Логотип Казан Утлары
Очерк

ТИССА СУЛАРЫН КИЧКӘНДӘ

Киртләч-киртләч күтәрелгән күк Карпат таулары өстендә ак болытлар асылынып тора. Кояш күренми. Аның соңгы нурлары карлы тау түбәләрендә җемелди. Тирә-як тын. Фронт ерак. Әгәр дә шоссе буенда җимерелгән, актарылган, янган немец танклары, немец автомашиналары, сынган, ватылган тәгәрмәчләр, туплар, арбалар булмаса, бу җирләрдән көчле ташкынсыман шаулап үткән сугыш турында һични сөйләмәс иде. Борылыштан моторларын үкертәүкертә берничә автомашина килеп чыкты. Алдагысына кызылармеецлар утырганнар, арттагыларының өсләре брезент белән капланган. Кызылармеецлар үзара сөйләшеп баралар. — Шушы икән данлы Карпат таулары. Әткәй, мәрхүм, сөйләгәндә исләр китә торган иде... — Ә хәзер үзебез шул Карпат тауларына менәбез. Карагыз, егетләр, немецны нинди таудан мәтәлдердек. Көч тә соң үзебездә! — Мин уйлыйм, американецлар Да, инглизләр дә бу тауларны һич- кайчан үтә алмаслар иде. — Анысы факт. Мондый таулар Совет Армиясе өчен генә киртә була алмыйлар. — Әй, карагыз, кара! — дип сугышчыларның берсе кулы белән тау астына күрсәтте. — Карагыз, мис- серны кая чәнчелдергәннәр! Ул да булмады икенче бер сугышчы иң биек тау башына күрсәтте. Анда, кояш нурларында ялтырап, дәһшәгле көпшәсен көнбатышка сузып, туп тора иде. — Эх, кая мендергәннәр! — Безнең 76-лы! — Дан артиллеристларга! Биек тау башындагы бу туп, бөек җиңүләребезгә һәйкәлсыман, әле бик озак күренеп торды. Аннары машиналар боргалана башлагач, күздән югалды. Ләкин сугышчылар күңелендә туган горурлык тойгысы югалмады. Ул гомергә аларның күңелендә калды. — Хәзер немец Тиссада ныгый ди, — диде сугышчыларның берсе. — Ә Тисса безгә киртәме!? — Тиссаны тоткарлыксыз чыгу турында иптәш Сталинның приказы бар диләр. — Иптәш Сталин кушкач, бездә эш тормас. Кичәрбез. — Нәрсә еракмы? — Еракмы әле? — Тисса. — Бүген җитәбез. Сугышчылар җырлый башладыs. ,с. ә • №П. 65 Б. Айтов 66 лар. Кинәт алдагы машинаның тәгәрмәче астында нәрсәдер бик каты шартлады. Таулар яңгырап киттеләр. Кабина пыялалары челпәрәмә килде. Машина нәкъ упкын кырыенда янтаеп калды. — Уңга сикер! — дип кычкырды Родионов. Ул беренче булып машинадан төште һәм иптәшләренә булыша башлады. Яраланган шоферны кабинадан сөйрәп чыгарды. Фронт юлларында еш очрый торган мондый хәлләр, бу юлы «колоннаны шактый озак тоткарлавы мөмкин иде. Чөнки шоссе тар, бары бер генә машина үтәрлек. Алдагы машинаны алмый торып, алга китеп булмый. Ләкин безнең сугышчылар мондый кыенлыкларны гына җиңәргә күнеккәннәр иде. Алар имгәнгән «студебеккерны» кулларында күтәреп, юлның иң кырыена куйдылар да, бүтән машиналарны уздырып җибәрделәр. — Алга! Тиссага!—дип кычкырды өлкән сержант Родионов. * в Родионов разведчиклары белән батареяларына килеп җиткәндә инде караңгылык төшеп килә иде. Җил болытларны таратып күк йөзен ачыкландырды. Шулай да Татарстанның Зур Тархан районы Кады- шево авылында туып-үскән Родионов өчен Карпат кичләре һәм төннәре ят тоела иде. А1енә хәзер аларныц авылы өстендә күгелҗем төтеннәр күтәрелә торгандыр; сыерсарыклар көтүдән кайта булыр. Колхоз правлениесенең тәрәзәләрендә 20-ле лампаның уты күренә торгандыр. Югары башта, кайдадыр ак каеннар астында, двухрядка гармоне сузылып-сузылып такмаклар