Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОЦИАЛИСТИК РЕАЛИЗМГА ҮСҮ ЮЛЫНДА

1 Эчтәлеге белән социалистик, формасы белән милли булган татар совет әдәбиятының үсү тарихын бары тик бөтен СССР күләмендә барган иҗтимагый хәлләр һәм культура хәрәкәте җирлегендә генә тирәннән аңларга мөмкин. Чөнки социалистик революция һәрбер милли әдәбият эчендә социализм идеясе өчен булган уртак көрәш лозунгысын куйды. «Совет Эшче-Крестьян Республикасында гомумән политик-агарту өлкәсендә дә һәм аеруча сәнгать өлкәсендә дә мәгариф эшенең барг лык куелышы пролетариатның үз диктатурасы максатларын уңышлы рәвештә тормышка ашыру өчен, ягъни буржуазияне бәреп төшерү өчен, сыйныфларны бетерү өчен, кешенең кеше өстеннән булган барлык эксплоатациясен юкка чыгару өчен, пролетариатның сыйнфый көрәш рухы белән сугарылган булырга тиеш» (Ленин, XXV т., өченче басма, 409, «Пролетариат культурасы турында»). Пролетариат революциясенең беренче көннәреннән үк партия, Ленин һәм Сталин яңа культура, яңа әдәбият каршына халыкны социалистик рухта тәрбияләү бурычын куйдылар. Бу чордагы — революциянең беренче елларындагы «кем кемне» мәсьәләсе культура һәм идеология фронтында да кискен сыйнфый көрәш төсен алды. Бу, пролетариат идеологиясе иреген, өстенлеген тәмам ныгыту өчен, һәртөрле буржуаз идеяләр анархиясенә каршы барган рәхимсез көрәш иде. Шуңар күрә дә ленинчыл принципларга каршы булган, төрле формада чагылган буржуаз идеяләр үзләренең контрреволюцион йөзләрен ул дәвердә бик ачык күрсәттеләр. Бу чорда «революциядән һәм партиялелектән азат булучылык» һәм «идеяләрнең абсолют ирке» белән саташучы язучылар төркемчекләре күренде. Буржуаз әдәбиятның череп таркалуы, богемачылык калдыклары белән бәйле һәм үзләрен «партиялелектән өстен, бәйсез, ирекле» дип атарга маташкан бу әдәби төркемчекләр пролетариат диктатурасы шартларында, билгеле, массаларның җанлы революцион иҗат эшчәнлеген инкарь иттеләр, әдәбиятны халыктан бөтенләй аерырга теләделәр һәм, ахыр чиктә, халык дошманнары лагерена тәгәрәделәр. Мәсәлән, шундыйлардан берсе булган «Пролеткульт» оешмасы. пролетариат культурасын тудыруда капитализм калдырган культура байлыгын критик файдалануны бөтенләй кире кагып, культура һәм әдәбият өлкәсендә Ленин өйрәтүенә, партия политикасына каршы чыкты. «Пролеткульт» пролетариатның дәүләт оешмасына — Наркомпроска, аның системасына каршылык күрсәтеп, «Пролеткульт автономиясе» төзергә теләп, Советлар властеннан «бәйсез» булырга омтыла иде. Аның вәкилләре, пролетариат исеме астында, лабораториядә культура төзү турында хыяллана, дөреслектә пролетариат культурасын масса иҗатыннан аерып куймакчы иделәр. 1920 елда Ленин «Пролеткульт»ның эшен кискен тәнкыйть астына алды, аның «теоретик ялгыш, практик зарарлы» чыгышларына каршы көрәшү кирәклеген күрсәтте. Шул ук елда РКП(б) ҮК үзенең хатында Г. Халит 100 «Пролеткультжы болан характерлады: «Пролеткульт Октябрь революциясенә кадәр туды. Ул эшчеләрнең «бәйсез» оешмасы дип, Керенский вакытындагы халык мәгарифе министерствосыннан бәйсез оешма дип игълан ителде. Октябрь революциясе перспективаны үзгәртте. Пролеткультлар «бәйсез» булып калуларында дәвам иттеләр, ләкин хәзер бу Советлар властеннан «бәйсезлек» иде инде. Шуның аркасында һәм башка күп кенә сәбәпләр аркасында Пролеткультка, кайвакыт- ларны Пролеткульт белән җитәкчелек игүне үз кулларына тартып ала торган, безгә социаль чит булган элементлар, вак буржуаз элементлар ыргылдылар. Футуристлар, декадентлар, марксизмга дошман булган идеалистик философия тарафдарлары һәм, ниһаять, уңышсызлыкка очраган кешеләр (неудачники), буржуаз публицистика һәм философия сафларыннан чыккан кешеләр кайбер жирләрдә Пролеткультларда бөтен эшләрне башкара башладылар. Эшчеләргә «пролетар культура» рәвешендә философиядә буржуаз карашларны (махизмны) тәкъдим иттеләр. Ә сәнгать өлкәсендә эшчеләргә мәгънәсез, бозык вкуслар (футуризм) йоктыралар иде». Шулар белән беррәттән троцкизм, пролетариат диктатурасы шартларында социалистик культура төзү мөмкин түгел, искене генә кабул итү кирәк дип, пролетар идеология фронтын буржуаз идеология хакимлегенә тапшырырга теләде. «Перевал» оешмасындагы контрреволюцион . элементлар «художникның чынбарлык белән кызыксынмау» «теориясен» күтәреп, Троцкийның СССР дагы социалистик төзелешне кире кагучы карашларын әдәбият өлкәсенә үткәрергә маташтылар. Пролетариат революциясе Россиядәге күпләгән милләт һәм халыкларның уз эчләрендә кискен сыйнфый көрәшне кабындырып җибәрде. Шуңар күрә, татар милли культурасы турында сөйләгәндә дә, анда революциянең башыннан ук көчле идеологии дифференциация һәм каты сыйнфый көрәш булуны күз алдына китерергә тиешбез. Чөнки Октябрьга кадәрге татар культурасы, аеруча әдәбияты өлкәсендә демократик һәм либераль-буржуаз карашларның «миллидемократик идеяләр» формасындагы үзара бик нык чарпаланышы күренде. Ләкин Февраль революциясе һәм бигрәк тә Октябрь революциясе бу «гомуми милли-демократик» идеяләрнең сыйнфый җепләре кая алып баруын ачып салды. Ленин 1917 елда бу турыда шулай язды: '«... Капиталистларның, вак буржуазиянең, пролетариатның революцион демократиясен бер-берсен- нән аерып карарга кирәк икәнлеген сез шулай ук чынлап та оныттыгызмы?.. Кем хәзер, 1917 елның февраль, март, апрель, май тәҗрибәсеннән соң, Россиядә гомумән «революцион демократия» турында сөйләвендә дәвам итә, — ул, ирекле яки ирексез, аңлы яки аңсыз рәвештә, халыкны алдый. Чөнки сыйныфларның царизмга каршы гомуми кушылыш «моменты» булды да үтте инде. Дәүләт думасы беренче «Вакытлы Комитеты»ның һәм Советның беренче килешүе үк инде сыйныфлар кушылышының соңын һәм сыйнфый көрәшнең башлангычын белдерә иде»*. Нәкъ менә Февраль революциясе көннәрендә һәм аннан соң да татар милли буржуазиясе, «революцион демократия» байрагы астына сыенып, «татарлар өчен сыйныфлар көрәше һәм социализм дәверен үткәрү иртә әле; безнең гомуми идеал — рус патшасыннан котылу һәм милли-дини азатлык» кебек карашларны тагын бер мәртәбә күтәреп, татар халкын алдарга, аның революцион аңын тупасландырырга тырышты, ә үзе фактта пролетариатка һәм революциягә каршы актив һәм кораллы сыйнфый көрәш алып бара иде. Ш. Камалның «Таң атканда* (192G) романында фаш ителгән татар буржуазиясенең милли интел- * Ленин, XX т., өченче басма, 464 бит. Социалистик реализмга үсү юлында 101 лигент типлары нәкъ әнә шундый» коитрреволюционерлар булып гәүдәләнделәр. Шулардан берсе— буржуа газетасында эшләүче Нәгыйм Кә- биров, Февраль белән Октябрь арасында гына түгел, гомумән татар милли буржуазиясенең актив идеологии эш алып бара башлавыннан бирле чагылган карашларын туплагандай, болай ДИ: «Бу — бик тирән мәсьәлә, әфәнделәр. Гомумән алганда, мин шуны әйтер идем: безнең татар халкы социализмга бару дәрәҗәсенә җиткәнме, юкмы? Әлбәттә, җитмәгән. Безнең социалистларыбыз, гомумән алганда, русларга тәкълит итеп маташалар... Гомумән алганда, татар халкының икътисади тәрәкъкьпь се, сәүдә ягыннан алга китүе кирәк. Социализм фикерләре белән баш вату, гомумән алганда, без татарлар өчен иртәрәк әле дип уйлыйм. Бездә бит байлар сыйныфы, башка милләтләрдәгегә караганда, бик түбән әле. Шунлыктан, гомумән алганда, буржуазияне бетерәбез дигәч тә, каш ясыйм дип, күз чыгару шикелле бер әйбер эшләп куймыйкч дим». Пролетар революциягә һәм халыкка каршы кораллы контрреволюция белән чыккан татар буржуазиясе әнә шундый «теорияләр» белән үзенең чын йөзен каплап калдырырга тырыша иде. Ләкин фактта татар милли буржуазиясенең февраль көннәреннән отып калу теләге— «милли-мәдәни мохтарият» булса, Октябрь чорында инде ул, Советка каршы корал күтәреп. «Булак арты җөмһүрияте» төзү кебек җинаятькә килеп җитте. Февраль революциясе көннәре үк татар җәмгыяте идеологиясендә һәм әдәбиятында сыйнфый платформаларның бер-берсеннән тәмам аерылуга баруын күрсәтте: эре яки урта милли буржуа интересларын ачыктан-ачык яклаган • идеологлар, язучылар гына түгел, электә революционлык белән либеральлек арасында аумакайланып йөргән интеллигентлар да «милли буржуа» флагы. астына сыендылар. Шуның белән бергә 1905 елдан башлап гомуми демократия агымына я тегеләй, я болай тоташкан татар милли вак буржуа интеллигенциясе дә Февраль һәм Октябрь көннәрендә кискен ике төркемгә бүленде: берсе аның милли буржуа ягында калды яки пролетариатка каршы төрле юллар белән актив эш алып бара башлады, икенчесе — пролетариат революциясе лагерена килеп кушылды. Буржуаз милли язучыларның совет чынбарлыгына мөнәсәбәте, билгеле, берничә ел белән генә чикләнмәде. Аларның позициясе илдәге мөнәсәбәтләр үзгәрү белән төсмерләнә торды. Инде илдә Советлар власте ныгыганнан соң да, 1921 елларда, татар милли буржуа әдәбияты калдыклары: «Яшәсен һичбер нәрсә белән чикләнмәгән мотлак азатлык! Исән булсын һичбер нәрсә белән томаланмаган саф акыл! Сау булсын көчле ихтыярга буйсынмаган куәтле рух!» дип, дворянбуржуа «мотлак азатлыгы», «саф акылы» һәм «куәтле рухы» бәйсезлеге турында сөйләнеп, совет чынбарлыгыннан, пролетариат диктатурасы шартларыннан канәгатьсезлек күрсәтергә һәм милли дворян-буржуа романтикасын, декадентлык идеяләрен җырларга маташып карадылар. Татар совет әдәбиятының идея җирлеге ныгый, художество тенденцияләре ачыклана һәм партиялелек тавышы көчәя барган саен, •милли буржуа, декаданс әдәбиятының вәкилләре татар совет әдәбиятының алдынгы вәкилләре өстенә тупас фанатиклык нәфрәте белән ташланып карадылар. Мәсәлән, шундыйлардан берсе 20 нче еллардагы яңа әдәби хәрәкәт вәкилләренә карата болай дип чыга: «Әйтегез, зинһар, бу нинди әдәбият? Bv нинди шигърият? Бу «шагыйрьләр» нинди фикер, әмәлләр белән сугарылганнар? Бу «шагыйрьләр» ни димәк эстиләр? Ни дәгъва кылалар? Болар... диндар гавам инанган аллага каршы гыйсьян дәгъва кылалар түгелме? Әмма үзләренә бүтән. 