Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЧӘЧӘКЛЕ ЯУЛЫК


 — Чү! Оркестр... Оркестр уйный бит! — диде Рөстәм, үз колакларына үзе ышанмыйча. Ул, алга атларга базмагансыман, барган җирендә кинәт туктады да, Дон суы буендагы әрәмәле таулар итәгеннән килгән4 оркестр тавышын тыңлый башлады. Шат, күҢелле һәм дәртле авазлар су буйлатып. китеп яңгырыйлар иде. Зәңгәр офыкны алтын тасмаларга бизәп, яшел урман артыннан, ут шарыдай, кояш күтәрелеп килә. Аның кыек, алсу нурлары бодай кырларына һәм бу кырларны кисеп аккан Дон елгасы буендагы тау битләренә; сибелгәннәр. — Әйе, оркестр уйный, — дип кабатлап куйды Рөстәм, ләкин күңеле моңа ышанып җитми иде әле. Рөстәм, балкып торган көләч йөзен, сиздерер-сиздермәс кенә исеп киткән җылы, йомшак җилгә куеп, тынсыз калган килеш, оркестр тавышын тыңлап тордыторды да, кырлар буена сузылган таш юл өстеннән тагын алга атлады. Ул барган җирендә, әле нәфис буйлы саргылт камылларда иелеп үскән симез башакларга, әле алсу кояш нурларына манчылган кызгылт тау битләренә, әле хәтфәсыман ямь- яшел чирәм белән капланган юл буйларына сокланыпсокланып карый да: — Бу безнең совхоз җирләреме, оллә түгелме? — дип, үз-үзе белән иде. Рөстәм үзенең кечкенәдән таныш булган туган җирләрен таный да, танымый да иде. Дөрес, бер караганда монда аңа бар да таныш кебек: әнә далкып торган Курган, әнә Дон суы. Ә икенче караганда бар да яңа, бар да үзгә. — Монда бит көл иде! — дип куя ул, — шул матурлыклар көлдән туганмы әллә? Рөстәмнең бу җирләргә аяк басмаганына өч елдан артык вакыт үтеп киткән иде инде. Моннан соңгы мәртәбә ул немецларны көнбатышка куып барышлый, үзе хезмәт иткән тупчылар полкы белән бергә, 1943 елда үткән иде. Ул вакыт Рөстәм, үзенең армиягә алынып, фронтка киткән чагында, бер ялгызы калган сөекле әнкәсен күреп чыгу нияте белән, командирыннан бер көнгә рөхсәт сорап алды да, аркасына чәй, шикәр һәм консервалар тутырылган әйбер капчыгын асып, сугыш утында көйгән ятим далалар, рәхимсез снарядлар астында актарылган киң авызлы үлек чокырлар, исәбе-хисабы булмаган окоплар аша, аяк астындагы тирән пычракка бата-чума, Дон елгасы буена урнашкан «Заря» совхозына китте. Юл буйларында аңа яндырылган танклар, бозылып эштән чыккан автомашиналар, көпшәләрен һавага сузып, бер тәгәрмәчләренә янтайган туплар очрадылар. Авыллар, хуторлар яндырылган иде. Ләкин Рөстәм үзенең күңелендә якты бер өмет саклый
Әбрар Шамин 
70 
 
 
иде. Аның туган совхозы сугышка кадәргечә үк, җыйнак бер шәһәрсы- ман гөрләп тора торгандыр. Сугышның дәһшәтле җиле аңа тимәгәндер, читләтеп үткәндер шикелле. Ул шундый күңелле совхозның җимерелүен һич ничек тә күз алдына китерә алмый иде. Бу мөмкин булмаган бер хәл булып тоела иде аңа. Аның әнисе дә, һичшиксез, исәндер. Ул, чәчәкле яулыгын төзәтә-төзәтә, аңа каршы чыгар. Уйчан күзләрен шатлык яше белән тутырып, күкрәгемә ташланыр да: — Ийй балам... сине күрәсе көнем дә бар икән, бөтенләйгә кайттыңмы? — дияр. Әнкәсенең шатлы-* гын уртаклашырга тирә-күрше хатыннары йөгереп керерләр. Бергә үскән таныш кызлар җыелыр... Менә чшундый дәртле