Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТАБЫЛГАН БИЛЕТ

Иртәгә яңа ел диясе көнне, төш береп чыгарганнар һәм аңа су сипкәннәр булса кирәк. Ул, шоп-шома булып, кызыктырып, көзге шикел анын һәм 
рендәге малай, башкаларга кара  алай гына шумый. Ишек алдында аның шикелле оста шуган берәү дә юк. Берничә минуттан соң инде » ул боз өстендә, малайлар арасында иде һәм, уңай вакытны туры китереп, кыска пиджаклы малайга сиздермичә генә, аның белән ярышып та карады. Әллә инде боз бик тайгак булып чыкты, әллә инде Фәриднең тимёраягы ' уңайсыз бәйләнгән нде, нәрсә булса да булды, Фәрид кыска пиджаклы малайны куып җитә алмады. Хәер, Фәриднең аның белән ярышып торырга исәбе дә юк иде болай. Нигә кирәк сон ул? Я мактанчык дип уйларлар. Ә Фәриднең бер дә мактанырга исәбе юк. Хәтта ул мактанган кешене дә яратмый. Иң яхшысы, ак бүрекле малай белән бергә шуу. Ул ак бүрекле малай белән бик тиз дусланып китте. Алар, кулга кул тотынышып, икәү бергә бик озак шудылар. Шул инде, ак бүрекле малай уңайсызлады булса кирәк: алар икәү бергә теп-тигез урында да сөртенгәләп егылдылар, кар өемнәренә дә барып кадалдылар. Фәрид тә тирләде, ак бүрекле малай да тирләде. Фәрид пальто төймәләрен генә чишеп җибәрде, ә ак бүрекле малай пальто төймәләрен дә чиште, бияләен дә, салып, кесәсенә тыгып куйды. Аннары алар, икәү бергә, кар өемнәре өстенә кадап куелган аю, бүре, төлке сурәтләрен карап йөрделәр, аның астына язылган язуларны 'укыдылар. Ак бүрекле малай хәрефләрне көчкәкөчкә генә оештыра иде, ә Фәрид барысын да шатырдатып укып чыкты. Әллә инде җил чыкты, алар туңа башладылар. Фәрид пальтосын төймәләде, ә ак бүрекле малай пальтосын да төймәләде, кесәсендәге бияләен дә алып киде. Шул вакыт бияләе белән бергә, аның кесәсеннән ниндидер бер кәгазь дә ияреп чыкты. Ияреп чыкты һәм ул, боз өстенә төшеп, җил белән шуа-шуа, төлке рәсеме кадалган кар өсме артына кереп китте. *» -с. №1. о Фәрид ак бүрекле малайга: «Кесәңнән ниндидер кәгазь төште», — дип әйтергә авызын да ачкан иде, ләкин кәгазьнең бик бизәкле икәнен күргәч, тыелып калды. Башта аның ул кәгазьне үзенең карыйсы килә иде. Чыннан да, нинди кәгазь икән ул? Ул аны караячак кына. Аннары ул аны бирәчәк. Кеше әйбере бит ул, ә Фәрид ул кеше әйберенә тими. Малай, җылыныр өчен, шуа-шуа катокның икенче башына китте, ә Фәрид, тимераягын ныгыткандай булып, кар өемендә утырып калды. Кар өеме артында теге кызыктыргыч кәгазь ята. Фәридне ул үзенә өстери. Менә Фәрид аны кулына алды. Ни күзе белән күрсен, Пионер клубындагы елкага керү һәм бүләк алу өчен бирелгән билет! «Нишләргә, әйтергәме, юкмы? — дип уйлады ул, билетны бик кызыксынып караганнан соң. Аннары ачык бер фикергә килде: «Әйтергә кирәк. Әйтмичә ярамый. Кеше әйбере бит ул». — һәм ул, билетны бирергә дип, малай артыннан шуып китте. Ул каток уртасына да барып җитмәде, күңеленең икенче почмагыннан ниндидер бер явыз уй калкып чыкты. Башта ул, Фәриднең намуслылыгын капшап карарга теләгән шикелле, кыюсыз гына талпынды, аннары, әкренләп, аның барлык яхшы ниятләрен җимерергә тотынды. «Нигә бирәсең син аны? — диде ул пышылдап кына. — Син бит аны урлап алмадың, ә таптың. Төшермәсен, ачык авыз булмасын иде. Әллә синең күчтәнәч аласың, конфет, пряник һәм шоколад ашыйсың килмиме?..» Ә безнең Фәрид конфетны, аннан да бигрәк, шоколадны ярата иде. Менә шуңа күрә дә ул, бирү фикереннән кайтып, рәшәткәнең җимерек урынына таба кинәт борылды. Башта ул билетны аңа бирмичә китүнең начар, әшәке һәм яман эш икәнен үзе дә төшенде Әллә кайтарып биримме икән дип, ул,