1 102 г. бер алла (эш яхуг көч) тапканнар тү. гелме? Аһ, моннан да черек, чир- кин идеология була белерме?» Бу истерик һәм циник җөмләләр милли буржуа, декаданс әдәбияты калдыклары өчен яңа әдәби хәрәкәтнең нинди куркыныч булганлыгын ачык күрсәтәләр. Монда суз теге яки бу әдәби форма, стиль яки методның өстенлеге турында гына булмыйча, татар әдәбияты өлкәсендә дә совет платформасындагы язучылар белән буржуаз сәнгатьнең череп таркалган калдыклары арасында ачык сыйнфый көрәш баруы күренә иде. Әлбәттә, бу көрәш тиз генә бетмәде, татар совет әдәбияты үсә, киңәя һәм ныгый барган саен, миллибуржуаз элементлар төрле формаларга кереп, социалистик культура эшенә аяк чалырга омтылдылар. Әмма совет әдәбиятының Ленин — Сталин тарафыннан күрсәтелгән партиялелек, большевистик идеялелек һәм халыкчанлык принципларының нигезендә өзлексез күтәрелә баруы социалистик реализмга чит, буржуаз декадентлык калдыкларын туктаусыз рәвештә тар-мар итә килде. Бу хәл татар әдәбиятының да социалистик җәмгыять ' шартларындагы торышын принципиаль идея һәм художество югарылыгына күтәрде һәм аның якты перспективасын ачты. 2 Шуның белән бергә социалистик •жәмгыять һәрбер милли әдәбиятның үткәндәге иң алдынгы элементларын кабул итү һәм критик үзләштерү мәсьәләсен бөтен киңлеге белән ачып җибәрде. Әгәр дә татар милли-буржуаз декаданс әдәбиятының күпчелек өлеше антигу- манизм, антипатриотиз.м, анархик индивидуализм, эротизм, эстетизм һәм милләтчелек идеологиясе белән томаланып, пролетар революциягә һәм совет культурасына дошман- лыклыгын ачыктан-ачык күрсәтүгә килсә, татар милли әдәбиятының электә үк демократик һәм социалистик элементлар белән сугарылХалит гак мирасы, аның революцион-халыкчыл, гуманистик, патриотик һәм интернационализм традицияләре татар совет культурасы хәзинәсенә күчтеләр. Самодержавие кысынкылыгының һәм буржуаз эксплоатациянең коточкыч шартларында, феодаль- дини азиатчылыкның рухани тупас һәм прогрессның кечкенә генә чаткысыннан да мәхрүм булган дәверләрне кичерү шартларында, татар халкы да үзенең алдынгы культурасын тудыру өчен көрәшен туктаусыз алып барды. Россиянең кешелек дөньясындагы тарихи бөек прогрессив миссиясе һәм рус халкының искиткеч бай культурасы аңа бу юлда маяк һәм алга җитәкләүче көч булды. Шуның нәтиҗәсендә татар халкы да үзләренек иҗатларында хезмәт ияләренен тарихи-иҗтимагый теләкләрен, омтылышларын һәм рухи кыйммәтләрен чагылдыручы талантларны культура һәм әдәбият-сәнгать мәйданына чыгарды. Бигрәк тә ике революция — 1905 ел белән Октябрь Социалистик революция арасында формалашкан татар демократик әдәбияты рус культурасының тирән прогрессив тәэсиренә тартылды. Әлбәттә, бу хәл аерата рус художестволы әдәбиятының XIX йөз азагында һәм XX йөз башында бөтен дөнья әдәбиятына көчле йогынты ясый башлавы белән дә законлы рәвештә бәйләнә. Икенчедән, татар җәмгыятендә дә илдәге революцион шартларның үсүе аркасында искиткеч җәелеп киткән демократик идеяләр әдәбият өлкәсендә дә үзләре өчен җитлеккән беренче чыганакны рус классик әдәбиятында таптылар. Шуңа күрә дә бу чордагы татар художество әдәбияты рус халкының йөз елдан артык дәвер дәвамында катлаулана һәм үсә килгән әдәбиятының иң алдынгы вәкилләре мирасын һәм йогынтысын кыска вакыт эчендә күп төрле формада үзләштерү һәм кабул итү чорына килеп керде. Пушкин, Лермонтов, Белинский, Некрасов, Л. Толстой Социалистик реализмга үсү юлында 103 Һәм Горький кебек даһи художниклар йогынтысында ике революция арасындагы алдынгы татар әдәбияты формалашты. Без моның Тукай, Г. Камал, М. Гафури, Ш. Камал, Г. Коләхметов шикелле язучылар иҗатында тулы һәм бай чагылышын табабыз. Шуңа күрә бер Тукай иҗатында гына да рус классикасының Крыловтан алып Горькийга кадәр дәвердәге күп кенә көчле вәкилләре йогынтысы гәүдәләнүе, бу — Рус культурасының татар культурасына хәлиткеч рәвештә, органик зарурият булып, үтеп керүе һәм моның тарихи, табигый процесс булуы турында сөйли иде. ' Рус классик әдәбиятының бөек гуманистик һәм патриотик идеяләре һәм күп иҗат принциплары татар классик әдәбиятының алдынгы, халыкчан вәкилләренең дөньяга карашы үсешенә, иҗтимагый-политик перспективасы киңлегенә, тарихи Оптимизм белән сугарылуына һәм эстетик интереслары байлыгына, төгәллегенә тирән йогынты ясады. Чыннан да, татар әдәбиятының иң күренекле вәкилләре, фәкать рус әдәбиятының алдынгы традиция һәм тенденцияләрен аңлаулары һәм өйрәнүләре аркасында гына, идея һәм художество югарылыкларына ирешә алдылар. Шуңар күрә алар, барыннан да элек, самодержавие төзелеше җәберләренә дучар булган, чиновниклык бюрократиясе башбаштаклыкларыннан җафалан- ган һәм капиталистик эксплоата- циянең иң тупас формаларыннан газапланган халык массаларының яшәвен тулы һәм дөрес итеп күрә, рухи кискенлек һәм тирәнлек белән сизә белделәр. Бер яктан бу турыда Тукай: Көзге төн. Мин йоклый алмыйм. Өй түрендә җил җылын. Җил җыламый, ач үлемнең куркусын- нан ил җылый. Куйса монда корткалар төшкән тешен алтын белән. Бер телем икмәк дип, анда назлы нечкә бил җылий... дип, капитализмга нәфрәт һәм халык өчен сыкрану белән җырласа, икенче тарафтан Мәҗит Гафури: Бер фәкыйрьнең бер кисәк икмәкк* мохтаҗ калганын, - Кыш көнендә калтырап, җәй көннәрендә янганын. Бар көчен сарыф итеп, үлмәс өчен тырнанганын — Күрдисәм мин кайгырам да чын күңелдән кызганам.м дип, үзенең сүнмәс гуманистик мотивларын туктамастан ишеттереп торды. Хезмәт ияләренә карата бетмәс симпатия һәм шул ук вакытта мещанлыкның черек атмосферасыннан нәфрәтле җирәнү Шәриф Камал хикәяләренең үзәгендә ятты: «Таш урамнар, суык городовойлар, янган извозчиклар, коры ирләр, чуар хатыннар, җирдәге тереклекнең тагын әллә нихәтле шундый тапталган кисәкләре тузан кебек күзгә тулганнар... ’ Ерактан күрә алмыйм, әрче шуларны!» («Эч пошулы»). Яки Галиәсгар Камал үзенең комедияләрендә, бер тиенгә табынган һәм үзенең кешелеген, морален, хәтта биологик тыйнаклыгын югалткан . мещанлык мохитының пәрдәсен ачып, халыкка шул җәмгыять типларының соры кортлык йөзен күрсәтте, намус һәм нәфрәт хөкеменә чыгарды. Кешенең кешене изүенә каршы ялкынлы протест бу төркем язучыларның иҗатында иң үзәк идея мотивларыннан берсе иде. Ә гуманизм идеясе халык интересларын һәм тормышны тирән дөреслек белән чагылдыруга органик бәйләнгән. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай: Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен, Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын. Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен. Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен.— дип җырлавы белән үз чоры әдәбиятындагы халыкчанлык идеясенең нидән гыйбарәт булырга тиешлеген дөрес күрсәтә иде. һәм чыннан да, гуманизм идеясе, ягъни халыкка мәхәббәт һәм изүгә нәфрәт — үткәндәге язучыларның иҗатындагы иҗтимагыйполитик карашларын тирәнәйтте һәм сәнгатьчә зур, кыйммәтле әдәби әсәрләр тудыруга Г. Халнт 10 1 илһамландыручы көч булды. Тик шул идея белән сугарылу аркасында гына, аларпың дөньяга карашында халыкның руха көченә ышану һәм таяну һәрвакыт үзен сиздереп торды. «Дөресен әйткәндә, — диде Тукай, — халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул...» һәм шулай ук Мәҗит Гафури да 1911 елда: «Халык теләге белән — югалган хокукларны кайтарып алырга мөмкин була. Әлхасил, халык теләге көчле вә куәтледер. Аны һичнәрсә җиңә алмый», — дип язды. Татар классик әдәбиятындагы гуманизм идеясе алдынгы һәм талантлы язучылар иҗатында, әлбәттә, демократизм идеясе һәм капитализмны, патшалык строен тирәннән нәфрәтләу, инкарь итү идеясе белән дә аерылмаслык булып бәйләнә алды. Халык өметләре белән һәм халыкка һәрвакыт ышанычта яшәгән язучыларның ре- волюцион-демократик интересларны беренче булып алга этәрүләре татар әдәбиятында да үзенең көчле чагылышын бирде. Тукай һәм Гафури поэзиясендә, Г. Коләхметов пьесаларында 1905 елгы беренче рус революциясе мотивларының илһам югарылыгы белән гәүдәләнеше әнә шул турыда сөйли иде. Бөек рус халкы белән берлектә, Россиядә демократик азатлык урнаштыру өчен, халыклар, милләтләр арасындагы мәңгелек дуслык, татулык хөкем итүче җәмгыятькә ирешү өчен көрәш — менә бу идея һәм теләкләр татар классик әдәбиятының патриотик сыйфатларыннан иң күренеклесе һәм дәртлесе иде. Тукай тарафыннан «Китмибез!» һәм «Халык өметләре» шикелле шигырьләрендә ирекле Россия өчен көрәш һәм рус халкы белән бөек дуслык исеменә җырланган уй-тойгылар татар классик әдәбиятындагы демократик патриотизмның тамырлары тирән тарихи оптимизм һәм революцион- политик перспектива белән нык бәйле булуны күрсәтә иделәр. Социалистик революция татар милли әдәбиятын да, әнә шул традицияләре белән, эчтәлеге социалистик, формасы милли булган культураларның чәчәк атуы эпохасына алып керде. Татар совет культурасы үзен үткәндәге милли әдәбиятның әнә шул гуманистик, демократик, патриотик һәм интернациональ идея традицияләре белән аерылмаслык бәйләп, үзенең беренче тарихи сәхифәләрен ачты. 3 Шулай итеп татар совет әдәбияты пролетар революцияне