Логотип Казан Утлары
Публицистика

И. В. СТАЛИН ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ БЕРЕНЧЕ ТОМЫ


Бөтенсоюз Коммунистлар (боль-шевиклар) партиясе Үзәк Комите}- тының карары буенча, И. В. Сталин Әсәрләренең беренче басмасы дәҢьяга чыгарыла.
И. В. Сталин Әсәрләренең басылып чыгуы партиябезнең идея тормышында бик әһәмиятле бер вакыйга.
Иптәш Сталин әсәрләрендә со- циалистик революциянең җиңүе өчең һәм безнең илдә социалистик җәмгыятьне төзеп җиткерү өчен, Совет дәүләтен төзү һәм ныгыту өчен большевиклар партиясе алып барган көрәшнең гаять зур тарихи тәҗрибәсе гомумиләштерелгән. Иптәш Сталин Әсәрләрендә марксизм- ленинизм теориясе тагы да үстерелгән һәм яңа тәҗрибә белән баетылган.
Иптә ж Сталин Әсәрләренең дөньяга чыккан беренче томы 1901 елның сентябре белән 1907 елның апреле арасында язылган әсәрләрне эченә ала. Бу томга кергән әсәрләр Ленин җитәкчелегендә марксистик-ленинчыл партияңең — Большевиклар партиясенең нигезләре салынган тарихи чорны гүзәл яктырталар. Иптәш Сталинның һәрбер әсәре революцион практиканың теге яки бу мәсьәләләре уңае белән язылган һәм шул мәсьәләләргә җавап биргән әсәр. Иптәш Сталин әсәрләре безгә революцион иҗади фикернең, һәрвакыт уяу булганы хәлдә, практик хәрәкәткә сизгер колак салып тор-ганын, ан1ың һәрбер адымын яктыртып килгәнен, бу хәрәкәткә теоретик, гыйльми аң ’көче биргәнен күрсәтеп торалар.
Иптәш Сталинның хәзер беренче томга кергән әсәрләре, беренче томның сүз башында иптәш Сталин әйткәнчә, «ленинизм идеологиясен һәм политикасын эшләп чыгару әле тәмамланмаган» (бит XI) чорда язылганнар.
Үзенең теоретик хезмәтләре белән иптәш Сталин бөек Ленин белән берлектә бөек ленинизм партиясенә идея коралы койды.
1 *)
Россиядә социализм белән эшчеләр хәрәкәтен бергә кушу беренче буларак Ленин җитәкчелегендә тормышка ашырыла башлады. Закавказьеда социализм белән эшчеләр хәрәкәтен бергә кушу өчен көрәш иптәш Сталин җитәкчелегендә үткәрелде. Бу эштә Сталин тарафыннан! оештырылган «Брдзо- ла» исемле легаль булмаган газета зур роль уйнады, ул «Искра» дан кала Россиядә иң | яхшы маркг систик газета булды. Иптәш Сталин Әсәрләренең беренче томына «Брд- зола» газетасының 1901 елның сентябрендә чыккан номерының баш мәкаләсе һәм шул ук газетаның 1901 ел ноябрь-декабрь айла-рында чыккан номерыннан «Россия социал-демократлар партиясе һәм аның якындагы бурычлары» исемле мәкалә кертелгән.
Социализм белән эшчеләр хәрәкәтен бергә кушу идеясен иптәш Сталин «Россия социал-демократлар партиясе һәм аның якындагы бурычлары» дигән мәкаләсендә аеруча тирәнәйтеп үстергән һәм бу мәкалә үзенең эчтәлеге белән
И- В._Стал1пг әсәрләренең беренче томы
Ленинның даһи әсәрләре булган' «Нәрсәдән башларга?» һәм «Нәрсә эшләргә?» әсәрләре белән бергә тоташа. Иптәш Сталин үзенең бу мәкаләсендә Россиядә социализм идеяләре үсешенең гаҗәп матур очеркын бирә һәм тарихи үсеш барышында революцион практика белән революцион теорияне бергә кушу зарурлыгының ничек җитлегә барганын күрсәтә.
