Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҺАДИ ТАКТАШ ТУРЫНДА ЯНА МАТЕРИАЛЛАР

Казан дәүләт музее үзенең әдәбият бүлеге гыйльми эшчеләре аркылы агаклы язучыларның тормыш һәм иҗат юлларын өйрәнүдә күп төрле эшләр алып бара. Язучыларның семьялары белән нык бәйләнеш тота, аларның яшәгән һәм эшләгән урыннарына командировкалар оештыра. Туганнары һәм замандашлары белән очрашулар аркасында хәзергә кадәр билгеле булмаган яңа моментлар ачыла, яңа' материаллар табыла. Бу эзләнүләр шагыйрь Һади Такташның тормыш юлын өйрәнү өчен дә күп кенә яңа материаллар бирделәр. 1901 нче елның беренче январенда элекке Тамбов губерниясе (хәзерге Мордва АССР) Спас өязе (хәзерге Торбеево районы), Сыр- кыды авылында яшәүче Хәйрулла абый һәм Шәмсениса апа гаиләсендә бер ир бала дөньяга килә. Ата булган Хәйрулла абзый һәм ана булган Шәмсениса апа бу ир балага бик шатланалар һәм тизләп исем бирергә ашыгалар. Элекке дини гореф-гадәт буенча мулла чакырып, балага Мөхәммәтҗан дип исем бирәләр. Шәмсениса апа баласының йөзендә, зәңгәр күзләрендә, әйтерсең лә, аның киләчәген күрә. Ул баласының исеме белән канәгатьләнми... Бу исем, ничектер, тупас янгырый. Моның, билгеле, берничә сәбәбе булырга, тиеш. Беренчедән, гадәттә мишәр диалектларында Мөхәммәтҗан дигән исемне «Мокай», «Мо- камай» дип бозып әйтәләр. Икенчедән, исем артык дәрәҗәдә иске, дини исем. Шуңа булса кирәк, ана баласының исеме белән канәгатьләнми, ире Хәйрулла абзый белән сөйләшеп, Мөхәммәтҗанның исемен Һади дип алмаштыралар. Бу Мөхәммәтҗан дигән исемнең шагыйрь Һади Такташ иҗатында урын алуы да очраклы түгел. Ул үзенең «Мокамай» дигән шигырен үзенең якын дусты Мөхәммәтҗанга багышласа да, аның азмы-күпме үз исеме белән дә бәйләнеше булырга тиеш. Еллар үтү белән Һади мәктәп яшенә җитә һәм беренче башлап үзенең әнисе Шәмсениса ападан укый башлый. Хәреф таныганнан соң, башлангыч мәктәптә, Сыркы- дыда укый. Башлангыч белем алганнан соң, Пешлә мәдрәсәсенә китә. Такташның әнисе көйле тезмә* ләрбәетләр язарга да сәләтле булган. Такташ үзенең язмаларының берсендә болай ди: «Минем шагыйрьлегемә әниемнең дә зур тәэсире бар: әнием ике сеңлссе һәм бер абыйсы белән яшьтән ятим калганнар. Алар өчесе дә укый-яза белә булганнар. (Ләкин укый-яза белүне ничек өйрәнүләре турында һаман да белә алганым юк.) Ул вакытта Сыркы- дыда укый-яза белүче хатын-кызлар бишәү генә булганнар. Алар җәен кешедә ачлы-туклы урак урып көн күргәннәр. Авылның бөтен серләре аларда булган. Авылда булган фаҗигале вакыйгаларга карата җыр- лар-бәетләр чыгаручы өч сеиел булганнар. Әни хәзер дә әле миңа язган хатларын җырлар белән яза. Ләкин ул үзенең җырчы икәнен белми», — ди. Шагыйрьнең анасы сүзгә бай һәм сөйләү теле дә әдәби телгә бик якын булган. Гомеренең соңгы елларында аның аяклары» Һади Такташ турында яңа материаллар 111 авырта, җиде ай буена йөри алмыйча урынла авырып ята. Балалары әниләрен дәвалауда бик тырышалар, ләкин бу авырудан котыла •алмый ул, 1938 нче елда үлә. Авыру вакытында Шәмсениса апа балаларына озын-озын хатлар яза. Хатларының күбесе чәчмә һәм тезмәләрдән гыйбарәт. Бу тезмәләрнең күбесе Шәмсениса апаның шагыйрь Һади