Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫНЫҢ КҮРЕНЕКЛЕ ӘСӘРЛӘРЕ


Без хәзер инде тынычлык көннәрендә. Верховный Советның тарихи сессиясендә кабул ителгән яңа бишьеллык план ‘ буенча яшибез. Җирне тетрәткән туп тавышлары тындылар. Коелган кан җиргә сеңеп бетте. Хәрабәләр үләннәр белән капланды. Окоплар җир белән тигезләнде. Беренче тыныч җәй хәзер. Гаять зур иҗади эшләр башланып китте. Бу бөек эшләрне яңа социалистик җәмгыять өчен ун елларга алып барылган тиңдәшсез көрәшләрдә тупланган, гаҗәеп тәҗрибәсе булган совет кешесе алып бара.
Әдәбият та шулай ук сугыш кырында яшәде. Башта ул геройларны, үзе күргәннәрнең иң беренче шаһитыдай, тиз-тиз генә, өстән- өстән генә диярлек чагылдырды, бу чорда әдәбият сугыш кырында турыдан-туры геройга мөрәҗәгать итүнең югары пафосы белән сулады. Данга күмелгән совет кешесе коточкыч куркыныч булган сугыш сынавы аркылы үтте һәм тыныч хезмәт юлына кайтты. Бөтен дөнья культурасының сакчысы булган совет кешесе хәзер яңадан элекке хезмәтенә кайтты, эзләнүче, табигатьне буйсындыручы, стихияләрне богаулаучы, яңаны тудыручы төсенә керде.
Хәзер* инде язучылар, сугыш көн-нәренә кайтып, геройны өстән-өстән генә чагылдыруны эзләмиләр, ә нык җентеклелек белән, тирән уйлану белән, хакыйкатьне чагылдыручы сәнгатьнең бөтен көче белән, геройның эчке тормышын ачып бирәләр һәм тәфсыйллаулар- да саранланмыйлар, һәм аларныц темалары инде кыскача гына кү-зәтелгән һәм тар рәвештә күрсәтелгән батырлык рамкаларыннан тышка, киңгә чыгып китәләр. 1945 нче ел өчен Сталин исемендәге премияләр белән бүләкләнгәч әсәрләрдә без совет яшьлеге темасын, совет гуманизмы темасын, ул көннәрнең каты чынбарлыгы тарафыннан сугыш юлларына ташланган балаларның язмышы темасын табабыз.
Премияләр белән бүләкләнгән шигырьләрдә Ватаныбызның бөеклеге турында, патриотизмның көче турында, совет кешесенең, батырлыгы һәм җиңелмәслеге турында матур чоллар тудырган халык шагыйрьләренең гүзәл илһамнарын күрәбез.
Александр Фадеев Краснодон комсомолецлары — подпольщиклары турында зур эпопея тудырды. Ул үзенең романын «Яшь гвардия» дип исемләде. Чын тормышта яшәгән, һәммәбезгә дә мәгълүм булган батырлыклары өчен барлык совет халкы тарафыннан, тирән дулкынлану һәм ихтирам белән кабатланган чын исемнәре булган ул егетләр һәм кызлар — Олег Кошевой да, Иван Земнухов та, Ульяна Громова, Сергей Тюленин, Любовь Шевцова һәм башкалар да — роман битләрендә үзләренек бөтен яшәү көчләре белән җанланып килеп басалар.
Романның үлемсезлек салкынлыгы котылгысыз булган салкын эпик стильдә язылмыйча, бәлки ялкын белән, яну белән, ярсулык белән язылган булуы бик яхшы. Тормыш тарафыннан көрәш һәм үлем .йөзе

Совет әдәбиятының күренекле әсәрләре 29
алдына китереп куелган бу яшь кешеләрнең нинди әйбәт булган-лыкларын күрәбез, аларның яңгы-равыклы тавышларың ишетәбез, аларның килешмәүчән һәм җиңелмәс содет җаннары тирәнлегеннән килеп чыга торган эшләрен күрәбез. Бу яшь подпольщикларның кыю эшләрен көннән-көн күзәтеп барабыз, дошманның көче дәА ерткычларча шашынып, каты каршылык күрсәтүе дә аларны кур-кытмаганын, каушатмаганын күрәбез.
