Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЯРЫШ УТЫ


 Бөек Ватан сугышы тәмамланмаган иде әле. Тәҗрибәле бригадирлар фронтка китеп беткәнлектән, колхоз идарәсе һәр эштә үзенең җитезлеге белән башкаларга үрнәк күрсәткән Гөлсемне бригадир итеп билгеләде. Бу вакытта Гөлсемгә унсигез яшь тулып килә иде. Ул колхозның күп кенә эшләрендә эшләсә дә, аңа башка кешеләр белән җитәкчелек итә торган мондый җаваплы участокта эшләргә туры килгәне юк иде әле. — «Бригадир — колхоз кырының командиры» диләр. Мин нинди командир булыйм ди. Үзеңнән өлкән апаларыңны, җитмәсә тагын сакалына чал кергән картларны ничек эшкә кушарсың? Аларның эшен ничек тикшерерсең? Юк, мин бу кадәр җаваплы эшне башкара алмам. Көч җитмәгән эш алып, адәм хуры булыр хәлем юк, — дип уйлады ул. — Мин яшь әле. Тормыш тәҗрибәм дә аз. Кешеләрне өйрәтеп эшләтергә сәләтем дә юк. Иң яхшысы, ике-өч кеше өчен бер үзем эшләрмен, тик бригадир гына булмыйм, — диде ул председательгә. — Зыян юк, өйрәнерсең. Синдә эшкә дәрт бар. Эшкә дәрт булганда синең җитезлек белән кайда да эшләргә мөмкин. Иртәгә ук бригаданы кабул ит, — диде аңа үзсүзле председатель. Идарәнең башка членнары да председатель фикеренә кушылдылар. — Акыллы кыз, эшкә бик булган,— дип күршесе Шәйхел һәм башка картлар да Гөлсемнең бригадир булуын мәгъкуль күрделәр. Эш мондый төс алгач, Гөлсем өлкәннәрнең сүзен кире кагарга батырчылык итмәде, бригаданы кабул итте. Берничә көннән чабып-җыю эшләре башланды. Чабып-җыюның беренче көне эшнең башы гына булганлыктан, тавыштынсыз үтеп китте. Икенче көнне инде сулыш алырлык та вакыт булмады. Гөлсем иртәдән кичкә кадәр аяк өстендә. Ул әле машиначылар янына, әле чалгычылар янына йөгерде, һәркемнең эшләгән җирен кат-кат үлчәде һәм эш нәтиҗәләрен аңлата барды. Печәнчеләр эштән кайтып киткәч тә, чабылган җирләрне тагын бер мәртәбә үлчәп тикшереп чыкты. Эшнең сыйфаты да начар түгел һәм көнлек график та үтәлгән иде. Ул, бераз тынычлана төшеп, идарәгә кайтты. «Ләкин монда Гөлсемнең тынычлыгы тиз югалды. Башка бригадалар көнлек графикны арттырып үтәгән булып чыктылар. Ул, ашык-пошык наряд алды да, күршесе Шәйхел картка йөгерде. Ул килеп кергәндә Шәйхел карт ятырга җыена иде. — Нәрсә бар, кызым? — дни сорады Шәйхел, тыны бетеп килеп кергән Гөлсемнән. — Берни дә юк. Сиңа әйтергг кердем, иртәгәдән башлап мин бри гадир түгел. Адәм көлкесе булыг
Ярыш уты 
80 
 
 
