Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЖИТДИ КИМЧЕЛЕКЛӘРЕ БУЛГАН БЕР ДӘРЕСЛЕК ТУРЫНДА

 Филология фәннәре кандидаты доцент Л. Җәләй иптәш татар мәктәпләренең 8 иче классы өче.ч әдәбияттан хрестоматиядәреслекне бик күптән инде чыгарып килә. Ул моңарчы материаллары бик аз тупланган XVII—XIX йөзләрдәге әдәбиятыбызны өйрәнү буенча шактый эшләгән иде. Аның бу хезмә- /ген, һичшиксез, .игътибарга алып китмичә мөмкин түгел. Ләкин Җәләй иптәшне булган бөтен мөмкинлекләрдән файдалана, дәреслеген .һәр басмасы саен яхшырта бара, дип әйтеп булмый. Дәреслекнең .быелгы басмасы җитди кимчелекләр белән чыгуы авторның материалларны тирәнрәк, киңрәк эшләүгә җитәрлек игътибар бирмәвен күрсәтә. Дәреслек-хрестоматня Татарстан Мәгариф Министрлыгы тарафыннан расланган программа нигезендә төзелгән. Дәреслектә, гомуми керештән соң, борынгы чор татар әдәбияты турында (X— XVI йөзләр), XVII—XIX йөзләрдәге татар әдәбиятына характеристика, Мәүлә Колый, Утыз Имәнм, Г. Кандалый, Каюм Насыйри, Заһир Бигиев, Фатих Халиди һәм Закир Һади иҗатларына анализ һәм әсәрләренең текстлары бирелгән. Болардан тыш, программада билгеләнгәнчә, рус әдәбияты классиклары A. С. Пушкин, В. Г. Белинский, И. С. Тургенев, Л. Н. Толстой иҗатлары турында материаллар һәм аерым әсәрләреннән өзекләр һәм В. И. Ленинның «Лев Толстой — рус революциясенең көзгесе» дигән мәкаләсе кертелгән. Сигезенче класс . өчен төзелгән бу «Әдәбияттан хрестоматия-дәрес- лек»нең иң зур өлеше хрестоматиядән — әсәрләрнең текстларыннан тора. Теге яки бу чорның әдәбиятын, язучыларның иҗатларын тикшерүгә бик аз урын бирелгән. Китапның күләме киңәергә мөмкин лек . бирми диярлек. Ләкин күләм мәсьәләсе дәреслекнең сыйфатын хәл итмәскә тиеш. Дәреслек укучыларга әдәбият тарихы буенча төпле белем бирергә тиешлеген онытмаска кирәк. Дәреслекнең иң зур кимчелеге борынгы чор һәм XVII—XIX йөзләр әдәбияты турында гомуми характеристика бирелгән † Л. Җәләй. «Әдәбияттан хрестома- гня-дәреслек» 8 нче класс өчен. Тат- госиздат. 1947. 480 бит. Җаваплы редакторы Г. Кашшаф. бүлекләрнең аеруча йомшак, тар язылуында һәм кайбер язучыларның иҗатларына артык югары бәя бирү белән мавыгуда күренә. Дәреслекнең авторы: «Кирәк кайсы гына чорның әдәбиятын алыг карама, андагы идеологии юнәлеш, иҗат принцибы, шушы заманныи социальэкономик төзелеше тарихи шартлары белән шартланган була», дип, кытыршырак җөмлә белән, гомумән дөрес билгеләмә ясап китсә дә, кереш бүлекләрдә конкрет тарихи фактлар нигезендә аны ачып салмый. Теге я бу чорның әдәбияты тикшерелгәндә, автор шул чордагы халыкның көнкүрешенә, көрәшенә, социаль-политик шартларга бик яр лы караш ташлый, яки кайбер урыннарда гомумән Россия тарихы фактлары телгә алынса да (мәсәлән. Җитди кимчелекләре булган бер дәреслек турында 128 Разик, Пугачев восстаниеләре һ. б.) алар