Логотип Казан Утлары
Публицистика

И. В. СТАЛИН ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ II НЧЕ ТОМЫ

Б. ПОНОМАРЕВ

И. В. Сталин әсәрләренең икенче томы басылып чыкты. Бу томга иптәш Сталинның Столыпин реакциясе һәм яңа революцион күтәрелеш чорында (1907—1913 нче елларда) язган әсәрләре кергән.
Ул чаклар партия өчен һәм Россия халык массалары өчен авыр сынау вакыты иде. 1905 нче елгы буржуаз-демократик революция җиңелгәннән соң илдә реакция урнашты. Россияне кара төн каплап алды. Самодержавие большевиклар партиясе вәкилләрен бик нык эзәрлекләде. Иң каты ударлар пролетариатның революцион партиясенә каршы юнәлдерелде. Халык эше өчен көрәшүче бик күп кешеләр ул •чакта патша төрмәләрендә һәлак булдылар. Самодержавие хөр фикернең һәртөрле күренешен буды.
Оппортунистлар - меньшевиклар пролетариатның революцион пар-тиясен бетерүне алга сөрделәр. Ликвидаторлык иң явыз дошманга әйләнде.
Шундый шартларда Ленин һәм Сталин революцион көчләрнең дөрес рәвештә чигенүен оештырдылар һәм пролетариатның сугышчан революцион партиясен саклау һәм ныгыту өчен, революцион марксистик теориянең сафлыгы өчен көрәш җәелдерделәр.
Бу томга кергән барлык әсәрләрнең үзәк идеясе булып, партия өчен көрәш, большевизмның идея, программа, тактик һәм оештыру нигезләре өчен ачык һәм яшерен ликвидаторларга каршы, барлык реакция көчләренә каршы дәртле һәм тайпылышсыз көрәш тора.
Партия өчен беренче сугышларның берсе РСДРП ның Лондон съездында кызып китте. «Россия социал-демократик эшчеләр партиясенең Лондон съезды» (Делегат язмалары) дигән мәкаләсендә иптәш Сталин ликвидаторлыкның килеп чыгуына, аның социаль тамырларына тирән анализ бирә һәм ликвидаторлыкның революцион хәрәкәт өчен һәлакәт китерә торган идеологиясен һәм практикасын ачын сала.
Иптәш Сталин үзенең «Делегат язмалары»нда, легаль булмаган партия урынына ликвидаторлар тарафыннан тәкъдим ителгән «эшчеләр съезды» дип аталган нәрсә практикада революцион пролета - риатның бәйсез линиясеннән баш тарту һәм либераль буржуазиягә ту- лысынча буйсыну, РСДРП ның икенче съездында Ленин тәкъдиме буенча кабул ителгән пролетариат диктатурасы өчен һәм социализм өчен көрәш программасы урынына «вак буржуаз-демократик программаны» (II том, 72 нче бит) кабул итү булыр иде, дип күрсәтә.
Лондон съездына үзләренең вә-килләрен җибәргән эшче большевиклар исеменнән Иосиф Виссарионович болан дип белдерә: «Без партиянең патриотлары, без үз партиябезне яратабыз һәм арыган интеллигентларга без аның дәрәҗәсен төшерергә ирек бирмәбез» (75 нче бит).
Ликвидаторларга каршы сугыш берничә ел буена дәвам итә. Икенче том битләре барлык мәсьәләләр буенча: идеология, тактика, партия
1G4 Б. Пономарев*
нең оештыру эшчәнлеге өлкәсендәге бу киеренке көрәш этапларын бербер артлы күрсәтәләр.
Иосиф Виссарионович Сталин 1910 нчы елның май аенда «Социал-демократ» газетасының, махсус кушымтасына басылган «Кавказдан хатлар» дигән хезмәтендә, Закавказье меньшевикларын мисал итеп алып, ликвидаторлыкның, чын эчтәлеген, аларның революцион пролетариатның барлык принципларыннан баш тартуларын һәм эшчеләр сыйныфын либераль буржуазия идеологиясенә буйсындыруларын ачып б1грә. «Кавказдан хатлар» программадагы ликвидаторлык»ны һәм «тактикадагы ликвидаторлыкны кискен һәм эзлекле рәвештә фаш итә һәм меньшевизм-ликвидаторлык линиясен тормышка үткәргәндә самодержавиенең һәм буржуазиянең ныгуы котылгысыз икәнлеген күрсәтә.
