Логотип Казан Утлары
Хикәя

БЕЗ ӘЛЕ ОЧРАШЫРБЫЗ


Ростов вокзалы өчен сугышканда каты яраланып, алты-җиде ай госпитальдә ятканнан соң, мин яңадан фронтка китеп бара идем. Тагын ут астына барын керү мине әллә ни борчымый. Ике ел буена мин инде бөтенесенә дә гадәтләнеп беткән-* мен. Пуля очкан саен баш иеп, һәртөрле дөбер-шатырдан кот алынып йөри торган чак үтеп киткән, сугыш көндәлек гади бер хезмәткә әйләнеп калган иде. Шуңа күрәдер инде, мин фронтка үз өемә кайтып барган кебек бара идем. Минем күңелне бер генә нәрсә борчый: элекке үземнең частема җибәрерләрме яисә берәр ят частька барып эләгергә туры килерме? Кызыл вагонның ишегеннән аякларымны салындырган килеш, сары чәчәкле көнбагыш басуларын күздән кичереп, поезд барышына салмак кына чайкалачайкала утырганда, минем башымда бер генә уй йөри иде: ничек кенә булмасын, үз частема җибәрүләрен сорарга кирәк булыр. Ят кешеләргә әле кайчан ияләшәсең... Алар сине белми, син аларны... Ул вакыт безнең фронт Миус елгасы буйлап үтә иде. Кавказда, Сталинградта тар-мар ителгән немец гаскәре, Ростов-Дон һәм Шахты шәһәрләре аркылы чигенеп, яңадан үзенең былтыргы позициясенә — Миус елгасы буена кайтып төшкән иде. Миус болай үзе телгә алып сөйләрлек тирән һәм киң елга булма- са да, аның көнбатыш ярлары шундый текә, шундый биек, күтәрелеп карасаң, башыңдагы пилоткаң очып төшәрлек. Немец дигән каһәрең, яңадан әнә шул яр өстенә, бик уңай позицияләргә урнашып алган иде. Шахты шәһәренә килеп җиткәч, мин поезддан төплем. Бу шәһәрдән берничә километр арырак Новошахтинск шәһәренә бардым һәм, кадрлап бүлегенә кереп, үз частема (бәхет басты!) назначение 
алдым. Шуннан соң минем күңел тәмам тынычланды: хәзер инде үземнең элекке частемны эзләп табасы гына калды. Ә бу исә, оборона вакытында, читен эш түгел. Алда поезд юлын төзәтеп бетермәгәннәр икән. Шәһәр читенә чыгып, юлаучы машинага утырдым. Утырдым дип, авыз тутырып әйтү бераз артыграк булыр, чөнки миңа юл буе йөк машинасында, бензин мичкәләре өстендә бәрелеп-сугылып барырга туры килде. Шофер, кып-кызыл битле, бик таза бер рус егете, утырмас борын ук кисәтеп куйды: — Тәмәке тартасы булмагыз. Юкса икебез дә җәяү җәһәннәмгә китәрбез! Шулай да үзе, миннән бер папирос сорап алып, колак артына кыстырып куйды. Кузгалдык. Мичкә кырыена тотынып, аяк-үрә барам. Алдагы машина астыннан күтәрелгән кара тузан минем биткә бөркелә: тузан күзләргә керә; тузан борынга тула;
Без әле очрашырбыз 

 
 
хәтта авызда да тузан. Мин, аркан борылып, тирә-юньне караштырып барам. Немец шушы юл белән чигенгән. Уңда да, сулда да — җимерек автомашиналар: аларның кайберсе, үләксә кебек, сузылып ята; кайберләре, янып, кырыкка бөгәрләнеп беткән; кайберләре исә, үләргә теләмичә, соңгы минутта бик каты тартышкандай, арт тәгәрмәчләренә басып, катып калганнар — өстеңә ыргылырга теләгәндәй торалар; бер яшел туп, чалкан төшеп, тәгәрмәчләрен өскә күтәргән дә, бөтенләй мескен хәлдә чалкан ята; янган танклар тутыгып, кызарып беткәннәр; кайчандыр солдатның котын алып йөргән дәһшәтле кораллар, — нинди мескен, нинди бичара сез хәзер! Яңа салынган бер агач күпер алдына җитәрәк, машина кырт туктады. Шофер, кабинасыннан атылып чыкты да, үзе шикелле үк майланып беткән чиләген алып, суга йөгерде: радиаторда су кайный башлаган иде. Мин, эш юктан, як-юньгә күз салдым. Юлның уң ягында, яшел сыртын калкытып, озын тау сузылып яткан; аңа сыенып, боргалана- сыргалана, тар гына су ага; су буенда — авыл; юлдан ерак түгел, бер ишек алдындагы тирестә тавыклар актарына; алар арасында «мин кем!» дигән сыман бер әтәч кукыраеп тора. Якында гына’ — сугыш, газап, үлем, ә биредә, яшел сыртлы тау буенда, тормыш гөрли: ялан аяклы бер кызчык кәбестәләргә су сибеп йөри; икенче бер чибәре, елмаеп, тәрәзәдән карап тора; бакчада чияләр кызарып килә; бер сәләмә чыпчык үзенең балачыгын очарга өйрәтә: агач башына менеп куна да, чыр-чыр итеп, үлән арасындагы сары авызлы ямьсез җан иясен үз янына чакыра; снаряд кыеп киткән бер агач ботаклары белән таянып тора: ул әле исән, яшәргә тели — яфраклары ямь- яшел... Бер чиләк су күтәреп, шофер килеп җитте. Суны радиаторга салды. Аннары тәмәке тарттык. — йөк бик авыр, — диде ул минем өскә төтен бөркеп, һәм итеге белән машинаның тәгәрмәченә ти- беп-тибеп карады. 
Бераздан соң инде без тагын тузанлы юл буйлап көнбатышка таба чаба идек. Якынаябыз ахыры. Юл дисәң юл түгел, ниндидер бер чирәмлектән бара башладык. Тәгәрмәч астыннан ургылып су чыга. Бомба чокырларына да су җыелган. Әлләнигә бер туптан аткан тавышлар ишетелеп китә. Сугыш, чылбырдагы эт кебек, ерактан ырылдый иде. Ниндидер бер яшел яр эченә килеп кергәч, шофер: «Җиттек!» диде. Шуннан ары машина белән барырга рөхсәт ителми икән. Хәтта бирегә дә снарядлар төшкәләгән. — Менә, әле яңарак кына төшеп ярылган, су да җыелып өлгермәгән, — диде шофер, берничә кара чокырга күрсәтеп. Шофер белән саубуллаштым да, чокыр эчләп китеп бардым. — Анда безнең егетләрне очратырсыз, алар сезгә юл күрсәтерләр, — дип калды ул минем арттан. Кулымдагы мәгълүматларга караганда, мин эзли торган часть шушы тирәдә булырга тиеш иде. Ләкин минем мәгълүматлар инде бераз искергән, шунлыктан мин аларга ышанып та бетмим: «Үземнең элекке частемны таба алмасам, иске иптәшләрне очрата алмасам, нишләрмен?» дип борчылам. Ләкин юкка гына борчылганмын икән. Озак йөрергә дә туры килмәде, үзебезнекеләрнең эзләренә дә бастым. Батальон командиры шул ук кеше — майор Ильин икән. Бу мине сөендерде: гәрчә ул минем начальнигым һәм беркадәр корырак кеше булса да, айлар буенча бергә ут астында йөрү аркасында, безнең арада шактый җылы бер мөнәсәбәт урнашкан иде. Караңгы төшкәч, мине Ильинның блиндажына озатып куйдылар. Ул 
И оран Гази 

 
 
мине ачык чырай белән каршылады. — Уһу, снова здоров, как чорт! Кил әле, кил, бер кочаклыйм үзеңне! — дип, каты куллары белән мине кысып алды. Без, рус гадәте буенча, үбешеп күрештек. Блиндаж эче чиста, җыйнак һәм фронт шартлары өчен шактый комфортлы иде. — У, сез монда бөтенләй өйдәгечә торасыз икән, — дидем мин, һәм стена буендагы тимер кроватька, өстәл өстендәге көзгегә һәм патефонга күрсәттем. Соңгысы мине бераз гаҗәпкә дә калдырды, чөнки майор Ильин үзе музыкага бик исе китми торган, баш-аягы белән сугыш эшенә чумган бер кеше иде. — Музыкалар белән яшисез алайса? — дидем мин. — Оборона вакыты бит, — дигән булды ул миңа. Хәзинәдә бары белән сыйланып, бераз кәефләнгәч, безнең телләр чишелеп китте. Ильинның әйтүенчә, сукыр тычкан кебек, гел җир астында яту егетләрне яман туйдырган. Бөтен кеше зарыгып яңа һөҗүм көтә. Немецлар исә безнең һөҗүмгә ышанып бетмиләр булса кирәк. Алар, көне-төне казынып, һаман җир астына керәләр. Гитлер- ның яңа приказы бар, имеш. Германиянең яңа дәүләт чиге шушы Миус буйлап үтәчәк икән, янәсе... Аларның уенча, без бит җәйли һөҗүм итә белмибез. Аннары бу участокта немецларның оборонасы да бик көчле. Миус ярларын штурмлау ансат булмаячак. — Шуңа күрәдер инде, — диде майор Ильин, — үзләрен бик нахально тоталар. Төнлә белән кыя башларыннан: «Рус, ник атакага килмисең?» дип кычкыралар. — Ничек соң, — дидем мин, — өмет бармы? Кайчанрак көтелә? — Көтәбез, — диде ул серле итеп. Аннары без минем турыда сөйләштек. Яраң яхшы йомылдымы? Иске урыныңда эшли алырсыңмы? Бәлки, җиңелрәк эш табарга туры килер? һәм башка шундый сораулардан соң, ул минем кайда эшләвем мәсьәләсен иртәдән дә кичекмичә хәл итәргә кирәклеген әйтте. — Чөнки... чөнки үзең беләсең, ярты 
җәй җитте, озакламас... — диде ул. Аңлашылды: һөҗүмгә хәзерләнәләр икән. Нинди эш кушсалар, шуңа риза булачагымны әйттем. Минем җавабым комбатка ошады. — Иртәгә полковникка керербез, ә бүгенгә ял ит, — дип ул сүзен дә бетерә алмады, блиндаж ишеген кагып, керергә рөхсәт сорадылар. Кемдер керде — сукыр лампа яктысында мин аны рәтләп күрмәдем. Кергән кеше, минем якка күз ташлап алды да, Ильин белән сөйләшә башлады. Мин, аларның сүзләрен ишетмәс өчен, бер читкәрәк китеп утырдым. — Син патефон уйната тор,— диде Ильин миңа таба борылып,— уйнат, уйнат, безгә комачау итми ул. Караңгыда кулга эләккән беренче пластинканы куеп, патефонны борып, җибәрдем. Чү! мин нәрсә ишетәм? Татар көе ич бу! Кайдан килеп адашкан бу пластинка монда? Тукта әле, теге ягында нәрсә икән моның? Әйләндереп куйсам, җырчы кызның моңлы тавышы ишетелә башлады. «Кәкүк!» Никтер, үлеп яратам шул көйне. Күптән инде үзебезнең җырларны ишеткән юк иде. Мин тәмам дөньямны оныттым. Җырлап бетергән саен, яңа баштан куям да, сабый балалар кебек, үзүземне белештермичә, сокланып тыңлыйм. Үзем тыңлыйм, үзем күңелем белән әллә кайларда йөрим. Кайчандыр, Идел тавында утырып, кояшның беренче нурларын каршылаган идем. Аста — урман иде; аста Идел җәелеп ята иде; аның сихырлы көзгесендә кояш балкый иде; менә Иделне урталай ярып, зур, ак пароход үтеп китте; авыр дулкыннар, шаулашып, ярга бәрелделәр; бәйләп куйган көймәләр, дулкында тирбәлеп, бер-берсе- нә ышкылдылар; баш очымда ук күке кычкырып җибәрде; гадәт
Без әле очрашырсыз 

 
 
буенча, мин санарга тотындым: бер, ике, өч... Ул вакыт күке миңа дүрт ел гомер вәгъдә иткән иде. Аннан бирле инде бишме, алтымы ел үтте. Сугышта гына да инде өченче ел. Ә мин әле һаман исән-сау. Күке дөрес әйтмәде. Барлык кеше шулайдыр инде. Туган-үскән җирем исемә төшсә, мин әлләнишләп, әсәрләнеп китәм. Нигә шул кадәр якын соң бу туган туфрак? Нигә аның моңнары солдат күңелен шул кадәр дулкынландыралар? — Ты совсем увлекся, — дип, майорның кинәт дәшеп куюына башымны калкыттым. Ярым караңгылык эчендә, сукыр лампага арт белән бер офицер басып тора иде. Ул чыгып киткәч, майордан: — Нинди кеше соң бу? — дип сорадым. — Разведчик, лейтенант Закир Дәүләтшин, — диде ул. — Закир Дәүләтшин?.. Разведчик?.. — дидем мин һәм блиндаж ишегенә ташландым. Караңгыга йөгереп чыксам, берәү дә юк. Часовой әйтә, ул траншея эчләп китеп барды, ди. Блиндаж алдында басып калдым. Фронт кебек тә түгел, тып-тын. Болыт тәрәзәсендә яшел йолдыз җемелди. Еракта — немецлар тылында — нәрсәдер яна булса кирәк: күк итәге кып-кызыл, — Нәрсә булды "сиңа? — диде комбат мин борылып кергәч. — Якташыңны очраттың ахры? Әйе, якташым иде ул минем. Ләкин якташым гына идеме? Ничек танымадым соң мин аны? Хәер, ул вакытта Дәүләтшин офицер түгел иде әле. Ул мине ничек танымады икән? Соңгы ел ярым эчендә * мин шул кадәр үзгәрдем микәнни? Сукыр лампа яктысының зәгыйфьлеге гаепле булдымы? 
II Әйе, танышлар һәм якташлар идек без аның белән. Дуслар идекме? Юк, дуслар үк түгел идек шикелле. Ул дуслыгын өләшергә атлыгып торучы кеше түгел иде. Мин дә шулай ук тиз генә дуслашып китә белмим. Арабызда иң яше, иң чуар йөрәк- лесе Закир иде шикелле. Эшсез бер 
генә сәгать тә тора алмый иде ул. Разведкага бармаган көннәрдә аның эче поша; көн дә болытлырак булса, бөтенләй күңеле төшеп, сөйләшми үк башлый, эчтән бикләнә; аягын-кулын бәйләп ташлаган кебек, сәгатьләр буе һичбер хәрәкәтсез ята иде. Нәрсәләр уйлый иде ул? Аның тынгысыз башында нинди газаплы яки татлы уйлар йөриләр — бернәрсә дә белеп булмый иде. Ә инде берәр эш кушсаң, пружина кебек, сикереп тора иде ул. Баштарак мин аның турында ничек дип уйларга да аптырадым. Нинди кеше соң бу? Нигә ул шундый сәер? Аның күңелендә нәрсәдер яшеренгән булырга тиеш. Үземнән курка дисәң, иң хәтәр разведкаларга ул үзе теләп бара. Ләкин була иде шундый көннәре, автомат тавышыннан да сискәнеп куя иде. Бүген бомбежка булмагае дип, шикләнә башлый; «эшкә» чыкканда, әллә ничек, теләр-теләмәс кенә бара иде. Ул берәүдән дә, бервакытта да хат алмый иде. Ләкин, кемнәндер хат көткән кебек, килгән хатларны һәрвакыт игътибар белән актарып чыга. Гадәттә аңа хат булмый һәм ул, күңелсезләнеп, бер читкә китеп утыра да, без хат укыганны моңаеп карап тора иде. Ниһаять, бер тапкыр аңа да хат килде. Ул кабаланып ачты һәм йотлыгып укырга тотынды. Аның шактый чибәр йөзе бер агарды, бер кызарды. Бер тапкыр йөгереп чыккач, ул тагын һәм тагын укыды. Укыган саен аның күзләре ялтырый, йөзе балкый төшә иде. Шунда мин сизендем, һәрхәлдә сизендем дип уйладым. Кайдадыр, — тылдамы, фронтның үзендә үкме — аның яраткан кызы бар иде, күрәсең. Шулай дип уйларга минем бүтән сәбәпләрем дә юк түгел иде. Күңеле нечкәреп киткән минутларда ул, эч серләрен чишеп, үзенең 
Ибрай Гази 

 
 