татар халкының тормышы, иҗтимагый аңы үсүе белән конкрет төстә бәйләнеп каралмыйлар. Татар халкының гражданлык тарихын, шулай ук иҗтимагый фикер үсеше тарихын рус дәүләте, рус халкы тарихыннан һич тә аерым карарга мөмкин түгел. Бу хәтта борынгы чор өчен дә шулай. Ләкин менә бу момент дәреслектә ачык яктыртылмый үтелгән. Борынгы чор татар әдәбиятына багышланган бүлектә «татар халкының борынгы бабалары Идел буенда яшәгән иң карт (?) халыклардан берсе санала торган болгарлар» булуы, «Идел буе халыкларының Алтын Урда баскаклары тарафыннан бөлгенлеккә төшерелүе» турында сүз йөртелсә дә, бер үк вакытта рус дәүләте булуы, рус халкы яшәве һәм аның ниндй йогынты ясавы, халыклар мөнәсәбәте, элемтәсе һ. б. турында бер сүз дә әйтелми. Ә Казан ханлыгы дәвере,, әдәби па- мятниклар сакланмаган дип, бөтенләй читләтеп үтелә. Менә моны ничек анларга? Дәреслекнең авторы Л. Җәләй иптәш тарихны алай «өзгәлән» күрсәтү, ин әһәмиятле моментларны читләтеп үтү зур политик ялгышлыкка, тарихны бозып күрсәтүгә алып барганлыгын ачык аңларга тиеш иде. Дәреслектә безнең әдәбиятка бо- рынборыннан көнчыгыш әдәбияты, гарәп, фарсы һәм төрек теле зур йогынты ясавы турында еш кына әйтелә. Шулай ук без 10—12 иче битләрдә ислам диненең, суфичылыкның әдәбиятка йогынтысы турында да укыйбыз. Автор болайди: «XIII—XIX йөзләр Идел буе • ха1ыкларыиып Алтын Урда баскаклары тарафыннан бөлгенлеккә төшерелгән, илесуьг таланган, культура үсеше киселгән, хокукы, намусы ■апталган бер чор була. Менә шушы авыр тормыш караңгылыгы бу чор әдәбиятында суфичылык идея- ген, өметсезлеккә төшү, куркыныч каршында изерәп, иеп калу күренешләрен тудыра. Шуның өстәвенә бу чор язучыларыныи ислам лине белән агуланган булулары да әнә- шушы суфичылыкка бирелүләрен ки. герен чыгара, чөнки ислам дине үзе суфичылыкка корылган». Нәрсә бу? Уйлап язылганмы бу,, әллә уйланмыйчамы? Ничек инде ул «ХШ—XIX йөзләрдә... Алтын Урда баскаклары» була? Мәктәп балалары бит Алтын Урда ханлыгының XIV йөзнең икенче яртысында җимерелүен бик яхшы беләләр. Аннары ничек тормыш караңгылыгы... «суфичылык идеясен» тудырган? Менә шундый буталчык, «тормыш караңгылыгы» кебек томанлы сүзләр белән язылган фикерләрне укучылар ничек аңласыннар? Югарыда күчерелгән юллар авторның ялгыш карашын чагылдыра, дияргә кирәк. Автор ислам диненә, суфичылыкка сыйнфый караш принцибыннан чыгып бәя бирә белмәгән. Ислам диненең роле турында сүз кузгатылган икән, аның реакцион ролен, безнең культура, халык аңы үсүенә киртә булып торганлыгы конкрет тарихи фактлар беләк ачып салынырга, марксистик күзлектән карап, аңа тиешле бәяне бирергә кирәк иде. Шулай ук көнчыгыш әдәбиятының, гарәп, фарсы телләренең безнең әдәбиятка, телгә йогынтысының да характеры, идеяполитик эчтәлеге, тискәре яки уңай мисаллары турында да кискен әйтергә кирәк иде. Ләкин