Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯНА БИШЬЕЛЛЫКТА ТАТАРСТАН КУЛЬТУРАСЫ

Татарстан АССР нын, СССР һәм РСФСР Верховный Советлары тарафыннан кабул ителгән законнар буенча, яңа бишьеллык планы төзелде. Бу план безнең республикабыздагы халык хуҗалыгының, фәннең, техниканың үсүенә һәм хезмәт ияләренең материаль хәлләрен тагын да күтәрүгә гаять киң юллар ача. Бу планда культураны, мәгариф эшләрен, сәламәтлекне саклау эшләрен, әдәбият һәм сәнгатьне, радиофикацияне җәелдерүгә, нәшрият эшләрен тагын да киңәйтүгә гаять зур урын бирелә. Халык хуҗалыгы планының бу өлеше безнең алдыбызга зур һәм җаваплы бурычлар куя һәм аларны тормышка ашыру безнең, формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик культурабызның тагын да гүзәлрәк чәчәк атуын тәэмин итәчәк. «Партия Үзәк Комитеты, — ди иптәш Жданов, — бездә рухи культураның мул булуын тели, чөнки культура байлыгында ул социализмның мөһим бурычларыннан берсен күрә». Культураны, сәнгатьне, әдәбиятны тагын да үстерү, барлык идея-тәр- бия эшләрен тагын да яхшырту, халыкның политик һәм культура дәрәҗәсен тагын да күтәрү совет җәмгыятенең тормыш ихтыяҗы булып тора. f В. И. Ленин: дәүләт массаларның аңлылыгы белән көчле, дип күрсәтә. Большевиклар партиясе, иптәш Сталин социалистик аңлылыкны, совет җәмгыятенең алга баруын тизләтә, аның көчен һәм куәтен арттыра торган кыйммәтле бер чара дип карыйлар. Шуның өчен дә сталинчыл бишьеллык план промышленностьны, авыл хуҗалыгын, тимер юл, су юлы транспортларын һәм хуҗалыкның башка тармакларын торгызу һәм үстерүгә зур әһәмият бирү белән бергә, культура-агарту учреждениеләрен, авыл, район клубларын, культура йортларын, уку өйләрен, көтепханәләрне торгызу һәм яңадан салу буенча да җитди чаралар күрә һәм шуның белән хезмәт' ияләренең идеяполитик дәрәҗәсен тагын да күтәрергә, тәрбия һәм культура эшләрен киң колач белән җәелдерергә реаль материаль нигез төзи. Электә царизм политикасы аркасында артта калган милләтләрнең хәзерге социалистик экономикасын, культурасын һәм фәнен үстерү турында безнең партиябез, иптәш Сталин һәм совет хөкүмәте һәрвакыт кайгырту чанлык күрсәттеләр һәхм күрсәтеп киләләр. Сталинчыл бишьеллыкларны тормышка ашыру Ленин — Сталин милли политикасының һәм сталинчыл халыклар дуслыгы политикасының тантанасы булды. Ленин һәм Сталинның инициативасы буенча
Яна бишьеллыкта Татарстан культурасы 
117 
 
 
Һәм турыдан-туры алар җитәкчелегендә төзелгән Советлар Татарстаны, бөек рус халкының туганнарча ярдәме белән, совет власте елларында, сталинчыл бишьеллыклар елларында хуҗалык-политик һәм культура төзелеше эшендә җитди уңышларга иреште. Ул промышленносте, авыл хуҗалыгы һәм культурасы киң җәелеп чәчәк атучы социалистик республцкага әверелде. Мисал өчен түбәндәге мәгълүматларны китереп үтик. Сталинчыл бишьеллыклар эчендә Татарстан АССР ның валовой продукциясе нык үсте, 1927—28 нче еллар белән чагыштырганда, 1940 елда ул 12 тапкыр артты. Промышленностьның машиналар төзү, суднолар төзү, ясалма каучук, кинопленка, мех эшкәртү