Сталин әсәрләренең икенче томы, ликвидаторларга каршы поход алып барылу белән бер үк вакытта, «тискәре як ликвидаторлар»га — отзовистларга, ультиматистларга, алла төзүчеләргә, впередчыларга каршы ничек итеп көрәш алып барылуын күрсәтә. 1909 нчы елның августында Баку комитеты И. В. Сталин тарафыннан язылган резолюцияне кабул итә. Бу резолюциядә күрсәтелгән агымнар белән рәхимсез көрәш алып барырга кирәклеге турында әйтелә һәм аларның «сул» фразалар белән капланган оппортунистик асылы фаш ителә.
Иптәш Сталин бу вакытта мень-шевиклар һәм һәртөрле оппорту-нистлар — алла төзүчеләр, махистлар, богдановчылар һәм башкалар тарафыннан ревизияләнә торган марксистик теориянең сафлыгын саклап калу өчен көрәшә. И. В. Сталин фәнни социализмның сафлыгы өчен көрәшүне бөтен партиянең иң кирәкле эше дип саный.
Ликвидаторларга һәм башка оп-портунистларга каршы көрәш рево-люцион пролетариат партиясен төзү белән өзлексез бергә бәйләп алып барылды. И. В. Сталин, һәрвакытта да илдә торганлыктан, партия оешмаларының торышын, жандарм һөҗүмнәренең, провокаторлар эшенең, куркак кешеләрнең революцион көрәштән баш тартуларының авыр нәтиҗәләрен яхшы белә иде. Иптәш Сталин зур тырышлык белән партия оешмаларын тергезү, партияне бердәм нык революцион-марксистик. җитәкчелек астына туплау юлларын, һәм чараларын билгели.
«Партия кризисы һәм безнең бу-рычлар» дигән мәкаләсендә иптәш Сталин партия оешмаларының то-рышына кыю тәнкыйть бирә һәм кризисны җиңеп чыгу планын күрсәтә. Мәкаләдә партиянең «... массаларга киң күләмдә идея йогынтысы белән файдалануы, массаларның аны белүе, массаларның аны ихтирам итүе» күрсәтелә. (146 нчы бит). Ләкин бер идея йогынтысы» гына җитми. Бу йогынтыны оештыру ягыннан ныгытырга кирәк. Ә бу максатка ирешү өчен тирән һәм’ системалы эш таләп ителә. Партиянең эшчәнлеген җайга салу юлы нинди булырга тиеш соң? Мәкалә моңа тулы җавап бирә: «Безнең оешмаларны киң массалар белән, бәйләргә кирәк, — бу җирле бурыч.
Югарыда әйтелгән оешмаларны үзара, партиянең .Үзәк Комитеты тирәсенә бәйләргә кирәк — бу үзәк бурыч» (157 нче бит).
Аннан соң иптәш Сталин җирле бурычны хәл итү өчен, гомуми политик агитация алып бару белән беррәттән, көндәлек кискен ихтыяҗлар җирлегендә экономик агитация алып бару, фабрика-завод- ларда партия комитетлары төзү һәм ныгыту, алдынгы эшчеләр кулында- партия функцияләрен мөмкин кадәр* күбрәк туплау кирәклеген аңлата. Үзәк бурычны хәл итү өчен исә» җирле оешмаларны партиянең Үзәк Комитеты белән бәйли торган һәм аларны бер бөтен итеп берләштерә* торган гомуми Россия күләмендәге газета кирәк, ди.
Иптәш Сталин 1910 нчы елның 31 нче декабрснда Сольвычегодск сөргененнән җибәрелгән атаклы ха
И. В. Сталин әсәрләренең II нче томы 105
тында бу мәсьәләгә яңадан кайта. (207—212 нче битләр).
