Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘЛИЛ ӘБҖӘЛИЛЕВ


 Пәрдә ачыла. Тамашачыларның бердәм алкышлары астында, сәхнәгә Хуҗа Насретдин ролен башкаручы атаклы артист Хәлил Әбҗә- лилев килеп керә. Ул, бауга бәйләп аркасына аскан утынын куя да, залдан үзенә сөеп юнәлтелгәи җылы карашларга рәхмәт әйткән һәм алар белән исәнләшкән кебек, берникадәр вакыт, ярым алга таба иелеп, игътибарлы күзләре белән залга карап тора. Тамашачыларга бу сөйкемле караш күптән таныш. Алар барысы да диярлек аны күп мәртәбәләр күргәннәр һәм тагын күп тапкырлар карарга хәзерләр. «Хуҗа Насретдин» спектакеленец уңышында талантлы артист Хәлил Әбҗәлилевнең өлеше һичшиксез зур. Ул бу пьесада баш рольне искиткеч матур уйный. Бу спектакль татар театры тарихында моңача булмаган уңыш казанды һәм торган саен аның тамашачылары арта гына бара: ул биш йөз мәртәбәдән артык уйналды инде. РСФСР ның атказанган һәм Татарстанның халык артисты Хәлил Әбҗәлилев 1896 елда, хәзерге Чкалов өлкәсенең Мостафа авылында, балта остасы Гали абзый гаиләсен   дә туган. Гали абзый гомере буе кешеләргә яңа, якты, матур йортлар салып йөргән, ләкин үз тормышын яктырта да, матурландыра да алмаган — байгуралар аның бәхетен талаганнар. Аның шаян, ләкин акыллы улы Хәлил көтүче малай булып йө- 
Баян Гыйзэәт 
145 
 
 
ре.ргә мәҗбүр булган. Шулай да Хәлил, тормышның авыр булуына карамастан, яшьтән үк күп нәрсәне белергә, аңларга, өйрәнергә тырыша. Ул кышларын үз авылларындагы мәдрәсәгә йөреп, укырга, язарга өйрәнгән, китаплар укый башлаган һәм аның алдында яңа дөнья, ул моңача ишетмәгән бик күп яңа хәлләр бербер артлы ачыла башлаганнар. Хәлилгә ун яшь тулганда алар бөтенләйгә шәһәргә күчеп киләләр. Ләкин иске Оренбург шәһәре хезмәт кешеләрен елмаеп каршыламый, ул Хәлилне бала килеш авыр эшләр эшләргә, үз көнен үзе күрергә мәҗбүр итә; аның белем алу, уку хыялларын җимереп ташлый. 1914 елда башланган беренче бөтендөнья сугышы Хәлилгә солдат шинелен кидерә. Ул күп сугышларда катнаша. 1916 елда Әбҗәлилев фронтта каты яралана һәм, сугыш инвалиды булып, яңадан Оренбургка кайта. Хәлил яшьтән үк театр ярата торган була, ул еш кына циркка йөри, Оренбургтагы рус театры спектакльләрен карый, һәм, сугыштан кайтып бераз хәл алгач та, үзен яшьтән үк мавыктырган театр эшенә керешеп китә. Бөек Октябрь революциясен Хәлил сөенеп каршы ала, һәм яшь совет иленә корал күтәргән интервентларга каршы көрәшүче Кызыл Армия берләшмәләренең Оренбургтагы Политик Идарәсе фронт өчен татар театры төзәргә тәкъдим иткәч тә, ул бөтен көчен куеп, шул эшкә керешә. Бу театр интервентларны куып һаман көнчыгышка таба алга барган Кызыл Армия белән бергә була, сугышчылар алдында бик күп спектакльләр уйный. Яхшы спектакльләр һәм концертлар оештыруда армый-талмый эшләгән өчен 1 нче революцион армиянең Реввоенсоветы Политик Идарәсе Әбҗәлилевкә рәхмәт белдерә. Шул ук вакытта, Политик Идарәнең тәкъдиме буенча, Әбҗәлилев Ташкентта, Бохарада, Хивада фронт татар театрлары төзи һәм үзе дә уйнап килә, көннән-көн үзенең артистлык 