кебек мөһим тармаклары яңадан төзелде. Шул ук вакыт эчендә промышленность предприятиеләренең әйбер җитештерү' сред- стволары 13 мәртәбә, хезмәт җи- -тештерүчәнлеге 3 мәртәбә диярлек артты. Авыл хуҗалыгы тамырдан үзгәрде. Колхоз строе ныгыды, чәчү мәйданы киңәйде, ашлык уңышының гомуми күләме 1940 елда 2,4 миллион тоннага җитеп, иң зур уңыш биргән 1913 нче елга караганда, 0,5 миллион тоннага артык уңыш алынды. Республикабызда мәктәпләр челтәре бик киң җәелдерелде. Элекке Казан губернасындагы 1.826 мәктәп урынына, хәзер бездә 3.773 мәктәп бар һәм аларда 420 мең бала укый. Халык арасында укый-яза белмәүчелек тулысынча бетерелде (элекке Казан губернасында укый-яза белүчеләр ирләрдән 24,9 процент, хатынкызлардан 11,1 процент кына булган). Республикабызда 13 югары уку йорты, СССР Фәннәр Академиясе филиалы, 19 фәнни-тикшеренү институты, 60 техникум бар. Казанда 1.500 дән артык гыйльми работниклар эшли, шулар арасында 80 кеше фән докторлары. Интеллигенциянең зур санлы, югары квалификацияле кадрлары үсте. Алар арасында татарларның саны бик зур. Культура-агарту учреждениеләренең челтәре берничә тапкыр 
артты, больница койкаларының саны ике мәртәбә диярлек үсте. Республикабызда 13 Дәүләт театры, дәүләт филармониясе, консерватория, музыка, художество һәм театр училищелары бар. Алар- ның күп санлы башкаручы кадрлары арасында 80 нән артык кеше атказанган халык артисты һәм сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем алдылар. Культура һәм сәнгать өлкәсендә безнең төп байлыгыбыз булып, совет власте елларында, Ленин — Сталин партиясе тарафыннан социалистик Ватан интересларына фидакарьләрчә бирелгәнлек рухында тәрбияләнгән, сталинчыл яна бишьеллык бурычларын тормышка ашыру буенча халыкка хезмәт итәргә әзер торган күп санлы интеллигенциябез санала. Татарстанның халык хуҗалыгында, культура һәм сәнгать учреждениеләрендә ? ~зер урта һәм югары белемле булган 70 меңнән- артык белгеч эшли. Татарстан Совет язучылары Союзы язучылардан, шагыйрьләрдән, драматурглардан һәм тәнкыйтьчеләрдән 50 кешене берләштерә. Татарстан художниклары союзы скульпторлардан һәм художниклардан 45 кешене берләштерә. Совет композиторларының Татарстан бүлегенә күренекле 10 композитор керә. Бу кадрларыбызның булуы, формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик культурабызны үстерүдә аларның тәҗрибәлелеге, Советлар Союзы составына керә торган милләтләрнең иң күренеклесе булган рус халкының гаять зур ярдәме, безнең кадрларыбызның ВКП(б) Үзәк Комитетының идеология эше буенча соңгы карарлары белән коралланганлыгы, ленинизм тәгълиматларын өйрәнүгә һәм үзләштерүгә булган омтылышлары —болар барысы да культура төзелеше буенча сталинчыл яңа бишьеллыкта
С. Батыев 
118 
 
 