.хәлем юк, — диде Гөлсем, сулышын өзек-өзек алып. — Нигә дулыйсың? Нәрсә булды? Рәтләп сөйлә әле! — Бригадир итеп куйганда үзең, булышырмын, дидең. Ә бүген үзең үк адәм көлкесенә калдырдың. Колхозда елның елына печән чабуда алдынгылыкны бирми килдең. Ә бүген башка бригадалар бездән уздырганнар. — Ә, менә нәрсәгә дулагансың икән... Син, кызым, бер дә борчылма. алар менә иртәгә сынашып карасыннар. — Карамыйча. Иртәгә дә алар безне уздырачаклар. Мин ни беләм. — Я, кызым, алай ярсырга ярамый. Башлаган эшеңне ташларга, син бит бала түгел. Менә күрерсең, иртәгә без аларга үзебезнең кем икәнлекне күрсәтербез. — Чынлапмы, Шәйхел бабакай? — Билгеле. Шәйхел бабаңның әйткән сүзен кайчан үтәми калганы бар? Гөлсем Шәйхел карттан чыккач та туры өенә кайтмады, ул әле тагын берничә колхозчыга кереп чыкты. Бары шуннан соң гына өенә кайтты. — Нигә, балам, шул кадәр соңга калып йөрисең? Ашым да суынып бетте, — диде ишек ачарга чыккан әнисе. — Суынса эчтә җылыныр әле. Ашау вакытын көйли торган чак түгел. Аннан башка да бригада артка кала, — диде Гөлсем. — Бик авыр эшкә, ир-ат эшенә тотындың шул, кызым. Гөлсем аңа бернинди дә җавап бирмәде, сүзсез генә ашады да, йокларга ятты. Сызылып алсу таң атканда ул яңадан аякта иде инде. Әнисе: — Балам, күз йомарга да өлгермәдең бит, азрак ял итәргә кирәк иде, — дисә дә, Гөлсем: — Әни бәгърем, борчылма, мин ял иттем инде. Син ашарга хәзерли тор, мин кешеләремне уятып кайтыйм әле, — дип чыгып китте. Болынның тынлыгын беренче булып Гөлсем бригадасының чабу машиналары тавышы бозды. Шәйхел бабай әйткән сүзендә, торды. Үз нормасын икеләтә арттырып 
үтәде. Башкалар да аннан күп калышмадылар. Кыска гына әйткәндә, Гөлсем бригадасы беренчелекне алды һәм бу беренчелек чабып-җыю эшләре төгәлләнгәнче Гөлсем бригадасында калды. Аның бригадасы урып-җыюны да иң алдан төгәлләде. Ел азагында Гөлсем бригадасына колхозның күчмә Кызыл Байрагын тапшырдылар. Икенче елда да ул алдынгылыкны бирми барды. Көз көне авылга фронтовиклар кайта башлады. Алар белән бергә Нур да кайтты. Баштарак Гөлсем ике медальле бу егетнең кайтуына бертөрле дә әһәмият бирмәде. Аның белән башка кешеләр кебек үк гади генә күреште һәм берничә сәгатьтән егет турында бөтенләй онытты Бу вакытта колхозның бишенче бригадасы бик артта бара иде. Бераздан менә шушы бригадага бригадир итеп Нурны билгеләделәр. — Фронт тәҗрибәләреңне уртаклаш, бригаданы өзеклектән чыгар, — диделәр аңа. Шул көнне- Гөлсем Нурны, беренче мәртәбә күргәндәй, аягыннан башына кадәр карап чыкты. Озынрак гәүдәле, киң җилкәле, түгәрәк йөзле, бераз гына сипкелле битле бу егетне ул сугышка кадәр дә яхшы белә иде. Ул башка егетләрдән үзенең авыр табигатьле һәм кыюсызрак булуы белән аерылып тора иде. Ә эшкә дисәң, теләсә нинди эштә дә сынатмады, һәр җыелышта аны мактап телгә алдылар. Гөлсем фронт тәҗрибәсе туплап кайткан бу егетнең, гади егет кенә түгел икәнен, ә эштә үзенә җитди көндәш булачагын бик тиз сизде. Ул бу фронтовик егет алдында үзенең һәм бригадасының данын төшерәсе килмәде,, бөтен көчен эшкә бирде. Әнисе: — Рәтләп күрмим дә бит үзеңне. Бераз сөйләшеп утырыр идең. Өйгә- кайтып кергәнең дә юк бит, — дип бик еш зарлана башлады. — Әни, өйдә утыра торган чак.