Алар үзләренең кечкенә Краснов доннарын данлыклы иттеләр һәм ул кечкенә шәһәр бик зур булып үсте, барлык совет халкы өчен якын булып, җиңүчән булып әверелде. Бу китап укучыны нык дулкынландыра' һәм тулысынча биләп ала, чөнки укучы анда.киң сулау белән, кешелек җылылыгы белән, җиңүебезгә көчле ышаныч белән, халкыбызның киләчәгенә ышаныч белән тулган тормышның һәрбер сәгате хакыйкатен күрә.
Коммунистик тәрбиянең нәрсә икәнлеген, безнең социалистик җәмгыятебез нинди гүзәл кешелек характерларын тудыра икәнлеген укучы бу китапта ачык хәрәкәттә күрә. Фадеев үзенең бу романында бары тик Краснодондагы яшь көрәшчеләрнен бер төркемен генә күрсәткән, ләкин ул геройлар — безнең җирләребездә фашист илбасарларга һәм палачларга каршы шундый ук көрәш алып барган меңнәрчә һәм меңнәрчә совет яшьләре өчен характерлы геройлар алар. Бу яшь кадрларыбыз, Шульга һәм Валько кебек, карт большевиклар белән «беррәттән, безнең гади кешеләребезнең батырлыгы нинди югары булып үсүгә ирешүен, аның нинди ачык һәм якты аңлы икәнлеген, аның йөрәге нинди кайнар һәм гүзәл икәнлеген күрсәтәләр.
Совет халкы җиңелмәслек — бу формула Краснодон геройлары тарафыннан, аларның бөтен тормышлары һәм үлүләре тарафыннан гаять көчле һәм хәрәкәтчән итеп язылган.
Фадеевка, үзенең романында теманы бик киң алганга күрә, күп вакыйгаларны һәм күп кешеләрне тәсвирлауда, билгеле, кыенлыкларга да очрарга туры килгән. Ләкин монда ул гаять күп төрле характерларны хәрәкәттә күрсәтүдә бик зур сәләтле язучы булып күз алдыбызга килеп баса. «Яшь гвардия»' романында кешеләр шул кадәр күп ки, алар чын тормыштагыча чуарланып торалар. Хәрәкәтләр һәрвакыт бер урыннан икенче урынга күчеп торалар Һәм драматик вакыйгалар һич тә көтелмәгән күренешләрдә килеп туалар. Болардан тыш, ике дөньяның бәрелеше дошманны да хәрби әдәбиятта күп күренгәнчә шартлы сызмалар рәвешендә түгел, ә тәф- сыйллы һәм реалистик рәвештә күр-сәтүгә мәҗбүр итә. һәм романдагы немецлар, нәкъ менә күз алдына китерерлек, капшап карарлык, көн-дәлекчә итеп күрсәтелгәнгә күрә, үзләренең бөтен дошманлык аерма-лыклары, чикләнгәнлекләре белән яшиләр, аларның һәрбер хәрәкәте куркыныч янау белән тулган, алар чирканычлар һәм совет кешеләренә бөтен яклары белән ят. -
Оккупация чорында шәһәрнең үзгәрүе. аның йортларына, урамнарына, бакчаларына кара болыт булып капланган кайгы-хәсрәт романда бик яхшы бирелгән булу белән бер үк вакытта, яшь йөрәкләрдә дошманга ничек кенә булса да каршылык күрсәтү хисләре, баштарак ти-рән аңнан тыш диярлек каршылык, соңра, вакыйгалар җәелә-үсә барган саен, үлмәс, җиңелмәс яшьлекнең дошман өстендә тантаналы гимны булып әверелгән каршылык көче бик яхшы тасвирланган.
Бу героик яшьләргә тулысынча ышанасың, чөнки безнең алдыбызда һәлак булучы изгеләр түгел, ә гади кешеләр; аларның тормышларын без үзебезнең яхшы таныш булган дус- ларыбызның тормышларын күзәткән кебек барлык вак-төякләренә чаклы күзәтеп барабыз. Без аларның ничек яшәүләрен, ничек газаплануларын, ипчек гизеп йөрүләрен, ничек көрә

Зи Николай Тнхов'Л
шүләрен, сөюләрен, үлүләрен күрәбез. Бу эпопеядә авторның беркадәр көтелмәгәнчә килеп керә торган лирик чигенешләре тормыш халәтләренең нык сизелерлек җылылыгын басым ясап күрсәтәләр, болар псә ул яшь кешеләрне гражданнар сугышы елларындагы героик комсомолеңлар белән, авторның үзенең партизанлыкта үткәргән яшьлеге белән якынайталар.
