Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПРИКАЗ


Бөек Ватан сугышы елларында Совет армиясенең бронетанк һәм механикалаштырылган гаскәрләре фашистик Германияне һәм империа-листик Японияне тар-мар итүдә кү-ренекле роль уйнадылар. Сугыш кырларында совет танкистлары тиңдәшсез батырлык күрсәттеләр һәм үзләренең Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәделәр.
Танк промышленносте эшчеләре һәм эшче хатын-кызлары, кон-структорлары һәм инженерлары су-гыш вакытындагы авыр шартларда безнең бронетанк Һәм механика- лаштырылган гаскәрләребезне бе-ренче класслы танклар һәм үзейө- решле артиллерия белән тәэмин ит-теләр.
Бүген, ТАНКИСТЛАР КӨНЕН бәйрәм итеп, совет халкы һәм аның кораллы көчләре Ватаныбызның героик сакчыларын — совет тан-кистларын ихтирам итәләр һәм танк төзүчеләрнең кораллы көчләрне бронетанк техникасы белән баетудагы хезмәтләрен билгеләп үтәләр.
Иптәшләр, танкистлар һәм танк төзүчеләр!
Иптәшләр, солдатлар, матрослар, сержантлар һәм старшиналар!
Иптәшләр, офицерлар, генераллар һәм адмираллар!
Сезне бөтен халык бәйрәме — ТАНКИСТЛАР КӨНЕ белән котлыйм һәм сәламлим.
Танкистларга, танк промышлен-ностеның конструкторларына һәм барлык работникларына совет ар-миясенең бронетанк һәм механика- лаштырылган гаскәрләрен камил-ләштерү эшендә тагын да уңышлар телим.
ТАНКИСТЛАР КӨНЕ хөрмәтенә — ПРИКАЗ БИРӘМ:
Бүген, 8 иче сентябрьдә, Москва шәһәрендә Кызыл Мәйданда 4 нче Гвардейская Кантемировская Тан-ковая дивизиянең сугышчан маршын үткәрергә.
Ватаныбызның башкаласы — Москвада һәм союздаш республика-ларның башкалаларында артилле-риядән егерме залп белән салют бирергә.
Яшәсен Совет танкистлары һәм танк төзүчеләре!
Яшәсен Совет Кораллы Көчләре!
Яшәсен куәтле Советлар Союзы!
ССР Союзы Кораллы Көчләре Министры Советлар Союзы Генералиссимусы И. СТАЛИН.