Логотип Казан Утлары
Публицистика

„ЗУР ТОРМЫШ" ИСЕМЛЕ КИНОФИЛЬМ ТУРЫНДА ВКП (б) ҮЗӘК КОМИТЕТЫНЫҢ 1946 ел 4 СЕНТЯБРЬ КАРАРЫ


ВКП(б) Үзәк Комитеты, СССР Кинематография Министерлыгы та-рафыннан хәзерләнгән «Зур тормыш» исемле кинофильмны (икенче серия, режиссеры Л. Луков, сценарий авторы П. Нилин) идея- политик яктан бозык дип һәм художество ягыннан гаять йомшак, дип билгеләп үтә.
«Зур тормыш» фильмының бо-зыклыгы һәм кимчелекләре нәрсәдән тора?
Фильмда Донбассны беренче башлап торгызуга керешүнең бары тик әһәмиятсез бер эпизоды гына күр-сәтелгән һәм бу эпизод Донец бас-сейнында торгызу эшләренең совет дәүләте тарафыннан үткәрелгән чын колачын һәм әһәмиятен дөрес итеп күз алдына китерми. Шуның өсте- нә, Донбассны торгызу фильмда бик аз урын ала, ә төп игътибар төрле төстәге шәхси кичерешләрне һәм көнкүреш (быт) күренешләрен примитив итеп тасвирлауга бирелгән. Шуңа күрә фильмның эчтәлеге -аның исеменә туры килми. Ул гына да түгел, фильмның «Зур тормыш» дип аталуы совет чынбарлыгын мыскыллау булып яңгырый.
Фильмда безнең промышленнос-тебызның үсешендәге төрлечә булган ике чор ачыктан-ачык буташ- тырылган. Производство техникасы һәм культурасының «Зур тормыш» фильмында күрсәтелгән дәрәҗәсе буенча, бу кинокартина сталинчыл ■бишьеллыклар елларында тудырыл-ган алдынгы техникалы һәм куль-туралы хәзерге Донбассны торгызуны чагылдырудан бигрәк, гражданнар сугышы беткәннән соңгы чордагы Донбассны торгызуны чагылдыра. Фильмның авторлары тамашачыларда, немец илбасарларыннан азат ителгәннән соң Донбасс шахталарын торгызу һәм күмер чыгару эшләре гүяки хәзерге заманның алдынгы техникасы һәм хезмәт процессларының механика- лаштырылган булуы нигезендә түгел, ә тупас физик көч, күптән инде искергән техника һәм эштә консерватив методлар куллану юлы белән тормышка ашырыла имеш, дигән ялган тәэсир калдыралар, шуның белән фильмда, сугыштан соң безнең промышленностебызны алдынгы техника һәм югары производство культурасы нигезендә торгызу перспективасы бозып күрсәтелә.
«Зур тормыш» фильмында Дон-бассны торгызу эше шулай тасвир ителә ки, эшчеләрнең шахталарны торгызу буенча күрсәткән инициа-тивалары, гүя, дәүләт тарафыннан ярдәм тапмый гына түгел, ә бәлки шахтерларның бу инициативалары дәүләт оешмаларының каршылык күрсәтүе шартларында үткәрелә имеш. Дәүләт оешмалары белән эшчеләр коллективы арасындагы мөнәсәбәтләрне бу килеш күрсәтү үтәдән-үтә фальш һәм хата булып тора, чөнки мәгълүм ки, безнең илебездә эшчеләрнең һәртөрле инициативалары һәм башлап җибәрүләре дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган киң күләмдәге булышлык белән файдалана.