Иптәш Сталин ул чакта якынлашып килә торган чорның царизмны бәреп төшерү өчен башлыча политик көрәш чоры булачагын алдан күргән һәм, 2—3 ел үтү белән царизм каршына халык революциясе шәүләсе килеп басачак, дип күрсәткән. Шуңа ярашлы рәвештә иптәш Сталин социал-демокртиянең төп бурычын формулировкалый һәм «соцчал-демократиягә көчле һәм тыгыз тупланган оешма, атап әйткәндә — партия оешмасы кирәк, һәм ул үзенең исеме буенча гына түгел, бәлки үзенең төп принциплары һәм тактик карашлары буенча да тупланган булачак», дип күрсәтә (бит 28).
* •
❖ ❖
Иптәш Сталин Әсәрләренең беренче томына кергән әсәрләр арасында марксистик партиянең идео- логик нигезләрең эшләүгә багышланган мәкаләләр күренекле урын тоталар.
Иптәш Сталин Әсәрләренең беренче томына кергән «Кутаистан хатлар», үзенең теоретик әһәмияте һәм идея байлыгы ягыннан күренекле булган «Партия фикер башкалыклары турында кыскача» дигән брошюра һәм «Социал-демократ» ка җавап» исемле мәкалә Ленин- f ның «Нәрсә эшләргә?» китабында алга сөрелгән һәм нигезләнгән положениеләрне яклауга, ал арның тирән 7 мәгънәсен һәм әһәмиятен ачып күрсәтүгә багышланган. Бу әсәрләрендә иптәш Сталин оппор-тунистларның стихиялелек} теориясен аяусыз тәнкыйтьләп юкка чы-
2. .С. Ә*. № 7-8 гара, эшчеләр хәрәкәте үсешендә аңның) әһәмиятенә тирән фәнни анализ бирә һәм эшчеләр сыйныфы өчен революцион партиянең һәм революцион теориянең әһәмиятен нигезли.
«Партия фикер башкалыклары турында кыскача» дигән брошюрасында иптәш Сталин, меньшевикларның стихиялелек теориясен тар-мар итү белән бергә,, шул ук вакытта, имештер, стихияле хәрәкәт үзе генә беркайчан социализмга китерә алмый, дип раслауларга бик кискен каршы чыга.
«Кайберәүләр болай дип раслыйлар, — дип яза иптәш Сталин, — имештер, Ленин карашынЧа һәм «күпчелек» карадгынча, эшчеләр хәрәкәте, әгәр ул социалистик идеология белән бәйләнгән булма - са, һәлакәткә барачак һәм социаль революциягә ирешмәячәк. ЛәкИн болай дип раслау уйдырма, эплсез кешеләр уйдырмасы, андый, нәрсә Ан. ише хәсрәт-марксистларның гына башына килергә мөмкин» (бит 103).
Иптәш Сталин күрсәткәнчә, «сыйнфи көрәшнең, сыйнфи бәрелешләрнең социал-демократик? дип атала алмый торганнары да шулай да котылгысыз рәвештә эшчеләр сыйныфын коциаль революциягә илтә», һәм стихияле эшчеләр хәрәкәте беркайчан да /социализмга китерә алмый дип раслау зарарлы теория, һәлакәткә хөкехМ ителгәнлек теориясе була һәм ул фәнни коммунизм идеологиясе белән бәй-ләнмәгән сыйнфи көрәшкә карата нигилистларча илтифатсыз караш кына тудыра ала.
Ләкин әгәр стихияле эшчеләр хәрәкәте үзе дә ахыр чиктә социализмга китерә ала икән, ул чакта фәнни социализмның әһәмияте һәм аны эшчеләр хәрәкәте белән бергә кушуның әһәмияте нәрсәдә соң?». «Кайчан да булса бер, бик озак вакыт үткәч,—дип яза иптәш Сталин, — экономик үсеш котылгысыз рәвештә эшчеләр сыйныфын социаль революциягә китерәчәк һәм,
lb И. В. Сталин әсәрләренең беренче томы-'
/
димәк, ' аны һәртөрле буржуаз идеология белән араны өзәргә мәҗбүр итәчәк. Эш тик шунда гына — бу юл бик озын һәм га-заплы* булачак» (бит 105). Эшчеләр сыйныфы стихияле рәвештә социализмга тик озак вакытлар караңгыда адашып йөргәннән соң гына килә алачак, һәм бу мәшәкатьләр котылгысыз рәвештә аңардан бик күп корбаннар сораячак. Ләкин, «Эшчеләр өчен, — дип яза иптәш Сталин, — аварның «бәхет иленә» якын киләчәктәме, бик озак вакыттан соңмы, ансат юл белән- ме, кыен юл беләнме килеп җитүләре барыбермени?» (бит 96).