әйтеп, кызларның күңелне кытыклый торган саф тавышлары яңгырый торгандыр... Родионов әнә шундый эңгер-меңгерләрне ярата иде. Монда, Карпа г- ларда андый эңгер-меңгерләр юк. ‘Кояш баегач та берьюлы караңгылык төшә, күктә чекерәеп йолдызлар кабыналар. Тирә-якта әллә нинди сихерле тынлык хөкем сөрә башлый. Родионов капитан Васильевны эзләп тапты һәм аның янына килеп утырды. — Туңдыңмы, Петр? — дип сорады капитан. — Юк әле. — Әйдә, ашап алыйк. Консерв ачылды, Родионов капчыгыннан икмәк һәм ике кружка чыгарды. Өлкән сержант Родионов разведка отделсниесенең командиры булганга капитан Васильев аны һәрвакыт үз тирәсендә тотарга ярата иде. — Син монда утыр, беркая да китмә, мин укчы батальон командиры янына барып килим, — диде ул тамагын туйдыргач. Берничә секундтан аның утлы тәмәкесе дә күздән югалды. Родионов аш калдыкларын җыештырып, буш консерв банкасын тау астына ыргытты. Караңгылыктан кемнеңдер ачулы тавышы ишетелде: — Әй, кем анда шаяра? Родионов бу тавышны таныгач, акрын гына көлеп куйды: — Каширин! Кил монда. Ташларны кыштырдатып Каширин килеп җитте. — Эшләр ничек? — Бер көе. Тукта әле, ишетәсеңме? Алар икесе дә тынып калдылар. Кайдадыр еракта пулемет тыкылдап куйды һәм берничә урында тонык кына шартлау авазы яңгырады. — Бу Тисса аръягында, — дип пышылдады Каширин. — Әйе, Тисса аръягында! Пулемет тыкылдавы вакыт-вакыт арыган кебек туктап тора, аннары яңа көч белән башлана. Кайчакта пулемет тавышына зәгыйфь кенә тырылдап автомат кушыла. Кинәт Родионовның аягына кемдер абынып егылды. Каширин аны капшап карады. — Нәрсә, мине кыз дип белдеңме әллә? — диде капитан Васильев тыныч тавыш белән. — Мин киткәч тагын бер квартирант табылдымыни? Ә, Каширин синме? Әйдәгез, Тисса суларын кичкәндә 67 йоклыйк. Батальон 12 разведчик җибәргән, алар әйләнеп кайткач хәл кылыныр. Ә сица, Родионов, эш юк. Шулай да сугышчыларыңны карап чык. Бер җиргәрәк җый. Васильев белән Каширин аркаларын бер-берсснә терәп, плащ-лалат- кага төренеп яттылар. Родионов чокырдан үрмәләп чыкты һәм үземнең разведчикларын эзләргә кереште. Царевны ул бер машина янында тапты. Башкалар да аның янында иде. Царев гадәтенчә көлкеле анекдотлар сөйли. — Костя, тукта әле! — дип бүлде аны Родионов. — Нәрсә бар? — Киттек минем белән. Ә сез, егетләр, — диде Родионов бүтән разведчикларына, — шунда булыгыз. Таралышмагыз. Родионов белән Царев әллә нинди чокырларга төшә-төшә, абына-сөр- тенә Тисса ярына килеп чыктылар һәм тыңлый башладылар. Тын. Ара-тирә елгада балык уйнаклый да, суда йолдызлар җемелди. Салкынча елга буенда алар шактый озак тордылар. Әле берни дә аяламаган Царевның сораштырырга теле кычытса да, берни әйтмәде. Чөнки дошман якын. Чак кына саксызлык та бөтен эшне харап итүо мөмкин. Аннары ул үзенең командирын, Родионовны, яхшы белә. Аның артыннан ул теләсә кая барырга хәзер. Алар капитан Васильев янына кайткач, плащ-палатканың бер чите ачылды. — Родионов, синме? — Мин. —- Ни пычагыма йокламыйсың? Ят, йокла! Гаҗәп характерлы кеше иде бу капитан Васильев. Тыштан ул бөтенләй гамьсез шикелле. Шулай ашкынып килеп тә, Тисса ярына килеп җиткәч тә ничек йокларга кирәк? Бу кайнар канлы, кызу йөрәкле Родионовны тәмам чыгырыннан чыгара иде. —- Иптәш капитан, миңа теге якка