Логотип Казан Утлары
Очерк

„ЯКТЫ ЮЛ“ДА


I. тоба тегермәне
Зәй елгасы үзенең йөз егерме километрларга сузылган юлында озын-озын таулар, зур-зур авыллар, йомырка тәгәрәтерлек тигез болыннар, киң яланнар, хозур аланнар калдырып үтә. Ул Ширәмәт районы территориясенә күп кенә вак елгалар ияртеп килеп керә. Биредә Зәй ничектер киңәеп китә һәм ул көчле омтылыш белән тагы да катырак ага башлый. Ләкин ничаклы гына каты акмасын, ул, Камага җитәр алдыннан — Тоба тавы дигән бер урында, язгы ташу вакытларында, үзенең табигатенә хилаф буларак, үргә каршы агарга мәҗбүр була.
Зәйне үз юлыннан кире борып, аны үргә каршы агарга мәҗбүр иткән бу зур көч биредә Кама типкене дип атала. Кама типкененең, икенче төрле әйткәндә, Кама ташкынының авыл өчен кайбер файдалы яклары да бар. Ул бу тирәдәге киң болыннарны сугарып, терлек йөри торган урыннарны чистартып үтә, җәй буе акмый ята торган тирән күлләргә көмеш кебек саф сулар, тиз үрчи торган симез балыклар кертеп калдыра. Мәгәр аның кайбер елларда акылсыз җанвар кебек афәт белән килә торган гадәте дә юк түгел.
Апрельнең беренче атнасы иде. «Якты юл» колхозының гомер-го- мергә каралты кооу эшендә йөргән иң атаклы карт балта осталарыннан Садри Гайнетдинов, Зәйнагый Сәләхиев, Мәхмүт Нәфиков, Һади Нәбиевләр Бурков урманыннан кайтып төштеләр. «Якты юл» колхозы шушы елның язында үзенең бишьеллык планын төзеп, беренче елда ук зур-зур гына каралтылар коруны билгеләгән иде. Хәзерге вакытта тәүлеккә ун тонна ашлык тарта торган өч ташлы су тегермәненең көчен быел ук бермә-бер арттыру өчен аңа яңа амбар өлгертү планда каралган төзелешләрнең берсе иде. Әлеге бер төркем балта осталары өч атна буе урманда куна ятып, әнә шул яңа амбарны бурап бетереп кенә кайтканнар иде.
Тегермән өчен буралган амбарны тикшереп кабул итү эше Сөнгать Шәйдуллинга йөкләнгәнлектән, балта осталарын алырга ул үзе барган иде.
Кайтып төшү белән барысы бергә җыелып правлениегә керделәр. Исәнлек-саулык сорашканнан соң, ШӘЙДУЛЛИН «Якты юл» председателе Вахитовның каршысына утырып, бура турында үзенең фикерләрен белдерде:
— Бу зур эшнең шушылай уңышлы башлануына күңелем килде. Бура планда күрсәтелгәнчә, без әйткәнчә буралган. Буе егерме ике, иңе тугыз, биеклеге сигез ярым метр. Хәзер инде су кузгалганчы, атлар буш вакытта, бураны бирегә кайтарасы гына калды, — диде.
Киңәш-табыш иткәннән соң, бураны тиз арада тегермәнгә кайта»
9Ә Гариф Галиев
рырга булдылар. «Якты юл»лылар үзләре төзегән бишьеллык планнарын үтәү юлына чыктылар — көн саен ун-унбиш ат җигеп, бер атна эчендә бураны тегермән янына ташып та куйдылар.
