Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫК ҺӘМ АНЫҢ ЮЛБАШЧЫСЫ ТУРЫНДА ФИЛЬМ'


Хәзерге көндә Советлар иленең барлык
почмакларында да гаять зур уңыш белән
бара торган «Ант» фильмы үз эченә
безнең тормышыбызда булып үткән бик
зур вакыйгаларны ала. Бу тарихи-револю-
цион фильмда бөек Сталин Ленинның
васыятләрен изге күреп сакларга һәм
аларны т’айпылмастан үтәргә ант иткән
көннән башлап,; Сталинның
полководецлык даһилыгы
җитәкчелегендәге Кызыл Армиянең бөек
җиңүе белән төгәлләнә торган вакыт
тасвир ителә.
Фильмда тарихи өч чор гәүдәләнә:
партия сафларының бердәмлеге, аның
политик юлының дөреслеге өчен көрәш
еллары, бөтен ил буенча барган
социалистик төзелеш еллары — Ста
линчы л бишьеллыклар чоры, һәм,
ниһаять, немец-фашист урдаларына
каршы совет халкының кораллы көрәше
чоры — Бөек Ватан сугышы чоры.
Фильм фаҗигалы күренеш белән
ачыла. Сталинград эшчесе ’намуслы
ленинчы-болыиевик Петровны кулаклар
далада атып‘ үтерәләр. Петровның
хатыны — гади рус кешесе Варвара
Михайловна иренең куенында Ленинга
язылган хатны таба.
Совет властеның, партиянең дөрес
юлын яклап, аны бозарга теләгән
дошманнарга каршы көрәшкәндә корбан
булган иренең васыятен үтәп, Варвара
Михайлов- .на Москвага, Владимир
Ильи*? Ленин янына баса.
Москвада, Кремльнең чал стеналары
янында Варвара Михайловна, үзе кебек
үк, хакыйкать, эзләп килгән рус, грузин,
үзбәк һәм украиналы крестьяннарны һәм
башка бик күп кешеләрне очрата. Алар
барсы да Ленинны күрергә- ашкыналар.
Ләкин Кремльдә Ленин юк. Алар Ленин
торган 1'оркига китәләр.
Ә Горкидагы ак колонналы морг тирән
кайгыга чумган. Бөек юлбашчы юк инде.
йорттан бер-бер артлы илнең зур
кешеләре — партия һәм хөкүмәт
җитәкчеләре чыга. Иң соңыннан, Иосиф
Виссарионович Сталин күренә. Ул, тирән
кайгы эчендә, карт паркның кар көртләре
баскан юлыннан, скамья янына бара. Тирә
як тып-тын. Скамья кар белән капланган.
Менә шунда Ленин белән Сталин
сөйләшеп утырганнар. Сталин борыла,
аның күзләреннән акрын гына яшь тама.
Югалту кайгысыннан бөтен ил белән
бергә җитәкче дә елый...
Сталин үзенең эш бүлмәсендә, өстәле
янында. Ул тирән уйга батып утыра, аның
кулы кадерле кешенең рәсемен сыза. Күз
алдында Ленин образы туа: Ленин халык
,' белән сөйләшә. Сталин урыныннан тора
һәм мәңгелек сүзләрен әйтер өчен халык
янына юнәлә.
Бик күп тарихи вакыйгаларның шаһите
булып торган Кызыл мәйдан. Халык
Ленин белән саубуллаша. Варвара
Михайловна да шунда. Сталин Ленинның
мәңгелек һәм
Халык һәм аның юлбашчысы турында Фильм
бөек эшенә турылыклы булырга АНТ /1тә.
Совет кешеләре кулларын Сталинга таба
сузалар — алар Ленин васыятләрен
җиренә җиткерү өчен көрәшергә ант
итәләр. Варвара Михайловна кулаклар
лулясе тишкән һәм өстендә «Ленинга»
днп язылган кадерле хатны Сталинга
тапшыра:
— Ал... Син бүген безнең Лениныбыз,
— ди ул.
Шулай итеп Сталинның анты бетен
халыкның ышаныч символына, эш
программасына әверелә.
Советлар иле бөек төзелеш эшләренә
керешә.
Кремль ишек алдында бәләкәй генә
трактор тырылдый. Ул бик зәгыйфь әле.
Совет халкының дошманнары мыскыллап
авызларын ерып көләләр. Ләкин Сталин
җитди. Ул бер-ике үткер сүз әйтә дә, руль
артына утыра һәм илнең киң кырларына
инде дистәләрчә, көзләрчә һәм, ниһаять,
меңнәрчә тракторлар чыга башлый.
Варвара Михайловна ның бөтен семьясы
Россиянең йөрәгендә, Волга буенда,
Сталин күрсәткән урында, трактор заводы
сала. Илдә әкияттәге- дәй темп белән
.индустрия гигантлары үсә, киптерелгән
сазлыкларда гүзәл җимешләр җитешә,
сугарылган далалар мамык, икмәк
бирәләр.
