Логотип Казан Утлары
Шигърият

КОМСОМОЛКА ХУРШИДӘ

СӘЙФИ КУДАШ
КОМСОМОЛКА ХУРШИДӘ

Бөек Ватан сугышы фронтларында батырларча һәлак булган сеңелем Хуршидә һудашееага багышлыйм.)
Аттырырга җиңү таңы балкытып ил өстепә, /уктаусыз алга атлады Комсомолка Хуршидә.
Атты ул таң, килде бәйрәм* Елмаеп туган илгә, Тик күрмәде ул көннәрне Комсомолка Хуршидә.
Жиңү белән балкып бергә Кайтмады туган өйгә, Калды ятып ерак җирдә Комсомолка Хуршидә.
Аның яшьтәшләре бүген Сөенеп бәйрәмгә килә, Бу көн өчен бирде гомерен Комсомолка Хуршидә! f
Чәчкә төсле зәнгәр күзле Бер кыз үсте күршедә, Үзе кыю, ү’зе көчле — Комсомолка Хуршидә.
Туган җиренә дошман кергәч Батырлар ятмас өйдә. Мылтык алып яуга китте Комсомолка Хуршидә.
Кичте сулар, үтте утлар Курыкмыйча яшь көйгә. Түкте себереп дошман явым Комсомолка Хуршидә.
Бирмәде бәхет законын Фашист-немец вәхшигә, Сугышты саклап хокукын Комсомолка Хуршидә.

ӘХМӘТ ФӘЙЗИ
СТАЛИНГРАДНЫҢ ДАНЛЫ ДИВАРЫ
Чиксез күктә газлар давылыннан .Йомарланып туган җир кебек, Үлем тынлыгында сагынылган • Яшәү өне кебек, җыр кебек.
Күтәрелә кинәт югары
Кайнап торган давыл эченнән, Җимерекләрдән, көлдән, төтеннән Сталинградның данлы дивары.
Кеше биеклеге ул нибары, Әмма болытлардан югары Очкан дошман аңа бәрелеп Коелып төшә көлгә әверелеп.
Кеше исеменең бөеклеген Кешелекнең яшәү шигарен, Менә шулай раслый җирдә бүген Сталинградның данлы дивары. °
Кеше ирке, аның йөрәк дәрте, Аңардагы корыч ихтыяр, Аның мәхәббәте һәм нәфрәте Белән цементланган бу дивар.
Миллионнарның монда беркетелгән Яшәү анты, яшәү карары, Ул — үлемгә каршы күтәрелгән Сталинградның данлы дивары.
Кичә анда, Идел ярында, Бүген монда, Орел янында, Ул тау булып баса көтелмәстән Котырып килгән дошман алдында.
Көчсезлеген дошман төшенә, Шомлы булып керә төшенә, Гуя аның гүре һәм дары Сталинградның данлы дивары.
Чорлар узар... гранит диварлар Искерерләр бер мәл, аварлар, Кайберләре Бабил әкияте Итеп сөйләр өчен ярарлар.
Бу — миф булмас. Алгы чорларга Бу — хакыйкать булып юл алыр. Тарих тарафыннан сыналган Сталинградның данлы дивары!