боларның берсе дә, дәреслек сыйдырган күләмдә . генә булса да, эшләнмәгән. Ә ансчиз бер яклы фикер тууы мөмкин. Мә- сс-лән, М. Колый, У. И мәни, Г. Кандалый һәм 3. Бигиев һ. и. иҗатларына көнчыгыш әдәбиятларының йогынтысы, телләре . гарәп, фарсы телләре белән чуарланган булуы турында гына әйтеп чикләнү аркасында, алар «шәкертләр», иярүчеләр генә төсле булып чыгалар. Әйтергә -кирәк, гомумән татар әдәбиятының борынгыдан ук. формалашып үсеп килгән үзенчәлекле йөзе, традициясе бар. Менә шул сыйфат Җигди кимчелекләре булган бер дәреслек турында ларга басым ясап, конкрет мисалларда күрсәтмәү әдәбият тарихын ялгыш аңлауга алып барачагын безгә онытмаска кирәк. Үзбәк классигы Нәваи, Азербайджан классигы Низами әсәрләренең безнең феодализм чоры әдәбиятына йогынты ясауларын күрсәткән мисаллар да юк түгел. Дәреслектә моның бер мисалы китерелә («Хөсрәү вә Ширин»). Тик Җәләй иптәш бу фикерне киңрәк җәеп җибәрү урынына, тискәре мисал китерү мәгънәсендә бер әсәрне телгә алу белән генә чикләнгән; һәм шунысы гаҗәп, нигәдер Низаминың азербай- җан халкының бөек шагыйре булуын ачык әйтмичә, «унөченче йөзнең классик шагыйре» дип кенә атаган. Л. Җәләйнең тагын бер принципиаль характердагы ялгыш карашын күрсәтеп үтәргә кирәк. Автор XIX йөздәге культура һәм әдәбият өлкәсендәге хәрәкәткә характеристика ’ биргәндә, татар культурасының һәм әдәбиятының үсешен, формалашуын гомуми Россия тарихы, Россиядәге социаль- политик обстановка яктылыгында аңлатырга тырыша. Бу дөрес теләк, әлбәттә. Җәләй Россиядәге крепостнойлык хокукы һәм капитализмның үсүе турында дөрес дәлилләр китерә. Ләкин татар халкының ике төрле изү астында — бер яктан, экспло- ататор сыйныфлар изүе һәм, икенче яктан, патша самодержавиесе тарафыннан ерткычларча үткәрелгән милли, колонизаторлык изүе астында яшәвен ачып салмый, бөтенләй читләтеп үтә. Шуның аркасында автор теләсәгеләмәсә дә, татар халкы* да, рус халкы шикелле үк, бер үк формада капитализм үсеше баскычын кичергәннәр булып чыга. Дәреслектә «феодализмнан капитализмга күчү алды чоры» кебек сүзләр бик күп язучыларның иҗатларын характерлау өчен яраклы ниндидер стандарт бер формула төсен алган. Мәсәлән: «Формалашу юлына баскан татар буржуазиясе интересларына нигез9. ,с. ә.- № ю. ләнгән... җәдитчелек хәрәкәте...* (182 бит). XIX йөзнең соңгы чирегендә татар буржуазиясенең формалаша башлавы бик гаҗәп нәрсә бит!? «Утыз Имәни — феодализмнан капитализмга күчү алды чорында яшәгән бер шагыйрь» (194 бит). «Габделҗаббар Кандалый яшәгән чор, — югарыда әйткәнебезчә, Россиядә феодализмнан капитализм системасына күчүгә әзерлек чоры була» (207 бит) һ. б. XIX йөзнең беренче, яртысында яшәгән шагыйрьнең иҗатын мондый «формуладан» башка аңлатып булмый, күрәсең. Дәреслектә менә шундый нәрсәләрнең булуын авторның тарихи бер фактны — татар