Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Н. ДӘҮ л и А Тәрәзәдән карый февраль таны, Иртәнге жил кага ишекне. Яңгырады жирдә шатлык чаңы, Бөек жырны дөнья ишетте. Кремльнең корыч курантлары Туган илне тәбрик иттеләр. Ерак-ерак бозлы котыпларга Таң яктысын алып киттеләр. Урамнарны бизи ал байраклар, Байракларга җиңү язылган. Ак чәчәкләр аткан бар агачлар, Әйтерсең лә инде яз булган. Иртәнге кар ята юл өстендә, Кешеләр бара ап-ак урамнан. Ил каршылый бүген бәйрәм таңын, Ак ефәккә җирләр уралган. Яз гөлләре белән бизәкләнгән Сайлау йорты ачты ишеген. ★ Н А Кеше монда җиңү китабына Язып китәр үзенең исемен. Иң беренче булып килде ана һәм. офыкта янып таң торды. Комсомолка сәлам бирде аңа, Ал байраклар түргә чакырды. Ул бюллетень алды кулларына, Бер карады аңа куанып, — Кызларыма, диде, улларыма, Көннәр килсен данга уралып, Үзем өчен, туган илем өчен, Сталинга булсын тавышым, Гомер телим аңа иртә, кичен, Мин бәхетле, аяз тормышым. Ул калдырды язып бюллетеньгә йөрәгенең кайнар сафлыгын. Баласына алын кайтты ана Киләчәкнең бөек шатлыгын.
 
СОЛДАТ ФРОНТТАН КАЙТТЫ
 I. Кар сулары җирне юды. Елгалар ташып акты. Ак каеннар яфрак ярды. Болыннар чәчәк атты. Кояш сипте алтын нурлар. Балкытып туган илне. Яңгырады язгы җырлар, Кырларга тургай килде, һәм шушы яз иртәсендә Сугыштан кайтты Самат. Соры шинель җилкәсендә, Орденлы батыр солдат. Җилкенеп чыкты анасы, Кочаклап үпте улын. Туган йортның бусагасы. Соңгысы булды юлның. Йорт каршында зифа каен Чайкады бөдрә башын. — Көткән идек һәр таң саен, Исәнме, авылдашым! Бусагадан узды солдат, Ул шуннан киткән иде, Сәгать сукты ..вакыт санап, Күп еллар үткән инде. Ахак гөлләр аңа көлде, Яз нурлары 
балкыды. Солдат белән өйгә керде Тыныч тормыш шатлыгы. 2. Алсу нурларга төренеп Алтын йөзле тан туды. Колхозчы Самат шул таңда һәркемнән иртә торды. Килде ул колхоз йортына, Ачты таныш капканы. Ул шушы нәни капкадан 
40 
 
 
Зур тормышка атлады. Кычкырды әтәч лапаста, — Торыгыз, дип, — таң аткан. Күрәсезме, хуҗа йортта, Самат кайткан солдаттан. Аннан соң казлар уянды, Каңгылдап канат кагып. Җирән ат кешнәп җибәрде, Хуҗасын шунда танып. Сыйпады атның ялыннан, Исәнме, дигән кебек. — Кем сезне шулай сагынган, Туганын күргән кебек. Карый Самат тирә якка, һәрнәрсә таныш аңа. Иртә-кич шулай бу йортта Гайрәтле тормыш ага. Кешенең монда язмышы, Гомернең киләчәге. Монда чәчелгән орлыкның Бәхет бирә чәчәге. Берләшкән монда йөрәкләр, Бар кеше тик бер туган. Бөек дәүләт гаиләсе Шундый зур тормыш корган. Балкытты урман буйларын, Ялтырап кояш чыкты. Күгәрченнәр җиргә төште Эчәргә салкын чыкны. Көтүче боргы уйнады, Җир тыңлый хәйран калып. Зифа кызлар җырлап кайта Чишмәдән сулар алып. — Бар иде авыр кайгылар, Барсы да инде үтте. Җикте Самат җирән атны, Кырларга чыгып китте. 3. Ай батты урман артына, Калды тик соңгы йолдыз. Тик авылның бер йортында йокламый әле бер кыз. Мәхәббәт ул шундый нәрсә, Йоклатмый төннәр буе. бәлки инде ул кызның да Бик тиздән булыр туе. Уздылар еллар, уздылар Кан аккан кырлар буйлап, Болытлар елап тордылар, Давыллар исте улап. Ә бүген нинди тыныч төн, йолдызлардан нур ява. Иң якты 
йолдыз шикелле, йөрәктә өмет яна. Нигә кыз шатланмасын, ди, Кайтты аның сөйгәне. Дуслыкның кадрен белгәне, /Каным, бәгырем, • дигәне. Кайтты ул җиңеп дошманны, Юлда зур даны калды. Үтәде Ватан кушканны, Берлинны барып алды. Очраштылар алар бүген Яшел каен янында. Алар икәү, каен ялгыз, Зәңгәр елга ярында. Алар озак утырдылар, Ә елга һаман акты. Ә дулкыннар уйнадылар, Йөрәкләр шатлык тапты. Самат телгә оста түгел, Шулай да эштә уңган, йөрәгендә аның бүген Сүздән көчле хис туган, Ул сүз башлый, ләкин үзе Аптырап кала кинәт. Мәхәббәткә сүз кирәкми, Туры булган дус кирәк. Кыз карый дусның күзенә, Йөрәккә җавап көтә. О, нигә төн кыска икән, Нигә болай тиз үтә. — Озакламас йорт салырмын Ун тәрәзле иттереп. Мин сине барып алырмын. Яхшы атлар җиктереп. Ай батты урман артына һәм сүнде соңгы йолдыз. Авылның тыныч йортында йокыга китте ул кыз.