Логотип Казан Утлары
Публицистика

БИРЕДӘ ЧЫН БЕЛГЕЧЛӘР ҮСӘ


 Көннәр һаман озыная баралар. Иртәнге алтынчыда ук инде Чистай урамнарына зәңгәр яктылык йөгерә. Тәрәзәләрдә күптән инде утлар кабынган. Ә буш урам- " нар буйлап, кар «ашый-ашый», нечкә «март җиле сызгырып йөри. Иптәшем сәгатенә карый. — Тиздән сигнал булачак. Йөзләрчә яшьләр урыннарыннан сикереп торачаклар һәм яңа көч, яңа дәрт белән хезмәткә, укырга керешәчәкләр, — ди. Бу сүзләрне минем белән янәшә баручы, һөнәр мәктәбе директорының политик эшләр буенча урынбасары иптәш Федоровский сөйли. Аннары без берникадәр вакыт сөйләшмичә барабыз, көчле язгы җил, кар- шыдан өреп, сулышны кисә. Тын- * рак чакта борылгач кына^ иптәш Федоровский сүзен дәвам иттерә: — Иртәдән кичкә кадәр без, тәрбиячеләр, үзебезнең укучыларыбыз белән бергә булабыз. Беләсезме, нигәдер һәрвакыт алар янында буласы килә, күңел тарта... «Күңел тарта...» дип кабатлыйм мин эчемнән. Яшьләрне өзелеп яраткан, аларның язмышлары турында чын йөрәктән кайгырткан, алар өчен чынчыилап борчылган кешеләр генә шулай дип әйтә алалар бит! Без мәктәп торак йортының коридорына керәбез — пик бер генә Хәрәкәт булсын, ник шылт иткән 7авыш ишетелсен. . Вакыт! — диде Федоровский, ^ның сүзен раслагандай, коридор- 51Ың арГЬ1 башыннан сигнал яңгырый. Бүлмәләр күз ачып йомганчы җанланалар, ә берничә минуттан шат, күңелле, туптай түгәрәк яшь үсмерләр инде иртәнге гимнастикага йөгерәләр. Чистай һөнәр мәктәбе укучылары физкультура* һәм спорт өчен янып торалар. Алар үзләрен иртәнге гимнастикада гына түгел, хәрбиләштерелгән походларда, үз мәктәпләренең даны өчен ярышларда да чыныктыралар. Үткән ел аларның физкультурниклар коллективы, Татарстан республикасы хезмәт резервларының беренчелеге өчен баргаң спорт ярышларында, беренче урынны алган иде. Быел да сынатырга исәпләре юк. Коридорлар буйлап йөгергән бу яшь малайларга һәм кызларга карыйсың да, ихтыярсыз рәвештә: «монда белгечләр генә дә түгел, ә никадәр җитез футболистлар да, никадәр җиңел атлетлар, йөгерүчеләр дә үсә, никадәр көчле һәм таза яшьләр үсә!» дип сокланасың. ❖ Ф * Иртәнге гимнастика, койкаларны рәтләү һәм туалет тәмам. Яшь малайлар һәм яшь кызлар, тигез сафларга тезелеп, училищега атлыйлар. Яз җиле аларның йөзләренә бәрә һәм болан да очкынлы күзләрен тагын да очкынландыра төшә. Күңелле, шат җыр яңгырый. Ул еракларга китә һәм кайдадыр Кама артларында югала. Коломналар бер-бер • артлы киң ишек алдына керәләр һәм биредә дүрт почмак, булып тезеләләр. Уртага , группа старостасы Пронин
Д. Хоботов 
78 
 