кемнедер сагынуы турында ычкын- дырып кунгалый иде. Аның күңелө исә бик еш нечкәрүчән иде. Була иде аның шундый минутлары, барлык нәрсәгә ул күктән төшкән кеше кебек карый башлый иде. Пулялар белән кыелып беткән зәңгәр кыңгырау чәчәкләренә гаҗәпләнеп карап тора иде дә, тәмам әсәрләнеп китеп, — Кара әле, малай, нинди чибәрләр бит... Ничек итеп соң мин элек аларның матурлыгын күрми йөргәнмен!? — дип куя иде. Була иде шундый тыныч көннәр, без блиндаж алдына чыгып утыра идек тә, сәгатьләр буе бер сүз дәшмичә, я кояш чыкканны, я кояш баеганны күзәтеп, каршыбыздагы ак болытның башта ничек кызаруын, дөрләп яна башлавын, аннары әкренләп сүнүен, кургаш төсенә керүен; урман артыннан кызыл айның килеп чыгуын, йолдызларның берәм-берәм кабынуын күзәтеп, тыптын утыра идек. Мондый минутларда минем сәер иптәшем, куркып уянган кеше кебек, кинәт калкынып куя иде дә, калтыранулы тавыш белән: — Кара әле, дөнья нинди матур итеп яратылган! — ди торган иде. Аннары ул табигатьне үлеп яратуын, гомумән, һәртөрле җан иясен, һәртөрле матурлыкны яратып туя алмавын сөйләп китә иде. Аның яратмаган нәрсәсе юк иде шикелле: сабыйларның елмаюын, кызларның чыркылдап көлүен, карлыгачның атлыгып очуын, дөнья тетрәтеп яшен яшьнәвен, кояшның беренче һәм соңгы нурын... кайда матурлык, кайда җан, тереклек, — шуларның бөтенесен дә үлеп ярата иде ул. — Сиңа художник булырга иде, ә син. биология факультетында укып йөргәнсең, — ди торган идем мин аңарга. Хат алгач аның шатлыгы эчен^ сыймады. Ул аны бер укыды, бер кесәсенә салды, тагын алды һәм тагын кесәсенә салып куйды. Мин, елмаеп, читтән генә карап тордым. — Хат алдың ахыры? — дидем мин аның янына килеп. — Әйе. — Кемнән — белергә мөмкинме? — Бер... иптәш яза, госпитальдән. — Күзләрең бик ялтырый. Берәр 
кыздандыр әле? Дәүләтшин яшермәде. Ул бүген чиксез бәхетле иде һәм күңеленнән ташып чыккан шатлыгын кем белән булса да уртаклашасы килде анын. һәм ул миңа түбәндәге вакыйганы сөйләп биргән иде. 
III — Мин аны, — ягъни Разияне сәер ярату белән яраттым, — дип башлап китте ул үзенең хикәясен... Алар ике ел бергә бер институтта укыйлар. Ләкин шул вакытта ник кенә бер тапкыр Разия аның башына кереп чыксын. Әлбәттә, алар үзләре болай таныш булалар. Лекция араларында бергә коридорда йөриләр. Кайвакыт безнең Закир аңа сокланып та куйгалый. Ләкин күбесенчә ул аңа яхшы рәсемгә яисә матур чәчәккә караган кебек кенә карый. Күңеле шуннан арыга үрелми. Шулай була инде ул, күрәсең. Еллар буена бер-береңә: «исәнмесез», «сау булыгыз»даң бүтән бернәрсә әйтмичә, йөрисең дә, кинәт, бер сәгать эчендә, хәтта берничә минут эчендә якын һәм дус булып китәсең. Шушы берничә минут синең язмышыңны хәл итеп ташлый. Әлегә кадәр тормыш юлында аерым-аерым атлаган ике җан иясе, кушылып китеп, бер-береңә кайгы, шатлык, хәсрәт ташый башлыйсын. Разия белән Дәүләтшин дә шулай булалар. Бу кыз аны бер кичтә тәмам әсир итә. Разия белән Закирны очраштырган һәм соңыннан Закирны мәхәббәт утына салган бу кичә турында сөйләп торсак, озынга китәр. Аның кызыгы анда түгел, соңрак була әле. Яңгырлы, караңгы бер апрель төне була бу. Әлеге кичәдән сон Дәүләтшин Разияне өенә кадәр озата да, ник килгәненә үкенеп.
Ибрак Гази 
10 
 
 
бата-чума кайтып китә. Өсте ләчмә су була егетнең. Шуның белән бетә, һәрхәлдә Дәүләтшин «бетте» дип уйлый. Ләкин ул бетмәгән, бәлки башланган гына булып чыга. Икенче көнне институт коридорында Разия Дәүләтшингә бик матур итеп елмая. Бу инде гади елмаю гына булмый. Шулай дип уйлавы белән Дәүләтшин, бәлки, хаталангандыр. Ләкин Разиянең очраган саен елмаеп үтүләре, яки җанны эретерлек итеп әйткән ягымлы сүзләре Дәүләтшинне тәмам тилертәләр. Ләкин бер көнне Закир яңа бер нәрсә ача. Разия бүтән студентларга да, аңа елмайган кебек үк, елмаеп йөри икән. Бу аны тәмам хәсрәткә сала. Нәрсә бу? Сабыйларча эчкерсез шаярумы, әллә салкын кокетканың явыз ният белән аны газап утына салырга теләвеме? Закир юк кына нәрсәләрдән шикләнә башлый. Бер тапкыр аның баш иеп исәнләшүенә каршы Разия бөтенләй җавап бирми. Бу нихәл бу? Разия хәзер елмаю түгел, бөтенләй исәнләшми дә... Бүтән студентлар белән сөйләшеп торган чагында Дәүләтшин килеп туктаса, кыз аңа бөтенләй күз дә салмый яисә бөтенләй китеп үк бара. Дәүләтшин аптырашта кала. Разия дә аны яратадыр, шуңа күрә аңардан уңайсызланадыр, дип уйларга аның башына да килми. Бара-тора безнең Закир бөтенләй әллә нишләп китә. Коридор буйлап иптәшләре белән йөргәндә Разия белән тигезләнгәч, диваналарча кычкырып көлә, яисә нйндидер бер килбәтсез сүз әйтеп ташлый. Разия ишетсен дип, юри кычкырып әйтә. Баштарак Разия боларның берсенә дә игътибар итми шикелле. Сирәк-сирәк Дәүләтшин ягына кырын карашлар ташлый да, тыныч кына үтеп китә. Дәүләтшин үзенең тилелекләрен аның саен арттыра бара. Аның ниндидер бер тупаслыгыннан соң Разия, кызарып, ачуланып, болай дип әйтеп ташлый: — Дәүләтшин, мин сезке акыл- лылардан саный идем. Бу сүз Закирны тәмам үтерә. Күңелендә ут уйнаса да, Закир тыштан бик салкын күренергә тырыша. — Минем турыда кеше нәрсә уйласа 
да уйласын, анда минем эшем юк, — дип җавап кайтара ул. Шулай итеп, аларның арасы бозылганнан бозыла бара. Ләкин Дәүләтшин, Разияне берәр көн күр- мәсә, нишләргә белмичә, кая басарга урын тапмыйча, бәрелеп- сугылып йөри башлый. — Чын менә, шашам дип торам!— дип сөйләгән иде ул миңа. Төннәрен егетнең күзләренә йокы керми; көндезен ниндидер томан эчендә йөри; трамвай астында кала яза; ябыга. Бераз онытылып тору өчен дип, кырга яки урманга чыгып китә. Көн буе, уз алдына сөйләнеп, мәхәббәт җырлары җырлап, чәчәкләрне, үләннәрне рәхимсез таптап, мәҗнүн кебек, тилереп йөри. Бер көнне аның башына гаҗәеп бер фикер килә. Кич булгач, Разия тора торган урамга бара да, аның йортына каршы өйнең скамьясенә утыра. Ут яктысында Разиянең укып утыруы күренә. Ияген учлары белән терәп, бөдрәләрен иңбашларына таратып салып, китап битенә караган була ул. Бичара Дәүләтшин, аңа сокланып, аны күрүдән рәхәткә талып, сәгатьләр үткәнне сизмичә, скамьядә утыра да утыра. Бер көнне Дәүләтшин килгәндә Разиянең тәрәзәләре кап-караңгы була. Ул кайтмаган була әле, күрәсең. Дәүләтшин көтәргә ният итә. Күрше елгачыктан дымлы җил исеписеп куя; еракта, шәһәр бакчасында, музыка уйный; кызларның чыркылдап көлгәне ишетелеп, күңелне ярсытып тора. Ниндидер эт баласы, шыңшып, аның ботинкасына килеп сыена. Аяк тавышына башын калкытса, каршы тротуарда бер күләгә күренә. Юк, монда күләгә бер генә түгел ич! Берничә минут кара-каршы басып торганнан соң, күләгәләрнең
Без әле очрашырбыз 
11 
 
 
берсе, борылып, кире китә. Икенчесе... Тукта әле, моның икенчесе Разия түгелме соң! Чынлап та! Бераздан Разиннең тәрәзәләрендә ялт итеп ут кабына. Дәүләтшиннең йөрәге сулкылдап куя. Тукта, нигә ул болай коелып төште соң әле? Моның шулай икәнен ул сизенә иде ич. Шуны үз күзе белән күрер өчен генә килгән иде бит ул. Юк, юк, борчылмый ул. Нигә борчылсын ди ул? Киресенчә, Дәүләтшин шат. Чын әгәр шат! Ниһаять, аның да газаплардан бер бушаныр көне бар икән. Чынлап та, йөрәк сыкравы басылды кебек. Күңеле бушап, җаны тынычланып калды кебек. Разиянең күләгәсе тәрәзә пәрдәсенә төшә: ул көзге каршында чәчләрен төзәтә. Китмичә нишләп утыра соң әле монда Дәүләтшин? һәм ул сикереп урыннан тора5. Соңгы тапкыр тәрәзәсенә бер караргамы? Юк! Ят кеше ич инде ул Закирга хәзер! Җиде ят! Ул кузгала, эт баласы да аның артыннан кузгала. «Әйдә, туган, киттек. Монда синең белән безгә күңел җылысы табылмас ахыры» ди ул. Ул мәсьәләгә философларча карарга тырыша. Янәсе, шулай бетүе яхшы да аның. Менә ул хәзер тыныч. Бүген бер рәхәтләнеп йоклар ичмасам. Ләкин ул төнне дә һәм аннан соңгы бик күп төннәрдә дә, Дәү- ләтшингә тыныч йокы насыйп булмый. Аның күңеле бер туктаусыз әрни. Усал һәм рәхимсез мәхәббәт аның йөрәген элеккедән битәр талый. Икенче кичне үк ул Разиянең тәрәзәсе төбенә барып баса. Юк! Разияне күрү өчен түгел, әлбәттә. Дәүләтшин бирегә ялгыш кына, үтеп барышлый гына туктаган була. Разиянең хәзер аңа ни кирәге бар! Җиде ят ич ул аңа? Тәрәзә пәрдәсе аркылы бөтенесе күренеп тора. Разияне ямьсез итеп күрәсе «илә аның, ә ул, шайтан кызы, чибәр. Алай да безнең Закир бәйләнергә урын таба: «Кара инде син аның утырышын», ди ул. «Терсәкләре дә ябык. Муйны да кыска! Юк, син бөтенләй сукыр булгансың, Дәүләтшин...» Нигә болай йөрәге сызлый соң әле аның? Ә, әйе... Чәчләре нинди матур булып таралып төшкән... 
иңбашлары... терсәкләре... ә, әйе, терсәкләре ябык. Булмас ахыры инде. Бу кызны ул күңел түреннән чыгарып ташлый алмас. Дәүләтшиннең бәхет- сезлегенә каршы, бу кыз аның йөрәк итенә ябышып үскән. Чыгарып ташлау түгел, кузгата гына башласа да, йөрәге сыкрарга тотына. Дәүләтшин хәзер үзе дә аңламый башлады инде: әллә ярата, әллә күрә алмый ул шушы Разияне? Кичә кызның исәнләшүенә җавап кайтармады. Бүген тагын. Әле бу аз. Ул кызчык өчен безнең егетебез үзенең күңелендә иң агулы сүзләрне саклап йөртә. Уңай гына туры килсен! Ул шулай дип гайрәтләнә. Ләкин аның күңелен эретү өчен кызның бер елмаеп каравы җитә. Разиянең бер җылы сүзе Закирны тәмам очындырып җибәрә. — Минем бу сүзләремә син, бәлки, гаҗәпләнә торгансың? — дигән иде ул миңа. — Разияне я өзелеп яратуым, я аның өчен иң әче, иң агулы сүзләр саклап йөрүем сиңа аңлашылмыйдыр? Минем кебек яратып, минем кебек газапланып кара, шуннан соң аңларсың, — дигән иде ул. Кайвакыт аның башына мондый уйлар килә: нигә соң ул шул кадәр чибәр? Нигә соң ул бераз ямьсезрәк һәм дорфарак түгел? Тигезрәк булсалар Дәүләтшин аның күзләренә батыррак карый алмас иде микән? Теле дә, бәлки, аңкавына ябышып калмас иде, куллары да, нишләргә белмичә, асылынып тормаслар иде. Бер тапкыр безнең Дәүләтшин хәтта болай дип уйлый. «Авырып китеп, берәр җиренә зарар килсә... әйтик, шадра булып калса... Ул вакытта Разия аны, әлбәттә, яратыр иде. Ә Дәүләтшин исә )аны,
Ибрак Гази 
12 
 
 
элекке кебек үк, өзелеп сөяр иде, аның кимчелеген һичбер вакыт, һичбер вакыт телгә алмас иде». — Менә нинди тинтәк уйларга кадәр барып җитте синең дустың Дәүләтшин, — дигән иде ул. — Шадра итәргә теләвең — бусы инде, әлбәттә, тинтәклек. Ләкин бит син үзең дә ямьсез егет түгел. Әллә кызың чынлап та фәрештә идеме? — дип сораган идем мин. — Анысы инде, бәлки, минем гашыйк күзләремә генә шулай күренгәндер. Гашыйк кеше — сукыр кеше, диләр ич. Ләкин, малай, мин аны аксак булса да, гомер буе күтәреп йөртергә риза булыр идем. Белмим. Бәлки, моны минем гакылым түгел, бәлки тау кадәр булып үскән йөрәгем генә сөйлидер. Ләкин мин күңелемдә барны сөйлим сиңа, — дигән иде ул. Шуннан, артык түзәр хәле калмагач, хат язмакчы һәм бөтенесен аңлатып бирмәкче була ул. Янәсе үзен кызның туры хөкеменә тапшырырга уйлый. Үзе хәл итсен. Өч көн яза ул бу хатны. Яза да ерта, яза да ерта. Ниһаять, ахрысы яза. Хат түгел, ут белән ялкын була ул. Ул аны өч көн кесәсендә йөртә: бирергәме, юкмы? Хат кулын пешерә кебек тоела аның. Ахырысы ул аны почта ящигына илтеп сала. Кызның үз кулына бирергә йөрәге җитми. Ничектер бераз тынычланып калган кебек була ул. Бөтен йөрәк уты, барлык борчылулары шул хат белән китеп барган шикелле була. Ләкин почта ящигыннан ике адым да китеп өлгерми, ялт итеп, аның башына яңа уй килә: «Юк, син андый хат язарга тиеш түгел идең. Нигә дип син үзеңне шул кадәр түбәнәйтәсең? Синдә бер тамчы да ирләр горурлыгы калмадымыни инде?» ди ул үзенә. Күкеле белән Разиянең аяк астында туфрак булырга хәзер торса да, тыштан ул ярлы тәкәббер була. һәм ул кире борыла. Почтага кереп, шәһәр эчендә хатларның ничә көн йөрүен сорый. Өч көн йөри икән! Бик яхшы. Бу хат Разия кулына эләкмәскә тиеш. Дәүләтшин, хатның килүен сагалап торып, ертып ташларга уйлый. Ярый әле, хат институт исеменә язылган була. Ул аны өч көн сагалый. Ниһаять, дүрт көн, биш көн үтә. Инде 
борчыла да башлый ул: әллә инде Дәүләтшин күрми калып, бу каһәр төшкән хат Разия кулына килеп эләктеме? Бу уй аны чынлап газапларга тотына. Ул хәтта Разия белән очрашудан курка башлый. Ләкин алтынчымы, җиденчеме көн дигәндә хат инде аның куында була. Дәүләтшин җиңел сулап җибәрә һәм шунда ук ертып та ташлый. Сугыш башланып, дөньялар үзгәреп китмәсә, аның бу тиле гыйшкы. белмим, нәрсә белән беткән буттыр иде. Ил өстенә төшкән зур кайгы алдында, аның күңел газаплары бик кечкенә булып калалар. Бөтенебезгә мәгълүм, сугышның беренче айларында немец атлыгып килде. Илебезнең язмышы кыл өстендә торганда, тыныч аудиторияләрдә лекция тыңлап, бакалар ярып, төннәр буе микроскоп өстендә утыру әллә ничек оят кебек тоела Дәүләтшингә. Студентлар военкоматка гариза бирә башлыйлар. Ул да илтеп бирә. Ләкин өлкән курс студентларын алмыйлар, имеш. Дәүләтшиннеке кебек буй белән, аныкы кебек тазалык белән урамда күренү оят була башлый. Ул үзен шелтәләргә керешә: «Син монда үзеңнең вак-төяк тойгыларың белән чуалып йөргәндә, анда синең өчен кешеләр* үлә. Синең дә урының микроскоп янында түгел, ә тар окоп эчендә, көрәшчеләр янында», — ди ул үзенә. Ләкин икенче тавыш шунда ук җавап та кайтара: «Сугыш дип, кешеләр үлә дип, сөешми дә тормассың бит инде. Дөнья шулай корылган инде ул: берәү туа, берәү үлә. Берәүләр беренче тапкыр үбешкәндә, икенчеләр соңгы тапкыр якты дөньяга карыйлар». «Беренче тапкыр да үбешергә өлгермичә үлеп ятучылар азмыни — 
Ибрай Гази 
13 
 
 
син шуны онытма!» — дип кычкыра аңа беренче тавыш. Ул үзенең мәхәббәтен үтерергә тырыша. КехМ белсен, бәлки үтергән дә булыр иде. Ләкин көтелмәгән бер хәл бөтен вакыйганы икенче төрлегә борып җибәрә. һич көтмәгәндә Разия аны концертка чакыра. Дәүләтшингә әйтәсе сүзе бар, имеш. Фронтка-фәлән- гә киткәнче әйтеп калырга уйлый, имеш. Бу ни хәл инде тагын? Дәүләтшин әле җитәрлек газапланмады микәнни? Инде суындым дигәндә генә тагын күңеленә ут салмакнымы бу кыз? Юк, рәхмәт, җитте инде дияргә кирәк иде аңа. Ләкин Разия үзенең сихырлы күзләре белән бер матур итеп елмайгач, «юк» дияргә аның теле әйләнми. — Әлбәттә... — ди ул, нәрсә әйткәнен үзе дә белештереп җиткермичә. — тик мин бераз соңрак килермен, лабораториядә бераз эшем бар. Дөрестән дә лабораториядә эше була аның. Билгеле, аны иртәгә дә калдырып булыр иде. Нишлисең инде! Әйтеп өлгерде бит. Ул кичне Дәүләтшин гомерендә беренче тапкыр үзенең лаборатория эшен аннан-моннан гына эшли: ашыга; кабалана; анализларны ахырына кадәр җиткерми; әллә никадәр материал әрәм итә; ләкин ахырда, бөтенесенә кул селтәп, чыгып китәргә мәҗбүр була. Ул зал ишегеннән килеп кергәндә, концерт инде башланган була. Үзе шикелле, соңга калып, артта басып торучылар арасына килеп кысыла да, зал эченә, саф-саф тезелеп утырган кешеләр өстенә карый. Башлар, муеннар, аркалар... Иң алда — оркестр, оркестр каршында дирижер, аның агарып килә торган башы, туры аркасы, җилпе- неп-җилпенеп киткән куллары, — безнең Закирның иләсмиләс күзләренә чалынган нәрсәләр шулар була. Бу кичне ул музыка тыңламый. Күзләре дә, колаклары да бүтәндә була аның, ул «аны» эзли. Күңел күзе белән ул «аны» инде табып та өлгерә: «ул» әнә теге почмакта, яшьләр төркеме эчендә булырга тиеш. Шуннан күзләрен алмый ул. Ләкин ник күренми соң әле «ул»? 
Музыканы тыңламаса да, аның кешеләрне сихырлый торган моңы, чәчәк исе кебек, Закирның күңеленә тула, тойгыларын тагын да үткенәйтә, нечкәртә... Атлаган саен «аны» күрә башлый ул. Анда да, монда да «ул» утыра кебек. Хәзер Закир «аны» өченче бер җирдә, чал чәчле карчык белән күзлекле бер чандыр кеше арасында күрә. Дәүләтшин хәзер ул якка карарга да курка. «Ходаем, кайчан бу концерт бетәр дә, кайчан мин бу зарыгып көтүдән котылырмын», — дип уйлый ул. Музыка, бик каты яңгырап, кырт өзелә. Зал кул чаба башлый. Дирижер борылып башын ия. Халык, шау-гөр килеп, ишеккә юнәлә. Беттеме, әллә тәнәфесме — Дәүләтшин белми. Кешеләр — залдан чыга, ул зал эченә керә. Кемнеңдер киң аркасы аңа алга үтеп китәргә ирек бирми. Бер урында таптанып, ул як-ягына карана. Кемдер аның терсәгеннән тота. Борылып караса... ул! Аның башын әйләндергән кара күзләр, нурлы елмаю, сабыйларча саф матурлык, — шуларның барысы белән кинәт очрашкач, Закир тәмам каушап кала. — Залдан ничек чыгып киткәнбез дә, күрше урамга ничек менеп җиткәнбез, юлда ул миңа нәрсә сөйләгәндер һәм мин мескенегез аңа нәрсә дигәнмен — хәтерләмим, — дип сөйләгән иде ул. Казанка ярындагы кечкенә бакчага килеп җиткәч кенә Дәүләтшин бераз тынычлана алган. Бакча эче дымлы һәм караңгы: елга өстендә түгәрәк ай йөзә; аръяктагы болынлыкта бытбылдык үз телендә нәрсәдер сөйли. Скамьядә Разиянең иңбашына орынып утырган килеш, көтә ул: нәрсә әйтә инде хәзер бу кыз аңа? Шатландырамы? Газап утынамы сала? Елга өстендә сузылып яткан ай юлына карап, баш очында яф
Ибрак Гази 
14" 
 