Эшчеләр сыйныфы үзенең азатлыгына күп өлеш тизрәк ирешсен өчен, эшчеләр хәрәкәте белән социализмны бергә кушарга кирәк.
Идеянең актив роле турында, Социалистик аңның роле турында иптәш Сталин тарафыннан җәелдереп үстерелгән положение яңа типтагы партиягә нигез салу эшенә зур вклад булды.
Ләкин, эшчеләр хәрәкәтенең социализм белән кушылуы була алсын өчен, партия үзенең эшчәнле- гендә революцион теория белән революцион практиканың бердәм-леген гәүдәләндерергә тиеш.
Ленин үзенең «Бер адым алга, ике адым артка» дигән атаклы брошюрасында пролетариатның җитәкче оешмасы булу ягыннан партия турындагы тәгълиматны даһиларча эшләде.
Ленин тарафыннан алга сөрелгән организацион положениеләрне иптәш. Сталин үзенең чыгышларында гүзәл һәм төпле итеп яклады.
Большевизмның о р г а н и з а. ц и о н нигезләрен иптәш Сталин үзенең «Пролетарийлар сыйныфы һәм пролетарийлар партиясе» һәм «Социал-демократия милли мәсьәләне ничек аңлый?» дигән әсәрләрендә нигезләде.
«Пролетарийлар сыйныфы һәм пролетарийлар , партиясе» дигән мәкаләсендә иптәш Сталин уставның '(беренче параграфына Лени» биргән формулировканы, партия төзүдә ленинчыл организацион принципны бик гүзәл нигезләде. Меньшевикларның организацион мәсьәләләрдәге оппортунизмын тар- мар итеп, иптәш Сталин бу мәкаләсендә эшчеләр сыйныфының һәм көрәшүче П(’р олетариат- н ы ң сугышчан оешмасы бул*ырга чакырылган аның партиясенең яшәү интересларын нык яклады.
«Социал-демократия милли мәсьә- ләне ничек аңлый?» дигән мәкаләдә иптәш Сталин бердәм үзәкләшкән Россия социал-демократ эшчеләр партиясенең кирәклеген нигезли һәм шуның белән бергә милли мәсьәләнең марксистик теориясен җентекләп эшли.
Бу мәкаләсендә иптәш г Сталин грузин буржуаз милләтче ’социал- федералистлар партиясенә каршы,, ядросы чит илдә «Сакартвело» («Грузия») газетасын чыгарган милләтчеләр группасы булган партиягә каршы җимергеч тәнкыйть- белән чыга. Бу группага шулай ук анархистлар,: эсерлар, национал- демократлар да керә иде. Бер үк вакытта иптәш Сталин үзенең тәнкыйтен милләтче «Әрмән социал- демократ эшчеләр оешмасы»на‘ каршы да юнәлдерде.
Үзенең мәкаләләрендә иптәш Сталин федералистларны баштанаяк тар-мар итеп, алариың буржуазиягә ялагайлануын күрсәтте.
Иптәш Сталинның «Социал-де-мократия милли мәсьәләне ничек аңлый?» дигән әсәре милли мәсьәләнең марксистик теориясен эшләү, дә әһәмиятле маяк булды.- биредә1 алга сөрелгән идеяләр шуннан сон иптәш Сталинның «Марксизм һәм милли мәсьәлә» исемле әсәрендә- тагы да үстерелде.