Шул яктан алганда фильмда партия работниклары фальш төстә күрсәтелгәннәр. Торгызыла торган шахта партоешмасы секретаре, белә
«Зур тормыш» псемле кинофильм турында ВКП(б) ҮК карары^
торып, мәгънәсез халәттә күрсәтелгән, чөнки, имештер, әгәр ул эшчеләрнең шахтаны торгызу буенча күрсәткән .инициативаларын ” яклый калса, бу эше аның партия сафларыннан чыгарылуына китерәчәк. Фильмның постановщиклары эшне шулай итеп күрсәтәләр ки, гүя хуҗалыкны торгызу турында кайгыртучанлык күрсәтүче кешеләрне партия үз сафларыннан чы-гаруы мөмкин имеш.
Донбассны торгызу шартлары фильмда ялгыш рәвештә шулай тасвир ителгән ки, гүя немец илбасарлардан Донбассны азат итү белән Ватан сугышы беткән дигән тәэсир кала. Фильмда эш шулай күрсәтелә ки, гүя Донбассны торгызу башланганда ук армиядән демобилизация ясалган һәм барлык солдатлар һәм партизаннар тыныч хезмәтләренә кайтканнар. Бу чорда әле кызып торган сугыш турында фильмда ул бик күптән булган итеп сөйләнелә.
«Зур тормыш» фильмы артталыкны, культурасызлыкны һәм наданлыкны алга сөрә. Фильмның поста-новщиклары, техник яктан аз гра-моталы, артта калган карашлы һәм настроениеле эшчеләрне массовый күләмдә җитәкче постларга күтәрүне бөтенләй нигезсез һәм дөрес булмаган рәвештә күрсәтәләр. Безнең илебездә артта калган һәм культурасыз кешеләр түгел, ә культуралы, үз эшен яхшы белүче хәзерге заман кешеләре югары бәяләнәләр һәм кыю рәвештә күтәре-ләләр икәнен, һәм хәзер, совет власте үз интеллигенциясен барлыкка китергәннән соң, артта калган һәм культурасыз кешеләрне җитәкче постларга күтәрүне уңай факт итеп тасвирлауның мәгънәсез һәм кыргый эш икәнлеген фильмның режиссеры һәм сценаристы онытканнар.
«Зур тормыш» фильмында совет кешеләре фальш һәм бозып бирелгән. Домбассны торгызучы эшчеләр һәм инженерлар артта калган һәм түбән культуралы кешеләр итеп, мораль сыйфатлары бик түбән итеп күрсәтелгәннәр. Фильмның геройлары үзләренең күп вакытларын эшлексезлектә үткәрәләр, буш лыгырдау һәм эчү белән шөгыль-ләнәләр. Фильмда уйланганча иң яхшы дип саналган кешеләр — туктаусыз эчеп йөрүче исерекбаш- лар. Фильмның төп геройлары сыйфатында немец полициясендә хезмәт иткән кешеләр күрсәтелә. Фильмда совет строена бөтенләй ят булган, Донбасста немецлар ягында калган тип (Усынин) күрсәтелә,, аның таркаткыч провокацион эшләре җәзасыз калдырыла. Фильм безнең җәмгыятькә бөтенләй хас булмаган гадәтләрне совет кешеләренә тага. Мәсәлән, шахтаны азат итү сугышларында яраланган кызылармеецлар сугыш кырында бернинди ярдәмсез калдырылганнар, ә яралы сугышчылар яныннан үтеп баручы шахтер хатыны (Соня) алар- га карата бөтенләй илтифатсызлык һәм салкынлык күрсәтә. Фильмда- Донбасска килгән яшь эшче хатын- кызларга җансыз-мыскыллап карау күрсәтелә. Эшче хатын-кызларны пычрак, ярым җимерек баракка урнаштыралар һәм аларны явыз бюрократ, кабахәт (Усынин) каравына- бирәләр. Шахтаның җитәкчеләре эшче хатын-кызлар турында элементар кайгыртучанлык күрсәтмиләр. Кызлар урнашкан юеш, яңгыр үтә торган бинаны төзәтеп тәртипкә кертү урынына, кызлар янына, аларны мыскыл иткәндәй, гармонь һәм гитара белән күңел ачучыларны җибәрәләр.