Яшь геройлар шул чаклы газаплы һәм горур рәвештә үлгәндә аларны бөтен йөрәгең белән кызганасың, чөнки иң яхшы, иң әйбәт, таза, матур совет егетләре һәм кызлары һәлак булалар бит, алар сугыш беткәннән соң нинди гүзәл итеп яши алган булырлар иде, алар да тыныч шартларга кайткан булырлар иде бит
Үзбәк язучысы Айбекның «Нәваи» исемле романы Сталин исемендәге премия белән бүләкләнде. Айбек шагыйрь, прозаик, академик. Ул Алишер Нәваи турында роман язган. Нәваи — XV гасырның даһи фигурасы, аның исеме Урта Азия халыкларының культура үсеше тарихы белән аерылгысыз бәйләнгән. Ул шагыйрь, философ, композитор һәм дәүләт эшлеклесе булган. Ул үзбәк әдәбиятын башлап җибәрүче .булган. Нәваи — үзенең характеры белән бик күп кырлы, гаҗәеп кеше. Аның чоры аз өйрәнелгән. Матур әдәбиятта Айбекның романы — чиктән тыш кызыклы булган бу эпохага беренче башлап тирән һәм төрле яклап керү булып тора.
Айбек бу ерак заманның күп кенә картиналарын, күп кенә характерларын һәм башлыча, үз заманының алдынгы кешесе булган Нәваиның тарихи әһәмиятен күрсәтә алган.
Хөсәен Байкараның түзеп тора ал-маслык деспотиясе, золымы шартла-рында Нәваи үзенең дөньяны яхшы итеп кору һәм кеше шәхесен камилләштерү идеалларына һәрвакыт турылыклы булып кала.
Айбек ул эпоханы һәм бөек кешенең фаҗигасын укучыларга тулысымча хис иттерә. Киң укучылар массасы Урта Азиянең ул заманнардагы тормышы турында бу романнан, уннарча гыйльми тикшеренүләргә караганда да, күбрәк беләчәкләр.
Айбек укучыларны бездән гасырлар белән аерылган вакыйгалар эченә алып керә. Ул безгә төрле! юлларны, кәрван-сарайларны, дво- рецларны, авылларны, халык кайнап торган мәйданнарны, фәлсәфи бәхәсләр алып барыла торган бүлмәләрне, сугыш ’ кырларын, авыл чынбарлыгын һәм шәһәр тормышын күрсәтә.
Беренче башлап үзбәк телендә язучы, үзбәк әдәбиятының атасы Нәваи, иран теле — байлык һәм матурлык ягыннан дөньяда иң беренче тел, дип аңа исбат итәргә маташучыларга каршы үз туган теленең әһәмияте һәм көче турында сөйли. Нәваи галим муллаларга бо- лай дип җавап бирә,- «... безнең телебезнең гүзәллеге минем өчен — бөек хакыйкать. Мин аны бала чагымнан ук йөрәгемдә саклап киләп һәм бу мәхәббәтемне мин гомерем ахырына кадәр саклаячакмын. Үз халкыбызның зәвыкын һәм холкын истә тоткан хәлдә мин, анын йөрәге фикер чәчәкләре белән тулсын өчен аның үз телендә язам: халык җаны дулкынлансын өчен мин төрек көйләренә җырлыйм. Безнең халкыбыз да үз теле бакчасында бәхетле хуҗа булсын иде,— бу тел безнең халкыбызга ят булган иран теленнән, һичшиксез, бик күп өстен тора...»
Айбек бүген безгә совет чорында, чәчәк атучы гүзәл Үзбәкстанда,, Сталин гасырының бөек казанышлары алдында, — «Үзбәк телендә»— «үз теле бакчасында» беренче тарихи роман тууын күрсәтте; ул үз халкының борынгы һәм хәзерге яңа тормышын реалистик чагылдыруга үзбәк язучыларына зур юл ачты.