 
;рак лепшердәвен тыңлап, шулай икәүдән-икәү утыру бик рәхәт була аңа. Алар юкны-барны сөйләшеп утыралар. Ләкин бу «юк-барда» никадәр мәгънә, никадәр җан җылысы, никадәр яшьлек сафлыгы була! — Соңыннан, сугыш кырларында йөргәндә, — ди иде миңа Дәүләтшин. — мин күп нәрсәне оныттым, ләкин шушы кичтә сөйләнелгән «юкбарларны», әллә нинди сәбәпләр тапкан булып, Разиянең кулларына орынуымны һәм шунардан рәхәт табуымны, гөнаһсыз кечкенә хәйләләремне, зур җүләрлекләремне бервакытта да онытасым юк, — дип сагынып сөйли иде ул. Разия, кинәт башын калкытып, бөдрәләрен селкеп куя да, — Ә мин бит сезне алдадым, әйтер сүзем юк, — ди. — Соңгы көннәрдә мин бик күп уйладым. Сезнең турыгызда да... Мин тиздән фронтка китәм. — Фронтка! Юк, моның булуы мөмкин түгел. Бу чибәр кызның пулялар астында яралылар ташуын, яки бомбалар шартлаганда, зенит тубыннан атып торуын күз алдына китерә алмый Дәүләтшин. — Юк, чынлапмы? — Әләбәттә, чынлап. — Кайчан? — Бәлки, бик тиз. Бер атнадан. — Теләпме? Ә укуыгыз? — ди Дәүләтшин нәрсә әйтергә белмичә. — Уку — сугыш беткәч инде, исән булсак, — ди кыз. Күрәсең, Разия инде бөтенесен каткат уйлап, күптән хәл итеп куйган була һәм бу фикергә яңадан кайтасы килми аның. — Алдадым, бер сүз дә әйтәсем юк дигән идегез, менә әйттегез ич, — ди егет. — Аның сезгә ни мөнәсәбәте бар? — Ничек оят түгел сезгә шулай дияргә? Ике елга якын бергә укып, көн саен очрашып... аннары бүгенге кич... — дип тезеп китә Закир, һәм кинәт (каян килә аңа бу батырлык!) әйтеп сала: — Әгәр мин сезне яратсам? Казанкада ай йөзә; яфрак арасында җил йөри; Разия белән' Закирның 
куллары тоташкан; битләре орыныпорынып китәләр. — Мин моны инде белә идем, — ди кинәт Разия. — Белә идегез?! Ничек? — Кызларны бернәрсә дә сизми дип уйлыйсыз инде сез. Мин бөтенесен дә сизеп тордым. — Бөтенесен дә түгел инде тү- гелен, — ди Дәүләтшин һәм, йөрәгенең дөпдөп тибүен ишетеп, иреннәренең кипшенүен тоеп, телсез кала. — Бөтенесен дә. Шуның өчен сезне концертка чакырдым да... — Разия!.. — ди ул, һәм, үзен- үзе белештермичә, кызның кул аркасын, салкын бармакларын, нәзек беләген үбәргә керешә. Кыз тартып алмый. Аның бөдрә чәчләреннән, ефәк күлмәгеннән, нәфис тәненнән аңкыган хуш ис Дәүләтшинны тәмам исертә. Берәр ахмаклык эшләп ташлаудан куркып, ул иреннәрен кызның бармакларыннан ала, ләкин шул минутта ук, ни эшләвенә һич хисап бирмәстән, кызны кочаклап ала да, аның ялангач иңбашын, муйнын, чәчләрен шашынып үбәргә тотына. . Бер секундтан ул инде аңына килеп өлгерә. — Разия, Разия, гафу ит мин җүләрне! Зинһар, гафу ит! — ди ул, кипшенгән иреннәре белән. һәм ул тагын аның кулларын тартып ала. Аның куе чәчләре Закирның битенә таралып төшәләр. Аның көйгән иреннәре кызның дымлы авызын эзләп табалар. Кызның бөтен йөз.еннән ялкын бәреп тора. — Гафу ит мине... — ди ул көчкә пышылдап. Разия инде аңа аркан борыла һәм чәчләрен төзәтә башлый. Бакчадагы радио соңгы хәбәрләр бирергә тотына. Күңелгә ятарлык бер генә җылы сүз дә юк. Дошман Минск юлы белән көнчыгышка ыргыла. Дәүләтшин сулышын кысып тыңлый. Дошманның Минскига ки
Без әле очрашырбыз 
15 
 
 
лүендә ул үзен гаепле итеп сизә. Нигә соң ул бу дәһшәтле сәгатьтә анда түгел? Нигә бу минутта ул шушы чибәр кыз белән агач астында утыра? Ут астында, үлем белән янәшә йөрсә, күңеле дә. намусы да тынычрак булмас идеме? Ул, борылып, Разиягә карый. Разия, битләрен учлап, судагы ай юлына текәлгән дә, таштан ясалган кебек, һичбер хәрәкәтсез утыра. Әйе, Дәүләтшин аны яхшы аңлый. Бу минутта Разиягә дә җиңел түгел. Ияләшкән, тыныч, уңай тормышыңны ташлап, туган-үскән шәһәреңне ташлап, кыз кешегә билгесезлек эченә чыгып китү, әлбәттә, ансат түгел. Ул Разияне тыныч- ландырмакчы була. Әкерен генә аның башыннан сыйпый. Битләреннән сыйпый. «Түзәргә туры килә, синең белән мин генә түгел — ил белән» димәкче була, ләкин үзенең биредә — тылда калуын, ә аның инде берничә көннән фронтка китәчәген искә төшереп, — Бүгенгә генә онытып торыйк, Разия, — ди. Разия, кинәт башын калкытып, зур, кара күзләре белән Дәүләт- шинга текәлә. Аның күзләрендә яшь. Иреннәре дерелдиләр. Ул Дәү- ләтшинның кулларына ябыша һәм, ялынып сорагандай, сорый: — Син ир кеше, син бөтенесен дә белергә тиеш, әйт зинһар: нигә бу болай булды әле? Сугыш башланып өлгермәде, дошман инде безнең илебезнең йөрәгенә сузыла башлады? Әйт: Нигә бу болай булды әле? Аның яшьле күзләре ялынып карыйлар. Дәүләтшин, белгәннәрен әйтеп, аны тынычландырмакчы була. Ләкин күреп тора, — аның җаваплары кызны канәгатьләндермиләр. Икесе дә бик озак тын утыралар. Дәүләтшин — үз алдына, кыз — үз алдына карап, икесе дә бер үк уйны уйлыйлар: ничек булды сон. әле бу? Безнең зур өметләребез, матур хыялларыбыз тормыш фактына әйләнде дигәндә генә бөтенесе шулай киредән сүтелер микәнни? Безнен 
бәхетебез шулай кыска булдымыни? Юк! Бу мөмкин эш түгел. Андый көннәрне күргәнче, үлгәнең яхшыГ Дошман белән бугазга-бугаз килеп, сугыш кырында җиңеп үлгәнен, яхшы... Ниһаять, Разия калкына, Дәүләт- шинга сыена һәм, бите белән аның иңбашына ышкылып, әйтә: — Бүген минем бер дә ялгыз каласым килми, утырыйк тагын бераз. һәм алар таңга кадәр шулай утыралар. Таң атып, агач башында төн үткәргән кошлар күңелле чөкердәшә башлагач кына Закир үзенең Разиясен озатып куя. Бик күп газапланулардан соң бүген беренче тапкыр ул үзен бәхетле сизә. Юл б'уе җырлый-җырлый кайта ул. Кичен алар тагын очрашалар. Разия бүген тагын да чибәррәк булып тоела аңа һәм ул, күзләрен ала алмыйча, гел үзенең Разиясенә карап бара. Алар, бакчадан чыгып, су буена төшеп китәләр. Казанкада балалар су коена. Күпер аркылы сыерлар чыгалар, һавада — тузан исе, яна сауган сөт исе аңкый. Таякка таянып, аларга каршы бер солдат килә. Аның белән исәнләшәләр. Туктатып, кайда яралануын сорашалар. Солдат, бер дә иренмичә, бөтенесен сөйләп бирә. Аннары аның белән саубуллашалар да, култыклашып, елга буйлап китеп баралар. Солдат, таягына таянып, алар артыннан карап кала. Аның ябык, сары йөзендә елмаю күренә... Алар баралар да баралар. Кояш баеп, болытлар кызара. Елга суы урыны белән кап-кара, урыны белән ал төскә керә. Ул кичне алар бик озак серләшәләр. Дәүләтшин Разиягә үзенчә тормыш киңәшләре бирә. «Сугыш
Ибрак Гази 
16" 
 
 
безне аера, ләкин, исән булсак, без тагын . очрашырбыз әле» ди ул:. «Минеке булырга вәгъдә бирәсеңме, Разия?» ди. Разия вәгъдә бирә. Алар кочаклашып үбешәләр. - 4'’ Төнлә белән шәпәргә кайткач, Кызны ул өенә кадәр озата да, бармакларын үбеп, ишегеннән кертеп җибәрә. Соңгы көннәрне алар еш очрашалар. Икесе дә үзләрен бәхетле саныйлар. Шәһәр читендәге түгәрәк сыртлы тауларның берсенә менеп утыралар да, башны башка куел, бер-берсенә якынлыктан чиксез рәхәт табып, беренче йолдызлар кабынганны сизми дә калалар. Ерактагы шәһәр күгелҗем төтен эченә күмелә; күрше урманнан җылы җил исеп-исеп куя, янәшә басудан өлгергән арыш исе, бал исе аңкый; алар, ике гашыйк, җәйге таңның җылы, зәңгәр канаты астына сыенып, шыпырт кына утыралар. —‘ Разия, — ди Дәүләтшин һәм бер сүзсез елга аръягына күрсәтә. Андагы күлләр, сазлыклар өстендә томан кисәкләре йөри; томан кисәкләре кушылып, ишәеп, бөтен болын өстен, елга өстен томалыйлар да, җем-җем иткән шәһәр утларына таба агылалар. Алар утыралар да утыралар. Санаулы вакыт үтеп тә китә. Сизми дә калалар — Разинне фронтка озатыр көн дә килеп җитә. Алар Дәүләтшинда саубуллашалар. Дәүләтшин аның иягеннән ала да, әле бер күзенә, әле икенче күзенә карый. Разиянең зур, кара күзләре: «Аерылышу шушы инде», — диләр. Аңнары — вокзал. Аркаларына капчык аскан кешеләр. Күзләрендә яшь тә кибеп өлгермәгән хатыннар... Кайгыра белмәгән бала-чага... Разия белән бергә китүче кызлар күп көлешәләр, күп җырлашалар. Разиянең дә күңеле бик күтәренке була. Ул хәтта бии дә. Вагонга кереп утыргач та әле бик озак көтәргә туры килә. — Аерылышу алдындагы соңгы минутлардан да авыррак нәрсә юк- Гыр,— ди торган иде миңа Дәү- л|этшин. —I Әйтеләсе сүз әйтелеп беткән, ә поезд, үч иткән шикелле, һаман кузгалмый. Нәрсә сөйләшергә 
белмичә, бер-береңә карашып торасың. Ул — синең иң кадерле кешең. Аны алда билгесезлек көтә. Кем белсен, бәлки, үлем көтәдер... Күңел тулып ташыган, ә телгә бер рәтле сүз килми. — Сакланып йөр инде, — дш Дәүләтшин, башка әйтер сүз тапмагач. Разия дә аңа ниндидер киңәшләр бирә. Икесенең дә күңелендә бер уй: «Тизрәк кузгалсын иде инде бу поезд дигәннәре. Авыр ләбаса болай...» Ниһаять, паровоз сызгыра. Алар йөгерешеп тамбурга чыгалар. Ашыгып үбешкәндә, авызлары туры килми. Разия аны кабаландыра: төш тизрәк, каласың! Дәүләтшин сикереп вагоннан төшә. Разия өстән карап тора. Дәүләтшин — астан- «Күзләре нинди чибәр», — дип уйлый ул. «Бөдрәләре дә. Аерылышабыз инде. Бәлки мәңгегә...» һәм Дәүләтшин, баскыч тоткасына ябышып, байтак вакыт поездга ияреп бара. — Соңгы тапкыр бер елмай инде, — ди ул Разингә. Кыз ишетми. Иелеп сорый. Дәүләтшин, сикереп, тамбурга менә. Кочаклап үбә. Сикереп төшеп кала. Поезд инде күренми дә, ә ул әле һаман басып тора: бугазыннан нәрсәдер буып алган да, елыйсын китерә. Әкрен генә урамга чыга: урам күңелсез, йортлар күңелсез, бөтен дөнья күңелсез... Шул .кичне үк ул бакчага, Казанка буена ашыга. Кадерле урыннар! Әле кичә генә шушында икәү йөргәннәр иде бит алар. Яхшылабрак карасаң, җирдәге аяк эзе дә бетмәгәндер әле. Алар утырган җирдә әле үлән дә торып җитмәгән. Ниндидер кәгазь кисәкләре аунап ята. Дәүләтшин, аларны җыеп ала да, бик озак карап тора. Әйтеп бетергесез кадерле булып тоелалар бу минутта алар. Әле кичә генә бит аларны Разия кулы тот
Нбрак Га1н 
 
 кан иде. Туйганчы карагач, җыеп яндыра аларны. Аунап ятмасын- . нар. Ә бу агачлар... Нәрсәгәдер үпкәләгән булып, ул шушында китеп утырган иде. Ул үпкәләгәч, Дәүләтшин дә үпкәләүне кирәк тапкан иде. Байтак вакыт алар сөйләшмичә утырганнар иде. Истәлекләр, истәлекләр... Дәү- ләтшинның йөрәген истәлекләр, татлы да, газаплы да истәлекләр талыйлар. Дәүләтшин аңардан берничә хат ала. Барып җитмәс борын ук бомба астына эләгүен һәм сагынуын язган була ул. Аннары аның хатлары сирәгәяләр. Бер хатында ул инде зениткада түгеллеген, ә десант отрядына күчкәнлеген һәм тиздән операцияләр башлану мөмкинлеген яза. Шуннан соң Дәүләтшин аңардан хат алмый. Үзе дә армиягә киткәч, Разияне бөтенләй диярлек югалта. — Мин инде үземнең Разиямне үтереп, җирләп тә куйган идем. Тик шулай да күңел кайвакыт өметләнә иде әле. Ә менә бүген Разиядән тагын хат. 
IV. Дәүләтшин моны миңа бер ел элек, Разиядән хат алган көнне, сөйләгән иде. Разия үзенең бу хатында авиадесант операцияләрендә катнашуын һәм бер «эш» өчен хәтта медаль дә алып өлгерүен язган иде. Озакламый мине разведкадан күчерделәр, һәм без Дәүләтшин белән аерылыштык. Шуннан соң мин Дәүләтшин турында булсын, Разия турында булсын бер сүз диярлек ишетмәдем. «Диярлек» дим, чөнки әле аерылышкач ук язган хатында Дәүләтшин Разиянең бер авиадесантта катнашуын һәм шуннан кайта алмавын хәбәр иткән иде. Шуннан соң безнең аралар тәмам өзелде. Бүген, бөтенләй көтмәгән җирдән, без тагын очраштык. Ничек танымады соң ул мине? Мин аны ничек танымадым? Соңгы бер ел эчендә мин шул хәтле үзгәрдем микәнни? — Иптәш майор, мин бик үзгәрмәгән мендер ич? — Юк шикелле. — Ә Дәүләтшин мине танымады. Кайчандыр без аның белән якын кешеләр идек. 
— Син дә аны танымадың ич. — Элек ул бик отчаянный разведчик иде, хәзер дә шулаймы? — Хәзер дә шулай. Аның турында монда төрле әкиятләр йөри башлады инде. — Нинди әкиятләр? — Иртәгә үзеннән сорарсың. Ул безнең дивизия каршындагы аерым разведротаның командиры булып эшли. Хәзер бездә, безнең участокта, бик әһәмиятле бер задание башкара. Майор Ильинның сөйләвенә караганда, соңгы ярты ел эчендә Дәүләтшин, әллә нинди батырлыклар күрсәтеп, берничә тапкыр бүләкләнгән һәм дивизия газетасы аның турында бик шаулаган икән. Бер тапкыр, япаялгыз дошман тылына үтеп, дошман офицерын бәйләп алып кайткан. Бусына минем ышанып бетәсем килмәде. — Дөрес, дөрес, — диде майор Ильин. — Булса да булыр... — дидем мин икеләнеп. Батыр кешеләр турында төрле әкиятләр уйлап чыгарырга яраталар: күп вакыт ул әкиятләрнең кайсы чын, кайсы солдат хыялы икәнен аеру кыен була. Шуңа күрә мин ышанырга ашыкмадым. Икенче көнне мин Дәүләтшинны күрә алмадым, ул үзенең егетләре белән «көндезге эшкә», ягъни күзәтүгә киткән иде. Төнлә белән ул «төнге эшкә» китте. Кайткач көн буе йоклады. Өченче көнне төнлә белән генә безне очраштырдылар. Минем киләсемне алдан әйтеп куйган булганнар. Без дусларча, ягъни кочаклашып күрештек. Беренче карашка ул шактый үзгәргән кебек иде: йөзендәге сызыклары тирәнәйгәннәр һәм аның яшь чыраена җитдилек биреп торалар;
Иоран Гази 
18 
 