халкының капитализм стадиясен үтеп өлгертмәгән булу фактын, гомуми конкрет тарихи хәлен дөрес аңлап җиткермәвеннән яки тарнхи-иҗтимагый категорияләрне язучылар иҗатына механистик рәвештә күчерүдән килеп чыккан, дип әйтергә туры килә. Татар мәгърифәтчелек хәрәкәте, культурасы, әдәбияты рус культурасының, әдәбиятының уңай йогынтысы астында үсте. Безнең әдәбиятның иң яхшы үрнәкләре рус классик, революцион әдәбияты белән бәйләнгән. Моңа басым ясап әйтергә кирәк. Биредә иптәш Сталинның патша Россиясендә яшәгән рус булмаган милләтләр турындагы сүзләрен искә төшереп китү артык булмас, дип уйлыйм. Иптәш Сталин болай ди: «Әгәр дә 65 миллионлы великорус булмаган халык эченнән теге яки бу дәрәҗәдә промышленность капитализмы чорын үткән Украинаны, Белоруссияне, Азербайҗанның кечкенә бер өлешен һәм Әрмәнстан- ны чыгарып исәпләсәк, ул вакыт башлыча төрки халыкларыннан торган 30 миллионга якын кеше кала (Төркстан, Азербайҗанның зур өлеше, Дагстан, таулылар, татарлар, башкыртлар, кыргызлар һ. б.), алар капиталистик үсешне үтәргә өлгермәгәннәр, аларның үз промышлен- Җитдп кимчелекләре булган бер дәреслек турында 1 :ю ность пролетариаты юк яки юк диярлек, алар күп хәлләрдә терлекчелек хуҗалыгың һәм патриархаль-каби- ләчелек көнкүрешен саклап киләләр (Кыргызстан, Башкыртстан, Төньяк Кавказ) яки борынгы формадагы ярым-патриархаль, ярым-феодаль көнкүрештән ары китмәгәннәр (Азербайҗан. Кырым һ. б.)...» (Сталин, «Марксизм һәм милли- колониаль мәсьәлә», 1939 ел, татара басмасы, 110—111 битләр). Татар культурасы, әдәбияты тарихын тикшергәндә, иптәш Сталин күрсәткән әнә шул бик әһәмиятле моментны һич тә онытырга ярамый. Л. Җәләй иптәшнең дәреслегендә исә без татар әдәбияты тарихы фактларын менә шул караштан чыгып тикшерүне күрмибез. Шуңа кмрә дә Утыз Имәни, Каи- далый кебек феодализм чоры язучылары, Җәләй исбат итүенчә, чак- чак кына татар буржуазиясе идеологлары булмыйча калалар. Җәләй хәтта Кандалыйның «Сәхипҗамал» дигән шигыре турында: «Аның (шагыйрьнең. — X. X.) теләге яңа туып килә торган буржуаз системаны феодализм төзелешеннән өстен итеп күрсәтүдән гыйбарәт» дип аңлатуга кадәр барып җитә. Гомумән бу шигырьгә дәреслектә дөрес бәя бирелми. Җәләй ул шигырьдә хатын-кыз азатлыгы, гуманизм идеясенең чагылышын күрергә тели. Ләкин ул һич тә алай түгел. Г. Кандалый «Сәхипҗамалга» шигырендә бик консерватив карашны үткәрә. Ул хатынкызларны расчет белән генә кияүгә чыгарга өнди, «мужикка» хатын булып, фәкыйрьлектә интеккәнче яки боярга колхезмәтче булып яшәгәнче, бай муллага кияүгә чыгып, рәхәттә яшәү артыграк, дигән фикерне алга сөрә. Мәсәлән, түбәндәге юллардан гына да моны яхшы айлап була: «Ни хурлык сәнди матурга, Надан хатыны булырга, • Бу хурлыкларны татырга Сәнеңдәк сылу матурга. •Сука берлә сабан сөреп. Тузан-туфрак узә йөреп, Каралу бән килеп