Партия оешмаларын торгызу, массалар белән элемтәне тормышка ашыру, аларның интересларын яклау һәм киләчәк бәрелешләргә хәзерләнү — боларның барысын да илнең үзендә генә эшләп була иде. Россиядә партия эше алып бару шартлары авыр, большевиклар өчен куркыныч зур иде, аларны патша жандармнары эзәрлекли иде. Ләкин большевиклар Ленин һәм Сталин җитәкчелегендә партияне төзү буенча үз эшләрен батыр рәвештә дәвам иттерделәр һәм партия байрагын югары тоттылар.
Иптәш Сталин Сольвычегодск сөргененнән язган хатында болай диде: «Минемчә, безнең өчен, кичектерергә ярамый торган чираттагы бурыч булып, беренче вакытта төп үзәкләрдә (Питерда, Москвада, Уралда, Көньякта) яшерен, ярым легаль һәм легаль эшләрне берләштерә торган үзәк группа (Россия группасы^ оештыру тора. Аны теләсә ничек «Үзәк Комитетның Россия өлеше» яки Үзәк Комитет янындагы ярдәмче группа дип атагыз — бу барыбер. Ләкин мондый группа һава кебек, икмәк кебек үк кирәк» (211 нче бит).
Сталин планы Ленин тарафыннан кабул ителде.
Партиядән меньшевикларны куган һәм большевиклар партиясенең мөстәкыйль яшә‘вен формалаштырган Прага конференциясе иптәш Сталин җитәкчелегендә Үзәк Комитетның Россия бюросын төзеде. Бу бюро илдәге барлык партия эшенә җитәкчелек итте.
Ленин һәм Сталинның карашлары-ның һәм практик эшләренең бердәм-леге, большевизм дошманнарына каршы идея һәм оештыру көрәшендә аларның дуслыгы И. В. Сталин әсәрләренең икенче томында ачык чагылдырылган.
Партия өчен көрәш, Ленин һәм Сталин фикеренчә, илне самодержавие керткән тупиктан чыгару өчен, халык массаларын патша деспотизмы богавыннан, капиталистик эксплоатациядән, хәерчелектән һәм томанлыктан коткару өчен беренче чираттагы шарт булып торды.
Партиянең ил язмышындагы бу та-рихи роле иптәш Сталинның «Партия өчен» дигән гүзәл әсәрендә зур. көч белән ачып салынган.
«Илне хәерчелектән һәм мораль- сезләнүдән коткарырга кирәк! Ләкин царизмның бөтен бинасын түбәннән югарыга кадәр астын-өскӘ' китермәгәндә моны эшләү мөмкинме соң?
Патша хөкүмәтен һәм аның барлык крепостнойлык калдыкларын бәреп төшерергә киң революцион халык хәрәкәте, тарих тарафыннан аның юлбашчысы итеп билгеләнгән социалистик пролетариат җитәкчелек итә торган хәрәкәт юлы белән генә мөмкин» (215 нче бит).
Россияне хәерчелектән һәм мо- ральсезләндерүдән коткару бурычы Сталин мөрәҗәгатендә партия эшен җәелдерү белән нык бәйләнә.
«Ләкин, киләчәктәге чыгышлар* таркау һәм тәртипсез булмасын өчен, пролетариат бөек рольне, киләчәктәге чыгышларның берләштерүчесе һәм җитәкчесе ролен намус- белән үти алсын өчен — боларның барысы өчен дә, халыкның революцион катлауларының революцион* аңыннан һәм пролетариатның сыйнфый үз аңыннан башка тагын көчле һәм нык пролетар партиянең булуы кирәк...
Пролетариат партиясен, Россия Социал-Демократик Эшчеләр Пар-тиясен җайга салу—пролетариатның киләчәктәге революцион чыгышларны лаеклы рәвештә каршылый алу өчен аеруча кирәк» (215- нче бит).
Иптәш Сталин партия язмышын* ил язмышы белән әнә шулай бәйләде.