Фильм раслый ки, кайбер сәнгать работниклары, совет кешеләре ара-сында яшәп тә, аларның югары идея һәм мораль сыйфатларын күрмиләр, сәнгать әсәрләрендә аларны чын-чыилап ча гылдыра белмиләр.
Фильмның художество дәрәҗәсе шулай ук тәнкыйтьтән түбән. Фильмның аерым кадрлары таркау һәм алар гомуми концепция белән бергә бәйләнмәгәннәр. Фильмдагы аерым эпизодларны бергә бәйләү өчен бик күп тапкыр эчүләр, әшәке романслар, мәхәббәт маҗаралары, төнлә ятак урында мәгънәсез
«Зур тормыш» исемле кинофильм турында РКП(б) ҮК карары 9
лыгырдаулар хезмәт итә. Фильмга кертелгән җырлар (композитор Н. Богословский, җыр текстларының авторлары А. Фатьянов, В. Агатов) кабак меланхолиясе белән сугарылганнар һәм совет кешеләренә ят булып торалар. Постанов- щикларның төрле формадагы зә-выкларга һәм бигрәк тә артта калган кешеләрнең зәвыкларына исәп тоткан бу барлык начар алымнары фильмның төп темасын—Донбассны торгызу темасын арткы планга этәрә. Талантлы совет артистлары коллективын фильмның постанов- щиклары дөрес файдаланмаганнар. Артистларга мәгънәсез рольләр тагылган, аларның талантлары примитив кешеләрне һәм үзләренең характерлары ягыннан шикле булган көнкүреш (быт) күренешләрен тасвирлауга юнәлтелгән.
ВКП(б) Үзәк Комитеты билгеләп үтә: Кинематография Министерлы- гы (иптәш Большаков) соңгы вакытларда, «Зур тормыш» дигән бозык картинадан башка, «Иван Грозный» фильмының икенче сериясе (режиссеры С. Эйзенштейн), «Адмирал Нахимов» (режиссеры В. Пудовкин), «Гади кешеләр» (режиссерлары Г. Козинцев һәм Л. Трауберг) кебек уңышсыз һәм ялгыш картиналар хәзерләп чыгарган.
Фальш һәм ялгыш фильмнар эшләп чыгаруның шул чаклы ешаю фактлары нәрсә белән аңлатыла? Үткәндә югары художестволы картиналар тудырган атаклы со*вет режиссерлары Луков, Эйзенштейн,
Пудовкин, Козинцев һәм Трауберг иптәшләр ни өчен уңышсызлыкка очрадылар?
Эш шунда ки, кинематографиянең күп кенә мастерлары, поста- новщиклары, режиссерлары, сценарий авторлары үз вазифаларына җиңелчә һәм җавапсыз карыйлар, кинофильмнар тудыру өстендә күңел куймыйча эшлиләр. Аларның эшендә төп кимчелек шунда ки, алар үтәргә алынган эшне өйрәнмиләр. Мәсәлән, кинорежиссер В. Пудовкин Нахимов турында фильм куярга алынган, ләкин бу эшнең детальләрен өйрәнмәгән һәм тарихи дөреслекне бозган. Фильм Нахимов турында түгел, ә Нахимов тормышыннан аерым эпизодлар гына булган баллар һәм танецлар турындагы фильм булып чыккан. Нәтиҗәдә, русларның Синопта булулары һәм Синоп сугышында тулы бер төркем төрек адмиралларының, командующийлары белән бергә, пленга алынулары кебек мөһим тарихи фактлар фильмнан бөтенләй төшеп калганнар. Режиссер С. Эйзенштейн «Иван Грозный» исемле фильмның икенче сериясендә, Иван Грозныйның прогрессив гаскәре булган опричникларны Америкадагы Ку-Клукс-Кланга ошатып дегенератлар шайкасы төсендә бирүе, ә көчле ихтыярлы һәм характерлы кеше булган Иван Грозныйны—Гам- летсыман кешегә ошатып көчсез характерлы, ихтыярсыз итеп бирүе белән, тарихи фактларны чагылдыруда наданлык күрсәткән. «Зур тормыш» исемле фильмның авторлары хәзерге заман Донбассы һәм аның кешеләре турындагы теманы өйрәнүдә наданлык күрсәткәннәр.