кабул иткән язучылар һәм советлар* властеның беренче елларында ук күтәрелеп чыккан яшь художниклар- көче белән тудырыла башлады. Революциянең беренче елларыннан ук татар әдәбияты да, үзенең алдынгы, идея ягыннан аңлы һәм халыкның революцион эшенә бирелгән өлеше йөзендә, күп милләтле совет әдәбиятының сугышчан отрядларыннан берсенә әйләнеп, рус совет әдәбиятының җитәкчел һәм җанлы тәэсире астында тиз формалашу юйына басты. Октябрьга кадәрге татар әдәбиятының М. Гафури, Г. Камал, Ш. Камал, ,М. Фәйзи, М. Гали һ. б. кебек вәкилләре татар совет әдәбиятын тудыру эшенә зур иҗат илһамы белән килеп кушылдылар. Шул ук вакытта эшчеләр, крестьяннар арасыннан чыккан һәм гражданнар сугышы фронтларында катнашкан яшь талантлар күтәрелә башладылар. Болар М. Максуд, К. Нәҗми, А. Шамов, М. Җәлил, һ. Такташ 71әм башка бик күпләр булып, аларның байтагысы соңыннан татар совет әдәбиятының күренекле фигуралары дәрәҗәсенә үсте. Октябрьга кадәрге татар демократик поэзиясенең иц эре вәкилләреннән берсе булган Мәҗит Гафури (1880—1934) тик социалистик җәмгыять шартларында гына иҗатының тулы иреген тапты һәм үз талантының чәчәк атуына иреште. Халык теләкләре, демократик тәртипләр һәм милли азатлык өчен чигенми көрәшеп, иске Россиянең катлаулы иҗтимагый-политик шарт4 - Социалистик реализмга үсү юлында 105 ларында мәйданга килгән идея һәм иҗат каршылыкларын киеренке рәвештә кичереп, Гафури пролетар революциягә килде һәм пролетариат җиңешенең беренче көнендә үк аны бөек пафос белән җырлап чыкты. Аның тарафыннан Социалистик революция хөрмәтенә багышланган одалар халык массалары арасында 1кз популярлык казандылар. Интервенциянең авыр елларында һәм һәртөрле контрреволюцион көчләрнең, шул җөмләдән татар милләтчеләренең дә советларга каршы чыгулары вакытларында, Г афури, Социалистик Ватанның дошманнары' белән рәхимсез көрәшкә, урыннарда — милли окраиналарда советлар властен саклау өчен ныгытуга чакырып, татар халкына кабаткабат мөрәҗәгать итте. Татарстан республикасы төзелү хөрмәтенә багышланган «Татар егетенә» (1920) исемле шигыре шагыйрьнең әнә шул патриотик хисләрен чагылдыра иде. Октябрьдан соңгы 17 еллык иҗат дәверендә Гафури татар совет әдәбиятының кыйммәтле хәзинәсе булып санала торган күп кенә гүзәл шигырьләр тудырды. Гафури үзенең поэзиясендә, Октябрьга кадәрге татар демократик поэзиясенең иң реалистик һәм халыкчыл стилен һич тә ташламыйча, киресенчә, аны тагын да көчәйтеп һәм үстереп, яңа эчтәлек белән сугарылган тенденцияләрне яклап үсте. «Кара йөзләр» һәм «Шагыйрьнең алтын приискасында» кебек повестьлар Гафури иҗатындагы иң көчле әсәрләр булып торалар. Беренче повестенда Гафури мөселман динен һәм коллык морален фанатикларча саклаучыларның мәсхәрә итүеннән татар кызларының һәм егетләренең һәлак булуларын художестволы тулылык һәм психологик тирәнлек белән гәүдәләндерде. Икенче повестенда язучы милли буржуазия — татар алтын промышленниклары Рәмиевләр тарафыннан изелгән, XX йөз башындагы татар һәм башкорт пролетариатының хәлен сурәтләде. Бу соңгы әсәрләре белән дә Гафури, хикәяче буларак, реалистик поэзиясендә элекке, белән чагыштырмаслык дәрәҗәдә үскәнлеген күрсәтте. Драматург Галиәсгар Камал (1878— 1933) гражданнар сугышы елларында Кызыл Армия матбугатында якыннан катнашып, шагыйрь- агитатор сыйфатында иҗат активлыгы күрсәтә башлады. Үзенең җыр һәм декламацияләрендә Г. Камал Татарстан хезмәт ияләрен контрреволюцион көчләргә — татар буржуазиясенә, милләтчеләргә һәм чит ил интервентларына каршы рәхимсез көрәшкә чакырды. Үвенең сатирик әсәрләрендә Г. Камал советларга каршы барганнарның һәм татар халкын социалистик үсештән аерып алырга маташканнарның хурлыклы язмышыннан көлде. Г. Камалның шагыйрьлек эшчәнлеге ул дәвернең көндәлек көрәш интересларын, периодик матбугат битләрендә публицистик кискенлек белән чагылдыру таләпләренә нык буйсынган иде. Г. Камал поэзиясе үзенең бөтен эчтәлеге белән революцион актуальлеккә нигезләнгән һәм татар совет поэзиясендә элекке традицияләр белән нык бәйле беренче реалистик адымнарын чагылдырган новаторлык күренеше булды. Татарстан АССР төзелгәннән соң. Г. Камал татар совет театрын оештыручыларның алгы сафына басты һәм Татарстан совет вакытлы матбугатын ныгыту өлкәсендә күп хезмәтләр күрсәтте. Шәриф Камал (1884—1942), 1919 елда Ленин — Сталин партиясенә кереп, татар сойет культурасын үстерү юлында тагын да актив эшен башлады. Совет дәверендәге әдәби эшчәнлеге белән Ш. Камал зур романист һәм драматург булып танылды. Аның 1926 елда матбугатка чыккан «Таң атканда» романы партия ҮК ның 1925 ел 18 июнь карарында күрсәтелгәнчә, тормышның зур проблемаларын реалистик чагылдыручы совет әдәбиятын ныгыту һәм киңәйтү үрнәге булып тора. Партия ҮК ның ул тарихи карары татар совет әдәбиятының олы һәм Г. Халит 106 яшь язучыларына социалистик реализм принципларын үстерүгә юнәл- телгән киң иҗат перспективасын яктырткан шикелле, Шәриф Камал кебек карт художникларны да социалистик чынбарлык темаларын чагылдыруга илһамландырды. «Таң атканда» романында Ш. Камал «Акчарлаклар» повесте белән башланган элекке реалистик иҗат традицияләрен киң иттереп ачып җибәрергә һәм хәтта образлар эволюциясендәге тарихи дәвамлылык- ны өзмичә чагылдырырга омтыла, һәм бу очракта язучының ул әдәби максатлары үзләрен шактый тулы аклыйлар. Икенчедән, Ш. Камал бу романында татар совет әдәбияты өчен әһәмиятле зур проблеманы — Социалистик революцияне һәм аңа татарлар арасындагы сыйнфый төркемнәрнең мөнәсәбәтен күтәрә. Бу урында Ш. Камал Октябрьны хәзерләү дәверендә татар буржуазиясенең һәм аның интеллигенциясенең контрреволюцион кыланышларын күрсәтү һәм фаш итү идеясен бай- *так уңышлы башкара. Әлбәттә, романның уңай типларындагы кимчелекләрне, схематизмны әсәрнең буржуаз-милләтче типларны сатирик сурәтләүгә бик нык тартым булуы белән дә аңлатырга мөмкин. Ләкин Ш. Камал зур проблеманың билгеле бер ягын идея үткенлеге белән реализм яктылыгында байтак тулы итеп гәүдәләндерде. Моннан соң «Матур туганда» романында Ш. Камал гражданнар сугышы елларында ук мәйданга килгән беренче авыл- хуҗалыгы коммуналарын төзү һәм ныгыту өчен, кулаклар белән көрәшне һәм бу көрәштә коммунистларның алдынгы ролен күрсәтте. Бу романында инде язучы беренче романындагы кимчелекне бетерү — бигрәк тә аерым коммунистларның типларын бирү сызыгында уңышлы адым ясады. Бу романнарыннан башка Ш. Камал татар театры репертуарларын үстерү һәм баетуда әһәмиятле роль уйнаган пьесалар бирде: «Козгыннар оясында», «Таулар», «Габбас Галин» («Томан аргы»). Бу пьесалар татар совет драматургиясендә генә түгел» гомумән татар совет әдәбиятында йомшак гәүдәләндерелгән производство тематикасын, эшче образларын, техник интеллигенцияне чагылдыр}'” белән әһәмиятлеләр. Совет әдәбиятына күрсәткән зур хезмәтләре өчен Ш. Камал 1940 елда Ленин ордены белән бүләкләнде. Татар совет әдәбиятының яшь буын язучыларыннан беренче иң күренеклесе һәм татар поэзиясенең үсешенә җитди йогынты ясаучысы Һади Такташ булды (1901—1931) Үзенең иҗатын империалистик сугыш елларында декадентлык . әдәбиятының көчле тәэсире белән башлап, Такташ акрынлап, әмма тырыш һәм ашкынулы рәвештә үзенен идея-иҗат каршылыкларыннан котылуга табан барды. 1923—24 елларда Такташ совет чынбарлыгын чагылдыра башлау юнәлешендә сизелерлек борылыш ясый башлады. Бу момент организацией яктан да бер форма алды: Такташ, К. Нәҗми белән берлектә, «Октябрь» әдәби оешмасында җитәкчелек итүчеләрдән берсе булды. Нәкъ менә шушы елларда искелеккә — буржуаз сыйныфларга, мещан элементларга һәм шулай ук әдәбияттагы милләтчел- буржуаз тенденцияләргә каршы чыккан яшь әдәби хәрәкәт вәкилләре арасында Такташ үзенең көчле талантын күрсәтте. Такташ Казанга күчеп килгәч (1922), аның поэтик мәктәбе тирәсендә чын-чыннан каты көрәш барды. Бер яктан, «милли классицизм», яки реализм тарафдарлары булып күренергә тырышкан, әмма асылда совет чынбарлыгына һәм аны яклаучы әдәби хәрәкәткә ачык дошман декадансныд бер күренеше булган милләтчел- буржуаз романтиканы пропагандалаган язучылар Такташның символик романтизмында ук гәүдәләнгән гыйсьян чылык идеяләренең юнәле. шен шул хәлендә тотарга, револю- ционреалистик якка җибәрмәскә, гомумән үз якларында калдырырга омтылалар. Икенче яктан, яшь шагыйрьләр Такташны яклыйлар һәм Социалистик реализмга үсү юлында 107 аның идея, поэтик тенденцияләренә теләктәшлек белдерәләр иде. Совет чынбарлыгы йогынтысы нәтиҗәсендә реализмга таба борылыш ясауны үзенең максаты итеп аңлый барган Такташ иҗаты эзлекле рәвештә үсү юлына басты һәм массачыл төс алды. Ленинның үлүенә багышланган «Гасырлар һәм минутлар» (1924) поэмасында шагыйрь беренче тапкыр зур иҗтимагый көч һәм политик ачыклык белән үзенең яңа уй һәм тойгыларын гәүдәләндереп чыкты. Ленин образында ул яңа, социалистик кешенең — тормышны яңадан коручының, җитәкченең, юл- бһшчының һәм хезмәт ияләре дустының бөек хасыятьләре тупланышын күрде: Баррикадаларда, Сарайларны җимергәндә. Бомбалар, Утлар эчендә. Төрмәләрдә. Шахталарда Син пдец, безнең белән. Канлы кырларда сугышканда, Синең шәүләң һаман. Безгә ак юллар сызып торды Азатлыкка табан! Безне коллыктан азат иткән Бөек юлбашчыбыз. Безгә ирекле сарай төзегән Беренче ташчыбыз! Ленин образы шагыйрьне совет гражданины горурлыгы белән илһамландыра, аңарда социалистик җәмгыятьне төзүчеләргә кайнар мәхәббәт һәм капиталистик дөньяга бетмәс нәфрәт уята. Шул мәхәббәт һәм нәфрәт тойгылары тирәнлегендә Ленин эшенең — бүгенге һәм киләчәк героик тарихыбыз тантанасы өчен ышанычлы һәм какшамас терәк, гарантия һәм киң юл, сүнмәс маяк һәм идея яктылыгы, аяусыз һәм батыр көрәш, дәрт һәм илһам, һөҗүм һәм җиңү икәнлеген политик ачыклыгы, перспективасы белән хис итү ята иде: Көй килер дә. Бер матур таңда кинәт Карт тарих башын түбән таба няр һәм: «Бүген көн Октябрьга Илле ел тулды», . дияр. Яңгырар завод, урамнар, Тротуарлар буйлатып Җир балалары йөрерләр. Шул урамнарга тулып. Зур факелларга ягылган Көчле утлар уйнатып. Ә хәзер, Күзләр тегәлгән Канлы мәйданга табан; Без беләбез: Иң каты һәм Зур көрәшнең соңгысы Үтмәгән, — Алда һаман!.. «Гасырлар һәм минутлар» поэмасы — Такташ поэтик, философик һәм политик төшенчәләренең социалистик реализмга күчүендәге ин әһәмиятле памятник итеп саналырга хаклы. Бу поэма шагыйрь поэзиясенә аның тарафыннан кабат-кабат җырланган сөекле Ленин образын һәм пионерлар, комсомоллар турындагы лириканы алып килде. Такташның бу әсәре гомумән ул вакыттагы татар совет әдәбиятында Ленин үлемен көчле политик һәм философик аспектта яктырткан иң. зур әсәр булды. Бу поэма Маяковскийның «Владимир Иль.