Валентин Катаевның «Полк улы» дигән повестенда Ваня СолнЬев исемле кечкенә малай узен һәлакәттәй коткарып калучы гүзәл кол. лективиы таба. Бу сугышчан коллек. тив — артиллерия полкы, бөек ант

Совет әдәбиятының күренекле әсәрләре 31
белән берләшкән совет кешеләре семьясы. Сугыш юлларында ада- шып-югалып калган кечкенә малай Ваня — бу коллективта асрауга алынган үги малай түгел, ә иң кечкенә сугышчы.
Ул совет малае, аның характерында бернинди сентиментальлек юк, аның барлык балалык сыйфат- лары бу бик бәләкәй артиллерист- разведчиктан нинди зур җанлы кеше үсеп чыга ала икәнлеген күрсә-, тә. Катаевта күңелле һәм мавыктыргыч хикәяче таланты бар. Ләкин бу күңеллелек һәм кызыклылык ас-тында бик тирән әйберләр яшеренгән. Ихтимал, малай һәм полк турындагы бу повестьта беркадәр гыйбрәтлелек кимчелеге бардыр, малайның Суворовчылар мәктәбенә китмәве дә мөмкин булгандыр, ләкин ул малай шундыйларның берсе ки, ул үсеп җиткәч тә, һичшиксез, ватанның яхшы сакчысы булачак. Ул малай—балачагыннан ук сынау авырлыкларын белүче һәм үз көче белән тормышка юл салучылардан берәү.
Кызыл Армиядә булган, партизан отрядларында булган, сугышның бөтен кыенлыкларын татыган һәм хәзер инде мәктәп партасында утырган мондый малайларны без күп беләбез. Алар үткәндә, сугыш елларында күргәннәрен һич тә онытачак түгелләр. Катаев әнә шундый малайның портретын беренче башлап күрсәтте. Һәм бик дөрес күрсәтте.
Повестьта без, малайдан тыш, истә нык кала торган капитан Ена- киевны һәм инде олы яшьтә һәм, чәчләре агарган булуга карамастан, кыю сугышчы, Советлар Союзы Герое наводчик Ковалевны >күрәбе|з. Л. Н. Толстойның «Сугыш һәм солых» исемле романындагы капитан Тушииның онытылмас образын без барыбыз да яхшы беләбез, истә тотабыз һәм яратабыз. Ул тыйнак һәм батыр капитан безнең хәтеребездә нык урнашып калган, чөнки без аны үз тормышының хәлиткеч көнендә күрдек һәм үзебезнең бик күптәнге дустыбыз итеп яраттык.
Капитан Енакиев та шулай ук сугыш шартлары белән чикләнгән хәрәкәтләрдә безнең алдыбызга килеп баса. Ләкин аны үзебезгә якын һәм кадерле икәнен аңлау өчен шушы кыска вакыт та җитә. Анарда совет кешесенең, рус кешесенең характеры да, Кызыл Армия мәктәбенең бөек тәрбиясе характеры да тулы чагыла.
Наводчик Ковалев та хәрәкәттә килеш, үзенең «техникасы» — тубы белән бергә бирелгән. Ул үзенең бу тубын һичберкем белән чагыштырмаслык дәрәҗәдә яхшы белә. Ул төз ату мастеры. Артиллерия дә, кешеләр кебек үк, үзгәрде. Ләкин туплар гына түгел, бик күп башка нәрсәләр дә үзгәрде. БерЪнче империалистик сугышта да Ковалев туплардан аткан кеше, ләкин ватанның нәрсә икәнлеген, бу сүзнең барлык тирән мәгънәсен ул, табигый ки, бары тик хәзер генә аңлаган.
Ваня исемле малай да — нәкъ менә хәзерге заман полкының, безнең полкның улы. Полк уллары булып әверелгән малайлар бүтән вакытларда да булдылар. Аларны кайчакта, музыкантлар командасына биргәндә, кантонист дип тә атыйлар иде.
Катаев безнең заманыбызның ке-шеләре турында, шартлы рәвештә түгел, ә чын-чыннан җанлы итеп* язылган хәзерге заман повестен тудыр*а алган.