Афзал Шамов 
82 
 
 
берничә мәртәбә туктап, икеләнеп тә торды. Аннары яңадан китеп барды. Киткән саен каток ераклашты. Ә каток ераклашкан саен бирми китүнең начарлыгы да кимегән шикелле булды. Аннары инде ак бүрекле малай да күз алдында түгел иде. Шулай да ул өйгә гаепле кеше шикелле кайтып керде. Кесәсендәге билет аның күңелен борчый да һәм бераз шатландыра да иде. Ул аны кичкә кадәр, кесәсеннән чыгарып, берничә мәртәбә бик җентекләп карады. Аңа төрле-төрле уенчыклар белән бизәлгән чыршы һәм Кыш бабай сурәте төшерелгән. Билетның эчке ягына, нәкъ уртасына ниндидер печать басканнар, ә печать өстенә ак бүрекле малай: «Мидхәт Шакиров» дип, үзенең исемфамилиясен язып куйган. Фәрид, бу исемне бозып, үзенең фамилиясен язып куярга да уйлаган иде, ләкин я билетны бозармын дип, ул уеннан кайтты. Кич белән инде аның күңелендәге борчылу бетте, ә бары шатлык кына калды. Чөнки • ул бу билетка күп кенә күчтәнәч бирәчәкләрен дә белгән иде инде. Аның бу шатлыкны кемгә булса да сөйлисе килә иде. Ул аны анасына сөйләде. Анасы, аның белән бергә, яңа ел чыршысын бизәкли иде. Ул билетны алып караштыргалады да улына кайтарып бирде. — Каян таптын соң син моны?— диде ул. — Урамнан. — Мескен, нинди дә булса бер бала югалткандыр инде аны. Хәзер инде елый торгандыр. Бәлки әле аны анасы да орыша торгандыр. Кыйбат тора бит ул. Син тапкан җирдә балалар бар идеме соң? — Берәү дә юк иде, — диде Фәрид. һәм үзе кып-кызыл булды. Ялганлады бит ул, ялганлады. Ә ул анасына бервакытта да ялганламаска сүз биргән иде. * — Булса, кемнеке икәнен сорарга кирәк иде, биргән булыр идең. Фәриднең сеңлесе дә билетны бик кызыксынып карады. — Абый, күчтәнәчнең яртысын миңа бирерсең. Яме? — диде ул, аның янында |сыйпангалап. 
Фәрид аңа каш астыннан гына карап алды: — Бирермен, * Бирмәгән кая!.. Ә үзең бирәсеңме соң? — Булганда, һаман да бирәм, — диде сеңлесе. — Оныттыңмыни, җәй көне Чәчәк апа алып килгән әйберләрне икәү ашадык. Фәриднең алачак күчтәнәчне икегә бүлергә бер дә исәбе юк иде: — Ә күптән түгел генә җизни алып килде: бирдеңме соң? Сеңлесе, аска карап, күлмәк төймәсен бөтерә-бөтсрә өңгерәп кенә җавап бирде: — Бирдем ич... — Бирдең! Алырсың син сараннан. — Бирмәдемме, я?! Бирмәдемме?.. 1 — Аның ише, тырнак очы буе тына. Сеңлесе инде еларга хәзер иде. Ул, киреләнеп, ачуланып, такмакларга кереште: — Ярар, ярар, бирмә!.. Кирәкми... Сорамыйм... Әгәр анасы килеп кушылмаса, бәлки ул кычкырып елап җибәргән дә булыр иде. — Алмаган күчтәнәч өчен кычкырышып утырмагыз әле, — диде ул. — Менә бүген атагыз икегезгә дә билет алып кайтыр. Чыннан да, бераздан соң атасы кайтып керде. Ул аларның икесенә дә шундый ук бизәкле, шундый ук чыршы һәм Кыш бабай сурәте төшерелгән билет алып кайткан иде. Бары тик аерма шунда гына иде: Фәриднең тапкан билеты белән клубка беренче январьда, ә атасы алып кайткан билет белән икенче январьда барырга кирәк иде. 