Өстәл өсләре, тәрәзә төпләре кына, бадъян, зәйтүн гөлләре белән тулган, түшәм сайгаклары саплары игеп юылган правление бинасында, язгы кичләрдә «Якты юл» кешеләре озак вакытлар колхозның бишьеллык планына кертелгән тегермәнне ничегрәк кору турында әңгәмә сугып — киңәшләшеп утырдылар. Ахырында Кама типкене үтү белән иске тегермән амбарын сүтеп, аның урынына яңа буралган амбарны күтәрергә дигән фикергә килделәр. Ашлык тарту өчен өч таш билгеләп, бу ташларны амбарның тау як башына урнаштырырга, калган өч ташны исә амбарның авыл ягына караган башына урнаштырып, аларга йон тетү, такта яру, ашлык сугу машиналары көйләргә булдылар. «Якты юл» колхозы үз бишьеллыгының беренче бурасын күтәрү өчен Кама типкененең үтүен көтә башлады.
Вак-төяк елгалардан агып төшкән су тавышлары шаулап торган язгы бер кичтә тегермәнче Шәйдул- лин колхоз правлениесе бинасы янында Вахитовны дәшеп туктатты. Ул ашыгыч бер мәсьәләне хәл итәргә килгән иде.
— Ташның әйләнүе әкренәйде, Ризатдин абзый, тизрәк кешеләр бирсәң иде, — диде.
Аскы яктан Кама типкене килә башлаганлыктан, ул Зәйнең агышына каршы бәрә һәм шуның аркасында тегермән ташларының әйләнүләре әкренәйгән иде. Бу исә үз чиратында зур көчкә каршы вакытында зур чараларга керешүне, һәр төрле бәла-казалардан имин калу өчен ашыгыч хәзерлек күрүне таләп итә иде.
Кояш тәмам батканга кадәр те-гермән тирәсендә халык кайнашты. Ич элек, елдагы гадәтләренчә, аның ташларын алып, а ларны тау буена чыгардылар, һәрберсе берәр тонналы бу ташлар сугыш елларында зур расходлар тоту, бик күп көчләр салу бәрабәренә ерак бер шәһәрдән кайтарылган ташлар иде. Тегермәнче Сөнгать Шәйдуллин аларны аерата нык сакларга булды. Юан бүрәнәләрдән тиз арада стан ясап, су тимәсен өчен, таш-ларны шул стан өстенә куйдылар. Аннары яргычны алып, аны да ташу килеп җитмәслек биек бер урынга менгерделәр. Шуннан соң барлык тәгәрмәчләрне, мөшкәләрне күчереп, тегермәннең коры кысасын гына калдырдылар.
Төн тыныч узды. Ә иртәнгә таба суның кинәт артуы күренде. «Якты юл»да бик иртә яңадан хәрәкәт башланды. Кама типкененең кинәт килеп авылны басу ихтималы бул-ганлыктан, алар ел саен кабатлый торган чаралар белән бу көчле ташкыннан сагайдылар: Фермадагы барлык терлекләрне Зәйнең аргы ягына — Тоба тавына, — утлауга мендерделәр, шушы ук тау артындагы сабан ашлыгы чәчеләчәк мәйданга кирәк кадәр орлык һәм авыл хуҗалыгы кораллары чыгарып куйдылар.
Кайбер елларда Кама типкене юлларны өзеп, авылны икегә бүлеп тота, ул,Зәй елгасы ага торган инкел урынны бөтенләй су белән каплап, колхозның Тоба тавы буендагы җиләк-җимеш бакчасы, кошчылык фермасы, кирпеч cyrv сарае кебек хуҗалык тармакларын һәм тау өстендәге чәчү мәйданын авылдан аерып ала, бу урыннарга йөрүне кыенлаштыра. «Якты юл» халкы моны да яхшы белә иде. Шуңа күрә алар тау ягына чыгып йөрү өчен зур гына бер паромнан башка, берничә җиңел көймә дә хәстәрләделәр.
Барлык шушы эшләрдән соң Зәй күперен сүттеләр.