кереп, Буялып кара балчыкка. Киеп аякта чабата. | Төшеп зилләткә, гарьлеккә. ■Тузан, туфрак белән ката Йөрерсең лә баса ката Әгәр дә муллага барсаң. Сәнең урының булыр түрдә. Күреп дөньяда күп файда Кыямәттә дә һәм гүрдә. •Торып яхшы гуринчада, /Тәмам гомерең буенча да. Сөешмәктә, уенчада, Бушана белмәссең бер дә». Күрәсез, биредә «гаилә күләмендә ирекле итү» дә, «буржуача иркенлек бирү» дә, «буржуазия алып килгән яңалык» та, «критик реализм» да юк Җәләй «Сәхипҗамалга» шигыренең эчтәлеген бозып аңлаткан. Мондый «аңлату» шагыйрьнең «буржуазлыгын» раслау өчен генә кирәк булгандыр, күрәсең. Утыз Имәни, Мәүла Колын, Г. Кандалый һәм 3. Бигиев иҗатларына дәреслектә артык югары бәя бирелә, тарихта булган рольләре артык күпертелеп күрсәтелә. Аларның иҗатлары турында: «үз чорындагы каршылыкларны, кешеләр арасындагы тигезсезлекләрне күрә», «объектив рәвештә, комсыз суфиларның паразитлыкларын тәнкыйть итә», «байларның, руханиларның сыйнфый йөзләрен дә ачып бирә», «ишанлыкны рәхимсез тәнкыйть итә» дип бәяләү һәхМ безнең реалистик әдәбият аларның исеме белән нигезләнеп башланып китүен исбат итәргә омтылу, аларга татар әдәбиятының нигез ташларын салучылар итеп карау тарихи дөреслектән бик-бик ерак тора. Феодализм чоры шагыйрьләренең иҗатларындагы идея һәм художество ярлылыгын, примитивлыкны, суфичылык, мистик карашлар эчендә буталуларын һәм аларның халык интересларыннан ерак булганлыкларын ачык итеп күрсәтергә кирәк иде. Дәреслек авторы моны эшләмәгән. Л. Җәләй иптәш әдәби-идеологик фактлар турында артык «объектив» тонда язарга тырыша. Ул «объектив рәвештә» сүзен бик сш кулланырга ярата. Мәүла Колый «объектив рәвештә, заманындагы татар халкы тормышының реаль яклары Җитди кимчелекләре булган бер дәреслек турында 131 на... кагыла», «суфиларның паразитлыкларын объектив рәвештә чагылдыра», ди автор. Ләкин язучының идеяполитик программасын шул ук конкрет әсәрләр мисалында укучыга җитәрлек итеп аңлатып бирми. Нәтиҗәдә әсәр язучының идеологии юнәлешеннән аерыла, ялган объективлык килеп чыга. Мондый ялгыш принцип әдәбият тарихын ялгыш аңлатуга, прогрессив күренешне реакцион күренештән аера белмәүгә, икесен буташтыруга һәм хезмәтендә партиясезлеккә алып барганлыгын Җәләй иптәш аңлап җитми булса кирәк. Әдәби мираска, марксистик объективлык принцибыннан чыгып, дөрес бәя бирелергә, борынгы язучыларның прогрессив яклары күрсәтелүе белән бергә, идеологик-реак- циои яклары да ачык күрсәтелергә тиеш. Без әдәби мирасны критик күзлектән карап кабул итәбез. Моны әдәбият тарихын өйрәнүче һәм язучы аеруча истә тотарга тиеш. Бездә язучыларның биографияләрен өйрәнү мәсьәләсе бик начар тора. Үткәндәге күп кенә язучыларның тулы биографияләре язылмаган. Бу кимчелекне бетерү юлында Тел, әдәбият һәм тарих институты да канәгатьләнерлек эш алып бармый. Бу исә