Яраксыз фильмнар чыгаруның төп сәбәпләреннән берсе — эшләргә то-тынган әйберне белмәүдә, сцена-ристларның һәм режиссерларның үз эшләренә игътибарсыз һәм җиңелчә карауларында.
ВКП(б) Үзәк Комитеты билгеләп үтә: Кинематография Мииистерлыгы һәм барыннан да элек аның җитәкчесе иптәш Большаков киностудияләрнең, режиссерларның һәм сценаристларның эшләренә начар җитәкчелек итә, чыгарыла торган фильмнарның сыйфатларын яхшырту турында аз кайгыртучанлык күрсәтә, бик күп средстволарны файдасызга исраф итә. Кинематография Министерлыгының җитәкче-' ләре тапшырылган эшкә җавапсыз карыйлар һәм фильмнарның идея- политик эчтәлегенә һәм художе-ство дәрәҗәсенә карата гамьсезлек һәм кайгыртусызлык күрсәтәләр.
ВКП(б) Үзәк Комитеты, Кине-матография Мииистерлыгы кар-шындагы Художество Советының
«Зур тормыш» псемле кинофильм турында ВКП(б) ҮК карары^
эше дөрес оештырылмаган, дип һәм чыгаруга хәзерләнә торган фильм-нарны турылыклы һәм эшлекле тәнкыйть итүне Художество Советы тәэмин итми, дип саный. Художество Советы, еш кына, картиналар турында фикер йөртүдә политикадан читтәлек күрсәтә, аларның идея эчтәлекләренә аз игътибар итә. Художество Советының күп членнары фильмнарга бәя биргәндә принципиальлек күрсәтмиләр, кар-тиналар турында кинофильмнарның постановщикларына шәхси, әшнәлек мөнәсәбәтләреннән чыгып фикер йөртәләр. «Зур тормыш» дигән фильм тикшерелгәндә Художество. Советының картинаның идея эчтәлеген дөрес ача белмәвен, бөтенләй нигезсез рәвештә аңа югары бәя биреп зарарлы либерализм күрсәтүен бары тик шуның белән генә аңлатырга мөмкин. Кинематография өлкәсендә тәнкыйтьнең булмавы, киноның иҗат работниклары арасында семьячылык атмосферасы булу — начар кинофильмнар эшләп чыгаруның төп сәбәпләреннән берсе булып тора.
Сәнгать работниклары шуны аң-ларга тиешләр ки, алар арасында үз эшләренә алда да җавапсыз һәм җицелчә карый торганнары алдынгы совет сәнгатеннән төшеп калачаклар һәм тиражга чыгачаклар, чөнки совет тамашачысы үсте, аның культура сораулары һәм таләпләре артты, ә партия һәм хөкүмәт халыкта киләчәктә дә яхшы зәвыклар һәм сәнгать әсәрләренә югары таләпчәнлек тәрбиялиячәк.
ВКП(б) Үзәк Комитеты карар бирә:
1. Югарыда әйтелгәннәрне күздә тотып, «Зур тормыш» фильмының икенче сериясен экранга чыгаруны тыярга.
2. СССР Кинематография Минн- стерлыгына һәм Министерлык янындагы Художество Советына — «Зур тормыш» кинофильмы турында ВКП(б) Үзәк Комитеты карарыннан тиешле сабак алырга, тиешле нәтиҗәләр ясарга һәм художество кинематографиясе эшен, алда моңа ошашлы фильмнар чыгуга һичбер нинди мөмкинлек булмаслык итеп, оештырырга тәкъдим итәргә.