«Якты юл» Кама ташкынын тәмам хәзерлек белән каршылый кебек иле. Ләкин ташкын типкене уйламаган җирдән бәрде. Язын кояш аз карау аркасында боз калын калган иде. Бү хәл, бердән’ ташуны кинәт кузгатты, икенчедәж
<Якты юл>да У1
артык калын калган бозлар кайсы- кая барырга белмичә, типкенне элекке эзеннән читкә чыгардылар.
Шулай итеп, яңа гына урманнан кайтарып куелган тегермән бурасы, гәрчә биек урында булса да, туры- дан-туры куркыныч астында калды.
Көндезге аш вакытында Шәй- дуллин җиңел көймә белән пред-седательгә йомышчы малай җибәрде. Үзе яр буенда басып торган килеш аңа кычкырып калды:
— Бура селкенә, су өченче киртәгә җитте, хәзер үк арканнар белән кешеләр төшерсен, ишеттеңме?!
— Ишеттем, ишеттем, Сөнгать абзый, — диде дә, малай ярдан куз-галып китте.
Вахитов хәлнең җитди икәнлеген бик тиз аңлап алды һәм бер минут вакытны бушка уздырмады, күз ачып-йомганчы кирәкле кешеләрне туплап, көймә белән тегермән ягына чыктылар. Болар «Якты юл»да биек эскертләр салу, зур төзелешләр торгызу, тирән коелар казу кебек иң авыр эшләрне башкара торган авылның батыр йөрәкле, каты беләкле ирләре — Габдулла Якупов, Фәйзерахман Мирзаханов, Әһли Вәлиуллин һәм Афзал Миңлегулов- лар иде.
Сөнгать Шәйдуллин ташу типкене килгән якка — күршедәге «Беренче май» колхозы ягына карап, әлеге батыр ирләргә дәште:
— Җаным уч төбендә, тизрәк, яшьтәшләр, тизрәк!
Шул минутта ук бөтенесе дә тездән суга бата-бата бура янына килделәр һәм киртәләре таралмасын өчен аркан белән аның почмакларын чалып алдылар, уртасына берничә урынга озын-озын тимерләр суктылар.
Шулай иттеләр дә аны юан баулар белән ташкын читенә тартып чыгардылар һәм як-якларына бага-налар кагып, су эченә беркеттеләр.
Кама типкене Зәй елгасының агышын кире кагып берничә көн рәхтзн аркылыга буйга җәелде. Калын бозлары белән югары үрмәләде, үзенең зур көче белән зур-зур ташларны урыннарыннан куптарды. Мәгәр яңа тегермән бурасын кабат селкетә алмады. Бура кузгалмады, ул авыр бүрәнәләре белән мәһабәт бер күренеш алып, тау итәгендә калды.
Су кими башлау белән «Якты юл» ирләре бураны яңадан үз урынына, тегермән янына тарттылар, Зәй аркылы яңадан күпер салдылар, паромны, шулай ук, көймәләрне ярга чыгарып, лапас астына куйдылар. «Якты юл»ның барлык хуҗалык тармакларында нормаль эш башланды.
Хәзер Тоба тавы буенда болыт күләгәләре йөзә, ишле-ишле ферма көтүләре йөри. Аның буендагы Зәй елгасы өстендә дымык һавада очкан вак чебеннәргә сикереп көмеш канатлы балыклар уйный. Хәзер Тоба тавы өстендә «Якты юл»ның алдынгы кырпыларыннан Гайниҗа- мал Идиятуллина, Кәшифә Мәүлә- виева, Саимә Миңнеханова, Фәрхиназ Хәсәновалар бер-берсе белән ярыша-ярыша иген уралар. Хәзер Тоба тавы итәгендә тегермән ташына көйләнгән ярым катлаулы сугу машинасында Фәйзерахман Мирзаянов, Нәсимә Әхкәмова, Халидә Әхмәтшина, Мәдинә Хәбибул- линалар көнне төнгә, төнне көнгә ялгап ашлык сугалар. Хәзер шушы ук тау буендагы ябык ындыр табагыннан «Якты юл»ның ашлык үлчәүчесе Әсгать Әсәдуллин дәүләт йөкләмәсе хисабына көн саен йөзләрчә пот арыш озатып тора. Ын-дыр табагына якын гына торган җиләк-җимеш бакчасында Н. Шәйдуллин һәм М. Хәкимовалар көне буе түтәлләр йомшарталар, алма, чия, карлыган агачлары тәрбиялиләр. һәм бакча янындагы кечкенә бер бинада Ватан сугышы инвалиды Хәйрулла Гайнетдмнов ферма чебешләре тәрбияли.
