Логотип Казан Утлары
Драма

ИЗГЕ ӘМАНӘТ

Драма, 5 пәрдәдә, 10 күренештә Катнашучылар:
 Г ы й н и я т. Күмер остасы. Л а т и ф ә. Аның хатыны. Фоат. Аларның улы, шахта мөдире. Наҗия. Аларның кызы. Хәзинә. Гыйниятнең анасы. Әбүзәр. Шахтада хуҗалык мөдире. 3 а һ и дә. Аның хатыны. Әсфан. Заһидәнең энесе. Ас и я. Әбүзәрнең сеңлесе, Фоатның хатыны. Л и д и я. Телеграфистка. М а р т ы н о в. Электротехник. БЕРЕНЧЕ  Остап. Стахановчы. П а н а с. Кортчы карт. Ш ә й х и. Шахтер. С а х и б ә. Аның хатыны. Губерт. Комендант. Р о з е н б а х. Ярдәмче комендант. Герман. Немец докторы. Ганс. Немец солдаты. Врач. Урта яшьтәге хатын. Гольцман. Элекке шахта хуҗасы. П е т р о ч ч и о. Италия солдаты. Л аз а р е с к у. Румын солдаты. ПӘРДӘ Беренче күренеш Галим җановлар квартирасы, тәрле якка китә торган ишекләр. Пәрдә ачылганда дөя караңгы. Бер читтә абажур яктысы астында Наҗиянең пианинода уйнап җырла- ганы күренә.
 Наҗия. ; J; Яз көнендә аппак чәчәк аткан Агачларга туеп бакмадым. Ул агачлар инде җимеш бирде, Тик, син бәгърем, һаман кайтмадың. Дөм-караңгы көзге кичәләрдә, Кайларда соң йөрисең, иркәм? Киткән юлларыңнан күземне алмый, Көтәм сине зарыгып кич-иртән. Л а т и ф ә керә. Л а т и ф ә. Кызым, нигә ятмыйсың инде? Н а җ и я. Абыйны көтәм. Л а т и ф ә. Ул кайтмый торгандыр, кызым, кабинетында гына йокларга булгандыр. 
* Төзәтелгән яңа варианты. 
 Н а >к и я. Көтим әле, барыбер йоклыйсым да килми. Л а т и ф ә. Асия килен дә юкмы әле? Н а җ и я. Яңа гына кайтып керде. Л а т и ф ә. Сәгать икенче инде, кайда йөрде икән? Наҗия. Кодаларда булгандыр. Л а т и ф ә. Юк, кызым, анда түгелдер. Алар бүген бик каты талаштылар... Ичмасам, аерылышсыннар иде. Абыеңны бетерә бит. Бичара бала көне-төне шахтада, фронт өчен тырыша. Ә монысы — киенә дә ясана. Театрда, биләмдә. Ишектә звонок тавышы. Әнә, абыең кайтты. (Китәләр.)
Изге әманәт 
 
 
Н а ж и я белән Фоат кайтып керә Н а җ и я. Абый, ашыйсың киләме? Ф о а т. Юк, сеңелем. Бер стакан чәй булса эчәр идем. Н а җ и я. Хәзер, абый. (Китә. Стакан белән чәй кертеп куя.) Фоат. Әтинең хәле ничек? Н а җ и я . Ярыйсы, гипска салгач йокыга китте. Ф о а т. Әйе, һәр көнне иң яхшы шахтерларны фронтка бирәбез, шуның өстенә аның да шахтада булмавы бик нык сизелә... Теге йоклыймы? Н а җ и я. Юктыр әле, яңа гына кайтып керде. Фоат. Кайда булган? Наҗия. Кем белә аны... Фоат. Наҗия, берәр көй уйна әле. Н а җ и я. Соң бит инде, абый. Фоат. Кемгә ничек бит? Әйдә, уйна әле. 
II а җ и я уйнарга керешә. Яртылаш чишенгән хәлдә бүлмәдән Асия чыга. Асия. Җитәрегез!.. йокларга бирмисез. 
Наҗия китә. Ф о а т. Кайда йөрдең? Асия. Минем кайда йөрүемне* йокларга ятканда сорамыйлар. Ф о а т. Башка чакта минем вакытым юклыгын син бит беләсең. А с и я. Шулай да «үзгәләргә» табасың. Ф о а т. Ничек инде ул «үзгәләргә»? А с н я. Бүген, ниндидер бер ханым белән машинада кататься итеп йөргәнеңне күргәннәр. Фоат. Беренчедән, «ниндидер» түгел, яңа килгән чертежницабыз, икенчедән «кататься» итеп йөрмәдек. Рудоуправлениегә эш белән бардык. Асия. Сез ирләрнең шулай инде, кайсыгыз и ы ң м о н т а ж н и ц а с ы, кайсыгызның чертежииңасы була.-.. Ф о а т. Үз гаебеңне аңлар өчен, юк сәбәпләрне сылтау итәсеңме? 
Ләкин алар миңа ябышмый. Сия мина шуны әйт, кемдә булдың? Асия, һәрбер адымга рөхсәт алырга, кайту белән отчет бирә барырга кушмыйсыңмы тагын? Ф о а т. Мин сиңа андый таләпләрне куйганым юк шикелле, шулай да мин 
хатынымның кайда йөргәнен белергә тиеш!.. 
Ишектә Л а т и ф ә күренә. Л а т и ф ә. Улым, акрын, атаңны уятасың. Ятыгыз инде, вакыт бик соң бит. (Китә.) Фоат. Их, Асия... Ватан / күген каплап алган кара болыт пәрдәләре сиңа бер дә тәэсир итмиләрмени? А с н я. Кирәкми, мораль укыма. Әйдә дуслашыйк. Фоат. Син бит әле миңа кайда булуыңны әйтмәдең. Асия. Серафима - Петровналар- да идем, хатын-кызлар чакырган, патефон уйнаттык, җырладык, биедек... Ф о а т. Серафима бик иртә башлаган, ире киткәнгә өч ай да тулмаган, эчке мәҗлесләре оештырырга керешкән. Лионнан соң андый хатын-кыз компанияләренә аяк басасы булма! А с и я. Кая, миңа бер тәмәке бир әле. Ф о а т. Син бит миңа бер кайчан да тәмәке тартмаска дип сүз бирдең. Асия. Тартмыйм ич инде, күптән ташладым, дуслашуыбыз хөрмәтенә берничә генә суырам. 
Еракта тревога биргән гудок тавышы, Л а т и ф ә, Н а җ и я чыга. Н а җ и я. Бу нәрсә? һава тревогасымы? Ф о а т. Юк, Наҗия, бу ниндидер башка тревога. 
Л а т и ф э д он башкалар аннан-моннан киенеп китәләр. Л а т и ф ә. Тагын нәрсә генә бар икән? (Тәрәзәдән карап.) Әйе, бер туктаусыз атлы арбалар... Нишлим инде. Ятсам күзне йокы алмас, ят- масам эшкә кул бармас. Үч иткән- 
23 
Тахи Гыйззәт 
24 
 
 
дай шундый көнне карчыгы да китеп югалды. Еракта самолет тавышлары, зениткалар авазы. Әнә, төнге юлбасарлар килделәр! Култык таягына таянып ишектә' Г ы н- н и я т күренә. Нигә тордың?.. Мин сине уятмаска булган идем. Әйдә алайса, тышка чыгабыз. Г ы й ният. Кирәкми, Латифә, ни булса да монда күрербез. Утны сүндер. Дошман самолетлары якыная, зениткалар көчле ут ача. сызгырып төшкән бомба авазлары ишетелә. Латифә. Гыйният, мин куркам... Г ы й ният. Курыкма, Латифә, кил минем яныма. Латифә. Балалар ни хәлдә икән? Г ы й ният. Алар өчен кайгырма, берни дә булмас... Әнкәй кайда сон, әллә өйдә юкмы? Латифә. Күршеләргә кунарга кергән иде... Г ы й н и я т. Киттеләр бугай? Латифә. Әйе, олактылар ахй- ры. Г ы й н и я т тәрәзә каплавычын ача, өй эченә яктылык тешә. Әнкәем!.. Бу кайсы төш яна? Г ы й н и я т. Олы урам тирәсе. Л а т и ф ә. Нинди йортлар җимерелеп, күпме бәндәләр һәлак булды икән?.. Г ы й н и я т. Әйе, коточкыч хәлләр... Кеше көче белән төзелгән? күпме байлыклар, күпме җиһазлар кырыла, күпме бәндәләрнең каны коела. Күпме ятим сабыйларның күз яше коела... Юлбасарлар төсле кара төндә киләләр дә анасының җылы кочагында йоклап яткан сабыйлар өстенә бомба ташлыйлар... Хәзинә кайтып керә. X ә з и н ә. Күрдегезме, күрдегезме тагын шәһәрнең астын-өскә айкады... Н а җ и я кайтып керә. Гыйният. Кызым, нәрсә бар, нигә гудок кычкырган? Н а җ и я. Немецлар фронтны өзгәннәр... Бөтен оешмаларга күчәргә боерык бирелде. Теләгән кешеләргә шәһәрдән чыгарга кушалар. Л а т и ф ә. Шәһәрдән чыгарга? Г ы й н и я т. Кая? Н а җ и я. Көнчыгышка. Озакламый Фоат абый машина белән кайтырга булды, 
җыенып торырга кушты. Хәзинә. Мин сезгә әйтә кил- , дем: тыныч чакта күчегез, дидем,, тыңламадыгыз. Хәзинә. Әйдә, улым, әйдә урыныңа кереп ят. (Гыйниятне җитәкләп китә.) Наҗия. Әнкәй, катып торма инде, әйберләрне җыйнарга кирәк. Латифә. Тукта әле, кызым, бәлки дөрес түгелдер? Н а җ и я. Дөрес, әнкәй, әйтәм бит, мине Фоат абый җибәрде. «Тиздән кайтырмын, хәзер булып торыгыз» диде. Латифә. Гомер иткән җиребезне, сезне тудырып үстергән нигезебезне ничек ташлап китәрбез? Н а җ и я. Бер бездә генә түгел бит. бөтен ил белән. Әйдә җыеныйк инде. Латифә. Башта иләк-чиләкләр- не зур сандыкка тутырыйк. Н а җ и я. Юк, әнкәй, аларның берсен дә алмыйбыз. Андый вак- төяк әйберләр барган җирдә дә табылыр. Л а т и ф ә. Юк, юк, инәмне дә калдырмам. Гомерем буена бөртекләп җыйган әйберләрем белән нимеч калдыкларын киләндерер хг-ом юк. Н а җи я. Ул турыда уйлап та карама. Бөтен шәһәр китә бит. Барыбыз да иләкчиләкләр төяп йөри башласак нәрсә булыр иде. Л а т и ф ә. Алай булса мин китмим, шул гына. Н а җ и я. Ярый, китмәсәң шунда калырсың. (Кайбер әйберләрне алып китә.) Ьракта бик каты шартлау тавышы, Асия кайтып керә.
Изге әманәт 
 
 
Л а т и ф ә. Килен, әллә тагын килделәрме? А с и я. Юк, әнкәй, шахтаны шартлаттылар!.. Наҗия җыенырга әйткәндер бит. Л а т и,ф ә. Әйтте дә... А с и я. Әйткәч ни карап торасың: әйдә, әйберләреңне алгала. Л а т и ф ә. Ничек инде алгала? Ә бу җиһазлар? А с и я. Алар бар да кала инде. Л а т и ф ә. Туктагыз әле. Сез акылдан яздыгызмы, я мин тиле- рәмме? Ничек итеп бу әйберләрне калдырырга да, ничек итеп алар- сыз яшәргә? Юк, юк, мин өй җиһазларымнан аерылмыйм. А с и я. Аерылмасаң, немецларга калырсың. Л а т и ф ә. Нигә сез мине шул немец, калдыклары белән өркетәсез? Курыкмыйм- мин нимечтән!.. (Гайрәтләнеп китә.) 
Асия ишектәге шторларны ала, Ә б ү- з ә р керә. 
Әбүзәр. Җыенасызмы? А с и я. Әйе, дәдәй, җыенабыз. Сез өлгердегездәмени? Әбүзәр. Мин кайтканда җиңгәң җыенып маташа иде дә, туктаттым әле. А с и я. Нигә, китмәскә . дигән хәбәр бармы әллә? Әбүзәр. Андый хәбәр ишетелми ишетелүен дә... әй, сеңелем, Донбассны биргәч бетте инде... А с и я. Дөрес түгел. Әбүзәр. Балаларча сөйләнмә, сеңелем! А с и я. Ни әйтергә телисеңдер, дәдәй, төшенмим. Әбүзәр. Дәдәңне төшенергә вакыт иде, сеңелем. Без бит синең белән столичный вокзалларда, патша поездларында ресторан тоткан Әбуталип Әбушахманов балалары? Шулай булгач, сиңа качак булып йөрүнең нигә кирәге бар? А с и я. Юк, юк, бу мөмкин түгел. (Китә.) Әбүзәр. Мөмкин! Галимҗанов- лар белән араңны өзәргә бик вакыт. (Асия артыннан кереп китә.) Наҗия чъна. Үзен кая куярга белмг аптырап йөри. Н а җ и я. Нигә бу абый каетмый икән? Тизрәк китәсе иде... Хуш, минем йөрәгемә мәңге сүнмәс утлар кабызган, хыялымда терекөмеш төсле дан-шөһрәт 
өметләре агызган пианином, белмим озаккамы миннән каласын. (Күтәренке рух белән җырлый.) 
Хуш исән бул, туган җирем, Китәм синнән еракка, Киткән кошлар кайткан кебек, Без кайтырбыз бу якка. Гөрләп торган шат яшьлегем Үтте синең бишектә, Яшь баладай иркәләдең, Оныта алмам ничек тә. Оныта алмам йомшак җилең, Серле зәңгәр төннәрең, Оныта алмам беренче кат Янып сөйгән көннәрем. 
Танкистлар киеменнән Әсфан керә. Әсфан. Сәлам, гүзәл җырчыга! Н а җ и я. Бу кем? Әсфан!. Әсфан. Наҗия... Н а җ и я. Җибәр, Әсфан, чыгарлар. Әсфан. Чыксыннар, сугышчыны гафу итәрләр. Н а җ и я. Син ничек, озакка кайтты ңмы? Әсфан. Бик азга, берничә генә сәгатькә. Наҗия. Аннан? Ә'с ф а н. Машина алам да тагын фронтка. Сез дә китәргә җыенасыз ахыры? Н а җ и я. Абыйның машина белән кайтканың гына 'көтәбез. Әсфан. Ул әле тиз кайтмас. /Мин аның яныннан килдем. Ул анда шахтаның кыйммәтле машиналарын вагоннарга төятә. Н а җ и я. Ә без аны монда түгемсезлек белән көтәбез. Шулай итеп, Әсфан, минем консерватория бетереп, җырчы булу, синең тау инженерлыгына ирешү теләкләрең тәмле төштәй генә булып калдылармыни? Ә с ф а и. Зарар юк, Наҗия, без алар белән кайчан булса да бер очрашырга тиеш идек. Масайган* 
Та ми Гыйззәт 
26 
 
 
дошман тиздән безнең көчебезнең гайрәтен татыр. Тынычлык сөюче халкыбызның, канлы яше өчен безнен алда җавап бирәчәк. Гый- ният абыйның, аягына нәрсә булды сон? Н а җ и я. Өченче көн немец самолетлары шәһәргә килделәр, электростанция тирәсенә берничә бомба ташладылар. Әткәй шул чагында станция түбәсендә дежур булган, һава дулкыны аны җиргә бәреп төшергән. Әсфан. Кызганыч... Безнең җизни сездә бугай, аның белән күрешергә дә, китәргә вакыт. Н а җ и я. Тукта инде, сөйләшик әле, бәлки безгә яңадан күрешергә дә туры килмәс. Әсфан. Нигә алай уйлыйсың? Н а җ и я. Мин китәмен тылга, еракка, син каласың монда — фронтта, безнең язмыш белән нәрсә булмаска мөмкин, бигрәк тә синең белән... Ә с ф а н. Минем өчен кайгырма. Миңа бик күп каты сугышларда, дәһшәтле атакаларда, дөрләп янган танк эчләрендә калырга туры килде. Ләкин Ватаныма, сина булган мәхәббәтем һәрвакытта мине саклады. Шундый авыр минутлар кичергән чакларымда күз алдыма килеп баса идең, дә, котылгысыз үлемне җиңәргә көч бирә идең. Моннан соң да син минем йөрәгемдә җиңү символы булып торырсың. Ярый, Наҗия, хуш..: Барып җитү белән мина хат язарсың. (Күрешәләр. Икесе ике бүлмәгә кереп китә.) 
Г ы й ният белән Хәзинә чыга. Хәзинә. Кил әле, улым, Лати- фә киленнең әйберләре өчен өзгәләнүе бик хаклы, мин дә җиһазларны кызганам. Әллә, мин әйтәм, аллага тапшырып, өйдә мин калыйм микән? Г ы й н и я т. Юк, юк, әнкәй, беребезгә дә калырга ярамый. Хәзинә. Хак язганын күрермен, киленгә әйтеп тынычландырыйм әле. (Китә.) Г ы й ният пианино өстендәге китапны алып. Гыйнпят. Габдулла Тукай..., Дошманнарга калмасын... (Кесәсенә сала.) 
Фоат кайтып керә. Улым, китәбезме? 
Фоат. Сабыр, әткәй, минем сиңа яшерен сүзем бар. 
Ишектә Әбүзәр күренә. Штор артына яшеренә. Г ы й н и я т. Ул нинди яшерен сүз, улым? Ф о а т. Мин сиңа капиталь шахтасының генераль планын һәм яңа ачылган антрацит участкасының чертежларын калдырам. Г. ы й н и я т. Нигә миңа, нигә үзеңдә сакламыйсың? Ф о а т. Мин сугышка китәм. Г ы й н и я т. Сугышка? , Ф о а т. Ул әманәт теләсә нинди шартларда да дошман кулына төшмәскә тиеш. Әгәр дә инде сакларга мөмкин булмаса — яндырырсың. Әбүзәр. Күрми дә торабыз, кияү кайткан икән. Фоат. Син нишләп монда? Әбүзәр. Асиянең әйберләрен җыешырга, кодаларга булышырга кергән идем. Ф о а т. Алар синең ярдәмеңнән башка да җыенырлар иде. Сиңа бит бөтен складларыңны яндырырга, булган эш коралларын юк итәргә кушылган иде... 
Наҗия, Лати'фэ, Хәзинә, Асия, Әсфан чыга. Л а т и ф ә. Улым, без җыенып бетердек, Ң а җ и я. Абый, әйберләрне машинага ташыргамы? Фоат. Кирәкми, Наҗия, ташымагыз. Мин сезгә бик күңелсез хәбәр китердем. Немецлар безнең чигенү юлыбызны кискәннәр!.. Л а т и ф ә. Харап булдык! X ә з и и ә. Әсиргә калдык! Әбүзәр. Немецка кол булдык! I ы й н и я т. Шауламагыз!.. Улым, 
Изге әманәт 
27 
 
 
хәлләр болан булгач безгә ниш- , ләргә CPU? ф о а т. Корал тотарга сәләтле кешеләр хәзер үк Ирек мәйданына- жыела. Ничек кенә булса да дошман боҗрасын өзәргә тырышабыз. Г ы й и и я т. Өзә алмасагыз? 
Фоат. Донбасс туфрагы өчен башыбызны куярбыз! Әсфан, әйдә, без киттек. Хуш, сау булыгыз!.. (Исәнләшәләр, саубуллашалар. Китүчеләрне озата чыгалар.) 
Ут сүнә.
 