1904 — 1907 еллар чорының беренче стадиясендә Россиядә революцион хәрәкәт югары күтәрелде, революция дулкыны 1905 ел* ның Октябрендагы гомуми политик- стачкадан шул ук елның декабрен"

И. В. Сталин әсәрләренең беренче
томы 19
/
дәге кораллы восстаниегә күтәрелеп, югары менә барды. Революциянең үсә барган күтәрелеше социал-демократиядән шуңа ярашлы тактика эшләүне таләп итте.
Иптәш Сталин рус революциясенең беренче көннәреннән үк революциянең ленинчыл стратегиясен һәм тактикасын кискен яклады һәм тормышка ашырды. 1905 елның январенда иптәш Сталин «Кавказ эшчеләре, үч алырга вакыт!» дигән прокламациясендә болай дип язды: «Бу р е в о л ю ц и я н е ң төп көче — шәһәр һәм авыл пролетариаты, аның байракчысы исә — социа л-д е м о к р а т эшчеләр партия- е е, ә сез түгел, либерал „ әфәнде-ләр»' (бит 78). «Революцияне халык ясый, ә халык ул — пролетариат һәм крестьяннар» (бит 139), «крестьяннарның интересы революциянең алдынгы көче булган пролетариатка катгый рәвештә кушылуда» (бит 140), — дип язды иптәш Сталин «Вакытлы революцион хөкүмәт һәм социал-демократия» исемле мәкаләсендә.
«Кораллы восстание һәм безнең тактика», «Реакция көчәя», «Маркс һәм Энгельс восстание турында» дигән мәкаләләрендә иытәш Сталин кораллы восстаниенең кирәклеген нигезли һәм аны оештыру таләбен яклый. Меньшевикларга капма-каршы буларак, иптәш Сталин «нәкъ менә бөтен Рос-, сия восстаниесенә тех- н и к җитәкчелек һәм о р- г а н и з а ц и о н хәзерлек пролетариат алдына тормыш куйган яңа бурыч була да инде» (бит 133) дигән положениене нык яклый. Иптәш Сталин эшчеләр сыйныфының чын сугышчан партиясенең бурычын аның политик җитәкчелекне генә түгел, бәлки хәрби җитәкчелекне дә тормышка ашырырга өйрәнүендә, хәрби белемнәрне, |сугыш фәнен һәм сәнгатен дә үзләштерүендә күрде.
Иптәш Сталин үзенең инде телгә алынган «Вакытлы революцион хөкүмәт һәм социал-демократия» исемле мәкаләсендә әһәмиятле бер тактик положениене җәелдереп үсг терә.
Пролетариатның һәм крестьяннарның революцион демократик диктатурасы булачак вакытлы хөкүмәтнең кирәклеген яклап, иптәш Сталин, бу хөкүмәт, Учредительное собраниене көтмәстән, демократик үзгәртеп коруларны мөмкин чаклы тирәнрәк итеп үткәрергә һәм про грамма минимумны тормышка ашырырга тиеш булачак, дип күрсәтте. Иптәш Сталин үзенең «Вакытлы революцион хөкүмәт һәм социал- демократия» исемле мәкаләсенең икенче бүлегендә, вакытлы хөкүмәт иске законнарны бетерергә һәм яңаларны кертергә хаклы түгел, диюче меньшевикларга отпор биреп, болай дип язды: «Болай дип фикер йөртүдән либерализм исе килмимени соң?.. Министрлар кабинеты нәрсә ул? — Даими хөкүмәт я ш ә ү- н е ң нәтиҗәсе. Ә вакытлы революцион хөкүмәт нәрсә ул?—Даими хөкүмәт бетерелүенең нәти. җәсе. Беренчесе я ш ә м ә к т ә булган законнарны даими армия ярдәме белән эшкә ашыра. Икенчесе яшәмәктә булган законнарны бетерә һәм алар урынына, баш күтәргән халык ярдәме белән, революциянең ихтыярын законлаштыра» (бит 156).
Иптәш Сталинның бу чыгышлары, меньшевиклар политикасын тар-мар иткән һәм большевизмның тактик установкаларын гүзәл яклаган чыгышлар царизмга каршы кискен көрәш өчен көчләрне җыйнау һәм туплау эшендә гаять зур роль уйнадылар.