өметләр утында янып барган Рөстәмнең «Заря» совхозына килеп җиткәч, бер эсселәнеп, бер суыкланып торган тәне, кинәт ниндидер гадәттән тыш авырлык сизде, кайнар йөрәге, ук тигәнсыман, котчыккыч' сызланып кысылды, каш-күзләре җимерелде. Сугышка чаклы бөтен Дон буенда дан тоткан «Заря» совхозында, бер генә җан иясе дә күренми: кайчандыр, Рөстәмнең бала чагында укып йөргән зур мәктәп бинасы нигезенә чаклы ишелеп төшеп, ватык кирпеч өеменә әйләнгән, һәр кичә диярлек кино-театр карарга, концерт тыңларга, шахмат, шашка. биллиард уйнарга, китап, газета укырга җыелган халык белән гөрләп торган клубның бер генә чаты утырып калган. Зәңгәр күзле, зифа буйлы, матур Зоя белән, кайчандыр киләчәккә ак юллар сызып йөргән ял бакчасының гүзәл агачлары, алсу чәчәкләре генә түгел, әйләнәсендәге яшел коймасының бер генә баганасы да калмаган. Кайчандыр кояшлы киң урамнар буенча тезелеп киткән дүрт-биш бүлмәле, күгелҗем матур өйләр урынында, түбәсез, тәрәзәсез, кара тузанга канланган җимерек стеналардан башка берни дә күренми. Сугышка чаклы булган мондагы гүзәллекләрнең бары да көйгән, бары да ватык кирпечкә, кара күмергә әйләнгән, аларның барын да немец фашистлары тупка тотып, ут төртеп яндырганнар иде. Әнә шундый кызганыч хәлгә калган күренешләр арасыннан, Рөстәм үзенең туып-үскән өе урынын көчкә тапты да, анда кайчандыр бакча капкасы төбендә яткан һәм ничектер хәзер дә үз урынында сакланып калган таныш акташ өстенә 
утырып,- ачыдан-ачы, тирән- нән-тпрән уйларга батты. Рөстәмнең шахтер атасы Мәҗиг ага, гражданнар сугышында алган үпкә авыруы җир астында эшләргә ирек бирмәгәч, моннан күп еллар элек шахтадан «Заря» совхозына күчеп килгән иде. Аның бу каты авыруы совхоз һавасында да җиңеләймәде. Совхозга күчеп килүенә бер ел тулартулмастан Мәҗит ага үлеп китте. Семьяда бердәнбер бала булган Рөстәм, атасыннан бер яшь тулар- тулмас кына калып, тырыш әнкәсенең җылы канаты астында, «Заря» совхозында үсте һәм 19 яшь тулганда Ростов шәһәрендә авыл хуҗалыгы техникумын бетереп чыкты. Рөстәм, техникумны бетергәннән соң да шул «Заря» совхозына кайтып, анда участка агроно- номы булып эшли башлаган иде һәм аның фикере — киләчәктә авыл хуҗалыгы институтын бетереп чыгу иде. Ләкин 'булмады. Немец илбасарлары Ватанга басып кергән көннең иртәгесен үк аңа фронтка китәргә туры килде... Рөстәм акташ өстенә бик озак утырып торды. Аның янына берәү дә килмәде. Ә ул һаман көтте? Чәчәкле яулыгын бөркәнгән газиз әнкәсе килеп чыгар төсле тоелды. Менә ул башын күтәрде һәм аның күзләре элек кавын-карбыз үсеп торган бакча буендагы снаряд чокырына текәлделәр^ Анда, мамыклары тузып чыккан ниндидер иске, кара бишмәт җине ята иде. Бу Рөстәмгә бик таныш, таныш кына да түгел — изге, бер 
Чәчәкле яулык 
71 
 
 
