Логотип Казан Утлары
Шигърият

ПОЭЗИЯ

КАВИ НӘҖМИ
БӘХЕТ
Мин хәтерлим һәм аны Онытасым юк гомергә. Уфа аркылы уздык Бәхет эзләп Себергә.
Мина бары алты яшь Булса булыр ул вакыт;
Әти әйткәч ышандым:
— Себердә икән бәхет!
Ләкин кайда барсак та, Бер адым калмый бездән. Нужа барды ияреп Төшмичә җилкәбездән.
Шуңар күрәдер ахры, Мин, дуслар, яхшы беләм — Ярлы мужик язмышын Барлык сагышы белән.
Безнең ишле семьяны Куып йөретте ул сагыш. «Хәсрәт өчен туганбыз» — Ди иде әти байгыш.
Мине дә көтә иде Шул ук михнәт һәм кабер... Ләкин мине коткарды Ул язмыштан Октябрь.
Әти өчен төш булып, Хыял булып күренгән Бәхет нуры балкыды Безгә совет күгеннән.
Салкын кышны җиңгән күк Язгы кояш яктысы, — Ленин һәм Сталинның Җиңеп чыкты хак эше.
Мин хәзер түгел инде Бер бәхетсез мосафир. Бәхетлеләр илендә Мин — төзүче һәм шагыйрь!
Миңа газиз, туган ил, Москваң, Уфа, Казан, Бер тамырга тоташкан Баку — Шөгер — Туймазан,
Бер кояштан нур алган Кырларың, урманнарың, Иртәнге гудок белән Яңгыраган таңнарың.
Мин бәхетле, дусларым, Сезнең белән бер тигез. Без бергәләп, бер сафта Бәхеткә салдык нигез.
Илемнең һәр эшендә Минем дә бар өлешем. Яшим икән, мин яшим Туган үскән ил өчен!
Җырлыйм икән, мин җырлыйм Бәхетем бөтен булганга, Йөрәгемә халкымның Шатлык дәрте тулганга!
КАВИ НӘҖМИ

КАМЫШЛЫ КҮЛ БУЕНДА
Эх. күңелле болында, Камышлы күл буенда! Кзмышлзрны тирбәтеп .’Кылы җилләр исәләр. Чәчәкләрнең ширбәтен г?зл кортлары эчәләр.
Умарталык ягына.
Күкрәп куя болытлар, Яшен балкый якында.
Углар уйный бу вакыт Күл өстендә ялт та йолт. Дулкын шаулый ярында Камышларны тирбәтеп. Татлы булыр тагын да Чәчәкләрнең ширбәте!
ӘДИП .МАЛИКОВ
ШАТ ЯШӘГЕЗ!
\ а—~ тэ. ~~ч~ f жтгтләгнен, Ктнежж. теен т лхадын.
* тты. тазлыгында
ZZa-- 7-1 җырлары... һәк TZFKK туп авазлары, V5>S<jg7~ Т 2 X кырлары.
Без 5едлт~ җитеп кенә ’Д’-- -ЪСУТЫДЫ тапладык;
Харбин бистәләрен кичтек, Зур диңгезгә атладык.
Сау бул, ак томанлы ирлә. Сау бул, атау ярлары;
Тайга баскан тауларыңның Мәңге бетмәс карлары!
Күрешкәндә бер-ни түгел. Аерылышу ашпр, диләр... Сау булыгыз, шат яшәгез Без азат иткән җирләр!
ӘХМӘТ ЕРИКӘЙ