 
җилкәләре киңәйгән һәм хәтта буйга да бераз үсеп киткәнсыман иде. Погоннарында ике йолдыз... Күкрәгендә орденнар... Ул мине каты кочаклап, ике тапкыр күкрәгенә кысты да, бераз арткарак этеп җибәрде, башын кырын салды һәм, елмая биреп, — У, сугыш сине бер дә картайтмаган! — дип кычкырып җибәрде. — Сине дә, — дидем мин. Гәрчә ул да, мин дә бераз картайган булсак та, бер-береңнең күңеле өчен, шулай дип әйтү гадәткә кергән нәрсә инде ул. — Яле, яле, күрсәт әле үзеңне! — дидем мин шулай ук бераз арткарак чигенеп. — Синең күкрәк тула язган бит. Дөрес булса, син монда япа-ялгыз немец блиндажларына йөрисең, имеш. — Андый хәлнең булганы юк, арттырганнардыр, — диде Дәүләтшин коры гына. — Майор Ильин әйтте. — Әкият. Ул белми аны. Андый хәлнең булганы юк. — Белмим тагы... Мин кеше сүзен генә әйтәм... — Тукта әле, — дип Дәүләтшин урыныннан торды, — эчәргә өйрәндеңме әле? — һәм ул киез белән тышланган бер фляга тартып чыгарды. — Саф спирт. Су катыштырабызмы, әллә шулай да батармы? — Син мине яндырып үтермәкче буласыңмы? — дигән булдым мин. — Син үзең дә разведчик булган кеше ич, — диде ул бер калай кружканы — минем алга, икенчесен— үз алдына куеп. — Без, разведчиклар, катыштырып-нитеп тормыйбыз тагын... Колбаса туралып, балык консер- сасы ачылып, чират чынлап торып эчүгә килеп җиткәч, мин калай кружканы бнк кыю гына алдым да, эченә карап, борынымны җыердым һәм шуннан соң гына кружканы баш турысына күтәреп, — Биредә булмаган, ләкин безнең күңелләребез өчен бнк кадерле кешеләр саулыгына!—дидем һәм, күзне йомып, эчеп җибәрдем. 2 -С. Ә." № 2-3. — Молодец! — дип кычкырын куйды Дәүләтшин. 
Аның күзләре ялтырый башлады. Ул урыныннан торды һәм, минем яныма килеп, аркамнан кочаклады. — Аңладым, туган, аңладым. Рәхмәт. Ә ул кызкай бит чак кына үлемнән калды... — Разия исәнмени? — дидем мин шатланып. — Син бит, ул югалды, дип язган идең. Ниндидер авиадесантта катнашып, шуннан кайтмаган иде түгелме соң ул? — Кайтты ул аннан, ләкин ничек кайтты... Ярый, ул турыда калып торсын. Үзең нихәл соң? Ростовта син яралангансың, имеш. Авырмы? — Алты ай яттым. Хәзер, күрәсең, терелдем. Үзебезнең батальонны эзләп таптым. Үзебезнекеләр белән бергә сугышу күңеллерәк. — Әйе, тиздән монда сугышырга туры килмәгәе... — диде Дәүләтшин серле итеп. — Немецларның оборонасын шушында өзәргә уйлыйлар ахыры. Комбатның.- «әһәмиятле задание дигәне шул икән», дип уйлап алдым мин. — Бу — хәрби сердер инде. Андый нәрсәне минем алдан белеп торырга хакым юк, — дидем. Ул гафу үтенде. Мин сүзне икенчегә борып җибәрдем: — Кайчандыр син бит философ идең. Исеңдәме — чәчәкләр турында, матурлык турында?.. — Мин хәзер тагын да яманрак философ... — Ничек инде ул яманрак: яхшымы, начармы? — Кем белсен инде аны... — Шулай да? — Я күтәрик әле тагын берәрне. — Күпкә китмәсме соң? Аннары майор икебезне дә туздырыр... Без яңадан калай кружкаларны чәкәштек. Бу юлы инде үзебезнең саулыкка һәм «армиянең күзе-кола- гы булган разведчиклар» саулыгына эчтек. Дәүләтшин бер дә диярлек исерми: битләре генә кызара төшкәннәр дә күзләре генә икемче төрлерәк ялтырыйлар. 
Без әле очрашырбыз 
19 
 
 
— Менә син тагын инде философ дип көлерсең, — диде ул буш кружкасын өстәл тактасына куеп. — Әйдә, көлсәң көл, ләкин мин моны майор Ильинга да әйткәнем бар, сиңа да әйтәм. Без солдатны ярсыта белмибез. Кан саркып торырга тиеш солдатның йөрәгеннән... шул вакытта гына ул дошман өчен дәһшәтле булачак. Әйтик, менә мин, солдат, корылган автомат кына булырга тиеш түгел. Мин — кеше. Мин ярата беләм, мин нәфрәт итә беләм, минем намусым бар. Автомат, патроны бетсә, атмый. Ә мин, ягъни солдат, патроным бетсә, дошманның бугазына тешләрем белән ябышырга тиеш, һәм ябышам! — Аннары, — диде ул күзләрен ялтыратып, — мин — аңлыйм, син дә аңлыйсың. Ә бит безнең аңлау гына җитми, барлык солдат аңларга тиеш: бу сугышта, әйтик, без җиңелсәк, безгә, безнең балаларыбызга якты дөнья булмаячак. Әлеге шул чәчәк һәм матурлык белән тулган дөнья безнең өчен җәһәннәмгә әйләнәчәк. Әйтик, сиңа, миңа — университетта лекцияләр тыңлап, иң югары, иң изге фәннәрдән авыз иткән кешеләргә — яңадан коллыкка кайту... Юк, мөмкин түгел! Минем күңелемне богауларгамы? Юк! Күңелемнең, башымның, күзләремнең азатлыгы өчен мин канга батканчы түбәләшергә хәзер! Бая мин сиңа, яшисе килә, дидем. Уйлап кара: син — сәламәт. Син — кояш җылысын тоясың! Син үсеп утырган ал, сары, зәңгәр чәчәкләргә сокланып карый аласың! Бөтен җанлы, бөтен матур — сине шатландыра! Шул матурлык өчен сугышабыз ич без. Әгәр шуларның барысы өчен үләргә туры килсә... Кемдер үләргә дә тиеш ич... Ә ул «кемдер» мин икәнмен, була бирсен! Мин үләргә дә хәзер! — Карале, синең япа-ялгыз немец блиндажына баруың дөрес бит! — дидем мин кинәт. — Әлбәттә, дөрес! — Ә үзең — әкият, дисең. — Әкият дип... бер дә булмаган нәрсә димәдем ич мин. Арттыралар гына, дидем. Аннары, кеше ышанмаслык нәрсәне, дөрес булса да, сөйләмә диләр түгелме? — Инде миңа да сөйләмәсәи, 
кемгә сөйләрсең... — Алайса, кружкаларның төбенә генә салып, тагын берәрне күтәрмичә булмый, — диде Дәүләтшин. — Синең килү хөрмәтеңә... Без күтәрдек. — Болай булган иде ул,— дип башлады Дәүләтшин: — бер участоктан «тел» тотарга приказ алынды. Гади «тел» булмасын, офицер булсын, диелгән. Минем бер начар гадәтем бар: берәр задание алсам, башкарып чыкмыйча торып, рәтләп • тамагыма да капмыйм. Әллә нишлим, янам, ашкынам... Ләкин андый эштә ашыктың — беттең, дигән сүз... — Иң әвәле без, дошман оборонасының алгы кырыен күзәтеп, энәсеннән җебенә кадәр тикшердек. Шуннан соң гына бер блиндажга тукталдык: бик ерак та түгел, аннары — офицерлар блиндажы булса кирәк... Шуннан бер төнне, иң кыю егетләрне иярттем дә, чыгып киттем. Яңгыр... Караңгы. Нәкъ безнең төн. Ике планым бар: берсе шау-шулы, икенчесе, әгәр барып чыкса, тып-тын башкарылырга тиеш. Шартына карап, я тегесен, я бусын кулланмакчы булам. Егетләрне ике төркемгә бүлдем. Бер төркемне — блиндаждан уңгарак кертеп җибәрдем, икенчесен — арт- тарак калдырдым. Ә үзем, ике-өч иң отчаянный егетләрне алып, туп- туры блиндажга таба барам. Килеп җитәрәк аларны да калдырдым. Кинжал — авызда, кобур чишелгән, пычрак өстеннән үрмәлим. Ә егетләргә әйтеп калдырдым: сызгыруга атылып килеп җитегез! Алар көткәннәр, көткәннәр. Сызгыру да юк, бүтән тавыш та... Т.ик көзге яңгыр гына эчне пошырып шыбырдый. Ә эш болай булды: блиндаж янына килеп җитәрәк, күрәм: «тып-тын» эшләү әйбәтрәк булачак.. Сикереп тордым да, яңгыр астында боегып торган часовойның җилкәсенә мә
Иоран Гази 
20 
 
 
чедәй атылдым. Аннары — кинжал... хәлсез генә аһылдау һәм мин — үзем часовой. Янгыр. Караңгы. Пычрак. Торам көтеп. Чыгучы юк кына бит. Туңа башладым. Ниһаять... (сулу да алмыйм), икегә бөгелеп, бер немец килеп чыкты. Офицермы, юкмы — караңгыда шайтанмы белсен аны. Ә миңа бит әлбәттә офицер кирәк. Часовойга һичбер игътибар итмәстән, үз йомышы белән бер чит- кәрәк китте бу. Мин — аның артыннан... — Wie gehet es. Gans?—дип, сораган була бу миннән. — Sehr gut, мин әйтәм, mfr gehet, — һәм автомат түтәсе белән тегенең нәкъ башына... Егылды. ҮУгер- дем дип торам: куркып киттем. Шунда ук авызына — чүпрәк. Кулларын каерып бәйләдем һәм... киттем күтәреп үзен... Авыр шайтаның... Аңына килгәч, тәпиләренә бастырдым да, артына берне тибеп, — Vowarts, ягъни — алга! Хәзер егетләрне эзлим инде. Табып кына булмый бит. Сызгырырга куркам. Бер вакыт арттан ишетелә: стой! Килеп тоттылар. — Ә мин сезне эзләп йөрим. Мә- гез — нәкъ үзе эләкте. Карагыз, авызындагы^ чүпрәген төкермәсен. Тапшырдым тегене егетләргә... — Менә шундый вакыйганың булганы бар, — диде Дәүләтшин сүзен бетереп. — Ә тегесе — әкият. Минем турыда әллә нинди әкиятләр чыгарып бетерделәр монда. Имештер, Дәүләтшинны пуля алмый аны. Имештер, әнкәсе аны тугач ук «әбелхаять» суына мангандыр. Кайберәүләр көнләшәләр: «Бәхете шайтанның!» диләр. Скептиграклар әйтә: «Әҗәле җитмәгәндер әле», ди. Кайвакытны үзем дә гаҗәпләнәм: менә кара, шинель итәгемне биш җирдән пуля Tiiinen үтте. Бер тапкыр, яндыргыч пуля тиеп, чабуыма ут капты, ә үзем, әйтмәгәнем булсын, һаман исән. Үлем миңа кул селтәде ахыры инде. — Алай димә... — Тьфү, тьфү, әйтмәгәнем булсын, — диде ул ярым шаярып, ярым җитди итеп. — Бер дә үләсе килми, малай. Без сөйләшеп утырганда комбат, ике 
тапкыр телефон белән шалтыратып.- «Очрашу шатлыгыннан сез анда артыграк төшереп куймыйсызмы?» дип сорады. Иртә белән Дәү- ләтшинның генерал янына 1 барасы булганга, комбат борчыла иде. Без, комбатны тынычландырдык та, калган вакытны Казан турында сөйләшеп үткәрдек. Дәүләтшин институтны, үзе укып йөргән биология факультетын сагынып сөйләде. Казанка артындагы сазлыклар да онытылып калмады. Шул сазлыклардан кортлар, коңгызлар, бакалар аулавын, шуларны тикшереп, төннәр буе микроскоп янында утырып чыгуын; әллә нинди бер коңгызның (латинча исемен дә әйткән иде — оныттым) семья тормышын, үрчүен һәм тагын әллә ниләр, әллә ниләр турында сөйләде. Караңгы блиндажда, дошманнан берничә йөз метр җирдә, ниндидер коңгызның семья тормышы турында сөйләшеп утыр, имеш. Сәер дә соң инде бу адәм балалары! — Җиңеп кайткач, тагын шул бөҗәкләремә тотынам, — дип куйды ул татлы хыялланып. Мин Разия турында сүз кузгата башлаган идем дә, Дәүләтшинның теләмәвен- күреп, туктадым. — Бүген түгел. Ярыймы? — диде ул. Без, якын арада тагын күрешергә сүз бирешеп, аерылыштык. Ләкин тиз генә күрешеп булмады. Ул аеруча әһәмиятле бер участокны өйрәнү буенча, һәр төнне диярлек разведкага йөрде. Миңа рота бирделәр һәм шунда ук әйттеләр: «һәр минут хәзер тор, синең ротаңа махсус задание бирелүе мөмкин». Хәзерләнергә тотындык. Үземнең кешеләремә бер минут тынычлык бирми башладым. Төне-көне өйрәнәбез. Дотларны ничек штурмларга, ут валы артыннан ничек барырга, граната сугышы, төнге сугыш, көндезге сугыш... Аннары, тылга китеп, елга кичәргә өйрәндек. Кыя
Норам Гази 
21 
 
 
ларга менү өчен, җеп баскычлар иштек. Менеп тә карадык. Инде бөтенесен дә беләбез кебек, йокларга ятсам, төшемдә дә я граната сугышы, я дот штурмлауны күрә башладым. Егетләрем бик талчыктылар Үзем дә эт булып ардым. Тизрәк башланса икән инде, дия башладык. Ял бирделәр. Ниһаять, мин бераз бушандым шикелле. Ләкин Дәүләтшинны әле генерал янына, әле полковник янына чакырып, көн саен берәр эш кушып кына торалар. Аның егетләре төнкөнэштә. Ул да түгел—өр-яңа хәбәр-, янәсе, немецлар ниндидер яңа корал кулланачаклар, имеш. Генералның моны, әлбәттә, беләсе килде. Дәүләтшинның разведчикларына тагын эш. Ахыры Дәүләтшин төнге операцияләрнең берсендә яраланды. Мин аның янына йөгердем. Аны инде санбатка илтеп өлгергәннәр. Мин — телефонга. Ниндидер чәрелдәвек бер хатын-кыз тавышы: — Ярасы куркынычлы түгел, кулында гына, — дип җавап бирде. Мин, тынычланып, кайтып киттем. Икенче көнне инде ул яңадан бездә иде. Мин аңа шалтыраттым. — Очрашасы иде бит, малай? Без комбат блиндажында очрашырга булдык. Кулын, марля белән бәйләп, муенына аскан бер кеше килеп кергәч, башта мин танымыйча тордым: аның күзләре генә утырып калган иде. — Менә, — дидем мин анарга, — сине дә яраладылар, миннән пуля курка дип йөргән идеи. — Әкренләп җитешәләр, малай,— диде ул елмаеп һәм шунда ук күңелле тавыш белән өстәп куйды: — һөҗүмгә кадәр төзәлә ич ул. Шушы кадәр көч куеп, һөҗүмдә катнашмыйча буламы соң? Комбат өйдә юк иде. Без, патефонны борып, «Кәкүк»не тыңладык. Үзебез дә бераз «мөңгерәп» алдык. Дәүләтшинның тавышы ярыйсы гына икән. Мин үземнең барлы-юк- лы тавышым белән аңа комачаулая кына утырдым. 
Аннары без күңелләрне чишен җибәрдек. — Белом инде мин синең нәрсә көткәнеңне, — диде ул елмаеп. — Тукта, тәмәке төреп алыйк башта. һәм ул, махорка төтененә уралып, сөйләргә тотынды. V — Бу кара күзле чибәр кызны, — дип башлады ул үзенең сүзен, — сугышка кадәр урамда, яисә институт коридорында күрсәң һәм кем дә булса берәү сиңа әйтсә: менә шушы кыз дошман пулялары астында ирләр кебек үк батыр, хәтта ирләрдән дә батыррак йөриячәк дисә, син ихтыярсыз көлеп җибәрер идең. ... Сугышка кадәр Разия бала гына була диярлек һәм һәрхәлдә балалыкның матур һәм татлы хыялларыннан айнып җитмәгәП була әле. Тормышка яшьләрчә масаеп карап, бөтен дөньяны берьюлы коч- макчы булып йөри ул. Тормышта үзенә бер юл сайлап өлгермәгән һәм сайлап өлгерү өчен әле бик яшь булган бу матур кыз бер үк вакытта биология институтында да һәм балет мәктәбендә дә укый, ат өстендә дә йөрергә өйрәнә, парашют белән дә сикерә, пулеметтан да ата һәм шунысы гаҗәп: аралары ерак, аермалары зур булган шушы эшләрнең һәркайсын яшьлеккә генә хас ялкын белән, энтузиазм белән башкара ул. Сугышка китеп, ут астына килеп кергәч тә ул әлләни үзгәрми. Дөрес, бомбалар шартлаудан анабыз җир дерселкенгән вакытта, тузанлы чокыр төбендә бөрешеп, яшел гимнастеркасы астында йөрәге тырпылдаганны тыңлап ятканда, үзенең Казандагы ваемсыз тыныч тормышын, институт аудиторияләрен, балет мәктәбенә йөрүләрен сагынгандыр сагынуын. Ул Дәүләтшинга шулай дип язгалый торган булган. Ләкин иң авыр һәм иң хәтәр минутларда да ул үзенең сугыштагы азаплы тормышыннан зарлана белми. «Сугыш — ул шул ук тормыш,
Ибрай Гази 
22 
 