Декабрь восстаниесе җиңелгәннән соң иптәш Сталин меньшевикларның «коралга тотынырга кирәкмәс иде» дигән хыянәтчел белдерүенә кискенлек белән каршы чыга.
«Тупланган партия — дип яза иптәш Сталин, — партия тарафыннан о е штырылган
•20 И. В. Сталин әсәрләренең беренче томы
восстание һәм һөҗүм п о- л и т и к а с ы — восстаниенең җиңүе өчен безгә бүген менә шул кирәк» (бит 203).
1906 елның апрелендә Стокһо- льмда РСДРП ның «Берләштерүче съезды» дип аталган IV съезды җыелды. Бу съездда иптәш Сталин, Ленин белән бергә, меньшевикларга каршы буларак, революциянең большевистик линиясен яклады. «Агымдагы момент турында»гы речендә иптәш Сталин Россиядә иҗ- тимагый-политик үсештә ике юл: ялган реформалар юлы һәм революция юлы билгеләнгәнен һәм пролетариат җитәкчелегендә революцион крестьяннарның һәм вак буржуазиянең шушы икенче юлга аяк басуын күрсәтте. Үзенең речен иптәш Сталин шушы сүзләр белән тәмамлады: «Яки пролетариат ге-гемониясе, яки демократик буржуазия гегемониясе — партиядә мәсьәлә менә ничек тора, безнең фикер башкалыклары менә нәрсәдә» (бит 240).
Съездда тикшерелгән мәсьәләләр эрасында аграр мәсьәлә әһәмиятле \рын тотты. Үзенең аграр мәсьәлә турындагы речендә, шулай ук «Аграр мәсьәлә» һәм «Аграр мәсьәләгә карата» исемле мәкаләләрендә иптәш* Сталин меньшевикларның җиргә муниципализация программа, сына каршы көрәш алып барды.
Әсәрләрнең беренче томына язган сүз башында иптәш Сталин большевикларның аграр мәсьәләдәге карашлары эшләнүнең тарихын фәнни яктыртты һәм партиянең аграр программасын нигезләүдә буржуаз революциянең социалистик революциягә үсеп әверелүе турындагы ленинчыл теориянең нинди зур әһәмияте булганын күрсәтте.
❖ * I >?•
Теория белән практиканың бердәмлеге өчен, теорияне пролетариатның сугышчан. коралы итү өчен көрәш, Ленинның һәм Сталинның бөтен теоретик һәм револю- цпон-практик эшчәнлегө аша кТы- зыл җеп булып сузыла торган бу көрәш, иптәш Сталинның беренче томга кергән «Анархизммы яки социализммы?» дигән әсәрендә бик ачы к гәүдә лә н гә н.
Иптәш Сталинның «Анархизммы яки социализммы?» дигән әсәре кыскача керештән һәм түбәндәге бүлекләрдән тора: I. Диалектик метод. II. Материалистик теория. III. Пролетар социализм.
Керештә иптәш Сталин социализмның өч төп агымга: реформизмга, анархизмга һәм марксизмга бүленүен күрсәтә. Реформизм социалистик революцияне фактик инкарь итә һәм капитализмның ты-ныч юл белән социализмга үсеп- әверелүе карашына өнди, хәлбуки анархистлар үзләренә революционерлар афишасы эләләр. Ләкин анархистлар чын революционерлар да түгел, чөнки алар пролетариат ликтатурасын инкарь итәләр, чын социалистлар да түгелләр, чөнки алар вак общиналар социализмына өндиләр.
Иптәш Сталинның «Анархизммы яки социализммы?» дигән әсәре анархистларга каршы, ягъни марксизмның ачыктан-ачык дошманнарына каршы турыдан-туры юнәлдерелгән булуы белән бергә, бер үк вакытта пролетар социализмын аның философик-теоретикһәм фән- ни-тарихи нигезләреннән, ягъни диалектик һәм тарихи материализмнан аерып алырга маташкан пере- рожденецларга һәм ике йөзлеләргә дә удар ясады.
Иптәш Сталинның «Анархизммы яки социализммы?» дигән әсәре полемика чикләреннән еракка чыкты. Иптәш Сталинның бу хезмәте марксизмның дөньяга караш нигезләрен мастерларча бәян итү, нигезләү һәм шуның белән бергә тагын да үстерү булып тора.