чч Ленин» поэмасы белән аваздаш булып тора. Билгеле, моннан соң да Такташ иҗаты каршылыксыз гына, чигенү, эзләнүләрсез генә, хәтта тынып торуларсыз да булмады. Аның поэзиясендәге ' «Нәни шаярулар» циклы шул каршылык һәм чигенешләрне ачык гәүдәләндерә. Шул каршылыкларны җиңә барып, шагыйрь совет чынбарлыгын реалистик чагылдыру позициясенә ныклап басарга ымтылды һәм бу юлда үзенең иң яхшы лирик шигырьләрен һәм поэмаларын бирде. Боларныи темасы — авылда һәм шәһәрдә капиталистик элементлар белән көрәшне, комсомолның массаны культураполитик агарту эшендәге, көнкүреш һәм семья мөнәсәбәтләрен яңадан корудагы ролен һ. б. чагылдырудан гыйбарәт булды. Такташ поэзиясенең көче — үз дәверендәге актуаль мәсьәләләрне идея эчтәлеге итү белән бергә, реалистик гадилеккә үсүендә һәм социалистик җәмгыять кешесенең тормышны якты, югары итеп, политик перс- г. Халнг 1 (8 пективалы караш белән җырлый белүдә ндс. Шагыйрьнең: Бишьеллыкның бөек гигантлары һаман үсә. Күккә табан үрелә; Башларыннан инде сез яшәгән Коммунизм кыры күренә, — дигән юллары ук аның поэтик идея платформасын билгеләүче бер девиз булып та күренә ала. «Киләчәккә хатлар» (1930—31) поэмасы киләчәккә югары поэтик хис һәм караш ташлаган, бүгенгенең тирән социаль мәгънәсен, политик һәм психологик ситуациясен лирик һәм эпик киң полотнога салуны максат иткән зур әсәр булды. Бу поэмасында Такташ, ул дәвердәге татар әдәбиятында беренче буларак, яңа кешенең тууын иҗтимагый-психологик катлаулылыгы белән чагылдыру проблемасын уңышлы хәл итте. Шул рәвешчә, Такташ көчле лирик- реалист дәрәҗәсенә үсте һәм татар әдәбиятында Тукай белән Гафури- дан соң, яңа поэтик мәктәп тудырды. Халык хуҗалыгын торгызу дәверендә Мәхмут Максуд, Кави Нәҗми һәм Афзал ШамоВ- иҗатлары формалашты. М. Максудның лирик хи- кәяләрендәнәсерләрендә яңа мораль-этик мөнәсәбәтләрне урнаштыру өчен, искелек нигезләренә һәм калдыкларына каршы катгый һәм дәртле рәвештә көрәшкә чыккан революцион яшьләрнең патетикасы һәм романтикасы гәүдәләнде. Соцра М. Максуд рус һәм көнчыгыш классикасыннан күренекле тәрҗемәләр бирүче язучы буларак танылды. К. Нәҗми, үзенең иҗатын революция һәм гражданнар сугышы турындагы шигырьләр белән башлап, нигездә реалист хикәяче һәм публицист буларак күренде. К. Нәҗми, шагыйрь буларак, татар совет поэзиясе өчен характерлы бер этапны ачык кичерде. Ул 1920 елларда' динче, милләтче, буржуаз идеологиягә, нэпманлык, мещанлык күренешләренә каршы рәхимсез көрәшкә чыккан һәм бөтен дөнья пролетар революциясе илһамы белән сугарылган шагыйрьләрнең берсе булды. 1923—24 елларда яшь шагыйрьләр «Октябрь» һәм «Сулф» («Сул фронт») оешмаларын төзиләр. Беренчесенең башында К. .Нәҗми, икенчесендә Г. Кутуй иде. Бу шагыйрьләрнең ул еллардагы иҗатлары символик романтизм (Такташ), имажинизм (К. Нәҗми), футуризм (Кутуй) кебек агымнар йогынтысыннан арчыла бару, реалистик поэзиягә борылыш белән характерлы иде. Аларны уртак идея — һәр мәсьәләдә искелекне революцион рәвештә җимерү идеясе берләштерде. Бу яктан караганда, алар, һичшиксез, милләтчелбуржуаэ декадайлык әдәбияты калдыкларына капма-каршы тордылар. Болар арасында принципиаль формадагы көрәш барды. 1923 елда К. Нәҗми «Әдәби агымнар һәм тәнкыйть» («Безнең юл» — № 12) дигән мәкаләсендә, Такташны аңа бәйләнүче «идеалист», ягъни милләтче-буржуаз декадент тәнкыйтьчеләрдән аралап, Такташ күтәргән алты принципны үзе дә кабул итә һәм гомумән татар совет поэзиясенең үсү юлын революционполитик ихтыяж, белән аңлату сызыгыннан бара: «... Кешеләрнең икътисади мөнәсәбәтләре үзгәрүгә карап, мәдәният тә, идеология дә, шигырьнең формалары да, аларны чикләгән кануннар да үзгәрәләр...» һәм безнең «шагыйрьләр инкыйлабны, сәяси, икътисади көрәшне җырлыйлар», — ди. К. Нәҗминең беренче хикәяләре гражданнар сугышы героизмын һәм Октябрьга кадәрге татар хезмәтчел крестьяннарының революцион көрәшкә катнашуын чагылдыралар. Аның «Яр буендагы учаклар» һәм «Шобага» исемле» хикәяләре бигрәк тә аерылып торалар. «Шобага» хикәясендә язучы татар кызылармеецларының совет Украинасын кулак бандаларыннан азат итүдәге ’батырлыкларын, СССР халыкларының Ленин — Сталин партиясенә мәхәббәт белән сугарылган дуслыгын кыска һәм сюжетлы итеп.сурәтли алды. Гражданнар сугышыннан соң байтак вакыт үткәч, Социалистик реализмга үсү юлында 109 Ленинны күмгән көннәрдә, Москвада аның табуты янында, элекке кызылармеец Хәйрулланың украин крестьяны Трофим белән очрашуы әнә шул ук бөек дуслык идеясен гәүдәләндерә. Гомумән К- Нәҗми хикәяләрендә халыклар дуслыгы идеясен җанлы итеп күрсәтергә омтылу беренче урында булып, ул — рус һәм татар халыклары вәкилләренең яки гражданнар сугышы фронтларындагы уртак героик көрәшен яки социалистик авылны төзү юлындагы хезмәттәш туганлыгын чагылдырудан гыйбарәт. Коллективизация елларында К- Нәҗми «Зәңгәр сукмак» (1929) һәм «Кояшлы яңгыр» (1930) шикелле хикәяләрен язды һәм боларда авылны күмәкләштерү өчен кулакка каршы көрәштә ярлы крестьяннарның алдынгы роле сурәтләнде. Бигрәк тә, «Зәңгәр сукмак» хикәясендә, крестьяннарның бөлгенлеген мәңгегә бетерүче генә түгел, ә халыклар дуслыгын да ныгытучы коллективизация һәм совет культурасы рухында татар авылларын да яңа баштан кору эшенә үзен багышлаган алдынгы татар хатыны — укытучы Мәдинә образы уңышлы бирелгән. Мәдинә образы белән бәйле рәвештә, советка дошман элементларның корткычлыгын фаш итүче сюжет линиясе үстерелгән. КНәҗми хикәяләрендә тормышның оста һәм үткен тотып алынган аерым картиналары, эпизодлары, геройларның бирелешендәге аерым үзенчәлекле сызыклар күп очрый, ләкин аларның байтагысында эпик сурәтләүнең киңлеге, типларның эчке ачылышы аксый. Партия ҮК ның 1925 иче елгы резолюциясеннән соң татар совет әдәбиятында да революцион чынбарлыкны якыннан һәм реалистик чагылдыру өчен башланган хәрәкәттә, аерата проза жанрын үстерү һәм ныгыта башлауда, К. Нәҗми хикәяләренең тарихиәдәби әһәмияте зур булды. Әйтергә мөмкин ки, ҮК резолюциясеннән соң татар со- *вет әдәбиятында һәм өлкән язучылар һәм яшьләр арасында прозага һәм драматургиягә игътибар итә башлауда зур борылыш күренде. Чөнки партия тарафыннан сәнгатьнең социалистик җәмгыятькә йөз белән тәмам борылуын таләп итү зур форма жанрларны да сорый һәм тудыра иде. Афзал Шамовның да- укучы- ларга таныла (эашлавы нәкъ менә шул елларга туры килә. 1926 елда аның беренче зур әсәре — «Рәүфә» хикәясе басыла. Бу хикәядә язучының реалистик стиле шактый уңышлы гәүдәләнде. Шамов, татар прозасында беренче диярлек, нэп кулачествосының ерткычлык психологиясен сурәтләп чыкты. Бу момент хевмәтчел крестьянка Рәүфәнең семья драмасы аркылы бирелә: ул, килен булып, кулак семьясына эләгә, ләкин бик каты алдана, мәсхәрә ителә һәм эксплуатацияләнә. Бу вакыйгаларны Шамов көчле реалистик һәм психологик сызыклар белән гәүдәләндергән, типлар арасындагы индивидуаль характерларны рельефлаштыру шикелле катлаулы әдәби процессны башкара алуга да ирешкән. Бер Рәүфә генә түгел, хәтта кулак семьясы вәкилләре дә, һәммәсе диярлек, ачык индивидуальләште- релгән типлар булып чыкканнар, һәм язучы аларның үз эчләрендәге билгеле бер каршылыкларны да тота белгән. Автор шундый авырлыкларга дучар булган Рәүфәнең социаль перспективасын да реалистик хәл итә.