Такташка йогынтысы булганлыгын раслыйлар. Мисал итеп, Такташ үлгәннән соң язган бәетен күрсәтергә мөмкин: Кай җирләрдо, балам, синең каберең? Каен бармы каберең янында? Рәсмең тора, менә күз алдымда, Үзең юк, шул, балам, янымда. Сип утырткан ятим каеннарга Күз яшьләрдән сулар сибәмен, Таң алдында каен яфракларын Җылы йөзең итеп үбәмен. Таң җилләре каен башын сыйпап, Әкрен-әкрен итеп исәләр. . Син үлгәчтен, никтер, шиңмәделәр, Каеннарың һаман үсәләр. Каеннарга сөйлим моңнарымны, Аңлаган күк тып-тын торалар. Синең кулың итеп ботакларын, Гүя,- миңа сузган булалар. Жәйләр җитте инде, ул каеннар Яшел яфракларга төренде. Алар кайгы белми, мәңге шатлар, 1 Тик әниең шашты, сөренде. Таң җилләре каен башын сыйпап. Әкрен генә һаман исәрме? Син үлгәчтен шаулап үскән каен Мин үлгәчтен шулай үсәрме?.. Бу бәетнең төп кулъязмасы шагыйрьнең Москва шәһәрендә яшәүче сеңслесе Марзия Такташевада саклана. 1947 елның март аенда Москвада шагыйрь Һади Такташ турында күп кенә истәлекләр, фото материаллар һәм аның кулъязмалары җыйналды. Шушы телдән булган истәлекләрдән, кульязмалардан һәм фото материаллардан чыгып, Такташның балалык һәм үсмер елларына карата түбәндәге фактларны әйтергә МӨМКИН: Һади Такташ мәктәп яшендә үз авыллары мәктәбен тәмамлаганнан соң, әтисе аны үзләреннән 40 километр ераклыкта булган Пешлә мәдрәсәсенә җибәреп укыта. Пешлә мәктәбен идарә итүче Сабир мулла яңалыкка, фәнгә, белемгә омтылучы бер прогрессив кеше була. Мәдрәсәсенә укымышлы мөгаллим? нәр чакырып китертә. Шундый юл? лар белән Пешлә мәдрәсәсендә дин укыту белән генә Чикләнмичә, бәлки фәннән дә элементар белем бирәләр. Мәк 1 әниең укытучылары арасыннан бсрсс тел белеме белән дә кызыксына һәм ул үзе кызыксыну белән генә калмый, укучылар арасында да ана телен өйрәнүгә карата эш алып бара. Ул укучыларның саф ана телендә сөйләү, инша язу, матур әдәбият укуларын, ярышларын оештыра. Ярышта алдан чыгучылар өчен үз акчасыннан 10 тиен бүләк билгели һәм ярышта беренчелекне алган укучыга бирә. Саф ана теле өчен ярыш га Һади Такташ һаман алдан чыга һәм билгеләнгән бүләкне алып килә. Бу хәлнең Такташта татар телен үзләштерүгә күп кенә • ярдәм итүе күренә. Ул телне өйрәнү белән нык кызыксынган. Г. Тукай, М. Гафури һәм башкаларның әсәрләрен уку белән беррәттән, Пешлә күршесендәге рус авылы мәктәбендә эшләүче учительнең көтепханәсеннән рус әдәбиятын укып чыга. Болар арасында Пушкин, Лермонтов, Белинский һәм башкаларның әсәрләре зур урын тоталар. Һади Такташ Пешлә мәдрәсәсендә өч ел укыганнан соң, әтисе^ семьяга материал ярдәме булыр дип, Һадины Үзбәкстанга, Бохара- га җибәрә. Һади Бохарада үзләренә «кардәш» булган бер байга кибетче малай булып хезмәткә яллана. Рус телендәге автобиографиясендә (кулъязма) Такташ үзенең Төркстанга китүе турында түбәндәгеләрне яза: «Хезмәткә китүдән мин күз алда ике максат тоттым: 1.Үземнең авыл мәктәбендә башланган белемне дәвам итү. 2.