 
 
Икенче күренеш 
Шул ук Гал и м җано в л а р квартирасы. Пәрдә ачылганда кулына китап тотып Хәзинә көйләп утыра. Асия кайтып керә.
 Асия. Әткәйләр өйдә юкмы әллә? X ә з и н ә. Иртән үк полиңейләр килеп, Нажия белән икесен бергә алып киткәннәр иде. Шуннан бирле кайтканнары юк. Син кичә өйдә булмадың, кайда йөрдең? А с и я. Караңгыда сезне уятып борчыйсым килмәде, абыйларга кереп кундым. Мин, гомумән, дәү әни, сездән китәм инде. X ә з и и ә. Китәсең? Кая? А с и я. Мин квартирага күчәм. Хәзинә. Бездә урын тармыни? Асия. Киресенчә, сездә шундый киң, шундый иркенлек... Җил-давылдан тынып калган дала шикелле. Кайтып керсәң җаныңны кая куярга урын тапмыйсың. Хәзинә. Бу дөньялар һаман шулай бармас бит, үзгәрер әле. Сугыш бетәр. Фоатың кайтыр... А с п я. Юк, ул кайтмас инде. Хәзинә. Каян беләсең? А с и я. Алар отрядыннан беркем дә калмаган. X ә з и н ә. Кем әйтә? А с и я. Бар да шулай сөйлиләр. Ганс керә. Ганс. Капитан әфәнде сезне алырга җибәрде. X ә з и н ә. Бу нинди мәхәббәтсез кеше. А с и я. Мине алырга килгән. Хуш, сау бул, дәү әни, әткәй белән Наҗиягә әйтерсең. Мине гаепләмәсеннәр. һәркем дөньяда үзенчә уйларга, үзенчә торырга тырыша бит. (Китәләр.) Хәзинә тәрәзәдән карап кала. Хәзинә. Әйе, тормышның ас- тын-өскә айкады, кешеләр, су өстендә йөзгән йомычкадай төрле якка чайкала... (Себерке алып идәнне себерә.) Кайгылы хәлдә Наҗия кайтып керә. Н а җ и я. Нинди хурлык, нинди түбәнлек... Хәзинә. Тукта, кызым, сиңа ни булды? Н а җ и я. Биржада... Хәзинә. Соң? Наҗия. Бөтен шәһәрдән җыелган кызларны залга чыгарып тезделәр дә, сәламәтлегебезне барлау хәйләсе астында, чишендереп . карадылар... X ә з и н ә. Мәккә каферләре икән... шуннан? Н а җ и я. Шуннан. төрлебезне төрле исемлеккә язып, мине бойняда зшләргә билгеләделәр. Хәзинә. Риза булмаска иде. Н а җ и я. Риза булмый нишлисең? Шунда ук конвой белән лагерьга, я Германиягә озаталар. Хәзинә. Бу нинди законсыз, миһербансыз кешеләр икән. Атаң кайда калды соң, нигә кайтмады? Н а җ и я. Без бит бергә түгел идек, аны бүген комендатурага алып киттеләр... (Кухня ягына китә.) Л и д а керә. Н а җ и я. Лидочка!., Лида. Надя!.. (Кочаклашып үбешәләр.)
Таҗи Гыйззәт 
28 
 
 
Нажия. Син каян? Л и д а. Киевтән. Н а ж и я. Күптәнме? Л и д а. Яна гына. Н а ж и я. Берәр эш беләнме? Ли да. Юк, торырга кайттым. Нажия. Торырга? Без моннан ничек качарга белмибез, син торырга дисең. Ли да. Зарар юк, акрынлан iорырбыз әле. Тормыш бит ул үзе өйрәтә. Я, сездә ниләр бар? Н а ж и я. Әтине һәр көнне биржага чакырып эшкә чыгарга кысалар. Абый хәбәрсез югалды. Әнкәйне үтерделәр... Л и д а. Нәрсә өчен? Нажия. Безнең күршедә СС чылар тора. хМоннан бпш-алты көн элек абзарыбызда сыерыбызны суеп ятканда өсләренә барып кергән. Эндәшмәскә кирәк иде аңар. Караул салып халык җыярга теләгән. Шул чагында капка төбендә атып үтерделәр. Мине бүген бойняда эшләргә билгеләделәр... Л и д а. Елама, Надя, синең ул зарлы нәфрәтләреңне күз яшьләре баса алмас. Мин беләм: син хискә бирелүчән. шагыйрә йөрәкле кыз, ләкин оккупация шартларында кичергән тормышыбыз хис белән түгел, акыл белән яшәүне таләп итә. Йөрәкләребездә кайнаган ачы нәфрәт тойгыларын көрәшкә файдаланыйк. Безнең мәктәптә бергә укыган иптәшләрдән монда кемнәр бар? Н а җ и я. Малайлардан беркем дә күренми. Катя Сорокина биржада күчерүче булып хезмәт итә. Аня Слдоренконы аттылар. Л и д а. Ни өчен? Наҗия. Яралы командирны яшереп асраган. Лида. Тагын? ' Наҗия. Луиза Яичевская румын офицерына кияүгә чыкты. 
Г ыйният кайтып к*ро. Л и д а. Исәнмесез, Гыйният Галимжанович. Гыйният. Лидочка... Син укуда идең түгелме? Л и д а. Әйе, укуда идем. Г ы й н н я т. Димәк, син дә китә: алмадың? Л и д а. Юк, мине биредә эшләр^ гә калдырдылар. Г ы й н п я т. Ничек? 
Әбүзәр керә. 
Әбүзәр. Исәнмесез. Н а җ и я. Лида, әйдә, урамда йөреп керәбез. Лида. Хәзергә хушыгыз. (Наҗия белән китәләр.) Әбүзәр. Я, кода, ни эшләр бетереп ятасыз? Г ы й ният. Эшләр беткән, көлтә җыясы гына калды, үзеңне кот-! ларга кирәк. Дәрәҗәгә менгәнсең икән. Әбүзәр. Нинди дәрәҗә? Г ы й н и я т. Шәһәр Идарәсенә тылмач булып кергәнсең түгелме? Әбүзәр. И, кода, син аны куй әле, Әсфан яныннан бер кеше качып кайткан. Г ы й ният. Ул исәнме? Әбүзәр. Әйе, исән, пленга эләккән. Харьков янындагы лагерьда ята икән. Егетнең тормышы авыр ди... Апасы мескен башын да күтәрми, елый да, елый... Чүп өс- тенә чүмәлә дигәндәй, үземне бүген комендатурага чакырдылар. Г ы й н и я т. Нәрсәгә? Әбүзәр. Фоат кияүнең сиңа биреп калдырган чертежларын сорыйлар. Г ы й ният. Аның миңа чертеж калдырганын каян беләсең? Әбүзәр. Комендатурада ш.улай диделәр. Сез, имеш, кардәшләр' икәнсез, бергә ашап, бергә эчкәнсез, әйтегез, юкса икегезне дә кулга алабыз диләр. Нинди чертежлар иде соң ул, кода? Г ы й н и я т. Белмим, минем андый чертежларны күргәнем юк. Әбүзәр. Алай булгач нигә миннән сорыйлар? Г ы й н и я т (үз-үзенә). «Ярык юк димә бүрәнә өстендә, бүре юк димә бүрегең астында» икән. Әбүзәр (аңламыйча). Ни дисен, кода? Г ы й н и я т. Мин сине тылмач булып , хезмәт ‘ итәсең икән Д11П
Изге әманәт 
29 
 
 
пШсткән идем. Ләкин синен әле шпионлык һөнәрең дә бар икән. Әбүзәр. Мин шпион? Я, алла!.. • Кешеләргә яхшылык итим дисәң, яманлык булып кайта икән. Мин ' бит аны сезне кызганудан гына әйткән идем. Г ы й ният. Сиңа уз-үзеңне кызганырга иде, юкса үлгән чагында авызыңа су салучың табылмас. Бар, безнең өйгә аяк басасы булма!.. I Хәзинә керә. 
Әбүзәр. Юк, басарбыз әле!.. (Китә.) X ә з и и ә. Нигә җикеренә ул? Г ы й и и я т. Фоат китәр алдыннан миңа әманәт итеп шахтаның генераль планын, антрацит участ- касының чертежларын калдырган иде. Ул аны ничектер сизгән. Шуны миннән юмалап алмакчы була. (Яшергән җиреннән алып.) Дөнья хәлен, әнкәй, белмәссең; минем белән әллә нәрсә булуы мөмкин, мин аларны сиңа тапшырам. Хәзер үк утка янмаслык, суга чыланмаслык бер җиргә урнаштыр. X ә з и н ә. Ярый, улым, ярый, урнаштырырмын. Нигә чакырганнар иде үзеңне? Г ы й н и я т. Иртәгедән эшкә чы- . гарга боерык бирделәр. X ә з и н ә. Соң нишлисең? I ы й н и я т. Чыкмыйм, теләсә нишләтсәләр дә чыкмыйм!.. 
Остап керә. Хәзинә китә. 
Әйдә, Остап Тимофеевич, бу көннәрдә күренмәдең, кайда идең? Остап. Киров шахтасына кызымның хәлен белергә барган идем. Г ы й н и я т. Соң, анда ниләр бар? Остап. Нәкъ бездәгечә... Килеп кергән көнне үк инде җиде кешене асканнар. Шулар арасында минем кияү дә булган... Чирле кызым өч бала белән ятим калган. Шуларны Үз яныма кайтардым. Синең хәлең ничек соң? Г ы й и и я т. һаман искечә, ■ һәр көнне биржага чакыртып, эшкә кушалар иде. Бүген комендатурада шахтаны торгызырга боерык бирделәр. Остап. Димәк, эшкә чыгасың? Г ы й н п я т. Юк, мин бүген төнлә качам. Ос т а п. Кая? 
Г ы й н и я т. Брянск партизаннарына. Миңа монда артык яшәргә мөмкин түгел. Остап. Анысы точно. Үткән төнне китә алмыйча калган бик күп стахановчыларны, инженерларны кулга алганнар. Сиңа улың янына китәргә кирәк. Г ы й н и я т. Нинди улым? Остап. Фоат Гыйниятовпч янына дим. Г ы й н и я т. Ул исәнмени? Остап. Точно, менә сиңа анардан хат. Гыйният (укый). Остап Тимофеевич!.. (Кочаклап үбә.) Моның өчен мин сиңа нинди сөенче бирим икән? Остап. Бернәрсә дә кирәкми, анысы соңыннан. Г ы й и и я т. Юк, юк. хәзер би- рәм. Шатлык' көненә дип саклап килгән сыем бар иде, шуны эчик әле... (Аракы чыгара, чашкиларга сала.) Әйдә тот, киләчәк җиңүебез өчен... Остап. Точно... (Эчәләр.) 
Кулына чемодан тотып таза гәүдәле, урта яшьтәге М арты и о в керә. Мартынов. Миңа Галимҗа- нов кирәк иде. Г ы й ният. Мин булам. Мартынов. Мине 'сезгә квартирага җибәрделәр. Г ы й ният. Гафу итегез, без кеше кертмибез. Март ы н о в. Мин вакытлыча, квартира тапканчы гына сездә торырмын. Менә минем шәһәр Идарәсеннән язылган кәгазем һәм квартальныйдан бирелгән ордерым. (Кәгазьләр бирә.) Я, ни дисез? Гыйният. Ярый инде, керерсез... Чишенегез. 
Мартынов әйберләрен куеп чишенә. Чемоданын ачып сөлге ала. Гыйният 
Т а җи Гыйззәт 
30 
 
 
белән Остап аның һәрбер хәрәкәтен дикъкать бс^ән карап торалар. О с т а п (дорфа рәвештә). Сез кем буласыз? М а р т ы н о в. Күрәсез бит, эшче. Остап. Профессия ягыннан дим? Март ы нов. Электротехник. Оста п. Эш эзләп килдеңме? Мартынов. Юк, электростанциягезне торгызырга җибәрделәр. Остап. Син немецмыни? М а р т ы н о в. Юк, саф рус. Остап. Ялганлыйсың! Саф рус немецка эшләми, точно. М а р т ы н о в. Сиңа, карт кеше, бераз гына телеңне тыя төшкәндә яхшырак булыр иде. Остап. Тел бнт ул, сөйләргә яралган. Мартынов. Анысы шулай, ләкин сәгать маятнигы шикелле бер туктамый болгап тору ярамый. Остап. Нәрсә була? М а р т ы н о в. Кызган тимергә, я кислотага тидерүең бар. Остап. Өркетмә, курка торганнардан түгел,- точно! М а р т ы н о в. Хуҗа әфәнде, мин юынып алмакчы идем. Г ы й-н и я т. Кухняда, ишектән чыккач уң якта. Мартынов. Рәхмәт. (Китә.) Остап. Ишеттеңме нәрсә ди?. Безгә хәзер немецка эшләү түгел, булганын ватарга, җимерергә иде, ә ул электростанция торгызырга килгән. Г ы й ният. Әйе, Остап Тимофеевич. кем дус, кем дошман икәнен күрә алмаганбыз шул. Әнә, минем кода совет заманында песи кебек аяк очы белән генә йөргән кеше, немец килү белән нишләде? Аждаһага әйләнде. Остап. Кая тагын берне сал әле! (Өстәлгә сугып.) Мин аның тетмәсен төтәм, точно. Г ы й ният. Кемнең? Оста п. Менә бу яңа килгән кешене!!. Г ы й ният. Кирәкми, Остап Тимофеевич, бәлагә калӘрсын, шайтан белсен ул нинди кешедер. Әйдә, тот әле. (Эчәләр.) Шуннан» Фоат кайсы шәһәрдә икән? Остап. Мин анысын ачык әйтә алмыйм, хат китерүче Мариуполь- дән ди. Паиас Архипыч мине аның белән таныштырырга булды. 
М арты н о в сөртенеп керә. Г ы й н и я т. Гафу итегез, иптәш... Әй юк, әфәндем, сез кай шәһәрдән буласыз? Мартынов. Харьковтан. Г ы й н и я т. Сезнең анда тор- i мышлар ничек соң? М а р т ы и о в. Бер көе генә. Г ы й н и я т. Сез үзегез генә килдегезме әллә? Мартынов. Команда белән. Мин үткән төнне йоклый алмаган идем, берәр җирдә урын булмасмы? Г ы й н и я т. Менә, шунда диванга ятыгыз. 
Мартынов урып хәзерләп ята. Фронтта ниләр бар икән? Мартынов. Сугышалар... Г ы й н и я т.- Бик каты микән? Марты н о в. Әйе... Г ы й н и я т. Кызыллар һаман чигенәләр микән? Мартынов. Әйе... Г ы й н и я т. Сез зур шәһәрдән килгән кеше, мица шуны әйтегез әле... 
Мартынов гырылдап йокыга китә. О с т а п. Йоклады... Бу кеше гамьсез, .кайгысыз кеше, точно. Без монда төннәр буе йокламыйча ил кайгысын баштан кичерәбез. Ә ул көпә-көндез ятты да гырылдап йокыга китте... 
Берничә солдат ияртеп Р о з е п б а х керә. Р о з е н б а х. Бу нинди кеше? Г ы й н и я т. Минем күршем. Розснбах. Алыгыз!.. 
Остапны кухняга таба алып китәләр. Бусы кем? Г ы й н и я т. Белмим, яца гына шәһәр идарәсеннән квартирга керттеләр. Р о з е н б а х. Уятыгыз!
Изге әманәт 
 
 
Солдатлар Мартыновлы көч-хәл белән уяталар. Документ?! Мартынов кәгазь чыгарып бирә. Р о з е н б а х (аерым дикъкать белән карап). Господин Мартынов, электротехник? Март ы н о в. Әйе. Р о з е и б а х. Бик яхшы. (Гый- ныйяткә.) Синдә капиталь шахтасының генераль планы, антрацит участкасының чертежлары бар икән — без шуны алырга килдек. Г ы й н и я т. Миндә бернинди дә планнар, чертежлар юк. Р о з е н б а х. Ә ни өчен, синең улың... Г ы й н и я т. Нәрсә минем улым? Ро'зенбах. Башкача сөйли. Г ы й и и я т. Ничек башкача? Р о з е н б а х. Мин үз кулым белән 
әткәйгә биреп калдырдым ди. Г ы й н и я т. Ул сездә? Р о з е н б а х. Әйе, безнең кулда. Тотылдың? Ха, ха, ха! Г ы й н и я т. Юк, аиың миңа берни дә биреп калдырганы юк. Р о з е н б а х. Бар, без аны табарбыз. Башлагыз!.. Хәзинә белән Наҗия керә. Немецлар өйне тентергә ябышалар. Шкаф, этажеркалардагы китапларны идәнгә ташлыйлар. Җиһазларны туздыралар. Туры килгән затлы әйберләрне кесәләренә салалар. Күрше бүлмәләргә кереп китәләр. Савыт- сабаларны ваталар. Нәрсәләрнедер аударалар. Кирәкле әйберләрен таба алмагач, ачу белән Г ы й н и я т н е һәм О с т а п н ы алып китәләр. Тышта машина тавышы ишетелә. Наҗия. Дәү әни, инде нишлибез? .Әткәйне дә алып -киттеләр. Хәзинә. Әйе, кызым, хәйран йортыбызны вәйран иттеләр.
 
Пәрдә төшә 
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ Беренче күренеш 
Вакыйга шәһәр читендә, урман эчендәге умартачылык хуҗалыгының, өендә бара. Тыштан кергәч уң якта кортлар кышлый торган омшаник. Сулда кортчы Панас- н ы ң торак бүлмәсе. Өй эчендә төрле кисмәк, умарта кысалары өелеп куелган. Стенага челтәр һәм төтәткечләр эленгән. Пәрдә ачылганда Па нас карт рамнар төзәтеп утыра. Аның янында Фоат, кулында җамыяк белән ачы бал.
 П а н а с. «Илне» аерыр көнне корт анасы иртә үк «тию, тию, тию» дип җырларга керешә. Ф о а т. Кара син аны, алар да җырлыйлар диген. П а н а с. Ничек кенә әле... Без эчеп җырлыйбыз, алар аек баштан шундый матур итеп җырлыйлар, тыңлап торсаң исең китәрлек була. Тагын берне биримме? Ф о а т. Юк, юк. Болай да изрәдем. йокым килә башлады. П а н а с. Изрәрсең шул, бала кортлар балыннан бит ул. Ф о а т. Аның аермасы бармыни? II а нас. Бар шул, әйтәм бит, кортлар картая барган саеи бал җыю сәләтләрен киметәләр. Балның сыйфатын төшерәләр. Ничек кенә! булса да, еракка очмыйча, якын тирәдәге икмәктән генә .җыярга тырышалар. Беләсең инде, икмәк балы турталы, балавызлы була. Бала кортлар балы икенче инде, аның тәме дә, ләззәте дә башкача була. ?4енә сиңа кирәк булса... Бу чыннан да эрегән. Фоат Гыйниятбвпч, Фоат Гыйниятович!.. Фоат (сискәнеп). А, нәрсә бар? П а н а с. Бернәрсә дә юк. Нишләп алай утырган җирдә йоклыйсың. Әллә авырыйсыңмы? Фоат. Сез мине .гафу итегез, Панас Архипыч. Мин өч төн инде керфек тә какканым юк. П а н а с. Алай булгач нигә миңа әйтмисез? Барыгыз, минем бүлмәгә кереп ял итегез. Иптәш Батько килгәч, үзем уятырмын. Ф о а т бүлмәгә кереп китә. Омшаниктан Л п д а йөгереп чыга. Л п д а. Панас Архипыч, ишетәсеңме, сөйли бит!
Таҗи Гыйззәт 
32 
 