- Рәүфә совет законнарында таяныч таба; һәм ул законнарның хезмәт иясе крестьян хатын-кызлары интересларың яклавы һәм кайгыртучанлыгы аркасында, үзенең гражданлык хокукын аңлауга килә. Шулай да хикәянең бу өлешендә схематиклык та юк түгел. Аннан соң Шамов гражданнар сугышы эпизодларын романтик юнәлештә күрсәткән хикәяләр язды («Днепр буенда» — 1927, «Бер мәхәббәт турында»— 1933 һ, б.). Бу хикәяләрдә Шамов гражданнар сугышының авыр, ләкин героик көннәрен кичерүче яшьләрнең мәхәббәт мөнәсәбәтләрен алгарак куеп чагылдыруны максат итә. Романтик Г. Халнт но планда алынган бу хәлләр һәм хисләр күп вакыт артык темпераментлы һәм кискен итеп биреләләр. Эскадроннарның сугыш белән үткән юллары фонында геройларның җылы, ягымлы дуслык мөнәсәбәтләре, кайгыру, җәфалану хисләре — психологик лиризм аркылы чагыла. Ләкин бу моментны автор романтик — героик фонда алуы белән байтак кына уңышлы эпик адымнар ясаса да, романтик-психологик тенденцияләре һәр очракта да җитәрлек та- бигыйлек белән сурәтләнә алмыйлар. Шунда ук вакыйгаларны һәм типларны реалистик чынлыктан һәм турылыктан читләштерүче очраклы сурәтләрне дә байтак табарга мөмкин. Шамов бу төр әсәрләрендә, сугыш һәм мәхәббәт романтикасы белән бергә, үлем һәм яшәү шикелле фәлсәфи проблеманы да хәл итәргә тырыша, әмма бу момент күп вакыт бер төрле, стандарт булып гәүдәләнә иде. Мәсәлән, авторның мәхәббәт һәм яшәү турындагы идеяләре күпчелек очракта кызылармеец образларының физик авырулары һәм нинди дә булса психологик газаплары уртасында- рак гәүдәләнәләр. «Бер мәхәббәт турында» хикәясендә бу момент хәтта социаль җирлегеннән читләшкән, тик мавыктыргыч һәм маҗаралы характерда гына алына: Нуруллинның кызга мәхәббәтен политик шикләнүләр җәфалыйлар һәм ахырда очрашырга ашкыну шикелле интим теләк эчендә әһәмиятле социаль теләкләр дә урын- сызга югалып калалар. Шамов иҗатындагы мондый кимчелекләрне реалистик вакыйга һәм типларның романтик-психологик башлангычын табарга тырышу юлындагы эзләнүләр дип аңлатырга мөмкин. Шамовның соңгы еллардагы хикәяләре исә авторның ул эзләнүләрне үтеп, реалистик гадилек юлына басуы турында сөйлиләр. 4 Сталинчыл бишьеллыклар татар әдәбиятының һәм аның язучы кадрларының үсүендә искиткеч зур үзгәрешләр алып килделәр. М. Җәлил, Г. Кутуй, Т. Гыйззәт, М. Әмир, Ә. Ерикәй, Ә. Фәйзи, Н. Баян, С. Баттал, Ш. Маннур, Ә. Исхак, Г. Галиев, Ф.Кәрим, И. Газый, Ф. Хөсни, Ә. Түрәй, Г. Разин, Р. Ишморат, X. Садри, Р. Ильяс, А.Алиш, С. Хәким, М.Садри, Г. Хуҗи, Г. Гобәй, А. Әхмәт, Г. Иделле, М. Сөндекле, X. Мөҗәй, X. Җәмил, С. Урайский һ. б. бик күпләр әнә шул елларада үзләренең иҗат мөмкинлекләрен киң җәелдереп җибәрделәр яки беренче тапкыр әдәби иҗат эшенә керештеләр. Сугыш алды бишьеллыклары дәверендә үзенең тематик арсеналы белән дә һәм реалистик үсеше ягыннан да татар әдәбияты алга бик зур адым ясады. Татар әдәбиятында да социалистик чынбарлыкка йөз белән борылыш өчен булган хәрәкәт утызынчы еллар бусагасында ук үзен тәмам раслый алды. Утызынчы еллар башы татар әдәбиятына социалистик төзелеш тематикасының киң фронт булып керүе белән характерлана. Производство, колхоз һәм совхоз, Кызыл Армия һәм совет интеллигенциясе чынбарлыгы мәсьәләләре актуаль тематикалар һәм әдәби проблемалар булып көн тәртибенә куелдылар һәм массачыл әдәби хәрәкәтнең яңа дәверен башладылар. Беренче бишьеллыкта язучылар массасының күпчелеге үзенең эшчәнлеген башлыча социалистик тематиканың тирәнлеген үзләштерү ягыннан күрсәтте. Шәһәрдә һәм авылда бөтен фронт буенча башланган бишьеллыкларның төзелеш, хезмәт героизмы, социалистик техниканың чәчәк атуы пафосы татар әдәбиятында да үзәк мотив булып әверелде. Ш. Камал, һ. Такташ пьесаларында, И. Газый, И. Туктар, А. Алиш хикәяләрендә, Ф. Кәрим, М. Садри, М. Сөндекле шигырьпоэмаларында һ. б. әсәрләрендә Советлар Союзының төрле почмакларында күтәрелеп киткән социалистик индустрия объектларындагы төзелеш процес.сы, ударниклар хезмәте, эшче массасы арасында яңа кеше Социалистик реализмга үсү юлында in ләрнең үсүе һәм социалистик төзелешкә чит элементлар белән көрәше гәүдәләнде. Бу елларда татар әдәбиятына Союзның төп производство учакларындагы татар эшчеләре һәм, крестьяннар арасыннан килеп, яңа төзелешкә актив тартылган эшче типлары керде. Ләкин производство тематикасына караган аерым шигырь һәм поэмалардан башка күп кенә әсәрләр үзләренең әдәби эшләнешләре белән социалистик реализм таләпләре югарылыгында була алмадылар. Беренче бишьеллыкта булып үткән әдәби хәрәкәттәге бу моментка карата 1933 елда «Правда» газетасы: «... Төзелеш турындагы әсәрләр дә еш вакытларда бары тик төзелеш тормышының бер элементы турында гына сөйлиләр, еш рәвештә әле бу элемент та төп элемент булмый»,—дип язган иде («Әдәбият һәм социализм төзелеше», 11 июнь). Дөрестән дә, производство тематикасына караган зур жанрдагы күп кенә әсәрләр татар әдәбиятында бары тик проблеманы күтәрү һәм беренче, башлангыч омтылышлар булып кына калдылар, һәм гомумән татар әдәбияты хезмәт һәм техника процессы эчендә сурәтләнгән тулы әдәби типларны производство тематикасы буенча бу көнгә чаклы биреп җиткерә алганы юк әле. Колхоз тематикасы татар әдәбиятында иң киң һәм билгеле бер өлеше белән байтак тирән чагылдырыл- ган тема, һәр өч жанр буенча да бу темага байтак кына күренекле әсәрләр язылды. Поэзиядә Такташ «Киләчәккә хатлар»ында уңышлы гәүдәләнгән колхозчы Мохтар карт образыннан соң, колхоз чынбарлыгының төрле үсеш баскычларына караган зур сюжетлы күп кенә шигъри әсәрләр чыкты. Болар арасында М. Җәлилнең—«Җиһан», «Хат ташучы», Ф. Кәримнең — «Тавышлы таң», С. Хәкимнең — «Пар ат» кебек поэмалары сайланган теманы, идеяне һәм аерым типларны поэтик тулылык белән бирүгә күтәрелү юлындагы күренекле әсәрләр дип аталырга хаклылар. Идеясюжет юнәлешенең үткенлеге һәм актуальлеге, социалистик авылдагы яңа кешеләрнең, колхоз тормышының рухани һәм материаль яктан, культура һәм көнкүреш мәсьәләләрендә чәчәк атуын күрсәтүче лирик тирәнлеккә һәм эпик киңлеккә омтылыш бу әсәрләрнең шиксез уңыш- лылыклары булып тора. К. Нәҗми хикәяләреннән соң, колхозлашучы авылны һәм аның каршылыклы, сыйнфый көрәшле елларын чагылдырган зур прозаик әсәрләрдән М. Әмирнең «Агыйдел» һәм «Безнең авыл кешесе» шикелле әсәрләре язылды. «Агыйдел» повестенда М. Әмир колхозлашудагы башлангыч дәверне һәм бу эштә комсомолларның катнашуын сурәтли. Бу повестьта авылдагы алдынгы яшьләр-комсомоллар тарафыннан башкарылган культура-агарту, колхозлашу өчен агитация эшләре һәм кулаклар белән көрәшләре киң лирик фонда бирелгән. Шул ук вакытта автор күмәкләшүче авылдагы сыйнфый көрәшне реалистик үткен итеп бирү һәм крестьяннарның төрле иҗтимагый катлаулары арасындагы караш һәм характерларны да әдәби типларга күтәрү юлында әһәмиятле, ышандырырлык художестволы штрихлар бирә. Шулай итеп, М. Әмир бу повестенда романтик һәм реалистик тенденцияләрне бер бөтен итеп бирү проблемасын куя һәм татар әдәбиятында сугышка кадәр бик нык күренеп килгән схематизм күренешләреннән кот)ылу үрнәген бирергә тели. Бу максатны үтәүдә автор билгеле бер уңышлы нәтиҗәләргә ирешүендә шик юк. Укучылар массасына повестьның тиз җитүе һәм яратылып укылуы да шул турыда сөйли. Әмма моның белән бергә үк «Агыйдел» повестеның әле иҗтимагый һәм реалистик җитдилеккә күтәрелеп җитә алмаганлыгы да ачык иде. Автор авылдагы кискен сыйнфый көрәш вакыйгаларын һәм идиллик-романтик тормышны гармоник сурәтләү проблемасы белән мавыгып, соңгы моментка аерата көчле басым ясаган, пейзаж һәм эротика романтикасы Г. Халит 112 •сизелерлек, хәтта өстенлек итүгә якын урынны алган; шуның аркасында социаль вакыйгалар да үзләренең җитди сурәтләнешләрен ту- лысынча бирә алмаганнар; комсомолларның, кулак өенә кереп, сәке астына яшеренеп, сыйнфый дошманның йөзен ачарга теләп тә, шунда һәлак булулары шикелле трюклар белән аралашканнар. Моның өстәвенә повестьта алынган вакыйгалар колхозлашуның үзәк дәверенә керешне генә чагылдырып калалар. «Агыйдел» повестеның бу кимчелекләрен искә алганда, автор үз алдына куйган идея һәм художество проблемасын әле өлешчә генә хәл иткән дияргә туры килә иде. М. Әмирнең колхоз тормышына караган хикәяләре аның иҗатындагы үсешне генә түгел, сугышка кадәрге татар прозасындагы художестволы стиль һәм формалар эзләүдәге оригиналь бер юнәлешне дә күрсәтә иде. Тыныч төзелеш шартларында Ватанны саклаучы Кызыл Армия тормышын сурәтләү бишьеллыклар дәверендә тагын да киң һәм күренекле урын алды. Лирик поэзиядә бу темага караган күпләгән шигырьләр тудырылды. Боларда Кызыл Армия чынбарлыгының төрле мотивлары— совет сугышчыларының Ватанны сакларга һәрвакыт хәзер булулары, хәрби техниканы үзләштерүләре, халык белән бергә социалистик төзелешнең гомуми хезмәт процессында катнашулары җырланды. Бигрәк тә Ф. Кәрим иҗатында бу темага караган «Яшен яктысы» (1932) шикелле көчле лирик поэмалар булуын күрсәтеп китәргә мөмкин. Ул поэмада совет чигендә төнге кыен шартларда часовойларның үзләренең хәрби бурычларын бирелеп үтәүләре һәм Ватан чикләренең тынычлыгын уяу рәвештә саклаулары сурәтләнә. Поэманың караңгы, яңгырлы һәм яшенле төн фонында бирелгән сюжеты лирик осталык белән башкарылган. Кызыл Армиянең героик үткәнен чагылдырган эре прозаик әсәрләрдән Г. Разинның «Сиваш» повесте булды. Аңарда яшь Совет Армиясенең гражданнар сугышы елларындагы күпләгән героик походларыннан берсе — Кырымга кереп урнашкан интервентлар белән көрәш көннәрендә Снвашны легендар кичүләре һәм дошманны тар-мар итү өчен ашкынулары реалистик ачык һәм вакыйгаларга бай картиналар белән сурәтләнә. Автор яңа шартларда социалистик реализм алдына куелган югары художестволы таләпләрне тарихи тематика өстендә хәл итүне дә күтәрә.- бу —яңа кеше образының формалашуын, совет кешесенең эчке үсешен күрсәтү мәсьәләсеннән гыйбарәт. Автор бу проблеманы аеруча Шәхми образында туплап бирергә омтыла: гади һәм примитив карашлы крестьян егетенең Кызыл Армия көрәше эчендә аңлы һәм батыр командир дәрәҗәсенә үсүе сурәтләнә. Әмма бу моментта әле Разинның шул чорда безнең әдәбиятта күренгән бер зур кимчелектән — схематизмнан читләшә алмавы да сизелә иде. Шәмси образының башкарылуы, әсәрнең гомуми эпик-героик сюжеты һәм катлаулылыгы белән чагыштырганда, психологик яктан артык дәрәҗәдә гади, примитив, хәтта ярлы һәм кычкырык тенденциоз булып чыккан. Шәмси образы фәкать үзенең кайбер тышкы кыйланышла- рында гына үсеш күрсәтә, ә уй-той- гылар, психологик дөньясы белән акланучы, катлаулы һәм табигый эволюциясе йомшак бирелгән. Шуңа күрә дә повестьның героик-эпик идеясенә нисбәтән Шәмси образы бөтенләй икенче планда кала. Ләкин шуның белән бергә үк Разин повестьның әнә шул төп идеясен көчле итеп ачучы һәм тулыландыручы тышкы һәм эчке хәлләрне, аерым геройларга караган аерым эпизодларда, художестволы югарылык белән дә күрсәтә алган. Борисовның дошман әйләнмәсендә бер ү?