билгеләнгән бурычларның үтәлүе реаль икәнен раслый торган факторлар. Татарстан АССР ның 1946—1950 елларга төзелгән яңа бишьеллык планы күп санда мәгариф, сәнгать учреждениеләре оештыруны, уку йортлары, кино-театрлар, клублар төзүне, типографияләр челтәрен һәм куәтен үстерүне күздә тота, зур күләмле матур әдәбият әсәрләре, сәнгать әсәрләре булдыру һәм Татарстан тарихы буенча,татар әдәбияты, театры тарихы буенча гыйльми проблемаларны хәл итү бурычы куела. Яңа бишьеллыкта без 7 яшькә җиткән барлык балаларны һәм шәһәрдә, һәм авылда мәктәпкә йөртү эшен тулысынча гамәлгә ашырырга тиешбез. Балаларга мәктәптә тәрбия бирү сыйфаты шулай ук яхшыртылачак. Башлангыч, 7 еллык һәм урта мәктәпләрнең саны 1950 елда! Татарстанда 3.787 гә җитке- реләчәк, шулардан: шәһәрләрдә 180 (Казанда 93), авыл җирләрендә 3.607. Мәктәпләр салу эшенә бишьеллык эчендә 4.400 мең сум акча тотылачак һәм бу хәл мәктәпләрдә, өстәмә рәвештә, 8.700 урын булдыруны тәэмин итәчәк. 1950 елда мәктәп укучыларының саны, 468,4 меңгә җитәчәк (1945 елда 421,3 мең иде), шул исәптән шәһәрләрдә 100,8 мең кеше (Казанда 61,7 мең), авыл җирләрендә 367,6 мең кеше. Эшче яшьләр һәм авыл яшьләре мәктәпләрен киң күләмдә оештыру нигезендә, Ватан сугышы шартларында мәктәпләрдә нормаль белем ала алмаган яшьләргә урта белем алу тәэмин ителәчәк. Мәктәпләрдә уку-укыту һәм тәрбия эшләренең сыйфатына аеруча игътибар биреләчәк. Бүгенге көндә безнең мәктәпләрдә яшәп килгән кайбер кимчелекләр, бигрәк тә рус теле һәм математика буенча өлгерешләрнең канәгатьләнерлек булмавы, бетерелергә тиеш. Бездә авыл мәктәпләре программа буенча үтелә торган материалларны тормыш белән, колхоз практикасы белән җитәрлек дәрәҗәдә бәйләп алып бармыйлар, укучыларга колхоз 
төзелеше буенча җитәрлек белем бирмиләр әле. Ә бу бик кирәк, чөнки 7 еллык һәм урта мәктәпләрнең укучыларыннан бик күпләре авылда, колхоз производствосында эшләргә калалар. Мәктәп аларны бу эшкә хәзерләргә, аларда колхоз хезмәтенә мәхәббәт тәрбияләргә тиеш. Шул уңай белән мәктәпләр каршындагы участоклар эшен оештыру һәм яхшыртуның әһәмияте тагын да үсә, биредә укучылар агрономия, бакчачылык һәм терлек асраучылык курсларын үтәргә тиешләр. Татарстанның бишьеллык планында балалар учреждениеләре челтәрен тагын да үстерү зур урын ала. Балалар бакчаларындагы балаларның саны 14.800 гә җиткерелә (1940 елда 10.200 иде). Балалар яслеләрендәге даими урыннарның саны 11.500 гә җиткереләчәк. Культура-агарту учреждениеләрен торгызуга һәм киңәйтүгә бишьеллык планда зур суммалар билгеләнә. Район культура йортларының саны 70 кә, авыл клубларының саны 800 гә, уку өйләренең саны 1.714 кә, массовый көтепханәләрнең саны 303- кә җиткереләчәк. һәрбер районда үзенең үз көтеп- ханәсе һәм культура йорты, ә һәрбер авыл советында — авыл клубы һәм уку өе булачак. Шушы барлык культура учреждениеләре халыкның культурасын һәм политик дәрәҗәсен күтәрү өчен эшләячәкләр. Иптәш Сталин партиянең XVIII нче съездында: «Без барлык эшчеләрне һәм барлык крестьяннарны культуралы һәм укымышлы итәргә телибез һәм без моны вакыты белән эшләячәкбез дә» диде. Бу гаять җитди бурычны хәл итү өчен без культуратәрбия эшләренә совет интеллигенциясенең барлык көчләрен тартырга һәм социалистик культураның барлык материаль чараларыннан һәрьяклап файдаланырга тиешбез. Хезмәт ияләре депутатларының җирле советлары авыл клубларын, район культура йортларын, кино
