Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨЕК ОКТЯБРЬ СОЦИАЛИСТИК РЕВОЛЮЦИЯСЕНЕҢ 30 ЕЛЛЫГЫНА

ТАТГССИЗДАТ СССР да яши торган барлык көлләт халыкларын политик, экономик һәм милли коллык богауларыннан мәңгегә азат иткән Бөек Октябрь социалистик революциясе аркасында безнең илебездә һәрбер милләт халкы үз ана телендә әдәбият булдыру теләгенә иреште. Хезмәт ияләренең культураларын күтәрүдә, аларны коммунистик рухта тәрбияләүдә бу әдәбиятларның рольләре искиткеч зур. Советлар Союзында 250 үзәк, республика, край, өлкә издательстволары булып, алар СССР халыкларының 78 телендә һәр елны йөзләрчә миллионнар китап һәм брошюра чыгаралар. Совет власте яшәвенең 30 елы эчендә СССР дагы издательство- лар 11 миллиард экземплярга якын төрле китаплар чыгардылар. СССР ның барлык халыклары ■кебек, татар халкы да бары тик бөтен кешелек дөньясы тарихындагы иң зур революция — кешечек җәмгыятендә социализм эрасын башлап җибәргән Бөек Октяорь социалистик революциясе аркасында гына үзенең милли әдәбиятын чын мәгънәсендә үстерү өчен киң мөмкинлеккә иреште. Революциягә кадәр яшәп килгән бик аз сандагы татар издательстволары алар багрысы да аерым байларның кесә калынайту максаты белән төзелгән кустарь предприятиеләре генә иде. Еракта артта калган ул караңгы елларда татар телендә чыгарылган китаплар турында мәгълүмат табуы да кыен. Бездә бары тик чамача мәгълүмат кына бар. Казан шәһәр көтепханәсенең мөселман бүлегенен 1914 елда төзелгән һәм 1854 елдан алып 1914 нче елга Кадәрге булган вакытны эченә алган каталогында татар, гарәп, фарсы һәм казах телләрендә чыккан 1340 китап исеме теркәлгән. Бу каталогтагы татар китапларының саны көч-хәл белән генә 300 — 350 гә җитә, һәм аның да зур өлеше дини китаплардан тора. 1913 елга кадәр Казанда 590 китап басып чыгарылган (аларнын тулай тиражлары 362, 670 экземпляр, тулай күләмнәре 1831 басма табак булган). Менә шул китапларның 194 е дин китапларына туры килә. Биредә бик ышаныч белән әйтергә була ки, бу дини китаплар исемлегенә бары тик коръән белән әфтиәк кенә кертелеп саналган, ә төрле дин сабаклары, иман шартлары исәпкә алынмаганнар. Бөек Октябрь социалистик революциясе татар телендә китап чыгару эшендә тамырыннан үзгәреш ясады. Кешелек дөньясының бөек даһилары Ленин һәм Сталин иптәшләрнең якыннан катнашулары белән Татарстан АССР оештырылганнан соң татарча китап басу эшендә аеруча зур җанлану башланды. Революциянең беренче елларында татар матбугаты башлыча газета 3. Тинчурнн, М. Эхмстов 92 Һәм журналлар һәм политик характердагы вак брошюралар лсә- бенә үсә. 1918 елга кадәр Казан губернасында китап басу эше һаман да әле аерым хосусый кешеләр кулында булып килә. 1918 елдан башлап совет һәм партия оешмалары татар телендә политик әдәбият чыгару эшенә керешәләр һәм берничә брошюра басып чыгаралар, һәм китап басу эшеннән эзлекле рәвештә аерым хосусый фирмалар кысрыкланып чыгарыла— нәтиҗәдә 1922 елда инде бөтен китап басу эше дәүләт кулына туплана. Ун еллыклар буенча алган саннар Татарстанда китап басып чыгару эше елдан ел үсә барганны күрсәтеп торалар. Шулай, әгер дә 1918 елда барлыгы тулай күләме 100 табак булган 25 китап чыгарылган булса, 1928 елда инде тулай күләмнәре 825,5 басма табак булган 191 китап чыгарыла, ә 1938 елда тулай күләмнәре 2.019,77 басма табак, тулай тиражлары 7.646,48 мен экземпляр булган 1020 китап чыгарыла. 1927 елдан 1946 елга кадәр булган вакыт эчендә Татгссиздат тулай тиражлары 123.670,0 мен экземпляр булган 11954 китап басып чыгарган. Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соц татар халкы кешелек дөньясыныц бөек корифейлары Маркс, Энгельс, Ленин һәм Сталинның даһи әсәрләрен үз ана телендә уку мөмкинлегенә иреште. Марксизм-ленинизм классиклары әсәрләрен татар телендә басып чыгаруның үсүен түбәндәге саннар бик ачык характерлап торалар: Әгәр дә 1920 елда татар телендә бу төр әдәбияттан 5.000 ле тираж белән ни барысы бер китап чыгарылган булса, 1928 елда 51 меңлек тираж белән 10 китап чыгарылган, ә 1928 елда инде тулай тиражлары 332,08 мең экземпляр, тулай күләмнәре 68,9 басма табак булган 27 китап чыгарылган. 1927 елдан алып 1946 елга кадәр булган вакыт эчендә тулай тиражлары 4881,6? мең экземпляр булган 310 китап ңыккан. Бу еллар эчендә татар телендә беренче тапкыр түбәндәге зур хезмәтләр басылган: Маркс һәм Энгельс — «Коммунистлар партиясенең манифесты», Карл Маркс — «Яллаулы хезмәт һәм капитал», «Социализмның утопиядән фән булып үсүе», Ф. Энгельс — «Людвиг Фейербах һәм немеа классик философиясенең ахыры». В. И. Ленин — «Нәрсә эшләргә?». «Нәрсә ул «халык дуслары» һәм алар социал-демократларга каршы ничек сугышалар?», «Бер адым алга, ике адым артка», «Материализм һәм эмпириокритицизм». В. И. Ленинның сайланма әсәрләренең ике томлыгы, И. В. Сталинның. «Ленинизм . мәсьәләләре», «Марксизм һәм милли-колониаль мәсьәлә», «ВКП(б) тарихының кыскача курсы», «Советлар Союзының Бөек Ватан сугышы турында» һәм башкалар. Монда шуны да әйтергә кирәк, бу әсәрләрнең күбесе татар телендә берничә тапкыр басылалар. Мәсәлән, «ВКП(б) тарихының кыскача курсы» өч тапкыр басылуын, В. И. Ленинның сайланма әсәрләре ике тапкыр кабаттан басылуын әйтергә мөмкин. Бөек Ватан сугышы елларында татар телендә марксизм-ленинизм классиклары хезмәтләреннән тулай- күләмнәре 428,64 басма табак, тулай тиражлары 1097,07 мен экземпляр булган 86 китап чыгарылган. Сугыштан соң марксизм-ленинизм классиклары әсәрләрен басып чыгару аеруча киң колач белән җәелде. 1946 елда марксизм-ленинизм классиклары әсәрләреннән татарча 27 китап чыгарылды һәм аларның тулай күләмнәре 44,65 басма табак, тулай тиражлары 579,80 мең экземплярга житте, 1947 елның 10 ае эчендә тулай күләмнәре 245,0 басма табак, тулай тиражлары 352,0 мең экземпляр булган 25 китап чыгарылды. Ә 1947 елның калган 2 ае эчендә марксизм-ленинизм әсәрләреннән Ьөек Октябрь Социалистик революциясенең 30 еллыгына Татгосиздат 93 гатар телендә 10 китап чыгарылачак (тулай күләмнәре 252,0 басма табак, тулай тиражлары 3495,0 мең экземпляр). 1947 елда В. И. Ленинның кыскача биографиясе, Ленинның әдәбият турындагы мәкаләләре җыентыгы, И. В. ’Сталинның кыскача биографиясе, В. И. Ленинның сайланма әсәрләре ике томлыгының I һәм II томы, «В1 тәшкил итә. Ләкин, дөресен әйтергә кирәк, бөтен Советлар Союзындагы кебек үк, Татарстанда да китап басу эшенең үсеше бу саннарга сыймый. Безнең кулыбыздагы мәгълүматлар 1947 елгы үсешнең 55,2% тәшкил иткәнлеген күрсәтә. Марксизм-ленинизм классиклары әсәрләрен чыгару, политик әдәбият, дәреслекләр һәм матур әдәбият белән балалар әдәбиятын чыгару аеруча үсә. Китапка булган сорауның көннән- көн арта баруы Татгосиздатны китап басу эшен барган саен үстерергә куша. Татгосиздат 1948* елда И. В. Сталинның 16 томлык әсәрләре җыелмасының татарча басмасын чыгару эшенә, Карл Маркс, Фридрих Энгельс һәм Ленин әсәрләренең аерым томнарын чыгарырга керешергә хәзерләнә. Татгосиздат матур