 
П а н а с. Каян ул? Л и д а. Москвадан. П а н а с. Москвадан? Л п д a. Әйе, Москвадан. «Иван Сусанин» операсын бирәләр. ’П а н а с. Димәк, кызым, Москва бар, Москва яши? Лида. Әйе, Панас Архипыч, .Москва әүвәлгечә мәгърур рәзеш- тә яши. Без бүген, бәлки, иптәш Сталинны да тыңларбыз. Бүген бит алтынчы ноябрь. Их, передатчи- гыбыз да булса иде. Без аларга монда ниләр булганын, халкыбызның немецлардан ниләр күргәнен белдереп торыр идек. Панас. Булыр әле, кызым, булыр. Хәзергә монысы да безнең өчен зур уңыш, һәр көнне Москва хәбәрләрен, фронт хәлләрен ишетеп торырбыз. Кемдер килә. Бар, туктат! 
Лида китә. Н а җ й я керә. Наҗия. Исәнме, бабай? Панас. Исәнме, кызым, җылынырга кердеңме? Наҗия. Юк, миңа Галимҗа- нов кирәк иде. Панас. Нинди Г алимҗанов, бездә андый кеше юк. Наҗия. Шикләнмә, бабай, мин аның сеңлесе. Мине монда Батько җибәрде. Менә минем таныгым. (Билге күрсәтә») Панас. Барыгыз... (Наҗияне бүлмәгә езата.) 
Остап керә. . Остап. Панас Архипыч. шикле кеше йөри. Панас. Кая? Остап (тәрәзәдән күрсәтеп). Әнә, урманга кереп бара. Сезнең койма буенда гөмбә җыеп йөри иде. Мин килгәнне күрде дә тайды. Точно. Панас. Син аның шикле кеше икәнен каян беләсең? Остап. Бер көнне Галимҗа- новларга квартирага төшкән иде. Шунда немецларга электростанция торгызырга килгәнлеген уз авызыннан сөйләде. П а н ас. Шулаймыни? Оста п. Точно. Анардан сак булырга кирәк. ‘Панас, Әйдә утыр. Оста п. Мине чакырган кешең кая соң? 
П а н ас. Бераз көт, килер. Бал эчәсеңме? Остап. Бик рәхәтләнеп. (Панас бал салып бирә.) Ул соң берәр җирдә эшлиме? Папа с. Кемне әйтәсең? Остап. Теге мине чакырткан кеше дим. Пан ас. Синнән яшереп булмый инде Остап Тимофеевич, ул партия вәкиле. Олы җирдән килгән. Безнең арада эшләргә җибәрелгән. Остап. Олы җирдән? Алай булгач мине каян белә икән ул? П а н а с. Ник белмәсен? Син бит заманында бөтен Донбассны шаулаткан стахановчы Остап Бондаренко. Шулай булгач әлбәттә белә. Остап. Анысы точно. Панас. Мин хәзер, Остап Тимофеевич. (Омшаникка кереп китә.) 
Зур корзина тотып М а р т ы н о в керә. а р т ы н о в (өсләрен каккалап). Исәнмесез? Остап. Саумы. Гөмбә җыярга килдекме? М а р т ы н о в. Исәп шулай иде дә. бер дә-табылмый икән. Остап. Өй тирәсендә үсми бит ул, точно. Эчкәрәк керергә иде. Мартынов. Коеп яңгыр яуганда чыланасым килмәде. Остап. Курыктым диген, ха, ха, ха... Точно. Мартынов. Нигә куркырга? Бүреләр юктыр бит. Остап. Болай күренүен күренми дә, ни өчендер синең кебекләр куркалар. Урманда түгел, урамда да уртасыннан гына йөриләр, точно. Хуҗаларың бик тиз туйдырмый башлаган икән үзеңне. Мартынов. Каян беләсең? Остап. Шушындый коеп яуган салкын яңгырда гөмбә җыеп йөрмәс идең, точно. Мартынов, һи, һи, һи... Тартасыңмы? (Папирос тәкъдим итә.)
Изге әманәт 
3 -с ә.- 33 
 
 
О с т а п. Үземнеке бар. (Тәмәке төрә башлый.) Мартынов. Син һаман үзгәрмисен. икән. Остап. Бөкерене кабер генә төзәтә диләр бит, точно. Без күмерчеләр шулай инде. Штрекны турыда н-туры ярырга өйрәнгән, точно. 
Омшаниктан П ана с чыга. Панас. Остап Тимофеевич, таныштыгызмы? Остап. Кем белән? П а н а с. Сезне чакырткан Бать- ко шул инде. Остап. Шул? 11 а н а с. Үзең әйткәндәй, точно. (Тышка чыгып китә.) Остап. Сез мине гафу итегез. Мартынов. Зарар юк, андый ялгышулар була ул. Я, Остап Тимофеевич, нишләп торасыз? Остап. Ничек дип әйтергә... Исемегезне дә белмим. Мартынов. Ул кадәресе кирәкми. Иптәш Батько дип кенә йөртегез. Остап. Башта куркытып, соңыннан хәйлә юллары белән дә эшләтергә караганнар иде, булдыра алмадылар. Мин картайган инде, пенсионер кеше дип эшкә чыкмадым. Точно. Мартыне в. Анысы өчен рәхмәт, тик менә сез нигә алар белән талашып, алар яклы кешеләрне сүгеп йөрисез. Остап. Безнең өстән хуҗалык итүләренә йөрәгем әрни. Урамда күрүгә бугазларына ябышасым килә. Точно. М а р т ы н о в. Вхакыты килер, ябышырбыз! Хәзергә коры сүгенү, бугаз киереп кычкыру белән генә аларны җиңеп булмый. Безгә хәзер астыртын рәвештә ватарга, астыртын рәвештә җимерергә, җае туры килү белән һәрбер немецны тончыктыра барырга кирәк. Сезгә дә ялгыз бунтарьлык, коры протест ясап йөрүегезне ташлап, эшкә Урнашуыгыз таләп ителә. О с т а п. 1<ая, шахтагамы? Март ы н о в. Юк, сезгә тимер юлында бик уңайлы урын бар. Остап. Мин бит күмер остасы, андый җирдә эшләгәнем юк, точно. Мартынов. Өйрәнерсең. Менә минем дә гөмбә ‘ җыеп йөргәнем юк иде. Остап. Точно, хи, хи, хи... Шулай да 
ниндиерәк эш булыр икән? Мартынов. Сез анда носильщик булып керерсез. Эш авыр түгел. Килгән кешеләрне каршыларсыз, киткәннәрен озатып калырсыз, һәм нинди поезд, нинди эшелоннарның фронтка озатылуын күзәтеп торырсыз. Остап. Эшсез йөрүдән үзем дә туйган идем, точно. Әйдә, барам, кемгә мөрәҗәгать итәргә? Мартынов. Җыелыштан соң әйтермен. Барыгыз, омшаникка керә торыгыз. Остап кереп китә. Бүлмәдән Наҗия чыга. Я, кызым, күрдегезме? Н а җ и я. Әйе, Максим Савельевич, рәхмәт сезгә. М а р т ы н о в. Ни- өчен? Н а җ и я. Аны бит бирегә сез кайтарттыгыз. Мартынов. Ул кечкенә мәсьәлә. Бире килегез әле. Немецлар шәһәрдәге эшкә яраклы кешеләрнең исемлеген алганнар. Димәк, алар халыкны көчләп эшкә кушарга, Германиягә каторгага куарга уйлыйлар. Сезнең биржада таныш кызларыгыз бар бугай. Н а җ и я. Әйе. ике иптәш кызым күчерүче булып хезмәт итә. Мартынов. Сез алар белән иптәшләрчә генә сөйләшегез әле. Ничек алар сулыйлар. Немецларга ни^ск карыйлар. Бәлки, алар әнә шул шомлы исемлекне юк итешүдә безгә булышырлар. Н а җ и я. Минемчә, алар каршы килмәсләр, чөнки берсенең абыйлары армиядә, икенчесе комсомолка иде. М а р т ы н о в. Шулай да, саклык белән... Нәтиҗәсен миңа әйтерсең. Абыең ял итәме? Н а җ и я. Юк, нәрсәдер язарга утырды.
Таҗи Гыйззәт 
 
 Мартынов бүлмәгә, Наҗия омшаникка кереп китә. Берничә хаты н-к ы з һәм ирләр ияртеп П а н а с керә. П а н а с. Әйдәгез, иптәшләр. Менә монда • омшаникка узыгыз. (Килгән кешеләрне кертеп җибәрә дә, үзе тагын тышка чыгып китә.) 
Наҗия белән Л и д а чыга. Н а җ и я. Лидочка, бәгърем. Әсфан кайткан, бүген записка белән өйләренә чакырган иде. Үзе авыру икән, «йөри дә алмыйм» дип яза. Л и д а. Син бит аны пленда дигән идең. Ничек җибәргәннәр? Наҗия. Бөтен бәла дә шунда, көне буе үзем белән тартыштым, күңелехМ бармаска куша. Ә йөрәгем аның яныңа талпына... Киңәш бир, нишлим икән? Л и д а. Барырга кирәк. Ләкин яхшылап сына. Читләтеп сораштыр. Бәлки, аның гаебе булмагандыр. (/Мартынов белән Фоатның чыкканын күреп, омшаникка кереп китәләр.) Фоат. Әлбәттә, сез хаклы. Донбасс ул Брянск, Смоленск урманнары түгел, шулай ук Донбасста Белоруссия сазлыклары да юк. Безнең Донбасс шартларында партизанлык хәрәкәте сез уйлаганча — дошманның үз арасына кереп, астыртын эш алып бару иң дөрес юл булыр. Мартынов. Немецлар, бөтен көчләре белән, атагызга калдырган планны табарга, сез мөдирлек иткән капиталь шахтасын* торгызырга, антрацит участкасын ачарга тырышалар. Чөнки аларга күмер кирәк. Без менә шул күмерне бирмәскә тиешбез. Икенчедән, сез Горлопанов дигән инженерны беләсезме? Фоат. Әйе, бик яхшы беләм. Рудоуправлениедә эшли иде. Хәзер кайда икән? Мартынов. Кулга алдылар. Ләкин, үз шкурасын саклау теләге белән, кайбер шахталарны торгызырга мөмкинлеген күрсәтеп, проект төзеп бирергә булган. Фоат. Димәк, аны чыгарганнар? Мартынов. Хәзергә юк әле. Проект өстендә эшли иде. Төзеп бетерүгә, әлбәттә, чыгарачаклар. Менә шул проектны кулга төшерү кебек җаваплы заданиене дә сиңа йөклибез. 
Л и д а чыга. Ли да. Иптәш Батько, чакырылган кешеләр килеп бетте диярлек. Мартынов. Хәзер башлыйбыз. Галимҗанов, керә торыгыз. 
Фоат китә. Лидочка, немецлар бүген газеталары аша «Москва шәһәре камалган, сугыш Москва урамнарында бара» дип ялган _ тараталар. Москва шәһәренең камалмавын һәм анда бервакытта да дошман солдатының аяк баса алмавын без бүген халыкка аңлатырга тиешбез. Л и д а. Язып бирегез, иптәш Батько, мин аны кулдан күчереп... Мартынов. Материал язылган, басып яталар. Кайтышлый кереп алырсыз да, төнлә белән шәһәргә таратырсыз. Аннан, Лидочка, сезгә ничек кенә булса да комендатура тирәсенә элемтә эшенә урнашырга иде. Лида. Гестапога? Мартынов. Әйе, гестапога... Лида. Яхшы, иптәш Батько. 
Тагын берничә кеше ияртеп П а н а с керә. Мартынов. Панас .А.рхипыч! Моннан ерак түгел җирдә күмелгән кораллар бар. Кар төшкәнче шуларны бирегә китерәсе иде, транспорт' юк. П а н ас. Ничә олау кирәк булыр? Мартынов. Ике фургон булса җитә. Панас. Алай гына булса табарбыз. Крестьяннарны кушарбыз. Мартынов. Китерерләр дисеңме? П а н а с. Китерерләр! Курәс^н бит, бозлы ' яңгырга карамыйча, күпме хңлык җыелды.
Изге әманәт 
35 
 
 
Мартынов. Әйе, Панас Архипыч, безнең халык—алтын халык. Без әле ул халыкның ярдәме белән шундый эшләр эшләрбез!.. Немец фашистлары нигә анадан туганнарына үкенерләр! Панас. Машина тавышы!.. 
Мартынов кереп китә. Әбүзәр керә. Әбүзәр. Панас Архипыч, балта. көрәк кебек коралларың бир әле. П а н а с. Нәрсәгә ул? Әбүзәр. Хуҗалар белән «Артем» шахтасыннан кайтып килә идек;, сезнең турыдагы бәләкәй күпер җимерелеп, машинабыз пычракка батты- Панас. Карап йөрергә кирәк иде. Әбүзәр. Шоферлар мондагы кешеләр түгел. Безнең юлларда йөри белмиләр. Панас. Көрәкләр өй алдында , чоланда. Әйдә, бирим. Әбүзәр. Синең өй бик җылы икән, анда минем хуҗалар туңа, машиналарны чыгарганчы кертеп торыйм әле. Панас. Белмим шул, андый кешеләргә минем өем ошамас бит. (Китәләр.) 
Мартынов чыгып тәрәзәдән карый. Панас керә. Эшләр начар, нңшлибез? Мартынов. . Каушама, Панас Архипыч. Ничә кеше? Панас. Эт көтүе кадәр: ике автобус, бер җиңел машина. Мартынов. Димәк, алар «Артем» шахтасына карательный отряд белән барганнар. Син хәзер безнең өстән бикләп ал. Ачы балың булса кызганма, сыйла үзләрен. (Кереп китә,) 
Панас зур йозак -белән ' бикләп ала. Губерт, Ганс, Әбүзәр керәләр. Губерт. Туры ' юлдан алып’ кайтам дип сазга батырдыгыз. Шайтан белсен, без аннан ничек чыгарбыз. Әбүзәр. Нишлим соң, капитан әфәнде, теләгем яхшылыкта, тизрәк шәһәргә алып кайту иде, яңгыр яуды бит. Панас. Капитан .әфәнде, сез бик туңгансыз, бәлки теге бүлмәгә кереп бал эчәрсез. Җылынырсыз. Губерт. Ул бүлмәдә бал бармы? Панас. Сезнең кебек кадерле кунаклар өчен табарга була. (Кереп китәләр.) 
Ганс бу якта кала, төрле җирдән карана. Чөйдә эленеп торган ак күлмәкне алып куенына яшерә. Күзе омшаниктагы йозакка төшә. Кесәсеннән’ зур бәйләм белән ачкычлар чыгара. Ача башлый. Бүлмәдән Панас. чыга. р. П а н а с. Солдат, син анда нишлисең? Г а н с.- Кемнәр бар анда? "Панас. Беркем дә юк. Ганс. Бар. Ниндидер кешеләр сөйләшә. Панас. Юләр, анда нинди кеше булсын ди. Омшаник бит ул. Г а н с. Омшаник? Панас. Әйе, кортлар шаулаша торгандыр. ..Ганс. Әй, хохол, эшегез капут бит. Панас. Нишләп капут? Г а н с. Большевикларыгыз Москвадан качкан. Столицагыз камалган. Сугыш Москва урамнарында бара. Панас. Айһай, булыр микән. Ганс. Менә, газетага язганнар. Ха, ха, ха!.. Инде нишлисез? Панас. Нишлик? Сезнең үкчәгезне кашырбыз. 
Губерт, Әбүзәр чыгалар. Г у б е р т. Ганс! Белеп кил, машиналар саздан тизме чыгарылыр. 
Ганс китә. Әбүзәр. Панас агай, капитан әфәнде сезнең хуҗалык белән танышырга тели. Панас. Рәхим итсеннәр, танышсыннар. Губерт. Ничә баш умартагыз бар? Панас. йөз кырык. 
Таҗи Гыйззәт 
36 
 
 
Әбүзәр. Өч :"эз илле иде бит, калганнары кая? П а н а с. Язлыкта колхозларга өләштек. Губерт. Колхоз? Колхоз капут. Ха, ха, ха... Күпме балың бар? П а н а с. Бер килограмм да юк. Әбүзәр. Быелгы урожай кайда? П а н а с. Кайда булсын? Солдатлар килделәр дә алдылар. Син үзең дә шактый ташыдың. Губер т. Димәк, синең балың юк? П а н а с. Әйтәм бит, юк, капитан әфәнде. Әбүзәр. Идән астында кис- мәк-кисмәк нинди баллар ул? П а н а с. Кортларның кышлык азыгы. Губерт. Кортлар азыксыз да яшәрләр. Безгә бал кирәк. Без аларны алабыз. П а н а с. Алай эшләү дөрес булмас бит. капитан әфәнде. Губерт. Күп сөйләнмә! 
Ганс керә. П а н а с. Капитан әфәнде, машиналар саздан чыгарылды. Сезне көтәләр. Губерт. Яхшы. Барыгыз, балларны минем машинага ташыгыз. 
Ганс белән Әбүзәр бүлмәгә кереп китәләр. Әй, хохол! Кортчылык хуҗалыгың бүгеннән безнең комендатура карамагына алына. 
Нан а с. Бик яхшы, капитан әфәнде. Барып баш иярлек бер хуҗам булыр... Юкса, барганы да, кайтканы да бал сорый. . 
Зур кисмәкләр күтәреп. Әбүзәр белән Ганс чыгалар. Губе р т. Иртәгә, Әбүзәр әфәнде белән, бөтен хуҗалыкның 1 исемле* ген төзеп, миңа китерерсең! (Китәләр.) 
Па нас озата чыга, машина тавышлары ишетелә. П а н а с әйләнеп керә. Омшаник ишеген ача. Коралланган хәлдә Мартынов һәм башкалар чыгалар. Мартынов. Киттеләрме? П а н а с. Киттеләр. Ләкин кортларымны кышлык азыктан мәхрүм иттеләр... Мартынов. Шаулама, Панас Архипыч, кортларыңа азык табарбыз. Безнең өчен бу яхшы булды. Иртәгә үк капка башына «шәһәр коменданты карамагындагы кортчылык хуҗалыгы» дип зур вывеска язып куярбыз. 
Л и д а йөгереп чыга. Ли да. Иптәшләр, Максим Савельевич, иптәш Сталинның чыгышы!.. 
Бөтенесе баскай урыннарында *тынып калалар. Омшаник эченнән, радио аша, Сталинны алкышлау ишетелә.
 