Aty.n Шәриф 
81 
 
 
“түгел, — дип Гөлсем, карчыкны үбеп, чыгып китә иде. Гөлсем сиздерми генә Нурның һәр адымын күзәтә, җаен туры китереп, анык бригадасы эшләгән жирдә дә булгалый. Наряд алганда үз нарядын алу белән генә идарәдән чыгып китми, Нурныц наряд -алганын көтә. Егет тә нәрсәдер сизенә бугай. Тыштан бөтенләй әһәмият бирмәгән төсле кыланса да, эшләнгән эш турында сводка биргән чагында башлап Гөлсем яздырган саннарга күз төшерә. Гөлсем сводка бирергә соңгарак калса, ул аның килгәнен көтә. Бу елны Гөлсем сынатмады, байракны саклап калды. Ләкин бу Гөлсемне тынычландырмады, ә, бәлки, аның ашкынуын гына арттырды. Чөнки Нур бригадасы ныгыганнан ныгый бара иде. Идарәдә дә: — Менә бит фронтовик кеше, нинди бригаданы юлга сала, — дип бик еш кына сөйли башладылар. Яңа елның башы белән беренчелек өчен көрәш кискен төс алды. Нур бригадасы членнары колхозда беренче булып, кышкы агрочаралар үткәрү планын үтәделәр. Нурның атлары да көрлелектән Гөлсемнекеннән калышмадылар. Колхозның язгы чәчүгә хәзерлеген тикшерү комиссиясе беренче урынны Гөлсем һәм Нур бригадаларына бирде. Нур язгы чәчүне уңышлы уздыру өчен Гөлсемне ярышка чакырды. Язгы чәчү алдыннан Нур бригадасына тагын берничә фронтовик кайтты, ә Гөлсемнең күз өстендәге каш кебек күреп йөргән ике кешесе авырый башладылар. Шуңа да карамастан, чәчүнең азагына кадәр диярлек Гөлсем алдан барды. Тик чәчү менә-менә бетә дигәндә генә Гөлсемнең атлары көчсезләнә башладылар. Ә Нурның атлары исә, чәчүнең беренче көн- нәрендәгечә, сабанны кешни-кешни тартуда дәвам иттеләр. — Бу ни хикмәт, безнең атлар арыйлар да, аларның атлары арымый,— дип Шәйхел карт беренче булып сүз ачты. — Аларның ат караучылары шома кеше, фуражны күбрәк эләктерә 
торгандыр, — диде аңа икенче карт. — Мәгаен шулай. Гөлсем, син ат сараенда булгалыйсыңмы? — Булмаган кая инде ул, 11Ьй- хел бабай. Ат караучыларны гаепләргә урын юк, анда ныклы контроль. — Атлар чәчүгә төшкәнче бер көрлектә иделәр. Без дә эшлибез, алар да тик ятмыйлар. Аларнын атлары көр, ә безнеке ябыга бара, моны ничек аңларга инде? — диде Шәйхел карт, чал сакалының бөртекләрен йолкып. — Әллә, Гөлсем кызым, Нурга барып, сорашып кайтасыңмы? — диде картларның берсе. — Сер бул- маса әйтер, без җиде ят түгел, бер колхоз кешеләре. Гөлсемнең күзләре ялтырап киттеләр. Ул иреннәрен тешләде. Сизгер Шәйхел бабай кызның кичерешләрен аңлады бугай: — Гөлсемгә аның алдына барып йөрү уңайсыз. Үзем генә барырмын. Берничә көн үтте. Шәйхел карт Нурны очратып, атлар турында шыпырт кына сорашты. Егет барысын да сөйләп бирде. Берни яшермәде. Ләкин соң иде инде. Нур Гөлсемне куып җитте һәм хәтта, берничә сәгатькә булса да, чәчүне алдан бетерде. Язгы эшләрне йомгаклау өчен җыелган гомуми җыелышта Гөлсем ике елга якын үзендә саклаган күчмә Кызыл Байракны Нур кулына тапшырганда бер агарды, бер кызарды, байрак тоткан куллары калтырады. Маңгаена салкын тир бөртекләре бәреп чыкты. — Я, туган, эш тәҗрибәңне уртаклаш, — диде председатель байракны кабул иткән Нурга. — Атлар турында сөйлә, — диде президиумда утыручы Шәйхел карт. — Ә атлар мәсьәләсенә килгәндә, һәр колхозчы үз атын колхоз абзарында ашату белән генә чикләнмичә, эштән кайткан араларда үз йортында да ашатты, — диде Нур. Бу сүзләрдән соң Гөлсемгә бигрәк тә авыр булды. Ул шушындый