талантын үстерә, камилләштерә бара. Совет иле интервентлардан тазартылгач, Әбҗәлилев Үзбәкстанга чакыртыла һәм кинематография җәмгыятен төзешергә алына. Ул бу җәмгыять белән җитәкчелек итү өстенә үзе дә күп кенә кинофильмнарда катнаша. Мәсәлән, «Үлем . манарасы», «Рават шакаллары», «Өсте ябулы йөк арбасы», «Икенче хатын», «Мәчет түбәләре астында», «Кем власте?» дигән фильмнарда зур рольләрне башкара. 1928 елда Хәлил Әбҗәлилев Татар Дәүләт Академия театрына эшләргә чакыртыла һәм күп тәҗрибә алган Хәлил берничә елдан соң бу театрның иң алдынгы, талантлы эшлеклеләре дәрәҗәсенә күтәрелә. Ул «Ревизор»да Осип ролен, «Банкрот»та Сираҗетдинны, «Ташкыннар»да Биктимерне, «Хуҗа Насретдин»да Хуҗаны, «Гроза»да Тихон Кабановны «Король Лирада корольне, «Диңгездәгеләр Харитоновны һәм башка рольләрне искиткеч зур белән уйнап, татар театр үстерүдә зур хезмәтләр килә. 
һәрбер һөнәр үз мастерын үстергән кебек, артистны театр сәхнәсе үстерә, ә башкарылган рольләр артистның талантын, көчен, мөмкинлекләрен билгеләп, иҗат йөзен ачып күрсәтеп торалар. Шушы яктан караганда гына да, артист Әбҗәлилев Татар Дәүләт Академия театрының соңгы еллардагы иҗат профилен билгели торган иң яхшы спектакльләрдә баш рольләрне үтәп, зур уңышлар казанды. Мисал өчен, Әбҗәлилев башкара торган, меңнәрчә тамашачыларга билгеле булган, берничә рольне күрсәтеп китәргә мөмкин. «Хуҗа Насретдин» комедиясе. Хуҗа Насретдин турында халык телендә йөргән бик күп сандагы новеллалар аны акыллы, үткен тел
өчен»дә бик күп осталык сәнгате н күрсәте п 
Хәлил Әбҗәлилев 
146 
 
 
ле, тапкыр бер кеше итеп сурәтлиләр. Ул наданлыктан, караңгылыктан, юкбарга ышанудан, искелекне яклаучылардан ачы итеп көлә; байлар, муллалар, кансыз чиновниклар — Хуҗаның килешмәс дошманнары. Хәлил Әбҗәлилев, артист буларак, күптән бирле шундый образны уйнарга теләп яши. Шат күңелле, тапкыр халык акылын үзенә җыйган Хуҗа турындагы телдән төшмәс новеллалар Хәлилне яшьтән үк үзенә тарталар. Урта Азиядәге театрларда эшләп йөргән вакытларында да ул җирле халык телендә шундый зур хөрмәт белән искә алына торган Хуҗа белән кызыксына, шундый рольне уйнау турында хыяллана. Бу рольдә ул халыкның теләкләрен, хыялларын, кайгы һәм өметләрен гәүдәләндерергә уйлый, ә сәнгать кешесе өчен үз халкыңның чын йөрәген күрсәтеп, аңарга яңа көчләр бирүдән дә мактаулырак эш бармы соң! Ниһаять, Хәлил үзенең теләгенә ирешә. Драматург Нәкый Исәнбәт «Хуҗа Насретдин» исемле комедия язып, театрга тапшыра. Шул вакыттан соң артистның чын иҗат хыялы гамәлгә аша һәм Хуҗа Насретдин образы тере кеше булып сәхнәгә менеп баса. Аның башында түбәсе чуклы түбәтәй, өстендә гади җилән, ә аягында читек, күлмәге киндердән тегелгән, чәче, урта яшьтәге татар абзыйларыныкы кебек, кырылган, сакалы очлы, куе кашлар астында киң ачылган шаян күзләре, я көлемсерәп, я юмор белән ялтырыйлар. Хуҗа Насретдинның тамашачы аңына сеңеп калган тышкы күренеше менә шундый. Әбҗәлилев башкаруындагы Хуҗа, беренче нәүбәттә, оптимист. Беренче карауга аны гамьсез, хәтта шук кеше генә дип уйлыйсың. Ләкин гамьсез күренгән Хуҗа-Әбҗәлилев- нең акыллы, барын да күрүче, тапкыр, сизгер кеше икәнен, бернәрсәгә дә исе китми торган күзләрнең күпне күргән, тәҗрибәле күзләр икәнен бик тиз төшенеп аласың. н «с. Ә.