 
чыгып, училище директоры иптәш Захаровка рапорт бирә: — Группада 27 кеше. Барысы да биредә! Пронин артыннан бүтән старосталар чыгалар һәм шулай ук көр, шат тавыш белән рапорт биреп китәләр. Иртәнге аш. Ишек алды яңадан бушап кала. Тик җил генә телефон чыбыкларын чыңлата һәм ашханә, өйрәнү мастерскойларына, уң якта торган һөнәр мәктәбе бинасына. сул яктагы1 затон тирәләренә барып айкала, затонга кышлар өчен туктаган пароходларның морҗаларына кереп 'сы'згыра'. 
:=: * * Без класслаода. өйрәнү мастерскойларында булдык һәм һәр җирдә яшьләрнең зур дәрт һәм тырышлык белән хезмәткә өйрәнүләрен күрдек. Монда елга флоты өчен кирәкле квалификацияле дрлар — металлистлар, универсал- токарьлар, күзнецлар, слесарьлар, литейщиклар, котелыциклар, судно машинистлары, судно мотористлары хәзерләнәләр. Алты ел эчендә Чистай һөнәр мәктәбе югары квалификацияле 1.400 эшче хәзерләгән. Шул ук вакыт эчендә ул дәүләткә бер миллион сумлык төрле әйберләр эшләп биргән. Укучылар үзләренең мәктәпләрен бик яраталар. Аның турындагы мәгълүматларны, энҗе бөртекләрен җыйган кебек, бөртекләп җыялар. Менә дәрес беткәнен белдереп звонок шалтырый. Барысы да класслардан чыгалар. Коридорда үзара күңелле сөйләшүләр башлана. — Бездә укыган Волковны дисенме? Нигә белмәскә! Механикның беренче ярдәмчесе ул. — «Жемчужина» пароходында! — Ишеттегезме әле, Семенова, Жбанова һәм Калинина училищега хат җибәргәннәр бит. — Нәрсә язалар? — Ленинградтагы иң зур заводта эшлиләр, яшьләр бригадаларына җитәкчелек итәләр! — Без дә сынатмыйбыз. Без бер елда ике еллык норманы төгәлләдек.- — Безнең училище яхшылар исәбендә! — «Яхшы» — аз, «отлично» булсын. Шуннан горурлансаң да ярый. Звонок. Группалар практикага китәләр. 
Слесарьлар мастерскоенда эш кайный. Барлык өйрәнчекләр тырышып эшлиләр, алар заказны вакытыннан алда хәзерләп бирү өчен көрәшәләр. Тик бер генә малай нигәдер эшләми. Без аның янына киләбез. Аның «эше бармый» икән. Шуңа ул бик борчыла, күзләре моңсу карыйлар. Тәрбияче иптәш Белов . аның белән сөйләшә башлый. — Башны салындыру яхшы эш түгел ул. Башны салындырырга ярамый. Минем үземнең дә элек эшем көйләмәгән чаклар була торган иде. Югалып калырга ярамый: бер тапкыр хата эшләдеңме — ул инде синең өчен тәҗрибә. Икенче тапкыр андый хатаны кабатламыйсың. . Белов малайга ничек эшләргә кирәк икәнен күрсәтеп бирә. Теге бераздан аның тәҗрибәсен үзләштереп, үз эшен уңышлы гына башкара башлый. хЧастерскойларда производство культурасы бик яхшы куелган. Тәр- биячемастерлар аеруча инициатива һәм’ эшлеклелек күрсәтәләр. Алар, эш урынында үрнәк чисталык таләп иткән кебек, укучылардан форманы йөртүне дә нык таләп итәләр. — Билгеле, — ди директор иптәш Захаров, — шушындый культуралы обстановка укучыга, производство эшенең һәм сан, һәм сыйфат ягыннан уңай үтәлүенә бик яхшы йогынты ясый. Безнең укучыларыбыз заводларга, пароходларга килгәч, һичшиксез, производство культурасы өчен алдынгы көрәшчеләр булырлар. Беренче ел өйрәнүчеләр слесарь- монтаж инструментлары, кыс
79 
 
 
Биредә чын белгечләр үсә кычлар, кул тискилары, борау пат-, ромнары һәм башка бик күп нәрсәләр эшлиләр. Икенче ел укучылар судно машиналарының, детальләренә ремонт ясыйлар, машиналарны җыю буенча төрле эшләр башкаралар. Бу эшләргә алар биредә, Чистайдагы суднолар ремонтлау заводы базасындагы училищеда өйрәнәләр, монда тиешле күнегүләр алалар. Яшүсмер малайлар һәм яшүсмер кызлар . үзләренең, мастерскойларында гына хезмәт батырлыклары күрсәтеп калмыйлар. Үткән елда литейщиклар ' һәм котельщиклар группалары суднолар ремонты заводы өчен дәүләт заказын 30 мең сумнан артыгракка үтәделәр. Училищега водопровод кертергә кирәк була — аны да укучылар үзләре кертә һәм башка бик күп эшләр эшлиләр. 
Мәктәптә теоретик һәм практик заиятиеләр тәмам булгач, махсус кабинетларда — металл технологиясе, судно механикасы, физика, черчение кабинетларында бүтән, яңа тормыш башлана. Бүлмәләрдә тын. Үсмерләр ты- рышатырыша үзләренең белемнәрен ’күтәрәләр. Менә укучы Мартынов белән Николашкин рудаларның, металлармы ң, эретмәләрнең үрнәкләрен тикшерәләр. Яхшы мастерның, күзләре һәм бармаклары бер карауда, бер тотуда тимерне «тоярга» тиешләр. Ләкин моңа зур тәҗрибә аркасында гына ирешергә мөмкин. Өйрәнүчеләр, үзләренең бу өлкәдәге белемнәрен сынаганнан соң, төрле металларны эшкәртү өчен кулланыла торган станокларның һәм машиналарның модельләре белән таныша башлыйлар. Судно механикасы мастерскоенда Рогуляев, Бакланов эчке яну белән эшли торган двигатель турындагы китапны укып утыралар. Аниа'ры, укытучы янына килеп, укыганнары турында сөйлиләр. Буталалар, аерым детальләрнең эшләрен конкрет рәвештә күз алдына, китерә алмыйлар. — Машиналарның модельләре ‘ янына барыйк! — ди укытучы. Барысы да шунда киләләр. Укытучы аларга частьларның үзара бәйләнешләре турында сөйли, практик рәвештә шуларны күрсәтеп бирә. Балалар өчен элек томанлы, [’кызыксыз күренгән тема җанлана, кызык’ булып 
китә. Алар төшенәләр. — Дәрес вакытында укытучы никадәр генә яхшы һәм тулы сөйләмәсен, — ди завуч иптәш Спирин, — укучылар аны никадәр әһәмият биреп- тыңламасыннар, әгәр дә аларның укуын практика белән ныгытмаганда, аларның белемнәре һәрвакыт өстән-өстән генә булачак. Безнең махсус кабинетларыбыз укучыларга дәресләрне һәрьяклап өйрәнергә мөмкинлек бирәләр. 5 нче номерлы Чистай һөнәр мәктәбенең укытучылары үзләренең укучылары арасында зур авторитет белән файдаланалар. Укучылар алардан һәрвакыт киңәш алып торалар. Менә кемдер кабинетның ишеген кага. — Керегез, керегез, — ди иптәш Федоровский. Яшүсмер малай, кы- яркыймас кына, өстәл янына килеп баса. Ул озын буйлы, ачык йөзле. Чәчләре артка таралганнар. Күзләре эчке дулкынлануын белдереп ялтырыйлар. — Мин һөнәр мәктәбенә укырга килдем. х — Бик яхшы эшләгәнсең. — Укырга булдым... — Ышанам, ышанам... Директор урынбасарының шулай йомшак сөйләшүенә яшүсмер аптырый төшеп кала. Ул биредә аның белән сөйләшеп тә тормаслар дип унлаган. Иптәш Федоровский малайның. күңеленә илтә торган юлны тиз таба белә. — Менә шул хатны укып кара. Ул сиңа бик күп нәрсә сөйләр, — ди. Малай хатны алып укын. «5 нче номерлы һөнәр мәктәбендәге укытучы һәм укучы иптәш- 
Д. Хоботов 
 