барып кайтырга рөхсәт итегез,— диде Родионов. — Нәрсә? Немец янынамы? — капитан башын күтәрде, — әнә, 12 кеше > киткән иде, әлегә кадәр кире кайтканнары юк. — Ә мин кайтырмын, — диде Родионов үз сүзләнеп. — Мин анда булдым инде. — Кайда анда? — Тисса ярында. Капитан янадан плащ-палаткасы- на төренеп ятты һәм ачулы гына мыгырдады: — Башбаштаклыгың өчен иртәгә наряд алырсың. Ә хәзер ят та йокла. Бу—син башкарырлык эш түгел. Мин моның турында дивизион командиры белән сөйләшеп алдым инде. Чирек сәгать вакыт үтте. Родионов күзен йоммады. Ул салкын ташка сөялеп, йолдызларга карап торды. Кинәт каг.итан өстеннән плащ-палаткасын алып ташлады һәм берни булмагандай, — Родионов! — дип дәште. — Тыңлыйм, иптәш капитан. — Егетләрең яныңдамы? — Царев белән Каширин биредә. Капитан караңгыда да яктырып торган сәгатенә күз төшереп алды. — Хәзерләнегез. Өч минуттан разведкага китәсез. Бурыч — елганың кичү урыннарын тикшерү, дошманның көчен белү, ут нокталарын табу һәм, мөмкин булса, «тел» алып кайту. Кабатла! Родионов кабатлап бирде. — Барыгыз, — диде капитан һәм кинәт аның тавышы йомшарып киг- те. — Сак булыгыз. Рожонга кермәгез. Батальон разведкасы вакытында кайтмады, һәлак булдылар, күрәсең. Хәзер сезнең исән кайтуыгыз никадәр әһәмиятле икәнен аңлыйсызмы? Разведчиклар берәр противотанковый граната, автоматларга икешәр диск алдылар, салкын суда туңмас өчен икешәр йөз грамм аракы эчтеләр дә, капитан белән саубуллашып, караңгылыкка чум- • дылар. Связной Антоненко һәм берничә сугышчы алар артыннан елгага кадәр озатып бардылар. Өч разведчик ябышкан бүрәнә та Б. Литов 68 вышсыз гына теге якка йөзеп китте. Елга тып-тын, әй герсең, көне буе агып арган да хәзер йоклап ял итә. Елганың киңлеге — 36Э метр чамасы, ләкин алар немецлар урнашкан ярга чыкканчы бик озак йэ- зеп йөрделәр, һәм, ниһаять, ярга чыктылар. Шомлы караңгылык. Сәер тынлык. Биредә һәрбер карыш җирдә дошман утыруы мөмкин. Берничә минут таш кебек катып тыңлап торгач, башта Родионов, аннары Царев һәм Каширин акрын гына алга шуыша башладылар, йөрәк дөп-дөп тибә, күңел артка, елгага, үзебезнекеләргә таба тарта, ә баш алга барырга боера. Җылынып йоклап яткан Каширин, бөтен киеме суга чыланганга, дер-дер калтырый һәм кинәт аны очкылык тота башлый. Ул бераз арттарак калып суыктан бөгелмәгән бармаклары белән борынын кыса, ләкин кулларга ябышкан пычрак авызга керә. Ул төкерә һәм очкылык тотуына үз- үзен тиргәп тагын шуыша башлый. Үтә тынлыкта: — Хык! — Хык! — Мык! — авазлары яңгырый. Башка вакытта кешене мыскылларга яраткалый торган Царев аннан көләр иде дә, ләкин хәзер аңа ачуланып һәм кызганып: — Тык бугазыңны! — дип пышылдый. Көтмәгәндә алдан баручы Родионов югала. Царев белән Каширин күзләре авыртканчы ик-якларына караналар. Родионов юк. Алар бераз алга шуышалар һәм кинәт Царевның куллары ниндидер бер бушлык сизәләр. Шунда ук аны Родионов тотып ала. Ул бер тирән чокыр эчендә басып тора икән. Менә Каширин да чокырга шуып төшә. Ул бөтен тәне белән калтырана; Царев фляжкасын ачып ана суза. Каширин комсызлык белән аны авызына китерә дә голт-голт итеп берничә йотым аракы эчә һәм тынычлана. Ләкин соң инде. Кинәт бик якында гына төнге тынычлыкны шатырдатып ертып, немецларның стан клы пулеметы