Шушы эшләр белән беррәттән биредә колхоз бишьеллыгына кер-телгән әлеге зур тегермәннең бурасын күтәрүгә дә хәзерлек бара^ Моның өчен су төбенә бишәр метр тирәнлеккә свайлар кагалар, алар өстенә унар-унбишәр метрлы өрлекләр салалар» озын алкалар кигерә-.
Гариф Галием !
У2
ләр. Ә өрлекләр саны — егерме ике, свайлар саны — йөз җитмеш алты’ Бу төзелеш зурлыгы белән Тоба тавыннан блек булып, ул кечкенә Зәй елгасыннан алган көче белән Кама типкене кебек зур ташкыннарны да үзенә буйсындырачак. Монда аслы-өсле алты пар таш әйләнеп торып, су көче белән ашлыклар сугылачак, оннар тартылачак, ярмалар ярылачак, йоннар тетеләчәк, тулалар басылачак, такталар ярылачак, ниһаять, монда су үзе янып, «Якты юл»дан «Кызыл тау» колхозына электр нурлары агылачак. Менә нинди булачак ул Тоба тегермәне!
2. Зур тойгылар
Хәйрулла сугышның бөтен авыр-лыкларын үз җилкәсендә күтәрде. Солдат кичерә торган барлык авыр-лыкларны үз башыннан кичерде. Өстәзенә беә аягы да имгәнгән иде аның. Шунлыктан, өйгә тәмам арып, ялыгып кайтып төшкән иде ул. Исәбе кимендә берничә ай ял итү иде. Моның өчен аның мөмкинлеге дә юк түгел иде. Кыскасы, җәйне мәшәкатьсез генә үткәрергә була, һәм аны эшкә чыгарга берәү дә мәҗбүр итә алмаячак иде.
Ләкин элек-электән үк колхоз эшенә күңел салган Хәйрулла үзендә бик тиз ниндидер бер уңайсызлык тоя башлады. Бөтен халык колхоз өчен армый талмый эшләп йөргән вакытта, үзенең гел йорт арасында гына булуы белән килешә алмый иде ул.
Шулай, эшкә ничек тотынырга белмичә, аптырап йөргән көннәрнең берендә, ул колхоз председателе янына килеп керде:
— Эчем пошып килдем әле», Ри- затдин абзый.
— Нишләп алай, әйдә, бирегә уз, нәпсәгә борчылып йөрисең?
— Сугышка киткәнче текә эс-кертләр куя идем, зур каралтылар торгызуга катнаша идем, хәзер, күрәсең... аякларның рәте юк. Ә күңел түзми, барысын да эшлисе килә, барысына да катнашасы килә. Аякларым монзый хәлдә булса да, Ризатлии абзый, үзем һаман элекке Хәйрулла бит мин. Киңәш-табыш итеп карагыз әле, миңа берәр кулай эш таба алмассызмы икән, колхозыбызда бишьеллык план төзелешләре башланган бер -вакытта. мин ничек өй арасында гына калыйм инде, үзең уйлап кара син.