Яна бишьеллыкта Татарстан культурасы 
119 
 
 
театрларны, музейларны, көтепха- нәләрне, уку өйләрен культура үзәкләренә әверелдерергә, алар каршында интеллигенцияне тупларга һәм алдынгы идеяләрне пропагандалауны оештырырга тиешләр. Республикабызның культура тормышында совхозларны, колхозларны, эшче поселокларны радиолаштыру зур роль уйнаячак. Әгәр дә 1945 елда 125 радиоузел эшләгән булса, бишьеллык ахырында 200 радиоузел эшләячәк. Барлык МТСлар, совхозлар, 2.000 колхоз һәм 1.680 авыл советы те- лефонлаштырылачак. Авылны электрлаштыву буенча җитди чаралар күрелә. Бу чаралар бишьеллык ахырында авылның культура йөзен кискен рәвештә үзгәртәчәкләр һәм хезмәт ияләре арасында масса-тәрбия эшләрен тагын да киңрәк җәелдерергә мөмкинлек бипәчәкләр. Татарстанның бишьеллык планы больницалар, поликлиникалар, амбулаторияләр челтәрен шактый киңәйтүне һәм хезмәт ияләренә күрсәтелә торган медицина ярдәменең яхшыртылуын күздә тота. Татарстанда больница койкаларының гомуми саны 12.400 гә җиткереләчәк. Авыл җирләрендә фельдшер «акушер пунктларының саны 1.490 га кадәр үсәчәк. Бишьеллык эчендә киноустановка- лар челтәре бик нык киңәйтеләчәк. Әгәр дә 1945 елда аларның саны 176 булган булса, 1950 елда 800 гә җитәчәк. Тавышсыз кинолар барысы да тавышлылар белән алмаштырылачак. Стационар кинолар саны бик нык үсәчәк. Барлык шәһәрләр, район үзәкләре, эшчеләр поселоклары, совхозлар һәм авыл советларының 30 проценты стационар кинолар белән тәэмин ителәчәк. Казанда 800 урынлык яңа кино-театр салыначак. Ватан сугышы елларында вакытлыча тукталып торган Казан опера һәм балет театры бинасы салынып бетәчәк. Ул Казандагы иң матур йортларның берсе булып, аңа берьюлы 1.200 кеше сыя алачак. Бишьеллык ахырында республи
кабызда 14 театр, дәүләт филармониясе (халык җырлары һәм биюләре ансамбле коллективы белән), халык инструментлары оркестры һәм симфоник оркестр булачак. Театрлар һәм аларның коллективлары өчен дәүләт бюджеты һәр ел саен 17 миллион сумга кадәр акча җибәреп торачак. Шулай ук балалар өчен, өстәмә рәвештә, берничә музыкаль мәктәп ачылачак. Бишьеллык планда сәнгать учреждениеләренең идея-художество дәрәҗәсен һәм башкару осталыгын күтәрү мәсьәләсе киң урын алып тора. Шул уңай белән Татарстаннын сәнгать учреждениеләре алдына ике мөһим бурыч куела — аларның хәл ителүенә театрларның һәм музыкаль коллективларның уңышлы эшләре бәйләнгән. Беренче бурыч — сәнгать учреждениеләрен башкаручы кадрлар белән тулыландыру. Безнең театрлар, бигрәк тә колхоз-совхоз театрлары, - башкаручы кадрларга мохтаҗлар. Ватан сугышы елларында Москвадагы татар студиясе үзенең эшен туктатып тору сәбәпле, соңгы 5 ел эчендә Татар Академия театры һәм районнардагы театрлар башкаручы кадрлар белән тулыландырылмадылар. Шуның өстенә театрлар үзләре дә кадрлар хәзерләү эшенә тиешле әһәмият бирмәделәр. Оркестр өчен музыкаль кадрларның һәм балет кадрларының җитешмәве аеруча нык сизелә. 