 
дип яза ул бер тапкыр үзенең Закирына, — тик ун көн яшисеңне сугышта бер көн яшисең, ун ел яшисеңне бер ел яшисең». Тормышка комсыз булган бу кыз сугышка да комсыз була. Хатын- кызга бирелгән эш белән канәгатьләнә белмичә, ирләр белән беррәт- тән кавалерия атакаларына бара... — Кавалерия атакаларына? — дим мин Дәүләтшинның сүзләренә гаҗәпкә калып. — Кем рөхсәт иткән аңа кавалерия белән атакаларга йөрергә! — Кем рөхсәт итсен... Матур кызның капризын үтәргә әзер торучы чудаклар азмыни дөньяда? Ул гына да түгел әле, — ди Дәүләтшин тәмәке төтенен кулы белән таратып, — бер тапкыр ул штык бәрелешендә катнашты. Шуннан соң язган хатында ул Дәүләтшинны бөтенләй таңга, калдыра: «Синең Разияң, штык атакасында катнашып, бер немецның корсагын тиште». Дәүләтшин үзенең җавап хатында: «Ташла, зинһар, шул җүләрлекләреңне, башың беткәнне сизми дә калырсың, сакла үзеңне», дип яза. Шуннан соң Дәүләтшин аңардан тагын бер генә хат ала да, бүтән хат алмый. Аның язган хатлары: «Адресат выбыл», дигән шомлы җавап белән кире кайталар. Дәүләт- шин: «Куда выбыл?», дип әлләничә кат сорап язса да, җавап килми. Көннәрнең берендә Дәүләтшинга мондый җавап китереп бирәләр: «Погибла смертью храбрых...» Беренче көнне ул бөтенләй телдән кала. «Ни булды сиңа, Дәүләтшин?» — диләр. Дәүләтшин кул гына селти. Үлем эзли башлый ул. Кирәккә дә, кирәксезгә дә ут астына керә. Полковник тотып әрли үзен: «Андый кыланышларың турында икенче ишетәсе булмыйм!» ди. Белмиләр аның хәлен, берәүгә дә әйтми ул. Шуннан соң күпмедер вакыт үткәч, аңа бер хат китереп тоттыралар. Адресы әлләнинди ят кул белән язылган беп конверт була ул. Ача Дәүләтшин. Бөтенләй Ра- зиядән дип уйламый бит әле. Ниндидер бер ят кеше госпитальдән яза, Разия исән, борчылмагыз, ди. Хатның ахырына: «Казанка буендагы. кичне онытма!» дип тә өстәлгән була. 
Соңгы сүзе безнең Закирны гаҗәеп дулкынландыра. Ул вакыттагы бәхетле кичне, Казанка өстендәге ай юлын, Разияне шашынып үбүләрен һәм хәзер матур истәлек кенә булып калган барлык тинтәклекләрен исенә төшереп, бер елмая ул. Шул вакытның рәхәте һәм түгәрәк бәхете инде гомергә дә кабатланмас кебек тоела аңа. Шунысы гаҗәп: бу хат аны шатландырмый. Әлләнинди, әдәм баласына аңлашылмый торган бер сәер хәл кичерә ул. Соңыннан, бераз суына төшкәч, аны күңелсез уйлар биләп ала. Ул курка башлый: «Бик каты яраланды микәнни? Нигә ул үз кулы белән яза алмаган?» — дип уйлый. Госпитальгә хат артыннан хат яудыра башлый. Аңа һаман рәтле җавап килми: «Исән, борчылмагыз, хәзергә үзе яза алмый». Шуннан ул, тәмам аптырагач, мондый хат язып җибәрә: «... Сезнең госпитальдә дәваланучы фәлән кызның кай җире яралы: кулымы, аягымы, башымы, күземе, яисә- башка берәр җиреме?» Аның бу ахмакларча язылган хатына мондый җавап килә: «Минем аягым да, кулым да, күзләрем дә, борыным да исән. Сиңа да исәнлек телим. Разия». Ләкин бу хат та кызның үз кулы белән язылмаган була. Әгәр Дәүләтшин шул вакытта Разиянең үлем түшәгендә ятуын, аның гомере кыл өстендә генә торуын белгән булса, аңа яшәү тагын да кыенрак булган булыр иде. Бәхетенә каршы, ул вакытта Дәүләтшин боларның берсен дә белми. Хат артыннан хат яза. Разия үзе яза алмаса да, минем хатларымны укый алыр, дип уйлый ул. Хат саен диярлек үзенең, элекке шикелле үк, өзелеп яратуын, аяксыз, кулсыз кайтса да яратачагын, һәм хәтта гомер буе күтәреп
Без әле очрашырбыз 
23 
 
 
йөрергә риза булачагың яза ул. Ләкин ана җавап бик сирәк килә. Шуннан соң яз үтә, җәй үтә, көз үтеп, тагын кыш җитә. Бөтенләй көтмәгән бер урында Дәүләтшин Разиянең үзе белән очраша. Дәүләтшин яхшы хәтерли: бик суык көн була ул. Кич-кырын. Таш чиркәүле бер авылдан фрицларны кырга—кар өстенә куып чыгаралар, үзләре шул авылда урнашып калалар Чөнки аларның флангларындагы күршеләре бераз артта калган була, алар исә бик алга чыккан булалар. Авыл уртасында ниндидер йорт яна, солдатлар ялкын эченә көрәк белән кар ыргыталар. Элемтәчеләр ашыгып чыбык суза, антенна күтәрә. Дәүләтшин штабны эзләп бара. Аяк астында буш гильзалар, атылмаган патроннар, ак саплы гранаталар ауный; үлгән ат юл өстендә сузылып ята; ала карга, ялт-йолт каранып, аның күзен актара; ике малай, капка төбенә йөгереп чыгып, ялан баш, ялан аяк кар өстендә басып торалар. Дәүләтшин штабны эзләп тапканчы, эшен бетереп, аннан кире чыкканчы, караңгы да төшә. Дәүләтшин шундый арыган, шундый талчыккан була, туп-туры кар өстенә егылып йокларлык булып бара. Үз егетләре урнашкан йортны эзләп таба. Караңгы өй алдында нәрсәгәдер абына-сөртенә, ишекне ачып җибәрә. Өй эче солдат белән шы- гырым тулган! Ана буш кровать калдырган булалар. Тиешле приказларны бирә дә, ашамыйчаэчмичә, егылып йокыга китә. Күпме йоклагандыр, белми. Бер вакыт төш күрә. Разия, имеш. Кара күлмәктән, үзе бик шат, ә чәчләре, ялкын кебек, кыпкызыл. Ләкин бу һич Разия түгел, тамчы да охшамаган, тик Дәүләтшин генә Разия дип уйлый, имеш. Разия, кесәсеннән артиллерия дарысы тартып чыгара да, ана ут төртеп, кизәнәкизәнә, Дәүләтшин янына килә башлый. Үзе шарык- шорык көлә. Уянып китсә, бөтенләй Разия түгел, скамьяда тезелеп утырган солдатлар көлешәләр. Калкынып, терсәгенә таяна. Гадәтенчә шунда ук сикереп тора. Ләкин шул вакыт аның күзләре скамьядә бөгәрләнеп йоклаган бер 
солдатка төшә. Бу ни хәл инде тагы? Командиры йокысыннан торганда нинди солдатның бөгәрләнеп йоклап ятырга хакы бар! Ул якынрак килеп карый: юк, аның солдаты түгел ич бу, солдатча киенгән ниндидер бер кыз йоклап ята бит. Ул, тиз генә борыла да, — Бу нинди кыз бу? — дип де- журныйдан сорый. Имеш, төнлә белән килеп керде, кунарга рөхсәт сорады, чибәр кыз да булгач, борып чыгара алмадык, ди дежурный солдат һәм, күз кысып, авызын ера. — Ят кешеләрне кунарга җибәргән өчен, чираттан тыш ике наряд үзеңә! — ди Дәүләтшин һәм юынырга чыгып китә. Ары-бире селкенеп, кар белән битен юып, кире борылып керсә... күзләренә ышанмый: кемне күрә ул! Разия ич бу! Барып кулларына ябыша. Кочаклап ала. Бөтен өй эче гаҗәпкә кала. — Кысыбрак, кысыбрак!—дип көлешәләр. Әйдә, көлешә бирсеннәр. Бәбине күтәргән кебек, кулларына күтәреп ала да, битен Разиянең битенә куеп, өйдән үк алып чыгып китә. Бөтен өй эче, шау-гөр килеп, бо- ларның артыннан йөгерешеп чыга. Разия үзе дә, бала кебек, аның күкрәгенә сыенып, елмаеп тик ята. Бераз ябыкка'н; тыгыз иреннәре, үпкәләгән баланыкысыман, бераз турсаебрак торалар; күзләре — зур; нечкә кашлары — матур сызылганнар; күзләреннән, ак тешләреннән күзгә күренеп нур балкый. Шунда ул үзенең Разиясенә өр- яңадан гашыйк була. Инде аерылышу юк! Хәзер генералга барам, аягына егылып сорыйм, безнең полкта каласын, ди ул. Янәшә баралар, Разия аңа карап елмая. Ул — Разиягә. Егетләргә, сеңлем, ди. Сораулар белән күмеп ташлый үзен: ник язмадың, кая яраландың, нинди җил монда ките
Ибрай Гази 
24 
 
 
реп ташлады? һәм шунда Разия аңа үзенең күңелсез язмышын сөйләп бирә. Кыш көннәренең берендә, авиадесантчыларны дошман тылына төшерәләр. Алар арасында Разия дә була. Парашют җепләреннән бушануга Разия, автоматын тотып, кар өстеннән йөгерә. Дошман засадасына очрыйлар. Бик каты бәрелеш була. Разиянең сул аягы яралана. Аңа шунда ук утырып бәйләргә кирәк булган, ә ул кызулык белән һаман йөгерә дә йөгерә. Кыскасы, бераздан күз аллары караңгыланып, Разия егыла. Күпме яткандыр, ул ансын хәтерләми. Суыктан аңына килеп, як-ягына караса, ап-пак бушлык. Сугыш ыгы-зыгысы белән кызны онытканнар. Ул әле артык борчылмый: эзләрләр, табарлар, дип уйлый. Флягасыннан спирт йота, шоколад ашый, бераз алга таба кыймылдамакчы була. Ләкин кайда — ал, — кайда — арт, кайда — дошман, кайда — үзе- безнекеләр, — шайтанмы белсен хәзер. Кай якка карама — тип-тигез кардан башка бернәрсә дә юк. Разия тынычлыгын җуймый. Хәзер килеп җитәргә тиешләр, дип уйлый. Ләкин килүче юк та юк. Кышкы көн кыска була. Борылып та өлгермисең, караңгы да төшә. Разиянең күңеленә шик керә башлый: шушында үләргә туры килер микәнни? Юк, бу мөмкин түгел. Шундый яшь, шундый чибәр килеш. Әле бит бер рәтле эш эшләнмәгән... Алда нинди озын гомер... Юк! Юк! Катып үлүдән куркып, ул спирт эчә, исерә, йоклый. Уянып киткәндә инде — суык төн... — Кыш... Кыр уртасында... Япа- ялгыз... Үзе яралы. Моның өчен мин отряд начальнигын... — дип кызып китә Дәүләтшин. Соңга калып булса да, күрәсең, тегеләрнең дә башына килгән. Эзләгәннәр. Тапканнар. Самолет белән госпитальгә озатканнар. Разиянең аяклары, куллары, тәне шешенеп чыккан. Тәненә ябышып «аткан эчке күлмәген, үлгән тиресе белән бергә, кайчы белән тураклап алганнар. Бичара кыз алты ай буе кабер якасында яткан. Ләкин яшьлек 
үзенекен иткән — Разия терелгән. Разия моны Дәүләтшинга полк штабына барганда сөйли. Дәүләтшин аны шундый кызгана, күзләреннән яшьләр килә егетнең. — Юк, — ди ул.—Үлем белән икедән артык шаярырга ярамый! Хәзер генералга барабыз, үтенәбез, син бездә каласың. Разия бер сүз дәшми. Дәүләтшин аптырап китә. — Син риза түгелмени? — дип сорый ул. Разия тагын җавап кайтармый. — Разия! — Мин монда кала алмыйм. — Сәбәп? Разия сәбәбен дә аңлатырга тырыша. Дәүләтшин аңламаска тырыша: үпкәли, шелтәли, ачулана... Күңелендә, кара еландай, шик уяна егетнең. Шик үсә: йөрәген, акылын биләп ала. Дәүләтшин, ярсуын тыя алмыйча: ялган! Бөтенесе дә ялган!— дип кычкыра. Разия аптырап китә. Ләкин Дәүләтшин, шунда ук акылына килеп, кызның кулларына ябыша. Кичерүен сорый. Үзләрендә калуын үтенә. Разия «юк» ди. — Ник, ник?! — ди Дәүләтшин ялынып. Разия аңлата. Ләкин Дәүләтшин бернәрсә дә аңларга теләми. Шулай итеп, алар тагын аерылышалар. Китә Разия. Хәер,- әллә нигә бер Дәүләтшинга хаты килеп чыга икән. Бер хатында хәтта сагынуы турында язган. Снайперлыкка укыдым, үтергән биш немецым да бар инде, дип мактанган. — Биш былтыр инде, хат алганым юк: әллә исән, әллә юк, — дип Дәүләтшин тынып калды. Мин аңа күтәрелеп карадым. Дәүләтшинның йөзе талчыккан һәм аппак иде. Без тынчу блиндаждан һавага чыктык. Иртәнге сәгать! Изге сәгать! Дөнья тып-тын: яфрак та калтырамый, әйтерсең лә, бөтен тирә- юньдә бер җан әсәре юк. — Тизрәк һөҗүм башланса иде инде, — диде Дәүләтшин. — Әйе шул, — дидем мин. 
Без әле очрашырбыз 
25 
 
 
VI. Колактан колакка төрле хәбәрләр йөри башлады: имештер, шушы арада һөҗүм башланачак икән; дошман фронты нәкъ безнең участокта өзеләчәк икән. Ул да түгел, икенче хәбәр: имеш, һөҗүм безнең районда түгел, бөтенләй икенче урында башланачак; дошманның фронты да шунда өзеләчәк; ә без исә алдагы частьларга башта флангдан ярдәм итәчәкбез, аннары, фронт өзелгәч, ачык капкага кергән кебек, шул өзеклеккә кереп китәчәкбез. Яисә, имештер, бездә әле гомумән һөҗүм көтелми. Киресенчә, немецлар үзләре һөҗүм итүе мөмкин. Без тик шуңа каршы торырга гына хәзерләнәбез. Бусына инде безне ышандыру кыен. Без карт чыпчыкларны алдый алмассың. Күреп торабыз ич — бик каты һөҗүмгә хәзерлек бара: дисциплинаны бик каты боргычладылар, өйрәнүләр кызганнан кыза, көне-төне киңәшмәләр, утырышлар... Ул да түгел, төнлә белән барыбызны да полк штабына чакыртып алдылар. Җыелдык. Бер-беребезнең күзләренә карашабыз: «Башлана ахыры?» «Тизрәк башлансын иде инде. Сукыр тычкан кебек, гел җир эчендә яту туйдырды». Полк командиры, чибәр генә бер полковник, участоктагы, обстановка белән таныштырды: ... — Бу — Миус елгасы, — диде ул картага төртеп, һәм аның юан бармагы, зәнгәр сызык буйлап, Азов диңгезенә таба төшеп китте. — Миуснын көнбатыш ярлары, үзегезгә мәгълүм, текә һәм биек. Бу хәл — оборонада торучы дошманның позициясен, әлбәттә, көчәйтә, ә һөҗүм итүчеләр өчен өстәмә кыен лыклар тудыра. Бу — бер. Икенчедән, менә монда, елганың аръягында (бармак бер кызыл алкага туктады), Николаево авылы урнашкан. Безнең позициядән ул рәтләп күренми. Немецлар аны бик каты ныгытканнар. Сәбәп: Донбасс эченә алып керә торган зур юл нәкъ шул Николаево аркылы үтә. Ләкин раз
ведка китергән мәгълүматларга караганда (ул мәгълүматлар хәзер тагын бер кат тикшереләләр), немецлар безне бу юлдан көтмиләр. Чөнки... аңлашыла: моннан үтү кыен. Алар безне менә монда, биш километр түбәнрәк, бер сөзәк урында сагалыйлар. Шуннан нәтиҗә: без Николаево авылы аркылы бәрергә тиешбез. — Командованиенең планы бодай: барлык төр артиллерия, шул җөмләдән, безнең гвардия минометлары, авылдагы һәм авыл юлындагы ныгытмаларның тетмәсен тетәләр. Аннары: безнең бер батальон, елганы тар җирдән кичеп, әлеге юл белән авылга саркып керә. Аның бурычы: дошманның исән калган ут нокталарын, җанлы көчен бетерү һәм, авылда ныгып калып, безнең эре көчләребез килеп җиткәнгә кадәр дошманның барлык контратакаларын кире кагу, һавада — безнең авиация; өзеклеккә безнең пехота омтыла, танклар килеп керәләр. Күршеләр ярдәм итә. Без белергә тиешлесе — менә шул. Сораулар бармы? Кемдер һөҗүмнең кайчан башлануы белән кызыксынды. — Тиз, — диде полковник һә.м, елмаеп. — күңел ашкынамыни? — дип сорады. Сораучының чыннан да күңеле ашкына икән. Чөнки ул — Донбасс шахтеры, аның ата-анасы шунда, бер сеңлесе шунда һәм «гомумән, — диде ул, — немецның безнең җирдән тизрәк чыгып киткәне яхшы». — Хаталанасыз, — диде полковник көлеп, — чыгып китмәгәне яхшы! Бөтен киңәшмә көлеп җибәрде. Сораучы, үзенең хатасын төшенеп, шулай ук көлде һәм, уңайсызланып, кызарып, урынына барып утырды. — Немецлар ниндидер яңа корал кулланачаклар, имеш. Ул турыда сезгә нәрсә мәгълүм? — дигән сорау булды. Полковник моңа да җавап бирде. 
Ибрай Гази 
26 
 