Икенче томга кергән әсәрләр., реакция елларында И. В. Сталинның партияне ныгыту бурычын ничек нык һәм эзлекле рәвештә тормышка үткәргәнлеген күрсәтәләр.. «Правда»да эшләү, дүртенче Дәүләт Думасына сайлау кампаниясе
106 Б. Пономарев
нә җитәкчелек итү. Думаның боль-шевистик фракциясенә җитәкчелек һәм Россиядә революцион хәрәкәттә күтәрелеш башлануы уңае белән партия эшен җәеп җибәрү биредә үзәк урынны алып тора.
1912 нче елның 22 нче апрелендә Ленин күрсәтмәләре нигезендә Сталин инициативасы белән төзелгән «Правда» газетасының беренче номеры чыкты. Башланып киткән -революцион күтәрелеш чорында рус революцион хәрәкәте Ленинның һәм Сталинның «Правда»дагы мәкаләләрендә җитәкче линия, көрәштәге төп лозунглар, төп максат һәм аңа ирешү юллары турында күрсәтмәләр алды.
Иптәш Сталинның Петербургта эшләгән чорында (1912—1913 нче елларда) язылып, икенче томга кергән әсәрләре аның Үзәк Комитетның Россия Бюросы җитәкчесе сый-фатында ничек итеп партиянең бөтен эшенә юнәлеш биргәнлеген, Ленин линиясен тормышка ашырганлыгын күрсәтәләр.
Иптәш Сталин язган «Петербург эшчеләренең үзләренең эшче де-путатына наказы» (250—253 нче битләр) бу мәсьәләдә классик до-кумент булып тора.
Ленин һәм Сталин эшчеләр сый-ныфының яңа, әлегә кадәр мисалы булмаган парламент тактикасы үрнәген бирделәр. Дүртенче Дәүләт Думасы депутатларына наказда: пролетариат вәкилләре, Көнбатыш Европа парламентлары шартларына караганда шактый авыр шартларда, пролетариат хәрәкәтенең ахыргы максаты—самодержавиене, капитализмны бетерү һәм социализм яулап алу өчен көрәшергә һәм пропагандаларга тиеш булдылар диелә. Халык массаларының көндәлек ихтыяҗларын яклау, самодержавие строен, капиталистик эксплоатация- не фаш итү һәм большевиклар партиясенең программасын пропагандалау белән бәйләп алып барылырга тиеш иде һәм ул эшкә шулай бәйләп алып барылды да. «-Наказ» депутатлардан парламент трибунасын, Көнбатыштагы кебек, хакимлек итүче сыйныфлар белән ком-промисслар өчен файдалануны түгел, бәлки пролетариатның һәм хезмәт иясе халыкларының төп интересларын яклап кискен һәм эзлекле көрәш өчен файдалануны таләп итә.
Күп еллар үткәннән соң иптәш Сталин партиянең реакция чорындагы тактикасын характерлап бо- лай диде:
«Бу партиябезнең царизмга каршы ачык революцион көрәштән, көрәшнең читләтелгән юлларына, страхкассалардан алып дума три-бунасына кадәр барлык һәм һәртөрле легаль мөмкинлекләрдән файдалануга борылу чоры иде» (ВКП(б) ның XV съездында сөйләгән доклад. стенографик отчет, 366 нчы бит).
Икенче том авыр реакция шарт-ларында массалар арасында эшләүнең легаль мөмкинлекләреннән файдалануның, — эшчеләрнең һәм хезмәт ияләренең көндәлек инте-реслары өчен көрәшүнең классик үрнәкләре булып тора торган күп кенә әсәрләрне эченә ала.
И. В. Сталинның «Киңәшмәне бойкотларга кирәк», «Тагын гарантияле киңәшмә турында», «Соңгы ■вакытта булган забастовкаларыбыз нәрсә сөйлиләр», «Нефть промыш-ленниклары тактикасындагы боры-лыш», «Экономик террор һәм эшчеләр хәрәкәте», «Алда торган гомуми забастовкага карата», «Декабрь забастовкасы турында» һәм башка әсәрләре иптәш Сталин җитәкчеле-гендә булган Баку большевикларының кайнап торган эш картинасын ачып бирәләр.
1994 нче елның декабренда И. В. Сталин җитәкчелегендә Ба- куда гомуми забастовка үткәрелде. Ул эшчеләрнең җиңүе белән һәм эшчеләр белән нефть промышленниклары арасында Россиядә беренче коллектив договор төзелү белән тәмамланды.