1945 елда Москваның Чайковский исемендәге консерваториясендә һәм ГИТИС та татар студиясе яңадан эшли башлады. Хәзер анда 50 кеше укый. Шулай ук Казанның үзендә дә театраль училище оештырылды. Аннары Казан дәүләт консерваториясен оештыру, республикабызның гомуми музыкаль культурасы үсүенә тәэсир итүе белән бергә, сәнгать учреждениеләрен музыкаль һәм вокаль кадрлар белән тулыландыруда җитди ярдәм күрсәтәчәк. Икенче бурыч — безнең театрларның репертуар планын хәзерге заман таләпләренә җавап бирерлек
С. Батыев 
120 
 
 
итеп төзү. Тамашачы безнең театр сәхнәләрендә совет кешеләренең дөрес образын — көчле, ихтыярлы, керсез күңелле, югары әхлаклы совет кешеләренең образын күрәсе килә. Совет сәнгате бары тик коры матурлыкны гына, эстетлык хисләрен генә тәрбияләми, ә бәлки совет кешеләрен художестволы рәвештә гәүдәләндерә, халыкны социалистик агартуга һәм аның культура үсешен тизләтүгә булыша. ВКП(б) Үзәк Комитеты үзенең «Драма театрларының репертуары һәм аны яхшырту чаралары турында»™ карарында театрларның репертуар планы буенча тулы күрсәтмә бирде. Бу карарда, совет социалистик культурага ят булган политикадан читләшкәнлекне һәм идея- сезлекне совет сәнгатенә кертергә маташучыларга кискен отпор бирелә, һәртөрле идеологии бозуларга каршы көрәш эшендә большевистик уяулык кирәклеге әйтелә. ВКП(б) Үзәк Комитеты театрларның, совет тематикасына зыян китереп, чит ил драматургларының әсәрләре белән артык мавыгуларын каты тәнкыйть итте. Безнең театрларның репертуарында хәзерге совет тормышын яктырта торган әсәрләр гаять аз. Без бары тик композитор Нәҗип Җи- һановның «Ильдар» операсын, композитор Юдинның Кави Нәҗми либреттосына язган «Фәридә» операсын, Мирсәй Әмирнең «Миңлекамал», Таҗи Гыйззәтнең «Изге әманәт» һәм русчадан тәрҗемә ителгән «Дицгездәгеләр өчен» пьесаларын гына күрсәтә алабыз. Колхоз-совхоз театрларының репертуары тагын да ярлырак. Соңгы вакытта драматург Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры» дигән уңышлы әсәрен Академия театры сәхнәсендә кую Казан театраль сәнгате тормышында зур вакыйга булып тора. Тамашачы бу спектакльне җылы каршы алды. «Әдәбият һәм сәнгать кешене бүген ничек булган хәлендә генә түгел, ә иртәгә ничек булырга тиеш һәм булачак хәлендә дә» күрсәтергә тиеш, ди Максим Горький. «Тор 
мыш җыры»нда Мирсәй Әмир бригадир Фатима образын нәкъ менә шулай күрсәтә. Фатима образы дөрес, күренекле, көчле. Авылга, колхоз тормышына алдынгы агрономия фәнен түземле рәвештә кертеп баручы бүгенге һәм киләчәк колхоз производствосы хезмәтчесенең образы ул. Кызганычка каршы, безнең театрларның репертуар планында мондый әсәрләр бик аз. Драматурглар һәм театрларның иҗади работниклары, композиторлар һәм либретточылар, художниклар һәм скульпторлар алдында безнең хәзерге совет чорына лаеклы булган әсәрләр тудыру бурычы тора. Шулай ук зур күләмле музыкаль әсәрләр, бигрәк тә, симфоник әсәрләр булдыру бурычы кичектерелмәслек булып тора. Китаплар бастырып чыгару, куәтле типография базасы һәм кадрлары булу культураның зур байлыгы булып исәпләнә. Татар халкы фәкать революциядән