е батырларча сугышып һәлак булуын гына күз алдына китерсәк тә, авторның реалистик каләме укучыны дулкынландырырлык сәләткә ия булуын күрербез. Социалистик реализмга үсү юлында җәмәгатьчелеге каршында һәрвакыт булышлык һәм лаеклы игътибар ка4 зануын тирән итеп сурәтли алган. Шул шартлар җирлегендә ул Галия образының эчке дөньясында булып үткән тойгы һәм уйларның романтик патетикасынюгарылыгын, сафлыгын, иҗади һәм иҗтимагый киләчәкне күрү ачыклыгын бирергә омтылган. Бу урында публицистик пафоска бирелеп китү кебек кимчелекләр дә бар, ләкин Галия образының реалистик-романтик сурәтләнеше үзенең эстетик көрлеген һәм темпераментын көчле итеп сиздерә.- Икенче яктан, автор Искәндәр шикелле типларның мәкер, алдау, үз- үзен яшерү һәм тупас гадәтләр куллану белән характерланучы сыйфатларын һәр моментта Галиянең хөкем итүче язмалары аша фаш итә. Бу урында Галиянең мораль өстенлеге тагын бер мәртәбә раслана. Сталинчыл бишьеллыклар татар драматургиясен дә зур иҗат юлына чыгардылар. Татар милли театр сәнгатенең үсеше татар драматургиясенең сәхнә белән органик бәйлә-, нешө өчен киң мөмкинлекләр ачты. Бу елларда, Ш. Камал белән бер- рәттән, Т. Гыйззәт, Р. Ишморат, Н. Исәнбәт һ. б. драматургии эшчәнлекләрен киң җәелдереп җибәрделәр. Бигрәк тә Т. Гыйззәт татар крестьянының тарихи үткәнен чагылдыручы әсәрләре белән үсте һәм танылды. Болардан «Наемщик», «Чаткылар», «Бишбүләк» һәм «Ташкыннар» кебекләре күп тапкырлар сәхнәләрдә уйналдылар. Т. Гыйззәтнең бу драмаларында, бер яктан, Октябрьга кадәрге татар крестьяннарының семья, көнкүреш , мөнәсәбәтләре һәм, икенче яктан, алар арасындагы кискен сыйнфый көрәш гәүдәләндерелде. Драматургның һәрбер әсәрендә диярлек. Россиядә булып .үткән иҗтимагый- политик хәлләрнең билгеле бер тарихи этабы татар авылында, татар крестьяннары арасында чагылышы формасында алына. Бигрәк тә «Ташкыннар» пьесасында Т. Гыйззәтнең этник һәм тарихи мотивлар113 Сугыш алды бишьеллыклары әдәбиятында, бигрәк тә утызынчы елларның урталарында, социалистик реализм принципиаль формада күтәргән бер проблема — яңа кешенең идеологии һәм мораль кыйммәтен сурәтләү проблемасы татар әдәбиятының да төрле жанрларын тирән рәвештә үзенә тартты. Безнең заман кешесенең югары мораль сыйфатларын турыдан-туры чагылдырган прозаик әсәрләрдән Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повестен күрсәтергә мөмкин. Футуристик саташулар һәм вак буржуаз карашлардан тиз генә аерыла алмавы аркасында, байтак кына еллар үзенең иҗатында тирән кризис кичергән Кутуй бишьеллыклар дәверендә социалистик реализмга табан тирән борылыш ясау юлына басты һәм «Тапшырылмаган хатлар» повестенда моның уңышлы гына чагылышын күрсәтте. Бу әсәрендә автор яшьлек мавыгулары һәм бер-берсен тиз генә күреп, аңлап бетермәүләре аркасында, уңышсыз семья мөнәсәбәтләренә кергән ике яшь кешенең капма-каршы психологиясен сурәтләп чыкты. Моның берсе — совет вузында тәрбияләнеп, халык файдасына иҗади хезмәткә ашкынучы һәм матур семья кору, яхшы ана булу бәхетенә һәм совет кешесенә лаеклы югары мәхәббәткә сусаучы доктор Г алия. Икенчесе — артист Искәндәр. Ул үзенең морален яңа- , дан тәрбия итүдән артта калган яки аны аңларга теләми. Шуның аркасында үзенең көнкүрешендә дә, семья мөнәсәбәтләрендә дә, мәхәббәт мәсьәләләрендә дә буржуаз-обывательлек йолаларын ташлый алмый һәм балалары өчен ата булу бурычын да, совет җәмгыятендәге алдынгы гражданлык җаваплылыгын да аңламый яки аңларга теләми. Кутуй Галия образын бирүдә совет яшь укучысын ышандырырлык һәм илһамландырырлык реаль шартларны — совет уку йортларының яшь кешегә белем бирү белән бергә, ти-, рән мораль тәрбия һәм югары иҗтимагый аң бирүен, шул сыйфатларга ия булган яшь кешенең совет, К ,С. Ә.- м I® г. Халит 114 вы эченә* алган идея тенденциясе, иҗади проблемасы киң итеп сурәтләнде. Бу драманың сюжет җирлегендә автор соңыннан эпнк-драма- тик трилогия тудыру эшенә кереште һәм инде аның «Шомлы көннәр» һәм «Даулы көннәр» исемле I—II кисәкләре матбугатка чыкты һәм сәхнәдә уйналды. * Драматург бу пьесаларында Октябрьга кадәрге татар крестьяннары арасындагы сыйнфый төркемнәр мөнәсәбәтен тарихи конкретлык белән ачуын көчәйтә- баручы мастер итеп күрсәтте һәм крестьяннарның, крестьян хатын-кызларның төрле һәм тулы кыйммәтле әдәби характерларын чагылдыра башлауга да якынайды. Әнә шул трилогиясендә Т. Гыйззәт, тарихи шартлы һәм абстракт темалардан, образлардан читләшә башлап, тарихи җирлеге нык конкретлаштырыла барган, социаль мөнәсәбәтләре көнкүреш, семья мөнәсәбәтләре аша индивидуальләштерелгән типларны бирүгә килде. Моның белән бергә үк шунысы ачык ки, драматургның бу юнәлештәге үсеш һәм уңышлары хәзерге күренекле рус язучыларының иҗат тәҗрибәләрен ныклап өйрәнә башлау белән дә аерылгысыз булып бәйләнгән. Бигрәк тә 1М. Шолоховның «Тихий Дон» шикелле эпопеясында күтәрелгән иҗтимагый һәм әдәби проблемалар Т. Гыйззәтнең «Ташкыннар» пьесасына билгеле бер йогынты ясап, трилогиясендә инде бу момент тагын да көчле рәвештә үзен сиздерә башлады. Т. Гыйззәт башлыча Октябрьга кадәрге авыл тематикасы белән танылган һәм үзенең әдәби көчен дә күбрәк шул типтагы әсәрләрендә күрсәткән драматург булганлыктан,. ул төркем пьесалары аның иҗат эволюциясе өчен характерлы һәм әһәмиятле фактлар икәнлеге ачык бернәрсә. Шуңар күрә дә монда язучының һәрвакытта да әле бер үк дәрәҗәдәге уңышлылык белән чык- маганлыгын да әйтми мөмкин түгел. Әгәр дә «Ташкыннар» пьесасы, язучының аңа кадәрге кимчелекләрдән арына килеп, бу тематиканы һәм эчтәлек һәм әдәби эшләнеш ягыннан уңышлы һәм оргиналь бер йомгаклавы-булса, инде аннан сон- гы «Ялкын» (1946) драмасы билгеле бер дәрәҗәдә таптану булып та чыккан иде. Бу драмада крестьяннар белән кулак Мостафа арасындагы сыйнфый көрәш алга этәрелсә дә, аларнын хәлиткеч, кульминацион ноктасы көнкүреш мәсьәләләре рамкасында гына калдырыла: .күпчелек крестьян массалары тарафыннан нәфрәткә очраган Мостафаның язмышы шул сыйнфый көрәш активлыгыннан читтә торган һәм хәтта кол хәлендә яшәгән крестьян кызы Фәрхиназ тарафыннан үтерелү белән чикләнә. Фәрхиназ образы аның үзе өчен бөтенләй типик була алмаудан тыш. гомумән ул чор крестьян массалары белән кулаклар арасындагы көрәшнең характерлы үрнәге булып та кала алмый. . Автор бу драмада 1870—80 елларга караган тарихи чынбарлыкны алга куйса да, шул чынбарлыкка хас сыйнфый көрәш моментларының берничә әһәмиятле ягын ача алмаган: беренчедән, әйткәнебезчә, крестьян революцион стихиясенен бунтарьлык һәм террорлык элементлары уңай күренеш рәвешендә алга этәрелә; икенчедән, Каһарман һәм Кондрат образларын да крестьян бунтарьлыгы белән пролетар идеология берләштерелеп, ул чор өчен характерлы булмаган бер тезис — крестьяннар арасында аңлы пролетар элементларның яшерен революцион пропаганда эше алып бару турындагы идея үткәрелә. Бәлки автор народниклык күренешен бирүне максат иткәндер. Ләкин бигрәк тә Кондрат образы моны чагылдыра алмый, һәм ул чакта инде народниклыкны идеаллаштыру да шулай ук дөрес булмас иде. 5 Сугышка кадәрге сталинчыл бишьеллыклар СССР халыклары әдәбиятлары үсешендә аларнын социалискик эчтәлек белән тагын дж баеп, бер-берсе белән нык бәйлә- Социалистик реализмга үсү юлында 115 иешкә керү һәм үзара йогынты ясаулары көчәю дәвере булып та тора. Бу хәрәкәттәге җитәкче рольне, һичшиксез, башында А.. М. Горький торган хәлдә, рус совет әдәбияты күрсәтте. Ул елларда инде татар әдәбияты да беренче нәүбәттә рус әдәбияты белән үзенең контакты һәм мөнәсәбәтләре үсешендә яңа тарихи этап үтте. Татар совет әдәбияты гомумән социалистик чынбарлыкны чагылдырып үсү һәм социалистик реализмның төп таләпләренә җавап бирергә омтылу белән генә калмый, ул үзенең бу туктаусыз хәрәкәтендә рус әдәбиятының җанлы һәм алга алып бару- чан йогынтысын сизде һәм сизеп тора. Ул хәзер бөтенләе белән ‘рус совет әдәбияты хәрәкәте эзеннән бара, һәм рус әдәбияты аны үз халкының социалистик тормышын сурәтләүдә милли әдәби чикләнгәнлектән азат итүче сәнгать юлына һәм бөтен Союз күләмендәге әһәмияте булырлык монументаль әсәрләр тудыруга юнәлтә. Милли әдәбиятлар алдына Горький менә нәкъ шул бурычларны куйган иде. һәм аларның шундый үсешләре турында күп кенә кайгыртучанлык та күрсәткән һәм төрле милләтләрнең язучы кадрларын үстерү һәм күтәрү эшенә күп көч салган иде ул. Октябрь революциясенә кадәр үк инде Горький татар интеллигенциясенең культура һәм әдәбият өлкәсендәге эше белән кызыксынды һәм аңа зур бәя бирде. Шулай ук Тукай шикелле талантларның самодержавие шартларындагы трагедиясен тирәннән аңлаучы һәм уртаклашучы да Горький булды. Татар әдәбиятына Горькийның иҗади йогынтысы гаять зур. һәркемгә билгеле ки, Октябрьга кадәрге татар әдәбиятының Г. Коләхме- тов, Г. Камал» Ш. Камал шикелле күренекле вәкилләре теге яки бу күләмдә Горький иҗаты йогынтысына тартылдылар. Инде Тукайга килгәндә, аның мещанлыкка, ягъни буржуаз ерткычлык күренешләренә булган нәфрәте үсешендә, шулай ук Горький иҗатының йогынтысы көчле .