эшли башлый. Баш очында пулялар бызылдап очалар, пулеметка автомат тавышы да кушыла. Пулемет бер секундка туктаудан файдаланып, Родионов башын күтәрә, ләкин бернәрсә дә күренми. Кинәт үзеннән 15—20 адымда гына ут көлтәсе ялтырый һәм Родионов җиргә иелә. Алар өчесе дә чокыр төбендә утыралар. Хәзер пулемет туктаусыз тыкылдап тора, һава дары исе белән тула. — Сизделәр, сволочьлар! — дип пышылдый Царев, гранатасын кулына алып. — Тузынма, күзәт! — дип кисәтә Родионов. Пулемет күпме аткандыр, биш минутмы, егерме биш минутмы, мондый вакытларда вакыт дигән нәрсә шундый озыная, шундый тартыла, аның чиге булмас кебек. Ниһаять, пулемет тагын туктады Родионов акрын гына күтәрелеп бая ут көлтәсе күренгән җиргә гранатасын ыргытты да чокырның төбенә иелде. Гөрселдәп шартлау тавышы белән тирә-як яктыру бер үк секундта булды. Шул ук вакытта Каширин белән Царев та гранаталар ташладылар. Аннары өч разведчик чокырларыннан сикереп чыгып, автоматтан ата-ата алга таба йөгерделәр. Немец траншеясына беренче булып сикереп төшкән Родионов янәшә яткан ике үле немец гәүдәсенә чак кына абынып егылмады. Алар тавыш-тынсыз гына бөтен траншеяны әйләнеп чыктылар. Беркем дә юк. Родионов әлеге ике немец янына килеп, кесәләреннән бөтен кәгазьләрне тартып чыгарды, берсенең кобурыннан «маузер» пистолетын алды һәм икесенең дә погоннарын өзеп, аларны кесәсенә салды. Хәзер немецларның ут нокталарын ачуны дәвам иттерергә кирәк иде. Монда нидер бар. Нигә немецларның бүтән пулеметлары тавыш бирми? Бу траншеялар кая илтә? Аларда немецлар бармы? Бик гаҗәп. Ярны тешләре-тырнаклары белән тотып юру урынына ике немец, бер пулемет кына. Родионов Тисса суларын кичкәндә үлек фашист гәүдәләрен тагын бер тапкыр тентеп чыкты. Кинәт аның күзенә җирдә ялтырап яткан әллә нинди түгәрәк бернәрсә чагылды. Иелеп тотып караса — өзелгән кул һәм кулда фосфорлы сәгать. Ул тынлап та карады: йөри. Беренче ярты... Разведчиклар Тиссаның ярларын айкап чыктылар. Родионов, бер-бер хәйлә юкмы дип бөтен почмакларга күз салды. Аннары немецларның биредә җитди ныгытмалары һәм көчләре юклыгына тәмам ышангач, иптәшләрен кире алып китте. Бу дивизион өчен генә түгел, бөтен армия өчен бик әһәмиятле хәбәр булганга ул аны тизрәк командованиегә белдерергә ашыкты. һәм менә алар, өч разведчик, киемнәре актык бөртекләренә кадәр чыланган хәлдә капитан Васильев һәм дивизион командиры Шигин алдында басып торалар. Салкыннан тешләре тешкә тими, ә күзләре очкын чәчәләр... * Бу вакыйгалардан соң өч ел вакыт үтте. Хәзер Родионов ВКП(б) ның Татарстан Өлкә Комитеты каршындагы партия мәктәбенең тыңлаучысы. 1944 нче елның 14 нче октябрь төне Родионовның хәтерендә һаман онытылмый. Ул төнне Родионов һәм аның иптәшләре алып кайткан мәгълүматлардан файдаланып, безнең армиябез Тиссаны кичте һәм дошманны кыйнап, көнбатышка кууын дәвам итте. Будапешт янында Родионов өченче мәртәбә яраланды һәм госпитальдән сон Батуми шәһәрендә хезмәт итте. Шәхси данга омтылмаган, Ватан өчен тормышын кызганмыйча сугышкан бу тыйнак егет үзенең Ленин ордены һәм Алтын йолдыз белән бүләкләнүе турында СССР Верховный Советы Президиумының Указы чыкканын, шактый вакыт үткәч кенә белде. Туган ил, бөтен совет халкы аның батырлыгы турында онытмаганнар иде.