Әти-әниләремә акча белән ярдәм күрсәтү. Ф. Вагазова Ләкин аныц бу теләкләре тормышка ашмый. Ул Бохарада кибетче малай булып эшли һәм шуныЦ өстенә аңа өйдә барлык төр эшләрне башкарырга туры килә. Хәтта кер дә юдыралар. Бу «кардәш» булган байлар Такташның әтиләренең үтенече буенча Һадины да сәүдә итәргә өйрәтергә керешәләр. Ләкин яшь Һадида бөтенләй икенче теләк була. Ул матур әдәбият уку, шигырь язу эшенә керешә. Никадәр генә үгетләсәләр дә сәүдә эшенә күңел бирми ул һәм аннан ераклашырга тыгыша. 1917 ел Февраль революциясен Такташ, хуҗалары тарафыннан эштән куылып, урамда каршы ала. Шушы рәвештә Такташ Бохарадан көткән максатларына ирешә алмый. Көн-төн байга хезмәт итү аркасында Такташ өчен системалы рәвештә мәктәпкә кереп укып белем алу да мөмкин булмый, шушы авыр шартларга карамастан, Такташ әдәбият белән нык кызыксына һәм җәмәгать эшләренә якыннан катнаша. Такташның Бохарада вакытта җәмәгать эшләренә катнашуын, Казан дәүләт музееның фондында сакланучы фото рәсем дә раслый. Ул рәсемдә 1917 нче елда Боха- радагы яшьләрдән бер төркем һәм шулар арасында Һади Такташ бар. Төркстанда үзенең белемен арттыру теләге белән килгән Такташның уку дәрте сүнми. Ул үзенең укуын -халык файдасы өчен булган җәмәгать эше белән бергә бәйләп барырга тырыша. Ул мөселманнар өчен мәктәпләр ачуга шатлана, ләкин мөселманнар арасында барлык милли-буржуаз хәрәкәткә сыйнфый анализ бирә алмый. Пролетариат диктатурасының төп мәгънәсен аңлау бу чорда аңарда күренми әле. Үзәктә барган революция йогынтысында Төркстанда күтәрелгән милли азатлык хәрәкәтен бу вакытта буржуаз милләтчеләр үз файдаларына борырга 'тырышалар. Фмир һаман әле хакимлек итә. Халыкның тормышы яхшырмый, үзгәрешсез кала. Бу хәл Такташны борчый. 1918 елда Такташ Бохара- дан үзенең туган авылы Сыркы- дыга кайта. Сыркыды авылы Такташ киткән- дәгегә караганда бик нык үзгәргән була. Хәзер инде авылны Совет идарә итә. Совет каршында ярлылар комитеты оеша һәм шул комитет Такташка Сыркыды авылында укытучы булып калырга киңәш итә. Такташ бу киңәшкә кушыла һәм укытучылар хәзерләү курсында укый башлый. Революциягә чаклы Сыркыды авылында дин сабагы укытып килгән мулла малае һәм мулла’ кызы совет мәктәбендә үзләре урнашып калмакчы булалар һәм Такташка каршы көрәш ачалар. Шушы вакытта Сыркыды авылына мәгариф эшләре инспекторы Үтәгәнев килә һәм ул да мулла балалары белән бергәләп, Такташны укытучы итеп калдырмау чараларын күрә, Такташны: «Синең тиешле белемең юк, син укытучылык эшен алып бара алмый, сың»,—дип кимсетәләр. Алар моның белән генә калмыйлар, Такташ өчен сынау имтиханы оештыралар. Болар- ның барлык теләкләре, ничек кенә һәм* нинди генә юллар белән булса да, Такташны укытучы итеп калдырмау, бәлки үзләре совет мәктәбендә урнашып калу була. Инспектор Үтәгәнев Такташка сынауны .үзе үткәрмәкче була һәм самовар темасына инша язарга куша. Такташ бу теманы бирүе өчен хурлана һәм үзенең җаваплырак теманы язар өчен дә хәзерлеге җитәрлек булуын белдерә, теманы алмаштыра. Үз алдына укып белемен күтәргән Такташ, белеме, аң үсеше дәрәҗәсе белән мулла малайларыннан куп өстен тора һәм контроль эшен бик яхшы язып, дошманнарын җиңеп ■ чыга. Шушы «сынау имтиханымнан соң Такташны укытучы итеп билгелиләр. Билгеле, бу эштә яшь совет власте вәкилләре а и* булышлык күрсәтәләр һәм ТактаШ 1918— 19 уку елында СыркыдЫ Мәктәбендә укытучы булып эшли.