Логотип Казан Утлары
Публицистика

„ЗВЕЗДА" ҺӘМ „ЛЕНИНГРАД" ЖУРНАЛЛАРЫ ТУРЫНДА


ВКП(б) ҮЗӘК КОМИТЕТЫНЫҢ 1946 ЕЛ
14 АВГУСТ КАРАРЫННАН
ВКП(б) Үзәк Комитеты Ленинградта чыгарыла торган матур әдәбият журналлары — «Звезда» һәм «Ленмнград»ның бөтенләй ка-нәгатьләнмәслек хәлдә алып барылуларын күрсәтеп үтә.
«Звезда» журналында! соңгы ва-кытларда, совет азучыларының әһәмиятле һәм уңышлы әсәрләре белән беррәттән, идеясез, идеология ягыннан зарарлы булган күп әсәр- -ләр басылып чыкты. Совет әдә-бияты өчен әсәрләре ят булган язучы Зощенк1ога әдәби трибуна бирүе «Звезда»ның тупас хатасы булып тора. Зощенконың күптәннән инде буш, эчтәлексез һәм әшәке әйберләр язуда, безнең яшьләребезне дөрес юлдан яздыруга һәм аларның аңнарын агулауга исәп тоткан черек идеясезлекне, әшәкелекне һәм политикадан читләшүне таратуда остаруы «Звезда» редакциясенә мәгълүм. Зощенконың ба- -*сып чыгарылган соңгы хикәяләреннән «Маймыл маҗаралары» дигән хикәясе («Звезда» № 5—6, 1946 ел) совет тормышына һәм совет кешеләренә карата әшәке яла ягу буылып чыккан. Зощенко совет тәртипләрен һәм совет кешеләрен га- рип-карикатура рәвешендә тасвирлый, яла ягып, совет кешеләрен примитив, түбән культуралы, аңгыра кешеләр итеп, обыватель' зәвыклы һәм обыватель гадәтле кешеләр итеп күрсәтә. Зощенко безнең чынбарлыгыбызны явыз хулиганнарча тасвирлауны советка каршы дошманлык чыгышлары белән бергә алып бара.
Зощенконың физиономиясе һәм сугыш вакытында аның үз-үзеи лаеклы булмаганча тотуы, совет кешеләренә аларның немец илбасарларга каршы көрәшендә Зощенконың, һичбер төрле ярдәм итмичә, «Кояш чыгар алдыннан» кебек кабахәт әйбер язуы, ул әйбергә карата, шулай ук Зощенконың бөтен әдәби «иҗатына» карата да «Большевик» журналы битләрендә тиешле бәя бирелгәнлеге «Звезда» редакциясенә бик яхшы мәгълүм була торып, «Звезда»ның битләрендә Зощенко кебек әшәке бәндәләргә һәм әдәбият актыкларына урын бирелү бигрәк] тә юл куелмаслык нәрсә.
«Звезда» журналы шулай ук
СОВЕТ
ӘДӘБИЯТЫ
ТАТАРСТАН СОВЕТ ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫ ОРГАНЫ № 7-8
1946 ЕЛ УНДҮРТЕНЧЕ ЕЛ ЧЫГА
«Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турында.
әдәби һәм иҗтимагып-политик фи-зиономиясе совет җәмәгатьчелегенә бик күптәннән мәгълүм булган язучы Ахматованың әсәрләрен һәрьяклап популярлаштыра. Ахматова безнең халкыбызга ят булган буш, идеясез поэзиянең типик вәкиле ул. Аның пессимизм һәм төшенкелек рухы белән сугарылган, «сәнгагь сәнгать өчен» дигән буржуаз-аристо- крат эстетлыгы һәм декадентлыгы позицияләрендә катып калган, үз халкы белән бер аяктан барырга теләмәүче иске салон поэзиясенең зәвыкларын чагылдыра торган шигырьләре безнең яшьләребезне тәрбияләү эшенә зарар китерәләр һәм совет әдәбиятында аларга түзеп торырга мөмкин түгел.
Журналда Зощенкога һәм Ахматовага актив роль бирү, һичшиксез, Ленинград язучылары арасына идея таркалышы һәм дезорганизаций элементлары кертте. Жур-налда, көнбатышның хәзерге буржуаз культурасы алдында совет кешеләренә хас булмаган баш ию рухын тарата:торган әсәрләр күренә башладылар. Сагыш, пессимизм һәм тормыштан бизү белән сугарылган әсәрләр басыла башладылар (Садофьев һәм Комиссарова шигырьләре — № 1, 1946 ел һ. б.). Бу әсәрләрне урнаштыру белән редакция үзенең хаталарын тирәнәйтте һәм журналның идея дәрәҗәсен тагын да түбәнәйтә төште.