 
Аннары батальон командирлары, сүз алып, үз подразделениеләренең һөҗүмгә хәзерлеге турында информация ясадылар. Безнең батальон командиры майор Ильин минем ротаның Миус кыяларын штурмлауга катнашачагын әйтте. Мин моның шулай буласын, әлбәттә, белә идем. Ләкин батальон командирының үз авызыннан рәсми утырышта әйтелгәч, — бу инде бөтенләй башка булды. Мин бер метр үсеп киттем. Берничә офицер миңа таба борылып карады. Дус-ишләр күз кыстылар; янәсе: «Уңышлык телибез сиңа!» Киңәшмәдән соң полковник үз янына чакырып алды. Димәк, тиздән тагын дошман белән бугазга бугаз киләбез. Әйдә, хәерле сәгатьтә! Дәүләтшин белән бергә кайтырга чыктык. Инде таң атып килә. Җидегән йолдыз, кәкре сабына таянып, әкрен генә сүнә. Үлән арасында тартар кычкыра. Әче әрем исе борынны ярып керә. Без траншея эчләп иелә-бәгелә үзебезгә кайтабыз. Дәүләтшинның ярасы инде төзәлде һәм ул һөҗүмгә катнашуы өчен шат иде. — Немецлар безне күп кудылар, хәзер без аларның үкчәләренә басып карыйк, — ди иде ул. Кышкы уңышлы һөҗүмнән соң барыбызның да күңеле күтәренке һәм җәйге һөҗүмнең уңышлы булачагына нык ышанабыз. Бу исә безнең көчләребезне һәм сугышырга теләвебезне арттыра иде. — Син ничек уйлыйсың? — диде Дәүләтшин траншея эченнән кайта- кайта, — Бу һөҗүмнән исән калырбызмы? — Калырга тырышырбыз, — дидем мин. — Миңа һич үләргә ярамый бит, малай. Казанка артында мине бакаларым көтә ич әле. — Бакаларыңнан бигрәк Разияң бар әле синең. • — Разия... әйе, әйе шул... Разия, Разия... — диде ул уйланып — кем белсен инде аны хәзер... Матур кыз җирдә аунап ятмыйдыр... Әллә ничек өметемне өзә башладым әле мин ул кыздан. Чын этәр. Бай табигатьле кыз ул, ләкин бөтен рухани байлыгын 
ваклап әрәм итә», чәчелә, сибелә: кавалерист та ул» парашютчы да ул... Менә хәзер снайпер... Даими тойгылы кеше түгел. Аның озак ярата алуына ышанмыйм мин. — Тукта әле, тукта, — дип мин каршы төштем. — Сул аягың белән торгансың дияр идем, бүген әле бөтенләй йокларга ятканың юк. Ни өчен син шулай дип уйлыйсың? Нинди нигезең бар? Синең яныңда калырга риза булмавы өченме? Шулаймы? Син бөтенләй сабый, — дип мин ачулана ук башладым. — Үзең уйлап кара: кулында' бөтенләй икенче частька назначениесе була торып, ничек итеп синен, яныңда калсын ди ул? Күрәм, минем сүзләрем аңа охшыйлар. Кызны шулай яклавым Дәүләтшинга ошый. Ул әле үзенең Разиясеннән һич тә өметен өзмәгән. Ул әле аны, элекке кебек үк» өзелеп ярата. Минем авыздан үзенең Разиясен яклатасы килә аның. Мин моны сизәм һәм аның саен тырышыбрак яклыйм. Менә күрерсең, дим, минем сүзләрем дөрескә- чыгар, дим. — Юк инде, малай, — дигән була- ул, инерция буенча каршы торып. — Разия дип мин үләргә хәзер тордым. Япа-ялгызым дошман авызына кергән чакларда, күңел түремдә гел ул була иде. Аның, өчен генә диярлек утка кергән чакларым булды. Синнән яшерен- батырын түгел, кайвакыт мин: бу эшем турында Разиям ишетсен, аңа күңелле булсын дип эшли идем» ә ул... Дәүләтшин кулын селтәде һәм тынып калды. — Син аңа үпкәләгәнсең, бусы икенче мәсьәлә, ләкин бит... — дип мин тагын Разияне якларга керештем: аның әле бик яшь булуын, шуңа күрә чәчелүен, күңел байлыгын ваклап әрәм итүен, ләкин андый натураларның да тирән тойгы саклый алуларын һ. б., һ. б. ларньч 
Ибрай Газн 
27 
 
 
сөйләдем. Чын күңелдән сөйләдем, чөнки Разин минем өчен дә кадерле, мин дә ул кызга бераз гашыйк, минем дә аны саф күңелле, саф тәнле итеп саклыйсым килә: безнең икебез өчен дә җан азыгы бит ул. Менә мин тындым. Ул да дәшми. Байтак вакыт, һәр икебез үз алдына уйланып, бер сүзсез кайтабыз. һәм ул кинәт болай дип хыялланып куя: — Җиңү көннәренә кадәр яшисе иде, малай. Ә ул көн бит бер киләчәк. Ләкин тиз түгел: Германия кайда да, без кайда... — Синең белән без уйлаганнан тизрәк килүе мөмкин аның... Без, кайтып җиттек тә, блиндаж алдына утырдык. Еракта, калкулык артыннан җил тегермәненең ике канаты, куян колаклары кебек, тырпаешып торалар. Нәкъ шул турыда зур ал шар күренде: кояш чыгып килә иде инде. Аның алтын нурлары Миусның теге ягындагы чиркәү тәрәзәләрендә, күз чагылдыргыч булып, балкыйлар. Бөтен дөньяны кызыл яктылык басты: агач очлары — кызыл, яфраклар — җызыл; хәтта каргаларның да канатларында кызыл нур балкып китә. — Кара әле, кара, — ди миңа Дәүләтшин, — чык тамчылары нинди гаҗәеп төскә кергәннәр. — Күрәм, күрәм, — дим мин һәм Мәрьям башмагы чәчәгендәге кып- кызыл чык тамчыларына сокланып карыйм: авыр, эре тамчылар, кан тамчыларыдай, тамам-тамам дип, асылынып торалар. — Иртәнге сәгатьләрдә табигать аеруча матур, аеруча гүзәл була, — ди Дәүләтшин (ул моны минем өчен әйтми, юк, шулай сөйләнеп уйларга яоата ул;. Барлык нәрсә ничектер елмаеп, балкып уяна: төнге «үлеп» торудан соң яңадан терелү, сәлперәнгән яфракларны киереп, ябылган чәчәкләрне ачып җибәрү агачка да, үләнгә дә рәхәттер инде, күрәсең. Кешене ал син. Иртән күзеңне ачып җибәрәсең. Бүлмәң тулы кояш нуры. Сикереп торасың. Кан тамырларында шатлык ага: син сәламәт, син бәхетле... — Әйдә, без моннан китик,— дим 
мин, — немец снайперы күрсә, иртәнге сәгать дип тормас... — Бәхет димәктән, кайвакыт мин болай уйлап куям, — ди ул миңа таба борылып: — кешедән дә зирәгрәк, кешедән дә бөегрәк җан иясе юк бит инде дөньяда. Горький әйтә: «Человек звучит гордо!» ди. Җир йөзендә иң гүзәл, иң мәһабәт нәрсәләр, — кеше башы белән уйлап табылган, кеше кулы белән ясалган. Әле бит кеше дигәнең аларны богаулы куллары белән шулай ясаган... Ләкин, уйлап карасаң, бервакытта да кешенең кадере булмаган. Кара инде син: кешеләрне терлек урынына сатканнар; чылбыр белән богаулап, диңгез корабльләрендә эшләткәннәр; бурзай этенә алыштырганнар; үз бәхете һәм бүтәннәр бәхете өчен көрәшүчеләрне утка ыргытканнар, дарга асканнар. Берәүләрнең бәхетлелеге икенчеләрне бәхетсез иткән, берәүләрнең азатлыгы икенчеләрне бәйле иткән, богаулы иткән. Менә без, богауларны салыц ташлаган кешеләр, богаусызлыкның рәхәтен, тәмен татыган кешеләр, кешенең кадерен яхшырак белергә тиешбез һәм без кешенең кулларына, рухына һәм бәхетенә яңадан богау салырга теләүче явыз көчләргә каршы җан ачысы белән сугышырга тиешбез. Иртәгә таңда әнә шул бәхетле кеше өчен без тагын ут эченә керәбез икән, бары тик шуның өчен генә булса да, үзебезне бәхетле санарга тиешбез. — Тукта әле, син тагын фнлосо-. фиягә керештең, — дидем мин. — Немец снайперы күрмәсен үзебезне. — Тыңлап бетер, — дигән булды
Ибран Газн 
28 
 
 
ул коры гына. — Әлегә кадәр кешене кадерсез итүчеләр, кешене бәхетсез итүчеләр дан казанып килгәннәр: Наполеон өзлексез сугышкан, үз заманында Франциянең бөтен яшь буынын кырдырып бетергән, — ул даһи, ул мәшһүр, аны белмәгән кеше юк. Ә менә, әйтик, инглиз врачы Дженнер кешеләргә 'чәчәк салу җоласын керткән, никадәр әдәм баласын үлемнән саклап калган, ягъни кеше бәхете өчен көрәшкән, ләкин аны күпме кеше белә? Безне чынлап та немецлар күреп алды.- ике пуля, безелдәп, безнең яннан ук үтеп китте. Без траншея- ;га сикерешеп төштек. — Начар ата, — дип куйды Дәү- ләтшин. — Шунда да тидерә алмады... 
VII Кичә безне тагын штабка чакырттылар. Өр-яңа хәбәр! Планнар үзгәргән. Гомуми һөҗүм кичектерелә. Башта Миусның теге ягында плацдарм хәзерләргә приказ алынган. Иң әвәле көчләрне шунда тупларга, тик шуннан соң гына алгарак сикерергә! Акыллы фикер. Менә шул акыллы фикерне безнең батальон бүген төнлә белән тормышка ашырырга тиеш. Ягъни, хәрби тел белән әйтсәк, кинәт каты удар ясап, дошманны Николаево авылыннан бәреп чыгарырга һәм, ашыгыч оборона оештырып, барлык контратакаларны кире тибәрергә 11әм, авылда ныгып калып, ярдәм көтәргә. Мондый кыю операциядән дошман башта, әлбәттә, бераз чуалып калыр, аны авылдан бәреп чыгару, бәлки, әллә ни читен булмас. Ләкин эшне аңлап алгач, безнең көчләрнең зур түгеллеген, операциянең дә шушы бер авыл белән чикләнәсен төшенгәч, безнең ашыкпошык эшләнгән сыек оборонабыз өстенә үзенең бөтен куәте *белән ташланыр. Каршы торырга безнең көчебез җитәрме? Әллә Миус ярына кысырыклап, безнең •барыбызны да кырып бетерерләрме? Кыскасы, без җәһәннәмгә керергә җыена идек. Мина кырларында саперлар безнең өчен юл ачтылар; маяклар кададылар; Миус буендагы камышлыкларга кадәр траншея казыдылар. Шул траншея 
буйлап корал ташылды-, боеприпас ташылды, саллар ясау өчен бүрәнәләр ташылды. Озакламыйча без дә шул траншея буенча китеп барырбыз. Күп булса, ярты сәгать үтәр, без инде монда булмабыз. Ияләшеп беткән кадерле урыннар! Сау булыгыз инде! Сау бул син дә, безнең кысан блиндажыбыз. Снайпер пулясы белән кыелып төшкән шайтан таягы, син дә сау бул! Сау бул, Мәрьям башмагы! Мин сезне караңгыда да күрәм. Сау булыгыз, баш өстендәге күңелле йолдызлар! Яңа урында яңа йолдызлар булыр, тик барыбер без сезне оныта алмабыз. Сезнең серле җемелдәвегезгә сокланып, Дәүләт- шин белән блиндаж алдында серләшеп утырганыбызны гомерем буе оныта алмам инде мин. Дәүләтшин да безнең белән бара. Аның иң яхшы разведчикларын операциягә катнашачак взводларга бүлеп бирделәр. Алар безгә юл күрсәтәчәкләр һәм безне иң туры сукмаклар буйлап дошман флангы- сына. алып чыгачаклар. Алар бу урыннарны аркылыга-буйга гизгән кешеләр: кайда уңай юл, кайда яшерен сукмак, кайда үзәнлек, кайдан дошманга күренмичә, аның үзен бик ансат күзәтеп була,— бөтенесен белеп бетергәннәр. Арабызда андый егетләрнең булуы безнең бу хәтәр операциябезне, әлбәттә, җиңеләйтәчәк. Дәүләтшин белән без ахырга кадәр бергә булырга сүз куештык. Без болай сөйләшәбез: менә плацдармны хәзерләп бирербез. Көчләрнең бер өлешен плацдармга күчерерләр. Шуннан соң гомуми һөҗүм башланыр һәм шул башланудан китәр дә китәр... — Исән булсак, быел көзли Кырымда булабыз, — ди Дәүләтшин. — Нәкъ виноград сезонына
Без әле очрашырбыз 
29 
 
 
барып өлгерәбез. Шушы Донбасстан ычкынып китсә, немецка ябышып торырга урын калмый. Украина нәрсә ул, тип-тигез дала... — Ә Спваш, ә Перекоп! — дим мин. — Спваш? Перекоп? — ди ул минем бу соравыма гаҗәпләнгәндәй. — Хәзерге заман армиясе өчен алар җитди тоткарлык түгел. Фрунзе армиясе үтте, без дә үтәрбез. Аннары. немецның рухы бөтенләй какшаган чак була бит инде ул. Менә күр дә тор: көзли без немецны диңгезгә төртеп төшерербез. Җәйге төннең иң караңгы сәгате җитте. Таң сызылганчы без, Миус суын кичеп, кыялар түбәсенә менеп җитәргә һәм шуннан, сигнал буенча, атакага ташланырга тиешбез. Әйтергә ансат, ләкин дошман күзе алдында, ракеталар яктысы астында бер рота кешене, аларның коралларын, аларның боеприпас- ларын елга аркылы чыгару, кыя башына алып менү, атака позициясенә урнаштыру, — ансат түгел. Ләкин без үзебезгә ышанабыз: бездә — тәҗрибә, бездә кыюлык, бездә — ихтыяр һәм, ниһаять, бездә алынган эшне үтәү гадәте бар. — Кузгала башларга вакыт,— дим мин сәгатемә карап. — Кузгалдык, — ди Дәүләтшин, ләкин үзе ни өчендер блиндажга йөгереп кереп китә. — Синең киштәңдә ’ минем бер китабым бар иде, — ди ул кире чыгып. — Алып тыкмадыңмы? — Барсы да капчыкта, — дим мии һәм без траншеяларга таба юнәләбез. Траншея төбендә тезелешеп утырган солдатлар, без килгәнне күреп, тәмәкеләрен ашыгып суыралар, каскаларын басыбрак кияләр, көрәкләрен, котелокларын тотып- тотып карыйлар. Соңгы минутлар! Бер сәгатьтән ни буласын берәү дә белми. Бәлки, Украинаның шушы зәңгәр йолдызлары астында мәңгегә ятып калырга туры килер. Кешеләрнең йөзләре җитди: артык хәрәкәт тә юк, артык сүз дә... Мин коралларны тикшереп чыгам, — бөтенесе дә тәртипле. — Гранаталар җитәрлекме? — Җитәрлек, иптәш өлкән лейтенант. Дәүләтшин (ул хәзер минем рәсми 
ярдәмчем) егетләрнең көрәкләрен, котелокларын һәм башка тимертомырларын капшап карый: яхшы тагылганнармы, шалтырамыйлармы? Кунакка бармыйбыз ич — дошман авызына керәбез. — Все в порядке, — ди ул миңа русчалатып. — Кузгалыр алдыннан егетләргә берничә сүз әйтәсеңдер бит? — Иптәшләр, — дим мин, — командование безнең өскә зур бурыч йөкләде, без Донбасс капкасын ачып җибәрергә тиешбез. Алдан ук әйтим: җиңел булмас! Ләкин безмени авырлыктан куркучы егетләр? Шуны онытмагыз: бу минутта бөтен илнең күзе безгә текәлгән. Ил бездән җиңү көтә. Бәлки, иптәш Сталин үзе безнең турыда уйлыйдыр хәзер. Илнең һәм Сталинның ышанычын аклыйк, иптәшләр. Донбасс капкасының ачкычлары безнең кулда? Без ул капканы ачарбыз һәм әйтербез: илебез, син йөкләгән авыр бурычны без намус белән үтәдек. Алга, иптәшләр! Дәүләтшин команда бирә. Егетләр, күлдән кайта торган казлар кебек, тезелешеп, траншея эченнән китеп баралар. — Комбат безне кайда көтәчәк?— дип сорый Дәүләтшин. — Миус буенда, — дим мин һәм яңа китерелгән газетаның әле буяу исе дә китеп бетмәгән битләреннән күз йөгертеп чыгам. Газетада операция турында, әлбәттә, бер сүз дә булуы мөмкин түгел иде. Тик шулай да редакциядән язылган мәкаләнең ахырында: «Хәерле сәгатьтә, иптәшләр!» — диелгән иде. «Әйе, хәерле сәгатьтә булсын инде», — дип уйлыйм мин. Без Миус буендагы кара камышлык эченә килеп кергәндә, караңгы иде әле. Камыш куе, камыш биек, — аяк-үрә бассаң баш күрен
Ибран Газн 
30 
 