- № 2-3. Менә Тархан белән Мәзин Хуҗаның кызын яучыларга киләләр, алдапйолдап аны юләргә калдырмак- чы 
булалар. Ләкин тамашачы эчтән рәхәтләнеп көлеп кенә утыра, чөнки Хуҗаның үткен күзләре тегеләрнең һәр хәрәкәтен, һәр сүзен үлчәп, тикшереп торалар һәм аларның мәсьәләне кая таба боруларын алдан ук сизеп алалар, — алдата алмассың безнең Хуҗаны!— дип тора тамашачы һәм Хуҗаның җиңүенә, тапкырлыгына хуплап кул чаба. Хуҗа Насретдинны башкаручы кайбер артистлар төрлечә сикеренү- ләр, селтәнүләр, кыскасы трюклар ясап тамашачының игътибарын җәлеп итәргә, аны көлдерергә исәп тоталар. Әбҗәлилев бу юл белән бармый. Ул тормыштагы кебек гади, ул үзеннән көлдерми, ә тирән фикерле үткен сүзләрен дошманга каршы җибәреп, залны шул дошман өстеннән көлдертә. Бу,, һичшиксез, артистның уңышы. Хуҗа образы шуның белән көчле дә бит ул! Әбҗәлилев башкаруында Хуҗа, барыннан да элек, акыллы кеше, дивана Хуҗа түгел, ул тыштан гади күренсә дә, тапкырлыгы белән дошманнарыннан күп өстен тора. Көнчыгыш халыклары театрында Хуҗа образы бик күп мәртәбәләр уйналып килгән һәм хәзер дә уйналуда дәвам итә. Ләкин, театр белгечләренең фикеренә караганда, Хәлил Әбҗәлилев башкаруындагы Хуҗа һичсүзсез иң яхшы, иң талантлы башкарулардан дип санала. Бу образны уйнавы белән Әбҗәлилев үзенең комик рольләрне дә бик яхшы башкаручы икәнен күрсәтте һәм Хуҗаны уйнауда ул чын- чыннан сәнгать остасы югарылыгына күтәрелде. х Әбҗәлилев«үз иҗатын т/ктаусыз үстереп тора, ул ирешелгән уңышлар белән һич тә канәгатьләнеп калмый, шуның өчен дә, Хуҗа Насретдинны караган саен аңарда отышлы яңалыклар, тагын да матуррак буяулар табасың, тагын һәм тагын карыйсы килә. Бу спектакльнең берничә еллар өзлексез зур
Баян Гыйззәт 
147 
 
 
унышлар белән уйналып килүенең сәбәпләрен артист Әбҗәлилевнең тынгысыз иҗат итсендә дә, яңадан $.на буяулар табуында да эзләргә •кирәк. t Мәшһүр драматург В. Шекспирның «Король Лир»ы татар сәхнәсендә куелу — безнең сәнгатебезнең, тагар совет театрының зур укышларыннан берсе. Хәзерге театр культурасы күзлегеннән караганда бу гениаль трагедияне башкарып чыга алу теләсә нинди хәзерлектәге театр коллективының көченнән килми, һәм әгәр дә Татар Дәүләт Академия театры бу әсәрне сәхнәгә куярга батырчылык иткән икән, димәк, театрда бу эшкә лаек көчләр җитешкән дигән сүз һәм, беренче нәүбәттә, баш рольне — корольне уйнарлык артист үсеп җиткән дигән сүз була. Катлаулы, авыр, ләкин иҗат кыюлыгына чакыра торган бу рольне бердәнбер башкаручы итеп, әлбәттә, Хәлил Әбҗәлплев табыла. Әбҗәли- лев, бу роль өстендә