Логотип Казан Утлары
Очерк

3 И Н НӘ T АГА

— Әмма тырыш кеше дә соң безнең Зиннәт ага. һәрнәрсә кулыннан килә, һәрнәрсәне эшли ала! «Кызыл Байрак» колхозы членнары Зиннәт ага Сәмнгуллин турында әнә шулай диләр. Гомумән бу колхоз тырыш кешеләргә, гүзәл хезмәт белән үзләрен таныткан стахановчыларга шактый бай. Алар- ның саны хәзер йөздән арта. Шуларның фидакарь хезмәтләре нәтиҗәсендә быел колхоз югары уңыш яулап алды, дәүләткә 15 мең пэ? ашлык тапшыру планын 1 сентябрьгә тулысынча үтәде һәм планнан тыш 1.200 пот тапшырды. Яхшы колхоз. Димәк, аның кешеләре яхшы. Саф намуслы, социа- 52 Г. Беляев листик Ватаныбызга чын күңелдән бирелгән кешеләр! Ләкин яхшыларның да иң яхшылары була. Зиннәт ага менә шундыйларның берсе. * Зиннәт ага элекке караңгы, җәберле заманда, патша Россиясе авылларында урядникларның, стражникларның камчылары сызгырган заманда туа. Аның атасы Сәмикъ абзый үзе генә түгел, бәлки хатыны, балалары белән бергә тирәюньдәге алпавытларга, байларга эшләп ач.ты-туклы яшәргә дучар була. Соклангыч матур урманнар, көмеш сулы елгалар, мул уңыш бирә торган кара туфраклы кырлар, ямь-яшел болыннар — Сәмикъның туган җире шулай бай, шулай матур була. Ләкин ул вакытта бу байлыклар аныкы булмый, халыкныкы булмый,- алар барысы да байлар, алпавытлар кулында була. Ярлы кешегә әнә шул әрәм тамакларга баш ияргә һәм ачка үлмәү өчен гир түгәргә туры килә. Зиннәт тә атасы юлыннан барырга мәҗбүр була. 1907 елны 17 яшьлек Зиннәт Казанга китә. Ләкин анда да байлар, фабрикантлар хөкем сөрә. Ярлы крестьян малаена яшәү өчен монда бер генә мөмкинлек була: байларга хезмәтеңне сату, аларга эшләү, тир түгү. Зиннәт әнә шулай байның байлыгын арттыра, ул көне-төне байның атлары белән йөк ташый. 1916 елиы патша армиясенә алынган Зиннәт, гражданнар сугышыннан соң Казанга кайтып, эшкә керә. Илдә көчле хәрәкәт, колхоз хәрәкәте башлана. Зиннәт үзенең туган авылын, аның ямьле кырларын һәм болыннарын, гөрләп торган урманнарын оныта алмый. Аны яңа авыл, азат авыл үзенә тарта. 1930 елның язында Ташлы Ка- валда 7 ярлы хуҗалыктан колхозның нигезе салына. Зиннәт Сәми- гуллин колхоз төзүчеләрнең берсе була. Менә шул вакыттан алып бу көнгә кадәр ул иң намуслы, иң тырыш колхозчы булып килә, ел саен бүләкләнә, башкаларга үрнәк күрсәтә. Зиннәт ага һәр елны 500 дән артык хезмәт көне эшли. у *?! <: Сугыш елларында шундый хәл була. Кыш көне колхоз терлекләрен азык белән тәэмин итү эшендә көн саен ун кеше эшли. Алар азыкны кырдан ташыйлар. Зиннәт ага бер ярдәмче алып, бу эшне башкаруны үз өстенә ■ ала һәм аны бик җитез башкарып килә. Шуннан соң колхозчылар: — Безнең Зиннәт ага бер үзе ун кешегә тора ул, — дип йөри башлыйлар. Зиннәт Сәмигуллин, авылда иң яхшы ташчы да. Халыкның «тәвәккәл таш яра» дигән мәкале нәкъ аның турында әйтелгән кебек. Зиннәт ага шушы елларда гына да яңа салына торган Әтнә — Казан юлына 10 километр таш җәя. Колхозның таштан эшләнгән гаражы, сепаратор пункты, тимерчелек алачыгы, амбарлары — алар барысы да Зиннәт аганың алтын куллары белән эшләнгән биналар. Зиннәт аганың шундый гадәте бар. Ул эшкә һәркемнән иртә чыга. Башкалар ничек кенә иртә чыгарга тырышсалар да, ул инде алардан алда чыккан була. Әгәр кайбер көннәрне Зиннәт агага бригадир эш бирми калдырса, ул көне буе авырып йөри, үзен кая куярга урын тапмый. Намуслы колхозчы үз балаларын да үзе кебек эш сөючән итеп тәрбияли. Аның кызы Мәрфуга колхозда югары уңыш звеносы башлыгы булып эшли. Фидакарь хезмәт нәтиҗәсендә Мәрфуга звеносы быел 8 гектар арышның һәр гектарыннан 132 пот уңыш алды. Зиннәт аганың икенче кызы — Фәсәхәт — яшелчә бакчасында эшли, 7 нчо класста укучы улы Шәйхулланың быел 100 хезмәт көне, 4 нче класста укучы кызы Зөлфирәнең 80 хезмәг көне бар. Быел Зиннәт ага үзе 530 хезмәт көне эшләде. Аның семьясының хезмәт көннәре хәзер 1.200 дән артык инде. Намуслы хезмәт гүзәл нәтиҗә бирә. Быел 53 Зиннәт ага колхозда хезмәт көннәренә аванс өләшкәндә генә дә иптәш Сәми- гуллин 162 пот бөртекле ашлык һәм 135 пот бәрәңге алды. * Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендә төзелгән һәм ныгыган колхоз строеның гүзәл нәтиҗәләре әнә шундый. Патша заманында алпавытларга, байларга эшләп гомерләрен уздырган ярлы крестьяннарның балалары хәзер якты, күңелле һәм бәхетле тормышка ия булдылар. 1943 елны Зиннәт ага 45 мең сумга төшереп, искиткеч матур нарат йорт салып керде. Колхоз правлениесе аңа бу эштә зур ярдәм күрсәтте. Зиннәт ага бервакыт күңелсез казага очрый. Аның сыеры үлә. Иске заманда крестьян өчен бу төзәтә алмаслык бәла булыр иде. Ләкин совет власте һәм колхоз строе мондый хәлләрдә һәрвакытта колхозчыга ярдәмгә килә. Зиннәт ага да 2.400 сум страховой акча алып, колхоз булышлыгы белән тагын сыерлы була. ...Мамык сырган фуфайка киеп, билен кысып бәйләгән урта буйлы колхозчы үзе турында теләр-телә- мәс кенә сөйли, эшкә ашыга. Ул озак сөйләшергә яратмый. Аны эш көтә, колхоз эше, төзеләчәк таш биналар, таш юллар көтәләр. Зиннәт ага эшкә ашыга. Чыннан да, алтын куллы кеше ул. Ташлы Кавал, Дөбъяз районы