Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең календарь

А. И. ГЕРЦЕН Тууына 135 ел
 Александр Иванович Герцен мәшһүр язучы-публицист буларак та, ялкынлы революционер һәм фикер иясе буларак та, рус әдәбияты тарихында күренекле урын тота. Герцен 1812 елда Москвада туа, Москва университетында укый һәм яшьтән үк азатлык өчен көрәш мәйданына ташлана. Огарев белән очрашуы, аларның фикер берлеге һәм, ниһаять, «Воробьев таулары»- нда бирелгән ант белән беркетелгән дуслыклары Герцен өчен гаять зур роль уйный. Герценны берничә тапкыр сөргенгә куалар, ләкин аның рухын сындыра алмыйлар. Сөргеннән кайткач, ул Белинский белән очраша һәм үзенең көрәшен тагын да ялкынланыбрак дәвам, иттерә. Герценның әдәби эше 40 нчы елларда башлана. Ул беллетристик, фәлсәфипублицистик характердагы әсәрләр яза һәм үзенең әсәрләрен «Искәндәр» имзасы белән бастыра башлый. Әдәби әсәрләре арасында иң мөһимнәре — «Бер яшь кешенең язмалары» (1838—40), «Карак — саескан» (1846), «Доктор Крупов» (1846), «Кем гаепле?» (1842—1847). «Кем гаепле?» романы Герценның иң яхшы әсәрләреннән берсе. Биредә ул иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең иң үткен мәсьәләләрен бөтен тирәнлеге белән куя (крепостной право, тәрбия системасы, шәхес, хезмәт, гаилә, никах, хатынкызның хокуксызлыгы һ. б. мәсьәләләр). Герцен үзенең сорауларын куеп кына калмый, ул аларга җавап та бирә. Бельтов; Любанька, Круци-1 8. ис. ә . •№ 4. . й ферскийлар (романның геройлары) гаепле түгел, ә аларны газап чигәргә мәҗбүр иткән социаль шартлар гаепле икәнен әйтә. 1847 нче елда Герцен чит илгә китә, һәм гомеренең ахырынача шунда кала. Чит илләрдә ул үзенең «Франциядән һәм Италиядән хатлар», «Россиядә революцион идеяләрнең үсүе», «Теге як ярдан», дигән мәкаләләрен яза. 1855 елдан башлап 1869 елга кадәр «Полярная звезда» исемле журнал чыгара. Бу журналның тышына җәзалап үтерелгән биш декабристның рәсеме, төшерелгән була. 1857 нче елдан 1867 нче елга кадәр, ул, Огарев белән берлектә, «Колокол» газетасы чыгара. Бу газета рус халкы күргән газаплар турында ун ел буе өзлексез язып килә һәм беренче тапкыр массаларны самодержавиегә каршы көрәшкә чакыра. Герценның әдәби мирасы гаять зур. Аның «Үткәндәгеләр һәм уйлар» («Былое и думы») дигән мемуарлары XIX нчы гасырның' өченче чирегендә Россия һәм Европа тормышының тарихи һәм художестволы документы булып тора. Бу мемуарлар рус әдәбиятында гына түгел, бөтен дөнья әдәбияты тарихында тиңдәшсез әсәр булып торалар. «Мин яшь үсмер чагымнан бирле, — ди Герцен үзе турында, — үземнең тормышымны аңарга (Россиягә) бирдем, яшьлегемдә кулымнан килгән кадәр аның өчен эшләдем һәм, егерме ел буена чит илләрдә йөреп, шул ук эшемне дәвам 
Әдәби календарь 
114 
 
 
иттердем. Николай Россиясе турында беркем дә сүгенмичә сүз әйтә алмаган чорда да мин көнбатышта Россия турында уңай фикер тараттым. Минем яшьлегем белән, бөтен тормышым белән идарә итүче фикерем — руслар турында пропаганда булды. ... Рус халкы безнең өчен Ватанга караганда да кадерлерәк.. Без аңарда яңа дәүләт строе үсәчәк җирлекне күрәбез». Б. И. Ленин' Герцен белән гаять кызыксына һәм аның турында бик күп мәкаләләрендә язып китә. «40 нчы елларда 
Россиянең үзендә революцион халыкны күреп ала алмавы, ди В. И. Ленин, Герцеиның гаебе түгел, ә бәласе. Ә 60 нчы елларда ул революцион халыкны күргәч, бер дә курыкмыйча, революцион демократия ягына, либерализмга каршы басты. Ул либераль буржуазиянең алпавытлар патшасы белән килешүе өчен түгел, ә халыкның царизм өстеннән җиңүе өчен көрәште. Ул революция байрагын күтәрде.» Герцен 1870 нче елда үлде.
 