булуы билгеле. Бу йогынты Тукай поэзиясенең иң тирән хисси, иҗтимагый һәм фәлсәфи тамырларына кадәр үтеп керә алды һәм шагыйрь идеалларының, омтылышларының югары күтәрелешенә, романтик горурлыгына канат бирде. Әгәр дә хәзер яшь язучы Г. Әпсәләмов совет кешесенең, фашистик басып алучыларга каршы сугышта аларга бирелмәвен, ә үз Ватанының бәйсез- леге, азатлыгы һәм үзенең кешелек горурлыгы исеменә таш кыядан диңгез упкынына ташлануын сурәтли икән («Үлемнән көчлерәк»), бу шулай ук Горькийның романтик Лачыны белән бер рухта булуын күрсәтә. Шулай итеп, күп кенә татар язучыларының һәм олы һәм яшь буынына Горькийның идея-политик рухы якын һәм тугандаш булды. Горькийның менә шул рухи йогынтысы турында Такташ үзенең «Киләчәккә хатлар» поэмасында гүзәл итеп җырлап үтте. Шуның белән бергә Такташ үзе дә һәм Г. Кутуй, Ф. Кәрим, Ә. Фәйзи шикелле күренекле шагыйрьләр дә хәзерге заманның икенче бер бөек рус язучысының — Маяковскийнын көчле йогынтысына тартылдылар. Егерменче елларда ук, һәртөрле агымнарның идея һәм әдәби полемикалары кызган вакытларда ук» татар әдәби яшьләре Маяковскийга тирән симпатия күрсәттеләр һәм татар поэзиясендә, Маяковский шигъри мәктәбен дәрт белән яклап чыккан Г. Кутуй тәрҗемәсендә, бөек шагыйрьнең «Сул маршы» яңгырады^ Хәзерге татар язучыларының һәм укучыларының рус әдәбиятына булган интереслары һәм ихтыяҗлары үсә баруы турында тагын шул факт та сөйли ки, соңгы 15 ел эчендә рус әдәбиятын тәрҗемә’итү аңарчы күрелмәгән колач алды. Бу очракта' беренче урын рус әдәбиятының Пушкин һәм Горький шикелле корифейларына бирелүе шиксез. Алар өзлексез рәвештә татар теленә тәр^ Җемә ителделәр һәй ителәләр. Пушкинның барлык прозасының дип әйтерлек инде берничә мәртәбә тәрҗемәсе эшләнде. Шагыйрьнең «Евгений Онегин» романы, поэмалары һәм Г. Хаяит 116 күпләгән лирик шигырьләре, «Борис Годунов» трагедиясе тәрҗемә ителде. Горький әсәрләре тәрҗемәләренең аерым басмалары белән бергә, сугышка чаклы ук инде татар укучысы . аның алты томлыгын алды, Һәм ул хәзер өстәлгән, яхшыртылган әрҗемәләрдә басыла башлады. Болардан башка татар теленә рус классикасыннан Лермонтовның лирикасы һәм прозасы, Крыловның күп кенә мәсәлләре, Грибоедовның «Акыллылык бәласе» комедиясе, Гогольнең «Үле җаннары», «Ревизоры» һәм хикәяләре, Тургеневның «Аталар һәм балалар» романы, «Аучы язмалары», Островский драмалары, Салтыков-Щедринның «Бер шәһәрнең тарихы» һәм әкиятләре, Чехов, Короленко хикәяләре, Некрасов шигырьләре, Л. Н. Толстой хикәяләре һәм повестьлары (аның «Воскресенье» романы да тиздән басылачак) тәрҗемә ителде. Ф. Кәрим, Ә. Ерикәй, Ә. Фәйзи, Ә. Исхак, С. Баттал һәм башка шагыйрьләр рус совет поэзиясеннән бик • күп уңышлы тәрҗемәләр бирделәр. : Үткән егерме елдан артык вакыт эчендә хәзерге рус язучыларыныи эре әсәрләре барысы да дип әйтерлек татар теленә интенсив рәвештә тәрҗемә ителеп килә. Фурмановның «Чапаевы», Фадеевның «Тар-мары», Серафимовичның «Тимер ташкыны», Н. Островскийның «Корыч ничек чыныктысы» һәм «Давылда туганнары», Шолоховның «Күтәрелгән чирәме» һәм башка күп кенә әсәрләр Татар укучысының сөелеп укыла торган китапларына әверелделәр. СССР халыклары әдәбияты, Ш. Руставели, Т. Шевченко, С. Стальский, Җамбул, Абай һ. б. ның әсәрләре белән, массачыл татар укучысының көнкүрешенә керде. Абайның казахчадан М. Максуд тарафыннан башкарылган шигырь тәржемәләрен СССР халыклары классикларын татар теленә тәрҗемә ятүдәге осталыкның зур уңышы дип карарга мөмкин. Шул ук М. Максуд тарафыннан Р. Роллан- ииң «Кола Брюньон», Г. Гейненең «Германия» һә?д соңгы вакытта Гете Социалистик реализмга үсү юлында 117 ның «Фауст» кебек әсәрләренең яхшы тәрҗемәләре эшләнде. Н. Исәнбәт Шекспир.трагедиясе тәрҗемәләрен башкара. Алардан бу елда «Король Лир» басылып чыкты, һәм «Гамлет»ның тәрҗемә ителүе көтелә Болар һәммәсе дә хәзерге татар укучысының рус әдәбиятына, СССР халыклары әдәбиятына интересы зур һәм киң булуы турында сөйли. Теләсә нинди тагар укучысы да хәзер инде үз ана телендә алдынгы халыкларның әдәби сүэ сәнгате шедеврлары белән таныша ала. Әмма моннан башка шунысы да шиксез ки, тәрҗемә практикасы бигрәк тә зур эпик әдәбият традицияләре булмаган милли язучы ка дрларының мастерлыгын да күтәрә, үзенең туган теле аркылы сүз сәнгате бөек мастерларының художест. во уңышлары белән якын мөнәсәбәткә кертә, аларның иң яхшы традиция, ләрен һәм үзенчәлекләрен ■милли әдәбият җирлегенә күчерә, аны баета һәм аның художество мөмкинлекләрен- киңәйтә. : 1 t г. • .'.гнЛ 6- Бөек Ватан сугышы татар сове* әдәбияты өчен дә искиткеч, зур сынау булды. Аның язучылары фронтларда совет армиясенең рядовой солдатлары һәм командирлары булып кына калмадылар, ә бөтен та тар әдәбияты да немец басып алучыларына нәфрәт һәм Ватанга, большевиклар • партиясенә һәм аның юлбашчысы иптәш Сталинга мәхәббәг белән сугарылган сугышчан рухи көчкә әйләнде. Бөтен татар әдәбия тында алдынгы жанр буларак, үзенең художество һәм идея үсешендә поэзия зур уңышлар күрсәтте. Ватан, Ленин — Сталин партиясе, Кызыл Армия, илне саклау, халыклар дуслыгы, социалистик хезмәт һәм төзелеш турындагы темалар,— электә ук инде татар поэзиясендә һәм халык җырларында гүзәл итеп җырланган һәм сугышка чаклы ук инде үзәк идея юнәлеше булып ныгыган һәм татар әдәбияты хәзинәсенә ныклап кереп урнашкан бу иж- тимагый югары һәм актуаль мртив- Г. Хаяит 118 лар — сугыш елларында тагын да зур әдәби һәм рухи куәт белән ча- гылдырылды. Сугыш елларында мәйданга килгән шигырь җыентыкларында — Ф. Кәримнең — «Мәхәббәт һәм нәфрәт», «Моң һәм көч», М. Җәлилнең— «Тупчы анты», Ш. Мөдәрриснең— «Тупчы Ваһап», Ә. Ерикәйнең «Сугыш җырлары», «Казан сөйли» кебек җыентыкларында, Ә. Фәйзи, С. Хәким, Г. Хуҗи, Н. Арсланов һ. б. ның шигырь һәм поэмаларында совет халыклары героизмы һәм патриотизмы, Ватанга мәхәббәт һәм дошманга нәфрәт идеяләре рухи күтәренкелек, фикри ачыклык һәм шигъри темперамент белән җырланды. Сугыш елларының авырлыгы һәм халыкларыбыз кичергән хәлләрнең кискенлеге ничек кенә булмасын, безнең лирика үзенең оптимистик югарылыгын һәрвакыт саклап калды һәм шул югарылыкта ныгыды. Ватан сугышының рядовой солдаты, сугышчан хезмәтләре, батырлыклары өчен берничә тапкырлар орден һәм медальләр белән бүләкләнгән һәм Кеиигсбергны штурмлаганда батырларча һәлак булган шагыйрь-кодтмунист Фатих Кәрим хәзерге татар поэзиясенең күренекле художнигы, зур таланты булып чыныкты һәм үсте. Рус җиренең бөеклеге һәлг аның азат халыкларының батырлыгы турында Ф. Кәрим хәрби шигырьләрендә яңа, рухи саф һәм намуслы булып яңгыраган уй-тойгылар татар шагыйрьләренең бердәм һәм уртак хис-карашларып, теләк-омгылышла- рын тулы итеп чагылдыручы үрнәк булып та тора иделәр: Аягымнан кайнар каным ага, Кар өстендә кала эзләре. Син шаһит бул кояш, язгы кояш! Аккан каннарыма тезләнеп, ААин ант и тәм: соңгы тамчы каным, Күкрәгемнең соңгы сулышын — Бөтенесен сиңа, снңа бирәм, Ватанымның изге сугышы. («Алга бара идек», 1942) Советлар Союзы халыкларының дуслыгы һәм җиңелмәс көчен сугыш тагын да ныгайтты, аларның иң яхшы милли-тарпхи традицияләре белән гармоник рәвештә бәйлән-' гән социалистик, патриотик героизмның чәчәк атуына куәтле этәргеч бирде. Сугыш безнең барлык милли әдәбиятларыбыз алдына халыкларның героизмын һәм патриотизмын тирән итеп гәүдәләндерү бурычын куйды. Татар әдәбиятында да руслар, украинлылар, үзбәкләр һ. б. белән бергә кулга кул тотынып, ирекле Ватан өчен сугыш кырларында аяусыз көрәшеп йөрүче татар солдаты образы табигый һә4м законлы рәвештә гәүдәләндерелде. Ф. Кәримнең «Язгы төндә» повестенда, Г. Әпсәләмов, А. Шамов, И. Газый, А. Расих, Ш. Мөдәррис, X. Усман, Ф.Хөсни һ. б. ның хикәя- новеллаларында һәм очеркларында фашизмга каршы изге сугышка күтәрелгән рус, * татар һәм башка халыкларның батырлык сыйфатлары бирелде. Социалистик реализм югарылыгына үсү юлындагы әнә шундый уңышлар белән бергә татар әдәбиятында байтак кына кимчелекләр дә булды. Сугыш алды еллары әдәбиятында, мәсәлән, вак бытовой темаларның өстенлек итүе, схематизм һәм натурализм нык сизелә иде. Бөек Ватан сугышы елларында татар әдәбияты бу җитешсезлек- ләрдән арына барды. Сугыш шартларындагы тормышның политик һәм психологик тыгызлыгы, кискенлеге татар әдәбиятының да идея-худо- жество үсешенә йогынты ясамыйча калмады, билгеле Сугыш чорында татар әдәбияты бигрәк тә поэзия өлкәсендә, аның да сугыш, фронт рухы белән, совет солдаты-патрио- тының югары хисләре һәм фикерләре лирикасы белән тулы өлешендә аеруча сизелерлек булып күтәрелде. Фатих Кәрим, Муса Җәлил, Әхмәт Ерикәй, Әхмәт Фәйзи, Сибгать Хәким, Гали Хужи, Шәрәф Мөдәррис, Нури Арсланов һ. б. ның шигырьләре һәм поэмалары әнә шул турыда сөйлиләр. Болардан башка зур әдәби типлар, эре характерлар тудыруга табан да беренче адымнар ясалды. Мисал итеп, М. Әмирнең «Миңле Г. Халит 11В камал* пьесасын күрсәтергә мөмкин. Миңлекамал образында язучы хәзерге татар авылының партияле караш белән тәрбияләнгән алдынгы кешесен сурәтли алды. М. Әмир татар әдәбияты өчен аерата әһәмиятле, яңа әдәби проблеманы күтәрде: Миңлекамал образында драматург зур әдәби характерларны күрсәтүдәге натуралистик һәм схематик примитивлыкны тәмам алып ташларга һәм совет кешесенең җитди политик, югары идеяле, ләкин тормыштагы табигый индивидуальлеге белән яшәүче тибын бирергә