1907 нче елның азагында нефть промышленниклары киңәшмәсе дип аталган нәрсә тирәсендә зур кампания җәелеп китте. Киңәшмәнең
И. В. Сталин әсәрләренең П нче томы _ _ Ю'
буржуаз инициаторлары фикере буенча, делегатлар сайлау, эшчеләр таләпләрен тикшермичә генә һәм .делегатларның сайлаучылар алдында отчетыннан башка гына үтәргә тиеш иде. Большевиклар И. В. Сталин сүзләре белән: «Киңәшмә гарантияле булсын, яки бернинди дә киңәшмә кирәкми» дигән лозунгны күтәрделәр. Мондый гарантияләр булып: вәкилләр Советын .ирекле сайлау, профессиональ союзларның хезмәтеннән файдалану һәм киңәшмәнең ачылу вакытын сайлап алу иреге тора иде.
Большевикларның дөрес линиясе гүзәл нәтиҗәләр бирде. Реакция чорындагы бик авыр шартларда Бакуда 1908 нче елның маенда .Баку пролетарийлары вәкилләренең Советы җыелды һәм ике атна буена утырыш үткәрде. Бу Совет нефть промышленникларына большевиклар тарафыннан эшләнгән таләпләрне куйды. Россия пролетариатының алдынгы вәкилләре тавышы киңәшмә трибунасыннан бөтен илгә яңгырады. Бу большевикларның бик зур җиңүе булды.
Икенче томга И. В. Сталинның атаклы хезмәте «Марксизм һәм милли мәсьәлә» керә. Бу хезмәтнең чыгуы Россия халыкларының милли һәм социаль коллыктан котылу өчен көрәш юлындагы кайнар теләкләренә җавап бирде. Милли мәсьәлә реакция чорында күренекле әһәмият алды. Самодержавие 1905 нче елгы революция җиңелгәннән соң, бөек державачылык милләтчелеге дулкынын күтәрде. Милли культура һәртөрле кысуларга дучар ителде. Россия халыклары -арасында милли дошманлык кабындыру эше көчле рәвештә алып барылды, погромнар оештырылды.
Бөек державачылык изүе үзенә җавап рәвешендә буржуаз милләтчелек дулкынын тудырды. Царизмның бу хәйләкәр политикасына, буржуаз милләтчеләр политикасына .каршы милли мәсьәләдә Россиянең барлык халыклары интересына җавап бирерлек дөрес линияне куярга кирәк иде.
’ Төп бурычны — самодержавие һәм империализм изүен бәреп төшерүне хәл итү эшендә Россиядә милли мәсьәләнең әһәмияте гаять зур иде. Россиядәге төрле халыкларның рус пролетариаты белән берлектә һәм аның җитәкчелеге актында революциягә барулары һәм власть урнаштыру өчен булган хәл-иткеч көрәшләрдә аның резервы булулары, яки хакимлек итүче властьларның резервы булып калулары бу эштәге линиянең дөреслегенә бәйләнгән иде.
Хәзер, күп милләтле Совет дәүләте күптән төзелгәч һәм ныгыгач, И. В. Сталинның «Марксизм һәм милли мәсьәлә» дигән теоретик хезмәтенең әһәмияте аеруча көч белән чагыла. Ленин һәм Сталинның хезмәтләре СССР да милли мәсьәләне хәл итүдә теоретик нигез булып хезмәт иттеләр.
Иптәш Сталин фәнни социализмны иҗат итүчеләргә хас булган теоретик тирәнлек белән милли мәсьәләнең иң төп нигезләрен ачык- ландыра, милләт турындагы билгеләмәне, милләтләр төзелү процессы тарихын бирә, милли мәсьәлә буенча оппортунистик позицияләрдән бернәрсә дә калдырмый һәм революцион пролетариатның программасын формулалаштыра.