Латвия язучысы Андрей Упитс • Сталин исемендәге премия белән бүләкләнде. Ул үзенең «Яшел җир» исемле романын культура-тарихи роман дип атый. Романда 1905 нче ел революциясе алдындагы вакыйгалар күрсәтелә. Узган гасыр азагындагы латыш авылы. Һәрбер аршин җиргә теш-тырнаклары белән ябышып ятучы, ярлы фәкыйрьләрнең канын имүче кулаклар. Иорт-җир- дән мәхрүм ителгән авыл ярлыларының үз алларына юньле-башлы тормыш белән яшәргә хыяллануларын автор эзлекле рәвештә күзәтеп, күрсәтеп бара. Ярлыларның бөтен өметләре җимерелә, тормышлары
Николай Тихонов
32
газапка әверелә. Упитс үзенең киң колачлы, көчле һәм тәсвирлы романында ул чордагы латыш авылы тормышын, андагы вакыйгаларны, кешенең туу көненнән алып хәсрәтле үлеменә чаклы, тулы чагылдыра.
Безнең аллыбызда авыр тормыш,, бәхетсез тормыш кешеләре үтәләр. Үзенең баю эшен ерткычларча алып баручы кулак Иоргис Ванагс. юньсез улы барлык җыелган байлыкны туздырып бетерәчәк, дип куркып яши. Кызы да хуҗалыкта ярдәмче түгел. Үз хезмәтләренең, тырышуларының барысы да юкка икәнлеге күренә. — барон Зиверс ирешкән игътибарга һәм байлыкка ул һич- кайчан ирешә алмаячак, моны ул сизә инде. Юкка гына ул. бөтенесен алдап, үз батракларына каршы хәйләләр корып, һәрбер тиен өчен калтырап бәхетле булырга тели. Ул үлү белән бэтенесе тузан булып очачак.
Аның зуо семьялы хезмәтчесе ярлы Осис, 'юкка гына үзенең авыр, коллык хезмәте белән кайчан да булса үзенә бик кечкенә генә булса да җир кисәге булдырырга өметләнә. Бу бәхет булмаячак. Шул кадәр авыр газап белән җир кисәге ала калса да барыбер анардан аны кире тартып алачаклар, һәм шундый көн килеп җитәр, — ул, менә го- • мер үтелгән, ә алар хатыны һәм бала-чагалары белән башта ничек коточкыч авыр һәм фәкыйрь тормышта яшәгән булсалар, хәзер дә менә, гомер ахырында да шундый ук фәкыйрь булып калганнар икәнлегенә ышанырлар. «Хәзер менә бө-тенесен дә өрьяңадан башлыйсы иде» ди аңа хатыны, ләкин инде һәр икесенең дә, — ирнең дә, хатынның да, — көч хәлләре бөтенләй беткән.
Хатын-кызлар, һәркайсы үзенчә, ләкин бөтенесе дә бәхетсезләр. Осис хатыны көнен-төнеи эрләү һәм туку өстендә үткәрә. Менә Лена Берзинь, ул киявен югалткан, аның егете, байлыгына исәп тотып, икенче берәүгә өйләнгән, ә Лена хайванга ошаган немец колонистына иргә чыккан. Бу хатыннарның тормышлары караңгы, газаплы һәм бу тормыштан һичбер нинди котылу юлы да юк.
Упитс, караңгылык алдында чи-генмичә, безгә бу кешеләрне җентекләп тасвирлый, караңгылык аша аларның беркая да алып бармаучы кызганыч тормыш сукмакларын күрсәтә. Мәсхарәле түбәнчелек, хәерчелек, кайгы-хәсрәт — менә латыш авылының чынбарлыгы. Нык характерлы кешеләр, үзләренең бөтен көчләрен биреп көрәшәләр, ләкин аерым кешеләр генә ул караңгылыкны барыбер җиңә алмыйлар. Яхшы җанлы, ’нәзакәтле Лена, мондый көрәштән соң, каткан йө-рәкле, усал кешегә әверелә. Анна Осис вакытыннан элек карчыкка әйләнә.
Осисның балалары шәһәргә китәләр. Анда аларга зәгыйфь кенә булса да таң яктылыгы күренә башлый. Анда бу караңгылык һәм хәерчелек дөньясына каршы көрәшүче кешеләр, коллык тормышына каршы күтәрелгән революционерлар бар.
Ләкин җиңүгә ерак әле. Упитс үзенең киң колач белән язган әсәрендә күрсәткән тормыш шундый. Автор ул тормышны тупас һәм кискен итеп, үзенең гүзәл талантының бөтен хакыйкать көче белән күрсәткән.
