учреждениеләре идарәсе һәм Татарстан Халык иҗаты йорты работникларыннан бер төркем иптәш, шулай ук республика театрларыннан аерым сәнгать мае. терлары, смотрны үткәрү буенча район комиссияләренә ярдәм күрсәтү теләге белән, районнарга чыктылар