Логотип Казан Утлары
Публицистика

ВКП(б) ның Татарстан Өлкә һәм Казан Шәһәр Комитетларыннан, Татарстан АССР Министрлар СОВЕТЫННАН һәм Татарстан АССР Верховный Советы Президиумыннан


 ВКП(б) ның Татарстан Өлкә һәм Казан шәһәр Комитетлары, Татарстан АССР Министрлар Советы һәм Верховный Советы Президиумы партиябезнең Ъәм Совет дәүләтенең күренекле эшлеклесе, ВКП(б) Үзәк Комитеты Политбюросы члены, ССР Союзы Верховный Советы Президиумы члены иптәш Михаил Иванович Калининның үлүе уңае белән Татарстан республикасы хезмәт ияләре исеменнән тирән кайгы белдерәләр. Михаил Иванович Калининны югалту белән совет халкы коммунистлар партиясенең һәм Совет дәүләтенең күренекле оештыручы- ларыннан һәм төзүчеләреннән берсен, Ленинның һәм Сталинның турылыклы көрәштәшен, коммунизм эше өчен ныклы көрәшчене югалтты. Михаил Иванович Калинин үзенең бөтен аңлы тормышын халык интересларына багышлады, үзенең бөтен көчен, бөтен белемен һәм революционербольшевикта булган гаять бай тормыш тәҗрибәсен социалистик дәүләтне ныгыту эшенә, илебездәге эшчеләрнең, крестьяннарның һәм интеллигенциянең союзын һәм Советлар Союзы халыкларының дуслыгын ныгытуга бирде. Бөек революционер һәм патриот Михаил Иванович Калинин турындагы истәлек совет кешеләрен социалистик дәүләтне тагын да алга җибәрү хакына фидакарь хезмәткә рухландырып, аларның йөрәкләрендә мәңге яшәр. ВКП(б) ның Татарстан Өлкә һәм Казан шәһәр Комитетлары. Татарстан АССР Министрлар Советы. Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы. 
СОВЕТ ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫННАН 
СССР Совет Язучылары Союзы Правлениесе гомеренең күп елларын Ватанга, Ленин — Сталин партиясе эшенә чын күңелдән хезмәт итүгә биргән, күренекле дәүләт һәм партия эшлеклесе Михаил Иванович Калининның үлүе уңае белән тирән кайгы белдерә. СССР Совет Язучылары Союзы Президиумы