Иптәш Сталин марксизмга ха-рактеристика бирүне түбәндәгечә раслау белән башлый: «Марксизм— ул социализм теориясе генә түгел,

И. В. Сталин әсәрләренең беренче томы ул — бөтенлекле дөньяга караш, философик система, һәм аңардан Марксның пролетар социализмы үзеннән-үзе килеп чыга. Бу философик система диалектик материа-лизм дип атала» (бит 297). Пролетар социализмның һәм диалектик материализм дөньяга карашының бердәмлеге һәм аерылгысызлыгы турында иптәш Сталин тарафыннан алга сөрелгри бу положение аның «Анархизммы яки социализммы?» дигән әсәренең үзәк идеясен тәшкил итә.
Марксизмның дөньяга карашын яклау, пролетар социализм белән диалектик материализмның аерылгысызлыгын нигезләү иптәш Сталин тарафыннан «Анархизммы яки социализммы?» дигән әсәрендә бик гүзәл итеп үткәрелгән.
«Диалектик метод» бүлегендә иптәш Сталин тормышның мәңгелек хәрәкәт һәм үзгәреш икәнен, анда һәрвакыт «я ң а с ы һәм искесе, үсә торганы һәм үлә торганы, революционы һәм контрреволюционы? . булуын исбат итте. «Тормышта туып һәм көннән-көн үсеп килә торган нәрсә—җиңелгесез, аның алга хәрәкәтен туктату мөмкин- түгел» (бит 298). Фәнни социализм, тормышның шушы законын хисапка алып, хәзерге заман хәрәкәтендә төп көч итеп пролетариатка ориентация тота. Чөнки «пролетариат — у1л өзлексез үсә һәм ныгый торган, иҗтимагый тормышны алга хәрәкәт иттерә һәм үз тирәсенә барлык революцион элементларны җыйный торган бердәнбер сыйныф...» (бит 300).
Аннары иптәш Сталин шуны к\*рсәтә: хәрәкәт ике форманың — сап үзгәрешләренең һәм сыйфат Үзгәрешләренең берлеге, өзлексезлекнең Һәм өзлеклелекнең, эволюциянең һәм революциянең берлеге Ул.
«Эволюция, — Д»п яза иптәш Сталин „революцияне хәзеРли һәм аның өчеи җирлек тудыра, ә рево- люц11л эволюиияие төгәлли һәм аның
_________________________ _____ 21 алдагы эшенә булышлык итә» (бит 301).
Тормыш диалектикасы, дип өйрәтә иптәш Сталин, шуннан гыйбарәт ки, һәрбер күренеш иҗабины һәм сәлбине, «яхшыны» һәм «начарны» үз эченә ала. «Без, — дип яза иптәш Сталин, — демократик республика бөтен ягы белән яхшы яки бөтен ягы белән начар, дип әйтә алабызмы? Юк, әйтә алмыйбыз! Нилектән? Чөнки демократик республика тик бер генә ягы белән, феодализм тәртипләрен җимерүе белән генә яхшы, ләкин аның каравы ул икенче ягы белән, буржуаз тәртипләрне ныгытуы белән начар. Шуңа күрә дә без әйтәбез.- феодализм тәртипләрен җимерә баруы чамасында буржуаз республика яхшы, — һәм без аның өчен көрәшәбез, ләкин буржуаз тәртип ләрне ныгытуы чамасында* ул начар, — һәм без аңа каршы көрәшәбез» (бит 306 — 307).
«Материалистик теория» бүлегендә иптәш Сталин марксизм тәгълиматының монизмын .сызып күрсәтеп, дуализмның һәм гомумән һәр төрле эклектиканың нигезсез- леген фаш .итә. Марксизм теориясенең монизмы шуннан гыйбарәт ки, табигатьнең һәм иҗтимагый тормышның барлык күренешләре, аларның чыгышының ,материаль бердәмлегендә карап тикшерелә ләр.
