Логотип Казан Утлары
Шигърият

БЕЗНЕҢ ТАВЫШ


Кем ул — «Туплар сүзгә башласалар Илһам тынып кала» дип әйткән? — Гильзаларга дары катыш илһам Тутырылды безнең йөрәктән. Тупчының да, шагыйрьнең дә бездә Максаты бер, йөрәк тибеше бер; Дошманнарны бергә себереп атты Безнең канонада һәм шигырь. Сугышта без җиндек. Туктаталмас Тыныч чорда һичбер авырлык, һәм хәзер дә, Шигырь катнашмыйча калырлык; Җырлар белән кырлар рифмалаша, Бергә үсә шигырь һәм Шөгер, һәм' бишьеллык планыбыз — үзе һәр цифрына кадәр шау шигырь! Барын шигырь итеп илһам бирә Тиңе күрелмәгән бер китап— Конституция. Аны иҗат итте Иң беренче безнең депутат. Аны сайлаганда илебездә, Барлык халыкларның тавышы бер» һәм аңарга биргән һәрбер тавыш — Гади тавыш түгел — шау шигырь!