Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАЛАЛАР ЯЗУЧЫСЫ ДӘРЖИЯ АППАКОВА ИЖАТЫ


 «Кышлакның иң читендә ялгыз бер өй торган. Бу өйдә, үзенең кечкенә кызы Хәлимә белән, Мәрьям дигән бер хатын яшәгән. Алар- ның ишек алларында, арык буенда. тезелешеп гөлчәчәк куаклары үскәннәр. Кечкенә Хәлимә чәчәкләрне бик ярата торган булган, иртәсен дә шунда, кичен дә шунда чуала икән ул. Хәлимә әлеге гөлләрнең кызыл яфракларын җыя икән дә, кояшта киптереп, шуннан чәй ясый икән. Әмма хуш исле була икән дә соң Хәлимәнең ул чәе. Әлеге куакларны бик кадерләгәннәр алар. Көз килсә, аларны камышлар белән төреп, салкын кыштан яшереп куя торган булганнар...» Дәрҗия Аппакованың «Гөлчәчәк белән сандугач» исемле әкияте әнә шулай, хезмәт сөюче ана белән кызны тасвирлау белән башланып китә. Анда безнең илдә намус эше, дан эше булып әверелгән хезмәт турында сөйләнә. Мәрьям белән Хәлимәнең намуслы хезмәте корыган агачка да ямь бирә, аңа да җан кертә. Хезмәтне, хезмәт тудырган ямьле бакчаны мактап, сандугач сайрый. Ул дөньяны, тормышны яратып сайрый. — «Әйе, әйе. Яшәү нинди рәхәт!» дип, сандугачка кушылып, кешеләр дә җырлап җибәрәләр. Әкият дәвам итә, язучы: «Бу кошның җыры шундый саф, шундый тәэсирле булган ки, аның җырын тыңлаганнан соң хәтта картаеп беткән ялгыз гөлчәчәк куагы да беленербеленмәс кенә булып тирбәлеп киткән, ул .тамырларына рәхимле дым йөгергәнен сизгән», ди. Д. Аппакованың бу әкияте аның балалар өчен . язган әкиятләренең иң матуры, иң эчтәлеклесе булып тора. Бу — хезмәткә мәдхия. Язучының «Дүрт әкият» исемле җыентыгына кергән калган өч әкияте дә балалар тәрбиясе өчен файдалы идеяләр белән сугарылганнар. Бу әкиятләр дә фантазиягә бай, балалар психологиясенә ятышлы, кызыклы сюжетка корылганнар. Алар хезмәтне сөюгә, тырышлыкка, кыюлыкка, тыйнаклыкка, олыларны хөрмәт итүгә өндиләр.Аеруча «Иске чиләк» исемле әкияткә тукталасы килә. Бу әкият совет балалары һәм яшьләренең Ватан сугышы чорындагы тырышлыклары һәм батырлыклары турында сөйли. Балалар сугыш уены уйныйлар. Рөстәм исемле малай барабан урынына чиләк күтәреп чыга һәм аның төбен төшерә. Чиләк иске-москылар, тимер-томырлар чүплегенә эләгә. Аннан аларны өмә ясаучы яшьләр, балалар җыеп алалар. Әрәм яткан тимер-томыр кисәкләре мартен мичләрендә эретеләләр һәм алардан сугыш приласлары эшләнә. Менә Рөстәм дә үсеп җитә. Ул да, башка яшьләребез кебек үк, немец илбасарларына каршы сугышка китә һәм иле, яшьлеге өнен батырларча сугыша. Рөстәм фронтта үзе шук малай чагында төбен төшергән чиләктән эшләнгән граната белән j очраша. Ул граната аның кулында. Батыр егет шул гранаталар белән күп кенә 'дошманнарны кыра. Менә уңышлы
Тәнкыйть — библиография 
109 
 
 