Г. И. УСПЕНСКИЙ Үлүенә 45 ел.
 XIX ычы йөзнең соңгы чирегендәге рус язучылары арасында тормышны иң тирәнтен күзәтүче булган атаклы язучы Глеб Иванович Успенскпйның үлүенә быел апрель аенда 45 ел тулды. Глеб Иванович Успенский 1843 нче елда Тула шәһәрендә туа. Башта Чернигов гимназиясендә, аннары Петербург һәм Москва университетларында укый. Әдәбият мәйданына ул үткән йөзнең 60 нчы елларында, Чернышевский, Добролюбов һәм Некрасовлардан берникадәр соңрак аяк баса. Иҗатының башлангыч чорында Успенский күбрәк шәһәр вак буржуасы тормышы турында яза. Ләкин бу чорда ук язучыны көн-кү- реш картиналары түгел, ә зур шәһәрдәге социаль каршылыклар кызыксындыра. Мәсәлән, «Растеряево урачмы гадәтләре» (1866) очергында ул мещан гадәтләренең тупаслыгын, сәүдәгәрләрнең үзләренә бәйле булган кешеләрне коточкыч экс- илоатацияләүләрен күрсәтә. «Бөлү» (1869) очергында 1861 нче елгы реформаның көтелгән өметләрне акламавын ачып бирә, 70 нче елларда Успенский крестьяннар томышыннап алынган мәшһүр очеркларын язарга керешә. 1872 нче елда аның «Чек кнәгәсе» дигән очергы басылып чыга. Биредә автор, гаять зур художество көче белән, 1861 иче елгы реформадан соң крестьян массаларының бөлгенлеккә төшә баруларын, бу бөлгенлекнең сәбәбе — «азат итүнең» шартларыннан килеп чыкканлыгын әйтә. Шуннан соң ул бер-бер артлы, «Крестьян һәм крестьян хезмәте», «Җир власте», «Капитал власте» дигән һ. б. очеркларын яза. Аның бу очерклары 70 нче-80нче еллардагы рус авылын өйрәнү өчен гаять кыйммәтле материал булып саналалар. В. И. Ленин Успеиский- га югары бәя бирә һәм народникларга каршы көрәштә аның әсәрләреннән бик нык файдалана. Мәгълүм ки, яшь чагында Глеб Успенский үзе дә народниклык идеяләре белән янып, авылга «халык эченә» китә. Ләкин крестьян тормышын гаять тирән белүе, гаҗәеп көчле таланты аңа народниклар бөтен өметләрен баглаган крестьян общинасының таркалуын аңларга мөмкинлек бирә. Бу яктан аның «Җир власте» дигән очерклары аеруча характерлы. Успенский авыл тормышын реалистик рәвештә тасвирлавы белән народникларның зарарлы иллюзияләрен җимерергә булышты һәм чынбарлыкка аек һәм җитди карарга өйрәтте. «Мин тормышка шундый итеп 
Әдәби календарь 
 
 алга барырга кушар идем, — ди ул, — сишәмбе, дүшәмбегә караганда, яхшырак булсын иде, бүген явызлык, .кичәгегә караганда, кимрәк булсын иде, иртәгә кешеләр, бүгенгегә караганда, бср-берсенә шәфкатьлерәк булсын иде. — Минемчә менә ничек булырга тиеш». Успенский үзенең әсәрләрен чын күңелдән, халыкның авыр тормышы өчен әрни-әрни язды һәм халык эше өчен көрәшкә ярсып омтылды. Аның иҗаты үз заманы өчен гаять зур прогрессив әһәмияткә ия иде. Гл. Успенский 1902 нче елда үлде.
 В. А. ЖУКОВСКИЙ Үлүенә 95 ел Атаклы рус шагыйре Василий Андреевич Жуковский 1783 нче елда туа һәм Москва университеты пансионында тәрбияләнә. Үзенең беренче чын әдәби әсәре итеп ул «Авыл зыяраты» (1802) элегиясен саный. Ж у к о в с к и й н ы ң р о м а и тик иҗаты, өчен элегия, баллада’ жанрлары аеруча характерлы булып тора. Аның мәшһүр «Светлана» (1812) шигыре шулай ук баллада дип атала. Моннан тыш аның гаҗәп дәрәҗәдә матур язылган «Ундина», «Людмила» һәм башка бик күп балладаларын күрсәтергә мөмкин. Биредә ул авыз иҗатының әкият һәм җыр мотивларыннан бик нык файдалана. Рус шигъриятен үстерүдә, баетуда Василий Андреевич Җуковский- ның роле гаять зур. Шигырь осталыгына даһи Пушкин үзе аңардан өйрәнә һәдГ Җуковский шигырьләренең ләззәтлелегенә гаять югары бәя бирә. Жуковскийның шигырьләре үтә күренмәле гаҗәеп тукыма шикелле җиңелләр, нәфисләр. Алар ул вакыттагы классик стильдә язылган авыр шигырьләр арасында бөтенләй аерылып торалар. Жуковский, гаять көчле шагыйрь булу белән бергә, тиңдәшсез тәрҗемәче дә. Ул Шиллерның «Кубок», «Перчатка», «Церера шикаяте», «Поликратов балдагы» дигән .балладаларын, «Орлеан кызы» дигән ’ трагедиясен, Вальтер- Скотт, Гете шигырьләрен, Байрон- ның «Шильон тоткыны» поэмасын, Номерның «Илиада»сыннан бер өлешен һәм тулысынча «Одиссея»ны тәрҗемә итә. Бу тәрҗемә бүгенгәчә рус телендә Номер поэмасының бердәнбер тулы тәрҗемәсе булып тора. Моннан тыш ул Фирдәүсинең «Шаһ-Намә»сеннән бер өлешен тәрҗемә итә. В. А. Жуковский 1852 нче елда үлде.