дәреслекләр эшләүче • иптәшләрнең дә хезмәтләренә нык тәэсир итә. Дөрес, дәреслек авторлары үзләре эзләнергә, өйрәнергә һәм тулы биографияләрне язарга тиешләр. Ләкин практикада бу сизелми әле. Л. Җәләй дәреслегендә дә шул ук хәл. Кайсы гына язучының биографиясен карама, берсе дә тулы бирелмәгән, бик күп яклары билгесезлек эчендә калганнар. XIV — XVIII йөзләрдәге язучыларны әйтеп гә торасы юк. Хәтта безнең заманга якынрак дәвердә яшәгән Ф. Халиди, 3. Бигиев, 3. Һади шикелле язучыларның да биографияләре гаҗәп кыск;1, ярлы бирелгәннәр. Яңа материалларны, эзләүгә игътибар бирсә, Җәләй иптәш шактый нәрсәләр таба алган булыр иде. Ф. Халиди—шактый зур тормыш һәм иҗат юлын үткән язучы. Ул Казанда яшәгән, 1923 нче елда үлгән. Шуңа күрә аның турында биографик материалларны табу бик авыр нәрсә түгелдер, дип уйлыйм. Тулы биографиясен бирү аның иҗат йөзен дә тулырак ачарга ярдәм итәр иде. 1905— 1906 нчы елларда аның «Морат Сәлимов», «Теллә бай» кебек әсәрләрен язганын беләбез. Димәк, ул 1905 нче ел революциясе, Г. Тукай, Г. Камаллар чорында актив иҗат иткән кеше булган. Ни өчең бу чоры турында, революциягә мөнәсәбәте, Тукайларга мөнәсәбәте һәм Тукайларның аңа карата мөнәсәбәте турында биографиядә ачык итеп язмаска? Шулай ук 1917— 23 нче еллар чорында ул нәрсәләр эшләгән, нәрсә язган? Гомумән Ф. Халидинең дөньяга карашы, әсәрләренең идея-эчтәлек юнәлешләре төпле тикшерелмәгән. Бик күп ягы безнең өчен ачык түгел. Дәреслектә Ф. Халиди бер урында либераль буржуаз идеяләрен, программаларын алга сөрүче булып күренсә («Рәдде бичара кызага анализ), икенче урында ул демократик карашларны чагылдыра кебек булып чыга («Сәлимов». «Теллә бай»га анализ). Л. Җәләй иптәш Ф. Халиди иҗаты турында эзлекле бер карашны үткәрми. «Мең дә бер сәхәр» кебек иң зур әсәрләренең берсенә бөтенләй бәя бирми үтә. Програ?лмада «Җәдитчелек һәм мәгърифәтчелек әдәбияты» дигән бер бүлек-тема бар. Дәреслектә бу тема бер урында җыйнак итеп, гомуми йомгак ясап бирелмичә, төрле бүлекләргә сибелгән. Минемчә, гомуми бәя бирү, йомгак ясау кирәк иде. Дәреслектә җәдитчелекнең, бездәге мәгърифәтчелекнең характеры, социаль нигезләре ачыкланмый калган. 182 бигтә җәдитчелеккә бик каршылыклы бәя бирелгән. Җәләй иптәш болай яза: «Курсави һәм Мәрҗәни кебек дин галимнәре ислам шәригатенә зур реформа ясарга керештеләр. Алар, төбендә, диние яңа үсеп бара торган тормышка ипләштерү теләген Җитди кимчелекләре булган бер дәреслек гурыида 132 алга сөрәләр. хМәрҗәни шул ук вакытта Идел буе татарларының тарихын язу өстендә эшли. Бу хәрәкәт, төбендә, формалашу юлына баскан татар буржуазиясе интересларына нигезләнгән һәм үз чорына карата прогрессив бер күренеш булып тора. . Моны, гадәттә, «җәдитчелек хәрәкәте» дип тә йөртәләр». Моны ничек аңларга? Димәк, Җәләйчә, «җәдитчелек хәрәкәте» дини