 
ми. Ләкин немец ракеталар чөя: берничә минутка бөтен тирә-юнь, көндезге кебек, яп-якты була; яисә кинәт пулеметтан сибә башлый: әвәле бер пулемет, аннары икенчесе, өченчесё... Кемгә аталар, ни өчен аталар, — билгесез. — Немец борчыла, — ди Дәүләт- шин. — Аның гадәте шул инде, — дим мин: — төннәрен токтымалга шатыршотыр ата башлый. Атыр, атыр да туктар әле. — Ата бирсен, — ди ул, — безнең өчен яхшырак: тавышланганны ишетмәс. Тик менә бу каһәр төшкән ракеталар гына... Егетләр тиз һәм тып-тын эшлиләр. Мин, комбаттан соңгы боерыкларны алам да, Дәүләтшинны ашыктыра башлыйм. Яктырганчы бу елгачыкны кичәргә кирәк. Әле бит безнең кыя башына менәсебез, һөҗүм позициясенә урнашасыбыз һәм атаканың кайбер моментларын ачыклыйсыбыз бар. Менә саллар су өстенә төшерелә. •Кораллар һәм кешеләр төялә. Дәү- ләтшин салга сикереп керә: ул, беренче отряд белән теге ?Акка чыгып, анда эшне оештыра башларга тиеш. — Я, хәерле сәфәр, — дим мин һәм Дәүләтшинның колагына берничә сүз әйтәм. Ул минем кулларымны кыса. Саллар кузгала һәм берничә минуттан караңгылык эченә кереп, күздән югала. Елга өсте караңгы һәм тын. Әлләнигә бер су чапылдавы колакка чалынып китә. Бу безнең егетләрнең саксыз ишкәк тавышлары шулай ишетелә. — Ишкәкләргә чүпрәкләр чорналган идеме? — дип сорыйм мин үземнең ординарецым Ванюша дан. — Чорнаган идек, — ди ул. Беренче отрядтан соң икенче, өченче, дүртенче отрядлар кузгала. Мин егетләрне һаман кызулыйм: тизрәк, тизрәк! Таңга кадәр чыгып бетәргә кирәк. Ниһаять, соңгы сал! Бөтен рота теге якта. Барлык корал теге якта. Элемтәчеләр инде елга аша телефон суздылар. Үзем дә салга ке- рәм. Баскан саен тирбәлеп торган бүрәнәләр арасыннан су ургылып чыга; ишкәкләр ишетелер-ишетелмәс кенә чапылдыйлар; яр буендагы камышлар 
күздән югала. Мәңге онтылмаслык минутлар! Соңыннан, дошман белән бугазга-бугаз килешә башлагач, әлләни куркыныч булып тоелмас әле ул. Иң кыены — беренче адым: алда торган билгесезлек күңелгә бер минут тынычлык бирми. — Тизрәк, тизрәк!—дим мин ишкәкчеләргә. Нәкъ шул вакыт баш очына ике ракета күтәрелеп, бөтен тирә-якны яктырта; мин камышлы яр буен, типтигез су өстен, бүрәнәләрдән корыштырылган үзебезнең салны, ординарецым Ванюшаны, каерып- каерып ишүче ишкәкчеләрне, бүрәнәгә утырган берничә автоматчыны, көндезге кебек, ап-ачык күреп торам. Менә хәзер дошман тау башыннан пулемет белән сиптерә башлар, дигән уйдан аркам чымырдап китә; иеләсем, бөрешеп, йодрык кадәр генә калып, салга сеңәсем килә. Ләкин мин, таш кебек, утырам. Менә ракеталарның берсе сүнде, менә икенчесе... Тагын караңгы. Дошман ягы тын. Ул безне күрми... Әлбәттә, күрми. Юкса ул инде күптән шатыр-шотыр китерә башлаган булыр иде. Безнең сал бер дә алга бармыйдыр, гел бер урында гына тирбәлеп торадыр кебек. Мин кызулыйм. Дәүләтшпн анда кыя башына үрмәлидер инде, ә без әле һаман су өстендә тирбәләбез. Ниһаять яр! Сал килеп туктамас борын ук сикереп чыгам. Ялт-йолт каранам. Дәүләтшин калдырган связной егет мине көтә икән. — Элемтәчеләр кайда? — Бераз арырак. — Алып бар мине алар янына. Ташларга абына-сөртенә, кара кыяларга таба атлап китәбез. — Анда майор Ильин ике тапкыр сезне телефонга чакырды инде, — ди связной. Мин тагын да ешрак абына баш- 
И брам Гази 
31 
 
 
лыйм. Бер кара чокырда пке-өч күләгә кыймылдый. Әһә, элемтәчеләр! Йөгереп килеп, ташка тезлә- нәм. — Мине тиз генә «Волга» белән тоташтырыгыз. — Ул сезне инде баядан бирле аппаратта көтә. Һәм мин, трубканы кулдан кулга алып, колагыма кысам. — Әйе. Мин. Әйе, чыгып беттек. Кызулыйм, кызулыйм... Артиллерия хәзерлеге кичектерелмиме? Юк. Хәзер кыяга менәбез. Ә? Рәхмәт, рәхмәт... Элемтәчеләр телефонны ашыгып жыялар, һәм без кузгалабыз. Моннан бер йөз метрлап ундарак разведчиклар бер агачлык эзләп тапканнар: кыя битендәге ярыкларга тотынып үскән чәнечкеле каты агачлар, аларның киндерәдәй сузылып яткан тамырлары тотынып менәр өчен уңайлы. Мин килеп житкәндә, рота шул урыннан кыя башына үрмәли иде. Мин килүгә Дәүләтшин рәсми рапорт бирде: — Пулеметлар белән пулеметчылар инде менеп життеләр, рота менеп ята, унбиш-егерме минуттан бөтен рота өстә булачак. — Автоматчыларны алга чыгарырга боердыгызмы? — Боердым, иптәш өлкән лейтенант. — Күпмешәр граната алдылар? — Сигезәр. — Пулеметларны флангыларга куйсак ничек булыр? — Хәзергә мөмкин түгел. — Ник? — Немецларның монда бик алга чыгарылган ике ут нокталары бар, аларны бетерми торып... — Ут нокталары? — дим мин бераз аптырап. — Ни өчен соң әле без туптуры ут нокталары өстенә килеп чыгабыз? — Биредән менү ансатрак, сөзәк... — Артиллерия телгә килүгә, ул ут нокталарын бетерергә! — Тыңлыйм. — Карале, — дим мин связной ишетмәслек итеп, — синең бу «иптәш өлкән лейтенант», «тыңлыйм» диюләрең, минем «сез» дип дәшүем сәер тоелмыймы сиңа? — Юк... Аннары' бит связной алдында... һәм гомумән... 
— Сөен, чорт возьми! Әлегә эшләр жайлы гына тәгәри бит. — Әйтәм ич мин сиңа: көзли Кырымда виноград ашыйбыз дип, ә син... — Ә мин виноград ашауга каршымыни? Связной! — Тыңлыйм. — Телефончыларга әйт: мине тагын «Волга» белән тоташтырсыннар. Связной китүгә, мин яңадан Дәү- ләтшинга борылам. — Син югарыга! Хәзер мин дә менеп житәрмен. Димәк, виноград ашыйбыз? — Ашыйбыз, әлбәттә, ашыйбыз... Дәүләтшин да китеп бара. Мин күк итәгенә карыйм: таң сызылмаган әле. Бик вакытлы чыгып өлгердек. Хәзер майор белән сөйләшик тә... Кыя бите кап-кара, берни аерып булмый. Тынлык. Вакыт-вакыт берәр таш кисәгенең тәгәрәп төшкәне генә ишетелеп кала. Күрәсең, Дәүләтшин аягы астыннан ычкынган ташлар иде булса кирәк. — Иптәш өлкән лейтенант! — Хәзер киләм. Тезләиәм дә трубканы алам. — Әйе. Артиллерия ярдәме турында яңалык юкмы? Ә? Авиация дә ярдәм итәчәк? Бусы шәп. Нинди боерыклар? Әһә, әһә, әһә... Әлбәттә, флангыдай да бәрәбез. Боеприпас- ларны тизләтсеннәр... Яңа гына сузылган элемтә чыбыгында немецларның тыңлау ихтималы булмаганга күрә, без ачык- тан-ачык сөйләшәбез. Трубканы сузып, тиз генә боерам: — Җыеныгыз! Менә без кыя итәгенә таба атлый башлыйбыз. Башта бик текә түгел шикелле тоела: киндерә кебек сузылган тамырларга, чәнечкеле ботакларга тотынып, очлы
Без әле очрашырбыз 
32 
 
 
ташларга ябышып, бик тиз менәбез. Минем бармакларым канап, тез сөякләрем бәрелеп, киемнәрем ертылып бетә. Бик текә урыннарда солдатлар җеп баскычлар калдырып киткәннәр. «Дәүләтшин эшедер инде бу. Молодец егет», — дип уйлыйм. Ярты юлны узгач, тагын да те- кәләнә төшә. Ярый әле җеп баскычлар бар: алар булмаса, ничек менәр идең бу таш стенага. Ниһаять, соңгы дүрт-биш метр да артта кала — без өстә! Күкрәгемә ятып каранам — беркем күренми-. Дәүләтшин егетләрне яшереп өлгергән. Кайда икән соң монда теге ут нокталары? Димәк, бик өскә чыгарга ярамый: күрүләре бар. Сәгатемә күз төшерәм: башланырга тагын унбиш минут. Дәүләт- шинны табасы иде. — Бар әле, — дим мин үземнең Ванюшага, — тиз генә Дәүләтшин- ны табып китер. Дәүләтшин килә. Ул, әле түше белән шуышып, әле үрмәләп, минем яныма килеп ята. — Синең картаң яңарак бугай, бир әле, — һәм без, Николаево авылы картасын таш өстенә җәеп салабыз да, плащ-палатка бөркәнеп, кесә фонарен кабызабыз. Кызыл, яшел алкалар белән чуарланып беткән картага бармагы белән төр- тә-төртә, Дәүләтшин атака планын ачыклый. — Автоматчыларны менә бу алма бакчалары аркылы кертербез. Алар паника куптарган арада, икенче взвод менә бу таш йортларны атакалар. Аннары... аннары пулеметларны тәрәзәләргә урнаштырып, урам чатларын ут астына алырбыз... Мине һаман немецларның әлеге ут нокталары борчый. Бу турыда мин Дәүләтшинның исенә төшерәм. — Кара аны, атака вакытында тылдан ут ача күрмәсеннәр, — дим. — Борчылма, — ди Дәүләтшин, ул турыда үзенең тиешле приказлар биргән булуын әйтә. — Шуны да онытмыйк, — дим мин яңадан атака планына күчеп,— безнең бурыч авыл кырыендагы, йортларда ныгып калу түгел. Мөмкин кадәр эчкәрәк кереп, дошманның җанлы көчен бетерү, ут нокталарын юк итү—
менә безнең максат. — Шуңа күрә, — ди Дәүләтшин картадагы кызыл, кара, зәңгәр алкаларны яктыртып, — флангыдай бәрәчәк өченче взвод, менә бу тыкрыклардан үтеп, дошманның тылына барып чыгачак. — Бу нәрсә? Тегермәнме? Аны нишләтәбез? — Тегермәнне атакаласак, вакыт һәм көч бик әрәм китәр. Аны артиллеристлардан яндыртырга кирәк булыр. — Дөрес фикер! Атака планына тагын берничә яңа момент өстәлгәч, Дәүләтшин, взвод командирларын чакырып, соңгы приказларны бирә. Мин телефон белән артиллеристларга тегермән турында хәбәр итәм. — Нинди минутлар кичерәбез бит, малай, ә? — дип Дәүләтшин тагын минем яныма килә. — Сәгатеңә кара әле. — Тагын биш минут. — Биш минут... Кичә төшемдә үземнең китапларымны күрдем әле. Рәтле нәрсә укымаганга да ни гомер бит инде. — Синең теге яна торган йорттан күтәреп чыккан китапларың кайда китеп бетте соң? — Өләшеп бетердем ич. Берничә- сен полковник алды. Икесе майорда. Берсе әнә шул синең капчыкта... һәм Дәүләтшин, берничә минуттан ут эченә керәсен онытып, үзенең өйдә калган әйбәт китапларын сагына, квартира хозяйкасының аларны ягып бетерүеннән хәвефләнә. Нишләтәсең, шундый сәер кеше иде инде ул. — Сәгатеңә кара әле. — Өч минут! — Хәзер җир селкенә башлый, — ди ул һәм кинәт: — миңа автоматчылар белән атакага катнашырга рөхсәт ит, — дип үтенә. Мин икеләнә калам: рөхсәт итәр
Ибраи Гази 
33 
 
 
гәме, юкмы? Билгеле, аның атакага катнашуы минем эшне җиңеләйтәчәк: ул вакыт автоматчылар взводы өчен миңа бөтенләй борчылмаска мөмкин булачак. Ләкин егетнең харап булуы бар. ә бит ул, минем шикелле үк, бераз арттарак йөрергә, җәһәннәмнең эченә үк барып кермәскә хаклы иде. Дәүләтшин, минем хәлемне аңлап булса кирәк: — Юк, син рөхсәт ит инде миңа, — дип кабатлый. — Кара аны, сак бул, — дим мин, бүтән әйтер сүз тапмагач. Бу инде суга керүчегә: «Кара аны, чыланма», дип әйтү белән бер иде. Без. озак итеп бер-беребезгә карашып торабыз да, кулларыбызны каты итеп кысышабыз һәм ул, кара ташлар өстеннән шуышып, автоматчылар взводы урнашкан иңкүлеккә төшеп китә. Мин аның артыннан күздән югалганчы карап калам. Яктыра, йолдызлар төссезләнеп, агарып калдылар. Озакламас, җир йөзен нурга балкытып, кояш күтәрелер. Аның беренче кызыл нуры бу кара ташларга, әнә теге әремнәргә, сары ромашкаларга килеп кагылганда, авыл өстендә инде яшеннәр яшьнәр... Битемне салкын ташка куеп, кө- тәм... һәм менә: һава тетрәп китә. Җир, кинәт җан кергән кебек, кыймылдап, тирбәлеп, минем астымнан каядыр китә башлый; һавадагы карга, давылга очраган күбәләктәй, арлы-бирле талпына да, кинәт канатларын җыеп, таш кебек, аска омтыла: авыл өстендә соры төтен баганасы белән тузан, чүпчар, такта кисәкләре оча башлый. Яратам сугышның шушы дөбер- шатырын: әллә ничек, күңелне очындырып җибәрә! — Иптәш өлкән лейтенант, сезне телефонга! — дигән сүзне, ишетүдән бигрәк, телефончының ымлавыннан аңлап, элемтәчеләр урнашкан чокырга үрмәлим. — Кем? Кычкырыбрак! Монда җәһәннәм кебек үкерә! Артиллеристлар шалтыраталар икән: тегермән янамы, күрәсезме, дип сорыйлар. Моннан шайтаным да күренми, дип җавап бирәм. Алай да, карап килер өчен, бер кеше җибәрергә вәгъдә итәм. Дәүләт- шнннан связной килә. Уд язган: «Җаның тыныч булсын. 
Теге ут нокталарын шартлаттык!». — Молодец! Связнойның учында тирләп, бөрешеп беткән кәгазьнең артына: «Разияңнең рәхәтен күрергә насыйп итсен!» — дип сызгалыйм да, кире связнойга бирәм. Ул шундук кнтмәкче була, мин аны туктатам: — Дәүләтшинга әйт, бик тиз миңа хәбәр итсен: «тегермән янамы, юкмы?» дим. Ун минут үтми, «Яна!» дигән хәбәр белән связной яңадан килеп җитә. Димәк, тидергәннәр... Миндә артиллеристларга «яна», дип хәбәр итәм. Хәзер инде авыл өстендә тоташ соры, кара, кызыл төтен: снаряд тавышлары да аерым-аерым булып ишетелмиләр: өзлексез күк күкрәгән кебек, һаваны дер-селкетеп, бер туктаусыз үкерәләр. Җир астыннан һаман: дөбер-дөбер күкрәкне кыйнап тора. Ун, унбиш, егерме минут, ниһаять, ярты сәгать бөтен дөнья үкереп торганнан соң, кинәт — тынлык! Акырып сөйләшкән телефончы егетнең соңгы сүзе ишетелеп кала; ул, уңайсызланып, як-ягына каранып куя; колак әле һаман чыңлый һәм баш эчендә нәрсәдер бер туктаусыз: «дөп, дөп» бәрә. Мин авылга таба карыйм. Арың өстендәге корым, тузан, көл безнең өскә ява... Якында гына моңлы гүләү тавышы ишетелә башлый: самолетлар! Безнең «Илыошиннар» дошман ныгытмаларын штурмларга киләләр. Алар елгага сыенып, болыннарга сыенып, астан гына килеп чыгалар да, кыялар турысына җитәрәк кинәт һавага сикереп, безнең өстән яшендәй чатырдап үтеп китәләр: җилләре безнең битләргә бәрелеп кала. Телефончы егет, авызын колагына кадәр ерып, башы белән ымлый: янәсе, күрдеңме безнекеләрне! Авыл өстендә тагы: өзлексез шартлау, кук күкрәгән кебек дө
Без әле очрашырбыз 
 