Мул Шәриф 
82 
 
 
семнең Шәйхел карт эшли торган машинасы яхшы эшләсә дә, икенчесе, ватылу сәбәпле, күп вакыт тик торды. Кул белән уручыларның ике- шәр-өчәр норма куулары ярдәм итмәде. Нур бригадасы уракны барыбер алдан төгәлләде. Шулай итеп, Нур авыл хуҗалыгы елының иң җаваплы чорында да байракны саклап калды. Ләкин ул үзенең җиңүе белән масаймады. Гөлсем белән очрашканда байрак турында үзе башлап сүз ачмады гына түгел, Гөлсем сүз башласа да: — Үткәндәгеләр турында нигә сөйләргә, ә киләчәктә, бәлки, байракны син алырсың, — дип байрак хакында әңгәмәне куертмый иде. — Юк,—ди иде аңа каршы Гөлсем. — Байрак ул җиңү билгесе, ул безнең намусыбыз> вөҗданыбыз. Мин байракны ала алмаганмын икән, димәк, мин яхшы эшләмәгәнмен, халык алдында, Ватан алдында үз бурычымны тулысынча үтәмәгәнмен. Менә ни өчен минем йөрәгем әрни, Нур. — Алай дисәң дөрес. — Ә син башкача дип уйладыңмы? Масаю яки дан өчен генә байрак кирәкми миңа, Нур. Нурның эреләнмәве Гөлсемгә ошый иде. Ул аның белән очрашканда аеруча җанлылык белән сөйләште. Нур Гөлсемне озаткалап та куйгалый башлады. Яшьләр арасында Нурның Гөлсемне сөюе турында колактан-ко- лакка сүзләр йөрсә дә, Нур үзе Гөлсемгә бу хакта бернәрсә дә әйтмәде. Дөрес, ул кызларның үзен аңлый алмауларына һәм үзенең сөюен әйтергә кыюлыгы җитмәүдән еш кына зарлана. Ләкин шушы зардан соң ук, я күктәге йолдызларның ничек янулары, я булмаса быел көзнең бик пычрак булачагы турында сөйли башлый. Аның мондый сөйләнүләре күп чакта Гөлсемнең эчен дә пошыра. Мәхәббәт турында сүз барганда, аның кинәт кенә ашлык сугу мәсьәләсенә күчүе кызны тәмам шаштыра иде. Көн артыннан көн үтте. Бөек Октябрь Бәйрәме килеп җитте. Нур,
гади нәрсәне башына китерә алмавы өчен эченнән үзен-үзе тирги башлады: — Их, мине! Бригадир имеш! Шушындый гади нәрсәгә төшенмәгән өчен байракны алу гына аз, үзеңне елатканчы чыбыклыйсы да иде әле. Гөлсем җыелыштан чыккач күршесе Шәйхел картка юл буе үпкә белдереп кайтты. — Бабай, үзең никадәр яшәгәнсең, ә рәтле тормыш тәҗрибәсе алмагансың. Мин яшь кеше, рәтләп ат та җиккәнем юк, ярый, мин белмәдем, ди. Син соң... ашлы суларыңны әрәм итеп түккәнсең, ә атыңа эчермәгәнсең. Үзең тагын көн саен атыңның ябыга баруыннан зарланган булдың. — Бөтенләй хәтергә дә килмәгән шул, — диде Шәйхел карт, көлемсерәп. — Соңга таба бераз җайлаган идек тә бит... Гөлсем дары кебек кабынып китте: — Соңга таба!.. Аның ни файдасы бар, Шәйхел бабай... Акыллы карт тыныч иде. — Гөлсем, син кызма әле, — диде ул. — Менә, урып-җыюда кем алдан чыгар бит. — Кызарсың, ике елдан артык саклаган байракны барлык халык алдында кулдан ычкындыруның авырлыгын белмисең син. — Миңа да бик җиңел булмады, кызым. Син байракны Нурга тапшырганда борын очларыма тирләр чыкты. Җитмәсә тагын, президиумда утырам. / — Ә минем кычкырып җылый- сым килде, тик кешеләрдән генә оялдым. — Ярыйг кызым,- борчылма. Урыпҗыюда байрак барыбер бездә булыр. Шәйхел картның үз-үзенә нык ышанып әйткән сүзләре, кызны бераз тынычландыра төштеләр. Ләкин урып-җыю көннәре килеп җиткәч тә үзгәреш сизелмәде. Нурның ике машинасы да тәүлек буе бер ватылусыз эшләде. Ә Гөл- 6 .с. ә • № 2 з. 