соң гына үз ана телләрендә китап продукциясен җитәрлек күләмдә ала башлады. Ленинның һәм Сталинның бик күп әсәрләре, «ВКП(б) тарихының кыскача курсы», Маркс һәм Энгельс әсәрләренең байтагы татар теленә, тәрҗемә ителеп, зур тиражлар белән басылып чыгарылдылар. Рус классик әдәбиятыннан Толстой, Пушкин, Тургенев, Гоголь, Грибоедов, Чехов, Короленко, Горький, Маяковский һәм башкаларның бик күп әсәрләре тәрҗемә ителеп басылдылар. Бишьеллык план китап басу эшен тагын да үстерүне билгели. Шул уңай белән Камил Якуб исемендәге китап фабрикасы үзенең проект куәтенә — елына 100 миллион оттиск бирерлек итеп тулысынча тор- гызылачак. Шулай ук «Татполиграф», Александров исемендәге типографияләрнең дә куәте арттырылачак һәм яңа, югары уку йортлары типографиясе төзеләчәк. Моннан тыш СССР Фәннәр Академиясе Филиалы каршында типография оештырылачак. Югарыда китерелгән цифрлар һәм
Яна бишьеллыкта Татарстан культурасы 
121 
 
 
фактлар большевиклар партиясенең һәм совет хөкүмәтенең безнең республикабыз экономикасын һәм культурасын тагын да югарырак күтәрүдә зур кайгыртучанлык күрсәтүен раслыйлар. Яңа бишьеллыкта торган бурычлар хезмәт ияләренә коммунистик тәрбия бирү эшен җитди рәвештә күтәрүне таләп итәләр. Колхоз, совхоз һәм предприятиеләрдә хезмәткә аңлы мөнәсәбәт тәрбияләү, үз дәүләтебезнең язмышына һәм интересларына илебездәге барлык хезмәт ияләрендә аңлы мөнәсәбәт тәрбияләү, аларны дәүләт эшенә һәм иҗ- тимагыйполитик эшләргә тарту коммунистик тәрбия бирүнең мөһим бер ягы булып тора. Безнең җәмгыятебезнең яшь булуын, аңа әле 30 яшь тә тулмавын онытмаска кирәк. Бездә әле аңнарындагы капитализм калдыкларыннан, вак буржуаз мораль йогынтысыннан котылып җитмәгән кешеләр бар һәм алар, шул ят тәэсирләр астында, кайчакта, җәмгыятькә каршы эшләр эшләп ташлыйлар. Хәзерге шартларда колхозчыларны социалистик аңлылык рухында тәрбияләү бурычы аеруча әһәмияткә ия. Барлык колхозчылар да мул тормыш белән яшәсеннәр өчен, авыл хуҗалыгын, колхоз кырларының уңышын һәм терлек асрауны күтәрү өчен колхоз строеның тулы нигезе бар. Моның өчен, дип өйрәтә иптәш Сталин безне, колхозчылардан бары бер генә нәрсә таләп ителә: алар намус белән эшләргә, колхоз доходын хезмәтенә карап бүләргә, колхоз милкен сакларга, тракторларны ләм машиналарны сакларга, терлекләрдән дөрес файдаланырга, җирне дөрес эшкәртергә, эшче- крестьян дәүләтенең заданиеләрен тулы үтәргә, колхозларны ныгытырга тиешләр. Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү, социалистию ярыш, ударниклык һәм стахановчылык хәрәкәте нигезендә производство процессларына рационализация кертү — менә болар бишьеллыкны хәл итүдә иң мөһим чаралар. Бу зур һәм гаять җитди бурычлар безнең культура учреждениеләре- 