I ятраклар белән хуҗалар арасында патриархаль бердәмлек, дуслык барлыгын исбат итәргә, тук тормыш, ирешелгән теләкләр картиналарын, Латвия крестьяннарының тормыш шартлары имештер әкренләп яхшыра баруын күрсәтергә теләгән иске Латвиянең буржуаз язучыларына Упитс көчле удар ясый.
Упитс, шулай ук, Латвиянең хез-мәтчел крестьян массалары арасында революцион идеалларның үсү-җәелүен дә күрсәтә. Упитс бик күп сандагы зур романнар авторы, гүзәл талантлы халык язучысы, Латвия культурасының күре-некле эшлеклесе. Аның бу романын киң совет укучылары массасы зур игътибар һәм кызыксыну белән
Совет әдәбиятының күренекле әсәрләре 33
3 .С, Ә. № 7-8
укып чыгар.
Поэзия буенча Сталин премияләрен күренекле ике җырчы, ике карт халык шагыйре — Аветик Исаакян һәм Якуб Колае алдылар. Алар поэтик илһамга гаять бай тор^мыш үткән кешеләр. Аларның тормышлары тышкы вакыйгаларга да бай. Ватаныбыз зур әһәмиятле тарихи вакыйгалар •кичергЬн вакытларда аларның тавышы һәрвакыт көчле яңгырады.
Бу шагыйрьләрнең берсе кызу,, ташлы Әрмәнстайда, ә икенчесе урманлы, сазлыклы Белоруссиядә туган булсалар да алар үз тавышларын совет җиренә бердәм поэтик гимн укуда, Ватаныбызның барлык халыкларын бөек тарихи җиңүгә китергән юлбашчыбызга поэтик гимн укуда бергә кушалар.
Аветик Исаакянның «Ватаныма»» <Бөек Сталинга», «Минем йөрәгем таулар өстендә» һ. б. шигырьләре Советлар Союзында һәм чит илләрдә киң мәгълүм. Әрмәнстан- ның яшь шагыйрьләре шигырь көченә һәм сурәтләүгә, фикер ти-рәнлегенә һәм образларның бөеклегенә бу зур лирик шагыйрьдән өйрәнәләр.
Аветик Исаакян бик күп төрле шигъри мотивларга бай. Ул халык кайгысы еллары турында да, туган илнең матурлыгы турында да, кеше хисләренең көче турында да җырлады. Бөек Ватан сугышы елларында ул үзенең бөтен дәрт көче белән көрәш эчендә булды һәм аның шигъри сүзләре, аның публицистик сүзләре яңа яшь көч белән яңгырадылар.
Художник Сарьянның искиткеч матур полотноларында чын Әрмән- станн|ы жүр)еп хозурланганыбыз кебек, Аветик Исаакянның күп төрле гаҗәеп шигырьләрен укып, без алар-' да чын-чыннан зур поэтик җан •яшәгәнен күрәбез һәм шагыйрьнең тавышын әле Зенгузар кыяларында, әле Севан киңлекләрендә, әле Ара- ган итәкләрендә, Делижан агачлары күләгәсендәге борынгы авыл-ларда ишетәбез.
Бу шигырьләрнең музыкасы таң калырлык. Исаакянның сиксәннән артык әсәренә композиторлар җыр һәм романслар язганнар. Аның ши-гырьләренең байлыгында без бик күп төрле формаларны—ашуг җырларыннан алып зур поэмаларга кадәр булган формаларны күрәбез.
Аның бөтен темалары арасында Ватан темасы — гаҗәеп Әрмәнстан - темасы — зур өстенлек алып тора. Киләчәктәге барлык шагыйрьләрнең дә тавышларында ул нәкъ менә шул Ватан темасының көчле яңгыравын ишетергә тели.
Якуб Колае — поэтик көч ягыннан, онтылмаслык Янка Купаладан кала, Белоруссия/ .поэзиясендә икенг че урынны биләп тора. Ул — чын, тирән матурлык җырчысы һәм шагыйре. Аның" шигырьләре үз туган урхманнарының язгы уйчан тавышларына, тын елгаларның челтерәп агуына, кичке кырлардагы тыныч юлларга, үз якташларының җырларына ошыйлар: ул үзенең шигырьләрендә — ирек турында, хезмәт турында, тормыш турында җырлый. Сугыш елларында ул үзенең дулкынлы сүзләре белән белорус пар-тизаннарын рухландырды. Аның сугыш вакытында язган -«Май көннәре», «Дан юлы», «Салар», «Туган юл», ’«Көнбатышка» исемле һ. б. шигырьләре иҗатының җанга, йөрәккә иң якын булып үсеп җиткәнлеге турында сөйлиләр, бу җылы җанлылык аның шигырьләрендә искиткеч гадилек белән, көчле дәрт белән бирелгән.