Ут сүнә. 
Икенче күренеш 
Матур итеп җиһазланган, төрле мебельләр белән бизәлгән Әбүзәр квартирасы. Пәрдә ачылганда Әбүзәр, җыйналган халыкка әтәчләнеп нотык сөйли. Коридорда п о л и ц е й йөреп тора.
 Әбүзәр. Озын сүзнең кыскасы шул, җәмәгать, без иртәгедән шахтага эшкә чыгарга тиешбез. Кемгә сүз бирим. Ягез, картлар, сөйләгез! Әллә телегезне йоттыгызмы? Нигә эндәшмисез? Шәйхи. Минем бер соравым бар. Әбүзәр. Рәхим ит, Шәйхи абзый, нинди сорау ул? Шәйхи. Бу нәрсә, җыелышмы, куркытып сорау алумы дим? Әбүзәр. Юк, Шәйхи абзый, бу җыелыш та, сорау алу да түгел. Бу агайэнеләрчә аңлашу, үзара киңәшү генә.
Изге әманәт 
37 
 
 
Шәйхи. Алай булгач, нигә безле, монда корал көче белән жый- нылар? Әбүзәр. Ике тапкыр игълан итеп килмәгәч, полиция аркылы чакырырга булдык. Шул гына. Ш ә й х и. Эшкә чыгу, турында мин шуны әйтер идем: башка халыклардай аерылып бер без генә эшлән йөрү килешеп бетәр микән. Әбүзәр. Ник килешмәсен? Шәйхи. Юк инде, энем Әбүзәр. Аерылганны аю ашар, бүленгәнне .бүре ашар дигән бабайлар. Без дә аерылмыйк. Әбүзәр. Димәк, чыкмыйсың? Ш ә й х и. Башкалар ни әйтер, анда минем эшем юк, әмма мин үзем авыру кеше, картлыгым да ,бар, эшләп йөри алмам. Әбүзәр. Сабирҗан абзый, син ни дисен? Сабирҗан. Мин авылга, крестьян арасына, тимерче булып китәргә йөрим. Әбүзәр. Хәйрулла абзый, син? Хәйрулла. Без толчукта, аяк киеме төзәтү кәсебенә керешәбез. Әбүзәр. Ә син, Каюм абзый?. К a io м. Мин көтәм әле. Әбүзәр. Нәрсә көтәсең?!. К а ю м. Яхшырак эш табылганны көтәм. Әбүзәр. Ярый!.. Начарлык булса мина үпкәләмәссез. Шуның белән сүз тәмам!.. 
Ш ә й х и д ә н башкалар китәләр. Шәйхи. Кеше югында үзенә генә бер сүз әйтим әле. Син бит, энем, тукран хәленә төшкәнсең. Ә б ү з ә р. Нинди*тукран? Ш ә й х и. Ишеткәнен юкмы? Бер тукран сумалага кунган дй, ул каһәр суккан кош * тик t торүчан түгел бит, бер туктаусыз чокынырга ярата. Шул, кунган сумаласын ЧОКЫЙМ дигән ИКӘН: борЫНЫ ябыш- кан, борынын алыйм дисә, койрыгы ябышкан, шулай итеп ычкына алмыйча тәки ябышып үлгән ди. Си- 11011 хәл дә шуның шикелле. Ә б ү з ә р. Аңлатып әйт, төшенмим. Ш ә й х и. Төшенерсең әле. Ярый, энем, xviu сау оул. (Китә). 3 а һ и д ә керә. 3 а һ и д ә. Нәрсә диләр? Әбүзәр. Әй, ул кара халык белән эш эшләп буламы. Руслардан башка чыкмыйбыз, диләр. За һи дә. Ташларга иде, атасы. 
Бу кыланышың мина да ошамый. Әбүзәр. Әсфан тордымы?, 3 а һ и д ә. Юк әле, йоклый да йоклый. Әйтерсең, гомерендә йокы күрмәгән. Әбүзәр. Бар син, теге убырлы карчык килә. 3 а һ и д ә. Хәзинә кодагыймы? Әбүзәр. Шул инде, шул. Бар, бүлмәгә кер. 3 а һ и д ә. Кара әле, сиңа әй- тәм... Әбүзәр. Бар диләр сиңа!.. Әсфанны да бу якка чыгарма. (Заһи- дә китә.) Хәзинә керә. X ә з и н ә. Керергә ярыймы? Әбүзәр. Ул ни дигән сүз, кодагый, әйдә, рәхим ит. Хәзинә. Хуш тереклек бирсен. Әбүзәр. Амин, шулай булсын. Хәзинә. Оныттыгыз, кода, оныттыгыз. Хәлебезне дә килеп белмисез. Әбүзәр.* Бушый алмыйм бит, кодагый. Хәзинә. Син бушамасап, башкаларга мөмкин иде. Латифә кодагыегыз үлеп тә килмәдегез. Әсфаныгыз-кайткан, ул да килеп күренгәне юк. Әбүзәр. И, кодагый, син аны куй, ул коры сөяккә калган. Хәзинә. Авырыймыни? Әбүзәр. Ачка киселгән, кайтып кергәннән бирле ашый да йоклый. башын да күтәргәне юк. X ә з и н ә. Заһидә кодагый кайда соң? Әбүзәр. Ул, ни, кодагый... Ерак базарга киткән иде. Мейә нәрсә, кодагый: синең үтенүең буенча мин I ыйният кода турында хуҗалар белән сөйләштем. Болай үзе исән
Таҗи Гыйззәт 
38 
 
 
cav икән. Ләкин бөтенләй юк әйбер өчен утыра диләр. X ә з и н ә. Нинди әйбер өчен? Әбүзәр. Ознен өйдә Фоат кияү калдырып киткән шахта планы һәм ниндидер' чертеж кәгазьләре булырга кирәк. Хуҗалар шуның кайдалыгын сорыйлар икән, ә ул, киреләнеп, әйтми ди Хәзинә. Белмим шул, безнең өйдә андый кәгазьләрнең бер дә күренгәне юк. Әбүзәр. Бар. Мин аны бик яхшы беләм, Фоат кияү китәр алдыннан минем алдымда Гыйният кодага тапшырды^ Шуны эзләп табарга да, коданы коткарырга кирәк. Хәзинә. Алай эшләү әманәткә хыянәт итү була бит. Хыянәт итү б.”к зур гөнаһ санала. Әбүзәр. Бернинди дә гөнаһ түгел. Казна әйберен яшереп кулда асрау — менә бу хыянәт инде. Шуның белән син улыңны үлемнән коткарасың бит. Хәзинә; Аның өчен аңар үлем булырмы? Әбүзәр. Әлбәттә, ул кәгазьләр немецлар өчен әллә нинди әһәмиятле булмаса да, Гыйният коданың аларга карата начар теләктә булуын күрсәтә бит. Ничек кенә булса да табарга кирәк, кода харап була бит. X ә з и н ә.^ Булмаганны каян табасың? Әбүзәр. Алай булса менә нәрсә, кодагый. Иртәгә, Наҗия өйдә югында мин сезгә барыйм әле, икәүләп бик әйбәтләп, бөтен җирегездән җентекләп эзләрбез. Иншал- ла, табарбыз. Хәзинә. Алай икән, тел төбең менә кайда икән?.. Әбүзәр. Нәрсә дисен, кодагый? X ә з и н ә. Юкка гына анаң мәрхүмә син әбүҗаһилне тудырган... Юкка гына бишегең янында җырлар җырлап, гомерен уздырган... (Китә.) Әбүзәр. Заһидә, Заһидә дим! (Заһидә керә.) Заһидә. Нигә шул кадәр акырасын? Әбүзәр. Мин тиз кайта алмам, Италиян базарына барам. (Китә.) 
Ә с ф а н керә. 3 а һ и д ә. Нигә тордың, йокларга иде әле. Ә с ф а н. Җизнинең тавышына уяндым... . Заһидә. Синең инде карының 
ачкандыр. Ә с ф а н. Юк әле, апа, ашйп кына яттым бит. Кил, минем яныма утыр, мин бит сине шул кадәр сагындым... Заһидә. Син мине белсәң иде, пленда лагерьда дигән хәбәреңне ишеткәч, еладым да еладым... Әсфан. Наҗияне күрәсеңме? Заһидә. Юк шул... Үзләре килмиләр, барып хәлләрен белим’ дисәң, җизнәң җибәрми... Ә с ф а и. Нигә кычкыра иде ул? Заһидә. Сорама, җизнәң синең әллә нишләде... Әсфан. Мин дә анардай моны көтмәгән идем... Бая, картлар белән сөйләшкәнен ишеткәч, чәчләрем үрә торды. Заһидә. Мин ерак базарга барып кайтыйм әле, сиңа пешерергә алма җимеш булмасмы. (Китә.) 
Әсфан үзен кая куярга белми йөренә, > китап алып укый. Ә с ф а н. «Эч цоша, яна йөрәк, хәсрәт эчендә, уйда мин. Ичмасам, иптәш тә юк ич, тик икәү без: уй да мин»... 
Наҗия керә. Наҗия, бу синме? Н а җ и я. Өйдә үзеңгсиәме? Әсфан. Әйе, әйдә утыр. Минем запискамны алдыңмы? Н а җ и я. Алдым. Әсфан. Нигә килмәдең? Н а җ и я. Вакытым булмады. Ә с ф а и. Их, Наҗия... Син дә мине оныткач... Н а җи я. Заманасы шундый бит. Әсфан. Тукта әле, Наҗия, нигә син тәрәзәдән каранасың? Н а җ и я. Урамда квартальный полицейскием калган иде, китеп
Изге әманәт 
39 
 
 
бармасын дим. Син соң пленнан ничек котылдың? Әсфан. Җизни мондагы начальстволар аша эш йөртеп кайтартты. Н а җ и я. Әйе, немецлар каршында аның дәрәҗәсе бар. Ә с ф а н. Ләкин мин аның андый дәрәҗәгә ирешүен көтмәгән идем. Ы а җ и я. Нигә, начар түгел бит? Менә сине кайтартты... Ә с ф а н. Әйе, кайтартты... Шулай да, Наҗия, син нигәдер бик салкын. Н а җ и я. Әнә шул квартальными өчен борчылам. Әсфан. Син, бәлки, миңа шикләнеп карый торгансыңдыр, ышан, Наҗия, минем намусым кар шикелле ак, сөт шикелле пак. Наҗия. Нишләп син пленга эләктең? Әсфан, Фоат абый белән сезнең яннан чыгып киткәч штабка бардык, әлбәттә, дошман боҗрасын өзү вазыйфасы безнең танкистларга йөкләнде. Без, . йөздән артык машина белән немец сафларына ташландык!.. Менә шул коточкыч сугышта машинам минага эләгеп сафтан чыккан, үзем контузия алганмын. Аңыма килгәндә кул аягым бәйләүле хәлдә немецлар арасында ята идем, шул көенчә мине' лагерьга озаттылар. Н а җ и я. Шулай да син бик ябыккансың, үзгәргәнсең... Әсфан. Үзгәрерсең... Сез бит минем анда ниләр күргәнемне белмисез. Атналар буе бер лыкма капмаган хәлдә җир казый идек. Коеп яуган янгыр астында, ачык һавада куна идек, җылынырга ге- ләп ут ягыйм дисәң — яктыртмыйлар иде> Шуннан, барың бергә укмашып, юеш җиргә ятасың. Иртә белән я катыра, -я кырау төшкән , була. Команда булуга тагын торасың. Шунда инде, кичә генә синен белән бергә эшләп йөргән иптәшләреңнең төн чыкканчы үлеп калганын күрәсең. Н а җ и я. Әсфан, мин сине квартальный белән таныштырыйм әле. Әсфан. Кирәкми, мин итче не- 'мецны күрә алмыйм. Н а җ и я. Сип аның итче икәнен каян беләсең? Ул бик кызыклы квартальный. ‘(Китә.) Әсфан. Әйе, кызыклыдыр шул... 
Немец полицее киеменнән Фоат белән Нажия керә. 
Әсфан. Фоат абый!.. Фоат. Акрын, Әсфан... Ә с ф а н. Наҗия, нигә инде аны башта ук шулай димәдең? Ы а җ и я. Сине сыныйсым килде. Фоат. Наҗия, сиңа китәргә вакыт... Ә с ф а н. Юк, юк, мин аны җибәрмим. Фоат. Әсфан, Наҗияне тотарга ярамый. Аның җитди эше бар. Н а җ и я. Ярый, Әсфан, күрешербез әле, хуш, абый. Фоат. Хуш, Нажия, каушама... 
Н а җ и я китә. Әсфан. Шулай диң, Фоат абый. Фоат. Әйе, Әсфан, шулай. Ә!с ф а н. Син соң ничек монда? Фоат. Асияне күрергә кердем. -Әсфан. Ул бит өйдә юк, комендатурада. Фоат. Шулаймыни? Я, Әсфан, киләчәктә нишләргә уйлыйсың? Әсфан. Бераз хәл җыеп, аякка басу белән, фронт аша үзебезнеке- ләр ягына, я партизаннар арасына китәргә тора идем, менә син нинди киңәш бирерсең. Фоат. Фронт аша кичү бик катлаулы эш. Минемчә, сиңа монда берәр эшкә керүдән дә яхшысы булмас. Әсфан. Немецларга? һичбер вакытта!.. Мин алардан күргән газапларның үчен алырга тиешмен. Фоат. Бигрәк тә яхшы. Монда эшләсәң андый теләгеңә тизрәк ирешерсең. Менә мәсәлән-, җирле халыктан.полиция отрядлары төзиләр, тот та шунда кер. Әсфан. Үз кешеләребезне камап йөрергә, дар агачларында муенчак кигезеп торыргамы? Фоат. Полиция хезмәте ул гына түгел, әйтик: конвойный команда, 
Таҗи Гыйззәт 
40 
 
 
төрмә надзирателе булырга ярын. Бигрәк тә синең шоферлык эшендә тәҗрибәң бар. Комендатура тирәсенә керергә кара. Җизнәң сиңа ярдәм итәр. Әсфан. Кирәкми миңа аның ярдәме!.. Сез бит аның кем икәнен белмисез. Ф о а т. Беләбез, ниләр эшләгәнен дә күреп торабыз. Әсфан Фоат абый, Асия апа кайтты!.. Фоат. Син бар, бүлмәгә кер. Әсфан. Ялгышмыйсыңмы?.. Ул бит әүвәлге Асия түгел... Фоат. Миңа аның белән сөйләшергә кирәк, бар. 
Әсфан китә. Асия керә. А с и я. Бу кем? Ф о а т. Әллә танымыйсыңмы? Асия. Боже мой, син ничек монда!?.. Фоат. Сине күрергә кайттым, әйдә, күрешик. А с и я. Килмә, килмә, мин синнән куркам. Фоат. Курыкма, мин аю түгел, ашамам. Асия. Нигә кайттың, сине монда тотарлар. Фоат. Әйтәм бит, сине сагындым. Асия. Сагынсаң, өч ай эчендә берәр хәбәр итәр идең. Фоат. Туры килмәгәндер. Кем булып эшлисең? - Асия. Әйткәннәрдер инде. Комендатурада толмачлык итәм. Фоат. Бик яхшы түлиләр ахыры. Иң соңгы модада киенгәнсең. Күлмәк тезгә дә җитмәгән. Ул бизәнү, ул чәчләрне көязләү дисеңме, чын-чыннан шансонетка булгансың. Асия. Җитәр! /Чин үземне мыскыл итәргә ирек бирмәм, шулай ук намусыма кагылырга да юл- куймам. Фоат. Намус турында сөйләргә син ничек оялмыйсың, фахишә! Асия, Нәрсә?.. Фоат. Син бит иң кабахәт бер немецка түшәк җәймәсе булгансың. А с и я. Әй, кем бар анда, ярдәм итегез!.. (Ишеккә таба бара.) 
Ф о ат аның кулыннан тотып, граната күрсәтә. Ф о а т. Тыныңны чыгарасы булма, елан!.. 
А с и я. Фоат, тимә, үтермә... Ф о а т. Дөньяда яшисең килсә, бүген үк миңа Горлопанов төзегән проектларны алып бир!.. (Машина тавышы, икесе ике җиргә китеп басалар.) Г у б е.р т керә. Губерт. Син ни өчен борчылган? А с и я. Мин... ни. капитан әфэн- де, аңар әһәмият бирмәгез. Губерт. Бу нинди кеше? Асия. Ул безнең квартальный, төнге каравыл акчасың сорарга кергән. Губерт. Сине толмач итеп төрмәгә срочно сорыйлар, минем машинама утырып, хәзер үк китегез, кайтышлый господин Горлопановны алып килерсең. Әйдә бүлмәгә, мин сиңа язу бирермен. А с и я. Сез керә торыгыз, мин бу әфәндегә акча биреп озатыйм. Губерт. Яхшы. (Кереп китә.) А с и я. Фоат, кит! Хәзер үк моннан кит, үзеңне дә, безне дә харап итәсең. Ф о а т. Сине кайда җибәрә ул? Асия. Бер җиргә шунда... Фоат. Ялганлама, дөресен әйт!.. Асия. Төрмәгә, проект белән Горлопановны алырга. Губерт (арттан кычкыра). Ас я, мин сине көтәм... Асия. Мин хәзер, Генрих! Бар инде, бар. монда хәзер каравыллар куела. (Губерт янына кереп китә.) Бүлмәдән' Әсфан чыга. Әсфан. Асия апа кая? Фоат. Бүлмәдә, Губерт янында. Ә с ф а н. Ничек, ул кайтты? Ф о а т. Әйе, кайтты. Мин китәму бая әйткәннәрне онытма, бүген үк чарасын күрергә тырыш. (Китә.) Өс-башлары тәртипсез хәлдә Асия чыга. А с и я. Ул кая, киттеме? 
Изге әманәт 
41 
 
 
Әсфан. Әйе, китте. ’ . А с и я. Боже мой, өрәк булып нигә минем арттан йөри ул? Әбүзәр керә. Асия чыгып китә. Әбүзәр. Ни булган аңар? Ә с ф а н. Немецы кайткан. Әбүзәр. Г уберт әфәндеме? (Бүлмәгә таба бара башлый.) Ә с ф а н. Җизни, минем сиңа бер киңәшем бар иде. Ә б ү з ә ә. Сөйлә, кайниш, нинди киңәш ул? Ә с ф а н. Шундый каты сугыш вакытында минем кебек ящь егетнең эшсез ятуын хуҗалар ошатып бетермәс. Миңа нәрсә белән булса да шөгыльләнергә туры килер. Әбүзәр. Әйе, әйе, кайниш, бераз хәл алу белән сәүдәгә керешерсең. Ә с ф а н. Белмим шул, җизни, андый эшкә миндә бер дә сәләтлелек күренми. Әбүзәр. Өйрәнерсең, башта мин сиңа станциядә буфет ачып бирермен. Гомумән, сәүдә эшенә ныклап керешергә кирәк. Сугыш бетү белән ул эш бик тәрәкъкый итәчәк. Син үзең ниндиерәк эш теләр идең соң? Ә с ф а н. Мин шул, үземнең шоферлык хезмәтенә урнашып булмасмы дим. Хуҗалар белән сөйләшеп карасаң, бәлки мине үз яннарына алырлар. 
Ишектә Губерт күренә. Әсфан китә, ишектә тыңлап тора. Губерт. А... Әбүзәр, нинди яңалыклар? Әбүзәр. Мин бүген карт шахтерларны җыеп сөйләштем, ләкин «без руслардан аерылмыйбыз» диләр. Губерт. Ә план, чертежлар нишләде? Әбүзәр. Минемчә, ул планнарны, чертежларны Гыйният үзе каядыр ^яшергән. Сез аның белән йомшак мөгамәлә итәсез, ныграк кыссагыз әйтер иде. Губе р т. Син миңа акыл өйрәтмә!.. (Яңагына суга.) Әбүзәр китә, Р о з е н б а х керә. Р о з е н б а х. Капитан әфәнде., рөхсәт итегез? Губерт. Керегез. Капка төбендә нинди ханым ул? Р о з е н б а х. Лида исемле минем бер таныш кызым. Губерт. Нишләп ул сезнең белән 
йөри? Р о з е н б а х. Эш сорап мөрәжә- гать иткән иде, сезнең белән та- н ы штыры рга булд ы м. Губерт. Юк эш белән шөгыльләнмисезме, обер-лейтенант? Р о з е н б а х. Тыныч булыгыз,, капитан әфәнде, ул ышанычлы кыз Сөйләшеп карасагыз иде. Губе р т. Җибәрегез. Р о з е н б а х китә. Л и д а белән керә. Л и д а. Исәнмесез, капитан әфәнде? Губерт. Исәнме. Ни кирәк? Л и д а. Мин обер-лейтенант әфәндегә эш сорап килгән идем. Ни өчендер ул сезнең белән таныштырырга булды. Г у б е р т. Эш кирәк булса хезмәт биржасына барыгыз. Лида. Мин сезнең каршыгызда нинди дә булса игътибарга лаеклы кеше. Минем токымым дворян нәселеннән, әтием Идел буендагы шәһәрләрнең берсендә зур • промышленник булган. Гражданнар' сугышында Врангель армиясендә офицер булып хезмәт иткән. Россиягә каршы оештырылган коалицион поход җимерелгәч, Донбасс шахталарының берсендә гади хисапчы булып хезмәт итәргә мәҗбүр булган. Безнең анда мануфактура фабрикабыз, авылда утарыбыз, шәһәрдә берничә йортыбыз калган. Менә документларым. Губерт. Ә ни өчен сезнең фамилиягез ике этажлы? Лида. Безнең элекке фамилиябез Машковский булган, мәрхүм әтиебез, үзенә шик тудырмас өчен, Машко дип украинлаштырган. Губе р т. Ата-аналарыгыз кайда, исәннәрме? Лида. Әнием хәзергә сау-сәла
Таҗи Гыйззәт 
42 
 