ТУГАН ҖИР* ЦИКЛЫННАН
ТУГАН ҖИРЕМ
Иртән торган саен сөенә-сөенә Рәхмәт укыйм туган җиргә мин. Шатлыкта да, җәфа килгәндә дә Туган җирем белән бергә мин.
Мин җиремнең ямьле күкрәгендә Бик күп сукмакларны үткәнмен; Ике мең ел торган кеше кебек, Ияләшеп, күнегеп беткәнмен.
Рәхмәт әйтәм туган җиремә мин, Ул үстергән мине, кеше иткән; Эшле иткән мине, ашлы иткән, Көрәш ирләренә иш иткән.
Бөтен байлык җирдә минем өчен, Минем өчен бөтен матурлык;
Минем өчен болын, таулар, сулар, Хәтта гади чокыр-чакырлык.
Авыр булса, җиргә тотынам мин, Ярдәм көтеп бөек җиремнән;
Дошман бомбалары яуган чакта, Җир коткара мине үлемнән.
Окоп казып җиргә яшерендем, Дошман ядрәсеннән үлмим дип. Тәнем белән җирне капладым мин, Дошман яуларына бирмим, — дип.
Җирем өчен җирдә шуыштым мин, Җирем өчен күңелем сыкрады. Әнкәм кебек мәрхәмәтле миңа, Изге миңа җирнең туфрагы.
Әнкәй мине кырда тапкан Табигать кочагында.
Кендек әбие булмаган Минем туган чагымда.
Түмгәк миңа мендәр булган, Түшәк булган төрле үлән; Әнкәй минем битне юган Үлән чыклары белән.
Җефәк нурын биләү итеп Кояш мине биләгән.
Тургай минем баш өстемдә Бишек көен көйләгән.
Тәмле, хушлы гөл исенә Җил туендырган мине. Әрекмән яфрагы җәеп Җир көтеп торган мине.
Җир көткән мине. Океан Көймә көткән шикелле, Тайпылмыйча йөзәрлек көч Вәгъдә иткән шикелле.
Дулкын ярып йөзәр өчен Җилкән биргән ул миңа. Туган җирнең һәр төшендә Сузылып яткан юл миңа.
Шуның өчен «җир» дигәндә Кырыслардан кырыс мин. Кул күтәрсәләр җиремә, Кул өзүче кылыч мин.
Суы, кыры, халкы белән Җирем минем гөлбостан; Җырламасам шул хакта, мии Тышта төсле тормыштай.
62 Әхмәт Ерикәй шигырьләре
Җырларымда зәңгәрләргә Күбрәк урын бирелгән; Туу белән күзгә ахры Күк киңлеге күренгән.
Җирем шаһит, суым шаһит, Шаһит минем даирәм:
Киң тормышны сөйгәнгә мин Шат җырларымны бирәм.
Тормышны мин кечкенәдән Үзем татып белгәнмен: Әремне дә иснәгәнмен, Гөлләрне дә күргәнмен.
Тормыш юлын җиңел генә, Шуып кына үтмәдем;
Минем халкым тир түккәндә Мин дә бәйрәм итмәдем.
Мин бәхетле! Имән кебек Нык басканмын бу җиргә. Имән кебек ялгыз түгел, Бар халкым белән бергә.
Чордашлар белән бергә мин Давылларны кичерәм.
Мин халкымның язмышында Үз язмышымны күрәм.
Бәхтемне мин чордашларга Бүлеп бирәсем килә.
Чөнки һәрвакыт кешедә Шатлык күрәсем килә.
Минем халкым бөек булса, Димәк мин санлы кеше;
Мин дә шушы бөеклекнең Бүленмәслек өлеше.
ЖӘИГЕ
Җәйге кичләр гадәттә тымзык була,
Гуяки җир шул чакта тынып тора.
Хәтта җилләр йөрми сабырсызла-нып;
Балавыз сыгып, сызгырып, сызла-нып,
Песи кебек ятып черем итәләр, Иокы аралаш гөлләрне селкетәләр.
Сүнә бара кояш калдырган эзләр, Бер-бер артлы калкып чыга йол-дызлар.
Тау астында чылтырап аккан чиш-мәләр, Чишелмәгән серне һаман чишәләр,
Иртәдән бирле туктаусыз көйлиләр. Мәхәббәт серен талларга сөйлиләр.
Таллар аңлаган төсле чишмә җырын
Тынга талып моңланалар кич кы-рын.
КИЧТӘ
Миләүшәләр чак кына иелгәннәр, Алар ахры чык эчеп исергәннәр.
Әллә кайда чикерткәләр гөж килә, Кызлар шаркылдаган тавыш ишетелә.
Кемдер мондалин колагын боргалый.
Су өстендә ай шәүләсе юргалый.
Яшьләр җыелганнар танкист янына, Утырышып табигать юрганына.
Танкист сөйли сугышларда йөргәнен, Дүрт ел буе күпме михнәт күргәнен.
Танк эчендә җир тетрәтеп баруын, Җитмеш немецны пленга алуын.
Танк эчендә яшен аша үтүен, Дошман җирләренә барып җитүен.
Танкист сөйли, аны хәтта йолдызлар, Хәтта җилләр тынга талып тың-лыйлар.