Ярыш уты 
83 
 
 
Октябрь бәйрәме хөрмәтенә үткәрелгән кичәне уздыргач, Гөлсемне озата китте. Озакка сузылган явымнардан соң килгән көзге аяз төннәрнең берсе иде. һава сизелерлек рәвештә суыткан һәм аяк асларын шыгырдатып катырган иде. Караңгы һәм пычрак төннәрдән аптырап беткән Гөлсем белән Нур шыгырдап каткан юллардан зур кәеф белән атлап, сөйләшә- сөйләшә Гөлсемнәргә таба киттеләр. —*• Кызлар бик сәер кешеләр, — диде Нур. — Аларга барсын да сөйләп бир. Сөйләмичә генә, күзгә карап кына аңласыннар иде алар. Гөлсем рәхәтләнеп көлде. — Юләр, кешегә тел сөйләр өчен бирелгән ләбаса. — Телгә калса булмый, биш пот күтәрергә кушсыннар — күтәрәм, бер ялсыз тәүлек буе силос чокыры казырга кушсыннар — казыйм, әмма сөйләргә — булдыра алмыйм. Аннары. сөйләдең дә ди. Шуңа бер ачуы килеп, кире какса... — Кире какса соң, китәсең дә барасың. — Әйе, китәсең дә барасың... — дип егет тирән сулады. Нур, әңгәмәне ни рәвешле дәвам итәргә аптырап, тын гына бара башлады. Шул вакыт Гөлсем, аягы таеп китеп, аз гына егылмый калды. Әгәр Нур үз вакытында сизенеп Гөлсемне кочаклап алмаса, ул һичшиксез егылган да булыр иде. Нур Гөлсемне күтәреп алды. Гөлсемнең кайнар тәнен тою аны бөтенләй сихерләде. Ул, үз-узен онытып, аның иреннәреннән, битләреннән үбә башлады. Гөлсем башта Нурның көчле кочагында югалып калды. Ләкин аның бер-бер артлы үбүе Гөлсемне тиз айнытты. Ул: — Җибәр, аю, нишлисең, — дип Нурның яңагына җиңелчә генә сугып җибәрде. Гөлсем, Нурның кочагыннан ычкынгач та, тиз генә өенә керергә ашыкмады. Алар, көзге төннең суыклыгын онытып, бик озак бергә йөрделәр. Шушы төннән соң тагын бик куп төннәр үттеләр. Шул вакыт эчендә алар 
бер-берсенә хәтер калдырырлык бер генә сүз дә әйтмәделәр, хәтта аларның чын-чынлап үпкәләшкәннәре дә булмады. Менә бүген Нур беренче мәртәбә Гөлсемнең хәтерен калдырды. Гөлсем, басудан кайтышлый, ындырга керде. Кояш инде күптән баткан һәм ындырчылар да эштән кайтып киткәннәр иде. Тик ашлык суыручы кызлар гына фонарь яктысында эшлиләр иде әле. — Гөлсем апа, айга-елга бер театр килә, әллә бүгенгә без дә кайтыйкмы? — диде кызларның берсе. Бүген авылга шәһәрдән театр килүен Гөлсем көндез үк ишетте һәм Нур белән иң алдагы скамья- ларның берсенә утырып, шәһәр артистларының уеннарын карарга план да корып куйды. Ләкин сугылган ашлыкны ындырда калдырырга ярамый иде. Кызларга да ул шулай дип җавап бирде. Кызлар эшне дәвам иттерделәр. Гөлсем