«Бердәм һәм бүленмәс табигать төрле-төрле ике формада — материаль формада һәм идеаль формада гәүдәләнгән; 6'ердәм һәм бүленмәс иҗтимагый тормыш төрле- төрле ике формада — материаль формада һәм идеаль формада гәүдәләнгән, — табигатьнең һәм иҗтимагый тормышның үсешенә без әнә шулай карарга тиешбез.
Материалистик теориянең монизмы шул» (бит 312—313).
Табигатьнең һәм җәмгыятьнең яшәү һәм үсешенең бу ике формасы бердәмлегендә материаль як идеаль яктай элгәре килә.
«Хәзерге заманда безнең
башыбызда төрле төшенчәләрнең һәм идеяләрнең ничек тууына килгәндә, — дип яза иптәш Сталин, — без биредә табигать һәм җәмгыять тарихында булганнарның кыскача кабатлануын әйтеп ^үтәргә тиешбез» (бит 319).
Иптәш Сталинның бу әсәрендә пролетар социализм белән марксизмның дөньяга карашы арасында багланыш булуы нигезләп әйтелә. Башта тормышның материи ль-экономик шартлары үзгәрә, ә аннан соң кешеләрнең аңы үзгәрә. «Ачык ки. — дип яза иптәш Сталин, — без теге яки бу идеалның нигезләнешен кешеләрнең миеннән түгел, фантазиясеннән түгел, бәлки аларның экономик шартларының үсешеннән эзләргә тиешбез. Экономик шартларны өйрәнү нигезендә тудырылган идеал гына яхшы һәм ярарлык була. Экономик шартлар белән хисаплашмаучы, аларның үсешенә таянмаучы идеаллар барысы да начар һәм яраксыз булалар».
һәм аннары: әгәр аңны яшәеш билгели икән, «ачык ки, без экономик мөнәсәбәтләрне тамырдан үзгәртеп коруга, шуның нәтиҗәсендә халыкның холык һәм гадәтләренең һәм аның политик тәртипләренең тамырдан үзгәрүенә ярдәм итәргә тиешбез» (бит 319—320).
Социализм өчен көрәшүчеләрнең практик эшчәнлеге өчен марксистик материалистик теориядән килеп чыга торган практик нәтиҗәләр шулар.
«Пролетар социализм» бүлегендә иптәш Сталин социалистик революциянең зарурлыгын, аның властьны пролетариатның яулап алуыннан һә?л пролетариатның социалистик дикта-турасы урнаштырылудан башла- И. В. Сталин әсәрләренең беренче томы иырга тиешлеген фәнни рәвештә нигезли, коммунизмның беренче фазасының һәм югары фазасының төп сызыкларын характерлый, юга. ры фазага күчү өчен кирәкле шартларның «җитәрлек дәрәҗәдә үскән җитештерүче көчләр һәм кешеләр-нең социалистик аңы, аларны со-циалистик агарту» булачагын күрсәтә (бит 338).
Иптәш Сталинның «Анархизммы яки социализммы?» дигән әсәре, марксизм ленинизм теориясенә, большевиклар партиясенең теоретик нигезләрен салу эшенә зур хәзинә булып керә._
Иптәш Сталин хәзер Әсәрләрнең беренче томына кергән хезмәтләрен тудырган заманнан бирле, Россиянең эшчеләр сыйныфы һәм большевиклар партиясе үзләренең үсешендә гаять зур юл үттеләр.
Ленинның тәгълиматын һәм эшен дәвам иттереп, бөек Сталин марксизм-ленинизм теориясең алга үстерде, аны совет җәмгыять строен тудыруның, совет дәүләт строен үстерүнең һәм ныгытуның юллары һәм методлары турындагы даһи идеяләр белән баетты. Хәзер марксизм-ленинизм тәгълиматы яңа белемгә — социализм һәм социалистик дәүләт төзү законнары белеменә, коммунизм төзү законнары белеменә баетылды.
Иптәш Сталин әсәрләре безне теориягә көрәш һәм төзелеш эшендәге сугышчан корал итеп карарга өйрәтәләр. Алар безгә совет халкын коммунизмның алдынгы идеяләре белән коралландыручы иҗади марксизм үрнәкләрен күрсәтәләр.
«Культура и жизнь» газетасы, АЪ 1.