Ул вакытта, И. В. Сталинның хезмәте язылган чакта, эшчеләр хәрәкәте эчендәге төп дошман булып чит илдә Австрия социал-демократиясе оппортунизмы, Россиядә Бунд, Грузия меньшевиклары, әрмән дашнаклары һәм башка вак буржуаз группировкалар тора иде. Иптәш Сталин тәнкыйтенең уты әнә шуларга каршы юнәлдерелгән дә иде. Оппортунистик милли про-грамманың төп пункты булып Австрия социал-демократлары тарафыннан уйлап чыгарылган милли культура автономиясе тора иде.
«Милли культура автономиясе» программасы эштә чеп-чи буржуаз милләтчелекнең гәүдәләнеше булып
К8 Б. П о но м а ре Б-
тора иде. Аның ялган марксистик фразаларга төренүе һәм милли мәсьәләдә эшчеләр сыйныфының позициясен чагылдыруга дәгъва кылуы аның куркынычлылыгын тагы да зурайта иде. Бауэр, Шпрингер һәм аларның Россиядәге бунд- чы һәм башка иярченнәре тарафыннан яклана торган бу программа эшгә гомуми-миллн хәрәкәт белән җитәкчелек итүне буржуазия кулына бирә иде.
Милли культура автономиясе программасының реформалар юлы белән тормышка ашырылырга уй- ланылуы аның зарарын тагы да зурайта иде. II. В. Сталин болан дип язды:
«Австриялеләр» милләтләрнең азатлыгын вак реформалар юлы белән, әкрен алымнар юлы белән тормышка ашырырга уйлыйлар, алар практик чара итеп милли культура автономиясе тәкъдим итеп, тамырдан үзгәртүгә, демократик азатлык хәрәкәтенә бөтенләй исәп тотмыйлар...» (317 нче бит).
Австриядәге һәм Россиядәге «Милли культура автономиясе» та-рафдарлары милли мәсьәләне капи-талистик стройның нигезләрен җи-мермичә дә хәл итеп була дип кенә түгел, бәлки аның революция җиңүе белән бернинди дә бәйләнеше юк дип уйладылар. Моңа икенче интернационал реформизмының аның «Капитализмның социализм»га үсүе турындагы яман аты чыккан линия-сенең йогынтысы булды. Милли демократик хәрәкәт буржуаз-либе- раль реформаларга кайтарып калдырылды. Большевиклар планы буенча исә ул самодержавиегә каршы гомуми демократик революциядә һәм эшчеләр сыйныфы властен яулап алуда зур роль уйнарга тиеш иде.
«Рус марксистлары, — дип күрсәтте И. В. Сталин, — «милләтләр азатлыгы» турындагы мәсьәләне мөгаен булачак тамырдан үзгәреш белән, демократик азатлык хәрәкәте белән бәйлиләр, реформаларга исәп тотарга аларның нигезләре юк» (317 нче бит). Реформалар юлы түгел, бәлки революция юлы изелгән ^милләтләргә азатлык китерә һәм милли мәсьәләне хәл итә ала — большевикларның линиясе әнә шундый иде. Бу мәсьәләне яңача кук> иде, моңа каршы Икенче интернационал партияләре көрәштеләр. Мондый куелыш марксизм тәгъли-матының империализм һәм пролетар революцияләр чорындагы яңа шартларда тагын да үстерелүе булып тора иде.
«Марксизм һәм милли мәсьәлә»- китабы битләреннән большевикларның милләтләрнең үз билгеләнүләре- турындагы лозунгысы милли мәсьәләне хәл итүдә бердәнбер дөрес лозунг булып бөтен дөньяга яңгырады.
Большевикларның милли про-граммасының практикада тормышка ашырылуы Бөек Октябрь революциясе җиңүендә һәм социалистик: дәүләтне ныгытуда зур роль уйнады.
Владимир Ильич Ленин Сталинның милли мәсьәләдәге хезмәтләренең әһәмияте бик күренекле булуын берничә тапкыр күрсәтеп үтте. «Марксизм һәм милли мәсьәлә» китабы язылган вакытта ук инде- Ленин Горькийга язган хатында- болай диде:
«Милләтчелек мәсьәләсенә килгәндә моның белән җитдирәк шөгыльләнергә кирәклеге турында Сезнең белән тулысынча килешәм. Безнең бер бик яхшы грузин бу мәсьәлә өстендә утыра һәм Австриядәге һәм башка барлык материалларны җыеп «Просвещение* өчен зур мәкалә яза. Без аны ашыктырырбыз» («Ленинның Горь- кийга хатлары». Партиздат. 193f> нчы ел, 89 нчы бит).