карау белән йөрәккә ут сала торган җиң иде. — Әнкәем! Әнкәемнең кулы! — дип кычкырды Рөстәм һәм җиң өстенә ук тизлеге белән ташланды, йөрәге, чыгып төшәрдәй булып, тибәргә тотынды, тәне, бизгәк тот- кансыман, дер-дер калтырый баш- .лады. Йөзенә үлек төсе керде. — Әнкәем!—дип кабатлады Рөстәм, әнкәсенең бишмәт җиңен күкрәгенә кысып. Рөстәм, чокыр буенда табылган бу иске бишмәт җиңен, калтыранган куллары белән берничә мәртәбә әйләндфәәйләидерә карагач, .анда анасының кулы юклыгын белсә дә һаман да тынычлана алмый, «һич булмаганда әнкәмнең берәр сөяген таба алмаммы» дип, чокырны җентекләп карый башлады. Чокырның бер кырыенда, туфраклар арасыннан күзгә күренер- күренмәс кенә булып, ниндидер бер сандык чите чыгып тора иде. Рөстәм аның янына, нидәндер шиклән- гәнсымак, акрын гына, саклык белән генә килде дә, һәрвакыт үз янында йөрткән үткер хәнҗәрен алып, җирне казый башлады һәм берничә минуттан соң сандыкны ачты. Шактый зур бу сандыкның эче, Рөстәмнең үзе һәм әнкәсенең кайбер киелгән киемнәре һәм бик таныш савытсабалар белән тулган булып, алар арасында Фатыйма җиңгинең — аның әнкәсенең — бәйрәмнәрдә генә бөркәнә торган чәчәкле яулыгы да бао иде. Бу яулык турында Фатыйма җиңги, улы Рөстәмгә: — Атаң истәлеге бу, синең туу шатлыгың өчен алып биргән иде, — дип сөйли торган иде. Рөстәм, нидер әйтергә теләгәнсы- мак, калтыранган иреннәре белән чә-' чәкле яулыкны үпте дә, бераз уйланып торганнан соң, эченнән’ генә: — Немецлардан яшергән булган, мескен, — диде һәм хәсрәттән түгел, ачы гарьләнүдән яшь белән чыланган күзләрен көнбатыш ягына текәп, — Эх... сез! Безнең бәхетле тормышыбызны бозучы, фашистлар! Ватаныбызга ут төртүче котырган этләр! — дип кычкырды. Бу тавыш шундый көчле, шундый гайрәтле иде ки, тирә-якны урап алган тынлык тетрәгәндәй булды. Рөстәм, сандыкны яңадан җиргә күмде 
дә, үзенең полкына кайтып китте. Таш юл өстенә чыккач, Яна Покровка авылы ягыннан ниндидер бер җәяүлеиең килгәнен күрде. Килүченең әүвәл, тау артыннан башы гына күренә иде, аннан соң гәүдәсе күренде, аннан соң аякларына чаклы күренә башлады. Берничә минуттан соң Рөстәм, килүче белән күзгә-күз очрашып, аптыраган тавыш белән: — Дядя Петрович! Бу синме? Кайда . болай таркалып беттегез? Совхозда берәүне дә таба алмадым, — диде. Картның өстендә гади крестьян киеме, сакалы ап-ак. Ул «Заря» совхозының күптәнге эшчесе, Рөстәмгә бик таныш булган ... Николай Петрович Иващенко иде. — Рөстәм! Син исәнмени, орлик! — диде карт һәм җитенсы- ман кашлары астыннан кече лейтенант Рөстәм Мәҗитовка җентекләп. карады. — Без таркалмадык, орлик, киресенчә, партизан отрядына оештык! — дип өстәп куйды. — Ә минем әнкәй?.. Ул исәнме? Карт аның әнисенең исәнлеген әйтте, ләкин адресын белми иде. Рөстәм аңа үз адресын биреп калдырды... Менә шулай Рөстәм матур «Заря» ның кара күмергә, соры көлгә әверелеп калуын күреп киткән иде. Шуннан соң ул бик озын походлар үтте, күп сугышларда катнашты. Аның үче рәхимсез иде. Ләкин йөрәк әрнүе басылмады. «Заря» инде яңадан һпчкайчан әүвәлге кебек соклангыч булмас, аның урамнары әвәлгедәй гөрләмәс, яшьләрнең шат җырЛары 'һпчкайчан кабатланмас кебек тоела иде аңа. Күпмедер вакыттан соң Рөстәм 
Әбрар Шамин 
 