үзе дә кызлар янында калды. Кызларны ындырда калдырып, театрга китү аңа уңайсыз иде. «Аңа нәрсә, безне калдырды да үзе театрга китте» дип уйлаулары мөмкин бит. Нур Гөлсемнең кайтуын бик озак көтте, ике мәртәбә чакырып та карады. Ләкин чакырырга баручылар: — Әле кайтмаган, — дигән хәбәрне генә китерделәр. Кешеләр клубка китеп беттеләр. Идарәдә дежурный белән Нур гына калды. — Синең җанкай-җанаш бик назландырып кына йөри ахырысы,— дип сүз башлады дежурный. Нур, сер бирмәскә теләп: — Мәсьәлә анда түгел, минем ашыгыч эшләрем бар, — дип кыр сумкасын актара башлады. — Алайса син ашыгыч эшеңне эшли тор, мин клубтан әйләнеп килим әле, — дип дежурный, Нурның җавабын да көтми, чыгып китте. Нур ялгыз калды. Хәзер вакыт бигрәк тә күңелсез һәм әкрен үтә
Мул Шәриф 
84 
 
 
башлады. Ул, нәрсә эшләргә белми, аптырап калды. Иртәгәге эшләрне ничек башкару турында уйларга теләде, ләкин уйлары Гөлсемгә һәм театрга барып тоташтылар. Газета укырга теләде, тик аның күзләре бернәрсә дә күрмәделәр. Гөлсем һаман килмәде. Нурның кәефе киткәннән-китә барды. Ул театрга Гөлсемнән башка гына кер- мәкче булды, ләкин хәзер инде дежурный юк иде. Бу аның кәефен бөтенләй җимерде. Гөлсем төн урталары якынлашканда гына килде. Ул, Нурның көтүенә кәефләнеп, бөтен йөзе белән иркә елмайган хәлдә, аңа таба атлады. Ләкин Нур елмаймады. Ул, күтәрелеп карамый гына, тупас тавыш белән: — Бу вакытка кадәр кайда йөрдең? — дип сорады. — Ындырда эш булды, шунда тоткарландым, — диде Гөлсем, тагын да аңа якынлаша төшеп. Нур өстәлнең үз алдындагы почмагына караган килеш: — Байракны алам дип төнгә калып эшлисеңме? Көчең җитмәс җиргә сузылма әле, — диде. Гөлсем, Нур янына килеп җитәр- җитмәс, тукталып калды. Болыт астында калган ай сыман, аның көләч йөзе караңгыланды. Ул берничә секундка баскан урынында катып калды. Аннан,4 кинәт кенә борылып, йөгереп чыгып китте. Нур башта берничә секунд нәрсә эшләргә дә белми аптырап калды. Аннан, Гөлсем артыннан чыкмакчы булып, ишеккә таба атлады. Ләкин кире борылды, шаярадыр, керер әле, дип уйлады. Вакыт акрын гына үтә бирде. Ләкин ишектән керүче булмады. — Кермәсә тагын, әллә аңа ялыныргамы? — дип ул үз-үзён тынычландырырга һәм Гөлсем турында онытырга теләде. Ләкин яратуы тагын да көчәйде, ә уйлары бары тик Гөлсем тирәсендә генә әйләнделәр. Дежурный клубтан әйләнеп кайтканда таң әтәчләре кычкыралар иде инде. — Син ялгыз гына утырасыңмыни? 