 
мәт, әтиемне шахта эшендә гаепләп аттылар. Губерт. Нинди уку дәрәҗә! ез һәм специальностегез бар? Л п д а. Унынчы классны бетергәннән соң элемтәчеләр мәктәбенә мобилизовать иткәннәр иде, качтым. Г у б е р т. Комсомолда тордыгызмы? Л и д а. Аллам сакласын, якын бармадым. Губерт. Мин сезне алу-алмау турында хәзергә бер сүз дә әйтә алмыйм. Шулай да обер-лейтенант, аша минем җавабымны ишетерсез. Л и д а. Хушыгыз, капитан әфән- те. Губерт. Хушыгыз. Лида китә. Сез хаклы, обер-лейтенант, чыннан да күз төшәрлек кызны тапкансыз. Үзе нәфис, үзе мөлаем... 
Пәрдә Дворян нәселеннән... Шулай да күзәтергә кирәк. Кем белә бит... Р о з е н б а х. Әлбәттә. 
Г а н с керә. 
Г а и с. Капитан әфәнде, белдерергә рөхсәт итегез- Төрмә белән шәһәр арасында машинагызга һөҗүм иткәннәр. Губерт. Ничек һөҗүм иткәннәр? Ганс. Горлопанов белән шоферыгызны үтергәннәр. Асия Абушах- манованы каты яралаганнар. Губерт. Ә проект? Проект нишләгән? Ганс. Алып качканнар. 
Артта янгынчылар машинасы үтзч китә, боргы тавышлары ишетелә. Губерт. Бу нәрсә тагын? Ганс. Хезмәт биржасы яна, янгынчылар сүндерергә бара. 
төшә.
 ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ Беренче күренеш 
Немец комендатурасында допрос алу, җәзалау бүлмәсе, ишекләр, тәрәзәләрдә тимер челтәрләр. Пәрдә ачылганда сөйли.
 Р о з е н б а х. Кадерле бургомистр, андый мәсьәләләргә болан йомша?; карарга ярамый. Шәһәр управасының эшендә абсолют хәрәкәтсезлек. Электростанциягез нормаль эшләми, биржаны яндырдыгыз, урамнарга прокламацияләр ябыштыралар. Ә сез нәрсә карыйсыз?! (Лида керә.) Л и д а. Обер-лейтенант әфәнде, мин сезгә бер үтенеч белән кергән идем. Р о з е н б а х. Сөйлә, нинди үтенеч ул? Л и д а. Бүген безнең мәхәлләләрдә кичке молебен була. Әнкәй, чиркәүгә барырбыз, дигән иде. Розенбах. Ха, ха, ха! Аллага ышанасың? Лида. Билгеле, мин дин җола- ларып бик нык тотарга тырышам. Розенбах. Күрәсе иде, син нйчек гыйбадәт кыласың икән? Лида. Башкалар ничек булса, мин дә шулайдыр. Розенбах. Юк, алай түгелдер, чөнки синең һәрбер хәрәкәтең гра- циоз гүзәллеккә бәйләнгән... (Тотына.) Лида. Эрнст, җибәрегез. (Ычкынып китә.) Бу турыда мин сезгә ничә тапкыр кисәтү ясадым. Розенбах. Мине дә чиркәүгә алып бар. Лида. Кирәкми, мин гыйбадәт кылганда бөтен рухым белән би- релүчән... Сез- мине саташтырырсыз. Розенбах. А^ин читтән генә карап торырмын. Л и д а. Юк, Эрнст, мин сезнең анда булуыгызны теләмим. Төрле якка кптә торган Р озе н б а х телефонда 
Изге әманәт 
43 
 
 
Розе п бах. Сии, гомумән, минем тәкъдимнәремне кире кагасың. Минем белән рестораннарга да, геатр.-киноларга да йөрмисең, шулай ук никах тантанабызны да кичектерә барасың. 
Җитез адымнар белән Губерт керә. Губерт. Обер-лейтенант, минем янга бүлмәгә. (Китәләр.) 
Шофер киеменнән, кулына планшет тотып, Ә с ф а н керә. Лида. Әсфан, «Батько»дан безгә задание. Әсфан. Нинди задание? Л и д а.' Фоат Галимҗановны коткарырга. • Ә с ф а н. Аңар ни булган? Л и д а. Кичә, төрмәдәге иптәшләрне качыруга алып барган эше уңышсызлыкка очрап, шәһәрдән качкан иде, ләкин ерак китә алмаган. Свердлов шахтасында тотылган. Бүген аны монда китерәләр. Озакламый поезд килә, һәммәбезгә дә станциядә булырга кушылды. х Ә с ф а н. Охранасы? Лида. Күп түгел, ике генә кеше. Төн караңгы, шәп итеп башкарырбыз. Аннан Наҗияне күрергә кирәк, станция тирәсеннән абыйсына квартира табып кую аңар кушылды. Ә с ф а н. Аны бүген күрергә мөмкин түгел, чөнки ул төнге сменада. Лида. Анысы начар икән/...1 Ярый, син тизрәк төшәргә тырыш. 
Р о з с п б а х бүлмәдән чыга. Р о з е н б а х. Әле син китмәгән^ Л и д а. Ачык итеп әйтмәдегез бит, обер-лейтенант әфәнде. Розен бах. Барыгыз, минем •өчен дә гыйбадәт кылыгыз. (Лида- ны озатып китә.) 
Губерт чыга. ә с ф а н. Капитан әфәнде, машинада планшетыгызны калдыргансыз. Губерт. Ярый. Әсфан. Капитан әфәнде, минем апам авырый, барасы җирегез бул- маса, миңа өйгә кайтыя килергә рөхсәт итсәгез иде. Губерт. Барыгыз, мин бүген бер кая да барырга җыенмыйм. Әсфан. Машина кирәк булса, 
ачкычларын дежурныйга калдырам. (Китә.) 
Р о з е н б а х керә. Р о з е н б а х. Капитан әфәнде, урамнарга тагын Совет информбюросының сводкасын ябыштырганнар. (Кәгазь бирә.) Губерт. Тагын шул «Батько». Розен бах. Әйе, капитан әфәнде, крестьяннарга өндәү яза «Батько», шәһәр халкына приказ яза «Батько», ләкин кем ул «Батько»? Анысы безгә билгесез. Губерт. Галимҗановның тотылуы, бәлки, аның кем икәнен ачарга ярдәм птәр. Миңа Асия Абушахманованы җибәрегез. (Ро- зенбах китә.) 
Асия керә. Сөйлә, мин тыңлыйм. Асия. Мин тәмам терелдем, ярам төзәлде. Клиникада мине бик яхшы тәрбияләделәр, әлбәттә, сезнең миңа күрсәткән ихтирамыгыз аркасында. Аның өчен мин сезгә бурычлы. Губерт. Аңар кадәр дә минем ихтирамым сиңа начар түгел иде, ләкин синең ниндидер «билгесез» кеше тарафыннан яралануың миңа ошамый. Асия. Капитан әфәнде, андый күңелсез вакыйганы искә төшермик. Г у б е р т. Зарар юк, минем ул «билгесез» кешене беләсем килә. Асия. Генрих, кирәкми, ул турыда сөйләмик. Губерт Урыныңа утыр! Мин синең квартираңда түгел, сөйлә, ни өчен сезгә һөҗүм иттеләр? Асия. Мин аны каян . белим. Төрмә белән шәһәр арасында безнең машинаның камерасына аттылар. Шофер машинаны туктатырга өлгермәде — икенче тапкыр аттылар, аннан Горлопановка, аннан миңа. Калганын мин хәтерләмим.
Тажи Гыйззәт 
44 
 
 
Губе рт. Иреңне канда күрдең? Асия. Нинди иремне?.. Губер т. Минемчә, синең законлы ирең бер генә: Фоат I алимЖаков. А сия. Мин аны күргәнем юк. Г у б е р т. Ялган сөйлисен, син аның белән күрешкәнсең. А с и я. Ышаныгыз, капитан әфәнде. Г v б е р т. Сиңа хәзер аны яшерүдән файда юк. Очрашуыгызның ничек булганын сөйләп биргәндә генә үз гаебеңне җиңеләйтә аласың. А с и я. Ничек? Мин гаепләнүчеме? Губерт. Әлбәттә, син партизан ирең белән элемтә тотуда гаепләнәсең. Андый кешеләргә карата булган хөкем карарларыбыз сиңа билгеле: я атабыз, я базар мәйданына чыгарып асабыз! А с и я. Ах! Мин аның белән' бернинди дә элемтә тотмадым һәм киткәннән бирле күргәнем дә юк иде, ләкин, бәхетсезлеккә каршы мин аны Әбүзәр абыйларда очраттым. Ул. миннән Горлопанов'1 төзегән проектны сорап тора иде. Өстебезгә сез килеп кердегез, мин ут белән су арасында калдым. Аптырагач, мин аны квартальный дип атарга мәҗбүр булдым. Губерт. Ни өчен шунда миңа белдермәдең? Асия. Сезне үтерүеннән курыктым. чөнки аның кулында гранатасы бар иде. 
Кисәктән ут^сүнә, караңгыда калалар. Р о з е п б а х керә. Г уберт. Бу нәрсә тагын, без- дәгенәме? Р о з е н б а х. Юк, капитан әфәнде, бөтен шәһәрдә берьюлы сүнде. Губерт. Барыгыз, белеп килегез, ни өчен сүнде ул? Розен бах. Тыңлыйм, капитан әфәнде. (Китә.) Губерт. Мин сине Германиягә озатам. А сия. Лагерьга? Г уберт. Анысын баргач әйтерләр. А с и я. Генрих, аз гына булса да кызганыгыз. Губер т. Алладан сорагыз, без кешеләрне кызганмыйбыз. А с и я (тезләнеп). Кичерегез, гафу итегез, мин . аны тотып бирергә сүз бирәм. Губерт. Ул синең ярдәмеңнән башка да тотылган инде! (Тибеп подвалга төшерә). 
Розе.нбах керә. Р о з е н б а х. Электростанциядә авария. Бүген ут булмас диләр. Губерт. Тагын саботаж, тагып диверсия? Розенбах. Әйе, капитан әфәнде, бу очраклы хәл булмаска тиеш. Хәзер генә вокзалдан хәбәр иттеләр, анда зур инцидент булган. Губерт. Нинди инцидент? Розенбах. Фоат Галимжанов- ны поезддан төшереп, вокзал . комендатурасына алып кергәндә пы- чаккинжаллар белән коралланган кешеләр шайкасы охранабызга һөҗүм иткән. Г уберт. Охранабызга һөҗүм иткән? Розенбах. Әйе, капитан әфәнде. Охранникларның икесе дә үтерелгән. Губерт. Ә Галимҗанов? Розенбах. Ул качырылган. Губерт. Качырылган? Вокзал охраиасы, жандармнар ни караган? Р o’з е н б а х. Вакытында килеп өлгермәгәннәр. Шулай да, аларның тырышлыгы белән, һөҗүм итүчеләрнең берсе яраланып тотылган. ; Губерт. Аһа, тотылган? Димәк, кем икәне дә танылган? Розенбах. Ул үзе кыз кеше, исем, фамилиясен һәм иптәшләрен әйтүдән баш тарткан. Озакламый ул монда китереләчәк. Аннан, капитан әфәнде, инцидент булган җирдән менә бу әйбер табылган. Г у б с р т. Кулъяулыгы? Розенбах. Әйе, капитан әфәнде, хатын-кыз кулъяулыгы. Монограмма да язылган. 1 уберт. Н. Г. Г., майлы кул белән керләнгән, машинада эшләүче булырга кирәк.  
Изге әманәт 
45 
 
 
р о з е н б а х. һичшиксез, аңардан бензин исе аңкып тора. Губерт. Хәзер үк адрес өстәленә мөрәҗәгать итеп, монограммага туры килгән хатын-кызларның .исемлеген алыгыз. Гыйният Галим- жановны кертегез. Розепбах китә. Хадимә кереп, шәмнәргә ут кабыза. Гыйният не кертәләр. Губерт. Я, хәлең ничек? Г ы й н и я т. Губернаторларча. Губерт. Ха, ха, ха. һаман шаярасың? Г ы й н и я т. Нишлим? Еласам барыбер кызганмассыз. Губерт. Елап кара, бәлки кызганырбыз. Г ы й н и я т. Булмас, сезнең йөрәк таштан яралган. Губерт. Беләсеңме мин сине нигә чакырттым? Г ы й н и я т. План,' чертежлар турындадыр. Г у б е р т. Юк, бөтенләй икенче мәсьәлә турында. Син соңгы көннәрдә "бик ябыктың. Синдә нинди дә булса авыру булырга кирәк. Гыйният. Миндә бернинди дә авыру юк, мин бары тик ачка киселгән. Губерт. Шулай да мин сине, компетентлы медицина белгеченнән каратырга булдым. 
Трубка тартып, песи адымы белән Г е р- м а н керә. Менә, ул үзе дә килде. Доктор! Безнең бу гаепләнүчебез көннән- көн ябыга. Сез аны карап, үзегезнең гадел заключениегезне бирсәгез иде. Г ерма н (Гыйниятне караган булып). Үпкәләре сау-сәламәт, йөрәге сирәк кешеләрдә очрый торган таза йөрәк. Азык матдәләренең төре җитмәү аркасында организмы йомшарган, билгеле дәрәҗәдә сус- тавларыиа да зәгыйфьлек китергән. Шуны компенсировать итәр өчен һәр көнне мәгълүм дозада укол кабул итәргә тиеш. Сез шуңар ризамы? Г у б е р т. Доктор, башлагыз! Герман процедурага керешә, телефон шалтырый. 
Капитан Губерт сөйли. Хәрби комендант Гильбах? Исәнмесез, капитан. Шәһәр чигендә патрульдә йөрүче итальян солдатларының коралларын алганнар? Капитан әфәнде, ул итальян макарончыларын андый җаваплы 
постларга куймаска дип сезгә әйтелгән иде. Кеше җитми дип аларга ышанырга ярамаганны бик яхшы беләсез. Хәзергә хушыгыз. Герма н. йоклады, уяну белән хәрәкәт итәрсез. Г у б е р т. Доктор, безнең подвалда авыру балалы бер хатын утыра. Баласы дуңгыз шикелле чинап, безнең тынычлыкны боза, берәр медицина ярдәме күрсәтсәгез иде. Герман. Бүген үкме? Г у б е р т. Хәтта хәзер үк. Герман. Фамилиясе? Губерт. Александрова. Аннан тиф белән авыручыларның да кайберләре сезнең ярдәмегезгә мохтаҗлар. Алар турында да берәр чара күрегез, бездә бит больница да, клиника да түгел. 
Герман китә. Розен бах керә. Р о з е н б а х, Капитан әфәнде, адрес өстәленнән яулыктагы монограммага туры килгән хатын- кызларның исемлеген бирделәр. Беренче: Наталья Григорьевна Горбачева — тимер юлында кассирша. Икенче: Надежда Герасимовна Гордеенко — банкта уборщица, өченче: Наҗия Гыйниятовна Га- лимҗанова — бойняда эшләүче. Губер т. һәммәсен дә алып килергә! Г ы й н и я т (уянып). Су бирегез. 
Розенбах китә. Г у б е р т. Уяндың? [ ы й н и я т. Минем эчәсем килә. Губерт. Шундый рәхәт йокы белән йокладың... Г ы й и и я т. Мин сусадькм. Г у б е р т. Син үткән төнне йоклый алмагансың ахыры?
Таҗи Гыйззәт 
46 
 
 
Г ы и н и я г. Минем тамагым кипте, эчәсем килә. Губерт. Эчәсең килә? Ләкин, доктор әфәнде үзеннән башка бер нәрсә дә бирмәскә кушты. Көт, ул хәзер килер. Син йоклаган арада мин дә диванга ятып торган идем: йокыга киткәнмен, гаҗәеп бер төш күрдем. Сезнең халык төшкә ышана бугай. Бәлки, син аны миңа юрап бирерсең. Гыйният. Минем эчәсем килә. Губерт. Әйтәм бит: доктор әфәнде үзеннән башкач бирергә кушмады. Тыңла, мин сиңа төшемне сөйлим. Җәй көне икән, дим, мин бик матур бер юл белән барам, ләкин барган саен юлым бетә, то- ра-бара, ахыр чиктә тар сукмакка, аннан .очсыз-кырыйсыз сахрага әйләнде. Анда инде агач, үсемлекләр дә күренми, бөтен җирдә эссе ком гына. .Шулай итеп бер ялгызым сахра буйлатып барам... Г ы й ният. Су бирегез, су! Губерт. Менә бер вакытны самум җиле исә башлады, әйтерсең лә,, ходаем минем өскә җиде тәмуг утын китереп ташлады. Хәлем бетте, көчем китте, мин җиргә йөз түбән егылдым... Аңга килеп күземне ачсам, авыз кипкән, тел әйләнми, үз сулышым үземә ут кебек. Гыйният. Су бирегез, мин үләм. Г у б е р т. Син түземсез кеше икәнсең, сөйләп бетергәнне көт. Г ы й н и я т. Кирәкми, күрәсез бит, . мин янам. Губерт. Нишлим соң, доктор әфәнде кушмагач. Аннан, монда су да юк. (Флягасыннан тавышлатып стаканга су сала.) Г ы й н и я т. Әнә, шул судан бирегез. Губерт. Бу су түгел, лимонад. 1 ы й н и я т. Агу булса да бирегез. Бер генә йотым эчерегез. Мин сезгә чертежларның кайдалыгын әйтәм. Г у б е р т. Әһә. әйтәсең? Г ы й н и я т. Әйтәм, тик зинһар өчен бирегез. Губерт. Әүвәле әйт. Гыйният. Күрәсез бит, милем хәлем юк, аның кайдалыгын сөйләп бирер өчен миңа көч кирәк. Губерт. Мә, эч. (Лимонадлы стаканны бирә.) Г ы й н и я т йотлыгып эчә. Г ы й н и я т. Мөмкин булса тагын берне бирегез. 
Губерт эчерә. Менә шулай, инде хәзер мин сөйли алам../Тыңла син, немец!.. Кайчан булса да бер көн килер— бу газап чигүләребезнең җавабын бирерсез. Суд залларында, оятсыз I күзләрегезне ялтыратып, кеше үтерүчеләр булып утырырсыз.. Шул чагында сезгә балаларын җуйган картлар «Үлем!» диярләр, аталарын җуйган балалар «Үлем!» диярләр, ирләрен җуйган хатыннар — «Үлем сезгә!!!» дип кычкырырлар. Г у б е р т. Җитәр, татар көчеге!.. (Алагаемга суга, Гыйният егыла. Звонок бирә.) Сакчы керә. Алыгыз! Г ы й н и я т н е өстерәп китәләр. Розен- бах керә. Р о з е н б а х. Капитан әфәнде, коточкыч хәбәрләр! Москва астында безнең гаскәрләр һәлакәткә очраган. Губерт. Нинди һәлакәткә? Розенбах. Руслар каты һөҗүмгә күчкәннәр, бер-бер артлы бик күп шәһәрләрне алганнар. Безнекеләр тәртипсез рәвештә чигенәләр. Губерт. Юк, .моның булуы мөмкин түгел! Мондый ‘ ялган уйдырманы кемнәр тарата? Розенбах. Ышаныгыз, капитан әфәнде, бөтен Англия һәм, Америка радиостанцияләре бирәләр. Г у б е р т корсагын тотып урындыкка ава. Капитан әфәнде, сезгә ни булды? Г у б е р т. Бавырымның, приступы башланды... (Елап шикелле боргаланып борешә.) Розенбах. Доктор кая, доктор?!. (Йөгереп китә.)
Изге әманәт 
 
 
 - - - ыңгырашып, бөрешкәннән-бөре- ' J баре,’гермай. Розен бах һәм баш- шэ 1 калар керә. 
Герман. Кайнар су, грелка китерегез! (Китәләр.) Р о з е н б а х. Диванга яткырыйк. Герман. Кузгатырга ярамый. 
Гоелка кертен куялар. Читкә китеп, тын- сызтавышсыз карап торалар. Озак паузадан соң Губерт башын күтәрә. 
Г у б е р т. Уф- Гер м а н. Хәлегез ничек, капитан әфәнде? Губерт. Аллага шөкер, җибәрде. Гомеремдә мондый приступны күргәнем юк иде. Герман. Күп эшлисез, капитан әфәнде, сезгә ял итәргә, дәваланырга иде. Губерт. Их, Герман, минем фюрерга биргән антымны кем үтәр? Ут 
Обер-лейтенант! Тоткыннар исемле ГСроз^енбах. Григорий Захаров. Партизан. Губерт. Атарга. Розенбах. Мария Савчук билгесез профессия кешесе. Губерт. Исле газга бирергә. Розенбах. Екатерина Харламова медицина хезмәткәре. Губерт. Циклон аша үткәрергә. Розенбах. Исак Драверт, ялган документ ясаучы. Губерт. Асарга. Розенбах. Гыйният Галим/ка- нов. Губерт. Овчаркага биреп талатырга! Аягы яралы хәлдә Л и д а ны җитәкләп* кертәләр. Машковская?! Розенбах. Ул кыз син идең!?. Л и д а. Әйе, ул кыз мин идем!.. 
сүнә.
 