 әнисеннән хат та алды. У<п совхозның торгызыла башлавы турында язган иде. Ләкин егет өчен моны күз алдына китерүе бик кыен иде. Ул теге вакытта совхозның җимерек хәлгә төшүен күз алдына китерә алмаган кебек, хәзер аның көлдән калкып чыгуын да күз алдына китерә алмый иде. «Заря»ны яңадан әвәлге кебек итәр өчен бик күп еллар кирәк булыр, анда бит таш өстендә таш калмаган иде дип уйлый иде ул. Ә менә хәзер, өч елдан соң, ул яңадан совхозына кайта. «Заря» совхозыннан музыка тавышы яңгырый. Ул көчәйгәннәнкөчәя бара. Аннары күңелгә ягымлы, моңлы авазын түбәнәйтә төшеп, кинәт бию көенә күчә. Бер төркем кызлар тавышка кушылалар: Калинка, малинка моя. Б саду ягодка малинка моя. Күңелгә татлы дәрт кабыза торган бу көй ишетелгәч тирә-як шундый күңелле, шундый матур булып китте ки, шул матурлыкка рәхәтләнгән Рөстәм, үзенең «Заря», совхозына килеп җиткәнен тоймый да калды. Сугыш елларында янып, кара күмер, ватык кирпеч өеменә әйләнгән совхоз танымаслык булып, яңадан бәхет учагына, яңадан бөек хезмәт кайнаган кырлар тәхетенә әйләнгән иде. Совхозның бирге башына, аерым бер хуторсымак итеп, ат, арба, азык, машина сарайлары корылган. Алардан бер читтәрәк, сабан, тырма һәм башка җир сөрү кораллары белән тулган ремонт мастерскойлары салынган. Совхозга кергәч тә урамның уң ягына, зур-зур тәрәзәләрен кояшка каратып, алты почмаклы, мәктәп бинасы эшләнгән. Мәктәп белән беррәттән, күбрәк Украинада очрый торган ысул белән, ике катлы итеп, культура йорты салынган. Бу йорт белән бергә тоташтырып, ал, зәңгәр, күк чәчәкләргә, куп тармаклы, яшел яфраклы, яшь агачларга күмелгән ял бакчасы үрчстелгән иде. Рөстәм, үз күзләренә үзе ышанырга белмәгән төсле, совхоз биналарына текәлеп килгән килеш, үзенең тирәягыннан үтеп киткән кешеләрне дә сизми иде. Нәкъ шул вакыт сары чәчле, ачык йөзле, ун яшьләрендәге бер малай, Рөстәм алдына чабып чыкты да, уң кулын хәрби кешеләр шикелле чигәсенә куеп, — Сез кая барасыз, иптәш старший лейтенант, — диде. Бу малайның кыланышын күреп, Рөстәм көлеп җибәрде һәм малайның башыннан сыйпады да, ачык йөзенә җитдилек бирергә тырышып, — Мин бер кая да бармыйм, бирегә кайттым. Менә нәрсә, егет: син монда минем әнкәм — Мәҗи- това Фатыйманың кайда торганын белмисеңме? — диде. — Нигә белмәскә! Бригадир тетя Фаяны кем белми аны? Әнә! — диде малай, кулы белән урамның аргы башына күрсәтеп, — бездә бүген бәйрәм — халык беренче көн уракка чыга. Тетя Фая да шунда. Мин аны хәзер чакырам, — дпп өстәде дә, күтәрелеп халык янына йөгерде. Урамның аргы башы ирләр, хатынкызлар, карт-карчык һәм бала- чагалар белән тулган булып, анда кырга чыгарга әзерләнгән трактор һәм комбайннар шаулый, күңелле көйгә оркестр уйный һәм' аңа кушылып, кызлар-егетләр җырлый иде: Вышел в степь донецкую, Парень молодой... Әлеге малайның күздән югалуы белән, карт Иващенко һәм башка бик таныш кешеләр арасыннан, Рөстәм үз әнкәсеңең, башындагы чәчәкле яулыгын төзәтәтөзәтә, чабып чыкканын күрде. Рөстәм шатлыгыннан адымнарын ешайта төшеп, әнкәсе килгән якка карап елмайды да: — Әнкәем! Яулыгы да сакланган, бәгырькәемнең, — диде. Фатыйма җиңги гәүдәсен аз гына алга ташлап, урамның аргы башыннан бар хәле белән ашыгып килә һәм аның башындагы чәчәкле яулыгының аллы-гөлле бизәкләре, гүя, бөтен урамны тутыралар иде. 1917 ел, Сочи