Фильмның геройлары тагын Москвада,
бу юлй инде Кремль сарае залында,
очрашалар. Аларны Сталин кабул итә.
Илебезнең алдынгылары! партия һәм
хөкүмәт җитәкчеләре белән очрашалар.
Халык һәм җитәкчеләр өзелмәслек
дуслык җепләре белән бергә баг-
ланганнар. Сталин гади рус хатьн ны—
Варвара Михайловнаның исәнлегенә тост
күтәрә.
Шат һәм горур Варвара Михай-
ловнаның сизгер күңеле халыкара
хәлләрнең кискенләшүен, сугыш
куркынычы якынаюын тоя. Ул, Сталин
белән саф күңелдән сөйләшеп утырган
вакытта, борчылып,
— Сурыш булырмы?—днп сорый. Зур
мәхрүмлекләр һәм бәхет- сезлекләр белән
бәйләнгән сугышның якынаюын белеп,
совет халкын шул куркыныч дәһшәтне баг
тырлык белән җиңеп ’чыгарга хәзерләп
килгән җитәкче, сугышның котылгысыз
икәнлеген әйтә.
Варвара Михайловна ышаныч һәм
аналарча кайгырту белән:
— Сугышның безнең заманы-/ бызга
туры килүе, Иосиф Виссарионович, бер
яктан яхшы да. Без инде чыныккан халык,
без ниләргә генә түзмәдек... — ди.
һәм менә Европа өстендә Гит- лерның
чинаган тавышы яңгырый. ФранцияҢең
сатлык идарәчеләре илләрен дошман
кулына тапшыралар. Җиңел уңыштан
башлары әйләнгән фашистлар Советлар
иленә ташланалар. Сугыш инде Москва
янында бара. Ләкин Сталин Кремльдә,, ул
илнең язмышына, киләчәгенә ышанып
карый, аның даһи җитәкчелегендә
дошманга җимергеч удар ясала. Ярсыган
дошман, яңадан-яңа көчләрен туплап,
Сталинград янында илнең үзәгенә үтегт
керергә азаплана. Данлыклы шәһәр өчен
авыр көрәш җәелеп китә. Сталинград
трактор заводы яңадан-яңа танклар бирә,
аларның башняларына Варвара
Михайловна үз кулы белән: «Үлгәнчә то-
рырга!» дип яза.
Сталинград эпопеясе Кызыл Армиянең
тиңсез җиңүе белән очлана. Совет
гаскәрләре, -киң фронт белән һөҗүмгә
күчеп, дошманны үз өнендә кыйныйлар.
Берлин өстендә җиңү байрагы җилферди.
Бөек Җиңү хөрмәтенә оештырылган
бәйрәмдә, Кремльдә, Генералиссимус
Сталин кунаклар кабул итә. Варвара
Михайловна да шунда. Аның
чәчләрендәге көмеш төкләр тагы да
арткан. Ләкин ул. бәхетле елмая. Җитәкче
аңар рәхмәт белдерә һәм аның ’ кулың
үбә.
Варвара Михайловна тыныч һәм
әкрен тавыш белән:
— Иосиф Виссарионович, без
уйлаганча барып чыкты шул. Каршы тора
алдык бит. Антыбызны үтәдек, — ди.
Сталин антының какшамас ныклыгы,
социалистик илебез тарихы

132 Халык һәм аның юлбашчысы турында фильм
ның барлык этапларында да бу бөек
антның гаять зур роль уйнаганлыгы
идеясе фильмдагы барлык вакыйгаларны
берләштерә, фильмның барлык
образларын җанландыра. .
Бу монументаль фильмда безнең бөтен
тормышыбыз гәүдәләнә. «Ант» фильмы
зур фикерләр белән тулган һәм
тамашачыда зур хисләр уята. Аның
художество көче менә' шунда.
Халыкның барлык куәтен һә^м
зирәклеген үзендә туплаган һәм Ленинга
ант итеп, шул бөек антын тормышка
ашыоган җитәкче һәм остаз образын
фильм искиткеч осталык һәм самимилык
белән сурәтләп бирә алган.
Бөек Сталин җитәкчелегендә совет
халкы ' тарихи сынауларны горурлык
белән үтеп, зур җиңүләргә иреште. Сталин
безнең илебезне туры юл белән
коммунизм биеклекләренә алып бара. Бу
картина юлбашчы образын тирәннән һәм
сәнгатьчә көчле гәүдәләндерә. Фильмда
җитәкченең халык белән бердәмлеге
идеясе кызыл җеп булып сузылып бара.
Сталинның бөек антын үти торган гади
содет кешеләренең мораль куәтен бик
көчле күрсәтә алган «Ант» фильмының
тәрбия ягыннан гаять әһәмиятле булуы-
ның сәбәбе менә шунда.
А. Гомәр.