 
Икенче күренеш 
Шул ук комендатура. Пәрдә ачылганда бер күзе бәйләнгән хәлдә Ли да җырлан утыра.
 Л и д а. Газапланып авыр коллыгы/да, Син мактаулы үлемне алдың, Эшчеләрнең гадел көрәшендә Батырларча башыңны салдың. 
Г у б с р т керә. Губерт. Я, промышленник кызы, уйладыңмы? Л и д а. Уйладым. Г у б е р т. Нинди карар? Л и д а. Актык сулышыма кадәр бирешмәскә булдым. Губерт. Руска хас кирелекне Дәвам иттерәсең. Лида. Бу кирелек түгел, батырлык ул! Бөтен Европаны талап Җыйган корал белән яшел аждаһа, соры бүреләр, чуар .юлбасар сурәтләре төшерелгән тйнк, пушка, машиналар белән котыбызны алып, ез чүктерергә теләгән идегез, лә- нин булдыра алмадыгыз. ■ Г у б е р т. Җитәр дим, рус дуңгызы!.. (Резина таяк белән суга. Лида идәнгә егыла. Губерт ашарга утыра.) Лида. Шулай да мин үкенәм. Г у б е р т. Эшләвең өченме? 
Л и д а. Юк, эшләп өлгерә алмавым өчен. Миң син кабахәтне тончыктырырга, бөтен комендатурагызны күккә күтәртергә тиеш идем. Губерт. Димәк, максатыңа ирешә алмадың? Лида. Миң ирешмәсәм башкалар ирешерләр, барыбер сине үтерерләр, мондамы, урамдамы, кровать өстендәме — барыбер дөмектерерләр. Сезнең берегез дә үз үлеме белән үләчәк түгел, барыгыз да безнең кулдан узачаксыз. Губерт. Мин соңгы тапкыр сорыйм, туры җавап бир, юкса калган икенче күзең дә тишелеп агачак, менә бу матур күкрәкләрен 
Губерт» 
Таҗи Гыйззәт 
48 
 
 
киселеп алыначак. Кемнәр иде синец иптәшләрен? Лида. Мин сезгә башта ук әйттем: ҮЛ турыда бернинди дә сорау бирмәгез. ’ Мин Фоат Галимҗанов- ны коткарырга катнаштым, мине газапла\\ асу, кисү өчен сездә китәрлек материал бар. Тагын бер * күземне чыгарсагыз да түзәрмен. Атып үтерергә телисез Шчән— атыгыз, калган сынар күзем белән револьвер көпшәгезгә карап торырмын, инде асарга телисез икән — асыгыз, үзем дар агачына менеп басармын. Әмма ничек һәм кемнәр белән башкардым — анысын инде ишетә алмассыз. Губерт. Елан, крокодил!., (һөҗүм итә, Лида чигенә бара.) Л и д а. — Батыр халык славяннар, Кайгы сездән китәчәк. Бар тираннар беткән кебек, Бу тиран да бетәчәк!.. 
Баскычта Розенбах күренә. Лида- I ы ң арт ягыннан тотып ала, күзен чыгара. Губерт. Я, инде ни дисең? Лида. Мин курәм... Г у б е р т. Нәрсә күрәсең? Л и д а. Москваны, Бөек Сталинны күрәм! 
Г у б е р т ата, Лида егыла. Өстерәп китәләр. Розенбах. Наҗия Галимҗа- - новаиы китерделәр. Г у б е р т. Ә Әсфан кайттымы? Розенбах. Юк әле. Губерт. Кайту белән миңа хәбәр итәрсез. Галимҗанованы кертегез. Розенбах. Тыңлыйм. (Китә.) 
• у берт аракы салып эчә, бик тәмләп ашап ала. Диванга сөялеп, үз-үзенә сөйләнә. Г у берт. А!.. Бер көн эчендә күргәннәрем, бөтен гомерем буена кичергәннәремнән артыграк... ' Бер көн мине шундый ярсуларга төшергән булса, киләчәк көннәр минем чыдамымны нишләтер? Без бит әле алырга тиешле булган нәрсәләрнең бик азына гына баш булдык. О, Россия, Россия... Ул бит күз алдына китерергә мөмкин булмаган географик төшенчә. Аның әле безнең алда/Идел, Урал буйлары, Урта Азия, Кыргыз далалары, Себер тайгалары бар. Аннан Африка, аннан Австралия, аннан Англия, аннары Американы баш идерергә... У, әле... Бик күп сулар, бик күп диңгезләр, бик күп океаннар кичәргә 
кирәк. (Тагын аракы эчә.) Н а җ и я керә. Син миңа, бүген нәрсә эшләвең, капларда булуың турында сөйләп бир. Н а җ и я. Мин бүген, төнге сменада эшлисе булганга, көне буе өйдә тордым, кичке алтыда эшкә киттем. Конторага чакырдылар, барсам — полицей көтеп утыра иде, ул мине үзе белән монда алып килде. Губерт. Алтыдан соң бер җирдә дә булмадыңмы? Н а җ и я. Юк, чөнки ул мөмкин дә түгел, бездә хәрби охрана. Администрация рөхсәтеннән башка капка төбенә дә килә алмыйбыз. Губерт. Син берәр әйбер i югалтмадыңмы? Наҗия. Безнең өйдән югалган әйберләр күп, бездә сезнең солдатлар тора. Губерт. Юк, минул турыда әйтмим, синең шәхси әйберең турында сүз бара. Н а җ и я. Андый әйбер югалтканым юк. Г у берт. Бар, уйлап кара. Н а җ и я. һич хәтерләмим, нәрсә булыр икән ул? Г у б е р т. Яулык. Н а җ и я. Нинди яулык? Губерт. Кулъяулыгы. Н а җ и я. Минеке икәнен каян беләсең? Губерт. Чөнки аңар синең монограммаң язылган. Менә ул! Таныйсыңмы? Н а җ и я. Таныйм. Губер т. Димәк, синеке? Н а җ и я. Әйе, минеке. ' ! У берт. Син аны кемгә биргән идең?
Изге әманәт 
 
 Н а ж. и я. Беркемгә дә бирмәдем, мин аиы базарда кесәмнән алдырдым. Г у б е р т.'Дөрес сөйлә, син аны бойняда ит урлаучы румын солдатына бүләк иткәнсең. На жн я. Бу — акылга сыймый торган уйдырма! Губерт. Ләкин, аның әйтүенә караганда, син аның белән бик якын бәйләнештә булгансың, хәтта аның белән Румыниягә качып китәргә йөргәнсең. Н а җ и я. Бар да ялган, мин, гомумән румыннар белән бернинди дә бәйләнештә булганым һәм яулык та бүләк иткәнем юк. Минем сүзләремнең дөреслеген Әсфан Абушах- манов раслар. Чөнки мин ул яулыкны аңар бүләк иткән идем. 
Розенбах керә. Р о з е н б а х. Капитан әфәнде, көткән кешегез кайтты. Г у б е р т. Яхшы, бу кызны алыгыз. 
Розенбах белән Наҗия китә. Әсфан керә. Әсфан. Капитан әфәнде, мине сорагансыз икән. 
Губерт. Әйе, сорадым. Ннгә бик озак йөрдең? Әсфан. Урамда облавага эләктем., Губерт. Яулыгыңны төшереп калдыргансың.. Мә, ал! (Өстәлгә ташлый.) Ә с ф а н. Юк, капитан әфәнде, бу минем яулыгым түгел. Губерт. Синеке, ал! Ә с ф а н. Әйтәм бит, капитан әфәнде, минем мондый яулыгым булганы юк. Г у б е р т. Беләм, сөйгән кызыңның мәхәббәт билгесе итеп бирелгән бүләген ташлап калдыру кебек тыйнаксызлыкны икърар итү сиңа ояттыр. Ләкин мин сина шуны әйтергә тиешмен: кыз баланың изге хисләреннән алай көләргә ярамый. Әсфан. Ышаныгыз, капитан әфәнде, минем беркемнән дә мондый яулык алганым юк. Г у б е р т звонок бирә. Н а җжя белән Розенбах керә. Губерт. • Галимҗанова, Абу- шахманов син биргән яулыкны тама. Үз алдында расла. Әсфан. Юк, мин үзем раслыйм!.. (Револьвердан ата, Губерт егыла.)
 
Пәрдә 
ДҮРТЕНЧЕ ПӘРДӘ Беренче күренеш Шәйхи карт өе, бу йорт станция тирәсендә булганга, һәрвакыт паровоз тавышы, үтеп киткән поезд авазлары ишетелеп тора. Вакыт кич, Шәйхи карт аяк киеме төзәтеп утыра.
 Ш Ә Й X И. Заманалар авыр, михнәтләр күп, Дуслар кирәк дөнья көтәргә... 
Остап керә. Оста п. Исәнмесез. Ш ә й х и. Исәнме, Остаң Тимофеевич, әйдә утыр. Остап. Рәхмәт, вакытым юк. Мин сиңа бик ашыгыч бер йомыш белән кергән идем. Ш ә й х н. Сөйлә, Остап Тимофеевич. Нинди йомыш ул? Оста п. Без бүген бер пптәше- 4 .C. Ә.“ № ц безне жандарм кулыннан коткардык. Менә шуны берничә генә сәгатькә сездә тотып булмасмы? Щ ә й х и. Кем соң ул? Остап. Галимҗанов. Шәйхи. Гыйниятме? Остап. Түгел, Фоатны. Аның тормышы 
куркыныч астында, точно. Ш ә й х и. Хәзер кайда соң ул? Остап. Моннан ерак түгел, Маркеловлар өе түбәсендә. Ш ә и х и. Бар, бакча артлатып кына кертегез. Остап китә. Бүлмәдән С а х и б ә чыга^ 
Тажи Гыйззәт 
50 
 
 
с а х и б ә. Кем бар иде? Шәйхи. Остап Тимофеевич Бондаренко. Сахибә. Нишләп иөри? Ш ә й х и. Бик әйбәт пассажирым бар, квартирага кертмәссезме дип кергән. Сах и б ә. Кеше җибәрергә ярамаганны белә торгандыр бит. Ill ә й х и. Белә дә, пассажиры бик әйбәт кеше икән, мин китерергә КҮШТЫМ. ‘Сахибә. Китерергә куштың? Юк, юк, кертмим. Бусагамнан да атлатмыйм. Шәйхи. Ярый инде, дулама. Кунар да чыгар, өең ашалмас. Сахибә. Квартальныйлар белеп, штраф салсалар... Шәйхи. Түләрбез, андый кеше өчен жәл түгел. Ерак җирдән килгән кеше булса ашыйсы-эчәсе килер. Самовар куеп җибәр. Сахибә. Суым да, күмерем дә юк! Шәйх-и. Табарсың әле. Тәрәзә чиертәләр. Әнә килделәр... (Чыгып китә.) Фоат керә. Сахибә. Тукта, тукта, таныш кеше түгелме? Фоат. Исәнме, Сахибә апа. Сахибә. Син ничек монда? Фоат. Кунакка кайттым, шәһәрегездә төнлә йөртмиләр икән. Сездә кунып чыгарга булдым. Сахибә. Бик әйбәт иткәнсең. Безнең Хөснулла да синең кебек югалды бит. Йөргән җирләреңдә күрмәдеңме? Фоат. Юк шул, Сахибәттәй, ул бит армиядә иде. Үзебезнекеләр ягындадыр. 
Шәйхи керә. Сахибә. һи, карт юләр, карт юләр, Фоат дисәң ни була иде. Шәйхи. Сине чәпчетәсем килде. Хихи-хи! Самовар куй дисәм, күмерем юк, дисең инде? Сахибә. Фоат кебек кунак өчен самоварын да куярмын, сый- хөрмәтен дә табармын. (Китә.) Ф о а т. Шәйхи абзый, син мине гафу ит инде, тыныч тормышыңны борчыдым. Ш ә й х и. Юкны сөйләмә, энем, мин бит совет кешесе, күбрәген дә эшлисе иде... Фоат. Монысы өчен дә бик зур рәхмәт. 
Бигрәк тә теге вакытны Әбүзәр оештырган кара ниятле собраниене җимерүең бер кайчан да онытылмас. Ш ә й х и. Әйе, кызыклы собрание иде ул. Шуннан соң Әбүзәргә аю мае сөрткәндәй булды. Эшкә димләп йөрүне теленә дә алмый башлады. 
Ишек шакыйлар. 
Син бар теге якка. Хәвеф булса тамак кырырмын. Тәрәзә аша бакчага төшәрсең.' (Фоатны бүлмәгә кертеп җибәрә. Тышка чыгып китә. Әбүзәр белән керә.) Эт котырса төнгә таба дигәндәй, нишләп бо- лай вакытсыз? Әбүзәр. Станциягә төшкән идем, ике кешенең артымнан күзәтеп йөргәнен сиздем, аптырагач буфетка да кереп утырып карадым, югалгандай булганнар иде, кайтырга чыксам, тагын артымнан килә башладылар. Шулардай куркып сезгә керергә булдым. Шәйхи. Әйе, кешеләр бозылды... һәр көнне талаулар, чишендерүләр булып тора. Әле бүген станциядә ике жандармны үтереп... Әбүзәр. ИШёттем!.. Кайтасы җир ерак, вакыт та бик сөң, мин сездә генә кунып китим инде. Ш ә й х и. Юк, энем Әбүзәр, кеше кертергә кушмыйлар бит, приказ белән тыялар. Әбүзәр. Мин бит килмешәк түгел, шушы җирнең кешесе. Аннан минем шәһәр комендантыннан бирелгән «Теләсә кайда, теләсә нинди сәгатьтә йөри ала» дигән документым бар. Ш ә й х и. Бардыр, юк димим. Ләкин безнең квартальный бик усал кеше. Сине кундырып үз башыма бәла алыр хәлем юк. Әбүзәр. Алай... Нишләргә инде... Син бер вакытны өеңне са
Изге әманлт 
51 
 
 
тарга йөргән идеи, кире уйладың ахыры. Ш s й х и. Алучы булса хәзер дә сатар 'идем, юк бит ул. Әбүзәр. Комиссионный хакына килешә алсаң, мин сиңа алучы табам. Теге ягын карыйм әле, ничә тәрәзәсе бар икән. Шәйхи (аркылы төшеп). Син, энем, анда кермә инде. Сахибәттәң чишенеп' яткан, каты авырый ул. Әбүзәр. Бүген генә урамда күрдем, бернәрсәсе юк иде. Шәйхи. Аның бит баш өянәк чире бар. .Кисәктән генә егыла да авырый башлый. Нишләрбез икән, энем, мин ятарга җыена идем. Әбүзәр. Өлгерерсең әле, төн озын. Ш ә й х и. Син алай дисең дә бит, таңнан аяк киемнәре белән базарга чыгасым бар. Син, энем, кит инде, мин ишекне бикләп ятыйм. Ә б ү з ә р. Юк, мин бер кая да китмим. Менә шуңда ятам да йоклыйм. (Киемнәрен салып, урын хәзерли.) Шәйхи. Ярый, миңа үпкәләмәссең, әйттем — тыңламадың. Квар- тальныйны алып керим әле. Әбүзәр. Ярый, ярый инде. Ки- тәм дидем бит. (Китә. Шәйхи озатып керә.) 
Бүлмәдән Фоат чыга. Фоат. Киттеме? Ш ә й х и. Әйе, көчкә озаттым. Эт шикелле бәйләнде бит, әллә сизенде микән? Фоат. Юктыр. Андыйларны һәр көнне диярлек чүпләп торалар. Чыннан да куркуыннан кергәндер. 
Тәрәзә чиертәләр. Тагын кем бар икән? Ш ә й х и. Бусы үз кеше. (Чыгып китә.) 
Калын итеп киенгән Мартынов белән Остап керә. Фоат. Максим Савельевич! Сез нйчек монда? Мартынов. Хәлеңне белергә килдем. Я, үзеңне ничек хис итәсең? Фоат. Болай яхшы.. Минем турыда аталарча кайгыртучанлык күрсәтеп, дошман тырнагыннан тартып алуыгызга бик зур рәхмәт. Мин бит дөньяда яшәү өметемне өзгән идем. Сез миңа яңадан тормыш бирдегез. Бүгеннән башланган 
икенче гомеремнең киләчәге сезнең ихтыярыгызда булачак. Тик Лида кызганыч... Минем өчен япь- яшь кыз баланың гомере чикләнде. Беренче булып охранага ул бит ташланды. Ләкин качып өлгерә алмады. Жандарм пулясыннан яраланды... Мартынов. Әйе, батыр йөрәкле кыз иде. Ләкин мин аның үзенә катнашырга кушмаган идем, мин бары тик аның аша тиешле иптәшләргә хәбәр итәргә генә теләгән идем, ә ул түзмәгән, кызлар өчен иң җаваплы, авыр эшкә үзе алынган. Нишлисең, көрәш корбансыз булмый... Бүген без, зур югалту белән бергә, бик зур уңышка да ирештек. Немецларның көньяк комаңдованиесенең оператив сугыш планын кулга төшердек. Шуны үзебезнекеләргә илтеп җиткерүне сиңа тапшырам. Фоат. Мин, әлбәттә, аны үтәрмен, тик план, чертежларны табу заданиесе минем өстә кала бит. Мартынов. Бу задание аннан әһәмиятлерәк. Икенчедән, сине монда артык тотарга да ярамый. Чөнки моннан берничә сәгать элек Наҗияне кулга алДылар. Фоат. Нәрсә өчен? Мартынов. Анысы хәзергә билгесез. 
Кәккүк тавышы. О с т а п. Бу безгә китәргә вакыт; Мартынов. Син хәзер фронт ягына китә торган поездда кочегар булып юлга чыгасың. Ул киемнәрне сал, менә боларны киярсең. Фоат чишенеп киенә. Валуйкага җиткәч, Роман Доро- феевич дигән кешене эзләп табарсың. Ул сине фронт аша озатыр. Менә документларың.
Таҗи Гыйззәт 
52 
 
 
 