эшләгән вакытта, чиксез күп материаллар белән таныша: Шекспирның чоры, инглиз тарихы, сәнгать-художество, театр, рәссамчылык — барысы да король Лирның йөрәген ачып салырга ярдәм итәләр. Нәтиҗәдә, үзенчә, Әбҗәлилевчә, хәл ителгән «Король Лир» татар сәхнәсендә уйнала башлый. Әбҗәлилев акылдан шашкан корольне уйнамый, ул горур патша да түгел, үзенең көче белән масаючы да түгел. Әгәр Әбҗәлилевкә, син уйныйсы король шундый булырга тиеш, дисәләр, ул мондый кирәксез эшкә тотынмас та иде. Әбҗәлилев уйнаган король чын кеше ул, мәрхәмәтле, кайгыртучан, акыллы кеше, һәм, үзе шундый булганлыктан, башкаларның да табигате шулайдыр дип уйлап, аларга артык ышанучан да кебек. Менә шушындый сыйфатларга ия булган король башкалардан һич тә начарлык көтмичә, аларны да яхшы кешеләр дип белеп эш итә һәм патшалыгын җиңел генә бүлеп бирә. Ләкин бу ышанулар аны алдыйлар: кулга патшалык таҗын эләктереп алган мәкерле, эчкерле бозык кешеләр — аның ике кызы — корольнең тапсыз 
күңеленә пычрак ыргыталар. Шунда гына король бозык кешеләрнең мәкерләрен аңлап ала һәм аларга үзәккә үтәрлек ләгънәтләр яудыра башлый. Дала күренешендә Лир картаебрак киткән. Ләкин ул инде дөньяда булган бик күп явызлыкларны үз җилкәсендә татыган кеше. Аның янына хакыйкать өчен җәфа чигүчеләр җыела. Лир-Әбҗә- лилев корольлекне кешедән өстен торырга тырышуда дип аңламый, ул саф күңелле кешеләрне ярата, турылыкка турылык белән, җавап кайтара. Сахрада, туңып булса да, үзенең хуҗасын ташламаган тилегә ул соңгы киемен салып бирә. Без биредә Әбҗәлилевнең, чын актер буларак, зур идеяләр, гомуми кешелек идеяләрен үткәрүдә матур буяулар, күңелгә якын сызыклар тапканын күрәбез. Гомер буе намуслы, саф күңел белән үзенең сәнгатенә, халыкка хезмәт иткән артист Хәлил Әбҗәлилев король Лир образын уйнаган вакытта үзендә булган сызыкларны, характерны үзенең роленә — Лирга күчерә кебек. Безнең тамашачыга бу хисләр, бу теләкләр якын һәм ягымлы булып яңгырыйлар. Яхшылыкка һәм сафлыкка дан җырлаучы Әбҗәлилев-Лир тамашачыдан алкышлар һәм хөрмәт казана икән, бу — артистның бәхете түгелмени! Көнбатыш классикларын уйнауда Әбҗәлилевнең уңышлары Лир белән генә чикләнми. Шушы елларда ул испан драматургы Лопе де Веганың «Печән өстендәге эт» дигән пьесасында Тристан ролен зур талант белән башкарып чыкты. Бу спектакльне караучы СССР Фәннәр Академиясе члены академик К- Н. Державин болай дип яза: «Тристан роле мине бик кызыксындырды. Мин иптәш Әбҗәлилевнең бу рольне башкаруын яратып карап утырдым, аның уйнавында мине эчке матурлык, төгәллек шат
Хәлил Әбҗәлилев 
 