омтылды, реалистик зур әдәби характер тудырды. Инде безнең әдәбиятта хатын-кыз образларын бирүдәге бытовизм ның да күп вакытлар беренче урында торганлыгын күз алдына китерсәк, Миңлекамал образының иҗтимагый- әдәби бөтенлеге тагын да ачыграк /Сулырга тиеш. I Шулай ук А. Шамовның «Буранлы төндә* хикәясе дә кызыклы ТТәм социаль югары эчтәлекле. Мон- да гади совет кешесенең, сугышның авыр көннәрендә ерак тылда хезмәт итүче бер колхозчының, тирән патриотик тойгылары сурәтләнә. Бу кечкенә күләмле әсәрдә Шамов безнен кешеләрне югары гражданлык, патриотик хасыятьләре белән сугаруны, тәрбияләүне үти ала торган ачык эчтәлек, конкрет стиль һәм туры сюжет тапкан, һичшиксез, хикәя безнең һәрбер намуслы кешебез йөрәгендә тупланган патриотлык сыйфатларын әдәби реалистик ноктага туплый алган. Сугыш елларындагы татар әдәбиятында күбесенчә һәм башлыча фронт тематикасына багышланган новеллистик характердагы хикәяләр байтак язылды. Болар арасында татар прозасының бигрәк тә’кечкенә формалар өлкәсендә сизелерлек үсешен күрсәтүче әсәрләр бар. Бо- ларда сугышның әһәмиятле вакыйгалары, безнең сугышчыларның героик хәрәкәтләре, патриотизмы һәм гуманизмы тупланган. Бу хикәяләрдә авторлар укучыны сюжет интригасы белән кызыксындырып кына калмыйлар, аерым очракларда психологик һәм лирик тирәнлеккә дә ирешә ала’лар. А. Шамовның — «Өзелгән кыллар»^ Ф. Хөснинең —• «Кирпеч түбәле өйдә», «Сержантэ, «Хуторда», «Гитара», «Үтеп барышлый», Г. Әпсәләмовның—«Үлемнән көчлерәк», «Икенче гомер», «Абушахман», А. Расихның — «Язылачак хикәяләр» кебек әсәрләрендә. X. Усман, И. Газый һ. б. ның аерым хикәяләрендә әнә шул югарыда алынган тенденция сизелә. Ләкин сугыш елларындагы татар әдәбиятында шулай ук зур гына кимчелекләр булуын әйтми китү дә мөмкин түге.ч. Беренчедән, шул ук натурализм һәм схематизм күренешләренең һаман әле кабатлануларын күрсәтергә туры килә. Фронт темаларын чагылдырган безнең язучылар күп очракларда очеркистлар* дәрәҗәсендәрәк күренделәр. Алар- ның кечкенә хикәяләрендә һәм шигырьләрендә җитди иҗтимагый әдәби типиклыкка, тупланышка һәм әһәмияткә күтәрелеп җитмәгән хәлләрне, вакыйгаларның очеркча фиксацияләнүен бик сш очратабыз. Икенчедән, татар язучыларынын бер өлеше практикасында Партия Үзәк Комитетының 1944’ ел 9 август һәм 1946 елдагы тарихи карарлары белән хөкем ителгән зур гына идея хаталары да күренде. Бу момент миллитарихи тема белән мавыгып китүдә генә түгел, ә аны милләтчелек рухында тупас бозуларда да гәүдәләнде. Феодал-— ханнар эпосы «Идегәй»нсң җыелма варианты басылу һәм Н. Исәнбәтнең" шул исемдәге трагедиясенең сәхнәдә уйналуы шуның бер күре- иеше иде. Тагын да сугыш елларындагы безнең чынбарлыкны обывательләрчә күз алдына китерү яки бозу фактлары да булды. Мәсәлән, 1943 елда Ә. Камалның «Буран» комедиясе сәхнәгә куелды. Бу әсәрдә автор, колхоз чынбарлыгын күрсәтүне максат итеп тә, шундый әһәмиятле темага идея ягыннан җавапсыз караган, мораль һәм идеологии яктан таркалуга киткән Социалистик реализмга үсү юлында 119 элементларга өстенлек биргән һәм аларны сугыш вакытындагы безнең тылның характерлы типларына әйләндерергә тырышкан иде. Ә колхозның алдынгы типик кешеләрен, колхозларда безнең тылны ныгыту өчен көрәш идеясен автор чагылдыра алмады. Шулай ук Ф. Хөснинең аерым хикәяләрендә дә сугыш чорында колхозларда күренгән обыватель элементларны кабартып күрсәтергә тырышу, эротика белән мавыгу чагылгалады. Шулай ук «Миңлекамал» шикелле уңышлы пьесасы белән чагыштырганда, !Л. Әмирнең «Тормыш җыры» безнең кешеләрнең зур характерларын чагылдыруны дәвам иттерү мәгънәсендә алга табан әһәмиятле адым булып җитә алмаган әле. М. Әмирнең бу пьесасында алынган әһәмиятле идея дә, мәхәббәт романтик абстракциясе рәвешендә, шартлы һәм бер яклы итеп бирелгән, Типлар мәхәббәт һәм яшәү турындагы гуманистик идеянең символик сферасы эчендәге курчаклар кебегрәк калганнар. Т. Гыйззәтнең «Изге - әманәт» пьесасында совет кешеләренең немец оккупациясе шартларында үз-үзләрен тотышлары гәүдәләнә. Драматург шушы юнәлештә совет кешеләре арасындагы семья һәм туганлык шикелле эчке мөнәсәбәтләрне дә җәеп җибәрә. Бу төркем типлар арасыннан бер ншесе оккупантларга каршы көрәшүче булып китә, ә бер ишесе хыянәт итә яки куркаклык күрсәтә. Әмма Таҗи Гыйззәтнең бу пьесасында зур гына җитешсезлекләр дә бар: — «Хуш, саубул, дәү әни, әткәй белән Наҗиягә әйтерсең: мине гаепләмәсеннәр, һәркем дөньяда үзенчә уйларга, үзенчә торырга тырыша бит» (Асия репликасы, 1 иче пәрдә, 2 нче күренеш). һәм шуның артыннан ук Хәзинә МОНОЛОГЫ: «Әйе, тормышның, астын-өскә айкады, кешеләр су өстендә йөзгән йомычкадай, төрле якка чайкала». Менә шул фәлсәфә пьесаның гомуми идея тамырына кадәр үтеп кергән диярлек. Шуңа инде немецларның совет к'ешелэренэ мөнәсәбәттә төрле формалардагы (һәм тупас физик, һәм психологик-интим) гаҗәп мәкерле садизмы да килеп өстәлгәч, дөнья өстенә килгән язмышның «тормышны астын-өскә айкавы» трагедиясендә кайсы төркем көчле соң, дигән сорау алдында да калмыйча мөмкин түгел. Әсәрдәге образларның барысы да дип әйтерлек (кайсы хаин буларак, ә кайсы, әлбәттә, немецларга каршы көрәш максаты белән) я тегеләй, я болан дошман аппаратында урнашып эш итүләре, семья мөнәсәбәтләре стихиясен җимерә алмаулары һәм, ахыр килеп, совет кешеләрендәге эчке, психологик трагизмның кабартылуы, җитмәсә, немецларның аларны мәсхәрә итү һәм җәзалауларының еш-еш бирелүе — совет кешеләрен көчсез типларга әйләндерәләр. Бу әсәрдә немецлар, күп вакыт, совет кешеләренең язмышын үз кулларына алып, аларга артык игътибар итми генә кыланучы хуҗаларны хәтерләтәләр. Совет кешеләре белән немецларны психологик мөнәсәбәтләргә кертү тенденциясе дә пьесада байтак көчле сизелә. Совет кызы партизанка Ли да белән фашист Розенбах арасында ялган интимлык күренешләрен ясау да әсәрнең идеясенә һәм реалистик җирлегенә каршы килә: автор иске әдәбияттагы, хәтта декадентлык драматургиясендәге (мәсәлән, Ф. Әмирханның «Тигезсезләр»ендә- ге) интим һәм идея мөнәсәбәтләрен .механик кабатлау фактларыннан да читләшмәгән. Шулай да «Изге әманәт» пьесасының төп идеясен һәм төп теләген һич тә начар дип булмый, әлбәттә. Әсәрнең уңай яклары бар, ләкин алар әле проблема буларак читтә калдырылганнар. Әсәр дискуссион моментларга да бай. Әмма анда гомуми укучыны бик нык аптырашта калдыручы һәм уңай идеяләрне аңа җиткерүгә комачаулаучы зур-зур гына кимчелекләр дә ярылып ята. Болар һәммәсе дә хәзерге теманы чагылдыруда Г. Халит Т. Гыйззәтнең социалистик реализм принципларын аңлау һәм үзләштерү өстендә нык эшләргә тиешлеген .аләп итәләр. Г. Әпсәләмовның «Ак төннәр* повестенда совет кешеләренең сугышның һәм табигатьнең рәхимсез шартларында күрсәткән чыдамлык һәм батырлыгы татар әдәбиятында беренче тапкыр киңәйтеп сурәтләнә. Вакыйгалар төньяк фронтта, табигатьнең дә гадәттән тыш авыр шартларында бара. Безнең разведчиклар менә шундагы төрле кыенлык һәм куркынычларны кичерә- кичерә, дошман белән сугышып яки аны хәйлә белән алдап, аның тылына керәләр. Язучы пейзажны, табигать күренешләрен оста сурәтләп бирә, һичшиксез .әсәрдә вакыйгалар һәм геройлар хәрәкәте баргач географик шартларны тулы белү генә түгел, аны шигъри итеп сизә һәм күрә алу осталыгы да сызылып тора. Менә шул фонда барган сюжет интригаларын да автор бигрәк тә яшь укучыларның дикъкатен совет сугышчыларының батырлыкларына җәлеп итәрлек, бәйләрлек рәвештә төзи белгән. Ләкин, икенче яктан, повесть әһәмиятле бер төп кимчелектән дә котыла алмаган: монда реалистик характерлар юклыгы, кешенең үзен сурәтләүдәге йомшаклык, геройларның уйларын, хисләрен һәм үзара эчке мөнәсәбәтләрен сурәтләүдәге схематизм һәм риториклык эзләре ярылып ята. Бу мәкаләдә сүз сугыштан соң тше яки бу язучының уңышлы хикәя, матур лирик шигырьләр язуын искә алу яки алмау турында бармый, әлбәттә. Андый уңышлы әсәрләр юк дип әйтеп булмый, алар басыла торалар. Ләкин бүгенге өчен фәкать зур күләмдәге зур идеяле һәм зур сәнгать көченә ия булган әсәрләр белән генә без үзебезне социалистик реализмның олы юлына чыккан дип әйтә алачакбыз. Шулай булгач, татар язучылары әле совет укучыларына, халыкка зур бурычлы булып калалар. ВКП(б) ҮК ның билгеле карарларыннан соң, совет әдәбиятының уңышларын тикшерү һәм СССР совет язучылары союзы правлениесенең XI пленумы уңае белән, Татарстан җәмәгатьчелеге дә язучылар каршына үзенең хаклы таләпләрен куйды һәм кайбер татар язучыларынын иҗатында идеясезлек, политикадан читләшкәнлек һәм совет чынбарлыгын бозып күрсәтү күренешләре яшәгәнлекне катгый рәвештә кисәтеп үтте. «Совет әдәбияты» журналы битләрендә III. Маннурнык безнең җәмгыятьнең күмәк хезмәтенә пасквиль булып төшүче шигырь бастыруы татар язучыларынын билгеле бер өлеше эшендә идея- политик характердагы җитди кимчелекләрнең барлыгын сиздерде. Бу фактлар татар совет әдәбиятыннан социалистик чынбарлыкны тулы, җанлы, дөрес чагылдырган тирән идеяле, югары художестволы әсәрләр иҗат итү өчен киеренке хезмәт сорыйлар. Партиянең тарихи күрсәтмәләре татар әдәбияты алдына да тематика һәм идея артталыгын тиз арада бетерү, социалистик реализм таләп иткән югары художестволы иҗат булдыру, рус классик һәм хәзерге әдәбиятының бөек эчтәлеге һәм идея көчен ныклап өйрәнеп, безнек чорга лаеклы әдәби типлар һәм күренекле әсәрләр белән бөтен Союз укучы массасы алдына чыгарга кирәклек бурычларын тагын бер мәртәбә кискен һәм ачык ител куйдылар