әкиятнең кыскача эчтәлеге шуннан гыйбарәт. Д. Аппакова иҗаты өчен әкият мотивлары характерлы булып тора. Халык тудырган әкиятләрнең, чиксез бай хәзинәсеннән ул үзенең әсәрләре өчен материал ала. Аның «Тапкыр егет» исемле пьесасы, нигездә, татар халкы өчен борынбо- рыннан билгеле булган «Шүрәле» әкияте буенча эшләнгән. Әсәрдә төп идея итеп, Әхмәт исемле егетнең кыюлыгы, тапкырлыгы һәм гаделлек өчен көрәшүе алына.. Пьеса фантазиягә бай, тамашачы бирелеп карарлык, кызыклы. Моның шулай икәнен «Тапкыр егет»нең татар һәм рус театрлары сәхнәләрендә озак вакытлар куелып килүе дә күрсәтә. Д. Аппакова үзенең каләмен тулысы белән балалар әдәбиятына хезмәт иттерүгә багышлаган язучы. Бу исә, билгеле, аеруча хөрмәткә лаек булган мактаулы эш. Чөнки бездә үзенең бөтен иҗатын балалар өчен әдәбият тудыруга багышлаган язучыларыбыз күп түгел. Ә хатынкызлардан безнең язучыларыбыз, гомумән, бик аз. Аларны бармак белән генә санарга* мөмкин: Сәрвәр Әдһәмова, Әминә Бикчән- тәева, Кадрия Ишукова, Ләбибә Ихсанова... Үзенең тәрҗемәләре һәм оригиналь әсәрләре белән танылган Сәрвәр Әдһәмованы искә алмаганда, калганнары әдәбият мәйданына әле яңа гына аяк басачы иптәшләр. Д. Аппакованың иҗат активлыгы Урта Азиядә башланып китә. Бу елларны Урта Азиядә әле яңа гына -дөньяга килгән, әле яхшылап ныгып, урнашып җитмәгән күмәк х у җа л ы к к а к а р ш ы к у л а к л а р н ы ң һәм аларның иярченнәренең чыгышлары! еш булып тора. Социалистик авыл өчен барган шул көрәшнең эчендә Аппакова да кайный. Укытучы буларак, үзбәк деһ- каннары мәнфәгате өчен, үзбәк хатын-кызлар ы н ы ң б ел ем - к ул ьт у р а дәрәҗәләрен күтәрү, аңнарын үстерү буенча җиң сызганып эшли. Актив язучы, җәмәгать эшчесе булган Д. Аппакованың 1932 иче елны язган «Кечкенә Туты-Ой» һәм «Әрвахлар» исемле озын хикәяләре әнә шул совет хөкүмәте аркасында гына кеше була алган үзбәк хатын-кызларының тормышларын күрсәтүгә багышланганнар. Ә соңра язучы Үзбәкстандагы сыйнфый көрәшне, беренче күмәк хуҗалыкларның төзелүен, ныгуын чагылдырган «Михнәт» 
(үзбәкчә хезмәт дигән сүз) исемле ике кисәктән торган повесть яза. Төрле халыкларның көнкүрешләре белән нык кызыксынган Д. Аппакова Төркмәнстанга барып чыга. Монда ул төркмән балаларының тормышларын өйрәнә һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, аның «Мамәт һәм карт Амон» исемле китабы басылып чыга. Әсәрдә төркмән чабаннарының тормышы чагылдырыла. Ул Урта Азиядә яшәүче чегәннәрнең тормышлары белән дә кызыксына, үзенең «Лю-ли» исемле повестенда чегәннәрнең элекке авыр, үзенчәлекле көнкүрешләрен, бәхетсез чегән балаларының күз яшьле тормышларын күрсәтә. Уку, өйрәнү һәм Ташкенттагы рус секциясендәге рус язучылары- ның булышлыг'ы, шулай ук катлаулы иҗат юлларын, эзләнүләрне үтә торгач, иҗаттагы кайбер схемачылыкны, конкретсызлыкны, сюжет таркаулыкларын, тел кытыршылыкларын җиңә-җиңә, Д. Аппакова әдәбият баскычларыннан акрын, ләкин ышанычлы адымнар белән югарыга* күтәрелә бара. Д. Аппакова инде ике тапкыр басылып чыккан һәм укучылар тарафыннан бик җылы каршы алынган «Кечкенә Бануның тарихы» исемле повестен яза. Бу әсәр үзенең темасы, әһәмияте, * эшләнеше ягыннан аның башка әсәрләреннән күп өстен тора. Д. Аппакованың югарыда саналып үткән әсәрләре бар да ике телдә: рус һәм үзбәк телләрендә басылып чыккан булса, «Кечкенә Бануның тарихы» исө рус, татар, үзбәк телләрендә басылып чыгу белән бергә, инглиз теленә дә тәрҗемә ителә.