Ш ә й х и. Син бар, мин утырам әле. Сахибә китә. Шәйхи эшләргә у-тыра. Тәрәзә чиертәләр, чыгып китә. О стаж белән керәләр. Я, ничек? Остап. Илтеп тапшырдым. Озакламый китәргә тиешләр. Ләкин облава булмаса ярар иде. Команда белән жандармнар килделәр. Ш ә й х и . Юкка ашыккансыз, бер-ике көн бездә торырга була иде. Остап. Ничего, аларның бүген күзләре тонган чак. Безнекеләр бит бәргәннәр. Шәйхи. Ничек? Остап, һөҗүмгә күчкәннәр. Немецлар бөтен фронт буйлап качалар, точно. Ш ә й х и. Авызыңа бал да май, каян ишеттең? Остап. Менә мә, укырсың, соңыннан башкаларга бирерсең. Ш ә й х и. Тимофеевич, утыр әле. Кайнаган самовар бар. Чәй эчеп җибәрик. Остап. Вакытым юк. Мин хәзер китәм. Исән-сау котылуларын белдереп безнең турыдан узганда свисток биреп китәргә булганнар иде. Мин шуны гына көтәм. Кара, Шафееч, син бик әйбәт эшли башлагансың, точно. Шәйхи. Башыңа төшсә, башмакчы буласың диләр бит. Шуның шикелле мин дә өйрәндем. Теләсәң әйдә, сине дә компаниягә алам. Остап. Юк, мин бу профессиямне немецлар китми ташламыйм. Ш ә й х и. Файдалыракмы? Остап. Эш анда түгел, Шафееч, мин хәзер носильщик, теләгән җиремә керә алам, теләгән кешемне күрә алам, теләгән чагымда шәһәрдә йөри алам. Точно. Нигә болар китмиләр икән? Ш ә й х и. Эшләре бетмәгәндер, тимер юлчыларның хезмәте шун- дый бит. Китәргә дигәч тә анысын алырга, монысын салырга, төрле җиргә кул куярга кирәк. с г а п. Шулай да озакладылар. Фоат. Максим Савельевич, әгәр лә сезгә әткәй белән хәбәрләшергә мөмкин булса. сәламемне аңар ирештерегез, ул мине кичерсен. Тапшырган әманәтемне намус белән саклау түземлеге алдында баш иям. Мартын о в. А зебезнекеләргә барып җитү белән күмер бирмәү заданиесенең уңышлы үтәлеп ба- руын, яшерен оешманың көннән- көн үсүен, радиостанция, типография, корал базасы оештырылуын телдән сөйләрсең. Менә бу сандык ике катлы. Астында немец коман- дованиесенең планы булыр. (Ачып күрсәтә.) Остап. Фонареңны кулыңа тот. Кара, сим чын-чыннан кочегарга әйләндең, точно. Фоат. Болай ярыйсы бугай, тик бит-кул гына аграк. Остап. Аларын юлда буярбыз. (Китәләр. Шәйхи озатып керә.) Бүлмәдән С а х и б э чыга. С а х и б ә. — Әйдәгез, самоварым кайнады. Бәлеш, кунагың кайда? Шәйхи. Китте. С а х и б ә. Җибәрмәскә иде. Аның өчен сөткә тәбә куырдым. Самовар кайнаттым. Шәйхи. Әй, карчык, карчык, дөнья хикмәтләрен аңлауда син артта шул. Беләсеңме кем ул? Бая вокзалда жандармнар кулыннан коткарылган кеше турында сөйләгән идең бит? Шул кеше Фоат булган. Хәзер аңарда ашау кайгысы түгел. С а х и б ә. Кунакка кайттым дигән була, белмәгәнгә салышып, мондагы хәлләрне сораша. Үзе әнә нинди хәлдә икән. Мескеннәр, бөтен семьялары белән җәфа чигәләр. Кем белә, бәлки, безнең Хөснулла да шулай йөри торгандыр... Яиадан тотылмаса ярар иде. Шәйхи. Тотылмас, утны-суны кичкән егет ул. Аның монда киемнәре калды. Иртәгә әбисенә илтеп бирерсең. Тик, кара аны, күзеңне ачып йөр, аларда солдатлар тора. С а х и б ә (иснәп). Ятырга кирәк. 
Изге әманәт 
53 
 
 
Әллә барып килергәме икән? Шәйхи. Әнә поезд килә! 
Сүзсез катып калалар. Көчле свисток биреп үтеп киткән поезд тавышы ишетелә. 
О с т а п. Шафееч, китте бит?... Шәйхи. Аллага шөкер, котылды! Остап. Точно!
Ут сүнә 
Икенче күренеш 
Элекке Галимжановлар квартирасы, солдат казармасына әйләндерелгән, тәрәзәләре ватылган. Мебельләре җимерелгән. Пәрдә ачылганда сәхнәдә беркем дә юк, оераз- дан Хәзинә белән врач керә.
 Хәзинә. Шулай ук ул бала терелмәс микәнни? В р а ч. Хәзергә әйтүе кыен, аның өчен стационар дәвалау кирәк. Хәзергә менә шушы рецепт белән дар}7 эчереп торыгыз. Ләкин ялгыз калдырудан сакланыгыз. Хәзинә. Минем бит бер кемем дә юк, атасы төрмәдә, абыйсы... Врач. Әйе, әйе, бик яхшы беләм, Фоат Гыйниятович минем танышым иде. Мине монда иптәш Мартынов җибәрде. Зинһар өчен немецларга белдерә күрмәгез, алар мондый авыруны, бигрәк тә безнең кешеләрне тотмыйлар. Карета таба алсак бүген килеп алырбыз. Хәзергә хушыгыз. (Хәзинә озата чыга, За- һидә белән керә.) Хәзинә. Доктор әйтә, карета таба алсак, килеп алырбыз ди. 3 а һ и д ә. Дөрес булыр микәнни? Хәзинә. Шулай инде, кодагый, баланы харап иттеләр. Аны бит ундүрт ай буена ничек кенә газапламаганнар? Мондагы иптәшләрен әйттерергә теләгәннәр? 3 а һ и д ә. Солдатларың кая? X ә з н н ә. Бая мин югында киткәннәр. Урын-җирләрен дә алганнар. Бөтенләйгә олагырга йөриләр ахыры. Безнекеләр Сталинград дигән җирдә бик каты тукмаганнар иде. . 3 а һ и д ә. Шулайдыр, урам аша чыгарлык түгел. Шәһәргә машиналар тулган. Хәзинә. Үз хәлең ничек? 3 а һ и д ә. Бүген тагын йоклый алмадым, тәрәзә төбенә таяндым да, Әсфанны аскан базар мәйданына карап, төн уздырдым, һаман шунда асылынып тора шикелле. Хәзер инде елый да алмыйм. Кай чагында сөйли торган сүземне онытам. Наҗия кебек мин дә акылдан язмасам ярар иде. Хәзинә. Юкны сөйләмә, кодагый, авыр булса да түз, онытырга тырыш. 3 а һ и д ә. Әй, кодагый, ничек аны онытырга? Үз үлеме белән үлгән булса, үлмәктән калмак юк, дияр идең дә, әкренләп онытыр идең. Бигрәк үкенечле үлем булды бит. X ә з и н ә. Җизнәсе нишли? 3 а һ и д ә. Нишләсен? Эчә дә, чалган үгез кебек, гырылдап йоклый. Бер нәрсә сорасаң акыра, бакыра. Картайгач юк гадәткә өйрәнде. Кулы белән уйный башлады. Хәзинә. Ялгыз агач өй булмас, ялгыз егет би булмас дигән бабайлар. Бик дөрес, халыктан аерылып әллә .нәрсә кырырга теләгән иде дә, немец абзалары тәтетмәде. 3 а һ и д ә. Асия турында хәбәр бар. X ә з и н ә. Нишләп тора икән? 3 а һ н д ә. Дриздинп дигән шәһәрдә асылынып үлгән. X ә з и н ә. Бик әйбәт булган, бер себерке кимегән. (Җырлап бүлмәдән Наҗия чыга.) Н а җ и я. Ак күгәрчен, күк күгәрчен Күктә уйнарга ярата, Күктә гизеп, күктә йөзеп Бар шатлыгын тарата. (Тәрәзәгә йөгереп бара.) 
Таж.н Гыйззәт 
54 
 
 
Нажия. Әсфан!.. Бу синме?.. Әйдә, әйдә, өйгә кер.. Нигә мина эндәшмисен? Үпкәң зур шул мина... Синең үлемеңә мин генә сәбәпче булдым... Ах, Розенбах!.. Килмә, килмә каршыма, син җиттең бит минем башыма. Коткарыгыз, коткарыгыз, ярдәм итегез. Ул мине алырга килә. Хәзинә. Чү, кызым, сабыр ит. Н а ж и я. Дәү әни, ул кабахәт мине үз янына чакыра. Хәзинә. Син бармадыңмы? Н а ж и я. Куып җибәрдем. Хәзинә. Бик яхшы иткәнсең, кызым. Н а ж и я. Дәү әни, яңадан килер микән? Хәзинә. Юк, кызым, килмәс инде. Н а ж и я. Килсен иде, мин бит аны сагындым. Хәзинә. Кемне әйтәсең, кызым? Н а ж и я. Әсфанны. Хәзинә. Ә... Килер, кызым, килер. Эше бетмәгәндер. Наж^я. Дәү әни, Казанга кайчан.барасың? Хәзинә. Тиздән, кызым, тиздән. Үзебезнекеләр килгәч тә барам. Н а ж и’я. Күрәсең бик киләме? Хәзинә. Килмини? Минем анда ике кызым, бер улым бар. Нажия. Барганда мине дә үзең белән алырсың, яме? Мин анда концерт бирермен. Беренче итеп «Кулъяулыгым» көен җырлармын. 
Кулъяулыгым минем-ай бар иде, Бизәкләре зәңгәр, ал иде, Аллы зәңгәр чәчәк бәйләменә Алыштырмас гүзәл яр иде. Җырларымның иң тәмлесен җырлап, Тен йокламый сиңа чиккән идем, Чын мәхәббәт, татлы хисләремне Күз нурларым аша сипкән идем. Яшьле күзләреңне сөртә-сөртә, Киттең яулык болгап еракка. Киттең болгап, ачы хәсрәт чолгап Сине сөйгән моңсу йөрәккә. (Үксеп еларга керешә.) Хәзинә. Елама, кызым, елама, әйдә бүлмәгә. (Җитәкләп китә башлый.) 3 а Һи дә. Кодагый, Гыйниятулла кода кайта түгелме? Хәзинә. Кая? Заһидә. Әнә, капкадан' кереп килә. Хәзинә. Әйе, ул бугай. Мәле, кодагый, Наҗияне бүлмәгә озат. (Хәзинә тышка чыгып китә.) Заһидә белән На иеп я бүлмәгә уза. Г ы й ният белән Хәзинә керә. Хәзинә. Әйдә, бәбкәем, әйдә 
Гыйниятуллам. Г ы й н и я т. Тукта, әнкәй, башым әйләнә... Хәзинә. Менә, балам, шунда утыр. Г ы й н и я т. Әнкәй, Наҗия кайттымы?.. Хәзинә. Кайтты, улым, кайтты. Г ы й н и я т. Кая соң ул, күренми?.. Хәзинә. Күршеләргә кергән иде. Заһидә бүлмәдән чыга. Г ы й н и я т. Бу кем, • кодагый түгелме? Заһидә. Әйе, кода, мин, исән кайттыңмы? Г ы й н и я т. Менә, күргәнегезчә. Үзегез нишләп торасыз? Заһидә. Сорама, кода, безнең Әсфанны астылар... Г ы й н и я т. Ишеттем, авыр кайгыгызны уртаклашам. Елама, кодагый, батырларча үлгән ул, рәхмәт аңар. Әнкәй,- син нигә сөйләшмисең. Минем кайтуым сиңа шатлык түгелме? Хәзинә. Шатлык,- улым, шатлык, ләкин минем башым эшләми, өнемме соң бу, әллә төшемме? Г ы й н и я т. Өн, әнкәй, өн. Гыйниятуллаң .яныңда! Сш-й мине көтмәгән идең инде. Хәзинә. Шулай иде шул, анда кергән кешеләрнең берсе дә кайтмый иде, сине ничек чыгардылар соң? I ыйният. Монда җыясы ризы- 1 ым булгандыр. (Наҗиянең елага- иы ишегелә.) Кем бар анда нишләп елый ул? Хәзинә. Әй, улым, безнең өйдә тагың фаҗига!..  
Изге әманәт 
55 
 
 
„ Г ы й и и я т. Нинди фаҗига?.. Хәзинә. Наҗия акылдан язды. Г ы й н и я т. Кызым, Наҗия!.. (Бүлмәгә кереп китә.) 3 а һ и д ә. Әйтмәскә иде, кодагый. - X ә з и н ә. Ничек яшерим? Ул бит барыбер күрер иде. Ичмасам, больницага урнаштыра алмадык, күзе белән күрмәсә ул кадәр булмас иде. 3 а һ и д ә. Ярый, кодагый, мин кайтыйм инде. Хәзинә. Утыр әле. 3 а һ и д ә. Башым авырта башлады. (Китә.) Бүлмәдән Г ы й н и я т чыга, ишек яңагына СӨЯЛӘ. Г ы й н и я т. Әнкәй, ул мине танымый, бала атасын танымый... Хәзинә. Әйе, улым, ул хәзер бернәрсә дә аңламый. Г ы й н и я т. Әнкәй, кайтканда ук шундый хәл идеме? Хәзинә. Юк, улым, акылында иде. Ләкин бик беткән, йончыган иде. Бәхетсезлеккә каршы, моннан берничә көн элек Әсфаннарга хөкем була дип, бөтен шәһәр халкын базар мәйданына җыйдылар. Менә шуннан кайткач саташа башлады. Тукта, балам, нишләп синең’ муеның кутырлы? Г ы й ‘н и я т. Эт тешләгән яра эзләре. Хәзинә. Нинди эт? Г ы й н и я т. Җавап алганда әйттерер өчен өйрәтелгән эт өстереп талаттылар. Хәзинә. Нәмруд кавымыннан яралган кешеләр икән. Фоат өчен газаплаганнардыр инде. Г ы й н и я т. Сиңа биреп калдырган план, чертежларның кайдалы- гын әйттерергә тырыштылар. Хәзинә. План дигәннән, улым, мин синең ул әманәтеңне бирим әле. Гыйният. Кирәкми, әнкәй, син аны Фоатка тапшырырсың. Герман белән солдатлар керә. Г е р м а н. Кызыгызның авыру хәбәрен ишетеп, гаять дәрәҗәдә борчылдык. Бичара балагызга медицина ярдәме күрсәтергә килдек. Г ы й н и я т. Аның өчен сезгә рәхмәт, доктор әфәнде, ләкин минем кызымның авыруы куркынычлы түгел, аның бары башы гына авырта. Герман. Барыбер без аны илтифатсыз калдыра алмыйбыз, кереп карарга рөхсәт 
итегез. Гыйният. Әйттем бит, доктор әфәнде... Герма н. Рөхсәт итегез!.. Гыйният. Ышаныгыз, доктор әфәнде, ул болай гына... Герман. Рөхсәт итегез дим!!! (Кереп китә.) 
Кораллы солдат Гыйният белән Хәзинәне ишеккә җибәрми. Гыйният. Эч пошырып нинди пычкы чыңлый ул?.. Хәзинә. Солдатлар парктагы агачларны кисәләр... Гыйният. Агачларны түгел, минем бәгъремне турыйлар алар. Әнкәй, безнең матур, гүзәл шәһәр нигә болай сүнгән ул?.. Мәет чыккан йорт шикелле, үлем тынлыгына чумган ул... Спай, төзек урамнарын алабута, әрекмәннәр каплаган. һәрбер йортның бусагасын канлы яшьләр таплаган. Анда хәзер бар да сүнгән, калган фәкать зар гына. Калган үлем, калган золым, калган канлы дар гына. 
Герман белән солдат бүлмәдән чыга, . Хәзинә кереп китә. Доктор!.. Капитан әфәндегә әйтегез, мин вәгъдәмне бозарга булдым. Герман. Ничек, ничек дидегез? Гыйният. Мин аңар, ун көннән соң эшкә чыгарга еүз биргән идем, болай булгач мин иртәгә үк шахтага төшәм. Герма н. Сез бик ябыккан, аз дигәндә бер декада ял кирәк. Г ы й н и я т. Юк, мин үземне яхшы хис итәм. Иртәгә үк эшкә чыгам. 
Врач керә. Гер м а н. Сезгә нәрсә кирәк? Врач. Мин врач. Авыру карарга килдем.
Таҗи Гыйззәт 
56 
 
 
Герман. Соңга калгансыз. Врач. Әллә ул? Герман. Аца ярдәм күрсәтелде. инде. В р а ч. Без аны ашыгыч ярдәм каретасы белән алырга килдек. Герман. Барыгыз, машинагызны көттермәгез. Врач. Шулай да минем беләсем килә. Г е р м а н. Барыгыз диләр!.. 
брач китә. Иртәгә кадәр уңайланмаса безгә хәбәр итәрсез. Хушыгыз. (Китә.) Г ы й ният. А... Немец, немец!.. Мәңге онытмас безнең халык, бу кабахәт, вәхшәтен. Тиз татырсың мин кабызган ялкынлы ут дәһшәтен... Шул чагында күргән газап, әрнүләрем үчкә әйләнер. Әйләнер дә... Ләгънәт элмәкләре булып, муйныгызга бәйләнер... 
Остап керә. 
Ну!.. Остап Тимофеевич, әйдә, түрдән уз. Остап. Узмыйм. Мин синнән бер нәрсә турында гына сорарга килдем. Немец этләренә эшләргә сүз биргәнсең диләр, шул сүз дөресме? Г ы й ният. Әйе, Остап Тимофеевич, дөрес. Остап. Син, Галимҗанов, эшләргә булдың? Г ы й н и я т. Үзем генә түгел, сезнең кебек карт шахтерлар белән бергәләп эшләргә булдым. Остап. Аз гына намусы булган кеше немецка эшләмәс. Йх, Гыйният, без синнән моны көтмәгән идек. Без бит синең белән кырык ел бергә эшләдек. Кырык ел бәйрәм ашларыбызга йөрештек. Кырык ел шатлык-кайгыларыбызны бергә бүлештек. 
Г ы й н и я т. Остап Тимофеевич... Остап (бүлдереп). Сөйләмә! Син, авылдан тишек чабата белән килеп эш таба алмый аптырап йөргән чагында, без сине үз артелебезгә алдырдык. Без үк синең кулыңа .кәйлә тоттырдык, күмер чабарга өйрәттек. Без үк сине отбойный молотокта рекорд бирергә булыштык. 
Гайре табигый хәрәкәтләр ясап Наҗия чыга. Нәрсәдер эзләнә. Г ы й ниятне күреп туктап кала. Озак кына карап тор<. да аңына килә. Наҗия. Әткәй!.. Бу син!.. (Гыйниятнең муйнына сарыла, хәлсезләнеп егыла башлый, Гыйният тотып кала, шул килеш кулында үлә.) Гыйният. Ә!.. Күзем күрми, колак шаулый, күкләр тетрәп дөнья әйләнә... Мин бит балам, үз гомеремне биреп булса да, сине яшәтергә теләгән идем... Остап. Гыйният, инде дә эшкә чыгасыңмы? Г ы й ният. Әйе, Остап Тимофеевич, чыгам! 
Ия булсам иде әгәр, яшен Җил, өермә, давыл көченә, Барсын туплап китәр идем, Шул каһәрле дошман өстенә. 
Ост’ап. Аңламыйм мин сине, Гыйният, аңламыйм...  
Пәрдә 
БИШЕНЧЕ ПӘРДӘ Беренче күренеш 
Шахта ишек алды. Төрле якка китә торган вагонетка юллары. Арткы планның бер ягында водопровод будкасы, икенче якта электро-трансформатор, уртада клет. Бер читтә телефон будкасы. Ара-тирә әйбер күтәреп узалар. Еракта тимер-томыр тавышы, вагонеткалар авазы ишетелә. Пәрдә ачылганда Лазареску белән Петраччио сакта тора. Петраччио төчеләнеп аркасын стенага ышкый. Петраччио. Хәрәкәтсез тор- Лазареску. Күселәрме? дыңмы — тынычлык бирмиләр. Петраччио. Юк, җанварларны - 
Изге әманәт 
57 
 