 ландырды. Бу актерның башка рольләрендә дә мин шуны ук күреп бик канәгать булдым». Шушы ук спектакльне караган Ленинград профессоры иптәш Клейнер да Әбҗәлилевнең уйнавына югары бәя биреп китә. Нинди генә рольне уйнамасын, Әбҗәлилев һәрвакыт ниндидер яңа сызыклар таба, шаблон, тапталган юл белән бармый. Моның төп сәбәбе артистның бер туктаусыз эзләнүләрендә, армый-талмый иҗат итүендә, үз хезмәтен чын күңелдән яратуында дип аңларга кирәк. Борис Лавреневның Сталин премиясен алган пьесасын сәхнәгә кую белән Татар Дәүләт Академия театры хәзерге заман темасын яктыртуда зур борылыш ясады. Бу пьесада Әбҗәлилев су асты көймәләре дивизионы командиры 2 нче ранг капитаны Харитоновны уйнады. Бу рольне уйнау белән Әбҗәлилев тагын да зур ихтирам казанды, чөнки Харитонов ролен башкару бөтен спектакльнең язмышын хәл итүгә бәйләнгән иде. Пьесада барган көчле һәм катлаулы драматик ситуацияләрдә ул үзен командир итеп тота белергә дә, үзенә буйсынган йөзләрчә кешеләрнең көчләрен тиешле якка юнәлтә алырга да тиеш, ә кайвакыт ул шәхси мәсьәләләргә дә катнашып, аларны тикшерергә, дөрес хәл итәргә тиеш була. Моннан исә ике куркыныч туа.- я Харитонов вак-төяк белән шөгыльләнүче бер буш кешегә әйләнеп китүе, я булмаса һаман кычкырып, пыр тузып торучы коры командир булып калуы мөмкин. Бу ике чикне алдан сизеп, Әбҗәлилев- Харитонов шушы ике моменты бер максатка буйсындыра: нинди генә күңелсезлекләр булса да, аларны үз вакытында җиңеп, бөтен көч һәм ихтыярын дошманны җиңүгә юнәлтә. Нәтиҗәдә, зур тәҗрибәле артист Әбҗәлилев бу рольне дә ышандырырлык һәм кешелекле, командир- ата, командир-дус итеп башкарып чыкты. торган үзенчәлекле артист ул. Аның тарафыннан башкарылган рольләр моңа шаһит булып торалар.- моннан 350 еллар элек язылган бөек Шекспир трагедиясендәге Лир образыннан, рус классигы Островскийның «Гроза»сындагы Тихон Кабанов образына, аннан безнең Хуҗа Насретдин комедиясенә, ә соңыннан хәзерге* заман совет герое Хәрби- Диңгез Флоты командиры Харитоновка кадәр аның төрле яклы, киң колачлы иҗат көче җәелә. Бу исә, үз нәүбәтендә, Әбҗәлилевнең зур адымнар белән үсеп күтәрелә баруын, күренекле артистның халык сәнгатенә үзенең зур талантын сөеп багышлавын күрсәтүче якты дәлил булып тора. Хәлил Әбҗәлилев, инде зур тәҗрибәле артист булса да, үз өстендә һаман да тырышып эшли. Шуның өчен дә сәнгать работниклары алдында аның авторитеты бик зур. Мәсәлән, инде 8 ел буенча ул Бө- тенроссия театр җәмгыятенең (ВТО) Татарстан бүлеге председателе итеп сайланып килә һәм җәмәгать эшенә күп энергиясен бирә. Ул театр җәмгыятендә күп кенә иҗат мәсьәләләрен күтәреп чыга, татар театры тарихын язуны оештыра, карт артистларга пенсия алуга күп ярдәм күрсәтә, аларның көнкүрешләрен яхшырту турында кайгырта, яшь артистларны укыту чараларын күрә һ. б. һ. б. Театр җәмгыятенең җитәкчесе буларак, Хәлил иптәш Әбҗәлилев сәнгать работникларын партиянең сәнгать, культура өлкәсендә куйган яңа. мөһим бурычларын намус белән үтәү өчен оештыра һәм яңа иҗат уңышларына җиткәчелек итә. Атаклы артист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Хәлил иптәш Әбҗәлилев — халкыбызның намуслы улы. Менә шуның өчен дә халык аны Татарстан АССР Верховный Советына депутат итеп сайларга лаек кеше дип тапты, шулай итеп, аның хезмәтенә югары бәя бирде һәм тирән ышанычын белдерде.