Тәнкыйть — библиография 
110 
 
 
Бу әсәрдә чагылган вакыйга хгзергс Татарстанның Идел буенга' гы бер авылында бара. Повесть оч бүлектән тора. Беренче һәм икенче бүлектә революциягә кадәр булган татар авылындагы көтүче гаиләсенең элекке газаплы, авыр тормышы чагыла, соңгы өченче бүлектә исә, шушы ук авылның совет заманындагы көннәре күрсәтелә. Әсәрнең төп герое — кечкенә Бану. Ярлы гаилә кызы кечкенә Бануның башыннан үткән зур вакыйгалар балалар өчен кызыклы, мавыктыргыч итеп, җиңел, матур тел белән, укучыга тәэсир итәрлек, аны дулкынландырырлык итеп бирелгәннәр. Йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә ала бит. Д. Аппа- кованың бу әсәрен уку белән кешедә элекке тормышка, изүчеләргә карата нәфрәт туа, хәзерге Сталин Конституциясе кояшы астында яшәүче азат, иркен, бәхетле илебезгә, аны яулап алып бирүче большевиклар партиясенә, иптәш Сталинга бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт арта. -Чөнки Бануны һәм Бану кебек меңнәрчә һәм миллионнарча хатынкызларны, тулы хокуклы кеше итүче совет хөкүмәте, большевиклар партиясе* икәнлеге әсәрдә ачык күренеп тора. Әсәрнең соңгы бүлегендә без инде кечкенә Бануның үсүен һәм совет хөкүмәте аркасында белем алуын һәм актив җәмәгать эшчесе булып җитүен күрәбез. Ул — колхоз председателе. Ул — колхозның эшлекле, булдыклы җитәкчесе. 1941 нче елда Аппакова балалар * өчен «Үлмәс» исемле пьеса яза. Анда ул илебез чиген саклаучы яшьләрнең сизгерлеген, батырлыгын күрсәтә. «Звезда» һәм «Ленинград» җур- ’ наллары турында ясаган докла-, дында иптәш Жданов «Совет язучылары безнең яшьләрне күтәренке күңелле итеп, үзләренең көчләренә ышана торган итеп, бернинди кыенлыклардан курыкмый торган итеп тәрбияләүдә халыкка, дәүләткә, партиягә булышлык итәргә тиешләр» дигән иде. Д. Аппакова әсәрләрендәге төп образлардан Бану да, «Үлмәс» исемле пьесадагы Тимер, Үлмәс образлары д.с шулай ук соңгы елларны иҗат иткән әсәрләрендәге Әхмәт, Ильдус, Гөлшат, Заһит, Рөстәм һәм башка күп кенә балалар һәм яшьләр дә әнә шундый чын совет балаларына һәм яшьләренә хас булганча дәртле. күтәренке рухлы, кыю, тәвәккәл 
итеп бирелгәннәр. Бу момент Д. Аппакова иҗатындагы иң күңелле, шатлыклы күренеш булып тора. Д. Аппакова иҗатында булган кимчелек якларга да бераз тукталып үтик. «^Кечкенә Бануның тарихы» повесте революциягә хәтле булган татар ярлысының һәм аның, балаларының кызганычлы тормышларын тулы, җанлы итеп, күрсәтә алган. Монда шулай ук иске мәдрәсәнең коточкыч картиналары да шактый тулы бирелгән. Ләкин повестьның композициясе ахырына кадәр бер агышта, тулы эшләнеп бетмәгән. Аның соңгы бүлегендә Бануның совет шартларындагы тормышы, үсеше, шулай ук колхоз' тормышы, кыска һәм схематик рәвештә бирелгән. Бу соңгы бүлектә язучының ашыгуы, әсәрне тизрәк очларга тырышуы сизелә. Бу — зур кимчелек. Югарыда без «Тапкыр егет» пьесасының уңышлы