 бердәү, зениткалар тавышы, пулемет шатырдавы һәм тузан, тузан, тузан... Ниһаять, баш очына ике яшел ракета күтәрелә. Сигнал! Хәзер безнең чират! Хәерле сәгатьтә! Дәүләтшинның автоматчылары, дәррәү күтәрелеп, корым, төтен, тузан белән капланган алма бакчаларына кереп югалалар. Ул яктан инде граната, автомат тавышлары ишетелергә тотына. Икенче взвод егетләре кайсы бәрәңге түтәлләре өстеннән, кайсы көнбагыш сабаклары арасыннан — кызыл йортларга таба йөгерә башлыйлар. Аннан пулемет тавышы ишетелә. Мин, борчылып, тыңлыйм һәм тавышыннан аерырга тырышам: — үзебезнекеме, немецларныкымы? Бу ни тагын? Әллә яттылар инде? Юк, йөгерәләр! Йөгерәләр җанкисәкләрем. Кызыл йортлар тирәсендә атыш кызганнан-кы- за. Әһә, подвал тәрәзәсенә граната җибәрделәр. Тагын, тагын... Тәрәзәдә пулемет' Безнең егетләр менеп тә җиттеләрме әллә? Чарлакта да! Безнекеләр! Молодцы, молодцы! Үзем күзәтәм, үзем уйлыйм: Ва- нюшаны уң флангыга җибәреп кайтарырга кирәк, ничек икән анда аларның эшләре? Резервтан алып, ярдәм җибәрергә туры килмәгәе... — Ваня! — Тыңлыйм. — Тиз генә уң флангыга йөгер. Менә бу язуны өченче взвод командирына бирерсең. Бар, бер аягың биредә, икенчесе... Мин әйтеп тә бетермим, Ванюша йөгерә: кәбестә, кишер, чөгендер түтәлләре аркылы сикереп, сары көнбагыш башларына бәрелә-сугы- ла, йөгерә ул... Автоматчылар взводы өчен бик борчылмыйм: анда Дәүләтшин үзе... — Телефонны! — дип боерам. Ул да түгел, трубкага кычкыра да башлыйм. — «Волга»? Әйе, әйе... Юк әле. Сугыш авыл эчендә бара. Нәрсә? Әһә, әһә... Дошман аңына килеп җитми әле. Әлбәттә. Контратакалармы? Әлбәттә. Резервларны тиз- з .с. Ә. № 2-3. ме чыгара башлыйсыз? Ә боеприпас? Әһә, әһә... Сугыш авыл эченә кергәннән керә бара. Команда пунктын да күчерергә вакыт. Бу Ваня ник кайтмый соң әле? Аны каршылау өчен бер кеше калдырып, үзебез яңа урынга кузгалабыз. Кукуруз арасыннан үтәбез; бер бакчага килеп керәбез; аяк астында кып-кызыл алмалар ауный; як-якта пешкән карлыган, пешкән чияләр күренеп кала; сыерчык оясы күземә чалына; кое тә^ гәрмәче... Менә ишек алдына килеп чыгам; каршыма мәче очрый; пыяла кисәкләре тапталып кала; таш койма аркылы сузылып, урамга карыйм. Анда сугыш бара: подвалларга граната бәрәләр; немецларны тәрәзәләрдән кадап-кадап төшерәләр; каршы йортның балконыннан миномет ата. Команда пунктын әле яңа гына сугыш үткән бер подвалга урнаштырам. Идәндә — тимер мичкәләр, кызыл кирпечләр, консерва тартмалары һәм ике немец үләксәсе аунап ята. Немецларны чыгарып атабыз; мичкә өстенә телефон куябыз һәм команда пункты әзер. Элемтәне яңарту өчен, икенче взводка кеше җибәрәм. Ул арада Дәүләтшиннан связной килеп керә; Дәүләтшинның исәнлеге өчен шатланам. Андагы хәлне сораша башлыйм. Алар чиркәүне алганнар, күперне алганнар, пленныйлар төшергәннәр. Картага иелеп, связной әйткән пунктларны карыйм. — Димәк, анда сезнең эшләр яхшы бара? — дип сорыйм. — Бик яхшы, иптәш өлкән лейтенант, — ди связной. Мине уң фланг борчый: анда киткән Ваня һаман кайтмый. «Дәүләт- шинны шул якка җибәрмичә булмый ахыры инде», дип уйлыйм. Аңа шундук язу язам. Яңа боерыклар алып, минем язуымны алып, связной китеп бара. Бераздан подвалга Дәүләтшин үзе йөгереп килеп керә; битләре дары төтененә сөремләнеп беткән, күзләре ялт-йолт итә; ярсудан, дулкынланудан ул бераз иләс- миләсләнгән. Сүзләрен йота-йота
Ибрай Газн 
35 
 
 
сөйли; немецлар чиркәүне бирмәс өчен бик каты тартышканнар; күпер аркылы качып барганда утызлап фриц түшәлеп калган; хәзер анда безнең резерв килеп җиткән һәм сугыш авылның соңгы урамнарында бара икән. Мин аңа мондагы хәлне сөйләп бирәм. Уң фланг өчен борчылуымны әйтәм. Ул, бер минут тормыйча, шунда китмәкче була. Ләкин мин аны туктатам, Ванн борылып кайтканны көтәргә киңәш итәм. Батальоннан шалтыраталар: алар да уң фланг өчен борчылалар икән. Ул яктан немецларның танклар белән кинәт контратака ясау ихтималлары барлыгын әйтәләр: авиаразведка шундый хәбәр китергән. Ординарец Ваня кайтып керә. Ул да шундый ук хәбәр алып кайткан. Җитмәсә тагы анда взвод командиры үтерелгән икән. Аны кызганып алабыз — әйбәт егет иде. Дәүләтшинны вакытлы взвод командиры итеп билгелим. Ул шундук чыгып китә. Без хәтта саубуллашмыйбыз да... Төнлә белән беренче ярсулы контратакалар башлана. Аларны кире кагабыз. Ләкин иртән немец безнең өскә танклар җибәрә. Танкларны без инде кичә үк көткән идек. Әгәр алар кичә атакалаган булсалар, безгә бик тыгызга туры килгән булыр иде. Бүген без ул кадәр курыкмыйбыз, чөнки таң алдыннан майор Ильин безгә күп итеп гранаталар һәм яндыргыч сыекчалы бутылкалар китереп өлгерде. — Иптәш өлкән лейтенант, танклар! — дигән тавышны ишетеп, подвал тәрәзәсенә ташлансам, ни күрим: бер авыр танк, бе-знең алгы оборонабызны өзеп булса кирәк, кәбестә, кабак, кавын бакчалары өстеннән урамга чыгып килә. Аның артыннан тагын берәү һәм тагын берәү... Туптан атып, пулеметлардан чатыр-чотыр сиптереп, безнең өскә киләләр. Кырт борылып, Ваняга кычкырам: — Бар әйт, каршыласыннар! Үзем тагын тәрәзәгә... Бармак очларыма күтәрелеп, карыйм: артларыннан пехота иярмәгәнме? Юк шикелле? Юк! Безнең егетләр пехотаны уздырмаганнар. Молодцы! Күпер турысына җитәрәк, алдагы 
танкның өстенә ялкын сикерә: күрәсең, засададагы минем егетләр бутылка тондырдылар. Яна башлаган танк, арттагы танкларга юл бирү өченме, әллә засададагы бу- тылкачыларны сытып ташлау нияте беләнме, кинәт уңга борыла да, зур, мәһабәт гәүдәсе белән бер өйгә таба ыргыла һәм аны сытып, изеп, алмагачларны сындырасын- дыра, бакчалар эченә кереп китә. Ялкын чорнап алган өске люкта ике кеше күренә: алар, уттан битләрен каплап, җиргә сикерәләр, ләкин безнең автоматчылар шундук аларның эшен бетерә. Икенче танк та яндырыла. Өченчесе, борылып, күздән югала. Шушы контратака вакытында минем берничә кешем үлә, берни- чәсе яралана. Танклар уң флангыга да һөҗүм иткән булганнар. Дәүләтшин участогына өчме-дүртме танк килеп чыккан. Ул аларны яндырткан. Ләкин бер танк, таш йорт почмагына яшеренеп, өзлексез атып тора башлаган. Аны шартлатырга җибәрелгән солдат үлгән. Икенчесе яраланган. Үз янында бүтән барырлык кеше калмагач, өченчегә Дәүләтшин үзе чыгып киткән. Җир астыннан үтеп, танкның артына төшкән; өстенә менгән; граната белән шакып, люкны ачтырган (немецлар да аптырап калганнардыр, күрәсең) һәм, танк эченә граната төшереп, люкны ябып куйган. Шуннан соң үзе, яралы солдатны ала китү өчен, урам аркылы кайтырга чыккан. Ул һичшиксез исән-сау подвалга кайтып керәсе икән, тик, ниндидер адашкан пуляга очрап, урам уртасында егылган. Мин күрми дә, белми дә калганмын, Дәүләтшинны санбатка озатып куйганнар. Шул минутта да ул мине исеннән чыгармаган: «Борчылмасын, мин әле виноград ашар
Без әле очрашырбыз 
36 
 
 
га килеп җитәрмен», дип әйтеп калдырган. Аны таң аткач алып киткәннәр, ә шул көнне иртән тагын котырган контратакалар башланды. Әлегә кадәргесе гел уен гына булган икән. Контратака артыннан контратака: берсеннән-берсе усалрак. Берничә тапкыр эш хәтта штык һәм хәнҗәр сугышына барып җитә. Немец дигәнең, кабахәт җан, ике контратака арасында да тынычлык бирми: я артиллериядән, я минометтан өзлексез атып тора. Бер исән таш калмады... Үсеп утырган агачларга кадәр яна... Штабтан радио буенча гел сорашып кына торалар: «Ничек тә ничек?» «Бирешмибез әле», дим. Чынлап та, бер адым чигенгәнебез юк. Аннары кая җир тишегенә чигенәсең? Миус кыяларыннан аска кадалып төшәргәме! Юк инде, шушы кырык кат янган ташларга теш-тырнак белән ябышканың яхшы, һәм ябышабыз да... Бөтен тормыш җир астында: көн яктысын атакага чыкканда гына күрәбез; тузанга, корымга буялып, берберебезне танымас хәлгә җиттек; тавышлардан гына танышабыз. Ашау турында уйлаган да юк. Бар сораганыбыз: граната да патрон! Төнлә белән китергән боеприпас бер көнгә җитми. Кемдер безнең плацдармга «Кечкенә Сталинград» исемен кушкан; бу исем шул минутта ук сугышчылар арасына таралып өлгерде; радио буенча да шулай дип кенә чакыралар; бу безнең рухны гаҗәп күтәреп җибәрде: үзебез җир' астында ятсак та, башыбыз күккә тия... ...Хәзер шул турыда уйлап карыйм да, бөтенләй таңга калам: чыдаса да чыдый икән бу адәм баласы... Ун көнгә якын бит... ашамыйча, йокламыйча... өзлексез контратакаларга каршы торып, көне-төне ут астында яшәү... Кесәдә граната, кулда граната, билдә граната... граната икмәктән кадерле, судан кадерле... Шуның өчен дә шул күләгә генә булып калган идек. Беренче күргәндә майор Ильин үзебезне бөтенләй таный алмады. Танып, кочаклап алганнан соң, күзләреннән яшьләр ЧЫКТЫ: рәхмәт, рәхмәт, егетләр, ди... Ил онытмас сезнең бу хезмәтегезне, •ди... Әйе, булды инде ул 
вакытта төрле хәлләр... Аның каравы соңыннан, бөтен фронт буенча һөҗүм башланып, Донбасс юлына килеп чыккач, эшләр бөтенләй үзгәреп китте. Теге- нәрдән соң бусы инде бөтенләй уен гына иде. Көн саен яңа шәһәрләр алабыз; күңел күтәренке; тик кайбер дус-ишләрнең үзебезнең янда булмавы гына җанны борчып тора. Әйе, күп кенә якын иптәшләр юк инде. Аларның кайберсе Миус кыяларында мәңгегә ятып калды; минем Ваня да шунда һәлак булды; кайберләре әле госпитальдә... Дәүләтшин дә госпитальдә булырга тиеш. Минем сүзем дөрескә чыкты: Разиядән аңа берьюлы ике хат килеп төште. Мин аларны, үз сөйгәнемнең хатлары кебек итеп, куен кесәмдә саклап йөртәм... VIII Без инде Донбассны үтеп, Мели- топольне үтеп, мәшһүр Таврия далаларына килеп кердек. Атаклы Каховка шәһәрен алдык. Безнең бер аяк инде Кырым ярым атавында... Көз җитте. Яфраклар саргайды. Бу якның гадәтенчә, көн саен җил. Бер тотынса, атна-ун көн дәвам итә торган коры, салкын җил, көчәйгәннән-көчәя барып, берничә көн эчендә давылга әйләнә; һавада ком бураны уйный; ком авызга, борынга, колакларга тула; винтовкалар атмый; автоматларның затворы ябылмый. Безнең участокта һөҗүм инде туктады. Дәүләтшин белән безнең хыял җиренә җитмәде: быел көзли Кырым виноградын ашый алмадык. Яраланып киткәннән соң, ул миңа госпитальдән бер хат язган иде. Инде терелеп киләм, озакламый кире частька кайтырмын дип
Ибран Га ж 
37 
 
 
өметләнәм, дигән иде. Мин дә ана бор хат язган идем, куенымда аның өчен ике кадерле хат саклап йөртүемне, сагынуымны һәм тиздән аны үзебезнең арада күрергә өмет итүемне әйткән идем. Минем ул хатым барып җиткәндерме, белмим, ләкин мин җавап ала алмадым. Югалды Дәүләтшин. Разин дә аны югалтты булса кирәк, чөнки Дәүләтшинның яралануын әйтеп янган хатыма каршы ул миңа болан дип язды: «Сез кем? Дәүләтшинның дустымы әллә? Ул үзенең ниндидер бер дусты барлыгы турында яза иде. Әгәр сез шул кеше булсагыз, мин сездән бик үтенәм, Дәүләтшин турында нәрсә генә белсәгез дә. миңа язып җибәрә күрегез». Мин белгәннәремне яздым. Ләкин нәрсә белә идем соң мин? Мин белгәнне Разия үзе дә белгәндер. Шуннан соң без аның белән сүз куештык: Дәүләтшин турында ул берәр хәбәр аламы яки мин аламмы, кичекмәстән хат язып, хәбәр итешергә булдык. Ул миңа гел яз'ып тора, мин дә хатка саранланмыйм. Разия хәзер үзләренең дивизиясендә атаклы снайпер. Бер хатында ул, ничек итеп немец снайперын аулавын, өч көн сагалап, дүртенче көн дигәндә немецны ничек тозакка төшерүен һәм атып үтерүен язган иде. Бераз гына мактанган да иде. Аннары бер тапкыр ул: «минем сезне күрәсем килә, Дәүләтшинның дуслары ни төсле булалар икән, беләсе иде», дип, шаяртып язды. Мин дә, шаяртып: «Дәүләтшинның дусты бик шадра, бик ямьсез, күрсәгез куркып качарсыз», дип яздым. Ләкин шушы көйгә кадәр ни Разия, ни мин Дәүләтшин турында бер нәрсә дә белмибез. Жилле, давыллы төн... Ертык, сәләмә болытлар айны каплап, йолдызларны каплап, диңгезгә таба агылалар. Мин, блиндаж алдына чыгып, салкын ташка утырдым да җилнең сызгыруын, Сиваш дулкыннарының үкерүен тыңлыйм, һавада яктырткыч пулялар оча. Болыт араларында салкын йолдызлар җемелди. Мин Мнус буендагы җәйге йолдызларны сагынып искә төшерәм. 
Ул вакыттан бирле безнең баштан ниләр генә кичмәде инде. Почта китерделәр. Хатларны, газеталарны кочаклап алам да, блиндаж эченә йөгереп кереп ки- тәм. Ләкин миңа бер генә хат та юк. Бу ни хәл инде бу? Оныттылар. Разня дә онытты. Хатларны хәзер үк сугышчыларга өләшергә боерам да, үзем газеталарга ябышам. Гадәткә әйләнде инде: газеталар килгән саен, Дәүләтшин турында хәбәр эзлим: берәр нәрсә очрап куймасмы дип өметләнәм. Бүген дә шулай иттем. Юк! Бушка гына эзләнәм инде мин. Югалды ахыры бу егет. Аннары, бераз тынычланып, үзебезнең армия газетасын укырга тотынам. Күптән түгел булып үткән сугыш операцияләре турында бер зур хәбәр басканнар. Туктале, бу нәрсә бу? Ниндидер өлкән лейтенант Дәүләтшин турында язалар. Өлкән лейтенант булуы ансы бер дә гаҗәп түгел. Моторлы разведка начальнигы булуы да гаҗәп түгел. Егетне үстергән булулары, моторлы разведка начальнигы иткән булулары мөмкин.. Тик менә шунсы гаҗәп: әгәр бу кеше чынлап та безнең Дәүләтшин булса, бер армиядә сугышып йөреп, ничек соң мин аның турында бер сүз дә ишетмәдем? Үзенең дусларына, әйтик, менә мина хат язмыйча, ничек итеп аның җаны -түзгән? Менә бусы инде га- җәбрәк. «... К авылы районында,— дип яза автор, — унбиш километрга сузылып, румыннар дивизиясе чигенә иде. Засадада торган безнен биш бронетранспортерыбыз, кинәт атлыгып чыкты да, каушап калган румын пехотасын кайнар кургашын белән коендыра башлады. Көтмәгәндә өермәдәй килеп чыккан рус бронстранснортерлары каршында паникага төшкән румыннарның бик күп солдаты үлде, бик күп техникалары янды, җирле халыктан талап алынган атлар, үгезләр далага качтылар...
Без әле очрашырбыз 
 
 
Дошман әле аңына да килеп өлгермәде, безнең кыю егетләребез, үзләренең эшләрен эшләп тә бетерделәр һәм, искән җил кебек, юкка да чыктылар. Егерме-утыз километр дошман тылына кереп, берничә кыю операцияләр башкарган өчен, моторлы разведка начальнигы өлкән лейтенант Дәүләтшин командование тарафыннан бүләкләнде»... Әгәр шушы өермәдәй килеп, җилдәй юкка чыгучы егет ниндидер яңа Дәүләтшин булмыйча, минем дустым, сезнең иске танышыгыз, әлеге безнең Закир Дәүләтшин булса, ни әйтерсез? Газетаны бер читкә куям да, шундук Разиягә хат язарга утырам. Тышта салкын җил шаулавын, якында гына диңгез үкерүен, күктә салкын йолдызлар җе- мелдәвен язам мин аңар. Газетада бер Дәүләтшин турында укуымны, ләкин улмы, түгелме икәнен ачык белмәвемне, шулай да хәбәр итәргә ашыгуымны язам. ...Конвертны ябыштырам да, бүгенге почта белән җибәреп өлгерим дип, ашыгып, блиндаждан чыгам. 
Болытлар таралган. Диңгез дулкыннары өстендә ай нуры балкый. Җил чабулардан тарта, биткә, муенга килеп сарыла. Дымлы иреннәремдә мин аның тозлы тәмен сизәм. Баш очыннан, гөрләп, самолетлар үтә.- үзебезнекеме, немецныкымы? Бу җилдә тавышларыннан аерыр хәл юк. «Югалмас, югала торган егет түгел ул, — дип уйлыйм мин Дәүләтшин турында, — алда юл озын әле: исән булсак, бер очрашырбыз. Кем белсен, бәлкем, немецны диңгезгә төртеп төшергәч, шушы Кырымда ук очрашып, өчәүләп Кара диңгез буйларында бер йөрербез...» Үзебезнең самолетлар булган икән: Сивашның теге ягында гөрс- гөрс бомбалар ярыла башлый. Зенитка снарядлары, ал, кызыл, зәңгәр чылбыр шикелле сузылып, һавага менеп китәләр. Немецларның авыр артиллериясе ата башлый. Безнең батареялар җавап кайтаралар. Тагын төнге атыш башлана... Мин, шинель чабуларымны җилгә уйнатып, траншеяга сикереп төшәм дә, тиз-тиз, хатымны илтә кнтәм. 1447 ел, янкарь.