әдәбият буенча рус классикларыннан яңа тәржемәләр бирү, моңарчы чыккан зур әсәрләрне кабат басу, татар классиклары әсәрләре томнарын чыгару белән бергә, бүгенге рус совет әдәбиятының күренекле әсәрләрен татар телендә чыгару буенча да зур эш алып бара. Биредә А. Фадеевның «Яшь гвардия» романы, П. Вершигораның «Саф намуслы кешеләр» повесте, Б. Поле- войның «Чын кеше турындагы, повесте», В. Панованың «Юлдашлар» * повесте, А. Твардовскийның «Василий Тёркин» дигән зур поэмасы тәрҗемә ителгәнлеген әйтергә кирәк. Татгосиздат Бөек Октябрь социалистик революциясенең 30 еллыгын китап продукциясен чыгаруның бик зур күләмдә үсүен тәэмин итә торган шартларда каршылый. Татарстанның совет власте шартларында үскән һәм беренче дәрәҗәдәге совет техникасы белән коралланган полиграфик промышленносте бу елны совет заводларында эшләнгән беренче дәрәҗәдәге сыйфатлы яңа машиналар һәм җиһазлар белән баетылды. Татгосиздатка* беркетелгән Камил Якуб исемен 3. Тинчурнн, Лк Эхмстов дәге китап фабрикасы ике китап ротациясе, ике төрле буяуда баса торган ике офсет машинасы, биш яңа линотип, Александров исемендәге типография яңа газета ротациясе, биш линотип алды. Татгосиздат яңа шартларда, техника ягыннан бик нык тәэмин ителгән һәм партия һәм хөкүмәтебезнең даими кайгыртуы аркасында кәгазь белән һәрвакытта да кирәгенчә тәэмин ителеп килгән шартларда, китап продукциясенең идея- политик дәрәҗәсенә һәм полиграфик яктан башкарылуының сыйфатына таләпне һаман да арттыра барып, совет укучыларына кирәкле булган барлык әдәбиятны үз вакытында һәм тиешле күләмдә чыгарып бару өчен бөтен мөмкинлекләргә ия булып тора. II. В. Сталин иптәшнең кыскача биографиясен татар телендә чыгару буенча бик җаваплы бурычны гүзәл рәвештә башкарып чыгу, Н. А. Некрасов, М. Ю. Лермонтов әсәрләренең бер томлыкларын, А. Остров- скийның «Корыч ничек чыныкты» романын, рус телендә «Татар совет әдәбияты көтепханәсе» сериясе китапларын яхшы сыйфатлы итеп чыгару фактлары бу мөмкинлекләрнең чыннан да барлыгын сөйләп .тора. . ВКП(б) Үзәк Комитетының 1944 елгы 9 нчы август карары, әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләре буенча чыгарган тар. хи карарлары, шулай ук иптәш Ждановның «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турындагы докладында ясаган күрсәтмәләре— болар барысы да Татгосиздат- ны үзенең ’ эшендә таләпчәнлекне тагын да көчәйтергә кирәклеге турында сөйлиләр. Татарстанда китап продукциясен һәм «Совет әдәбияты» журналын укучыларга җиткерү мәсьәләсенә дә тукталырга кирәк. Дөресендә бу эш канәгатьләнүдән ерак тора әле. Татгосиздатның үзенең китап беләв сәүдә итү челтәре булмау китапны укучыга җиткерү мәсьәләсенә тис. кәре бер роль уйнап тора. Китаплар булган хәлдә укучыларның Татарстан территориясеннән читтә булган массасы аларны үз вакытында ала алмый. Татарстанның авыл районна. рын китап белән тәэмин итү эшләре йөкләнгән Татсоюзның эшендә дә күп кенә яхшыртулар кирәк булганлыгын әйтергә кирәк. Татарстанда китап басу һәм тарату эшендә ирешелгән барлык уңышлар партиябезнең һәм хөкүмәтебезнең издательство кадрлары турындагы көндәлек һәм эзлексез кайгыртуының нәтиҗәсе. Сталин- чыл бишьеллыклар чорында Татарстанда редакторлар, тәрҗемәчеләр, корректорлар, квалификацияле полиграфия эшчеләре кадрлары һәм башкаларның гүзәл отряды үсте, һәм бу отрядның партиябез һәм хөкүмәтебез куйган зур бурычларлы үтәү юлында моңарчы эшләгән кебек үк энергия белән армый- талмый эшләвендә шик юк.