якларын күрсәтеп үткән идек. Биредә аның кимчелекләрен дә күрсәтеп ■ үтәсе килә. Безнең уебызча, «Тапкыр егет» Д. Аппакованың бүтән әкиятләре һәм пьесалары белән чагыштырганда шактый түбән тора. Аида оригинальлек, яңалык җитешми. Бу пьесадагы күп кенә положениеләрне, күренешләрне (бигрәк тә беренче пәрдә) безнең тамашачыбыз «Шүрәле» балетында да һәм шул ук театрда барган^ башка пьесаларда да күреп үтте инде. Ә бөек Тукайның «Шүрәле»- сен һәрбер бала кече яшьтән ятлап белә. Әлбәттә, беренче тапкыр шүрәле белән сәхнәдә очрашу күңелле иде. Әмма ул, күп тапкырлар бер үк күренешләрдә ка
Тәнкыйть — 'иблиографаа 
111 
 
 
батлана башлагач, тамашачының куңелск беркадәр сүрелдерде. Ә инде Шәйхулла байның шүрәле ярдәме белән икенче бер байны талавы һәм шуннан баеп китүе — монысы инде, яңалык булса да, ышандырырлык түгел. Чөнки без элекке заманда байларның баюының төп чыганагы бер-берсен ал- дау-талау түгел, ә ярлылар көченнән файдаланып, алар хакын ашау, алар өлешен талау икәнлеген яхшы беләбез. «Тапкыр егет»нең менә шушы кимчелекләре өстенә, аның сюжет таркаулыгы, вакыйгаларның җыйнак итеп бирелә алмавы да килеп кушыла. Язучы үз әсәрендәге идеяне укучыга тел ярдәме белән җиткерә. Язучы, балалар язучысы ае^Ууча, үз ана телен, тел байлыгын һәм халык телен бик яхшы белергә, аның бөтен алымнары, бөтен нечкәлекләре белән оста файдалана белергә тиеш. Балалар язучысының теле аеруча сыгылмалы, . җиңел, образлы тел булырга тиеш. Д. Аппакова әсәрләренең теленә килгәндә исә без анда әле бу таләпләрнең үтәлеп җитмәвен күрәбез. Аның татар әдәби ' телен, татар халык телен бик үк яхшы белмәве күренә. Монда без Д. Аппакова әсәрләрендә очрый торган татарча булмаган, кытыршы, авыр җөмләләр, аерым сүзләр, авыр аңлаешлы алымнарның кайберләренә тукталып үтик. 1938 иче елны Татгосиздатта басылып чыккан ‘«Кечкенә .Бануның тарихы» повестенда мондый юллар бар: «Сәгать эчендә ирем юк булды». «Бичараның маңгаена пычкы бәрелеп гүргә китте», «Ба, Терентий Терентьевич, сезнең файда эшләре уңышлы бара», «Бозау койрыгын өшеттеңме әллә». Бу җөмләләрнең татарча булмавы, * буталчык, ямьсез, икәнлекләре ачык күренеп тора. Күп кенә очракларда Д. Аппакова аерым сүзләрне үз урынында кулланмый. Шуньщ аркасында авыр аңлашыла торган, хәтта укучыда яңлыш фикер кал- дырг торган җөмләләэ дә килегг чыга. Мәсәлән, «Мәрьямнең тынычсыз яшьләнгән күзләре...» дигән җөмләдә «тынычсыз» сүзе — рәвеш — үз урынында түгел. Ул «күзләре» сүзе алдыннан килергә тиеш иде: «Мәрьямнең тынычсыз, күзләре яшьләнде». Күрәсез, монда инде «тынычсыз» сүзе рәвеш булмыйча исемгә сыйфат булып килә — нинди күзләр? — тынычсыз 