Якуб Колаеның шигырьләрен совет халкы бик яхшы белә, ярата, Якуб Колаеның ярсулы шигырьләре фашист илбасарларны тар-мар итүгә турыдан-туры булышты, ту- гаң җирләрне талау-бөлдерүләре өчен үч алырга чакырды. Минскины азат иткән җиңүчән гаскәрләребез белән бергә алга, көнбатышка,- Берлинга чаклы барды.
Якуб Колае шигырьләрендә мәңгелек халык зирәклеге яши. Шагыйрь халык җырларын шул чаклы
34 Ни колай Тихонов
күп тыңлаган, үз халкының җыр байлыгын шул чаклы тнрәнтён хтоз иткән, туган җирнең сулышын шул чаклы бирелеп тыңлаган ки, ул үзенең шигырьләрендә бу җыр стихиясе белән тәмам берләшкән, туганлашкан, аңа турылыклы хезмәт итүгә ант иткән.
Ул үзенең тормышын шигырь эченә салып бирә, шигъри сүз — аның үз тормышы ул. Аның шигырьләренең биографиясе — үз биографиясе фактларының җыелмасы. Якуб Колае һәм аның шигырьләре — бер-береннән аерылгысыз. Якуб Колае — иң яхшы мәгънәдә халык шагыйре.
Сталинград сугышларында һәм Украинаны азат итү сугышларында турыдан-туры катнашкан, алдынгы украин шагыйре Микола Бажан — бик төгәл һәм нык эшләнгән, һәм илһам белән кайнап торган энергияле шигырь остасы. Кызу сугыш көннәрен ул «Сталинград дәфтәре»ендә һәм Бөек Ватан сугышына багышланган башка шигырьләпендә бөтен көчкә җырлады. Тәҗрибәле, эзлә-нүче, җитди шагыйрь Микола Бажан шигырь авырлыгы эченә тирән фикерне һәм киң поэтик уйлануны сала торган шигърият линиясенә керә.
«Даниил Галицкий» исемле тарихи поэмасында автор Волыньда Дрогичин шәһәре янында немец меченосец-рыцарьларының гаскәрләрен тар-мар итүне бик зур көч белән тасвирлаган.
Югарыда мин, Микола Бажан — фикер шагыйре, дип әйтүем белән, ул шигырь өстендә эшләгәндә аерым сүзләр өстендә нык эшләвен,. шигырьне тирән эчтәлек белән сугаруын, аны ачык, матур һәм зур образлар белән бизәвен әйтергә теләгән идем. Шулай эшләп ул вакыйгаларны безгә көчле хәрәкәтләрдә күрсәтә, Сталинград сугышы турындагы шигырьләренең җыелмасы — моңа турыдан-туры шаһит булып тора.
Безне^ң алдыбызга китереп бастырган чынбарлыкны бөтен дәһшәтле катылыгы белән реаль аңлау өчен, ул шигырьләрнең берсен генә дә — «Яр буенда» исемлесен генә алу да җитә. Образны поэтик фикер юлы беләң ачу һәм баетуга омтылышта без аның шигырьләрен Баратынский шигырләре белән якынлаштыра торган нәрсәнең барлыгын күрәбез. Ләкин Бажан һич тә архаик шагыйрь түгел һәм ул стилизациягә басым ясауга барыннан да азрак омтыла. Ул хәзерге заманның оригинал шагыйре.
Ленинградның камалыш көннэ. рендә Вера Инбер үзенең «Пулково меридианы» исемле мәшһүр поэмасын язды. Немецлар м безнең Ватаныбызның культура байлыкларын аеруча ерткычлык белән юк итәргә, бөек Ленинградны бөтенләй җимерергә теләгән көннәрдә ул яна варварларга каршы совет гуманизмының тавышы ышандыргыч ачыклык белән янгырый торган поэма белән чыкты.