Сталин хезмәте басылганнан сон Ленин болай дип язды: «Теоретик- марксистик әдәбиятта... соңгы вакытта социал-демократларның милли программасы нигезләре яктыртылган иде инде, (биредә беренче урында Сталин мәкаләсе тора)> (XVII т., 116 нчы бит).
Бөтен дөнья күләмендәге беренче империалистик сугыш алдыннан
И. В. Сталин әсәрләренең II нче томы 109
милли мәсьәлә буенча Парижда, Бернда, Женевада һәм Цюрихта күп кенә докладлар белән чыкканда Ленин шулай ук «Марксизм һәм милли мәсьәләмне күрсәтә, аны Икенче Интернационал эшлеклелә- ренец оппортунистик әсәрләренә каршы куя.
Иптәш Сталинның милли мәсьәләдә Маркс—Ленин теориясен туды һәм системалы рәвештә эшләгән китабы Россия халыкларын рус пролетариаты тирәсенә туплауда зур ^оль уйнады. Милли мәсьәләдә Ленин— Сталин теориясе самодержавиене штурмга алуга хәзерлек көннәрендә, пролетариат революциясе өчен көрәштә. Совет дәверендә милли мәсьәләне хәл итүдә СССР халыкларының, какшамас дуслыгын ныгытуда сыналды.
И. В. Сталинның, гениаль хезмәте ВКП(б) ның милли политикасында .күренекле роль уйнады һәм уйный. Милли мәсьәлә хәзерге җәмгыять тормышында беренче дәрәҗәдәге •әһәмиятне тота. Советлар Союзы чикләренең тышында бер милләтнең икенче милләттән «өстенлеге» турындагы «теорияләр» бик киң таралган. Герман милләтенең бөтен дөнья өстеннән хакимлеген өндәгән герман фашизмы белән эш әле күптән түгел генә бетерелде. Ләкин инде хәзер үк империалистик реакция көчләре тарафыннан «иң яхшы расаларның» башка халыкларга үз ихтыярларын боерып торырга, алар- ның экспансиягә «хаклары» булуы турында тавышлар ишетелә. Дөньяда әле изелгән милләтләр бик күп.
Йөзләрчә миллион кешеләр чит җир империалистлары изүе астында ин-тегәләр. Бу халыкларның үзләрен азат итү өчен көрәшләрендә И. В. Сталинның «Марксизм һәм милли мәсьәлә» дигән классик хезмәте, аның милли-колониаль мәсьәлә буенча булган башка эшләре кебек үк зур әһәмияткә ия булып тора.
Сталин әсәрләренең икенче томына кергән хезмәтләр Россия үсешенең иң авыр чорларының берсендә
кискен сугышка үз-үзен аямыйча
эшләү картинасын ачып сала.
Икенче томга кергән әсәрләр Ленин — Сталин партиясенең Совет иле халыклары белән нинди тирән тарихи тамырлар белән бәйләнгән булуы, ничек итеп үзенең героик көрәше белән безнең революциянең бөек җиңүләрен хәзерләве турында сөйлиләр.
Икенче томга кергән әсәрләрендә иптәш Сталин тарафыннан больше-визмның идея, тактика һәм оештыру нигезләренең эшләнүе ВКП(б) ның идея хәзинәсенә состав өлеш булып керә.
Иптәш Сталин әсәрләре партияле һәм партиясез большевикларны большевизм тарихын һәм теориясен тирән белү белән коралландыра һәм халкыбызны социализмның яңа җиңүләре өчен көрәшкә туплый.
Россия халыклары интересы өчен көрәш картинасын, Ленинның бөек көрәштәшенең эшчеләр сыйныфы һәм хезмәт ияләренең көчен само-державиегә һәм Россия империа
лизмына каршы хәзерләү буенча