II Фәрид яңа ел көнне, бик яхшылап юынып,- яна киемнәрен киеп,
Табылган билет 
83 
 
 
кызыл галстугын бәйләп, Пионер клубына китте. Урамда халык күп иде. Барысы да бәйрәмчә киенгәннәр. Көлгән, җырлаган тавышлар ишетелә. Зур кешеләрнең кайберләре балаларын, я җитәкләп, я чанага утыртып тартып, елкага алып баралар. Ә безнең Фәрид зур инде ул. Ул үзе генә бара. Ул, әгәр тели икән, Казанның бер башыннан икенче башына кадәр йөреп чыга ала. Йөреп чыга һәм адашмыйча әйләнеп кайта. Ирек мәйданына, бик матур итеп бизәкләп, елка ясаганнар. Аның тирәсендә балалар, шау-гөр килеп, уйнашып, чабышып йөриләр. Фарид алар янында туктап тормады. Аның вакыты юк. Ул елкага бара. Хәер, ул инде бу елкаларны кичә үк күргән һәм аның тирәсендә туйганчы уйнаган да иде. Аның күңеле шат. Нигә шат булмасын аның күңеле, ул бүген дә елкага бара, иртәгә дә барачак. Аның ике билеты бар. • Берсе — түш кесәсендә, икенчесе — өйдә, китап эчендә. Югалмасын өчен, ул икенчесен өйдә калдырды. Менә монсын да әле ул бераз барган саен капшап карый. Бер дә югалтасы килми аның. Клуб ишеге төбендә балалар күп түгел иде. Аларның килгәне бере, билетларын күрсәтеп, эчкә кереп китәләр. Алгы бүлмәдә бары зурлар гына калалар. Ишек төбендә бер абый басып тора. Ул һәр баланың билетын, кулына алып» эчен ачып карый, аннары билетның бер читен ерта һәм баланы клуб эченә кертеп җибәрә. Ә клуб эченнән хор белән җырлаган тавыш ишетелә. Анда бик күп балалар, бөтен клуб эчен яңгыратып, кычкырыпкычкырып чыршы җырын җырлыйлар. Ай, бу җырны инде, белмим. Фәрид кебек оста җырлаучы бармы икән! Аның тавышы көмеш шике!лле саф, матур яңгырый. Узган елны аңа, шундый оста җырлаган өчен, уенчык самолет бирделәр. Ул самолет әле хәзер дә бар. Шкаф башында ята. Тик аның бер канаты гына сынган. Шул инде сеңлесе, Мәдинә, нәрсә тотса, шуны вата. Менә күрерсез, Фәрид быел да, җырлап, бүләк алыр әле. Аның бүләге, 
узган елгыга караганда, яхшырак булыр. Ул чыршы җырын шундый итеп җырлар, клубтагы бөтен кешенең исе китәр. Фәрид кулындагы билетын ишек төбендәге абыйга сузды. Абый аның билетын ачып карады һәм кинәт сорады: — Исем-фамилияң ничек? Ул берәүнең дә исем-фамилия- сен сорамый иде, бары тик Фәрид- некен генә сорады. Фәрид башта аптырап калды, аннары шунда ук сизеп алды һәм, бертөрле дә шик калдырмаслык итеп, яңгыравык тавыш белән әйтте: — Мидхәт Шакиров. Фәрид шундый ышандырырлык итеп әйтте, ләкин абый ышанмады. Ул, бер читтә утырган зур кешеләргә таба карап, кемгәдер ишарә ясады. Фәрид тә шул якка таба борылып каралы. Карады һәм коелды да төште. Аннан, балаларын елкага алып килгән кешеләр арасыннан торып, Фәридләр классы F укытучысы Сәлим аёый Шакиров ишеккә таба туптуры килә иде. Фәрид шунда ук барысын • да аңлады һәм кып-кызыл булды. Ул шундый оялды, шундый оялды, җир тишегенә кереп китәрлек булды. Тик, бәхетсезлеккә каршы, монда, клүб ишеге төбендә, җир тишеге генә юк иде. Сәлим абый ишек төбенә килде. Керүчеләрне тикшереп торучы абый ана кулындагы билетын күрсәтте: — Менә бу сезнең улыгызныкы түгелме? Ләкин бу бала үзен Мидхәт Шакиров дип атый. Укытучы абый аңа бертөрле дә җавап бирмәде, ул бераз уйланып торды. Аннары ул әйтте: — Рөхсәт итегез миңа бу бала белән сөйләшергә. һәм Фәридне ул, ияртеп, урамга алып чыгып китте.  