күзләр. «Тәрәзә артында буран уйный» дигән җөмлә дә татарча түгел, тышта яисә урамда буран уйный, дияргә кирәк иде. Шушы ук әсәрдә «уңышлы план»., яисә, «кыю план» диясе урынга — «батыр план», «ашъяулык» урынына — «җәймә», . «элеп-би» сүзе урынына «әләп» кебек урынсыз сүзләр, «керфекләре бәсәреп бетә» шикелле ятышсыз җөмләләр дә юк түгел. ’Сонгырак елларда язылган әсәрләрендә Д. Аппакованың теле яхшы якка үзгәрә бара. Бу шатлыклы хәл. Ләкин аерым хикәяләрендә без әле һаман да тел чатаклыклары очратабыз. «Ялган сүз дустыңнан яздыра» исемле хикәядә: «песи шыр-шыр кычкыра, Нәсимә йолдызкаен кызганып шыр- шыр җылый» кебек колакка гаҗәеп ятышсыз җөмләләр байтак. «Тары боткасы» кебек гомумән шома, матур язылган әкияттә «карчык — ялкау, кызы — аңкау булган» дигән җөмлә бар. Кеше ничек аңкау булсын «инде. Язучы бу сүзнең мәгънәсен аңламаган,, аны «ялкау» сүзенә рифмадаш булсын өчен генә китергән. Балалар әдәбиятына матур-матур әсәрләр биргән Д. Аппакова үз иҗатындагы тел кимчелекләрен бетерер һәм тагын да уңышлырак әсәрләр бирер дип ышанабыз. Д. Аппакова күп кенә жанрда яза. Ул хикәяче дә, драматург та. Без аның шигъри әсәрләрен дә күрәбез, күп кенә әкиятләрен дә укып беләбез. Мондый хәл, билгеле, әдәбият тарихында була.- Балалар азучыларының, поэзия өлкәсендә эш
Тәнкыйть — библиография 
 
 ләү белән бергә, проза, яисә драма әсәрләре язуларын да очратабыз. Ләкин һәр язучының үзенең иң яратып, бирелеп эшли торган төп бер жанры була һәм ул булырга тиеш тә. В. Катаев, С. Маршаклар, пьесалар да язуларына карамастан, аларның беренчесе прозаик, икенчесе шагыйрь булып танылдылар. Дөресен әйтергә кирәк, Д. Ап- пакова шагыйрь түгел, ул — хикәяче, ул — сәхнә әсәрләре язучы. Без аның менә шушы ике өлкәдә эш алып баруын һәм шушы жанрлар буенча әдәби осталыгын өзлексез камилләштерә баруын те- -ләр идек. Чөнки ул «Михнәт», «Дю-ли», «Кечкенә Бануның тарихы» кебек уңышлы хикәяләр бирде, «Иске чиләк», «Гөлчәчәк белән сандугач» кебек эчтәлекле, матур, җиңел, мавыктыргыч итеп язылган әкиятләр иҗат итте, балалар сәхнәсе өчен «Дошман», «Үлмәс», «Камыр батыр», «Тапкыр егет», «Ильдус» кебек пьесалар язды. Менә болар барысы да Дәрҗия Аппакованың хикәя һәм драма өлкәсендә кыю, ышанычлы адымнар белән өзлексез алга баруың һәм аның бу ике жанрда тңгыи да матуррак, зуррак әсәрләр бирә алуын күрсәтәләр. Шуны ачык итеп әйтергә кирәк: сугыштан соңгы елларны татар совет балал’ар әдәбияты өлкәсендә сизелерлек алга омтылыш булуга карамастан, бездә әле бүгенге бишьеллыклар таләп иткән, партиягә, комсомолга балаларны, яшьләрне коммунистик рухта тәрбия итүгә булышлык күрсәтә алырлык зур полотнолы, югары идеяле, художестволы әсәрләр һич тә җитәрлек түгел. Алар бармак белән генә санарлык. Әнә шуңа күрә дә, алмашыбыз булган балаларны, яшьләрне, Ватанны сөюче чын патриот итеп, кыю, батыр, тәвәккәл йөрәкле кеше итеп, һичбер авырлыклардан курыкмый торган, үз-үзенә нык ышанганлык рухында тәрбия итә торган әсәрләр бирү безнең иң мөһим бурычыбыз булып тора. Бу бурычны үтәүдә без балалар язучысы Д. Аппаковага да зур өмет баглыйбыз.