«Якты Юл»ны сугыш елларының барлык кыенлыклары аркылы алып чыккан Ризатдин ага, аның совет кешесенә генә, колхозчыга гына хас булган бу эчке кичерешләрен бик дөрес аңлады. «Якты Юл» эшкә бай иде, анда Хәйрулла кебек колхоз өчен эшли торган, колхоз өчен уйлый торган кешеләргә һәрвакыт капка ачык иде. Ленинград кебек герой шәһәрләрне саклауга катнашкан Хәйрулланың шушындый теләк белән колхоз правлениссенә килүе, әлбәттә, Ризатдин агайны да бик нык дулкынландырды. Ул Хәйрулла өчен кулай эш табуньг соңга калдыру мөмкин түгел икәнлеген бик нык аңлый иде:
— Иртәгә иртә белән тегермән- янына төш әле, Хәйрулла, мин үзем дә төшәрмен, шунда берәр уйга килербез, бәлки.
һәм иртәгесен авылдан көтү чыгу белән Хәйрулла Зәй буена, тегермәнгә таба атлады.
«Якты Юл»ның күп кенә хуҗалык каралтылары тегермән тирәсенә тупланып, быел эшли башларга тиешле кошчылык фермасы да шушында салынган иле. Хәйоулла тегермән янына төшү белән бу бинаны бик игътибар белән карап чыкты. Шактый күп кош-корт асрапга мөмкин иде монда, бигрәк тә тавык acnav өчен үңай иде 6v.
Озак та үтмәде, Ризатдин агай килеп ЧЫКТЫ:
— Син, ахры, бик иртә төшкәнсең бvлыpгa кирәк?
г— Бераз иртәрәк төшкәнмен бу-
«Якты юл»да УЗ
гай шул. Зыян юк, мин эле бик иркенләп тегермән тирәләрен әйләнеп йөрдем. Кошчылык фермасы булачак бугай бу йортта?
— Әйе, шулай уйлашкан идек без, колхозның бишьеллык планы буенча салдык без аны, —диде аңар Ризатдин агай.
— Әйбәт, әйбәт, якты да, зур да, кунаклау урыннары да бик үлчәү белән ясалган, һәрьягы җитү моның. Тик бер генә ягы искә алынмаган, Ризатдин абзый. Мин сугыш елларында Украина якларында күп кенә кошчылык ферма-лары күрдем. Аларда ферма ка-ралтысының астын ачык калдыралар. Әйтик, фундамент урынына берничә юан агач яки таш багана куялар да, шуның өстенә каралты күтәрәләр. Болай иткәч, чебешләрне күсе фәлән ала алмый. Безгә дә шулай итсәк, яхшы булыр иде дим. Моны өч-дүрт ир белән берничә сәгать эчендә эшләп була. Почмакларын озын бүрәнә белән күтәрәбез дә, астына бүкәннәр кыстырабыз, бик ансат ул, Ризатдин абзый. Мин аны үзем карап эшләтә алам.
— Бик әйбәт, Хәйрулла туган, — диде аңа Ризатдин агай. — Мин сиңа иртәгә үк кирәк кадәр кеше бирермен. Чебешләрне, алып кайтканга кадәр күтәрик без аны. Шушы арада Чистай инкубаторына кеше җибәрербез, өч йөз чебеш алу турында моннан бер ай элек үк инде сөйләшеп куйган идек без. Кызу эш өсте булганлыктан, кемне җибәрергә белмибез, байтак җир бит. Алтмыш чакырым барасы, алтмыш чакырым кайтасы бар. Аннары өч йөз баш чебешне саклап алып кайтырга да кирәк. Менә берәр атнадан аз гына булса да тын алырбыз инде.
— Аны нигә озакка сузарга, Ри-затдин абзый, мин алып кайтыйм аларны. Тик йөргәнче бер эш булыр ичмаса, — диде Хәйрулла.
Ике арала булып узган шушы берничә авыз сүздән соң, Ризатдин агай бу мәсьәләне Хәйрулланың үз ирксиә куйды.
Хәйрулла эшне озакка сузмады.