Афзал Шамов 
84 
 
 
Менә алар урамда, клуб буенда басып торалар. Укытучы абый Фәридкә ачуланмый да, кычкырмый да, хәтта орышып та карамый, шулай да Фәриднең бөтен тәне калтырый. Укытучы абый аңа, һәрвакыттагыча, тыныч тавышы белән: — Мине күргәч, исәнләшергә кирәк иде. нигә исәнләшмисең? — ди. — Аннары беркайчан да ялганларга ярамый. Ялганлау бик начар нәрсә ул... Әйе, Фәрид инде ялганлауның начар икәнен үзе дә бик яхшы белә. Шулай да ул укытучы абые- на күтәрелеп карый алмый һәм телен дә кузгата алмый. Ул җирдә аунап яткан калай кисәгенә күзен текәгән дә, каткан да калган. — Ярый, — ди аңа укытучы абый, — әгәр инде билетны тапкансың икән, сиңа булсып. Бар, кер, уйна, күчтәнәчләрен дә ал. Әгәр башка бала тапкан булса, мин ун сум акча биреп, биле- чымнь! сорамакчы булган идем. Фәрид, бу сүзләрне ишеткәч тә, урыныннан кузгала алмады. Ул хәзер бары бер генә нәрсә тели:' ничек тә булса, моннан китәргә, китәргә... һәм оялудан, әрнүдән кычкырып еларга. Укытучы аңа билетлы сузды, Фәрид аны<алмады, хәер, алырга теләсә дә, барыбер ул аны кулында тота алмас иде. Аның кулының кыл кыймылдатырлык та көче юк иде. Каяндыр шунда, чүп өстенә чүмәләдәй, теге, кичәге ак бүрекле малай килеп чыкты. Килеп чыкты һәм туптуры болар янына йөгереп килде. — Әти! — диде ул, кычкырып җибәреп. — Таптыкмыни?!. Кичә мин бу малай белән бергә катокта шуган идем... Әле ярый, ак бүрекле малайга рәхмәт. Әгәр ул болай дисә, нишләр идең: — Кичә ул минем билетның кесәдән төшкәнен күргән. Күргән, шулай да әйтмәгән. /Лснә бит ул нинди начар малай! Карак шикелле, алган да качкан... Нишләр идең, шулай дисә. Хәер, барыбер инде. Укытучы абый бит ул барысын да белә. Шуның өчен дә ул укытучы. Фәрид билетны алмады. Акчаны да 
алмады. Китте. Китте, ләкин ул шулай да еламады. Елау — оят иде. Ул өйгә кич белән генә, бик арып, талып, ачыгып, кайтып керде. Өйдә анасы белән Мәдинә генә иде. Мәдинә, тәрәзәдән карап, аның күчтәнәч алып кайтканын көтеп тора икән. Фәриднең килеп керүе булды, ул аның янына атылып килеп тә җитте: — Күчтәнәчләрең кайда? Фәрид аны, ачуланып, терсәге белән генә төртеп җибәрде: — Китсәнә, ачуымны китермә әле. Анасы улына гаҗәпләнеп карады. t — Ни булды сиңа? — диде ул.