Идея ягыннан ят булган әсәрләрнең журналга керүенә юл куеп, редакция шулай ук, басыла торган әдәби материалларның художество сыйфатына карата таләпне дә киметкән. Журнал художество- ягыннан түбән сыйфатлы пьесалар һәм хикәяләр белән тутырыла башлады (Ягдфельдның «Заман юлы», Штейнның «Аккош куле» һ. б.). Бастыру өчен материалларны сайлауда шушындый талымсызлык журналның художество дәрәҗәсен түбәнәйтүгә китерде.
Үзәк Комитет «Ленинград» жур-налының аеруча начар алып барылуын күрсәтеп үтә, бу журнал үзенең битләрендә Зощенконың әшәке һәм яла ягучы чыгышларына, Ахматованың буш һәм политикадан читләшкән шигырьләренә һәрвакыт урын биреп килде. «Звезда» редакциясе кебек «Ленинград» журналы редакциясе дә, чит илнеке булган иарлык әйберләр алдында баш иючелек рухы белән сугарылган бай-' так кына әсәрләрне урнаштыруы белән зур хаталар ясады. Журнал байтак кына хата әсәрләрне басып чыгарды (Варшавскийның һәм Рестның «Берлин өстендә булган бер хәл», Слонимскийның «Заставада» дигән әсәрләре). Хазиннын. «Онегинның кайтуы» дигән шигырендә, әдәби пародия астында, хәзерге Ленинградка яла ягылган. «Ленинград» журналында күбесенчә эчтәлексез, түбән сыйфатлы әдәб.ч материаллар урнаштырыла.
Ленинградта, үзенең алдынгы революцион традицияләре белән атаклы булган герой-шәһәрдә, һәрвакыт алдынгы идеяләрне һәм алдынгы культураны үрчетүче булган шәһәрдә басыла торган «Звезда» һәм «Ленинград» журналларының совет әдәбияты өчен ят булган идеясезлекне һәм политикадан, читләшүне журналларга сөйрәп кертүгә юл кую ничек мөмкин була алган?
«Звезда» һәм «Ленинград» ре-дакцияләре хаталарының асылы нәрсәдә?
Бу журналларның Җитәкче ра-ботниклары, беренче чиратта алар- ның редакторлары Саянов һәм Лихарев иптәшләр, ленинизмның бер положениесен: журналлар, алар
гыйльмиме яки әдәбиме, барыбер, политикадан читтә тора алмыйлар, дигән положениесен онытканнар. Алар, совет кешеләрен һәм бигрәк тә яшьләрне тәрбияләү эшендә безнең журналларыбыз совет дәүләтенең куәтле коралы булуын һәм шуңа күрә совет строеның тормыш нигезен тәшкил иткән нәрсәне—анын политикасын эштә кулланма итев алырга тиешлекне онытканнар. Совет строе яшьләрне совет политикасына игътибарсызлык рухында, төкереп карау һәм идеясезлек ру

«Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турында 3
хында тәрбияләүгә түзеп тора алмый.
Дөньяда иң алдынгы әдәбият булган совет әдәбиятының көче шунда ки, аның халык интересларыннан башка, дәүләт интересларыннан башка бүтән һичнинди интересы ю!м һәм булуы да мөмкин түгел. Совет әдәбиятының бурычы яшьләрне дөрес тәрбияләүдә дәүләткә булышудан, яшьләрнең ихтыяҗларына җавап бирүдән, көр күңелле, үз эшенә ышана торган, кыенлыклардан курыкмый торган, һәртөрле кыенлыкларны җиңәргә әзер торган яңа буынны тәрбияләүдән гыйбарәт.
Шуңа күрә идеясезлекме, политикадан читләшүне, «сәнгать сәнгать өчен» дигән карашларны һәртөрле тарату совет әдәбияты өчен чит нәрсә, совет халкы һәм дәүләте интереслары өчен зарарлы нәрсә һәм безнең журналларда андый нәрсәләр урын алмаска тиеш.