реформадан гыйбарәт булып чыга һәм ул, Курсавиларның дини реформасы «прогрессив бер күренеш булып тора». Беренчедән, монда җәдитчелек хәрәкәтенә дөрес характеристика бирү юк, аны тик динчеләр хәрәкәте итеп калдыру гына бар; икенчедән, Курсавиларның дин реформасын прогрессив күренеш дип бәяләү һәм тарихи, һәм политик яктан тупас ялгышлык. В. И. Ленин шундый типтагы дини реформаларны, дини «яңалыкларны» халык массасын алдаучы, аңын томалаучы, реаль социаль көрәштән читкә алып китүгә хезмәт итүче иң нечкәртелгән поповщина дип атаган иде. Төбендә бит Курсавиларның дини реформасы да кара шайтанны сары шайтанга әверелдерергә тырышу гына иде. Җәләйнең моны аңламавына гаҗәпләнергә туры килә. Дәреслектә новелла жанры мәсьәләсе автордан ачыклауны сорый. Чөнки бик каршылыклы аңлатма бирелгән һәм берберсеннән бик ерак торган мисаллар китерелгән. Мәсәлән, «Нәһҗел Фәрадис» та (1358 ел), Каюм Насыйриның хикәя, афоризм, мәзәкләре дә һ. б. новелла дип тикшереләләр. Хәтга ике юллы афоризм, мәзәк яки анекдот та новеллага кертелә. Бу, әлбәттә, дөрес түгел. Новелла-анекдот дип «яңа» жанр ясау да укучыларны буташтыра гына. Бу жанрларның туыл-үсүе дәреслектә бер урында феодализм әдәбияты белән бәйләп тикшерелсә, икенче урында буржуаз әдәбияты өчен характерлы итеп аңлатыла. Соңгысы дөрес икәнлеге бөтен дөнья әдәбияты мисаллары белән күптән расланган инде. Дәреслекнең бу мәсьәләне «үзенчәрәк» яктыртырга омтылуына, бернинди нигез юк. Әдәбият тарихы курсын үткәндә фольклор темасын һич тә төшереп калдырырга мөмкин түгел. Ә бу дәреслектә фольклор бөтенләй өйрәнелми диярлек, бары тик «Халык иҗаты әсәрләре» исеме астында бер бүлекчәдә ике бәет кенә күрсәтелә. Татар халкының бай, төрле жанрда иҗаты бар. Җыр, бәет, әкиятләрдән һ. б. бик күп үрнәкләр китерергә, классификация ясарга була; конкрет мисалларда фольклор белән әдәбиятның мөнәсәбәтен ачарга була. Ләкин, кызганычка каршы, боларның берсе дә дәреслектә юк. Моңа дәреслек төзүче генә гаепле түгел, беренче чиратта программа төзүчеләр гаепле. Киләчәктә бу игътибарсыз калырга тиеш түгел. * * Дәреслектә рус әдәбияты классикларыннан Пушкин, Белинский, Тургенев һәм Толстой турында материаллар һәм әсәрләреннән өзекләр бирелгән. Бу материалларның, Толстой турындагысыннан башкалары, Г. Лотфи иптәш тарафыннан эшләнгәннәр. Программага билгеләнгән бу зур, җаваплы темаларның эшләнешләре дә тулы, төгәл булудан бик ерак торалар. Бик ашыгып эшләгәнлек күзгә бәрелә. Пушкин, Белинский һәм Тургенев биографияләре канәгатьләнерлек язылган. Ләкин Пушкин белән Тургенев иҗатларына анализ ясауга урын бик аз бирелгән. Пушкинның бары тик лирикасына һәм «Евгений Онегин» романына гына характеристика бирү укучыны, әлбәттә, канәгатьләндерә алмый. Анда да «Евгений Онегин» романы турындагы бүлекчә әсәрнең эчтәлеген сөйләп чыгудан