 
әйтәм. Бу каһәр суккан рус җиренең суыгы гына түгел, бетләре дә нинди усаллар, эт шикелле талыйлар. Лазареску. Анысы инде үз җанварың, үз тиреңнән яралган. Петраччио. Бу турыда сез хаклы. Күңелсез, дустым Лазареску, күңелсез. Әгәр дә монда төнгә калырга туры килсә акылдан шашарсың. Лазареску. Без инде Россия белән чиктәш * халык, русларны җиңгәннән соң, безгә өлеш тиячәк, диләр. Менә мин сезне аңлый алмыйм. Өч-дүрт дәүләт аша монда килеп, нигә сугышып йөри торгансыздыр. П е т р а ч ч и о. Фашизмның өстенлеге өчен. Лазареску. Хәер, сезнекен белмәссең. Сезнең дипломатиягез фахишәләрчә бит. Беренче дөнья сугышында яктан-якка йөргән ке- ,бек, бу юлы да койрыкны борып куярсыз әле. П е т р а ч ч и о. Ул мәсьәләгә килгәндә сез үзегез дә мактана алмыйсыз. Лазареску. Юк инде, безнең бөек румын халкының сәясәте туры лан-туры куелган. Петраччио. Ха, ха, ха!.. Кайчаннан бирле сез бөек халык булдыгыз? Лазареску. Ә сез, хатын- кыз булавкасы белән сәүдә итүче, диңгез буена ятып корсак кыздыручы ялкаулар. Петраччио. Сез угырлар, ат караклары. Лазареску. Ә сез сугышка сәләтсез, куркаклар, урманга качасыз. Яки бер рус солдатын күрүгә, ротагыз белән кул күтәреп, пленга төшәсез. Ганс керә. П е т р а ч ч и о. Дустым Ганс, арбитр булыгыз: кем яхшы сугыша? Румыннармы, я без итальяннармы? Г а н с. Сез, итальяннар, билгеле, начар сугышасыз, ә инде румыннар өйрәтелгән куяннан да болае- рак. Барыгыз, урыннарыгызга басыгыз. Петраччио белән Лазареску ки гә Ганс кесәсеннән хат чыгарып укырга керешә. «Кадерле ирем. Дустың Карлның хатыны корсак тутырды, француз белән торган иде, кайсыннан икәнен дә белмиләр. Безнең күрше хатыннарының бик күбесе шулай, я итальяннардан, я румыннардан бала тудырды. Кайберләре киләчәктә тудырачаклар. Бер мин генә сина хыянәтсез көйгә яшим. (Кесәсеннән икенче хат чыгарып укый.) «Сөекле улым, 
хатыныңның сиңа сирәк хат язуын эш күплектән дип уйлый күрмә, ул беркайда да .эшләми. Венгер полицейские белән тора. Кайтырга булсаң без сине каршылый да алмабыз инде, чөнки безнең шәһәрдә бер генә дә вокзал калмады, һәр көнне безнең өстебездә җәһәннәм машиналары очып, меңәр тонна бомба ташлыйлар. (Көрсенә, авыз гармонында уйнап югала.) 
Г ы й н и ят керә, телефонга бара. Г ы й ният. Диффузорны бирегез. Остап Тимофеевичмы? Галим- җанов сөйли. Минем янга төшегез. Әйе, хәзер үк. (Трубканы куя.) 
Әбүзәр керә. Нишләп болай күңелсез? Әбүзәр. Яхшы иде, тик Заһи- дә кодагыегызны больницага салганнар. Г ы й н и я т. Нишләп? Әбүзәр. Бер атнадан бирле Заһидә «Башым авырта, аякларым сызлый» дип йөргән иде, тиф белән авырган, больницага салганнар. Г ы й н и я т. Әйе, ул авыру шәһәрне басмаса ярар иде. Ә б ү з ә р. Басмый нишләсен? Сабын сатмыйлар, мунчалар эшләми. Өйләр ягылмый, шулай булгач билгеле инде, халык авырый. Җиһазларны таратып бетерерләр. Мин өйгә кайтып килим инде, кода. Г ы й н и я т. Юк, җибәрә алмыйм, хәзер генә мине конторага, баш инженеркомендант чакырткан иде,
Тажи Гыйззәт 
58 
 
 
Германиядән хуҗа килгән. Бүген бөтен начальствоның катнашы белән миннән шахтаны кабул итәләр. Син десятник кеше, алар янында булуың кирәк. Әбүзәр. Минем бит сәбәбем бар — хатыным авырыц. Г ы й н и я т. Сугыш вакытында андый сәбәпләр исәпкә алынмый. Әбүзәр. Димәк, җибәрмисең? Г ы й ният. Юк, булдыра алмыйм. Әбүзәр. Таш йөрәкле кеше икәнсең. (Китә.) Г ы й н и я т. Конвой! Ганс. Мин сезне тыңлыйм. Г ы й ният. Хәзер хәрби плен- ныйлар командасы килер, чыгарып җибәрегез. Ганс. Нигә бик иртә? Г ы й ният. Үз нормаларын тутырдылар. Начальство килгәндә андый халыкның монда булмавы артыграк. Ганс китә. Остап керә. О с т а п. Нәрсә бар? Г ы й ният. Хәзер генә мине комендант чакырткан иде. Германиядән хуҗа килгән, бүген миннән шахтаны кабул итү тантанасы була ди. Сиңа ничек кенә булса да «Батько»ны күрергә, безгә нишләргә икәнен белергә кирәк. Моннан да уңайлы чакның булуы мөмкин түгел, чөнки шәһәрдәге бөтен начальство монда булач’ак. О ст а п. Ярый, мин киттем. (Китә.) Хәзинә керә. X ә з и н ә. Менә ул кая икән. Г ы й ният. Әнкәй, син нишләп монда килергә булдың? Хәзинә. Бер атнадан бирле 'кайтканың юк, сагындым, ашарга китердем. Әйдә, улым, җылы көйгә ашап ал. Г ы й н и я т. Син, әнкәй, юкка минем өчен мәшәкатьләнеп йөрисен. Мине монда бик яхшы сыйлыйлар. Хәзинә. Дөресен әйткәндә, улым, мин сиңа икенче эш белән килдем. Кичә безнең шәһәрдә бик зур вакыйга булды. Авыз гармөны уйнап Ганс керә. Ни хәл син, сыбызгы. Ганс. А, матка, сәлам! ■ Хәзинә. Сәлам әтерәк-әләм. Син нишләп монда? Ганс. Күрәсез, шахта саклыйбыз. Хәзинә. Әллә мин кичәге пух- пухтан куркып төштегезме дигән идем. 
Ганс. Безнеке пух-пухтан курыкмаган. Хәзинә. Ай-Һай, алай микән. Бер дә теге җырыгызны җырламый башладыгыз. Ганс. Без инде аны оныттык. Хәзинә. Без бер дә онытмыйбыз. Болан иде бугай: 
Германский бомба пух-пух-пух. Капут русский бух-бух-бух. Ганс. Русский капут түгел. Хәзинә. Шулаймы, артыгызга нашатырь кыстыргач капут түгелмени? Безнең малайлар сезнең ул җырыгызны менә болай дип җырлый башлаганнар: 
Русский бомба пух-пух-пух! Капут немецкий бух-бух-бух. Ганс. Немец капут түгел. Хәзинә. Капут, тиздән Германиягез дә капут. Ганс. Ай-ай, Германия нехт капут!.. (Автоматын тота, Хәзинәгә таба килә башлый.) 
Ры й н и ят аркылы төшеп. Кирәкми, әнкәй, эт белән эт булма. Ганс китә. X ә з и н ә. Син бит, улым, белмисең, ул безнең өйдә торды, шул җырлары белән үртәп теңкәмә тия иде. Г ы й и и я т. Шуннан, әнкәй? X ә з и н ә. Нәрсә турында сөйли идем әле, улым? Г ы й н и я т. Шәһәрдә булган ниндидер бер вакыйга турында. Хәзинә. Әйе, төнге сәгать икеләрдә үзебезнекеләр килделәр. Берничә сәгать буена вокзал тирәссн
Изге әманәт 
59 
 
 
 
Әбүзәр. Бу нинди издевательство, минем хатыным үлем хәлендә ята, аның янына кайтып килергә рөхсәт бирмисең. Ә хәрби пленныйларны бөтен командалары белән кайтарып җибәргәнсең. Син бездән үч аласың, аларны яклыйсың. Ул өрәкләрнең норма тутыруына мин ышанмыйм. Өч тәүлек буена ял иткән, йоклаган юк. Г ы й н и я т. Алган эшегезне бетерегез, аннан батырлар йокысы белән йокларсыз. Әбүзәр. Мин артык эшләмим, комендант-инженер әфәндегә барам. Өстеңнән жалоба бирәм. Г ы й н и я т. Мин сиңа рөхсәт итмим! Әбүзәр. Мин синнән ану сорамыйм... Ганс керә. Ганс. Бу нинди талаш? Әбүзәр. Хатынымны больницага салганнар, өйгә кайтып килергә рөхсәт сораган идем, штейгер әфәнде җибәрми. Ганс. Ул китергән аргумент сезгә закон булырга тиеш. Бигрәк тә өлкәннәргә буйсынмыйча бун- тарлык күрсәтү немец рухына ят гадәт. Бу тупаслыгыгызны кичерүне сорап, штейгер әфәнденең алдына тезләнегез. Г ы й н и я т. Ефрейтор әфәнде, мин андый түбәнлекне теләмим. Ганс. Ул сезнең өчен түгел, штейгерлык дәрәҗәгезне хөрмәт итәргә тиеш. Тезләнегез дим! Әбүзәр Г ы й н и я т алдына тезләнә. Яңа тәртип законнарын өйрәнергә бик вакыт. (Китә.) Әбүзәр кәефсез, ачулы булып югала. Остап керә. Г ы й ният. Я, ничек? Остап. Күрдем. Башларга куша. Ләкин үзен саклап калу өчен кирәк булган чаралар күрелгәнме ди. Г ы й ният. Әйе, күрелгән. Газ дулкыны үтеп киткәнче чандагы суга чумам. Аннан иске шахта авызына кнләм. Калганы сезнең иректә.
дә дөп тә, дөп, дөп тә дөп итеп торды. Шул кадәр шатландык инде. Г ы й н и я т. Әйе, яхшы шатлык... Ярый әле, яныгызга төшмәгән. X ә з и н ә. Яңадан килмәсләрме дип яктырганчы сакладык, ләкин килмәделәр. Андагы хәрби эшелоннарының бер нәрсәсе калмаган диләр. Бүген анда таба бер кемне дә җибәрмәделәр. Аннан бүген Шәйхи карт килгән иде. Төркем-төркем булып немец шахтерлары уза. Болары нинди халык тагын? Г ы й н и я т. Германиядән килделәр. Хәзинә. Шахтерлармыни? Г ы й н и я т. Дөресрәге — полицейскийлар. Өч рус эшчесе янында бер немец шахтеры эшләячәк. Шуннан, әнкәй? Хәзинә. Нәрсә турында сөйли идем әле, улым? Г ы й н и я т. Шәйхи абзый турында. Хәзинә. Әйе, ул әйтә. «Тиздән үзебезнекеләр килер, улы Фоаты кайтыр, Гыйнияткә әйт: эшләмәсен шуларга ди. Чынлап та, улым, әле соң түгел, ташла син бу эшеңне. Г ы й н и я т. Сез мине аңламыйсыз, әнкәй. / Хәзинә. Аңлыйбыз, бик яхшы аңлыйбыз. Төрмәдә сиңа авыр булгандыр, шуңар күрә вәгъдә биргәнсең. Хәзер, берәр хәйлә тап, авыруга сабыш. Г ы й н и я т. Юк, әнкәй, мин алар- га шахта ачарга ант иттем. Ул антымны минем үлем генә бозачак. Хәзинә. Кара инде кыяфәтеңә, кырынмаган, атна буе юынмаган. Кабердән чыккан әрвахка ошыйсың. Г ы й н н я т. Алган эшемне ахырына кадәр җиткерим. Аннан кырынырмын да, юынырмын да. Хәзинә. Белмим, улым, белмим. Бу эшеңнең ахыры ни белән бетәр. Ярый, улым, мин китим инде. Г ы й н и я т. Бар инде, әнкәй, бар. Хәзинә китә. Икенче яктан Әбүзәр керә. 
Таҗи Гыйззәт 
60 
 
 
Остап. Ул турыда кайгырма. Бөтен нәрсә җайлап куелган. Әбүзәр керә. Г ы й и и я т. Син бар урыныңа, бер генә минутка да телефоннан китмисең. Мин сиңа «зыбак» дип сигнал бирермен. (Әбүзәрне күреп, сүзне икенчегә бора). Вентиляциягез эшләми, газны начар куасыз. Остап. Бездән эш сорарга беләсез, ләкин техника куркынычсызлыгын тәэмин итмисез! Әйдә әле, мин сиңа күрсәтим. Г ы й ният. Күрмичә дә бик яхшы беләм. Остап. Юк, штейгер әфәнде, син башта барып кара. Аннан миңа ач\*ланырсың. (Китәләр.) Әбүзәр. Нәрсә турында болар сөйлиләр? «Зыбак» — бу ни дигән сүз икән? Немецча да андый сүзне хәтерләмим, русча да ишеткәнем юк. Татарча да?.. «Зыбак», «тозак», «йозак»... Һичбер нәрсә төшенмим. Шулай да Остап Бондаренко белән серләшеп йөрүе, хәрби пленныйларны чыгарып җибәрүе, мине өйгә кайтармыйча көчләп эшкә кушуы нәрсәгәдер бәйләнгән, әйе, әйе бу юкка түгел. (Чан артына яшеренә.) Г ы й н н я т керә. Г ы й ният. Ярый, эш бетте, бугай, калды фәкать нәтиҗә. Гольцман, Р о з е н б а х. Герман, Ганс һәм башкалар керә. Р о з е н б а х. Таныш булыгыз, безнең намуслы штейгерыбыз Гый- ният әфәнде Галимҗанов. Гольцман. А... Мин сезне таныйм, исәнмесез. Г ы й н и я т. Мин дә сезне хәтерлим. Безнең әүвәлге хуҗабыз, Гольцман әфәнде. Г о л ь ц м а н. Аһа, ул мине онытмаган. Г ы й н и я т. Сезне онытырга ярыймы сон? Г о л ь ц м а н. Менә минем бүләгемне алыгыз. (Төргәк бирә.) Г ы й н и я т. Рәхмәт сезгә, Гольцман әфәнде. Р о з е н б а х. Әфәнделәр! Сез- У т
нең алдыгызда Казан татарларының вәкиле Гыйният әфәнде Галимҗанов. Башта ул да, руслар шикелле. үк, безгә каршылык күрсәтте, ләкин кешеләрне дөрес тәрбия итү методыбыз, аңар үз хатасын танырга мәҗбүр итте. Ул хәзер безнең кеше. Гыйният әфәнде, Бөек Германия исеменнән рәхмәт әйтел кулыгызны кысарга рөхсәт итегез. Гольцман. Гыйният әфәнде, бәлки, сез дә бер ике сүз әйтерсез. Г ы й н и я т. Мин сүз сөйли белмим. Германия дәүләтенә ни дәрәҗәдә бирелгәнемне эшем белән күрсәтергә тырышырмын. Розенбах. Алай булса әйдәгез, безне антрацит участкасы белән таныштырыгыз. Г ы й н и я т. Сез бара торыгыз, мин диффузорга хәбәр итим. Бүген газны начар куалар. Н е Nre ц л а р продолга керен китәләр. Гыйният телефонга бара. Чан артыннан Әбүзәр чыга. Әбүзәр. Син кая? Г ы й н и я т. Диффузорга хәбәр итәм. шахтада раз күбәйде. Әбүзәр. Син бар хуҗалар янына, мин үзем әйтермен. Гыйният. Ә син нигә монда, эшеңдә түгел? Әбүзәр. Синең нишләргә теләвеңне беләсем килә. Г ы й н и я т кисәктән әйбер белән суга Әбүзәр егыла. Трубканы алын кычкыра Г ы й н и я т. Диффузор!.. Остаг Тимофеевич, «Зыбак», * «зыбак». «зыбак»!!! (Гыйният чанга чумарга бара.) Әбүзәр торып аңар ябыша. Ике арпа; көрәш китә. Әбүзәр. Әй, халык, хыянәт, сакланыгыз, газ килә!... Ерактан шаулап газ килгәне ишетел; Шашкан кыяфәттә н е м е ц л а р йөгерм чыга. Г ы й н и я т. Качмагыз, барыбер котыла алмыйсыз!.. Әнә күрең без кабызган Ялкынлы ут, көч килә, Ул көч белән үлем сезгә, Иц мөкатдәс үч килә!.. сүнә.
61 
 
 
Икенче күренеш 
Шул ук шахта төзелеше. Пәрдә ачылганда сәхнәдә дөм караңгы, еракта оркестр белән уйналган матәм маршы ишетелә. Бераздан Шәйхи белән Остапның кар- малашып килгәне күренә, Шәйхи кулында шахтерлар лампасы. Остап кулында телефон аппараты. Остап. Шафеевич, син кайда??. Ш ә й х и. Биредә! Әйдә тизрәк. Остап. Күрмим, бернәрсә дә күрмим, точно. Шәйхи. Әллә синдә тавык күзе инде. Остап. Булыр да. Ике ел немец шулпасы эчтек бит. Тавык күзен ит ашамаудан була диләр. Көч тә, гайрәт тә бар икән үзебездә. Немецның мактаулы техникасын лепешкага әйләндерделәр, точно. Шәйхи. Без ниндидер бушлыкка килеп чыктык. Остап. Бу рудничный двор булырга кирәк, точно. Ш ә й х и. Әйе, менә электр будка. Остап. Менә крант, точно. Ул чан тирәсендәрәк булырга тиеш. Ш ә й х и. Тукта! Аяк астында нидер бар. Әйе, менә алар. Остап. Бусы кем? Шәйхи. Әбүзәр хаин. Остап. Димәк, Гыйнияткә чанга чумарга ул ирек бирмәгән. Ш ә й х и. Өскә хәбәр ит, төшсеннәр. Остап. Алло, алло, рудничный двор. Мәетне таптык. Прожекторлар белән төшегез. Шәйхи. Их, Гыйният, Гыйният! Бу көннәрне күрү сиңа насыйп булмады. Остап. Ничего, Шафеепч, бездә аның эше калды. Даны калды сагынып сөйләргә. 
Прожекторлар белән керәләр, сәхнә яктыра, х а л ы к жысла. Берәү. Юл бирегез, майор килә! 
X а л ы к ике якка аерыла. Ф о а т белән М а р т ы н о в һәм гаскәриләр керә. Остап. Фоат Гыйпиятовпч, менә ул. Ф о а т. Максим Савельевич, бу фаҗига нишләп болай булды соң? Ул үлемгә үзе теләп бардымы? Мартынов. Төрмәдән чыкканда чыннан да ул шундый теләктә иде. Немецлар белән бергә үзен дә һәлак итү уенда иде. Д4ин аңар андый адымны атларга ярамаганны, дошманнан үчне алып та, исән калырга мөмкинлеген өйрәттем. Ул минем тәкъдимгә күнде. 
Ярдәмгә Остап Тимофеевичны бирдек. Алар икәүләп эшкә керештеләр. Без аның исән сау калуы өчен таләп ителгән бөтен чараларны булдырган идек. Күрәсең, безнең ул планыбызны Әбүзәр каян сизеп алган да, аңар чанга чумарга ирек бирмәгән. Шулай итеп меңгә якын немец һәм хаиннәр, белән берлектә үзе дә һәлак булган. Ф о а т. Их, әткәй, әткәй! Күпме газап, авырлыклар күрдең син. Остап. Юл бирегез, анасы килә!.. 
Үзен мәгърур рәвештә тотып, вәкарь белән атлап Хәзинә керә. Гыйният янына тезләнә. Хәзинә. И, улым, улым... 
Андый яшерен, изге уең булгач, Ник соң аны миңа әйтмәдең?.. Мин бит сиңа каршы килмәс идем, Әрнетсә дә эшең ана йөрәген, 
Бирер идем сүзсез фатихамны Ачкан булсаң миңа теләгең. Юк шул... Тылсым чәчәкләрен төндә аткан Абагадай миннән яшердең, 
Яшердең дә Иң мөкатдәс изге үчебезне Тик бер .үзең эшкә ашырдың. Улым, Фоат! Л1ә, ал әманәтең, Изге санап аны сакладык. (Планнарны, чертежларны тапшы- ра).

Илгә булган тирән мәхәббәтне. Зур корбаннар биреп акладык. Сорыйм енныән шулар хөрмәтенә, Минем алда хәзер тез чүгеп, 
Сүзеңне биреп, бәбкәм, үч алырга Данга чумган байрагың үбеп. 
Фоат. 
Һәлак булган атам һәм анамның Үлемнәре белән ант нтәм: Күргән вәхшәтнең, сөргән дәһшәтнең, 
Үчен алырга тагын мин китәм. Мәсхәрәләп хур ителгән халкым! Исмең белән бүген ант итәм: Тапталган намус, аккан каннарның Үчен алырга тагын мин китәм. 
Бик күп кайгы, хәсрәт күргән илем! Туфрагыңны үбеп ант итәм: Таланган зиннәтең, янган кыйммәтең, Үчен алырга тагын мин китәм. 
Гыйниятне носилкага салып, күтәрез китәләр. Музыка көчәйгәннән-көчәя бара