«Звезда» һәм «Ленинград» жур-налларының җитәкче работникларында идеялелекнең җитешмәве шулай ук шундый хәлгә алып килде ки, бу работниклар үзләренең әдипләргә булган мөнәсәбәтләре нигезенә совет кешеләренә дөрес тәрбия бирүне түгел, һәм әдипләрнең эшчәнлегенең политик юнәлеше интересларын түгел, ә бәлки, шәхси, әшнәлек интересларын куйганнар. Әшнәлек мөнәсәбәтләрен бозарга теләмәү аркасында тәнкыйть үзенең үткенлеген югалткан. Әшнәләрнең хәтерен калдырудан курку аркасында матбугатта күрәләтә яраксыз әсәрләр чыгарылган. Халык һәм дәүләт интересларын, безнең яшьләргә дөрес тәрбия бирү интересларын әшнәлек мөнәсәбәтләренә корбан итә торган һәм тәнкыйтьне томалый торган шушындый төр либерализм язучыларны шундый бер хәлгә алып килә ки, алар камилләшә барудан туктыйлар, халык алдында, дәүләт алдында үзләренең җаваплы икәнлекләрен аклауны җуялар, алга барудан туктыйлар.
Югарыда әйтелгән барлык нәрсәләр, «Звезда» һәм «Ленинград» журналларының редакцияләре үз өсләренә йөкләнгән эшне үти алмауларын һәм журналлар белән җитәкчелек итү эшендә җитди политик хаталар җибәрүләрен күрсәтә.
Үзәк Комитет шуны күрсәтеп үтә: совет язучылары Союзының Правлениесе һәм, аерым алганда, аның председателе иптәш Тихонов «Звезда» һәм «Ленинград» журналларын яхшырту буенча һичнинди чаралар күрмәгән һәм Зощенко, Ахматова һәм аларга ошашлы, советчы булмаган язучыларның совет әдәбиятына карата зарарлы йогынтыларына каршы көрәш алып бармаган гына түгел, бәлки совет әдәбиятына ят булган тенденцияләрнең һәм гадәтләрнең журналларга үтеп керүенә юл куйган.
ВКП(б) ның Ленинград шәһәр комитеты журналларның гаять зур хаталарын күрмичә үткән, журналларга җитәкчелек итүдән һәм журналларда Зощенко һәм Ахматова кебек совет әдәбиятына ят булган кешеләргә җитәкче урынны алырга мөмкинлек биргән. Алай гына да түгел, партиянең Зощенкога һәм аның «иҗатына» мөнәсәбәтен белгән хәлдә, Ленинград шәһәр комитеты (Капустин һәм Широков иптәшләр), моңа хокукы булмый торып. шәһәр комитеты үзенең шушы елның 26. VI карары белән, «Звезда» журналының Зощенко да кертелгән яңа редколлегия составын раслаган. Шуның белән Ленинград шәһәр комитеты тупас политик хата эшләгән. «Ленинградская правда» газетасы шушы елның 6 июлендә чыккан санында Зощенко иҗаты турында Юрий Германның шикле мактау рецензиясен урнаштырып хата эшләгән.
ВКП(б) Үзәк Комитетының пропаганда Управлениесе Ленинград журналла рЫНЫҢ эше ©стоннән тиешле контрольне тәэмин итмәгән.
ВКП(б) Үзәк Комитеты карар бирә: 1. «Звезда» журналы редакциясен, совет язучылары Союзы Поав- лениесен һәм ВКП(б) Үзәк Коми

«Звезда» Һәм «Ленияград^журналлары турында
тетының пропаганда Управлениесен журналның шушы карарда күрсәтелгән хаталарын һәм кимчелекләрен бөтенләй бетерер өчен чаралар күрергә, журналның юнәлешен төзәтергә Һәм, журналга Зощенко, Ахматова һәм аларга ошашлылар- ның әсәрләрен кертүне туктатып, журналның идея һәм жудожество ягыннан югары дәрәҗәдә булуын тәэмин итәргә мәҗбүр итәргә. 2. Ленинградта, хәзерге вакытта, ике матур әдәбият журналы чыгарырга тиешле шартлар булмау сәбәпле, «Ленинград» журналын чыгаруны туктатырга, Ленинградның әдәби көчләрен «Звезда» журналы тирәсенә тупларга. 3. «Звезда» журналы редакциясе
эшендә тиешле тәртип урнаштыру һәм журналның эчтәлеген җитди рәвеш гә яхшырту максаты белән, журналда баш редактор һәм аның каршында редколлегия булдырырга. Журналның баш редакторын журналның идея-политик юнәлеше өчен һәм аңарда урнаштырыла торган әсәрләрнең сыйфаты өчен тулы җаваплы дип санарга. 4. А. М. Еголин иптәшне, ВКП(б) Үзәк Комитетының пропаганда Управлениесе начальнигы урынбасары Вазыйфасын аңарда саклаган хәлдә, «Звезда» журналының баш редакторы итеп расларга.
«Культура и жизнь» газетасы, Л*2 6, 20 август.