бездән, халык өчен укыла торган лекцияләрдән, докладлардан, матур әдәбияттан, драма һәм музыкаль әсәрләрдән дөрес политик юнәлеш, югары идеялелек таләп итә: Ленинизм — хезмәт ияләренә коммунистик тәрбия бирүдә төп нигез булырга тиеш. Шул уңай белән Татарстан язучылары, шагыйрьләре һәм драматурглары алдында гаять зур бурычлар тора. ВКП(б) Ү]зәк Комитетының «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турындагы мәгълүм карарыннан сон, Татарстан язучылары күп кенә эшләр эшләделәр. Татар язучылары коллективы ВКП(б) Үзәк Комитетының бу карарын һәм иптәш Ждановның докладын тирәнтен өйрәнеп, үзләренең иҗат эшләренә. тәнкыйть белән карадылар, кайбер язучыларның һәм драматургларның иҗатларындагы җитди идеологии хаталар, идеясезлек һәм политикадан читләшкәнлек күренешләре барлыгын ачтылар һәм аларны каты тәнкыйть астына алдылар. Татарстан Совет язучылары Союзы һәм аның партия оешмасы язучыларга идея-политик тәрбия бирү эше буенча, аларны марксизмленинизм теориясе белән коралландыру буенча беркадәр практик чаралар күрделәр. Соңгы вакытта татар язу- чыларыннан М. Әмир, А. Шамов, И. Газый, Г. Гобәй, Г. Әпсәләмов һәм башкалар совет кешеләренең тормышларын чагылдыра торган тирән эчтәлекле, идея һәм художество сыйфатлары яхшы булган яңа әсәрләр тудырдылар. Язучы Г. Разин Ватан сугышы көннәрендә колхоз тормышын гәүдәләндергән «Намус» исемле романын, Кави Нәҗми татар һәм рус халкының тарихи дуслыгын, алар- ның самодержавиегә каршы бергәләп көрәшен чагылдырган «Туган ил» романын быел төгәлләячәкләр. Шулай ук Ватан өчен сугышлар
С. Батыев 
122 
 
 
да совет халкының батырлыгын, СССР халыкларының сталинчыл дуслыгын, бөек рус халкының татар халкына күрсәткән ярдәмен, социалистик Татарстан хезмәт ияләренең героик хезмәтен, аларның фронтка ярдәмнәрен күрсәткән бик күп шигырьләр, поэмалар басылып чыктылар. Шулардан Ә. Ерикәйнең «Дуслар турында шигырьләр», «Халкыма» дигән җыентыкларын, Ш. Маннурның «Еллар моңы», Г. Хуҗиның «Туган җир», С. Хәкимнең «Шигырьләр», Ә. Исхакның «Курай», Ф Кәримнең поэмалар һәм шигырьләр җыентыкларын күрсәтергә була. Хәзерге көндә безнең шагыйрьләребез тарафыннан тәрҗемә ителгән Некрасов, Җамбул, Маяковский, Лермонтов һәм Абай әсәрләре нәшриятка тапшырылганнар. К. Нәҗми тәрҗемәсендә И. Крылов мәсәлләре һәм Н. Исәнбәт тәрҗемәсендә А. Грибоедовның мәшһүр комедиясе «Акыллылык бәласе» басылып чыктылар. Хәзерге көндә күп кенә шагыйрьләребез (С. Хәким, Ш. Маннур, Ә. Исхак, Ә. Ерикәй, Н. Арсланов, Г. .^уҗи һ. б.) тагын да зуррак шигъри әсәрләр язу өстендә эшлиләр. Ләкин болар гына татар укучыларының ихтыяҗларын тулысын ча каплый алмыйлар һәм асылда татар язучылары алдында торган мактаулы бурычны үтәүдә беренче адымнар гына булып торалар. Без әле совет кешеләренең тормышын һәм эшчәнлеген, промышленность предприятиеләре һәм колхоз кешеләрен күрсәткән зур күләмле әсәрләрне — романнар һәм повестьларны күрмибез. Ә андый әсәрләр бик кирәк. Татарстан АССР Министрлар Советы, Октябрь социалистик революциясенең 30 еллыгы хөрмәтенә, зур күләмле әдәби әсәрләр өчен (роман, повесть, поэма) конкурс игълан итте. Татарстан язучылары бу зур һәм мөһим эшкә актив катнашырга һәм безнең укучы- ларыбызга совет чынбарлыгын дөрес чагылдырган, эшчеләрне, колхозчыларны һәм интеллигенцияне героик хезмәткә туплый торган яхшы әсәрләр бирергә тиешләр. 