Мин тагын, әйдә, пар күгәрченнәр кебек гөрләшсеннәр, комачауламыйм, дип клубта утырам, — диде дежурный. Нур, озак йөрүе өчен, дежурный- ны ныклап ачуланырга җыенгай иде. Аның бу рәвешчә сүз башлавы Нурның болай да буталган фикерен тагын да ныграк бутады. Ул, де- журныйның сүзен ишетмәгәнгә салышып, тавыштынсыз чыгып китте. Икенче көнне Гөлсем колхозчыларын таң белән эшкә алып чыгып китте. Нур бригадасының уручылары болар шактый эшләгәч кенә килеп җиттеләр. Гөлсем үзенең уручыларын кич белән дә кайтарырга ашыкмады. Башка бригадалар кайта башладылар, ләкин ул үз кешеләреннән берсен дә кырдан җибәрмәде. Бер хатын, — Әнә, Нур бригадасы да кайта бит, — дигәч Гөлсем бөтенләй кызып ук китте: — Нур дисез дә исегез китә. Аңа гына карап йөрергә дигәнме әллә? Кеше артыннан йөрергә без үзебез дә сукыр түгел бит. Авыл юлын барыгыз да беләсез, курык- магыз, алардан башка да адашмабыз. Уручылар аңа гаҗәпләнеп карадылар. Чөнки Гөлсемнең моңа кадәр Нурга карата мондый кискен сүзләр әйткәне юк иде. — Алар бит бездән алда баралар, — диде икенче хатын. — Без юл биреп торгач, барырлар шул. Беренче көн Нур бригадасын асат кына җиңсәләр дә, икенче көнне Нур бригадасының членнары да сынатырга теләмәделәр. Кырда эш бер караңгыдан икенче караңгыгача кайнады. Ике бригаданың да эшчеләре караңгы төшеп, күз бәйләнгәч кенә кырдан кайттылар. Гөлсем, наряд алу белән, күршесе Шәйхел бабайга йөгерде. — Тагын ни бар, кызым? — дип каршылады аны яна гына өстәл кырыннан кузгалган Шәйхел карт. — Бабай, бөтен таяныч синдә, 
Мул Ш.>риф 
85 
 
 
коткар мине, — дип сүз башлады Гөлсем. — Нәрсә, әллә берәр яман юлга аяк бастыңмы, кызым? — Юк, бабай, миңа синең ярдәмең кирәк. — Башта ук шулай диләр аны. Куркытып җибәрдең, югыйсә, мәйтәм, берәр ярамаган эш эшләп ташладымы бу бала. Я сөйлә, кызым. — Бабай, син бик ардыңмы? — Менә, тиле кыз, көн-гөн эшләгәч арыр шул, — диде Шәйхел картның өстәл җыештырып маташучы карчыгы Мәгърифә әби. — Я, карчык, син кысылма әле, минем үз телем бар бит. Соң, кызым, нәрсә әйтмәкче буласың? — Юк, син әйт, бик ардыңмы? — Фу, бәйләндең инде. Эш бит, бераз бардыр. — Бераз арылгандыр дисең, ә? Ничек кенә булса да беренчелекне аласы иде бит. — Кирәк иде шул, кызым. — Мин, бабай, ай яктысында бераз эскертләсәк ничек булыр икән дигән идем? — Шәп булыр, кызым, шәп. — Тик эштән кайткан карт-корыларны кузгатуы уңайсыз булыр бит... — Карап-карап торам да, тагын бер карап куям мин сиңа, кызым. Бик хәйләкәрләнеп киттең әле син. Ярый инде, карт-корыларны үзем кузгатырмын. — Менә рәхмәт, бабай, тагын яшәгән кадәр яшә! Хәзер миңа яшьләрне оештыру уен гына булачак. — Яшәгән кадәр яшәсәң, йөз дә утыз алты яшь була бит ул, кызым, — күбрәк. Алай да тиз генә үләсе килми әле, — диде Шәйхел түгәрәк чал сакалларын сыпырып. — Ярый, бабай, мин киттем, син кара инде! — Борчылма, берничә минуттан Шәйхел бабаң картлары белән кырда булыр. — Бу нишләвең, карт? Әллә аяктан егылырга телисеңме? Көн-төн эшләүгә машина да чыдамый. Яшьләргә карама син, — диде карчыгы. — Мин яшьләргә карамыйм, яшьләр үзләре миңа карыйлар әле. Шулай бит, Гөлсем кызым? 