— Әллә билетыңны югалттыңмы? Бөтенләй төсең качкан. Ай, әгәр ул билетын югалткан булса, нинди яхшы булган булыр иде! Бу хурлыкларны күрмәс иде ул. Югалтмады шул ул аны, югалтмады... Анасы нәрсә булганын никадәр сорашса да, Фәрид аңа бер сүз дә әйтмәде. Ул кич буенча, бик күңелсезләнеп, борчылып, бернәрсәгә дә кушылмыйча, сеңлесе белән дә уйнамыйча, хәтта елка янына да бармыйча, атасының язу өстәле янында тын гына утырды. Аның алдында маркалар коллекциясе ята иде. Ләкин ул маркаларны да карамый иде. Ашаганда да ул бик аз гына ашады. Аш тамагына бармады аның, йокларга да ул, гадәтенә караганда, иртәрәк ятты. Ятты, ләкин күзләренә йокы кермәде.. Аның күз алдыннан теге табылган билет һәм аның белән бәйләнгән вакыйгалар китми иде. Ул хәзер чы‘н!чынлап үкенә иде инде: кичә ул билетны ак бүрекле малайга бирмәвенә дә, өйгә кайткач, кич 
Табылган билет 
 
 белән, анасына ялганлавына да, шулай ук бүген клуб ишеге төбендә ялганлавына да үкенә иде. Мәдинә йоклап киткәч, анасы аның кровате янына килеп утырды һәм, аны кочып алып, пышылдап кына сорады: — Ни булды сиңа, бәгърем, ник әйтмисең?.. Әллә авырыйсыңмы?.. Шунда инде Фәрид түзмәде, мендәргә капланып, акрын гына елап җибәрде... һәм анасына барысын да сөйләп бирде. Анасы ачуланмады, чөнки Фәрид бу юлы чын дөресне сөйли иде. — Ялганларга ярамый шул, улым, — диде ул, аның башыннан сыйпыйсыйпый. — Аннары, әйткән сүздә дә торалар аны. Син бит миңа ялганламаска сүз биргән .идең. Биргән идеи бит?.. Фәрид бер сүз дә әйтмәде, бары башын гына селкеде. Анасы сөйләвендә дәвам итте: — Ә кеше әйберен тапкач, һәрвакытта да кайтарып бирергә кирәк. Кешенеке бит ул, синеке түгел. Әгәр син үзең югалтсаң, сиңа читен булыр идеме, юкмы?.. Читен булыр иде бит... — Син инде, әни, моны әтигә әйтмә, — диде аның улы. — Икенче бервакытта да мин болай булмам. Ялганламам... Әгәр кеше әйберен тапсам, шунда ук бирермен... Кешесе булмаса: «Кемнеке бу?» дип сорармын... Анасы, улының яшьле күзләренә карап, бераз уйланып торды: — Юк, — диде ул, — моны атаңа әйтик. Атаң барысын да белергә тиеш. Шуның өчен әти дә ул. Икенче болай эшләми, дип тә әйтербез... Ярыймы? Эшләмәссең бит? — Юк, әни җаным, бервакытта да эшләмәм, — диде Фәрид, ачынып, һәм анасының күкрәгенә сыенды. — Ә менә укытучы абыйга нәрсә дип әйтермен икән мин? — Аннан гафу үтен. Укытучыга да ялганларга ярамый. Берәүгә дә ялганларга ярамый... Син бит кечкенә түгел, зур булган. Беләсең бит. Бераздан соң анасы, аны иркәләп, өстендәге юрганын яхшылабрак япты һәм: — Йокла, тыныч кына йокла, улым, — дип китеп барды. Чыннан да, анасына дөресен сөйләп биргәннән соң, Фәриднен күңеле җиңеләеп, тынычланып, рәхәтләнеп китте. Анасы аның янына икенче мәртәбә килгәндә, ул инде, тирән-ти- рән сулап, тыныч кына йоклый иде.