Бу поэмада Вера Инбер камалган шәһәрдәге үзенең тормышын, ленинградлылар өлешенә төшкән чиктән тыш авыр сыналуларны, коточкыч ачлык кышын, Ленинградны саклаучыларның искиткеч батырлыкларын тасвир итә. Күп айларга сузылган камалыш шартларында, бомба һәм снарядлар астында бөтен авырлык һәм куркыныч^ лыкларны батырларча кичереп, Вера Инбер армый-талмый үз поэмасы өстендә эшләде һәм кабатланмас героик эпопеяның бик күп кар. тиналарын шигырь , юлларында бер-кетеп кала алды. Ул туган шәһәрнең гаять авыр вакытларында безнең ахыр чиктә җиңүгә ирешәчәгебез турында язды һәхм аның поэмасы да, аның «Өч ел диярлек» исемле Ленинград көндәлеге сәхифәләре дә шушы ышаныч белән суга- < рылганиар. Бу Ленинград көндәлегендә ул камалуда булудан алган үзенең кичерешләрен һәм хисләрен, тормышның барлык вак-төякләренә чаклы, көннән-көнгә тафсыйллап язып бара, камалган шәһәр күренешләрен, аның кешеләрен, андагы тормышны сурәтли.

Совет әдәбиятының күренекле әсәрләре
Драматургия өлкәсендә Борис Лавреневның «Диңгездәгеләр өчен» исемле пьесасы һәм Владимир Со-ловьевның «Бөек государь» исемле тарихи пьесасы Сталин премияләре белән бүләкләнделәр.
Борис Лавренев — тәҗрибәле, карт драматург. Ул безгә үз вакытында бик зур уңыш казанган «Разлом» исемле пьесасы белән үк яхшы таныш инде. Ул гражданнар сугышы турындагы флот турында күп язды, аның бу пьесасы да диңгез темасына — Ьөек Ватан су-гышында немецларга каршы көрәшкән совет морякларына багышланган. Бу пьеса—чын геройлыкны бик яхшы тасвирлый торган сугышчан эшләр турында, диңгез сугышының катлаулы эпизодлары турында, хәзерге диңгез флоты командирлары турында. Лавреневның бу пьесасы, диңгез темасына багышланган бүтән пьесалардан, үзенең җанлы характерлары белән, чын сугыш шартларын яхшы белү белән һәм положениеләрнең чын драматик булулары белән бик яхшы якка аерылып тора.
Владимир Соловьевның пьесасы—Иван* Грозный эпохасына багышланган бик күп пьесаларның берсе. Бу тема, мәгълүм булганча, соңгы елларда тарихи темалар арасында өстенлек алып торган тема булып әверелде. Бу темага пьесалар да, романнар да, сценарийлар да җитәрлек язылган. Алексей Толстой пьесасыннан кала Владимир Соловьев пъсасы иң зур уңыш-
________________________________ 35 ка ия булып тора. Ул бик күп театрларда күрсәтелә. Бу пьесаның уңышы — анда бик мул булган матур театральлек, драматик эффектлылык белән аңлатыла.
Ватаныбызның намусын һәм бәй- сезлеген корал белән саклап калган совет I кешеләрең күрсәтүгә безнең язучыларыбыз, шагыйрьләребез, драматургларыбыз күп тапкыр яңадан кайтырлар әле. Безнең тыл кешеләрен дә алар тулы итеп күрсәтерләр әле, чөнки алар турында чын зур әсәр һаман да юк, тыл геройлары турында тәэсирле зур сүз әйтелмәгән әле. Ләкин хәзер герой сугыш кырларыннан кайтты һәм тыныч төзелеш хезмәтенә күчте. Димәк, Советлар Союзы Герое белән янәшәгә яңа Социалистик Хезмәт Герое килеп басар дип, аларның чын мастерлык дәрте белән тулган, көч һәм дөреслек ягыннан тигез булган образлары совет әдәбияты сәхифәләрендә, тарихында янәшә басарлар дип көтәргә мөмкин.
һәр ел саен, Сталин премияләре белән бүләкләнү көннәрендә, без * горур хисләр кичерәбез, бәйрәм хисләре кичерәбез, чөнки Совет әдәбияты халкыбызның данын җырлап ничек өзлексез камилләшә һәм үсә барганын күрәбез, шундый фантастик талантлы булган һәм алга — яңа һәм яңа казанышларга бара торган халкыбызның данын чагылдырган совет әдәбиятының камилләшүен һәм үсүен күреп шатланабыз.