— Шәйхел бабай безнең бригаданың иң яхшы стахановчысы ул. Әгәр байракны яулап алсак, колхозда беренче стахановчы булачак. — Байрак бездә булыр. Хәзер машинистларыбыз да җитәрлек, тик тырышырга гына кирәк. Гөлсем бригадасының членнары төнне көнгә ялгап, армый-талмый эшләделәр. Алар соңгы көннәрдәге эшләре белән Нурдан уздырсалар да, әле моңа кадәр артта калган кайбер эшләрдә Нурны куып җитәселәре бар иде. Нурның урагы бетәргә якынлашып килә, ә Гөлсем солыны яңа гына ура башлаган иде. Колхоз идарәсе резервтагы уру машинасын Гөлсемгә күчерде. Гөлсемнең беренчелекне алуга ышанычы артканнан арта барды. Колхозчылар — яшүсмерләрдән алып, сакалы агарган картларга, битләрен җыерчык баскан карчыкларга кадәр, җиң сызганып, янып-пешеп эшләделәр. Шәйхел картның карчыгы Мәгърифә әби соңгы елларда кыр эшләрендә катнашмый иде. — Көчемә күрә, аз булса да урырмын, иш янына куш булыр, — дип, ул да уракка чыкты. Ярыш уты көннән-көн көчәйде. Нур белән Гөлсем аулакта бер мәртәбә дә очрашмадылар. Гөлсем аның белән турыдан-туры очрашудан бөтен көченә качты. Ул ялгыз гына өенә кайтып барганда, Нур, аның каршысына чыгып сүз кушарга теләсә дә, Гөлсем: — Төннәрен синең белән сөйләшеп уздырмасам да, эчем пошмый әле, — ди дә, тиз генә өенә кереп китә иде. Шулай итеп, Нур әйтәсе сүзен дә әйтәалмый кала иде. Колхоз көзге кыр эшләрен срогыннан алда үтәп чыкты. Социалистик ярышта иң яхшы күрсәткечләр биргән өчен колхозның күчмә Кызыл Байрагы Гөлсем бригадасына бирелде. Гомуми җыелыш алдында Нур байракны үз кулы белән Гөлсемгә тапшырды. Җыелыш бетү белән Гөлсем, сал
Ярыш уты 
 
 мак кына атлап, клубтан чыкты. Ул бераз барганнан соң тукталып калды. Ләкин аның артыннан килүче юк иде. Көзге ак төн. Күктәге йолдызлар зәңгәрле-яшёлле чаткылар сибеп нурланып яналар. Бөтен табигатьне көмеш нурларга коендырып күктә тулы ай йөзә. Әнә, кинәт кенә үзе артыннан ут сызыгы сызып, бер йолдыз атылып китте һәм җиргә җитәрәк бөтенләй сүнде. Шулай ук аларның мәхәббәтләре дә, шул атылган йолдыздай, сүнеп калырмы? Юк, чын йолдызлар атылмыйлар бит. Күк бушлыгында гизүче төрле таш токымнары гына һава катлавына адашып кереп, янып юкка чыгалар. Әнә, чын йолдызлар ничек балкып яналар! Яшь йөрәкне ялкынга чорнаган саф мәхәббәт тагын да көчлерәк янарга тиеш бит! Ул шундый уйларга чумып барганда Нур килеп җитте. — Хәзер бригадаң алда бара инде, төннәрен минем белән сөйләшергә вакыт таба алырсыңмы, — диде ул көлемсерәп. — Хәзер вакыт җитәрлек. Көтә- көтә арып беттем үзеңне. Әллә байрак каршысыннан китә алмый тордыңмы? Күзләмә, ул барыбер синеке булмас, — диде көмеш тавыш белән көлеп Гөлсем. — Ансын киләчәк күрсәтер. Гөлсем, син мине гафу ит. Теге вакытта хәтереңне калдырдым... — дип сүз башлаган иде Нур, Гөлсем аны бүлдерде: — Кирәкми ул турыда. Кара, ай нинди матур булып балкый. Элек мин айны бу кадәр матур дип һич тә уйламый идем...