Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

КАЗАНГА КАЙТУ — Әй К-азан, ямьле Казан, моңлы Казан, нурлы Казан! Габдулла Тукай.
 
Идел өстендә Пароход йөзә. Шундый кызыклы һәм рәхәт безгә. Без пионерлар Шул пароход!а Ял иттек җәйге Матур вакытта. Хәзер инде без Күңелле ялдан Кайтып киләбез Казанга табан. Битләрдән сыйпап Исә назлы җил, Җитез акчарлак Судан эзли җим. Бакеннар кала Уңда һәм сулда. Саллар, баржалар Очрыйлар юлда. Ул баржаларда Илнең байлыгы- Баку мазуты, Каспий балыгы. 
Әнә авыллар! Тагын бераздан, Кояшта балкьГһ, Күренде Казан. Дебаркадерга Җиткәч пароход, Сафка тезелеп Бирдек без салют. Салют һәм сәлам, Ирекле шәһәр! у Ленин укыган 7 Сөекле шәһәр! Син Москваның Зур бер почмагы. Синдә Горькийның Узган яшь чагы. Сиңа сокланып, Әй нурлы Казан, Габдулла Тукай Шигырьләр' язган. Сине сагынып Кайттык өйләргә, Өйрәнер өчен Эшкә, һөнәргә.
з. л. ә • № 2-3.
Кави Нәжми шигырьләре 
 
 
 
ЯҢА ЙОРТТА
 Туп чөеп уйнаганда Яз башында өчәү без, Әти кайтты да әйтте: — Җыеныгыз, күчәбез! 
Без сорагач: — Кайда? — дип, Аптырап бу хәбәргә, Җавап бирде: — Күчәбез Социалистик шәһәргә! 
Бишьеллык яңа план Буенча алган эшен Ел ярымда тутырып, Иң алда барган өчен, 
Бүләк итеп заводтан Фатир биргәннәр аңа. йорты да, ди, өр яңа, Фатиры да өр яңа... 
Машинага төялеп Киттек шунда бер заман. Ис китәрлек зур икән Без яшәгән бу Казан. 
Уңда калды — Кремль, Тимер юллар — сул якта. Поездлар узган тавыш Шаулап калды колакта. Әнә анда Бакалтай һәм Бишбалта бистәсе, Пароходлар, баржалар Белән тулы Устьесе. Бара торган юлыбыз Шундый матур, күңелле. Чү! Нәрсә ул каршыда — Яна йортлар түгелме? Менә килеп тә җиттек. Машинаны туктаттык. Фатирыбызны күргәч, Хәйран булдык, шак каттык.. һәр бүлмәнең зурлыгы — Элекке фатир тикле, Балконы да бар икән, Бакча якка ишекле. Шундый ук матур йортта Яши икән күршеләр, Барсы да әти кебек Инженерлар, эшчеләр.