Үкенечкә каршы, безнең кайбер язучыларыбызның әсәрләрен укыганда аларның хәзерге авылны, алдынгы агрономия һәм фән нигезендә эшләп килгән колхозларның тормышын тирәнтен белмәүләрен сизәсең. Язучылар совет авылын, завод һәм фабрикаларның тормышын тирәнтен өйрәнергә тиешләр. Авыллардагы, завод һәм фабрикалардагы кешеләр көннән-көн үсәләр, фән завод-фабрикаларга гына түгел, авыл тормышына да эзлекле рәвештә кереп бара. Шуңа күрә язучылар интуициягә генә ышанмыйча, тормыш эчендә кайнарга тиешләр. Укучы безнең язучылардан идея-политик юнәлеше ачык булган, тирән эчтәлекле әсәрләр сорый. Безнең язучылар совет кешеләренең тормышын дөрес чагылдыру белән генә чикләнмәскә, совет кешеләрен яңача яшәргә һәм эшләргә, кыенлыклардан курыкмаска өйрәтә торган, артта калучыларга алдынгыларны куып җитүгә булыша торган әсәрләр бирергә тиешләр. Чынбарлыкка большевистик мөнәсәбәт нигезендә генә югары идеяле әдәбият тудырырга мөмкин. Халыклар дуслыгының әһәмияте, Татарстанның экономик һәм культура үсешендә бөек рус халкының ярдәме татар язучыларының әсәрләрендә һәрьяклап күрсәтелергә тиеш. Без бу бөек дуслыкны нык сакларга һәм тагын да ныгытырга • тиешбез. Милләтчелек характерындагы һәртөрле хаталарга һәм бозуларга каршы кискен көрәш — совет социалистик культураның уңышлы үсеше өчен гаять кирәкле шарт. Милли культурабызны гомуми совет культурасыннан аерырга, ераклаштырырга маташулар — культураның милли формасын социалистик эчтәлегеннән, ленинизмнан аерырга омтылу дигән сүз. Мондый күренешләргә каршы кискен көрәш алып барырга кирәк. Формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик булган татар культурасы, барыннан да элек, 
С. Батыез 
123 
 
 
культура төзелешендә Ленин — Сталин партиясенең политикасын бозарга маташкан һәртөрле тайпылышлар һәм агымнар белән каты көрәштә үсте. Ул җирле милләтчеләргә каршы көрәштә үсте, татар культурасын иң алдынгы культура булган рус культурасыннан «кытай стенасы» белән аерырга, халыклар дуслыгын какшатырга, шуның белән татар халкын иң мөһим нәрсәдән — хезмәт ияләре интереслары берлеген аңлаудан, гомуми максатка ирешү өчен барлык көчләрне берләштерергә кирәклеген аңлаудан мәхрүм итәргә маташкан милләтчеләргә каршы көрәштә ныгыды. Ленин — Сталин партиясе милләтчеләрнең контрреволюцион идеяләрен фаш итеп, аларның татар халкына һәм татар культурасына эчке дошманлык саклауларын ачты. Татар халкы дуслыкның көчен 
аңлый һәм аны саклый белә. Руслар татар халкының күптәнге дуслары. Рус халкы һәм бүтән милләт халыклары белән берлектә, Ленин— ’ Сталин партиясе җитәкчелегендә без 1917 елның Октябренда капитализмны җиңдек һәм аннан соң илебездә социализм төзедек. Күптән түгел генә үткән тарихи көннәрдә — РСФСР һәм ТАССР Верховный Советларына сайлау көннәрендә — Татарстан хезмәт ияләре үзләренең Ленин — Сталин партиясе эшенә, илебездә коммунизм төзү эшенә чын күңелдән бирелгәнлекләрен, коммунистлар һәм партиясезләр блогы кандидатларына үзләренең тавышларын бирү юлы белән, тагын бер мәртәбә гүзәл рәвештә күрсәттеләр. Шик юк, сәнгать һәм әдәбият работниклары да бишьеллык план буенча үз өсләренә төшкән гаять зур бурычларны намус белән үтәрләр