ары узмый. «Рус тормышының энциклопедиясе» (Бе- . линский) булган классик әсәрнең бөтен байлыгы, гүзәллеге, әһәмия- Җитдж квмчелекләре булган бер дәреслек те җитәрлек күрсәтелми. Белинский мәкаләсен урнаштыру белән генә чикләнмәскә иде. «Евгений Онегин»нан дәреслеккә бернинди төгәл өзек бирелмичә, бары тик төзүче үзе әсәрнең эчтәлеген «хикәяләп» сөйләп чыккан. Шундый күңелсез, ялыктыргыч нәрсәгә кемнең күңеле риза булыр? Мондый практика, мондый «пересказ» классик әсәрне алыштыра алмый һәм укучыда тискәре, начар тойгы гына калдыра. - Пушкинның прозасы, драматургии әсәрләре булуы төзүчегә билгеле. Ләкин бу әсәрләр турында дәреслектә нигәдер бер сүз дә әйтелми. Шулай ук Тургеневның иҗаты турындагы бүлекне дә «Аталар һәм балалар» романына , анализ . белән генә чикләүне һич аңлап булмый. Нигә башка әсәрләренә дә кыскача тукталып,, ахырда бөтен иҗатына гомуми йомгак ясамаска? Бик мөмкин нәрсә бит. Л. Толстойга багышланган бүлек турында шуны ук әйтергә туры килә. Укучылар бары тик ^Сугыш һәм солых» романы белән генә -танышалар. «Воскресенье», «Анна Каренина», «Казаклар» .шикелле ин әһәмиятле, әсәрләре телгә дә алынмыйлар. Толстойның бөеклеген, рус һәм дөнья әдәбиятындагы тарихи урынын күрсәткән материал юк анда. Ә Толстойның татар әдәбиятына йогынтысын ачуны төзүчеләр бурыч итеп тә куймыйлар. Аннары ни өчен Толстой әсәрләреннән бер үрнәк тә кертелмәгән? Укучылар русча текстлар буенча өйрәнергә тиешләрме? В. И. Ленинның «Лев Толстой — рус революциясенең көзгесе» диг*ән мәкаләсе дәреслектә бирелүе бик яхшы. Ләкин төзүчеләр иске тәрҗемәне алганнар. С. Фәйзуллиннын хәзер яңа төзәтелгән яхшырак тәрҗемәсе бар. Шунысын алырга кирәк иде. Дәреслектә материаллар тарихи эзлеклелек принцибында урнаштырылмау аркасында зур мәгънәсезлек, берничек тә аңлатып булмый торган нәрсә килеп чыккан. Без рус классик язучылары турындагы материалларның бирелү тәртибен әйтәбез. Пушкин, Белинский. Тургенев иҗатларын «XVII—XVIII йөз татар әдәбияты» разделы эчендә өйрәнергә тәкъдим итүне мәгънәсезлек, уйланмыйча эшләү дип атарга туры килә. * Югарыда күргәнебезчә, «Әдәбияттан хрестоматия-дәреслең» җитди кимчелекләр, ялгышлар белән басылып чыккан. Бу кимчелекләр дәреслек авторларының үз эшләренә җитәрлек дәрәҗәдә игътибар биреп, җитди . карамаганлыклары турында сөйлиләр. . Дәреслекнен киләчәк басмасында Л. Җәләй һәм Г. Лотфи иптәшләр күрсәтелгән кимчелекләрне бетерү, китапмын эчтәлеген яңа материаллар белән баету өстендә көчләрен кызганмыйча эшләрләр, дип ышанабыз. Аларда моның өчен көч тә, тәҗрибә дә җитәрлек. Ахырда бер тәкъдим ясыйсы килә. 8 нче класс өчен әдәбият буенча хрестоматия һәм дәреслекнең бер китапта булуы, һичшиксез, күләм ягыннан уңайсызлык тудыра. Безнеңчә, киләчәктә хрестоматия белән дәреслекне һәркай- сын аерым китап итеп чыгарырга кирәк