 лор*. Сезгә «Волга» пароходыннан кайнар сәлам җибәрәбез. Сездән күптән түгел генә аерылган булсак та, безгә инде ун ел үткән кебек тоела. Мәктәпне сагынабыз. Ярын, берни түгел, болары була торган хәлләр. Без инде хәзер үз алдыбызга эшлибез. Вахтада торабыз, пар казаннарында һәм машиналарында берәр тоткарлык чыкса, юлда барышлый ук төзәтәбез. Нинди генә эш бирмәсеннәр — барысын булдырабыз... Эшегездә уңышлык телибез, иптәшләр! Сәлам белән Л. Максин, С. Борхин». 
Малай, хатны укый да, өстәл читенә куя. — Бездә мондый хатлар бик күп. хМенә син дә укый башла. Урам сиңа нәрсә бпрсен? Яшьлек елларыңны әрәм итәрсең. Ялкаулыкка өйрәнеп китүең дә мөмкин. Ул чагында сине иптәшләрең дә яратмас. Күптән түгел без тагын 40 кешене мәктәпкә алдык. Алар инде тырышып эшлиләр, чөнки алар Ватанга файдалы кеше булырга телиләр. Бераз тынлык. Аннары малай ашыгаашыга: — Мин моны аңлыйм, — ди.' — Аңласаң бик яхшы. Үз тормышыңның кадерен белергә кирәк. Син Ьһ Островскийның «Корыч ничек чыныкты» китабын укыганың бармы? — Юк. — Мә, укы. Анда тормыш турында бик яхшы әйтелгән. * * * 
Ял сәгатьләрендә училищеда аеруча күңелле. Хәрби спорт залында малайлар һәм кызлар турникта күнегүләр алалар, икенче урында винтовка, пулемет өйрәнәләр. Өченче залда үзешчәнлек1 коллективы концерт хәзерли. Дүртенче бүлмәдә училищеның «художниклары» төрле рәсемнәр, плакатлар ясыйлар. Көтепханәдә кеше йүп. Анда 7 мең китап бар. Нинди күңелле, яхшы китаплар! Аларны ничек укымый калырга мөмкин булсын. Клуб кичләрен беркайчан да буш калмый. Анда я лекцияләр, докладлар, укучыларның конференцияләре, я атааналар җыелышы, я укучылар җыелышы була. 
!•: tf: tj: Тышта кич инде. Көндез йомшап торган аяк асты тагын катырган. Без һөнәр мәктәбенең торак йортына таба атлыйбыз. Ун туларга биш минут калып килә. Утны сүндерергә һәм йокларга 'ятарга вакыт инде. Ләкин отбой алдындагы соңгы сәгатьләр һәрвакыт кызыклы булалар бит. Ә бүген аеруча. Әле яңарак кьща укучылар «Ант» исемле кинокартинаны карап кайтканнар. Бу гүзәл фильм аларга бик ошаган. Алар Сталин турында, Ленин турында сөйлиләр... Сокланып, яратып сөйлиләр. Отбой. Тынлык. — Тыныч төн, — дибез без һәм, тавыштын чыгармаска тырышып, торак йорттан китәбез. Д