Икенче көнне иртүк, үз янына бер яшүсмерне утыртып, инкубаторга китте.
Аның уе чебешләрне алып кайту гына иде. Ләкин, аларны тәрбияләү өчен колхоз правлениесе махсус кеше билгеләргә өлгермәгәнлектән, Хәйрулла бу чебешләрне фермага үзе урнаштырды. Алар өчен бинаның уртасына җим хәзерләп куйды. Сай гына бер ялгаш белән су да куярга онытмады. Әле яңа гына канат җилпергә маташа торган соргылт йонлы чебешләрне кертеп ур-наштыргач, ферма бинасы җанланып китте.
Менә шулай башланган эшне Хәйрулла ярты юлда калдыра алмады. Ул көн саен үзеннән-үзе фермага төшә торган булды, һәм тора-бара, өйдәгеләр белән киңәш иткәч, ачык бер фикергә килде:
— Бу килеш кыр эшләренә дә катнаша алмыйм, үзең беләсең, минем өчен йөрми торганрак эштә булу яхшы. Әллә, мин әйтәм, шушы фермада үзем эшлим микән дим, ике-өч ел эчендә дүрт-биш мең башка җиткерәм бит мин андагы тавыкларны,—диде ул өйдәгеләргә.
Аларның бу теләкләрен правле- ниедә дә яхшы таптылар, һәм аңа ярдәмгә бер яшүсмер дә беркеттеләр.
«Чебешне көз көне саныйлар» диләр. Хәзер инде көз. Әгәр сез Ширәмәт районы, «Якты Юл» кол-хозына барып чыгасыз икән, анда тавык асраучылык фермасы мөдире Хәйрулла иптәш Гайнетдиновнын бөеренә таянып чебешләр санаганын күрерсез. Анда хәзер бөтен ферма тирәсен тутырып ак башлы тавыклар тибенә, кызыл кикрикле әтәчләр кычкыра.
Ләкин Хәйрулла иптәш Гайнет- динов фермада эшләү белән генә калмый, ул эштән бушаган арада, шунда ферма янындагы кечкенә бер лапас астында, колхоз каралтылары өчен кирпеч сугарга да өлгерә:
— Кирәк бит, менә хәзер кыш җитә, бозау өйләренең дә, ферма йортларының да пичләрен карыйсы
94 Гарнф Галиев
бар. һәммәсенә дә кирпеч кирәк. Үзебезнең тау буенда менә дигән әйбәт кызыл балчык була торып, кирпеч өчен башка авылларга йөрү килешми бит инде, — ди ул.
Хәйрулла иптәш колхоз өчен алты мең данә кирпеч сугарга да өлгергән һәм ул суккан кирпечләр белән мәктәп, правление биналарына мичләр дә чыгарылган инде.
Авыр көрәш елларында, Ленин-градны саклау сугышларында бер аягыннан мәхрүм калган Хәйрулла иптәш Гайнетдинов менә шулай эшли. Иң кыен вакытларда да үзенең Ватаны алдында турылыклы булып калган, совет кешесенә генә хас булган нык торучан- лык, фидакарьлек сыйфатларын бер генә вакытта да югалтмаган бу иптәш үзенең бөтен барлыгы белән колхоз эшен — социалистик хуҗалык эшен алга алып бара. Аның кузгатуы белән колхозда кирпеч заводы салу мәсьәләләре тикшерелә, аның инициативасы белән колхозда балык үрчетү күлләре өчен урыннар сайлана, аның башлавы белән колхоз фотографиясе ачу турында фикерләр туплана — ул бөек бишьеллык планны тормышка ашыруга үзенең әнә шул физик һәм акыл хезмәтләре белән зур өлешләр кертә. Бу өлешләр сугыш елларында совет кешеләрендә бермә бер үскән патриотлык тойгыларының тыныч төзелеш чорында яңадан көчәюенең матур бер чагылышы түгелме!